ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫН БИШЕНЧЕ СЪЕЗДЫ РЕЗОЛЮЦИЯСЕ
атарстан язучыларының бишенче съезды дүртенче һәм бишенче съездлар арасында татар әдәбиятының яңа һәм зур уңышларга ирешкәнен күрсәтеп үтә. Бу чор эчендә күпчелеге безнең заман темаларына багышланган кырыкка якын роман һәм повесть иҗат ителде. Г. Ахуновның «Хәзинә», Г. Бәшировның «Таң беленгәч», М. Әмирнең «Саф күңел». Ф. Хөснинең «Утызынчы ел», Г. Әп- сәләмовның «Мәңгелек кеше», И. Газиның «Онытылмас еллар» исемле
■ романнарына, Р. Төхфәтуллинның «Йолдызым» повестена һәм күп кенә башка әсәрләргә укучылар да, тәнкыйтьчеләр дә югары бәя бирделәр һәм алар әдәбиятыбыз хәзинәсенә җитди байлык булып өстәлделәр.
Татар поэзиясе тематик яктан тагын да төрлеләнде һәм эчтәлеге ягыннан шактый баеды. Г. Тукай, һ. Такташ, М. Җәлилнең данлы традицияләре хәзерге татар шагыйрьләре X. Туфан, С. Хәким, Ә. Давыдов, Ш. Галиев, Г. Афзал һәм башка күпләрнең иҗатында тагын да үсә. .
Тормыштан артта калуы турында узган съездда күп сүз әйтелгән татар драматургиясе дә заман темасына йөз белән борылды. Тәнкыйть, балалар әдәбияты һәм башка жанрларда да билгеле уңышлар бар.
1 Татар язучылары оешмасына талантлы яшь буын өстәлде. Дүртенчё'
һәм бишенче съездлар арасында Татарстан Язучылары Союзы членнары 75 кешедән 98 кешегә, чама белән дүрттән бер өлешкә артты.
Татар язучылары КПССның XX, XXII съездлары карарларын. Ком-мунистлар партиясенең яңа Программасын кулланып иҗат иттеләр һәм иҗат итәләр. Партия һәм хөкүмәт җитәкчеләренең Мәскәү художниклары күргәзмәсендә булуларын, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашуларын һәм бу очрашуларда иптәш JI. Ф. Ильичев речьләрен татар язичылары хуплап каршыладылар, аны идеология эшенең, мөһим тармагына партиябез биреп килгән даими игътибарның яңа мисалы дип кабул иттеләр.
Бишенче съезд: татар әдәбияты дүртенче съезддан соң, классик әдипләрнең иң яхшы традицияләрен дәвам иттереп, социалистик реализм җирлегендә үсте, илебездәге барлык тугандаш халыклар әдәбиятлары белән тыгыз иҗади дуслык шартларында камилләшә барды, дип күрсәтеп үтә. Татар язучылары абстракционистларның һәм ялган новаторларның сәнгатебезне һәм әдәбиятыбызны бердәнбер дөрес юлдан —■ әдәбиятның һәм сәнгатьнең халык тормышы белән бәйләнешен тагын
Т
да ныгыту юлыннан читкә тайпылдырырга азаплануларын кискен гаеплиләр.
Ике съезд арасында әдәбиятыбыз ирешкән бәхәссез уңышларны тану белән бергә, бишенче съезд, татар әдәбияты совет кешесенең һаман үсә барган рухи таләпләреннән, социалистик Татарстанның куәтле экономика һәм культура үсешеннән әле шактый артта калып килә, дип күрсәтә. Кайбер әдипләр совет кешесенең рухи байлыгын һәм катлаулы' характерын тиешенчә сурәтли алмыйлар әле, вак һәм тар көнкүреш темаларына язуны артыграк күрәләр, заманыбызның кординаль, үзәк < проблемаларын тиешле үткенлектә куярга һәм чишәргә кыймыйлар.
Узган елның декабрь аенда партия һәм хөкүмәт җитәкчеләренең әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашуында иптәш Ильичев: сЖир йөзендә иң кешелекле һәм гадел җәмгыять өчен, коммунизм тантанасы. өчен ялкынлы көрәш— безнең заман әдәбиятының һәм сәнгатенең төп бурычы әнә шул» — диде. Татарстан язучылары моны һәрвакыт ( исләрендә тотарга тиешләр. Бишенче съезд партиянең бу күрсәтмәләрен кайбер язучыларның әле тулысымча аңлап җиткермәгәнлекләрен һәм үз иҗатларында тиешенчә тормышка ашырмауларын әйтеп үтә.
Татар драматургиясе һәм тәнкыйте омтылып алга баручы тормышыбыз темпларыннан һаман артта калып килә әле.
Бишенче съезд Татарстан азучыларының иң мөһим бурычы— Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Программасы билгеләмәләрен тор-
1 мышка ашыруга бөтен көчләрен һәм энергияләрен биреп катнашудан, илебезнең алга, коммунизмга баруына ярдәм итүдән гыйбарәт икәнен ■әйтә. Язучыларыбызның барлык әсәрләре коммунизм кешесен тәрбияләүгә, коммунизм төзүченең мораль кодексын тормышка ашыруга ярдәм итәргә тиеш. Әдәбиятыбызның марксистик-ленинчыл идеялелеген тагын да югарырак күтәрү, алга баруыбызга комачаулый торган, катып калган, искергән һәрнәрсәне кискен фаш итү, тынычлык өчен, атом-төш сугышы куркынычын булдырмас өчен көрәшү — һәр язучының изге бурычы.
Татарстан азучыларының бишенче съезды барлык әдәбият эшлекле- ләрен осталыкларын армый-талмый камилләштерергә, яшь язучыларның иҗади үсешләренә ярдәм итәргә, әдәбиятта аерым' жанрларның һәм төрләрнең артта калуын бетерергә чакыра.
Съезд правлениенең яңа составына делегатларның һәм кунакларның тәнкыйть чыгышларын һәм теләкләрен җентекләп өйрәнергә, Союзның барлык эшен тагын да яхшырту һәм барлык Татарстан язучыла- рының иҗади активлыкларын күтәрү чараларын билгеләргә куша.
Съезд язучыларның тормышын һәм иҗатын аталарча кайгырту һәм игътибар белән чолгап алганы өчен партиягә һәм хөкүмәткә тирән рәхмәт белдерә һәм КПССның Үзәк Комитетын һәм Өлкә Комитетын татар язучылары героик заманыбызга һәм халкыбызга лаеклы әсәрләр иҗат итү өчен үзләренең барлык көчләрен, бөтен талантларын һәм өс- галыкларын тупларлар, дип ышандыра.
5
СЪЕЗД ЗАЛЫННАН
нде хәбәр ителгәнчә, шушы елның 7 февраленнән 10 февраленә кадәр Татарстан совет азучыларының бишенче съезды булып узды. Аның эшендә Татарстан язучылары белән бергә, Ка- загыстан, Төркмәнстан, Әзербай-' җан ССРдан, Башкортстаңнан, Мари, Чувашстан, Удмуртия, Мордовиядән килгән кунаклар, дистәләрчә укучылар, сәнгать эшлеклеләре катнашты.
Татарстан язучылары союзы правлениесе председателе М. Әмир съездда правлениенең эше турында отчет ясады.. Ул республика язучы- ларының ике съезд арасында ирешкән уңышлары, алда торган бурычлары турында сөйләде, аерым әдипләр иҗатындагы . уңай һәм кимчелекле якларга тукталды, әдәби әсәрләргә, төрле жанрларга анализ ясады.
Отчет докладыннан соң, поэзия мәсьәләләре турындагы өстәмә доклад белән тәнкыйтьче Н. Юзиев чыкты.
— Соңгы елларда, — диде Н. Юзиев, — татар совет поэзиясе бик тиз үсте. Безнең заман, поэзия күген сафландырып, аның үсүе өчен чикләнмәгән мөмкинлекләр ачты. Шәхес культы чорының сулышны кыскан авыр йөкләреннән арыну шагыйрьләребезне дә, поэзиябезне' дә яшәртә бара. Шагыйрьләребездә картаюны да, яфрак коюны да күрмәссез. Алар яшьлек ялкыны белән иҗат итәләр.
Поэзиябезгә яшь алмаш һаман күбрәк килә. Яшьләр белән бергә әдәбиятыбызга яңалык, яшьлек дәрте өстәлә. Тагын шунысы куанычлы, шагыйрьләр төрле жанрларда эшлиләр.
“Докладчы, шагыйрьләр иҗатындагы уңышлы якларны күрсәтү белән бергә, поэзиябезнең кимчелекле якларына да шактый киң тукталды.
Яшь буынны коммунистик рухта тәрбияләүдә әдәбият бик зур роль үти. Бу өлкәдә безнең шактый уңышларыбыз бар. Шул ук вакытта, ирешелгәннәр генә безне канәгатьләндерми әле, алда тагын да зуррак бурычлар тора. Җәвад Тар- щеманов үзенең докладында шул мәсьәләләргә тукталды.
Гали Халит татар совет әдәби тәнкыйтенең торышы турында сөй-ләде.— Татар әдәбиятының башка тармакларындагы кебек үк,— диде ул, — соңгы елларда тәнкыйть өлкәсендә дә азмы-күпме җанлану сизелә. Ләкин, турысын әйтергә кирәк, безнең тәнкыйть прозаның, поэзиянең һәм драматургиянең үсешеннән шактый артта кала әле,
Татарстанда шактый санда рус язучылары яши һәм иҗат итә, Аларның иҗади эшләре, киләчәккә планнары турында Г еннадий Паушкин сөйләде. Аннан соң ревизия комиссиясенең эше турындагы отчет доклады тыңланды. Бу докладны комиссиянең председателе М. Н. Елизарова ясады.
Фикер алышулар барышында, Татарстан язучылары белән бер- рәттән, тугандаш республикалардан һәм Мәскәүдән килгән кунаклар да чыгыш ясадылар. РСФСР язучылары союзы правлениесе секретаре Сергей Баруздин, Татарстан язучылары съездына РСФСР
И
6
язучылары союзы правлениесенец кайнар сәламен, дусларча котлавын тапшырды.
Аннары, докладларга кагылышлы рәвештә, С. Баруздин кызыклы фикерләр әйтте. Төп докладта да һәм өстәмә докладларда да бик мөһим бер момент искә алынмады. Аларда татар әдәбиятының үсеше, уңышлары бөтен совет әдәбиятының үсеше белән бәйләп күрсәтелмәде. Әгәр дә татар язучы ларының әсәрләре башка милләт әдипләренең иҗатлары белән чагыштырылып тикшерелсә, аларның уңышлары һәм кимчелекле яклары та-гын да тирәнрәк ачылыр, татар әдәбиятының бүгенге совет әдәбияты мәйданында тоткан роле, урыны күз алдына ачыграк килеп басар иде.
Тормыш алга бара, аның белән бергә традицияләр дә үзгәрә. Әйтик, Татарстан нефть белән дан казанды. Кичәге крестьян бүген индустриаль эшчегә әйләнә. Болар бит гаять әһәмиятле проблемалар һәм татар . әдәбияты аларны күтәрергә, хәл итәргә омтыла. Бу юлда җитди уңышлар да бар. Әмма без, рус язучылары, бу хакта бик аз беләбез. Монда инде төп гаеп тәнкыйтьчеләргә төшә. Үзәк матбугатта татар әдәбиятының торышы начар яктыртыла. Татар язучылары турында сөйләшүне Бөтенсоюз аренасына чыгарырга кирәк. Алар моңа лаеклылар. Г. Әпсәләмов, X. Туфан, Г. Бәширов, Ф. Хөсни, С. Хәким әсәрләре югары таләпләрне дә күтәрә алалар. Мәсәлән, ни өчен Белла Ахмадуллина «Чорыбызның Блогы» дип күккә чөелә, ә чыннан да олы шагыйрь X. Туфанны онытып калдырабыз. Бу хакта тәнкыйтьчеләр ныклап уйлансын иде.
Иң якын күршеләрнең какшамас дуслыгы турында башкорт халык шагыйре Мостай Кәрим ялкынланып сөйләде. Ул мәһабәт Урал таулары, шигъри Дим, ямьле Агыйдел буйларыннан хезмәт һәм җыр сөюче туган халкының тирән мәхәббәтен, кайнар сәламен һәм изге теләкләрен алып килгән. Казакъ язучысы (Зафуан Ш әимә рдәнов, Әзер- байҗан язучыСы Алекбер Җафа- ров (Зыятай), удмурт язучысы Афанасий Лужанин, мари шагыйре Макс Майн, төркмән язучысы Гусейн Мохтаров, чуваш халык шагыйре Яков Ухсай, мордва язучысы Федор Атянинньщ тәбрикләү чыгышлары шулай ук көчле алкышлар белән каршыланды, зур кызыксыну белән тыңланды.
Туктаусыз алга баручы һәм туры юлга чыга алмыйча буталып йөрүче музаларны чагыштырып, Ф. Хөсни яшьләр иҗатында чын тормыштан читләшү, вак темалар белән мавыгу, алар арасындагы кайбер тайпылышлар, кимчелекләр хакында сөйләде. Дөрес, безнең яшьләребезнең күбесе талантлы, диде Ф. Хөсни, һәм без аларга эстафетаны ышанып тапшыра алабыз. Ләкин әдәби алмашыбызны озын юлга чыгарга әзерләү мәсьәләсенә бик җитди карарга тиешбез. Яшьләргә эшлекле ярдәм күрсәтү — безнең төп бурычларыбызны^ берсе.
Гомәр Бәширов шәхес кулыгының әдәбият үсешенә никадәр зыян китерүен искә төшергәннән соң, юлыбыздагы бу киртәләрне алып ыргытып, алга борылышыбызны тизләтү шартлары тудырган өчен язучыларның ленинчыл партиябезгә чын күңелдән рәхмәт белдерүләрен әйтте.
— Безнең маягыбыз — партия, ул вакытында юлыбызны чистартып, кая таба барырга кирәклекне күрсәтә, — дип башлады үзенең чыгышын Г. Әпсәләмов та. Әйбернең ныклыгын бәяләгәндә, — диде ул аннары,— алмаз белән чагыштыралар. Безнең алмаз.— коммунизм. Әдәбиятыбыз да әнә шуның белән бәяләнергә тиеш. Ләкин соңгы ва-кытларда, ни өчендер, әсәрләребе.з- нең идея ягы турында аз сөйлибез. Ә бит бу мәсьәлә һәрвакыт беренче планда торырга тиеш.
Сибгат Хәким татар совет поэзиясе үсешенә кагылышлы мәсьәләләргә тукталды. Поэзиядә уңышларыбыз шактый, ләкин әле тынычланып калырга һич тә нигезебез юк, диде шагыйрь, һәрнәрсәнең уңышы әйдәп баручының никадәр
зирәк һәм тылның ничаклы нык булуы белән хәл ителә. Безнең әйдәп баручыларыбыз — Такташлар, Мусалар, тылыбыз — Тукайлар. Димәк, алга ышанычлы рәвештә атлый алабыз. Поэзиябезнең яхшы әзерләнгән очыш мәйданы бар, тик менә югарыга күтәрелеп китү өчен канат л арыбызның көче, омтылышыбыз җитми кебек.
Р. Мостафин әдәби әсәрләрнең интеллектуаль дәрәҗәсе, аларның укучыга идея-эстетик тәэсирен көчәйтү турында сөйләде. Моны ул беркадәр яшь драматурглар әсәрләре мисалында яктыртты. Соңгы елларда драматургия яшьләрнең эшчәнлеге нәтиҗәсендә шактый җанланды. Әмма драматургиядә хәл сан ягыннан беркадәр яхшырса да, сыйфат ягы һаман да аксый әле. Әсәрләрдә күптән билгеле булган бер үк мотивлар, алымнар кабатлана. Бу хәл драматургиягә генә түгел, бәлки прозага һәм поэзиягә дә хас.
Гази Кашшаф үзенең чыгышында әдәби тәнкыйть мәсьәләләренә тукталды. Бу хакта нигезле тәнкыйть фикерләре әйткәннән соң, ул мәктәпләр өчен булган дәреслекләрнең сыйфаты мәсьәләсенә кагылды. Әдәбиятны аңларга өйрәнү, аңа мәхәббәт мәктәптә тәрбияләнә башлый., Кызганычка каршы, хәзер укучылар кулындагы дәреслекләр бүгенге таләпләргә җавап бирерлек түгелләр әле. Бу мәсьәләгә игътибарны көчәйтергә, укучыларга эчтәлекле дәреслекләр бирергә бик вакыт.
Фикер алышуларда шулай ук Хәсән Туфан, «Советская Татария» газетасы редакторы М. Колодин, композитор А. Монасыйпов, Татарстан Журналистлары Союзы прав- лениесе председателе Ш. Хамма- тов, Г. Ахунов, Ә. Давыдов, А. Шамов, Р. Төхфәтуллин, А. Гумеров һәм башкалар катнашты.
Съездда КПСС Өлкә Комитеты секретаре М. 3. Тутаев чыгыш ясады.
Съезд резолюция кабул итте һәм, правлениенең, шулай ук ревизия комиссиясенең яңа составларын сайлап, үзенең эшен тәмамлады.