Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ БИШЕНЧЕ СЪЕЗДЫ МАТЕРИАЛЛАРЫ


МИРСӘЙ ӘМИР
ИҖАТ ИРКЕНЛЕГЕ ШАРТЛАРЫНДА’
овет халкы, партиянең яца Программасы белән рухланып, илебездә коммунистик җәмгыять төзү өчен актив көрәш алып бара. Хезмәт кешесе күз алдыбызда үзгәрә, үсә, рухи яктан камилләшә — аның характеры коммунистик җәмгыять кешесенә хас яңа сыйфатлар беләк тулылана.
Без, язучылар, күп милләтле совет әдәбияты эшлеклеләре — кеше-ләребезне яңа рухта тәрбияләү эшендә партиянең ышанычлы ярдәмчеләре.
Совет халкы әдәбият һәм сәнгатьнең үсешен зур кызыксыну белән күзәтеп бара. Совет әдәбиятының көче нәкъ әнә шунда, ягъни халык белән тыгыз бәйләнештә булуында.
Ике съезд арасындагы чор партиянең XX съездыннан соң туган иҗат иркенлеге шартларында узды. Тарихи XXII съездның карарлары, КПССның яңа Программасы алда торган бурычларыбызны ачыклап, барыр юлыбызны кояш нурларыдай яктыртып җибәрделәр.
Бу ике съезд арасында, кешелек тарихында беренче булып, безнең галимнәребез, герой ватандашларыбыз космоска юл ачтылар. IV съездыбызны уздырган көннәрдә без Җир шарының беренче ясалма юлдашлары турында ишеткән булсак, хәзер безнең бөтендөньяга танылган дүрт космонавтыбыз бар.
Безнең илдән җибәрелгән
1 Татарстан азучыларының V съездында сөйләгән докладтан.
«Марс-1» планетаара станциянең хыялдагы тизлек белән Марска таба очуын без шушы минутта да белеп, тоеп торабыз, бөтен Җир шары кешеләре белән бергә кызыксынып аның юлын күзәтәбез. Фантастикадан реаль чынбарлыкка әйләнгән бу вакыйгалар илебезнең нинди темплар белән һәм нинди масштабта алга баруын гәүдәләндерүче символ булып та күренә безгә.
Үзебезнең Татарстан күләменә күчеп карасак та уңышларыбыз кечкенә түгел. Күптән инде зур промышленность үзәгенә һәм югары техникалы авыл хуҗалыгы иленә әверелгән республикабыз нефть чыгару буенча Союз күләмендә беренче урында баруында дәвам итә. Промышленностьның барлык тар-маклары буенча җидееллык планыбыз үтәлеп килә. Авыл хуҗалыгы буенча да колхоз-совхоз хезмәт ияләребез моңарчы Татарстанда күрелмәгән күләмдә ашлык үстерүгә ирештеләр.
Өзлексез зурая һәм ишәя барган бу уңышлар белән бергә безнең ке-шеләребез дә үсә, культуралаша баралар. Аларның эстетик карашлары киңәя, катлаулылана, әдә- бият-сәңгать алдына куйган таләпләре зурая, җитдиләшә. Бу исә язучыларның җаваплылыгын тагын да арттыра.
Ике съезд арасындагы эшебез ту-рында хисап биргәндә, бигрәк тә язган әсәрләребезнең сыйфаты турында сөйләгәндә, без үзебезнең нинди зур әдәбият вәкилләре икәнлегебезне дә истән чыгара алмыйбыз.
С
116
Татар әдәбияты сигез гасырлык тарихы булган зур әдәбият. Аның бай традицияләре бар. Борынгы чорында v.i зур Көнчыгыш әдәбиятының бик күп уңай якларын үзенә алган булса. XIX йөздән, башлыча Каюм Насыйридан башлап, ул рус кгльтүрасына йөзен бора һәм аның аркылы Европа культурасын да ачык күрә. Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Га- лнәсгар Камал, Галимҗан Ибраһи- мов кебек алдынгы прогрессив язу- чыларыбызның иҗатлары аша, бөек рус әдәбиятының—Пушкин һәм Гоголь, Белинский һәм Чернышевский. Толстой, Чехов һәм Горький- лар әдәбиятының иң яхшы традицияләре татар әдәбиятына килеп керәләр һәм шунда тамырланалар.
Гуманизм, халыкчанлык идеяләре, реализм стиле, революцион яңалыкка омтылу — татар демократик әдәбиятының характерлы үзенчәлекләре, әйдәүче тенденцияләре булып китте.
Татар совет әдәбияты тарихы исә — шул ук традицияләрнең үсүе, яна җәмгыять төзү шартларында аларның социалистик, коммунистик идеяләр һәм партиялелек тенденцияләре белән тулылануы, баюы тарихы.
Язучы-революционер, зур җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибра- һимов һәм Һади Такташ, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт, Әхмәт Фәйзи кебек данлы шагыйрь һәм әдипләребез, драматургларыбыз татар совет әдәбиятын яңа югарылыкка күтәрделәр. Әдәбиятыбызның идея-художество сыйфатын алар күп милләтле союзкүләм әдәбият дәрәҗәсенә җиткерделәр. Герой шагыйребез Муса Җәлил үзенең гуманизм һәм чын шигърият белән сугарылган әсәрләрен, сугышчы буларак күрсәткән батырлыклары белән дә раслап, дөнья күләмендә нык танылган исем булып китте.
Бүгенге көндә зур иҗади эш алып баручы язучыларыбыз клас- сикларыбызның һәм коммунизм өчен көрәш фронтларында тормышларын биргән замандаш дусларының әйбәт традицияләрен д0. вам иттерәләр, матур әдәбиятның яңа биеклекләрен яулау өчен көрә, шәләр. һәм бу юлда аларның ирешкән уңышлары аз түгел. Гомәр Бәширов, Габдрахмаи Әпсәләмов, Фатих Хөсни, Ибраһим Гази, Гариф Гобәй кебек әдипләребезнең роман һәм повестьлары, Хәсән Ту. фан, Сибгат Хәким, Шәйхи Маннур, Әхмәт Исхак, Әхмәт Ерикәй кебек шагыйрьләребезнең шигъри әсәрләре, Нәкый Исәнбәт, Рцза Ишморат драмалары, Гази Каш- шаф, Хатип Госман, Гали Халит кебек язучы һәм галимнәребезнең әдәбият белеме һәм тәнкыйть буенча язган хезмәтләре — һичшиксез союзкүләм зур совет әдәбиятының алдынгы әсәрләре белән бер киштәдә урын алырга лаеклылар. Аларның күбесе рус телендә басылып таралдылар һәм бик күп тугандаш халыклар ал арны үз ана телләрендә дә укыйлар. Төрле чит телләргә тәрҗемә ителгән әсәрләребез дә хәзер аз түгел.
Үзләренең тырыш иҗади хезмәт-ләре һәм бөек рус теленең дә ярдәме белән безнең язучыларыбыз дөнья әдәбияты аренасына гол ачтылар һәм ул юлны елдан-елга киңәйтә баралар.
Татарстан Язучылары Союзының IV съездыннан соң 5 елга якын вакыт узып китте. Бу чор безнең өчен барыннан да бигрәк язучыларның гомуми күләмдә иҗат активлыгы арту белән характерлы.
Хәзерге вакытта матур әдәбиятның иң төп жанры исәпләнгән прозага күз салсак, без моны аеруча ачык күрәбез. Ике съезд арасындагы чорда бездә татар телендә генә дә 40 ка якын роман һәм повестьлар иҗат ителгән. Безнең Язучылар союзы тарихында мондый хәлнең беркайчан да булганы юк иде әле. Романиар, повестьлар янына тагың йөзләрчә хикәя һәм очеркларны да кушарга кирәк.
Шәхес культы чорында нахакка җәберләнеп һәлак булган дистәдән артык күренекле язучыларыбыз- ның аклануы китап киштәләребезне һәм театр репертуарларыбызны баетуга ярдәм итте.
117
Язучыларыбызның саны талантлы яшь каләмнәр исәбенә күзгә күренеп артты. Ике съезд арасында без 20 кешене Союзыбызга член итеп алдык. Оешмабыз зурайды. Элегрәк безнең барлык язучыла- рыбыз диярлек Казанда гына тупланган булса, хәзер Казаннан читтә, Татарстанның төрле районнарында яшәүче азучыларыбыз да байтак санала. Республикабызның нефть промышленносте үзәгендә Татарстан Язучылары союзының Әлмәт бүлеге оештырылды. Якын киләчәктә аның көчле әдәби үзәк булып җитешүенә реаль мөмкинлекләр бар, дигән сүз.
Язылган әсәрләребезнең эчтәлеге, алариың мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт соң?
Бу чорда иҗат ителгән роман һәм повестьлар тормышны тулырак, тирәнрәк чагылдырулары белән характерлы. Биредә без партиянең әдәбиятны һәм сәнгатьне тормыш белән тыгыз бәйләнештә булырга чакыруының куанычлы нәтиҗәләр биргәнлеген күрәбез.
Язучылар үзләренең әсәрләрендә яңа җәмгыять төзүнең, коммунистик тәрбия эшенең актуаль проблемаларын күтәрәләр. Җәмгыятькә алга барырга комачаулаучы кимчелекләрне фаш итәләр.
Укучы тарафыннан яратып кабул ителгән һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын аеруча җәлеп иткән әсәрләр: Габдрахман Әпсәләмов- ның «Мәңгелек кеше», Фатих Хөснинең «30 нчы ел», Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар», Гомәр Бәшировның «Таң беленгәч...» (I нче китабы), Гариф Ахуновның «Хәзинә» романнары, Рафаэль Төх- фәтуллинның «йолдызым» повесте булды.
һәр авторның үзенә хас стильдә язылган һәм бер-берсенә охшамаган бу әсәрләрнең үзәгендә бүгенге көн өчен бик актуаль булган проблемалар тора: яңа кеше—коммунизм чоры кешесенең формалашуы һәм иске белән яңа көрәше. Бер-берсенә бәйле бу проблемалар һәр әсәрдә үзенә хас сәнгать чаралары, образлар аркылы хәл ителә.
Гомәр Бәшировның «Таң белен-гәч...» романының беренче китабында югары уку йортына керә алмыйча, авылга кайтып, көтүче булган Аяз, аның бу эшен хупламаучы ана, һәм шул ук ананы ташлап киткән Аязның әтисе Харис арасындагы конфликт — бүгенге көннең җитди мәсьәләләрен кузгаталар. Тик романның әлегә тәмам-ланмаган булуы гына аның хакында тулырак сөйләргә мөмкинлек бирми. Шулай да андагы бер кызыклы эпизод автор күтәргән зур идеяне ачып җибәрә шикелле. Бәләкәй арба белән * азык алып кайтып килүче хатынын очраткач, бер тракторчы, тракторы белән бәрдереп, бәләкәй арбаны ваттыра.
— Хәзерге заманда шулай мыскыл булып йөрисең, кайда синдә кешелек горурлыгы? — ди тракторчы. Бу эпизодта язучының кешене кимсетә торган хәлләргә сүзсез генә риза булып, гаделсезлекләр белән килешеп яшәүчелеккә каршы .протест белдерүе ишетелә. Бу эпизод ата-ана күңеле, ир хакы, семья бәхете кебек йолалар белән исәпләшмәүче, горурлык, азат рухлылык сакларга тырышучы Аяз, Гөлсем, Харис образларына да ымлый кебек.
Язмышка буйсынып яшәүчелеккә, кол күңеллелеккә каршы, азат рухлы кеше өчен көрәш проблемасы хәзер бик күп язучыларның игътибар үзәгендә тора. Кешеләрне коммунистик рухта тәрбияләү ягыннан бу чыннан да бик актуаль мәсьәлә.
Без һәр халыкның тарихи, иҗти-магый, географик, этнографик һәм башка үзенчәлекләренә хас булган яхшы традицияләрне раслау, дәвам иттерү, үрчетү — аларны бөтен ха-лыклар өчен уртак коммунистик җәмгыятькә күчерергә омтылу юлы белән барабыз. Шул ук вакытта һәр халыкның үзенә хас искергән яклары, яңа заман өчен, коммунистик җәмгыять өчен кирәксез традицияләре дә була.
Мәсәлән, гасырлар буенча патша самодержавиесенең изүе астында яшәгән һәм бер үк вакытта реакцион ислам дине йогынтысында
118
булган татар халкы арасында язмышка баш иеп яшәүчелек кебек хәлләр аеруча күзгә бәрелүчән. Үз башларына килгән бэхетсезлек- кә каршы актив көрәшкә чыкмыйча, иске гореф-гадәтләр, йолалар колы буларак, «өлешемә чыккан көмешем» дип, «иелгән башны кылыч кисмәс» яки «какма кеше кап-касын, үз капкаңны кагарлар» дип, явызлыкка буйсынып яшәүче; эшләгән урыннарында булса, тупас администраторлык, кода-кодагыйлык, хәтта караклык күренешләрен белә торып күз йомучы, кыскасы, рухи коллыкта яшәүче, чын мәгънәсендә азат гражданин була алмаган кешеләр бездә күп әле.
Шунысы кызганыч: бик гадел, кешелекле һәм хезмәт сөючән кайбер замандашларыбыз да мондый кимчелекләрдән котыла алмыйлар. Моны исә — кешегә рухи азатлык җитмәүне — татар халкына хас тыйнаклык, әдәплелек дип раслаучылар да арабызда бар әле.
Коммунистик тәрбия эшенең төп үзәге әнә шундыйларны чын мәгъ-нәсендә азат рухлы горур совет гражданнары итү өчен көрәшкә юнәлгән булырга тиеш. Бу—туры- дан-туры язучы бурычы, һәм без- нен язучылар соңгы елларда бу темага үз әсәрләрендә киң урын бирәләр.
Гариф Ахуновның «Хәзинә» ро-манындагы Мөнәвәрә, Арслан һәм Фәйрүзә образларында без моның шактый уңышлы чагылышын күрәбез.
Татарстанның экономик йөзен үз-гәртүдә иң характерлы урын тоткан нефть промышленносте кешеләрен сурәтләүгә багышланган бу роман иске белән яңа көрәше мәсьәләсен бик үткен төстә куя.
Мөнәвәрә, Арслан, Лотфулла, Тимбиков, Булат, Дорогомилов, Кажанов кебек шактый тулы канлы образларның хезмәткә һәм бер- берсенә булган мөнәсәбәтләре, аларның эшләре, бәрелешләре, кичерешләре аркылы без иске белән яңа арасындагы көрәшнең сәнгатьчә гәүдәләнешен күрәбез, шулар аша авторның кешеләрне коммунистик рухта тәрбияләүгә зур уңай йогынты ясарлык әдәби көчен, эстетик карашларын тоябыз.
Үз чорын уздырган искене хөкем итү, кешелек дөньясын алга илтүче, илгә бәхет китерүче яңаны раслау — хәзерге көндә безнең ә дә. бият алдында торган иң төп проблема. Шуңа күрә, сүз уңаенда, бу мәсьәләгә киңрәк тукталасы килә.
Без яңалыкмы һәркемгә бәхет, шатлык, куаныч китерә торган күңелле хәл сыйфатында күз алдына китерергә гадәтләнгәнбез. Гомумән алганда ул, әлбәттә, шулай. Прогрессив яңалык кешеләр тормышына җиңеллек, уңайлык, бәхет китерә. Ләкин һәр яңалыкның конкрет нинди формаларда тормышка ашуын күзәтсәк, аның бик катлаулы, каршылыклы процесс икәнен күрәбез. Гадәттә ил тормышында зур күләмдә үткәрелә торган һәр яңа чара, бик күпләргә файда китерү белән бергә, ул бик күпләрнең шәхси тынычлыкларын боза, аларны өй-рәнелгән, иләшенгән яшәү шарт-ларыннан аера, кайвакыт хезмәт урыннарын, хәтта профессияләрен алыштырырга да мәҗбүр итә.
Шуңа күрә кайберәүләр, коммунизм төзү процессында өсте-өстенә килеп торган зур яңалыкларга куанмыйлар гына түгел, хәтта хәлләреннән килгәнчә аны булдырмау чараларын күрергә дә тырышалар, һәр яңа чараны — аны бөтен каршылыклары, синең шәхси омтылыш һәм хисләреңә авырлык ките-рә торган ямьсез яклары белән бергә, тыныч кабул итә алу өчен зур йөрәкле, ерактан күрә белә торган акыллы, нык коммунист карашлы, көчле ихтыярлы кеше булырга кирәк.
Яңалыкны һәркемнең күңеленә хуш килә торган әйбәт яклардан гына тора дип мактауга караганда, аны, бөтен каршылыклары белән бергә алып, матур һәм ямьсез якларын да яшермичә тасвирлау һәм шул нигездә укучыны яңаны кабул итәргә өйрәтү, аны новаторлык рухында тәрбияләү күп тапкыр файдалы һәм уңышлы.
Гариф Ахунов үзенең «Хәзинә» романында шундый уңышка ирешкән.
119
Хәзерге заман темасына язылган әсәрләрдәй Рафаэль Төхфәтуллин- ның «йолдызым» повесте җитди игътибарга лаеклы. Хәзерге колхоз кешеләрен гәүдәләндергән бу әсәрнең төп героинясы Гөлзифа үзенең саф күңеле, хезмәт сөючәнлеге белән укучының күңеленә якын. Авыр 1 сугыш елларын, өстәвенә шәхес культы чорының башбаштаклыклары белән икеләтә кыенлашкан газаплы көннәрне ул зур түземлелек белән кичерә. Иң авыр вакытларда да үзенең гражданлык горурлыгын югалтмый. Язучы бюрократ түрәләрнең кешегә булган ямьсез, хиссез мөнәсәбәтләрен хөкем итә, гади кешенең намусын һәм горурлыгын яклап чыга. Чөнки безнең илнең гади кешесе — тәкәббер түрәләрдән чагыштырмаслык өстен тора.
Төхфәтуллинның теле җанлы, об-разлы, аз сүзле, күп мәгънәле. Ул — заманга хас стильне бик уңышлы тапкан язучы.
Дөрес, «йолдызым» повестеның йомшак яклары да бар әле. Язучы нигездә бик уңышлы тапкан стильне әсәрнең ахырынача тиешле юга-рылыкта алып бара алмый.
Рафаэль Төхфәтуллин да, Гариф Ахунов та — әдәбиятка сугыштан соң килгән яшь буын язучылар. Бүгенге әдәбият алдында торган төп проблемаларны күтәрүдә характерлы мисалларның иң элек алар иҗатында табылуы безнең өчен куанычлы.
Әдәбиятыбызга талантлы яшь көчләрнең бик акрын килүе безне ■бик борчый иде. Үткән съездыбызга кадәр ул шулай булып килде. Хәзер хәлләр үзгәрде. Әдәбиятыбызның төп йөген озак еллар буенча үз җилкәләрендә тартып килгән өлкән язучыларыбыз белән бер сафка басып, әдәби хәрәкәтебезнең үсешенә йогынты ясарлык әсәрләр иҗат итүче яшьләребез бар хәзер.
Проза жанрында гына түгел, поэ-зиядә дә, драматургиядә дә, тәнкыйть өлкәсендә дә яңа рух алып килүче талантлы яшьләрне күрмәү мөмкин түгел.
Ләкин бу — өлкәннәребез инде икенче планга кала башлады дигән ■сүз түгел. Өлкән һәм урта буын язучыларыбыздан берәүнең дә сафтан чыкканы юк. Киресенчә, алар- ның иҗат активлыгы арта бара.
Үткән съездларга «Алтын йолдыз», «Газинур», «Сүнмәс утлар» белән килгән Габдрахман Әпсәлә- мов V съездыбызны да күп хезмәтләр белән каршылады. Бу чор эчендә ул халыклар дуслыгы темасына багышланган «Дустым мәхәббәте» повестен һәм совет кешесенең ге- роик характерына дан җырлаган «Мәңгелек кеше» романын бирде. Дистәләрчә яңа хикәяләр, очерклар һәм күп санда публицистик мәкаләләр язды. Бер үк вакытта Габ- драх.маниың җәмәгать эшлеклесе буларак та гаять күп эшләве турында әйтеп үтәргә кирәк.
Габдрахман Әпсәләмов— үзенең иҗатында иң кыен, катлаулы юлны сайлаган язучы. Укучыны коммунистик рухта тәрбияләү бурычын ул чорыбызның алдынгы кешеләре образларын гәүдәләндерү юлы белән алып бара. «Мәңгелек кеше» романын алып карагыз. Бу әсәрне укып чыкканнан соң күз алдына көне-төне тирә-якка мәет исе таратып торган крематорий төтене фонында Бухенвальд лагере килеп баса һәм ул укучыны сугыш һәлакәтен булдырмау өчен актив көрәшергә кирәклеге турында кисәтеп тора. Шул мең кат чәнечкеле киртә эчендә, йөз төрле сак астында, һәр даим баш өстендә кара үлем шәүләсе күренеп' торганда да үзенең кешелек горурлыгын югалтмыйча, азатлык өчен актив көрәш алып барырга көч тапкан батыр совет кешесенең образы күз алдында кала һәм ул образ’яшьләрне туган ил өчен, азатлык өчен көрәштә нык һәм куркусыз булырга чакыра.
Әпсәләмов иҗатына карата булган тәнкыйть чыгышларында еш кына аның тел ягыннан булган кимчелекләре һәм кайвакыт язучының идеяне публицистик алымнар аркылы бирү юлына басу күренешләре барлыгы әйтелә. Мондый тәнкыйтьләрдә, әлбәттә, дөреслек бар. Ләкин ул кимчелекләр Әпсәләмов әсәрләрендәге зур, уңай якларны каплый алмыйлар. Әпсәләмов — тәнкыйтькә игътибар итә
120
торган язучы. Ул эзләнә, һәр әсәренең эчтәлегенә, рухына хас стиль таба, булган кимчелекләрен бетерү юлы белән бара.
Без бүгенге көндә әдәби хәрәкә-тебезнең төп юнәлешен хәзерге заман темасына язылган әсәрләр билгели, дидек. Ләкин бу бездә тарихи тема үзенең әһәмиятен югалта дигән сүз түгел. Киресенчә, тарихи темалар, аеруча Октябрь революциясе еллары һәм совет чорында үтелгән бик күп тарихи вакыйгалар әдәбиятыбызда үз вакытларында тиешле яктыртуны таба алмаганнар. Вакытында язылганнардан күбесе заман сынавын үтә алмый төшеп калганнар. Шуңа күрә соңгы елларда прозада гына түгел, поэзия һәм драма жанрларында да тарихи темаларга куп кенә яңа әсәрләр язылуы бик табигый.
Замандаш темага язылган по-вестьлары һәм бик күп хикәяләре белән танылган язучы Фатих Хөсни соңгы елларда инде тарихка әйләнгән темалар өстендә эшләп җитди хезмәтләр бирде. Дүртенче съездыбызга Фатих Хөсни татар халкының Октябрьга кадәрге тормышын һәм революция елларындагы көрәшен чагылдырган «Җәяүле кеше сукмагы» романы белән килгән иде. Ул роман хәзер рус һәм ка-закъ телләренә тәрҗемә ителеп киң катлау укучылар тарафыннан яратып каршы алынды. Бу съездга ул «30 нчы ел» романы белән килде. Бу әсәрендә язучы авыл хуҗалыгын яңа баштан кору нигезендә кузгалган зур, катлаулы вакыйгаларның художество тарихын язуны бурыч итеп куя. һәм бу теләгенә ирешә дә.
Сәнгать әсәре буларак, романның үзенчәлеге һәм әһәмиятле ягы шунда: язучы күмәк хуҗалыкка күчү чорында барган катлаулы көрәшнең эчтәлеген, аның мәгънәсен шул көрәштә катнашучыларның хәрәкәтләре, күңел кичерешләре аркылы чагылдыра. Нәтиҗәдә комсомол Котдус, укытучы Сәрвәр, кулак семьясында үсеп үз сыйныфыннан бизгән, ләкин хезмәт ия-ләре арасына керер өчен аларның йөрәкләренә юл таба алмый азапланган Наҗия, Совет власте тудырган шартларда үзенең кешелек горурлыгын тапкан ярлы хатын Гайнияләрнең җайлы образлары һәм тагын бик күп үзенчәлекле, кызыклы персонажлар күз алдыбызга килеп баса. Романның кай-бер бәхәсле якларына да тукталасы килә.
Үткән заман турында бүген язылган әсәрләрдә тарихка бүгенге көн күзлегеннән чыгып бәя бирү таләп ителә. Ләкин бу — ул замандагы гөнаһларны да бүгенге законнар белән хөкем итү дигән сүз түгел әле. Чөнки авылны күмәкләштерү хәрәкәтенә карата партия тарафыннан ул елларда бирелгән бәянең нигездә әле дә үзгәргәне юк. Шуңа күрә язучының Мүкләк Гайфул кебекләрне кызгануы һәм аны аклау позициясенә басуы белән килешәсе килми. Шулай ук, колхоз председателе Котдус Ва- финның эшен, колхозын ташлап, ул заманча әйтсәк, «кулак кызын эзләп» Себер якларына чыгып китүе хәзер безгә әллә ни гаҗәп тоелмаса да, ул заман законнары белән караганда җиңел гафу итело торган эш түгел. Минемчә, теге яки бу заман кешесен хөкем иткәндә шул заманның үз законнарын истә тотып хөкем итә белү кирәктер.
Колхозлашу тарихына багышланган зур күләмле икенче әсәр — Сөббух Рәфиковның «Беренче яз» романы. Шәхес культы чорында гөнаһсыз җәберләнеп, озак еллар әдәбияттан аерылып торырга мәҗбүр булган бу язучының яңадан әдәбиятка кайтуы, әлбәттә, күңелле хәл. «Беренче яз» романы, әдәби алымнары ягыннан зур яңалык алып килмәсә дә, моңарчы аз як-тыртылган темага язылган булуы һәм колхозлашу еллары тарихын- дөрес чагылдыруы, укучыны кы-зыксындырырлык образлары белән әдәбият киштәбезне тулыландыруга хезмәт итә.
Тарихи темага язылган аеруча зур күләмле әсәрләрдән Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар» китабы әһәмиятле.
Татарстанда хәрби коммунизм
121
!юм нэп чоры елларының худо-жестволы тарихын гәүдәләндергән җитди әсәрләребезне^ азлыгы әдә-биятыбыз тарихында зур буш урын булып тора иде. Бу китап, һичшиксез, шул бушлыкны тутыруда зур роль уйный. Беренче китапта тиешенчә ачылып җитмәгән Якуб, Шәрифҗан образлары бу китапта бик нык үсәләр. Революция еллары геройлары Федюшкин, Мәгъсүмә, Гыйльметдин, Анатолий образлары хәтердә калалар. Шулай ук, әсәрнең кайбер кимчелек-ләрен дә күрми үтеп булмый. Бе-ренчедән, гражданнар сугышы һәм сыйнфый көрәш тарихы, үзәгендә Хәлим образы торган зур балалар дөньясы белән бер агым булып, бергә кушылып бармый. Ихтимал, язылачак өченче китапта автор бу кимчелекне бетерү юлың табар. Ә хәзергә бер исем астында ике китап тәэсире кала. Икенчедән, Ибраһим Газины без үз иҗатына карата да, башка авторларга карата да гаять таләпчән һәм сүзгә саран язучы дип беләбез. Дөресен әйтик, аның бу романы артык озынга сузылган. Ибраһимның «Гади кешеләр» романында бер карт образы бар. Ул сабан туенда йөгерү ярышында катнаша. Хикмәт шунда — әлеге карт, аяклары кызып киткәч, туктый алмый җәфалана. Финишны да узып китә, ләкин һич туктый алмый...
«Онытылмас еллар»ның икенче китабын укыганда ихтыярсыздан шул образ күз алдына килә: Ибраһим яза-яза шундый кызып киткән һәм туктый алмый җәфалана шикелле. Минемчә, бу китапны эчтәлекләре төрле булса да, характерлары белән бер-берсенә охша-ган вакыйгаларны, эпизодларны кыскарту исәбенә җыйнакландыра төшәргә мөмкин әле.
КПССныңяңа Программасын тор-мышка ашыру чорында коммунистик мораль мәсьәләләре аеруча әһәмиятле төс алалар. Шуңа күрә, бик табигый буларак, язучылар иҗатында бу мәсьәләгә зур урын бирелә.
Әмирхан Еникиның бөтен иҗаты диярлек, башлыча шул темага ба-гышланган. Үзенең «Рәхмәт, ип-тәшләр», «Саз чәчәге» повестьлары, «Бер генә сәгатькә» һәм башка күп кенә хикәяләре белән әдәбиятыбызны баеткан бу язучы ике съезд арасында «йөрәк сере» повестен бирде, берничә хикәя язды һәм «Рәшә» исемле яңа повесть тәмамлады.
«йөрәк сере» турында сүз бик күп булды. Бу әсәрдә ирекле мәхәббәт мәсьәләсе күтәрелә. Ләкин мәхәббәтне бүгенге шартлардан, хезмәткә, җәмәгатьчелеккә мөнәсәбәт мәсьәләләреннән аерып алуы һәм аны бөтен нәрсәдән өстен бер көч итеп куюы белән әсәр җитди тәнкыйтькә очрады. Шулай куюы аркасында повестьтагы персонажлар, вакыйгалар бүгенге көнгә багланышлы итеп ' алынган булсалар да, бу әсәрдә заман рухы бик аз сизелә. Бу инде стильнең заман рухыннан артта калуы. Ә. Еники иптәш заманчылыкны үзенчә аңлый. Үзенең бер мәкаләсендә ул: «Заманчылык бит ул — язучы үзе, аның дөньяга карашы, тормышка мөнәсәбәте... һәм нәрсә хакында гына язмасын ул, аның әсәрендә заман сулышы, заман йөзе чагылмыйча калмаячак», — ди. Бу фикер белән килешеп булмый. Чөнки безнең язучыларның, художник буларак, язган әсәрләре өчен тема, материал сайлаулары төрлечә һәм менә шунда заман рухын кемнең ничек тоюы күренә дә.
Габдрахман Минскийның шау- шу куптаруга сәбәпче булган «Язның беренче көне» повесте дә нигездә коммуниртик мораль мәсьәләләренә багышланган. Язучы биредә «Кеше кан ягы белән матур?» дигән сорауны куя һәм яшь врач Әминә образы аркылы шуңа җавап та бирә. Чын кеше хезмәтне сөю белән бергә, актив булырга, тормыштагы һәр мәсьәлә белән кызыксынырга, кимчелекләргә, кешегә мөнәсәбәттә гаделсезлек күре-нешләренә каршы көрәшергә тиеш. Кешенең матурлыгы шунда!
Әнә шундый матур, дөрес идеягә багышланган әсәр ни өчен каты тәнкыйть уты астына алынды соң? Дөрес, аңа юк гөнаһларны тагу
122
күренешләре дә булды. Шулап да, тәнкыйть өчен ул әсәрнең чынлап булган кимчелекләре дә җитәрлек иде. «Язның беренче көне» повестеның төп бәласе—авторның заманга хас стиль мәсьәләсе белән ■исәпләшмәвендә. Бүгенге укучы өчен бик гади хакыйкать булган мәсьәләләр турында озын фәлсәфәгә бирелү, геройларны калкурак итеп күрсәтү өчен аларны ясалма ситуацияләргә кую, сентиментальлек — бу әсәр өчен характерлы .кимчелекләр. Ягъни яңа геройлар, яңа эчтәлек—иске форма, иске алымнар.
Сүз җаенда заман рухына хас стиль турында берничә сүз әйтеп үтәсе килә. Чөнки бу хәзер әдәбиятыбызның үсеше өчен бик әһәмиятле. Чыннан да заман рухына лаеклы стиль таба белү — ул язучы өчен бик зур мәсьәлә. Әдәби осталык дигәнебез, барыннан да .ныграк шуңа бәйләнгән түгелме соң? Әдәби стиль — ул теге яки бу язучының бары тик шәхси үзенчәлеге генә түгел. Ул билгеле дәрәҗәдә тарихи шартларга да бәйләнгән. Ә безнең проза әсәрләрендә бүген өчен инде үтелгән этап бул- - ган, искергән алымнар һаман да шактый киң урын алып киләләр әле.
Әйтик, күп кенә авторлар әйтергә теләгән фикерләрен, укучы аңлап җитмәс дип куркып, артык нечкәләп, чәйнәп бирергә омтылалар. Бу укучының интеллектуаль көченә ышанмаудан килә. -Безнең әсәрләрдә озын-озын биографик һәм публицистик чигенешләр дә күп очрый әле. Мондый алымнар бүгенге укучы өчен искерделәр инде.
Әдәбиятта партиялелекне— бары партия җитәкчесе образын язу аркылы гына күрсәтеп була дип аңлау, интернационалчылыкны төрле халык вәкилләрен катыштырып язуда гына күрү; дошман образын сурәтләгәндә .аны беренче очрашудан ук укучыда җирәнү хисе уятырлык ямьсез, әшәке, гарип итеп бирү, ягъни автор позициясен шул юл белән ачыкларга азаплану; кире образ булса, аның тамыры чит сыйныфка барып тоташкан итеп аңлату һәм башка шуның ише арзанлы плакат алымнар безнең әдәбиятка шәхес культы чорында кереп калдылар.
Хәзер әдәби иҗат һәм гомумән әдәби хәрәкәт өчен бөтенләй бүтән, тулысынча ирекле шартлар туды.
һәм безнең алдынгы язучыларыбыз заманга хас бу үзгәрешләрне тоеп язарга омтылалар. Соңгы елларда язылган әсәрләрдә бу бик нык сизелә. Шулай да, күп кенә әсәрләребез әнә шул — инде үтелгән этап характерындагы кимчелекләрдән бөтенләй котылып бетә алмыйлар әле. Киң ачылган иҗат иркенлеге шартларыннан тулысыңча файдалану җитми. Соңгы елларда язылган проза әсәрләрен темалары буенча группаларга бүлеп, һәркайсын теге яки бу рубрика астына кертеп бетерү кыен, ул мөмкин дә түгел. Чөнки әдәби әсәр өчен һәрвакыт күпкырлылык хас.
Салих Батталның «Сигезенчесе кем?» повестенда ялгыш тәрбия алу аркасында хыянәтче булуга барып җиткән бала — Әскәр образы бар. Әскәрнең ялгыш юлдан китүендә төп гаепле кеше итеп автор шовинистик карашлы рус карчыгын күрсәтергә тырыша. Ләкин повестьны игътибар белән укыгач, Әскәр язмышының шулай күңелсез булып чыгуының төп сәбәбе башлыча анда түгел икәнлеген күрәсең. Моңа барыннан да элек ба-ланың үз атасы бар өстеннән ятим калуы, чит кешеләр тәрбиясенә барып керүе сәбәпче түгелме соң? Ике коммунист—Баймурзин белән Якимованың, инде ике балалары бар өстеннән, семья бозуга бик җиңел, җавапсыз караулары акланырлык адыммы? Автор биредә мәхәббәтне барлык материаль интереслардан, гражданлык хисе һәм ата-аналык бурычларыннан өстен торган илаһи бер көч итеп таный. Шуны раслый. Геройлары шундый анархистик караш белән яшәү һәм эш итү аркасында килеп чыккан трагедия өчен автор гаепне кара йөрәкле рус карчыкларына сылтый булып чыга.
Атилла Расихның «Ык буенда»
123
■повесте турыдан-туры колхоз про-изводствосы темасына язылган әсәр. Әсәрдә укучы колхоз фермасындагы яңалыклар белән таныша. Бу китапта хезмәткә һәм кешеләрнең бер-берсенә карата коммунистик мөнәсәбәтенең бик матур үрнәкләре бар. Бөтен иҗатын авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә ба-гышлаган һәм гомеренең күп өлешен һаман авылларда йөреп үткәрүче өлкән язучыларыбыздан Гариф Галиев бу чорда да бик күп хикәя һәм очерклар язды. Мин Шабай нечкә күзәтүчәнлек белән язылган күп кенә хикәя һәм очерклар иҗат итте.
Проза жанрында эшләүче язучылар саны бу чорда күп кенә талантлы яшьләр исәбенә артты. Хезмәт поэзиясен җырларга омтылучы Шамил Бикчуринның «Ташлы „ тауда», «Киеренке көннәр», «Төнге шартлау», «Истәлекле таш», «Тальян моңы» кебек хикәя һәм очерклары укучының игътибарын җәлеп иттеләр һәм әдәбиятка яңа темалар, яңа образлар алып килүләре белән барыбызны да куандырдылар. Нефть промыселларын-да эшләүчеләрнең коммунистик хезмәт өчен көрәш мотивларына багышланган «Кайнар чишмә» повесте үзенең темасы, эчтәлеге белән ■гаять әһәмиятле. Әсәрдәге геройларны үзләре күреп белүче укучылар бу документаль повестьны яратып, үз итеп, рухланып укыйлар. Ләкин повестьның геройлары белән тормышта таныш булмаган яки алариың үзләрен күреп белмәгән кешеләр өчен бу әсәр бик авыр укыла торган күңелсез хикәя булып чыккан. Чөнки яшь автор сәнгатьчә, гомумиләштерүгә әһәмият бирмәгән. Тормышта булган факт яки конкрет кеше белән алар- ның гомумиләштерелгән әдәби образлары икесе бер нәрсә түгел. Шуны аерып җиткермәү, коры, схематик күренешләргә, кирәкмәс персонажларга урын бирү — күп кенә яшь һәм башлап язучыларның әсәрләре өчен характерлы кимчелек.
Бу чорда яшьләр иҗатыннан укучының игътибарын җәлеп иткән әсәрләр шактый күп булды. Барлас Камалның «Тормыш юлы», «Үр менгәндә», «Шомырт чәчәкләре» исемле җыентыкларына кергән хикәяләре, Аяз Гыйләҗевның «Яшьлек юлы», «Рәтле кешеләр», «Дүртәү» җыентыклары, Газиз Мөхәммәтшинның «Сер итеп кенә», «Яз башы» китаплары, Мәсгут Шә- рифуллинның «Айлы төн» хикәяләре һәм «Еллар үткәч» повесте — болар бар да инде үзләренә укучылар тапкан, җитди әдәби тәнкыйть күтәрерлек дәрәҗәгә ирешкән хезмәтләр. Эдуард Касынмовнын «Кояш көн дә чыга» повесте, Малик Хәмитовның актуаль темаларга язылган күп кенә әдәби очеркларны эченә алган «Гүзәл җимешләр», «Ышану» җыентыклары, Сарьян Хәсәнев, Габделхан Сабитов, Сафа Сабиров хикәяләре шулай ук игътибарга лаек әсәрләр.
Драматургия өлкәсендә бу чор өчен характерлы яңалык итеп шуны әйтергә мөмкин: театрлары- бызның репертуарларында күбесенчә яшь авторлар язган сәхнә әсәрләре төп урынны алды.
Өлкән драматургларыбыздан аеруча күп һәм уңышлы эшләгән язучы — Риза Ишморат булды. Батырлыклары белән дөньяны таңга калдырган диңгез геройларына — Әсгать Җиһаншин һәм аның иптәшләренә багышланган «Алар дүртәү иде» драмасы рус театрында да, татар театрында да зур .уңыш белән барды. Бу факт үзе генә дә соңгы елларда безнең драматургиядә бик сирәк күренә башлаган героик драма жанрын раслады: аның 'бүгенге сәхнә өчен актуаль икәнлеген, заман рухын бирү ягыннан әһәмияте зурлыгын һәм тамашачының аны яратып каршы алуын күрсәтте. Шулай ук Риза Ишморат гаять җитди темага — Бөек Ленинның Казаң чорын, ягъни аның революцион көрәшкә башлап аяк баскан елын күрсәтүгә багышланган «Давылны каршылап» исемле пьесасын төгәлләде, һәм бу әсәр Казанның Рус драма театры сәхнәсендә куелып, тама-шачы тарафыннан яхшы каршы алынды.
124
Берничә еллар буенча кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре өстендә эшләп килгән Хәй Вахит та бу чорда үзенең иҗат колачын шактый киң җәеп җибәрде. Мәхәббәткә дан җырлаган «Беренче мәхәббәт» драмасы һәм кешегә ышаныч идеясенә багышланган «Рәхим итегез!» комедияләре белән ул тамашачының мәхәббәтен казанды.
Яшь драматурглардан Аяз Гый- ләҗев бер-бер артлы өч пьесасы белән татар дәүләт академия театры сәхнәсенә күтәрелде. «Җиз кыңгырау», «Киек каз юлы» драмалары бүгенге көннең актуаль темаларын күтәрүләре — коммунистик җәмгыять төзү чорында аеруча кирәк булган проблемага — беренче чиратта кешегә игътибар итү мәсьәләләренә багышланган булулары белән әһәмиятлеләр. Яшь авторның бу актуаль теманы сәхнә художествосы ягыннан үзенчә, яңа- ча хәл итәргә омтылуы театр кешеләрен дә, тамашачыны да кызыксындырды. «Көзге ачы җилләрдә» драмасы исә Гыйләҗевның драматург буларак үскәнен, аның шактый җитлеккәнлеген күрсәтте.
Шулай ук яшь драматурглардан Шамил Шаһгалинең «Таң атканда» пьесасы сәхнәбезгә сизелерлек җанлылык кертте, яңа образлар алып килде. Юныс Әминев, Каль- метов, И. Юзеев әсәрләре театрла- рыбызның репертуарын тулыландыруга ярдәм иттеләр.
Ләкин, дөресен әйтергә кирәк, язылган, сәхнәгә куелган һәм хәтта тамашачы тарафыннан яратып каршы алынган әсәрләр байтак булса да, драматургия алдында торган бүгенге таләпләргә тиешенчә җавап бирерлекләре аз әле.
Тәҗрибәле, киң масштаблы өлкән драматургыбыз Нәкый ага Исәнбәтнең бу чорда сәхнәбезгә әсәр бирмәве сизелмичә генә үтеп китмәде, дияр идем. Дөрес, ул «Әбүгалисина» пьесасын язды һәм аның бу хезмәте журналда басылып та чыкты. Ләкин ул сәхнә өчен булудан бигрәк, уку өчен язылган әсәр.
Драматургларыбызның һаман мә-хәббәт һәм семья конфликтларына корылган сюжетлардан ары китә алмаулары турында күптән әйтелде. Билгеле, коммунистик җәмгыять төзегәндә мораль мәсьәләләргә багышланган әсәрләр дә кирәк. Ләкин бу теманы коммунистик җәмгыять төзүнең үзәк мәсьәләләреннән аерып хәл итеп булмый.
Бүгенге көндә безнең илебездә дөньякүләм әһәмияткә ия булган зур тарихи эшләр башкарыла. Кызганычка каршы, бүгенге көн темасының төп эчтәлеген, аның төп характерын билгели торган ул күренешләр безнең драматургиядән читтә кала киләләр. Монда гаепнең авыр өлеше, әлбәттә, турыдан- туры драматургларның үзләренә кайтып кала. Башкарып чыгу өчен авыр темаларга тотынырга кыю-лык җитми. Чөнки моның өчен бик күпне белергә, күпне күрергә, нечкәләп өйрәнергә, укырга, эшләргә кирәк. Ә семья мәсьәләләре, мәхәббәткә бәйле аңлашылмаулар — алар һәрбер гади кешегә таныш, һәркемнең үз башыннан кичкән яки кичә торган хәлләр.
Театрл арыбызның репертуарла-рында төп багана булырлык темаларга тиешле художество тирәнлегендә ижат ителгән әсәрләр булдыру чараларына чынлап керешергә кирәк булыр. Моның чаралары төрлечә булуы мөмкин. Иң беренче шарт, әйткәнебезчә, бу жанрга башы-аягы белән бирелгән талантлы, зур масштаблы, киң колачлы драматурглар кирәк. Ә безнең дра-матургларыбыз, иҗади мөмкинлекләре җитәрлек булганнары да, катлаулы тормышның алгы сызыгына ташланырга кыймыйлар. Җиңел юлдан гына бару ягын карыйлар. Шуңа күрә кыю адымнар ясауны драматургларның үзләреннән генә, көтеп яту җитми торгандыр. Драматургия жанрының иң зур үзенчәлеге—аның артистлар кол-лективы белән, театр белән, репертуар планы белән аерылгысыз бәйләнештә булуында. Димәк, оештыру эшен драматурглар иҗатына карата аеруча кирәкле, хәтта котылгысыз чара дияргә була. Булган талантларны тулы көчләренә файдалану өчен, аларның эшчәнлекләрен
125
оештыру, иҗатларына кирәкле юнә-лешне бирергә ярдәм итү чаралары кирәк. Халык арасыннан яңа, яшь талантларны тартып чыгару өчен дә чынлабрак хәрәкәт итү кирәктер. Элегрәк бездә Культура ми-нистрлыгының бу эшләргә ярыйсы гына әһәмият биргән чаклары булды. Сыналган драматургларга соииаль заказлар бирү, зур күләмдә ачык һәм ябык конкурслар оештыру кебек чаралар күзгә күренерлек яхшы нәтиҗәләр бирделәр. Бу практиканы безгә, Язучылар союзына, Культура министрлыгы һәм театрлар белән бергәләп, яңартырга һәм драматургларның иҗат активлыгын, сыйфатны күтәрү юнәлешендә көчәйтүнең яңа чараларын да эзләргә кирәк булыр.
Поэзия өлкәсендә дә бу чорда бик күп ҖИТДИ- әсәрләр язылды. Хәзер безнең шагыйрьләребезнең иҗаты өчен гражданлык лирикасы рухында язылган шигырьләр характерлы. Бу, әлбәттә, заман рухына бик әйбәт туры килә. Моның уңышлы үрнәкләрен бүгенге поэзияне Такташлар, Муса Җәлилләр, ■Фатих Кәримнәр чоры белән ялгап килүче, үзенең бай иҗаты белән поэзиябезгә күп өлеш керткән өлкән шагыйребез Хәсән ага Туфан иҗатында табабыз. Туфан — үзенең иҗат биографиясе белән дә, яше ягыннан да иң өлкән шагыйрь. Әмма ул тормышның алгы сафында баруы белән бик күп яшь шагыйрьләребезгә караганда яшьрәк, егәрлерәк диясе килә. Аның шигырьләре дөньякүләм зур темаларны күтәрүләре, фәлсәфи тирәнлекләре һәм чын мәгънәсендә поэ-тик образларга бай булулары белән аерылалар. Аның «Якыная бара көн саен», «Өмете ул барлык кешеләрнең», «Сәлам сиңа, тормыш», «Ул әле дә бардыр», «Африкам» һәм башка бик күп шигырьләре моны ачык • раслыйлар.
Күп язуы белән һәм язган әсәр-ләренең әһәмияте ягыннан бу чорда аеруча активлык күрсәткән шагыйрь Сибгат Хәким булды дисәк, хата булмас дип уйлыйм. «Ленин фәрманы белән» поэмасы һәм шул исемдә чыккан җыентыгы өчен ул Тукай премиясе белән бүләкләнде. Аның «Күңелем Ленин белән сөйләшә», «Республикам минем», «Ко- кушкино авылы крестьяннарыннан Ленинга хат» поэмалары, «Казакъ дусларга», «Пушкин бар», «Шүрәле» һәм башка бик күп шигырьләре һәм җырлары киң күләмдә популярлашып киттеләр. Бу чорда аның берничә җыентыгы чыкты. «Давыл чәчәге» исеме астында рус телендә чыккан соңгы җыентыгы аеруча игътибарга лаек. Ул безнең шагыйрьләребезнең күп милләтле зур совет поэзиясендә күренекле урын алуларын чагылдырган фактларның берсе.
Шәйхи Маннур сатира жанрында яңа шигырьләр язды һәм балаларга күп кенә әсәрләрен бүләк итте. Шагыйрь Әхмәт Исхак поэтик сатира жанрында уңышлы әсәрләр бирде. Быел алтмышын тутырган өлкән шагыйребез — җырчыбыз Әхмәт Ерикәй үзенең халык телендә һаман җырланып килгән әсәрләренә яңа шигырьләр өстәде.
Алдынгылар рәтенә узып килгән яшьләрдән Шәүкәт Галиев бу чорда үзенең яңа, тормышчан, гражданлык лирикасы белән сугарылган шигырьләре белән укучының игътибарын җәлеп итте. Аның күп кенә шигырь һәм күңелле җырлары халык теленә керделәр.
Өлкән һәм гомумән танылган шагыйрьләребездән Гали Хуҗи, Зәки Нури, Нури Арслан, Мөхәммәт Садри, Галимҗан Латыйп. Нәби Дәүли, Әнвәр Давыдов, Әдип Маликов, Зыя Мансур, Хисам Камал, Мәхмүт Хөсәен, Самат Шакир. Рәшит Гәрәй һәм башка иптәшләр күп кенә яңа шигырьләр, поэмалар яздылар, рус һәм татар телләрендә берннчәшәр җыентык чыгардылар.
Шигырьләр сан ягыннан, әлбәттә, күп, хәтта бик күп язылды дияргә мөмкин. Ләкин менә поэзиябезгә яңа рух алып килә торганнары, уку белән дикъкатьне җәлеп итеп, хәтердә кала торганнары аз диясе килә. Бу яктан яшьләрдән яхшырак якка таба аерылучылар күзгә ташлана. Шул ук Шәүкәт Галиев шигырьләре янына Гамил Афзалның үзенчәлекле, тормышчан
126
әсәрләрен кушарга, Илдар Юзиев- ның
кайбер шигырьләрен өстәргә мөмкин.
Әхсән Баянның «Мират» поэмасы һәм
башка кайбер шигырьләре күңелдә
яхшы эз калдыра алалар. Ләкин,
дөресен әйтергә кирәк, күп кенә
шигырьләр үзләренең эшләнешләре
белән зур тарихы, бай -традицияләре
булган поэзиянең бүгенге таләпләрен
канәгатьләндермиләр. Техникасы
ягыннан, теле, ритмы әйбәт булган,
ләкин фәлсәфи тирәнлеге, рухи
байлыгы, интеллектуаль киңлеге бик
җиңел әсәрләр күп язылалар, күп
басылалар, нәтиҗәдә алар чын
мәгънәсендә поэзия әсәрләрен күмеп
китә башлыйлар. Бу хәл ша-
гыйрьләребез арасында күп кенә
иптәшләргә гражданлык активлыгы
җитмәүдән, поэзиябезнең уртак яз-
мышы өчен чынлап борчылу аз булудан
килә.
Киләчәктә безгә поэзиябезне тиешле
югарылыкка күтәрү буенча нык
эшләргә, шагыйрьләр секциясенең
эшен чын-чынлап җанландырырга
кирәк булыр.
Балалар әдәбияты өлкәсендә эшләүче
язучыларыбызның да уңышлары аз
түгел. Үзенең бөтен иҗатын балалар
әдәбиятына багышлаган, танылган
язучыбыз Гариф Гобәй «Ләйсән яңгыр»
һәм «Без үскәндә» повестьларын бирде.
«Без үскәндә» повесте зурлар өчен дә
рәхәтләнеп укырлык әсәр. Чөнки анда
хәзер инде зур булган буынның бала
чагы турында языла һәм автор моны үзе
күреп һәм татып кичергән
материаллардан чыгып, чын реалистик
стильдә бирә. Әсәрдә үткән заман
турында язылса да, ул балаларны
бүгенне яратырга өйрәтә.
Гариф Ахуновның «Артышлы тау
буенда» китабы, Ләбибә Ихсанова- ның
«Нияз»' повесте, Мөхәммәт Садриның
«Абыйлар һәм апалар», Рафаэль
Төхфәтуллинның «Алтын куллар»,
Әминә Бикчәнтәеваның «Бүген һәм
иртәгә» һәм «Беренче чәчәкләр», Җәват
Тәрҗемановның «Бүрене кем ашаган»,
«Тукран малае Шуктуган», Ш.
Маннурның «Күгәрченнәр гөрләгәндә»,
Гариф Галиевнең «Борчаклар борчыла-
лар», Атилла Расихның «Бөек мог-
җиза», Гали Хуҗневның «Беренче
карлыгачлар» китаплары укучылар
тарафыннан яратып каршы алындылар.
Ләкин балалар өчен бүгенге көн
темасына багышланган, хезмәт
поэзиясен җырлаган яңа романнар,
повестьлар, сәхнә әсәрләре бик аз.
Яшьләр, балалар тарафыннан аеруча
яратып каршы алына торган фәнни
фантастика һәм маҗаралы әсәрләр
язу1— бик сирәк була торган бәхет.
Балалар әдәбиятын җитди яңа
әсәрләр белән баету өчен, язучыларның
иҗат эшчәнлеген үз агымында
калдырып, тыныч кына көтеп яту
ярамас. Язучылар союзы, Мәгариф
министрлыгы, нәшрият, редакция һәм
комсомол-пионер оешмалары белән
берлектә, тиешле оештыру чаралары
күрергә кирәк булыр.
Без моңарчы съезд саен әдәби
тәнкыйтьнең артта калуы турында
әйтеп һәм тәнкыйтьчеләрне аз эшләүдә
гаепләп килә идек. Моңа, әлбәттә, сәбәп
тә бар иде. Бездә әдәби тәнкыйть жанры
һәм гомумән әдәбият белеме фәне бик
күп еллар буенча һаман артта калып
килде.
Ике съезд арасында бу өлкәдә дә
күзгә күренерлек алга китеш бар.
Тәнкыйтьчеләребез, әдәбиятчыларыбыз
көче белән, ниһаять, ун еллар буе
көтелгән әдәбият тарихы китабы
язылып, басылып чыкты. Бу хезмәт
әдәбиятыбызның тарихын язу эшендә'
зур, әһәмиятле конкрет адым булды.
Тәнкыйть өлкәсендә иң күп эшләгән
язучыларыбыздан Гази Каш- шафның
Муса Җәлил турында зур монографиясе
чыкты. Герой шагыйрьнең тормыш һәм
иҗат юлына багышланган бу хезмәт,
һичшиксез, зур игътибарга лаек.
Хатип Госманның-' Социалистик
революция һәм татар поэзиясе турында
кыйммәтле хезмәт язып, филология
фәннәре докторы исемен алуы барлык
әдәбиятчылар һәм язучылар өчен зур
бәйрәм булды. Шулай итеп, хәзер
безнең Язучылар союзында член булып
тору-
127
чы тәнкыйтьчеләрдән генә дә фило-
логия фәннәре буемча ©ч докторыбыз,
ун кандидатыбыз бар.
Бу чорда Гали Халит татар халык
шагыйре Г. Тукайның тормыш юлы һәм
иҗаты турында «Тукай үткән юл» дигән
зур хезмәтен бирде.
Хәсән Хәйринең «Татар совет
әдәбиятында реализм мәсьәләләре» һәм
Нил Юзиевнец «Тормыш поэзиясе»
исемле китаплары да әдәби
тәнкыйтебезгә билгеле өлеш булып
керделәр. Роберт Бикмөхәммәтов М.
Җәлил һәм Г. Ибраһимов иҗатына
багышланган хезмәтләрендә
тәнкыйтебез өчен күп кенә яңа сүзләр
әйтте. Әдәбиятның бүгенге актуаль
мәсьәләләренә багышланган чыгышлар,
яца әсәрләргә бәя бирүче тәнкыйть
мәкаләләре, рецензияләр — бу чорда
тәнкыйть өлкәсендә яшьләрнең зур
урын алуларын күрсәтәләр, һәм моны
әдәбиятыбызның үсүен күрсәтә торган
хәл дип бәяләргә кирәк.
Проза һәм башка жанрларда эшләүче
язучылар да соңгы елларда еш кына
тәнкыйть мәкаләләре белән чыктылар.
Фатих Хөсни, Гомәр Бәширов, Сибгат
Хәким, Ибраһим Гази, Шәйхи Маннур,
Әхмәт Исхак, Абдулла Әхмәт, Газиз
Иделле, Мөхәммәт Садри һ. б.
иптәшләр бу өлкәдә дәвамлы рәвештә
эшләп баралар.
«Социалистик Татарстан» газетасы
драматургия, проза жанрлары һәм
тәрҗемә буенча фикер алышулар
оештырып, әдәби тәнкыйтьнең
җанлануына бик күп ярдәм итте. Бу
чара күп язучылары- бызны бүгенге
әдәбият турында активрак уйланырга
чакырды.
Ләкин әдәби тәнкыйтьне бик нык
активлаштырасы бар әле. Әһәмиятле
проблемаларны чишкән, булган
тәҗрибәне гомумиләштерүгә ба-
гышланган җитди хезмәтләр аз.
Драматургия жанры буенча тәнкыйть
мәсьәләсе аеруча кискен тора. Бу өлкә
бер Баян Гыйззәт өс- тенә генә
йөкләнгән дисәк тә хата булмас. Дөрес,
В. Гыйззәт үзенең иҗатын нигездә
драматургиягә, аның тарихына һәм
бүгененә багышлаган һәм ул бу өлкәдә
күп эшли дә. Ләкин башка тәнкыйтьче-
ләрнең бу өлкәгә кагылган мәсьә-
ләләрдән читтә торулары нормаль хәл
түгел. Сәнгатьнең башка төрләре
турында язу бездә тагын да авыррак
хәлдә. Язучыларыбызның саны күбәеп,
әдәбиятыбыз үскән саен, зур күләмле
җитди тәнкыйть мәкаләләренә дә
ихтыяҗ арта бара. Бездә әле бик куп
китаплар, хәтта чагыштырмача сирәк
чыга торган романнар да бернинди
тәнкыйтьсез, бәләкәй генә рецензиясез
дә кала киләләр. Әдәбиятка яңа килгән
яшь авторларның ел саең дистәләп бе-
ренче китаплары чыга. Аларның берсен
дә тәнкыйтьсез калдырмауны гадәткә
кертергә иде.
Тәнкыйть мәкаләләренең теле
мәсьәләсен дә онытырга ярамый. Бу
яктан караганда, алар фәнни яки
политик темага язылган гади брошюра
яки беседалардан аерылмыйлар.
Тәнкыйтьнең дә теле әдәби, җанлы,
образлы булырга тиеш.
Коммунизмга якыная бару чорында
халык әдәбиятында булган кыйммәтле
әсәрләрне җыю, аларны эшкәртү аеруча
әһәмиятле төс ала. Фольклор буенча бу
чорда күзгә бәрелеп торган зур
хезмәтләрдән Нәкый Исәнбәтнең
«Татар халык мәкальләре» китабын
күрсәтергә кирәк. Бу хезмәтнең 40
табакка якын күләмле I нче китабы
күптән инде укучы кулына керде.
Икенче китабы чыгу алдында тора,
өченче китабы да язучы-галим
тарафыннан төгәлләнгән хәлдә.
Гомәр Бәширов татар халык мә-
зәкләреннән «Мең дә бер мәзәк» исеме
астында җыентык төзеде. Ләкин халык
әдәбиятының мәңге бәясен җуймас
җәүһәрләрен эзләп табу буенча да,
аларны арзанлы ташлардан аерып,
бәяләп чыгару коммунизм төзелешенә
хезмәт иттерү буенча да күп эшлисе бар
әле.
Гадәттә бездә язучыларның иҗат
активлыгы, әдәби эшчәнлеге турында
сөйләгәндә тиешенчә искә алынмый
торган бер жанр бар—ул әддби
публицистика.
Галимҗан Ибраһимов, Фатих
Әмирхан, Галиәсгар Камал, Фәтхи
Бурнаш кебек язучылар, заман-
128
дашл арыбыздан Г. Кутуй, Кави
Нәҗми, Муса Җәлил, һадп Такташ һәм
башка бик күпләр вакытлы матбугат
белән көндәлек бәйләнештә
булганнар. Алар илнең гомуми
культурасы, экономикасы кебек
актуаль мәсьәләләргә язылган әдәби-
публицистик мәкаләләре белән
матбугат битләрендә чыкканнар. Ул
'хезмәтләр хәзер безнең
тарихчыларыбыз ©чен бәя биреп
бетергесез кадерле материал булып
торалар. Әдәбиятыбызның бу әйбәт
традициясен дәвам иттерүче
язучыларыбыз хәзер дә бар һәм күп.
Соңгы елларда бу өлкәдә Афзал
Шамов, Габдрахман Минский, Шәрәф
Мөдәррис, Газиз Иделле күп эш
башкардылар. Ләкин бездә бу жанрда
эшләүгә игътибар итмәүче язучылар да
бар. һәм андыйларның күбрәк яшьләр
арасында булуы бик аяныч.
Кайбер иптәшләр әдәби публи-
цистиканы журналистлар эше дип
карарга яраталар, алар, чын әдип,
шагыйрь үзенең халыкка әйтәсе
сүзләрен роман-хикәяләре, ши-
гырьләре аркылы әйтергә тиеш, диләр.
Бусы да дөрес. Ләкин язучы әйбәт
журналист та икән, бу нур өстенә нур
гына. Әйтик, яшь шагыйрь Хисам
Камалның «Мәхәббәт хакы» поэмасын
яки Шәүкәт Галиев, Илдар Юзиев,
Гамил Афзал кебек шагыйрьләрнең
әсәрләрен яратып кабул иткән
укучылар аларның теге яки бу актуаль
мәсьәләгә карата язып чыккан мә-
каләләрен кызыксынып укымаслар
идемени? Кызганычка каршы, алар юк
бит. Публицистик мәкаләләр язу,
радио, телевидениедә күренү яки
халык алдына чыгып сөйдәү һәр
язучының гражданлык бурычы...
Татарстан Язучылары союзы эчендә
шактый зур һәм елдан-елга үсә бара
торган рус язучылары коллективы бар.
Ике съезд арасында алар төрле
жанрлар буенча куп кенә әсәрләр
яздылар.
Карт язучы Алексей Иванович Сал
мин үзенең «Буря над Волгой» дигән
трилогиясен тәмамлады.. Александр
Булгаков «Сквозь пургу» исеме
астында повесть һәм хикәяләр
җыентыгы чыгарды. Софья Борисовна
Родзиевская балалар өчен берничә
китап язды. Яшь драматург Яков
Липкович <эч пьеса бирде. Ян
Винецкий «Отчий дом» романын язды
һәм «Люди наших дней» исеме
астында очерклар җыентыгы чыгарды.
Тихон Журавлев 1962 нче ел эчендә
генә дә өч китап чыгарды.
Геннадий Паушкин балалар өчен
яңа китаплар язды.
Татарстанда яшәүче рус язучы-
ларына карата бер теләк белдерәсе
килә: алар үз әсәрләрендә җирле
материалларга, Татарстан тормышын,
Татарстан кешеләрен гәүдәләндергән
темаларга күбрәк урын бирсеннәр иде.
Хәзер безнең Союз каршында чуваш
язучылары секциясе оештырылды.
Аның белән күренекле чуваш язучысы
Алексей Филиппович Талвир
җитәкчелек итә. Секция Казан,
Бөгелмә, Баулы, Буа һәм башка
районнарда яшәүче чуваш язучыларын
берләштерә.
Тәрҗемә буенча да байтак эш
эшләнгән. Рус классикларының һәм
хәзерге рус язучыларының алтмыштан
артык әсәрләре татарча чыгарылган.
Шулар арасында Лев Толстойның
«Анна Каренина» романы (Мәхмүт
Максуд тәрҗемәсе),
Чернышевскийның «Что делать?» '
романы (С. Фәйзуллин тәрҗемәсе),
Гончаровның «Обломов» романы (Н.
Фәттахов тәрҗемәсе) бар, тугандаш
халыклар әдәбиятыннан Мохтар
Ауэзовиың «Абай» романы (Сәрвәр
Әдһәмова тәрҗемәсе) һәм башка күп
кенә әсәрләр чыкты.
Татар язучыларының әсәрләрен
русчага тәрҗемә итү буенча да шактый
эш эшләнде.
РСФСР Язучылары союзы секре-
тариатының әдәби тәрҗемә проб-
лемаларына багышланган утыры-
шының Казанда уздырылуы безгә
тәрҗемә эшендә күп мәсьәләләрне
ачыкларга ярдәм итте.
Ләкин шунысын әйтергә кирәк:
тәрҗемә эше әле бездә һаман да
очраклы төстә, күбрәк аерым ав-
торларның яки тәрҗемәчеләрнең
шәхси инициативалары нигезендә
алып барыла. Шуның аркасында сш
кына беренче чиратта тәрҗемә ителергә
тиешле әсәрләр чират көтеп торалар, ә
торып-торырга мөмкин булганнары
чыга бирәләр...
Уйлап карасаң, без бит искиткеч
катлаулы, кызыклы һәм бай эчтәлекле
заманда яшибез. Безнең арада
самодержавие строен, беренче дөнья
сугышын күргән, Беек Октябрь
революциясе, гражданнар сугышы
елларын, коточкыч ачлык афәтләрен,
колхозлашу чорын, Сталин шәхес
культының трагедияләрен, Бөек Ватан
сугышы еллары дәһшәтләрен үз күзләре
белән күргән генә түгел, бәлки шул
тарихи вакыйгаларда үзләре катнашкан
буын кешеләре күп. Сугыштан соңгы
төзелеш еллары барыбызның да күз
алдында. Фән өлкәсендә дөньяны
тетрәткән җиңүләрнең иң актив
шаһитлары без. Ә бүгенге
тормышыбыз? Кешелек дөньясын
коммунизмга китерү өчен дөнья
күләмендә барган аяусыз һәм катлаулы
көрәш?
Болар бит барысы да язучы өчен бәя
биреп бетергесез кыйммәтле һәм
кадерле материал, һәм алар безнең
кулда, безнең йөрәктә.
Алда торган бурычларыбыз зур һәм
катлаулы. Аларны конкретлаштыру
төрләре санап бетергесез. Ләкин безнең
өчен бер нәрсә ачык: безнең барыр
юлыбыз билгеле. Әдәбият һәм
сәнгатебезнең төп үсү юлы
Коммунистлар партиясенең яңа
Программасында бик ачык итеп әйтеп
бирелгән: «Халык тормышы белән
бәйләнешне ныгыту, бай һәм күпьяклы
социалистик чынбарлыкны дөрес һәм
югары дәрәҗәдә сәнгатьчә итеп
сурәтләү, яңалыкның, чын
коммунистик күренешләрнең
рухландырырлык гүзәл гәүдәләнешен
бирү, җәмгыятьнең алга баруына
каршылык күрсәтүче бөтен нәрсәне
фаш итү».
Киләчәктә дә заман тарафыннан,
халык тарафыннан, партия тарафыннан
куелган изге бурычларны язучылар
намус белән үтәп барырлар һәм
миллионнар өчен куаныч һәм илһам
чишмәсе булырлык яңа- дан-яңа
әсәрләр иҗат итәрләр.
9.