Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ИСӘННӘР дөнья көтә
Я рты гасыр тормыш иткән кешең Дөнья куйган, киткән дөньядан. Иркен итеп корган чардуганы Сыек зәңгәр төскә буялган.
Үзе белән шушы якты көннең Алып киткән күпме җылысын!.. Ишморат карт тауга күтәрелә Күрер өчен кояш чыгышын.
Аның күңеле гел карчыгы белән: Кич — төшендә, көндез — өнендә:
— Әй, әнкәсе, бергә гомер иттек... Калдырдың бит картлык көнемдә.
Җир өстендә гөләп яфрак яра, Иртә-кичен килеп су сибә.
Кояш шаһит, һәркөн картны күрә, Кабер туфрагына нур сеңә.
Баш очына тополь утырткан карт, Кабер төзәтергә кәс кисәр. Чәчәкләргә көзен кырау тисә, Үрентеләр язын боз тишәр.
Ишморат карт акрын гына тора һәм авылга табан юл ала.
Зират капкасыннан чыккач туктый... Тын инештән кабат су ала.
Авыл өсте иртәнге нур белән Балкып киткән, үрләр алланган. Барлык җан иясе хәрәкәттә, Тормыш сизелә әллә кайлардан.
Чәчәк ача таңда алмагачлар, Яфракчыклар чыкка яшәргән.
Шул кояшта йөзне җылытып кына Ник туксанга хәтле яшәмәм!
Чәчәкләргә бергә сулар сибеп, Бергә яшәүләргә ни җитә.
Тормыш, тормыш, бар җилеңне тоеп Исәннәр дөнья көтә.
85
АК КАЕННАР — САГЫНУ ТӨСЕ
Л^аеннарга көн дә бәйрәмме әллә, Көн дә кия бәйрәм күлмәген.
Ак каеннар кебек ак күлмәгең киеп, Алкаларың тагып килмәдең.
Кояш якты, ак каеннар якты, Бар дөньядан якты бөркелә.
Безнең язмыш — икебезнең кулда, Кавыштырмас безне беркем дә.
Ак күлмәгең — ак каеннар төсе, Күңелем нәрсә сизеп җилкенә?
Каеннарга көн дә бәйрәмме әллә, Көтәме әллә дусты киләсен. Кояш якты, ак каеннар якты, Хыялымда гына көлгәнсең.
Ак каеннар — миңа сагыну төсе, Ак күлмәгең туеңда кигәнсең.
КЕШЕЛӘРНЕ ТЫҢЛЫЙК!
Иңе ярымшарда ракеталар Усал карап торган чагында, — Язын гөлләр бернәрсә дә сизми Бөре ача кояш кочагында.
Ике ярымшарда ракеталар Сыналырга, диеп, юл ала;
Җир йөзенең бер сулышы белән Күпме бала тәүге тын ала.
Ике ярымшарда ракеталар Әзер тора җирдә, күгендә. Җир йөзенең якты көне өчен Өмет сүнми кеше күңелендә.
Ике ярымшарда ракеталар...
Алар көчле, алар телсезләр. Кешеләрне тыңлыйк, нәрсә дияр Ике ярымшарда кешеләр!
БЕЗ ТАРТАСЫ ЙӨКНЕ БЕРКЕМ ТАРТМАС
^5ез тартасы йөкне беркем тартмас, Безнең өлеш — безнең жирәбә.
Казан арты тартты моңы бёлән, Ә син, дускай, чирәм җирләрдә.
Без дөньяга бергә аяк бастык, Урманнардан, бары шушыннан;
Монда күңел иң беренче тапкыр Тальян моңын ншетеп ымсынган.
Көн тудымы — җылы сүз ншетәм, Әйбәт хәбәр килә һәр яктан: һөнәрләрне җиргә багышлагач, Авылдашлар безне яраткан.
Кырлар тартты, тартты хезмәт белән, Таңнан чыктык, чыктык иң элек. Арыш өлгергәндә — рәшә дулкын, Дулкыннарда йөрдек күмелеп.
Без тартасы йөкне беркем тартмас. Безнең өлеш — безнең жирәбә.
Туган җирләр безнең эшне көтә, Хезмәт белән кирәк