Рәшә
VIII
луб дигәннәре урамга кырынрак утырган, манарасы киселгән иске мәчет бинасы икән. Ихатасы-мазары юк, тирә* ягы ап-ак кар яткан буш ялан... Киң генә такыр сукмак, урам юлыннан аерылып, мәчетнең шул яланга караган болдырсыз ишегенә алып бара.
Зөфәр килеп җиткәндә аның тирәсендә кеше-кара күренми һәм хәрә- кәт-тавыш ишетелми иде. Тик бозланып каткан кечкенә тәрәзәләрендә зәгыйфь яктылык, сары тап булып, тонык кына чагыла иде. Концерт инде күптән башланган булырга тиеш.
Зөфәр тышкы ишектән туп-туры тамаша «залына» барып керде. Ягылмаган, ярым караңгы бу «зал» халык белән шыгрым тулы иде. Бик еш итеп тезелгән озын, тар скамьяларда туннан, сырмадан, шәл чорнаган, бүрекләрен батырып кигән, хәтта бияләйләрен дә салмаган хатын- кызлар, яшүсмерләр, бала-чагалар тыгызланып утырганнар. Ара-тирә 'генә олы яшьтәге агайлар һәм карт бабайлар да күренә. Егетләр, ир уртасы кешеләр бөтенләй юк диярлек... Түрдәге тәбәнәк кенә сәхнәнең нәкъ алдында бердәнбер асылмалы калай лампа яна, бары шул гына сәхнә эчен һәм алгы рәтләрне азрак яктыртып тора...
Зөфәр килеп кергәндә сәхнәдә Яруллин, кыңгыраулы гармоней уйна- » та-уйната, фашистлар турында такмак әйтә иде. Шуңа күрә Зөфәргә игътибар итүче дә булмады. Ул стена буйлап кына сәхнәгә таба узды да алгы скамьяның очына гына кысылып утырды.
Яруллин такмагын әйтеп бетерде, ләкин, ни сәбәптер, халык кул чапмады. Зөфәр аптырый калды: нидән бу, әллә ошатмадылармы? Алай дисәң, егет бик матур уйнап, бик дәртле җырлады бит! Халык шылт та итмичә тыңлап утырды. Хәер, моның сере бик тиз ачылды: монда кул . чабу гадәте юк икән, монда артистны киеренке бер җитдилек белән гаять бирелеп тыңлыйлар һәм шунлыктан кул чабуны хәзерге авыр шартларда килешми торган бер уен-балалык дип саныйлар икән... Әгәр артистның чыгышы ошаса һәм аны яңадан чыгарасылары килсә, моны төрле яктан кычкырып, туп-туры үзенә әйтәләр икән... Ярулпин җырлап беткәч тә нәкъ әнә шулай булды, — аз гына тынып торганнан соң, кеше-ләр тойгы-теләкләрен төрле яктан кычкырып әйтә башладылар:
— Рәхмәт, туганкай, рәхмәт!
I Ахыры. Башы 2 нче сайда.
К
15
— Ачтың күңелләребезне!
Кабатла әле тагың бер генә, кабатла!
— Сорыйбыз, сорыйбыз!
...Яруллин бер-ике тапкыр баш иде дә, киерелә биреп — гармоней тартып куйды. Халык шунда ук тып-тын булды. Алар гаҗәп тыйнак, әдәплеләр иде. J
җырлады-*1 aP™cT’ гаРМ0Нена' кушылып, бик моңлы гына бер авыл көен
Борыламын да карыймын
Су юлы миләшенә;
Көтәрмен, бәгырем, карамый
Ятларның киңәшенә.
Коела миләш чәчәге
Чиләккә, суларыма;
Күзләрем алмый карыймын Кайтасы юлларыңа.
Зөфәрнең артыңда гына бер кызмы, яшь хатынмы бик тыелырга тырышып, ләкин тәкате җитмичә иелеп төшеп, үкси башлады. Аңа ияреп тагын кайберәүләрнең ихтыярсыздан сулкылдап куюлары ишетелде. Ә бер олырак яшьтәге хатын йөрәгеннән бәреп чыккан тирән әрнү белән өзгәләнеп әйтеп ташлады;
— Ай, газизләрем! Тилмереп, кан җылап көтәбез шул, көтәбез!
Аңа каршы ниндидер бер агай басынкы тавыш белән акрын-йомшак кына: «Сабыр, килен, сабыр!» дип куйды.
Җыр бетте. Караңгыда утырган халык бер мизгел тып-тын булып торды. Әйтерсең, алар хыяллары белән бу иске мәчет эченнән бик еракка иң кадерле якыннарын, өметләрен, бәхетләрен эзләп киткәннәр иде. һәм гүя әнә шул ерактагы фронтның карлы далаларына, бозлы сазлыкларына, кара урманнарына барып тапкан, кавышкан газиз якыннарыннан аерыла алмыйча, кире бу салкын ялгызлыкка кайтырга кодрәтләре җитмичә утыралар иде.
...Әйе. мондый хәлдә ду килеп кул чабу мөмкин дә түгел иде. Күпмедер вакыт үткәч кенә хатын-кызлар рәхмәтләрен әйтеп, Яруллиннан тагын кабатлавын үтенделәр. Ләкин монда артист белән тамашачылар арасында бик табигый гади генә мөнәсәбәт урнашкан иде. Бернинди артык кысташу, шаулашу юк. Артист кулын күтәрдисә, барысы да шунда ук тыналар, ул ни әйтсә, шуңа берсүзсез риза булалар. Әле дә Яруллинның шаярып кына ялваргандай: «Апайлар, җиңгиләр, минем дә хәлемә әзрәк керегез инде, менә... эһем-эһем, тамагым чистый кипте бит, җитмәсә, безгә монда чиләк белән су да куярга онытканнар... Ләкин сез тыныч булыгыз, мин әле сезгә уйнармын да, җырлармын да... бүген кич безнеке ич!» диюенә каршы хатын-кызлар: «Ярый алайса, ярый, үзеңә кара инде, җаным!» дип шунда ук килештеләр һәм тынып та калдылар.
Хәер бу ару-талуны белмәс артистның сәхнәдән чыгып торган чагы булмады диярлек,—ул бер үк вакытта кемнең чыгасын әйтеп торучы да һәм чыккан берсенә алмаш-тилмәш ике гармоньда уйнап торучы да иде. Хәзер дә менә ул сәхнә түренә таба бер-ике генә адым атлаган булды да кире борылып килеп, үзенең яңа ролен үтәргә тотынды;
Инде кадерле апалар, җиңгиләр, сеңелләр, күңелләрне дә бер ачып җибәрик, башлар күтәрелә төшсен!.. Яшь артистларыбыздан Асия Биктимирова белән Зөбәйдә Саттарова. Төрле халык биюләре... Башладык!
Сәхнәнең ике як кырыена эленгән иске чүпрәкләр артыннан берсе авыл кызы, икенчесе авыл егете булып киенгән биючеләр йөгереп чыктылар Башта куышып китеп, аннан кара-каршы торып, тыпыр-тыпыр бии дә башладылар. Бусы татарча булды. Шуннан соң, киемнәрен алыштыр
16
мыйча гына, егете бөеренә таянып, кызы иңбашын уйнаткалап һәм бармак шартлаткалап, икесе дә «ысс... ыс» дигән сәер бер тавыш чыгарып башкортча биеп күрсәттеләр. Бусы да матур-шома гына килеп чыкты’ Моңардан соң алар, чүпрәк артына яшеренеп кенә, берсе, алъяпкычың салып, яулыгын косынка итеп бәйләп, икенчесе, тиз генә камзулы белән түбәтәен ташлап һәм башыңа фуражка каплап чыктылар да, тузанлы идәнне бик яман дөбердәтеп, «эх. эх!» дип кьикыра-кычкыра биергә тотындылар. Бусы инде русча «Барыня» иде.
Яшь артистлар халыкның сораганын көтеп, кыстатып тормадылар,' ____ *
бөтен «репертуарларын» бер тоташтан күрсәтеп бирделәр, һәм чыннан да кәефләрне беркадәр үзгәрттеләр дияргә ярый; тамашачыларның йөзләре яктыра төште, күзләрендә дәртсыман нәрсә кабынды, хәтта биючеләр куптарган тузаннан клуб эче дә ничектер җылыныбрак киткән төсле булды.
...Биючеләрдән соң сәхнәгә, ниһаять, Рәшидә чыкты. Зөфәр бөтен игътибарын биреп, йотлыгып караган хәлдә аны каршы алды һәм, ул сәхнәдән чыгып киткәнчегә чаклы, инде аңардан күзләрен аера алмады. Шушы минуттан барысы да—караңгы, салкын клуб эче дә, янәшәсендә генә тыгызланып утырган тамашачылар да, хәтта гел күз алдында селкенеп торган Яруллин да аның өчен югалган кебек булды.
Рәшидәнең өстендә киң итәкле, тар җиңле, ябык якалы кара-зәңгәр озын күлмәк иде. Бу күлмәк аның билен бик нечкә, күкрәген тулы, иңбашларын йомры итеп күрсәтә иде. Әйтәсе дә түгел, артистка, ябыклыгына карамастан, нәфис-сылу гәүдәле иде, — Зөфәр иң элек менә шуңа игътибар итте. Аннары бераздан ул чын гаҗәпләнү белән тагын шуны күреп алгандай булды: әлеге төрле хисләр чагылышы артистканың тиз үзгәрүчән ак йөзендә генә түгел, гүя менә сылу гәүдәсендә дә сизелә кебек, ничектер менә гәүдәсе дә аның хис белән тулы һәм һәрбер хәрәкәтеннән моны тоеп була кебек иде.
Менә ул җиңел генә атлап сәхнәнең кырыена ук килеп басты. Өшүдәнме, дулкынлануданмы иңбашларын җыерып куйды, башын текә генә күтәреп, асылмалы лампага карап алды, аннары гадәтенчә туп-туры төбәлеп, шылт та итмичә көтеп утырган халыкка беравык карап торды, бары шуннан соң гына борыла төшеп һәм башын чак кына кагып, Яруллинга ишарә ясады.
Яруллин кычкырып: «Татар халык көе Тәфтиләү!» диде һәм утырып, зур баянын акрын гына суза башлады. Рәшидәнең күзләре берьюлы уйчанланып, ничектер эчкәре киткән кебек булды, йөзенә моңсу җитдилек чыкты—һәм менә һичкемне, һичнәрсәне күрмәс булып, саф, нечкә тавыш белән җырларга тотынды... «И мөкатдәс, моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?» ...Бу көйнең моңын һәм бу сүзләрнең мәгънәсен телдән генә әйтеп биреп булырлык түгел иде. Бу көйгә, бу сүзләргә бөтен бер зур халыкның гүя барлык йөрәк зары, саф вөҗданы, ачы нужасы, авыр хезмәте, кара бәхете, якты өмете, кырлар ы-яланнар ы, та улар ы-урм аннары, күлләре-сулары, сандугач-былбыллары, караңгы көзләре, язгы таңнары — барысы-барысы бергә җыелган, бергә үрелгән, бер киң дәрьяга әверелеп ага да ага иде... Тамашачы да гүя менә шуның дулкыннарында тирбәлә-тирбәлә агып китте. Барысы онытылды, барлык фани уйлар «дөнья читлегеннән» каядыр бик биеккә, бик еракка очты... Җырның беренче сүзләре үк инде тамашачы күңеленең иң нечкә кылына барып кагылды, исертте-сихерләде һәм күпләрнең күзләреннән, үзләре дә сизмәстән, җылы яшьләре агып төште. Бу гади елау түгел иде, бу күңелләр төбеннән күтәрелгән бик изге, бик кадерле олы бер хиснең саф чишмәдәй саркып чыгуы иде.
Җыр беткәч тә кешеләр өнсез калгандай, һич селкенмичә, тып-тын утырдылар. Рәхмәт белдереп, яңадан кабатлауны сорап кычкыручы бер генә кеше дә булмады, хәер, бу кирәкми дә иде. Шушы өнсез утыру,
шушы яшьтән чыланган йөзләр һәм сихерләнгәндәй җырчыга хәрәкәтсез төбәлгән күзләр барысының да күңелләре ни белән тулганын бик ачык әйтеп тора иде... һәм Рәшидә, көчле алкышка рәхмәтен белдергәндәй, аларга яктырып елмайды, хәтта аз гына башын да иеп куйды. Ул әле җырлаячак иде, дәртләнеп, шатланып җырлаячак иде.
...Яруллин торып «Юксыну» диде, һәм кире утырып, баянының нечкә телләренә басып кына тавыш бирде. Рәшидә яктыга үрелгәндәй йөзен күтәреп, бөтен сыны белән алгарак омтыла төште һәм уң кулын күкрәгенә якын китереп, шуннан сосып алгандай тирән сагыш-мон белән җыр- л1|й башлады:
Күз карашым нинди уйчанланды, Син беләсең микән, юк микән? Син киләсе юлдан күзем алмый Сине көтәм, иркәм, кич-иртән.
Бу — соңгы вакытларда гына халык арасына таралган һәм бик тиз арада күңелләрне биләп алган җыр иде. Көе аның композиторныкы, сүзләре — шагыйрьнеке, әмма халыкның үз иҗаты шикелле телдән- телгә күчеп, бөтен җирдә җырлана башлаган иде. Вакытның рухын, кешенең күңеленә тулганын әйтеп бирә белгән җыр гына мондый бә-хеткә ирешсә ирешә торгандыр...
...Менә хәзер дә Рәшидә авызыннан чыккан «Юксыну» тыңлаучыларга аларның үз юксынуы, үз сагышы, үз зары булып ишетелде. Бердән алар җырга йотылдылар, бары бер кодрәткә — бер исерткеч тойгыга буйсынган шикелле җырчыдан күзләрен аера алмыйча, аның һәр сүзен аңлап, йөрәкләреннән кичереп утырдылар. Хатын-кызлар арасыннан тагын кайберәүләре, сагыш белән тулы күңелләре чайкалып түгелгәндәй, тәкатьсез дә н үкси башладылар.
Хәтта Зөфәрне дә бу җыр тетрәтмичә калмады. Дөрес, аның юксыныр кешесе юк иде, сугыш китергән михнәт-газап аның күңеленә авыр таш булып ятмаган иде, әмма шулай да янындагы кешеләрнең тирән кичереше аңа да.күчте булса кирәк,— бер ара бугазы төбенә каты төер килеп тыгылды. Ләкин бу төерне ул пи^ек тә йотарга тырышты, чөнки бу минутта Рәшидәнең акрын гына кыймылдаган тулы иреннәре, тирән илһамлану белән балкыган йөзе, аз гына дымланып каядыр еракка төбәлгән күзләре аның өчен үзе бер җыр, үзе бер сихер иде.
,..«Юксыну»дан соң «Туган мл», «Хатлар язам», «Сибелә чәчәк», «Яз да була», «Арча», «Шомыртым», «Эрбет», «Фирдәвескәй», «Сания»—берсе артыннан берсе агылып кына торды. Рәшидәнең бу кадәр армый-талмый җырлавы гаҗәп иде. Киресенчә, яңа җыр башлаган саен үзе ул ничектер рухлана, дәртләнә, ә тавышы отыры көчәя, иркенәя барды. Инде соңгы җиңел җырларга күчкәч, ул, тәмам канатланып киткәндәй, иңбашларын җиңел генә уйнатып, тибрәнеп, талпынып җырлады, һәр җыры аның тыңлаучыларны беткәнче биләп алды; моңландырды да, уфтандырды да, кабындырды да һәм күз яше аша көлдерде дә ул аларны!
Иң соңгы җырын аеруча бер ялкынлану белән башын артка чөя биреп, кулларың җәеп, аяк очына күтәрелә төшеп җырлап бетерүгә, Рәшидә үзе дә исереп киткәндәй чайкалып куйды һәм күзләрен йомып, кулын маңгаена куеп, беравык хәрәкәтсез калып торды. Шул чакта халык аны рәхмәт-мактау сүзе белән күмеп ташлады:
— Яшә, чибәркәй, мең яшә!
— Безнең сынык күңелләребезме юаттың-куандырдың, рәхмәт төшсен үзеңә!
— Былбыл да син — син дә былбыл икәнсең!
— Безнеке кебек сугыш кырларында йөргән ярың булса, исәң-.сау кавышырга насыйп итсен!
2. .с. Ә.' № з.
17
18
Рәшадә-сискәнеп уянгандай күзләрен ачты, ни ишетәм дигән төсле- бер мизгел аптырап-югалып торды, аннары кичерү сорагандай нәүмиз генә елмаеп, ике кулында күкрәгенә куеп, халыкка кат-кат башын иде... һәм иң соңгы минутта гына, әллә сөенечен аңлатырга теләп, әллә бүтән бер серен сиздерәсе килеп, ул нурлы күзләре белән Зөфәргә ничектер җылы-якын да, аз гына хәйләкәр дә итеп карап алды. Бу караштан Зөфәр тагын эсселәнеп китте, тагын, ни уйларга да белмичә, аптырап калды.
...Концерт бетте. Халык, тар скамьялардаи торып, акрын гына тарала башлады. Бер төркем кызлар, турыдан гына атлап сәхнәгә, артистлар янына менделәр. Колхоз председателе, карсак буйлы, зур башлы Шәй-' хулла абзый, Яруллин янына барып аның кулын кысты, ә Яруллин аңа кызып, кулын болгап нидер сөйләргә тотынды.
Зөфәр, халыкның чыгып беткәнен көтеп, стена буенда ялгызы уйчан гына басып торды. Бик гаҗәеп һәм бик көчле тәэсир калдырды бүгенге концерт аңарда... Әлбәттә, Казанда аның сирәк-мирәк кенә концертларда булгалаганы бар иде, әмма моның кебекме гомерендә һич күргәне юк. иде. Дөресен генә әйткәндә, сәнгатьнең нинди зур кодрәткә ия булуын ул бары менә шушы салкын, караңгы, иске мәчет эчендә генә күрде, аңлады, хәйран калды... Юньләп исемнәре дә билгеле булмаган, болай карап торырга йолкыш кына дүрт артист халыкны нишләтте? Гаҗәеп бит бу, гаҗәеп!.. Халык гүя ач булуын, ялангач булуым, нинди авыр михнәттә яшәвен тәмам онытты; елады, көлде ул, һәм иң гаҗәбе — тирән рухи бер канәгатьләнү алып, гүя эчләренә тагы да зур сабырлык, чыдамлык, батырлык җыеп таралды ул!.. Инде кайткач, һәркай- сы коры чәен, иписез бәрәңгесен тыныч кына ашап-эчеп ятачак. Менә, нишлисең, рәхимсез сугыш китергән нужаны күтәрер өчен һәм сыгылып төшмичә яши-эшли алыр өчен кайчагында кешегә үзебезнең җыр, гади халык җыры да искиткеч зур көч-кодрәт бирә икән.
...Зөфәр өчен бу һич көтелмәгән-уйланмаган ачыш иде һәм иң әһәмпятлесе — акыл белән генә ирешелгән булмыйча, Рәшидә кыяфәтендә күңеленә кереп утырган, йөрәгеннән кичкән ачыш иде.
...Кайтырга чыктылар... Чат аяз күктә түп-түгәрәк һәм ап-ак тулган ай тора. Шундый якты-якыи ул, — өстендәге әлеге көянтә-чиләкле кызны хәтерләткән күксел шәүләсе ап-ачык күренә һәм, бик теләгәндә, шуңа ничектер менә барып җитеп булыр иде кебек тоела... Шыгырдап торган коры салкын... Авыл өсте зәңгәрсу-якты... Чатнап бүрәнә шартлаганы ишетелеп кала... Салкын тешкә тия, өскә сылаиа, әмма эчкәре үтәргә бик ашыкмый кебек... Атлавы җиңел, аяклар узләреннән-үзләре йөгерергә торалар.
Алдан өч артистканы озатып, кызлар төркеме китте. Алардан бер илле адым арттарак калып, Яруллин, колхоз председателе һәм Зөфәр шагыр-шогыр атлыйлар... Яруллин бияләе белән авызын каплабрак, председательгә бертуктаусыз сөйләп бара (клубта ук башланган сүзнең дәвамы булса кирәк):
— Анысы шулай инде аның, Шәйхулла абзый... Халык канәгать булып калса, безнең өчен дә зур шатлык ул, конечно... Артистны шул яшәтә, шул йөртә бит инде. Так что ул яктан без үзебез дә бик канә- гатьбез... Ну шулай да, Шәйхулла абзый, син — председатель, ә. мин шушы кызларны ияртеп, аларга баш булып йөрүче бер кеше: давай, ачык кына сөйләшик әле. Тыйнакланып, оялып тора торган чак түгел. ГаеТГ итмә! Озын сүзнең кыскасы, син инде безне, абзый кеше, коры рәхмәт белән генә сыйлап җибәрмә, ярыймы!
Председатель бияләй сырты белән бәсләнгән мыекларым сыпырып куйды.
— Нишләп коры рәхмәт кенә булсын! Түлибез дидем ич, иртәгә акчасын сполна алырсыз.
2* 19
— һәй, Шәйхулла абзый, мигә инде гори аңламаган булып кыланасың? Ул хактамыни сүз? Акча, имеш! Ә беләсеңме, артистның шушы концерт өчем алган акчасы, Казанга кайткач, бер кателүк бәрәңгегә дә җитми бит. Шуның өчен өшеп-катып, ачлы-туклы йөрсенмени ул?
Шәйхулла абзый нигәдер җавап бирмәде, Яруллин да бераз дәшмичә барды... Артистларны бәхилләтү мәсьәләсе хәзер генә булып үткәй бик күркәм эшнең шактый күңелсез ягы иде, билгеле... Ләкин, моның шулай булуына Зөфәр бер дә гаҗәпләнмәде, район тирәсенә чыккан һәрбер кешенең ничек тә азык табарга тырышуын ул бик яхшы белә иде, шуңа күрә Яруллинның да «теләнүен» бик хаклы дип тапты һәм аны яклыйсы килде.
— Әйе, халыкка мондый зур хезмәт күрсәтүчеләрнең бәясен белергә кирәк, — диде ул, җитди генә. — Колхозның келәте бөтенләй бушап калмагандыр әле, Шәйхулла абзый, саранланып тору килешмәс!
Шәйхулла абзый авыр гына сулап куйды:
— һи, туганнар, булса, кем саранланып торыр иде... Барысын да биреп бетердек бит, барысын да кырып-себереп... Үзегез дә беләсез хәлләрне... Дөрес инде, сезнең кебек тансык кунакларны буш кул белән генә озату килешеп бетмәс, анысын үзем дә уйлаган идем уйлавын, тик әле безнең крестьян гадәтен беләсез — алдан кычкырырга яратмый ул... Ярый, хәерле булсын, кәнсиртегез бик ошады, бәхилләтми ярамас. Түл- ке он өмет итмәгез, он юк, иллә мәгәр ит-майдан бераз күчтәнәч куярбыз.
— Менә рәхмәт, Шәйхулла абзый! — диде Яруллин, бердән җанланып. — Безгә ни генә бирсәң дә бата, талымланып тормыйбыз, рәхмәттән башка сүз юк, вәт шул! Тик син гаеп итә күрмә инде, яме? Нишлисең,, положение!
— Беләм, туган, беләм! — диде председатель, башын кагып.
Артистлар төшкән йорт каршына килеп туктадылар. Бу суыкта озак басып торырлык түгел иде, Шәйхулла абзый ике куллап бүреген батыра төшеп, китәргә җыенды.
— Элекке чак булса, болай гына аерылышмас идек, әзер табынга кайтып, бераз чәйләп-мәйләп утырыр идек тә бит ни, үзегез әйтмешли, плажеиья! —диде ул, көлемсерәп. — Ярар, соңгы очрашу булмас әле, иминлек кенә кайтсын!
— һии, дошманны җиңгәч — иминлек кайткач, балда-майда йөзәрбез әле, Шәйхулла абзый!
— Алла бирсә! Ярар, хәзергә хуш иттек!
— Хуш, Шәйхулла абзый, хуш!
Председатель китеп баргач, Яруллин өйгә керешли, Зөфәр алдында махсус акланырга теләгәндәй, ашыгып әйтеп куйды:
— Саран, чукынган карт! Сорамасаң, үзе белеп бирәсе түгел. Ә соңыннан кызлар мине битәрләргә тотынырлар. Үзем өчен генә булса, сорап та тормас идем.
Зөфәр моңа каршы бер сүз дә әйтмәде, — егетнең хәйләсе бик өстә ята, шуңа күрә эченнән генә тынды.
Алар өйгә килеп кергәндә, кызлар өсләреннән салганнар, зур калай тазга яньчелгән җиз комганнан бер-берсенә җылы су коеп, кулларын юып торалар иде. Өстәлгә киҗеле ашъяулык ябылган, тәлинкә-кашык- лар һәм түп-түгәрәк бөтен бер икмәк куелган иде.
Егетләр, дә чишенеп ташладылар, кулларын юдылар, аннары барысы да өстәл янына уздылар. Яруллин утырмыйча ук кулына тизрәк пычак алды.
— Каяле, ипекәйне, күкрәккә терәп, үзем телим әле булмаса,— диде ул, изге бер эшкә тотынгандай тантана белән.
Ә кызларның берсе, балаларча түземсезләнеп, кулын чәбәкли башлады:
20
— Әбекәй безне ни беләндер сыйлый, ни беләкдер сынлый. Сизәсезме. исе таралган! Әллә каз маенда пешкән ботка инде.
Казан янында торган әби сабыр гына елмаеп:
— Әз генә түзегез, кызлар, әз генә, — диде. — Хәзер белерсез-.
Зөфәр барысыннан соң гына өстәл янына килеп утырды. Ничектер үзлегеннән акын, урыны тагын Рәшидә белән янәшә туры килде. Гүя менә язмыш үзе алар турында кайгыртып кына тора диярсең!
Яруллин һәм кызлар ипи телемен тозлап ашарга да тотындылар. Тик Рәшидә генә сузылмады.
— Туктагыз әле, нигә коры икмәккә ташландыгыз?—диде ул.— Яруллин, безнең бит маебыз булырга тиеш.
— Ә, нйе, мие, — диде Яруллин һәм, тиз генә торып, бер бәләкәй капчыктан ике төргәк алып китерде. Берсе аның кәгазьгә төргән атланмай кисәге, икенчесе — чүпрәккә төргән дуңгыз мае (шпиг) булып чыкты. Ләкин атланмай шакылдап туңган, пычак та үтәрлек түгел иде... Ә шпиг туңмаган, Яруллин аны вак кына телемнәргә кнекәләде.
— Менә инде, кызлар, телисезме-юкмы, шушы тырышып чаба торган хайванны авыз итеп карыйсыз. Коры икмәк кенә үтмәсә, конечно...
Зөфәр дә чемоданнан үзенең азыкларын — зур гына кисәк пешкән итен, савыты белән маен, кап белән шикәрен чыгарып, өстәл уртасына куйды.
— һу, болан булгач, лафа!—диде Яруллин, кулларын угалап.— Бүген туп итәрлек сый бар икән бездә...
Кызлар чыркылдашып көлеп җибәрделәр — аларның кәефләре ни сәбәптәндер бик күтәренке-иде, юктан да көләргә генә торалар иде. Зөфәр исә нигәдер кызара төшеп, бары елмайган булды.
Шул арада Мәликә әби өстәлгә олы табак белән аш китереп куйды. Яруллин шунда ук кашык тыгып аны бутал карады.
— Өйрә! Валлаһигазим, өйрә! Җитмәсә, каз өйрәсе!
— Боты миңа, боты миңа! —диде әлеге түземсез кыз, сикергәләнеп.
— Синең үз ботың да бик шәп! — диде Яруллин аңа.
Кыз авызын сузып кына: «һи, оятсыз!» дип куйды, бер мәлгә нәүмизләнен калды, ләкин чынлап ачулана белмәде тагын; дөрестән дә бала табигатьлерәк иде бу түгәрәк битле, яшькелт-соры күзле биюче кыз... Ә Яруллин, аңа һич игътибар итеп тормастан, гаҗәпләнеп шаулый бирде:
— Юк, чыннан да нинди күк капусы ачылды соң әле бүген безгә, әбекәем,ә?
— Менә дәү абыегыз сезнең өчен .тырыштырды инде, — диде карчык, күзе белән генә Зөфәргә ишарәләп. — Аның сые бу, рәхим итегез!
Барысы да Зөфәргә беркадәр аптырап та, һәм шуның белән бергә ихтыярсыз куанып-яратып та карадылар. Рәшидә исә аеруча бер дикъкать һәм җылы соклану белән аңа бөтенесеннән дә озаграк карап торды шикелле... Кызның янәшәсендә генә кырын утырган Зөфәр бу карашны бик ачык тойды, әмма тынычлыгын сакларга һәм мәсьәләне уенга әйләндерергә тырышып:
— Барыгыз да ашыгып чыгып киттегез ич!—дигән булды. — Шулай итеп, теләсәм-теләмәсәм дә, әби белән эшне миңа җайларга туры килде... Рәхмәтебезне аңа әйтик, югын бар итеп дигәндәй, әзерләде менә.
— Рәхмәтебезне икегезгә бүлеп бирәбез, шулай дөресрәк булыр, — диде Яруллин, урыныннан торып. — Йә, кайсыгыз соса башлый?
— Үзең инде, үзең, — диделәр кызлар.
— Бисмиллә, алайса! Тотыгыз тәлинкәгезне, кем, Зөфәр иптәш, шулай бит әле?
Зөфәр башын кагып кына раслады да, Рәшидәнең тәлинкәсен алып сузды. Рәшидә «кирәкми» дигәндәй тәлинкәсенә үрелеп куйды, ләкин бер сүз дә әйтмәде.
21
— Эһем, эһем! — дип тамак кыргалады Яруллин. — Бусы да бик дөрес!
Бер уңайдан ул калган кызларга, шуннан соң гына Зөфәргә һәм үзенә аш салып чыкты. Шул чакта Зөфәр күптән күңелендә булган бер нәрсә хакында уйлап алды: тәкъдим итсәм, килешерме-юкмы, Рәшидә ни дияр? Аннары икеләнебрәк кенә әйтте:
— Беләсезме нәрсә: без инде гол килгән кешеләр, өшедек тә, ачыктык та, әллә, мин әйтәм, аш алдыннан аппетит өчен генә, теге ни, шифалы суны кабып алабызмы? Ничек уйлыйсыз?
Шунда ук күбесе сүзнең нәрсә турында барганын төшенеп алсалар да бер мәлгә аптырашып калдылар. Бу алар өчен хәзерге шартларда артык дәрәҗәдә көтелмәгән бер тәкъдим иде. Яруллинның күзләре берьюлы түгәрәкләнеп китте, ә теге кыз чын гаҗәпләнү белән ашыгып сорады:
— Нинди шифалы су ул, абый?
— Улмы?.. Ул ни... спирт, чеп-чиста спирт... бераз гына бар иде.
— һии, агай-эне! — дип кычкырып ук җибәрде Яруллин, бөтен бите- күзе белән чәчеп. — Сорап торасың тагын!.. Чыгар үзен, чыгар, дустым! Нәкъ инде менә шул зәм-зәм суы гына җитми иде безнең бу табынга... — һәм ул учына төкереп, кулларын угалый да башлады.
— Син шауламале! — диде Рәшидә аңа, тавышын әкренәйтеп.— Әбидән яхшы түгел.
— Рәшидә, май кап!
Зөфәр торып, пальто кесәсеннән флягасын алып килде. Анда юлчыларга эчергәннән соң калган яртыдан күбрәк спирт бар иде әле... Әбидән «дару эчәргә» дип, чокыр һәм бер чүмеч салкын су сорап алдылар.
...Эчүне дә тагын Рәшидәдән башладылар. Зөфәр чокырга яртылаш спирт салды, Яруллин су белән тутырды. Рәшидә, «куркам» дип, җилкәсен генә җыерып куйды, ләкин карышып, кыстатып тормады. Әбинең кече якка узганын көтеп алды да, тиз генә чокырны күтәреп, беткәнче эчеп тә җибәрде... Ул чыраен сытмады, тик авызын ача төшеп, сулыш алмыйча торды, күзләренә мөлдерәп яшь килде һәм, ниһаять, ике куллап йөзен каплады...
Калган кызларга да шулай салып бирделәр. Бик батыраеп эчкән булдылар кызлар, ләкин эчүгә, кармак йоткан балык шикелле, сынсыз калдылар. Берсе хәтта «аһ!» дип тә куйды.
Яруллинга инде Зөфәр чокырны тутыра язып салып бирде. Артист, эчүнең югары классын күрсәтергә теләп булса кирәк, спиртны су кушмыйча гына бик тыныч кыяфәт белән эчеп җибәрде. Шунда ук чүмечкә капланды, чәчи язды, бөтен бите җыерылып килде һәм, борыны пешкән мәчедәй «пырых-пырых» .итеп, башын чайкап торды... Кызлар бөгелә- сыгыла, шаркылдап көләргә тотындылар.
— Утлы күмер йоттыңмы әллә, Яруллин абын-ый!
— Ничева!— диде Яруллин, сер сынатмаска тырышып, һәм кулы белән битен бер сыпырган иде — иске кыяфәтенә кайтты да куйды
Артистның «пешүеннән» файдаланып, Зөфәр үзенә чокыр төбенә генә салды да, шуны тиз генә су белән тутырды... Кызлар көлешеп туктагач, ул чокырын күтәреп, башлыча Рәшидәгә ымлап, ләкин барсына да әйткән төсле итеп: «Сезнең саулыкка, кызлар!» диде дә ашыкмыйча гына эчеп бетерде... Шушы кечкенә нәрсә дә аның авторитетын кызлар алдында тагын да күтәрә төште: әйе, әдәпле дә ул, игътибарлы да ул, үзен әнә ничек тота да белә, эчә дә белә... Кыскасы, сабыр, тыйнак һәм б.ик акыллы булырга тиеш бу зур, таза, юмарт абый!
...Фляга төбендә аз гына калганын Зөфәр Рәшидәгә салмакмы булган иде, ләкин йөзе мәк чәчәгедәй кызарып, кечкенә күзләре томаланып киткән Рәшидә ике кулын берьюлы'күтәреп каршы төште:
— Юк, юк, кирәкми!
22
Хәер, кызларга инк җиткән иде, ач карынга эчкән ярты гына чокыр спирт аларны кинәт кенә исертте дә куйды. Шулай итеп, калганын Яруллин кыстатмыйча гына эчеп бетерде.
...Бер тын каз өйрәсен бик тәмләп, йотлыгып ашадылар. Тәлшнсәлә- ре ялт иткәч, тагын өстәп салдырдылар. Көне буе үт җыен буш яткан һәм спирттан котырынып киткән ач карын һич кенә туя белмәс кебек иде... Тиз арада зур табакны «каплап» куйгач, Яруллин, икмәк белән шпигын «бөгә» башлады, кызлар тарсынып кына булса да Зөфәрнең итен капкаларга тотындылар. Тик Рәшидә генә һаман тыелып маташты. Зөфәр аны гел кыстый торды, ахырда үзе бер кабырганы алып, аның кулына тоттырды.
— Менә бу кызларга ярый, ичмасам!—диде Яруллин, авызы тулы килеш. — Ату бот. имеш!
— Белмисең икән шул,—диде Рәшидә, сынар кашын гына сикертеп. — Кызларга канат бирәләр.
— Нн өчен канат?
— Тизрәк кияүгә китсен өчен.
— Ә-ә! Ну белмим, канат түгел, пропеллер куйсалар да тиз генә китә алырсызмы икән, ай-һай! Җәтмәдәге балык төсле сөзелеп калдыгыз бит.
Кызлар дәртсез генә көлештеләр, ә Рәшидә ваемсыз гына әйтел куйды:
— Насыйбы табылыр әле.
Шушы сөйләшүдән күпмедер соңрак Зөфәр үзенең беләгенә Рәшидәнең, әллә юри, әллә ялгыш кына, иңбашы белән терәлеп торуын сизеп алды. Кинәт кенә егетнең йөрәгенә җылы кан йөгерде, бик рәхәт булып китте ана... Менә шулай озак кына терәлеп, дулкынландырып торуын теләде ул аның... Үзе исә, гүя якын ук килгән асыл кошны куркытмас өчен, артык хәрәкәт ясаудан тыелып, тик кенә утыра бирде.
Әби өстәлдән тәлинкә-кашыкларны җыеп алгач, чәшкеләр китерде, Шәйхулла абзый җибәргән бер йомарлам майны да китерде, аннары кайнап торган самоварны китереп куйды... Әбинең үзен дә чәйгә утырттылар. Сөйләшә-сөйләшә чәй эчәргә тотындылар. Кәефләр яхшы иде, тамак туеп, күңелләр көрәеп, хушланып киткән аде. Сүзнең төрлесеннән гәп күп булды. Зөфәр бүгенге концертны искә төшереп, артистларны, аеруча Рәшидәне мактады. Шушындый авыр бер вакытта халыкның җырны, уенны искиткеч яратуына чынлап гаҗәпләнүен әйтте. Монын сере нәрсәдә икән диде.
— Халыкта тормышка мәхәббәт бик зур, менә аның сере нәрсәдә, — диде Яруллин, мәгълүм бер хакыйкатьне әйткән төсле өзеп кенә.
— Яхшы, шулай да булсын, ләкин бит җыр тыңлап утырыр өчен кайгы-хәсрәт, авырлыкларны онытып торырга кирәктер, минемчә.
— Җыр үзе инде барысын да-оныттыра ул.
— Ә минемчә, болай ул, — диде Рәшидә, уйланып кына; — җыр, бәлки, оныттырмый да торгандыр, хәтта кайгы-хәсрәтләрне көчәйтеп тә җибәрәдер. Җырның шундыйлары да бар бит. Мин иңде аны үзем беләм. Ләкин иинди генә җырны алма, ул барысыннан элек кеше күңелендә тормышка мәхәббәт уята, кешедә яшисе килү теләген көчәйтә... Шулай булгач кеше, җыр тыңлаганда, кайгы-хәсрәтне дә ничектер менә татлырак итеп кичерә, җыласа, күз яше дә аның ул хәтле әче булмый һәм барыбер җиңеләеп кала. Бүген мин менә «Тәфтиләү»не җырладым, «Юксыну»ны җырладым, ә халык миңа: «Рәхмәт, кызым, күңелләребезне бушаттың, хәсрәтләребезне җиңеләйттең!» — дип кычкырды. Нигә, дөрес түгелмени?
— Дөрес, бик дөрес! — диде Зөфәр, Рәшидәнең фикеренә кушылудан бигрәк* яның ягымлы һәм гади итен сөйләвенә сокланып.
— Туктагыз әле, менә әбидән сорап карыйк, әби нәрсә әйтер бит зле, — диде Яруллии. — йә, әби, чын дөресен генә әйтеп бир үзләренә!
23
— Ни әйтим мии, — диде әби, кыюсыз гына елмаеп, аннары бераз уйланып торды да өстәп куйды: — Авыл кешесенең юанычы ни шул җыру инде, белеп сөйлисез.
Рәшидә шатлыгыннан кулын чәбәкләп алды:
' — Бик тә дөрес сүз таптый, әбекәем! Әйе, юаныч шул, юаныч!
— Хуш, мин дә килешәм моның белән, — дигән булды Яруллин, киерелә биреп. — Әмма шулай да мәсьәләгә икенче яктан да килеп карыйк. Әйт әле, әби, ничә малаең Гитлерга каршы китте?
— Өчәү... өчне озаттык.
— Ә бабаймы озатмадыңмы?
— Бабайларга чират җитмәде бит әле, — диде әби, Яруллинга туры һәм мәгънәле геиә карап.
Кызлар ихтыярсыздан көлешә башлаганнар - иде дә, ләкин нидер сизенепме, әллә килештермичәме, шунда ук тынып калдылар,
— Сөйләшә белмисең, Яруллин! — диде Рәшидә, коры гына, аннары үзе әбидән йомшак кына сораша башлады: улларыңнан хат-хәбәр киләме, исәннәрме, өйләнгән егетләр идеме, алар өчен бик кайгырып, ут йотып тормыйсызмы; картың кайда, исән-саумы, колхозда эшлиме- юкмы?
Карчык татар хатыннарына хас бер тыйнаклык һәм сабырлык белән, самовар борыны өстеннән бармагын йөртеп, һәммә сорауларга да ашыкмыйча тыныч кына җавап биреп утырды: әйе, уллары хәзергә, аллага шөкер, исән-саулар, хатлары килеп тора, тик Волгоград янындагы кече улыннан гына менә бер ай инде хат-хәбәр юк, шуңа бик пошынып торалар; улының зурысы гына өйләнгән егет икән, калган икесен өйләндерергә өлгермәгәннәр... Нишлисең инде, түзәсең, уфтанмаска тырышасың, — ил белән килгән афәт ич!.. Тик явыз дошманның тизрәк муены ■сынсын иде дә балалар кайтып, күзгә күренсеннәр иде — көн-төн ялварып теләгән, өмет иткән нәрсә шул гына инде, шул гына!
Картымы... карты болай ару әле, аяк-кулы таза, каравылда тора, төннәрен колхоз амбарларын саклый...
— Ходай җан биргәнгә юнь бирә, —диде әби, кыскача хикәясен шулай уфтанусыз, тыныч кына тәмамлап. — Көн итү бик авырга калса да барына шөкер итеп торабыз әле, мондый чакта зарлану язык булыр, нишлисең и иде!
Шушының белән табын янында гомумән сүз бетте. Әбидән ишеткән, тормышның үзе кебек чын, гади, ләкин эчке киеренкелек, тирән мәгънә белән тулы сүздән соң хәзер инде бүтән нәрсә хакында гәп сатып яки шаулап-көлеп утыру килешми дә һәм кирәксез дә иде. Аннары вакыт та бик соң иде, ашагач-эчкәч авырайтып та җибәрде, гаять талчыккан тән һәм арыган баш, утырган җирдә үк калгып китеп, йокы сорый баш- .лады... Шуңа күрә кунаклар, артык сүз озайтып тормыйча, әбигә зур рәхмәтләр әйтеп, өстәл тирәсеннән кузгалдылар. Яруллин, бая ычкындырган дорфалыгын төзәтергә теләп булса кирәк, әбинең аркасыннан кагып, сөеп алды:
— Мәликә әби, җаным, бездән сиңа бер генә теләк: өч улың да тя^-таза килеш кайтып, синең шушы кечкенә гәүдәңне киң күкрәкләремә кыссыннар, яме!
Әби көлгәндәй итте, ләкин кинәт күңеле тулганга күрәме акрын гына: «Рәхмәт, улым!» диюдән башка сүз әйтә алмыйча, күзләрен йом- галап, башын гына кагып куйды.
Инде кемнәр кайда, ничек яту турында кайгырта башладылар. Өйнең зур ягында бер геиә агач кровать тора иде. Кече якта сәке бар икән, менә барлык урын шул гына иде. Ләкин аптырап калмадылар. Иң элек Яруллин мич башы белән кызыксынды: сыеп буламы, әгәр сыеп булса, аның өчен мич башыннан да рәхәт урың юк. Ул шунда май кебек эреп, изрәп йоклаячак.
24
Ике биюче кыз кече яктагы сәкегә ятарга булдылар. Зөфәргә кроватьны тәкъдим иттеләр, ләкин ул анардан баш тартты: өн бик җылы, мин эссене бер дә яратмыйм, толыбымны җәеп, идәндә генә ятам, диде ул... Шулай итеп, кровать Рәшидәгә калды. Дөрес, башта ул кызлар белән сәкегә ятмакчы <иде, ләкин анда, карчыкның савыт-сабалары да торганга күрә, өч кеше өчен тыгызрак булып чыкты.
Кыскасы, кем кайда яту мәсьәләсе шулай тиз генә һәм ансат кына хәл ителде. Әби мендәр, юрган, иске киемнәр өләшкән арада кызлар ишек алдына чыгып, озак та үтми, суыктан өтелгәндәй, куырылышып керделәр. Тиз генә үзләренә һәм егетләргә урын җәйделәр. Шуннан соң, кызларга чишенеп ятарга ирек бирер өчен, Зөфәр белән Яруллин да тышка чыгып киттеләр.
Бераздан алар әйләнеп кергәч, әби дә иске өйгә чыгып китте. Кышын карт белән карчык шушы якта гына торалар икән, бүген инде кунакларга урын бирер өчен иске өйне дә ягып җылытканнар. Картның таң беленгәч кайтасы бар, аны ашатып-эчертәсе бар, кеше өстеннән йөрү килешми бит, сез иркенләп, тыныч кына йоклагыз, диде әби чыгып китәр алдыннан.
...Яруллин мич башына үрмәләде, ә Зөфәр утны сүндерде дә, чишенеп, җылы күлмәк-ыштаннан*гына калып, толып җәйгән һәм зур колакчын мендәр салган идәнгә сузылды. Әби биргән иске, әмма чиста одеял өстеннән пальтосын ябынды... Бер биш минуттан сәкедәге кызлар да, мич башындагы Яруллин да сеңделәр. Хәзер алармы туптан атсаң да уятып булмас кебек иде... Өйдә тирән тынлык урнашты... Ләкин Зөфәр-нең йокысы, бик арыган булуына карамастан, ни сәбәптәндер тәмам качкан иде. Ул кулларын баш астына куеп, ачык күзләре белән түшәмгә карап, чалкан ята. Туңган тәрәзәләр аша өй эченә тулган айның сыек зәңгәр шәүләсе җәелгән һәм шушы көндезге су төбен хәтерләткән то- нык-тын шәүлә тышта һаваның бик ямаң суык булуын сиздереп тора кебек... Ара-тирә генә өй бүрәнәсенең ыңгырашып ярылуы да ишетелеп куйгалый... Ләкин Зөфәр боларны күрми дә, ишетми дә шикелле — уйлары аның бөтенләй башкада... Рәшидә, Рәшидә — менә кем анын хыялында, менә кем турында уйланып ята ул бу зәңгәр тынлыкта! һич көтмәгән-уйламаган җирдән килеп очраган бу кызмы-хатынмы үзе дә,, аның мөнәсәбәте дә серле табышмак булды Зөфәр өчен... Ярты тәүлек эчендә кеше шулкадәр тиз күңелне биләп, хыялны котыртып өлгерер икән — Зөфәрнең мондый хәлгә беркайчан да тап булганы юк иде әле. Чынлап та, кем ул Рәшидә, фәрештәме, гыйфритме? Аның үртәгәндәй көлемсерәп, дәшкәндәй назлап караулары, йә игътибарсыз гына, йә якын-җылы итеп әйткән сүзләре, әллә ялгыш кына, әллә үзе теләп аңа терәлеп утырулары нәрсәне аңлата, нәрсәгә ишарә ясый, уен гынамы бу яки чын бер хистәнме — ничек моны аңларга, ничек саф дөресен генә белергә?.. Ә иртәгә алар аерылышачаклар, Зөфәр үз голы белән, алар үз юллары белән китәчәкләр, һәм, Зөфәр, берни белми калачак. Ләкин белмичә калырга ярыймы соң, белмичә калу соңыннан күңелдә зур үкенеч тудырмасмы?
Менә ул, Рәшидә, ике адымда гына агач кроватьта йоклап ята... Әмма... йоклыймы икән ул?.. Ничектер бик тын ята... Тукта, әгәр аның да йөрәге Зөфәрнеке шикелле үк урыныннан купкан булса, күңеле аныкы төсле үк исәрләнгән булса, ул чагында... ул чагында, ихтимал, ул да йокыдан калып, тын алырга куркып, аны көтеп ята торгандыр. Килер- ме-юкмы дип, әйе, килерме-юкмы дин... Зөфәр хәтта эсселәнеп китте. Ничек ул мондый ихтималнын булуын уйлый белмәде әле? Аның бит шушындый кыска очрашу вакытларында ир белән хатынның бер-берсен. яратып, бер-берсен теләп кушылуларын ишеткәне бар. Йә, шуның кебек тиле бәхетнең менә хәзер дә булуы мөмкин түгелмени? Юк, чынлап та мөмкинме, түгелме? Ничек моны белергә? Әллә янына барып карыйсы.
25
микән?.. Тәвәккәл — таш йоткан, ди, аңардан гына ни булыр? Куса- куар, әмма тавыш чы?армас, юк, чыгармас. Бөтен булып үткәннәрдән соң моны хәтта күз алдына китерүе дә читен... Аннары ул аны җәберләргә бармый ич... Тик иелеп дәшер генә ул ана, һәм аның бер күз карашыннан барысын да аңлап алыр. Кит дигәнен дә көтмәс, кире чиге-нер... Әлбәттә, бу кире чигенү бик авыр булачак, хурлыклы рәвештә куылу белән бер булачак, ләкин, — нишләмәк кирәк, — моның кебек уңай форсат бүтән беркайчан да туры килмәячәк бит!
...Л^енә Рәшидә кровате өстендә кузгалып куйды. Йокламый, йоклый алмый күрәсең ул да!.. Мөгаен көтә торгандыр — шулай тоела Зөфәргә, нигәдер шулай тоела... Ниһаять, ул кыюланып торып утырды. Ләкин шунда ук үз хәрәкәтеннән үзе курка-шикләиә калды: юк, буламы соң, тузга язмаганны! Тилелек ич бу! Ни өчен ул аны көтәргә тиеш? Кайдан мондый ышаныч, кемгә саный ул аны?.. Барырсың, хур булыр-сың, оятыңнан керер урын тапмассың... Аннары, килешәме соң Зөфәр кебек үзен тыйнак, акыллы итеп таныткан кешегә мондый әрсезлек, түбәнлек?
Әмма шулай да ул кире ятмады, башын иеп утыра бирде. Үз намусы алдында акланырга тырышып, тирән уйга калып утырды... Рәшидә аның өчен хәзер очраклы бер хатын гына түгел иде, Рәшидә анын йөрәген җилсетте, нәфесен котыртты, көчле кызыксыну уятты һәм Рәшидә үзе моңа сәбәпче булды. Бәс, шулай икән, Зөфәрнең чын дөресен белеп калырга хакы юкмыни? Ул бит шуның өчен генә барырга тели дә!.. Әгәр кумаса, әгәр иреннәреннән бер үптереп кенә яки берәр вәгъдәле җылы сүз пышылдап кына кире җибәрсә дә, ул барысын да аңлар иде, шуннан үзе өчен тиешле нәтиҗәне ясый белер иде.
Менә Рәшидә тагын кузгалып куйды... Юк, артык икеләнеп тору мөмкин түгел иде, — Зөфәр бик сак кына торып басты. Өй эченә тулган -су төбедәй яшькелт-зәңгәр яктылыкта, өрәк шикелле, күпмедер вакыт тик кенә басып торды... Тынлык, бар да тирән йокыга киткәннәр. Бернинди хәвеф-хәтәр юк кебек... Шулай да Зөфәрнең тез буыннары хәлсезләнде, чигә тамыры нишләптер суга башлады... Болай торып булмый бит инде, ахырда ул җылы оекбашлары белән шуышып кына кроватька таба атлады. Бер, ике, өч адым... Менә ул кровать янында. Рәшидә ак маңгаен гына ачык калдырып, йөзен юрган белән канлаган килеш кырый яткан. Күзләре йомык, сулышы тигез — йоклый, ахрысы... Зөфәр аның йөзенә якын ук иелеп, чак-чак кына ишетелерлек итеп, бары бер сулыш белән генә пышылдап дәште:
— Рәшидә!
һәм гаҗәп хәл! — Рәшидә шунда ук, юрганын күтәрә төшеп, күзләрен ачты. Бер мизгелдә сискәнү, елмаю, сөенү чагылып үткәндәй булды бу кечкенә дымлы күзләрдә... Бер сүз әйтмәде ул^ тик урын биргәндәй такта стенага таба елыша төште... «Көткән!» дигән уй яшендәй яктырып узды Зөфәр күңеленнән һәм, сак булырга кирәклеген дә онытып, тиз генә юрган астына керде.
...Керү белән кызны- үзенә тартып, кочаклап алды. Рәшидә ничектер берьюлы аның миң күкрәгенә сыланып, кечерәеп, сеңеп калды. Йөзен күтәрде һәм аларның иреннәре, күптән бер-берсен көткәндәй, комсызланып кушылдылар... Зөфәрнең бу минутта зиһене гаҗәп айнык иде; кызга ул исенә килергә дә вакыт бирмәде...
...Аннары алар хәлсезләнеп, озак кына тик яттылар. Зөфәрнең култык астына башын яшергән Рәшидә тәмам тынгаи-оеган нде... Аның хәлен бик беләсе килә егетнең, әмма сөйләшү мөмкин түгел... Ахырда ул сакланып кына Рәшидәнең чәчләреннән, битеннән сыйпый башлады... һәм аптырый калды: кызның күз төпләре, борын буйлары яшькә чыланган иде. Нидән бу, үкенәйе, рәнҗиме әллә югыйсә?.. Зөфәр, күтәрелә төшеп, аның күзләренә карады. Әмма уелып калган, талчыган бу
26
күзләрдә ул, тирән бер гаҗәпсенү аша чагылган, бәхетле-оялчан сӨ10 генә күрде... һәм Рәшидә күзләрен яшерергә теләгәндәй тагын аңа сарылды, ә Зөфәр аның иягеңнән тотып, аз гына тоз татыган . иреннәрен- нэп үпте... Кыз акрын гына егетнең күкрәгеннән этәрде. Бу китәргә ишарә иде... Зөфәр, сак кына кроватьтай төшеп, үз урынына китте.
Вакыт бик соң иде инде, тәрәзәләрдә таң шәүләсе беленә башлады Өн эче дә ничектер агарына төшкән кебек булды. Каяндыр, абзарлар эченнән, суыкта күшегеп беткән әтәчнең карлыгып кычкырганы ишетелде.
Зөфәр беркадәр вакыт булып үткән хәлгә хәйран калып ятты-ятты да акрын гына оеп, мунчадан изрәп чыккан кешедәй, тирән йокыга киткәнен оизми дә калды.
IX
Ул иртәне арыган-йончыган артистлар, гадәтләре буенча, бик озак йокладылар. Кышкы көн кыстатып, иренен кенә яктырды, кереп, борчып йөрүче булмады; алар өчен бу саваплы йокы нде.
Тик идәндә яткан Зөфәр генә пртә уянды. Аны мыштым гына суык кытыклый башлаган иде, хәер, электән иртә торып өйрәнгәнгә күрә болан да аның уяныр вакыты җиткән иде инде.
Бик табигый буларак, ул күзләрен ачу белән Рәшидәне исенә төшерде. Хәтта аңарда шундый бер тойгы мде ки, гүя менә йоклаганда да ул аны онытып тормаган, ничектер үз янында аны гел хис итеп яткан кебек иде... Булган эшкә яңадан аның исе китте, яңадан бөтенесен күз алдыннан кичерде. Торырга кирәклеген дә онытып, селкенмичә уйланып ятты. Ләкин инде татлы хиссияткә бирелеп ятудан бигрәк, ул айнык акыл белән булып үткән хәлне ничек тә аңларга тырыша иде. Барысыннан элек күңеленә һаман бер сорау кат-кат килә торды: i-иичек кенә булып чыкты соң бу? Ни өчен Рәшидә аны кабул итте? Чын яратуданмы, әллә... болан гынамы?.. Ире бармы аның, юкмы? Булса, кайда ул, кем ул?..
Әлбәттә, бу сорауларның берсенә дә хәзергә җавап юк... Хәер, эш булып узганнан соң аларга җавап эзләп торуның кирәге дә юк шикелле... Ләкин Зөфәр уйламыйча, эзләмичә булдыра алмый, мөмкин түгел, чөнки Рәшидә аның өчен бер кич белән генә бетмәде әле, бу башы гына булды әле, искиткеч матур, ләззәтле, дәртле дәвамы булырга тиеш әле!.. Сизеп тора ул моның шулай буласым, югалтырга теләмәячәк ул аны, юк, теләмәячәк! Рәшидә кебек хатынны табып кара оин яңадан?!. Дөрес, артистка аның өчен эссе якның хөрмәсе кебек гаять ят җимеш, сезонный җимеш, шуңа күрә дә ул аеруча кадерле, тансык булырга тиеш.
Ничек җырлый иде әле кичләрен кәләпүш сырганда әнисе Таибә абыстай?
Тәрәзә телкәем рәва җимеш, Рәва җимеш хәләл имеш. Рәва җимеш хәләл имеш, Хәләл җсфтең булам, ди, имеш.
Хәләл имеш, димәк, өзеп-өзеп, тәмләп кенә капкаларга ярый дигән сүз!.. Ә менә инде «хәләл җефет» мәсьәләсенә килгәндә, бу бик читен, четрекле мәсьәлә, бик нык уйлануны сорый торган, хәер, уйлар өчен әле һич өлгермәгән, пешмәгән мәсьәлә... Рәшидәне бөтен җаны-тәне белән яратып киткән тәкъдирдә дә ансат кына чишеп ^булмаячак аны, чөнки ул мәсьәлә аның башка максат-хыялларына, уй-теләкләренә барып тоташа. Юк, хәзергә бу хакта баш ватуның һич мәгънәсе юк, хәзергә бары кабынган утны сүндермәү, саклау, көчәйтү турында гына уйларга ярый.
27
Шулай күпмедер вакыт уйланып, шуның белән бергә яңадан Рәшидә янына барасы килеп ятканнан соң, Зөфәр торды, сак кына киенде һәм чыгып китәр алдыннан аяк очына гына басып, артистканың кровате янына барды. Рәшидә кулларын кушырып, шулар өстенә битен салып, ■бөгәрләнә төшеп тыныч кына йоклый иде... Каты йоклый иде ахрысы, юрганы шуып, аркасы бераз ачылганын да тоймый иде... Зөфәр бик сак кына аның аркасын япты, (иелеп кенә чәченнән үпте. Рәшидә берни сизмәде, селкенмәде.
Берәүне дә уятмыйча гына чыгып киткәч, Зөфәр туры гына колхоз идарәсенә барды, Шәйхулла абзый белән сөйләшеп утырды. Аның бу колхоздан наряд буенча күпмедер солы чыгартасы бар иде, башта менә шул солыны станциягә кайчан озату турында сөйләшеп, эшне өзеп куйды. Аннары инде, җаен туры китереп, кичәге концерт турында да сүз кузгатты. Артистларның җырларын, биюләрен ъмактан утырды, шуның белән бергә, Шәйхулла абзыйга азрак басым ясау нияте белән булса кирәк, аларныц авыр хәлләрен әйтергә дә онытмады. Шуннан соң тагын бераз анысын-монысын сөйләшкәләп алгач, күрше авылга китәр өчен бер-ике сәгатьтән ат җибәрүләрен сорап, фатирыма кайтып китте.
... Ул кайтканда артистлар торганнар, юыиып-киенеп иртәнге чәйгә утырырга әзерләнеп торалар иде. Зөфәр килеп керү белән сабырсызланып бары бер нәрсәне уйлады-көтте: Рәшидә аңа ничек итеп, нинди күз белән карар?.. Нишләп китәр ул, күзләре очрашкач?..
Нәкъ ул килеп кергән чакта гына Рәшидә, урам як тәрәзә төбенә кечкенә көзге куеп, чәчләрен төзәтеп утыра иде... Керүченең кем икәнен шунда ук белсә дә, ул борылып карамады, эшеннән ихтыярсыз тукталып та калмады, гомумән, ни хәрәкәте, ни торышы белән берни дә сиздермәде. Тыныч кына чәчен рәтли бирде һәм эше беткәч кенә торып, ишеккә таба борылды... Аларның күзләре очрашты... Рәшидә гадәттәгечә елмаеп куйды.
— Менә яхшы булды бит әле... чәйгә кайтып җиттегез, — диде ул, бүтән һичбер кайгысы булмаган кешедәй, бик гади генә итеп.
Ник бер уңайсызлану, кызару, һич югы бер генә секундка булса да югалып калу сизелсә иде аңарда! Нәкъ кичә вокзалда очраган, юлда килгән, бергә ашап-эчеп утырган Рәшидә иде ул бүген дә! һаман шул ук күзләрен кыса төшеп, бик туры итеп карау, көтмәгәндә генә яктырып китеп елмаю һәм менә шулай бик гади-үз итеп кенә дәшү — бары шул гына! Әйтерсең, алар арасында берни дә булмаган, әйтерсең, аларның хәзер берсен-берсенә бәйләгән, дөньяның иң якын кешеләренә әйләндергән, тиз генә онытырга да, юкка чыгарырга да мөмкин булмаган тирән серләре юк!.. Зөфәр өчен бу искиткеч гаҗәп хәл иде, ул моны аңлаудан, төшенүдән гаҗиз иде. Дөрес, ул хатын-кызны бик аз белә иде. Хәлбуки, эчке хисләрен, бигрәк тә мәхәббәтләрен, хатын-кыздан да оста яшерә белүче юк бит ул дөньяда! Сөләйман патша әйтә: «һавада кош эзе. ташта елан эзе, хатында ире эзе калмый», — ди... Хикмәтле ■сүзләр!
Ләкин, әйткәнебезчә, Зөфәр хатын-кызның бу ягын белми иде әле, •шуңа күрә ул аптырап-гаҗәпләпеп кенә калмыйча, чынлап торып бор- чылырга-шикләнергә мәҗбүр булды. Беренче тапкыр Рәшидә турында ихтыярсыздаи ямьсез итеп уйлады ул: шулай ук бу хатын өчен ят ирне кабул итү гадәти генә эш микәнни, аның урынында бүтән берәү булса, аңардан да баш тартмас иде микәнни?.. Әлбәттә, бу ямьсез шиккә бик иртә әле, аны ничек тә куарга кирәк, әмма шулай да ул Зөфәрнең ирлек горурлыгын кимсетеп, кәефен шактый бозып өлгерде..Хәтта ул Рәшидәгә туры караудан тыела башлады.
...Өстәл тирәсенә утырыштылар. Әби олы табак белән булары чыгып торган чикмәнле бәрәңге китереп куйды. Рәшидә, яшь хозяйка сыман
28
чәчәкле яулыгын урталай бөкләп, кашлары өстенә төшеребрәк бәйләгән килеш, самовар янына үзс чәй ясарга утырды. 1\өп яктысында алар барысы да аз гына бүтәнчәрәк, ачыграк күренәләр нде. Мәсәлән, әлеге тынгысыз биюче кызның кичтән шактый кара булып күренгән чәче хәзер бакырсыман коңгырт-җпрәи булып чыкты. Рәшидәнең йөзе ул хәтле үк ак түгел, ә саргылтрак икән, күзләре дә алай бик кечкенә түгел, ә шактый зур да, яктырак та икән, .тик әле кыса төшеп караганга күрә генә шулай сөйкемле кечерәеп кала икән. Әмма ул бүген аеруча чиста, нәфис иде. Тулы күкрәкле юка гәүдәсе дә, тар гына йомры иңбашлары да. озынчарак ак муены да, тулы-алсу иреннәре дә ничектер менә аның тәмле-тансык хатын булуын сиздереп, пазлап сөясе килүне котыртыл, гел үзенә тартып тора иде. Зөфәр бу вәсвәсэле тойгыны берничек тә җиңә алмыйча гел янып, дулкынланып утырды.
^Рәхәтләнеп йокы туйдырганнан соң барысының да кәефләре бик әйбәт иде. Ашыкмыйча тәмләп кенә ашадылар-эчтеләр, авызлары бушап тормаса да һаман җыен кызык сөйләшеп утырдылар. Ничектер сүз туры килеп, биюче кыз Зөфәрдән:
— Ә сез. абый, төнлә идәндә өшемәдегезме? — дип сорап куйды. Әлбәттә, бу аның пидер сизенеп соравы түгел иде. Шулай да Зөфәр, аңа күтәрелеп карарга кыймыйча, чәен болгаткан булып кына: — 1Ок, өшемәдем, — диде.—Аста толып, өстә пальто, рәхәтләнеп йокладым.
Яруллин шунда ук үзенең борычлы сүзен кыстырып өлгерде:
— Өшесә, барып сезнең уртага ятыр иде. Мин үзем андый чакта ике кыз арасына кереп җылынырга яратам.
— Абый — син түгел бит ул. — диде кызларның берсе, ә икенчесе өстәп куйды:
— Безнең арага Рәшидә апа да сыймады әле.
Рәшидә иптәшләренең бу гөнаһсыз сөйләнүләренә бер генә сүз белән дә катнашмады. Ул тырышып чәй ясау белән мәшгуль булды. Шулай да Зөфәр бераздан аңа күтәрелеп карагач, ханымның бер як авыз читендә сизелер-сизелмәс кенә серле елмаю чагылуын күреп алды. Нәрсә аңлата иде бу елмаю — моны белү мөмкин түгел иде... Чын борчылу белән Зөфәр эченнән генә: «Шулай ук берни дә белмичә китеп ба-рырга туры килер микәнни, хәерсез?» дип уйлап куярга мәҗбүр булды.
Чәйдән сон, Яруллин ашык-пошык киенеп, колхоз идарәсенә йөгерде. Шәйхулла абзыйның кичәге вәгъдәсен исенә төшереп, ул чыгып киткәндә генә:
— Кызлар, теләктә торыгыз! — диде, кабаланып.— Карттан бүген безгә гошер тияргә тиеш, тик берәр яры чыгып кына сызмасын!
— Бар, бар, председатель сине көтеп утырмас! — диделәр кызлар, аны куалап.
Бүген инде алар үзләре чыгып йөрмәскә, и?ылы өйдә генә ял итеп, вак-төяк эшләрен карап утырырга булдылар. Чәй урынын җыештыргач, кайсы кулына китап алды, кайсы энә-җеп алып, ертык-сүтеген типчергә тотынды.
Зөфәрнең Рәшидә белән бер-ике генә авыз сүз булса да сөйләшеп аласы килә иде. Ләкин ничек кенә эшләргә моны? Өйдә теге ике кыздан уңайсыз, тышка да чакырып чыгару кыен, мөмкин түгел... Ахырда ул, кровать башында чемоданйн ачып, әйберләрен актарып тор1ан Рәшидәгә якын ук килде дә тавышын әкренәйтә төшеп әйтте:
— Мин тиздән китәм... Бәлки Казанда очрашырбыз, сезгә үземнең телефонны калдырыйммы?
— Әйе, әйе, калдырыгыз! — диде Рәшидә, ашыгып.
Зөфәр блокнот битенә үзенең эш телефонын һәм фамилиясен язып бирде.
— Сез шәһәргә кайчан кайтасыз?
— Бер-ике атнадан.
29
— Мин сезнең шалтыратуыгызны көтәрмен.
— Әйе, әлбәттә...
Болай ашыгып, кыска гына итеп җавап бирүеннән Зөфәр Рәшидәнең эчке дулкынлануын сизмичә калмады. Шуның аркасында ямьсез шикләре бердән таралып киткәндәй булды, алай гына да .түгел, бу әйбәт, рәхәт дулкынлану аның үзенә дә күчте кебек...
Озак та үтми, әби кереп, колхозның аты килеп җитүен хәбәр итте. Зөфәр киенә башлады. Киенеп беткәч, әбигә рәхмәт әйтеп, акча бирде. Аннары кызлар белән кул биреп саубуллашты, шуннан соң, Рәшидәгә таба борылды. Ләкин ул да булмый, Рәшидә үзе аның каршысына ук килеп, һич каушамыйча һәм шик кузгатмыйча, бары гади кайгыртучан- лык күрсәткән булып кына Зөфәрнең пальто якасын төзәтергә тотынды:
— Менә шулай кирәк, шулай итсәң, җылырак була!—диде ул. шушы гади генә сүзләренә гаҗәп җылы бер интонация салып һәм шул ук вакытта якты күзләре белән Зөфәрнең күзләренә: «Син! Сип бит бу!» дип әйткән төсле итеп, тутырып бер карады. Менә шулай һичкемдә шик кузгатмыйча, бары Зөфәрнең үзенә генә йөрәгендәге хисен аңлата белде ул!.. Зөфәр, рәхмәт әйтергә дә көче җитмичә, куанычлы елмаеп, башын гына кагып торды. Тик саубуллашкан чакта гына: «Син дә аңлап кал, җаным!» дигән төсле, Рәшидәнең кулын ике тапкыр каты гына итеп кысып куйды. Аннары чемоданы белән толыбын алын, ишеккә таба атлады. Кызлар да, иңнәренә пальтоларын салып, аны озата чыктылар.
Кояшлы, коры салкын көн иде... Көннең никадәр суык булуын шул ук кояш үзе әйтеп тора: аның ике ягында — ике колак... Мондый чакта авыл җирендә: «Бүген кояшка да колак чыккан, ай-һай суык икән!» — диләр тәҗрибәле агайлар.
Зөфәр борылып Рәшидәгә:
— Сез бар, керегез инде! — диде һәм җиңел, кызу адымнар белән капка төбендә көтеп торган атка таба китте. Иске кошевка чана янында муенына ишеп шәл чорнаган, тире тун өстеннән соры чикмән кигән 1G—17 яшьлек үсмер егет аны көтеп тора иде. Зөфәр толыбын киеп чанага утырды, үсмер егетне дә үз янына утыртты, һәм бик арык, зур туры ат ялкау гына кузгалып, бары бер-ике тапкыр сыртына чыбыркы төшкәч кенә, дөя шикелле, алпан-тилпән юртып китте... Болдырдагы кызлар юлчыларга кул болгап калдылар.
X
Зөфәрнең Турай авылында Рәшидә Сафина белән очрашып танышуы әнә шулай төгәлләнде... Әмма ләкин әүвәл-ахрьГтүгел иде әле бу. соңыннан Казанда аның шактый кызыклы дәвамы да булды.
Әйе, Рәшидә!.. Зәһәр суыктан качкан яз кошыдай килде дә керде бит Зөфәрнең тормышына... Керде дә бөтенесенә хуҗа да булып алды. Йөрәк тә әсир, акыл да богаулы, планнар да чуалды. Хәзер менә үзеңне шул татлы әсирлектән коткарып кара инде! Юк, мондый җәтмәгә беркайчан да эләккәне юк иде әле аның...
Дөрес, Зөфәр Рәшидәгә чаклы да хатын-кызсыз тормады. Бик макта- нырлыктан булмаса да үзенә күрә аның да «романнары» булгалады. (Утыздан узганчы ялгыз ир булып йөргән кеше өчен бу әллә ни гаҗәп эш түгел, билгеле...) Ләкин алар барысы да хәтәр-хәвефсез, эзсез-яра- сыз дигәндәй үттеләр дә киттеләр. Чөнки андый «романнарда» ул үзе баш герой, үзе чын хуҗа иде, шуңа күрә бары тик аның хөкеме йөрде.
Мәсәлән, кайчандыр ул универмагта эшләүче Мәрьям исемле кара, чандыр гына бер хатын белән шактый гына вакыт якын бәйләнештә булып алды. Ләкин аның эчүдән башы чыкмаган ире ниһаять нидер сизенә башлагач, Зөфәр Мәрьям белән ике араны тиз генә өзде дә куйды. Бернинди кызганусыз һәм үкенүсез! ■
£0
Яки менә шуннан соң буфетчы Вера белән булып алган «романны» искә төшерергә мөмкин. Вера төскә-бит.кә чибәр генә, гәүдәгә тулы-тыгыз гына, ирсез ялгыз гына, утызга да җитмәгән хатын иде. Баш-күз тонып аңа тәмам капланырга да була иде. Ләкин Зөфәр буфетчы хатынның артык әрсезлеген, оятсызлыгын һәм эчкәләргә яратуың белеп алгач, ике дә уйламыйча, тотты да кокта кунды. Чөнкн «романның» ахыры бик күңелсез булып бетәчәген вакытында сизде ул.
Кыскасы, Зөфәр бервакытта да хатын кирәк бит дип башын җуймады. нәфес тезгенен кулыннан ычкындырмады, ара-тирә берәрсе белән якын бәйләнешкә кереп киткән чакларда да, исеменә яки эшенә куркыныч туа башласа, шунда ук тыела белде һәм чигенә алды... Тик менә Рәшидә белән генә бүтәнчәрәк килеп чыкты. Хәер, моның шулай булуы гаҗәп тә түгел, чөнки Рәшидә теге Мәрьям-Вералардан чагыштырмас дәрәҗәдә өстең тора, чөнки беренче очрашу минутыннан ук ул Зөфәрдә көчле тәэсир калдырды, ничектер аның күзенә саф, гүзәл, якты булып күренде. Хәтта беренче кичне үк ансат кына якынаюдан соң да бу тәэсир бозылмады, киресенчә, бу тәэсирне тагы да тирәнәйтә төшкән һәм Рәшидәне аеруча кадерле, тансык иткән эчке бер чын якынлык тойгысы гына күңеленә тулып калды. Ихтимал, шуңа күрәдер инде Зөфәр гел бер нәрсә турында борчылып уйлады: Рәшидәнең ире бармы-юкмы, ни өчен ул аны шулай ансат кына кабул итте, яратуданмы, әллә болан гынамы?.. Турайдан ул Рәшидәнең үз авызыннан берни ишетергә өлгермичә китеп барды. Ә күңел дигән нәрсә су өсте кебек гел үзгәреп кенә тора: бер яктыра, бер караңгылана, бер тынычлана, бер дулкынлана,— кыскасы, әллә ниләр уйлап бетәргә мөмкин иде. Дөрес, кайвакытта ул болан баш ватып азапланмас өчен үзенчә ачык кына нәтиҗәгә дә. килгәндәй була иде; ягъни Рәшидә — артистка бит ул, ә артистка, Зөфәр карашыңча, хис кешесе, хөрлек сөюче, ни кылансам да миңа килешә дип уйлаучы, шунлыктан инде ул үзе теләгән эштән тыелып тормый, кирәк икән җиңел генә эшли дә куя, янәсе... Ләкин... чынлап та Рәшидә нәкъ менә шундыймы — бу әле билгесез, бу әле яңадан раслануны сорый иде.
' Озын сүзнең кыскасы, Зөфәр Рәшидәнең авыллардан кайтуын түземсезлек белән көтеп йөрде, җаны-тәне белән аны сагынып яшәде. Бу сагынып көтүдә Рәшидәне бик теләү, югалтасы килмәү генә түгел, аны тизрәк аңлау, тизрәк белү өчен ашкынып тору да бар иде. Казанга кайткач, Рәшидә аңа шалтыратырмы, аның күзенә күренерме-юкмы,— Зөфәр өчен бу бик тә әһәмиятле иде. Әгәр шалтыратмаса, яңадан күзгә күренмәсә — ул чагында ни уйларга кала? Ә вакыт... вакыт үтә дә үтә, ике атнадан кайтырга тиеш иде, хәзер инде ай тулып килә. Шулай ук. Рәшидә дә бер генә төнлек... Ләкин, юк, ашыгып нәтиҗә ясарга һич ярамый икән!
...Нәкъ март башларында Рәшидә үзенең дөньяда барлыгын белдереп, ниһаять, аңа шалтыратты.
Зөфәр телефон трубкасын алып «тыңлыйм» диюгә, ерактан хатын- кыз тавышы ишетелде:
— Алло, миңа Зөфәр Сабитов кирәк иде.
Шунда ук ул тавыш иясенең Рәшидә булуын танып алды һәм, дөньясын онытып, ике кулы белән дә трубкага ябышты:
— Рәшидә, сезме бу? Тыңлыйм мин, тыңлыйм!
— Әйе, бу мин, Зөфәр абый! Исәнмесез?
_ Исәнмесез, Рәшидә, исәнмесез? Кайчан кайттыгыз!
— Бер ун көн була инде...
_ Шмлай күптәнмени? Ә мин көтәм дә көтәм...
- Вакыт булмады, Зөфәр абый! Кайту белән төрле эш-мәшәкатькә тарды.м, хатын-кызның беләсез...
31
Рәшидәнең, шундый сагындырган сөйкемле тавышы ерактан гүя жылы-иазлы дулкын булып килә иде. һәм шул дулкын, әйтерсең, Зөфәрнең йөрәгенә килеп кагыла иде.
— Миң инде оныттыгыз ахрысы дип курка да башлаган идем, — диде ул, аз гына үпкәле пошыну белән.
— Юк, нишләп онытыйм!.. Онытсам, шалтыратмас идем...
— Рәхмәт, Рәшидә, рәхмәт!—Зөфәр тавышым әкренәйтә төште.— Ләкин безгә тизрәк очрашырга кирәк бит, Рәшидә.
— Шулаймы?.. Белмим шул, ничек булыр икән!
— Нигә алай дисез, аңламыйм! Безгә бит очрашырга кирәк, шулай түгелме?
• — ...Әйе, әлбәттә, — диде Рәшидә, аз гына көттереп. — Тик мин белмим: кайда, ничек...
Зөфәр «сезадәи «син»гә күчте:
— Анысы өчен борчылма! Тик әйт кенә, кайчан синең вакытың булыр?'
— Минекеме?.. Ничек дим, мин хәзергә буш әле...
— Алайса, болай сөйләштек, — диде Зөфәр киеренке, әмма эшлекле тавыш белән. — Иртәгә син миңа тагын шушы вакытларда шалтырат. Мии шул чакта сиңа кайда очрашуыбызны тәгаен әйтермен. Ярыймы?
— Ярый, мөмкин...
Зөфәр тирән итеп бер сулап куйды һәм, аз гына тынып торганнан соң, моңарчы тыеп килгән дулкынлануын телефон аша җиткерергә теләгәндәй, учы белән трубканы ышыклап, акрын-йомшак кына итеп әйтте:
— Рәшидәм, тыңлыйсыңмы... мин сине бик-бик сагындым!
— Шулаймыни?—Трубкада кычкырып көлгән куанычлы тавыш яңгырады. — һай, мескенем!
— Көлмә, Рәшңдә! Саф дөресен әйтәм...
— Ышанам, ышанам!.. Йә, ярый алайса, хәзергә...
— Хуш, Рәшидә, хуш! Ләкин иртәгә шалтыратырга оныта күрмә!
— Юк, юк, онытмам!.. Хуш!
Сөйләшү өзелде, әмма сөйләшү' кабызган шатлык һәм өмет Зөфәрнең йөрәгендә отыры дөрләп кенә калды. Шул ук көнне ул, эшеннән бик соңга калып кына ычкынуына карамастан, туп-туры Хәмит дустына китте. Кольцодаи ерак түгел Островский урамындагы таш йортның өченче катындагы бүлмәгә Зөфәрнең күп тапкырлар килгәне бар иде. Юлын бик яхшы белә, кирәксә, йомык күз белән дә караңгы баскычтан күтәрелеп, киндер тышлы ишекне таба ала иде... Күршеләрдән аерым, туры гына коридорга чыга торган бу бүлмәгә ул Мәрьямне дә китереп йөртте. Верочканы да еш кына ияртеп'китерде, кыскасы бу аның «гыйшык» эшләре өчен генә хезмәт итүче яшерен оясы иде. Төп хуҗа «әйгтем-бетте» Хәмит исә, Зөфәргә бик бирелгән киң күңелле дус буларак, бервакытта да аңардан бүлмәсендә, ятар урынын да кызганып тор-мады. Гадәттә ул: «Әйдә, алып килсәң килерсең инде, чукынган купең!» дип ачусыз гына мыгырдана да бүлмәсен теләсәң күпме вакытка калдырып китә торган иде. Үзе ул преферанс сугарга ярата, кандадыр хәрбиләрдән һәм карт артистлардан якалашып уйный торган кешеләре бар, шулар янына китсә, тәүлекләп тә югала торган -иде.
Зөфәр килеп кергәндә, Хәмит пружиниары, арык мал янбашыдай, аниак да моннан төртеп чыккан «турецкий» диванда тетелеп беткән «Шерлок Холмс»ны укып ята иде... Баш кагышып кына исәнләштеләр. Зөфәр түргә узып утырды, ә Хәмит диваннан, рәнҗегән тавышлар чыгартып, аякларын салындырды. Киерелеп, авызы каерылганчы бер иснәде.
— Ни... нишләп болай соң гына?
— йомышым бар сиңа, — диде Зөфәр, пальто төймәләрен ычкындырып.
32
— Бик ашыгычмыни?
— Әйе, бүген сөйләшеп куярга кирәк, иртәгә мин сине әллә күрәм әллә юк.
— Хуш, тыңлап карыйк, нинди ул хәтле килеп терәлгән йомыш икән?
Зөфәр аз гына дәшми торды. Аның бу юлы мәсьәләне уен-көлкесез җитди итеп, йөрәк эше итеп, яхшылап аңлатасы килә иде. Чөнки сүз Рәшидә белән очрашу турында барачак, димәк, бу очракта Хәмит тә гадәтенчә бары алама итеп кенә уйламасын. Шуны истә тотып, Зөфәр сүзен дусларча җитди-сабыр гына башлады:
— Беләсеңме, Хәмит, мин сиңа бер серемне ачарга тиешмен. Моңарчы ул хакта әйтергә ничектер җае чыкмады. Ә хәзер менә... әйтәм. әйтмичә булдыра алмыйм. Тик син зинһар дөрес аңларга тырыш. Мин моннан ай ярым элек, командировкада чакта бер бик әйбәт, бик... порядочный ханым белән таныштым...
— Бүлмә кирәкме? — диде Хәмит, ваемсыз гына аның сүзен бүлеп.
— Нинди кеше син! — диде Зөфәр, ачынып. — Сөйләгәнне дә көтмисең, сыразы әллә нәрсәгә борасың!
— Борып торасы калмаган монда, мәсьәлә ачык!.. Сиңа бит хәзер шул... порядочный хатынны алып килер өчен аулак урың кирәк, нигә, дөрес түгелмени!
— Ну, шулай да булсын ди, ләкин син аңла, утын булмасаң, сүз бик җитди эш турында бара. Миңа ул хатын белән чыклап аңлашырга кирәк, чөнки... чөнки бер ай буена мин аның турында гына хыялланып яшәдем. Әйтәм ич, ул бик интересный, бик яхшы хатын...
— Яхшымы-яманмы, карамы-җпрәнме— минем өчен барыбер,— диде Хәмит, һич исе китмичә. — Миңа киләсе хатын түгел.
Зөфәр, ниһаять, өметен өзеп кулың гына селтәде:
— Ярар, сиңа сүз әрәм итеп торудан мәгънә юк... Эт таласын үзеңне! Тик иртәгә сәгать 7 гә бүлмәң буш булсын, вот шул!
— Рәхим ит! Әнә запасной ачкычны алып китсәң дә була...
Зөфәр өстәлдә яткан ачкычны кесәсенә салды да урыныннан торды.
— Ник әле болай, начальниклар төсле, приказ биреп кенә качасың? — диде Хәмит, урыныннан кузгалмыйча гына.
— Ә сиңа шул приказ гына үтә дә инде, адәмчә сөйләшүне аңламыйсың син.
— Ялгышасың, җан Зөфәр! Миңа иң элек мәсьәләнең деловой ягын хәл итеп куярга кирәк иде, аннары инде, эш юктан, фәлсәфәсен дә тыңларга була. Кем ул интересный ханым, ничек таныштың, нәрсәсе белән ул сине болай тиз генә сихерләп өлгерде? Сөйләп җибәр бул- маса.
Зөф>әр акрын гына башын чайкады:
— Юк, хәзер сөйли алмыйм инде, гайрәтемне чигердең... Тик шуны гына әйтәм сиңа: ул хатын турында мин начар уйлый алмыйм... гашыйк булдым шикелле, мин аңа... Син шуңа ышанасыңмы?
— Ник ышанмаска?.. Син дә кеше ич, өстәвенә өйләнмәгән егет... Ләкин, минем белүемчә, син гашыйк булыр өчен хатын түгел, ә кул тимәгән кыз эзли идең шикелле...
— Эзләп кенә табылмый икән шул, көтмәгәндә юлыңа килеп чыга икән ул!
— Шулаймыни?.. Кара син аны!.. Хәерле каза булсын... Ансыз — дөнья сансыз дигәндәй, миннән фатиха алайса!
— Фатихаңны башыңа капла! Сиңа сөйләгән мин дурак! Ярар, киттем әле мин...
— Ну бар, бар... Ләкин исеңдә тот— мин бүлмәмдә пиләр булганын белеп торырга тиешмен... Кем белә, сез может монда ялган акча сугып ятарсыз?!
Зөфәр кызарынып-буртенеп:
33
— Иблис син! — диде дә, ачу белән кулын селтәп, ишеккә юнәлде, ә «әйттем-бетте» Хәмит турецкий диванын шыңгырдата-шыңгырдата кычкырып көлеп калды.
Икенче көнне кич, алдан сөйләшү буенча бер кино алдында очрашкач, Зөфәр Рәшидәне Хәмит бүлмәсенә алып килде. Хуҗа кеше — уңган егет — бүлмәсен җылытып һәм җыештырып чыгып киткән иде... Зөфәр башта Рәшидәнең өске киемен салдырып элеп куйды, аннары үзе чишенде... Чишенеп беткәч, бүлмә уртасында басып торган Рәшидәнең каршы- сына килде дә, бер сүз әйтмәстән, аны иңбашыннан кочаклап үбә башлады. Рәшидә бер генә үптерде дә, башын читкә борып, акрын гына:
■— Туктагыз!—диде һәм Зөфәрдән аерылып, өстәл янына барып утырды. Зөфәр урындык алып, аның каршысына урнашты, һәм алар сүзсез генә бер-берсенә карап тора башладылар. Бу, сүзгә кадәр, күзләре белән бер-берсен сынау, бер-берсенең йөрәген укырга теләү иде. Чөнки иң беренче минутларда бары күзләр генә чын дөресен һәм иң кирәген әйтсә әйтә ала!.. Әйе, асылда бит бу аларның беренче тапкыр икәүдәи-икәү генә аулакта очрашулары һәм менә шулай йөрәктән йөрәккә карашып танышулары иде... Була икән шул моның кебек гайри табигый хәл дә: башта кешеләр үзләре дә аңламаган ниндидер бер сукыр кодрәткә буйсынып, әллә ничек кенә якынаеп куялар, аннары инде бер-берсен аңларга, белергә тырышалар... Менә хәзер Рәшидә белән Зөфәр дә нәкъ шуның төсле бер хәл кичерәләр иде.
Теге вакытта, иске мәчет сәхнәсендә һәм Мәликә әби өендә . Рәшидә Зөфәр күзенә ничектер яшькә дә, төскә дә кызларсыманрак булып күренгән иде. Хәзер исә бер дә шикләнмичә аны 25—26 яшьләрдәге ханым дип танырга мөмкин иде; кара чәчләренең уртадан ерып таралган һәм артка өеп куелган булуы да, күз төпләренең уелыбрак торуы да, хәтта кызыл фуфайкасының өстендә иркен генә утыруы да аның кыяфәтен әнә шулай олысымак итеп күрсәтә иде... Әмма туры ачык карый торган конгырт- кара күзләре, яктырып китәргә торган чиста йөзе, тибрәнергә торган нечкә кашлары белән ул шул ук Рәшидә иде, сокландырып, дулкынландырып торучы җанга тансык Рәшидә иде.
Тик менә Зөфәр үзе бу минутта Рәшидә күзенә ниндирәк булып күренә икән соң? Егет өстендә таза-тулы гәүдәсенә бик килешле утырган зәңгәр бостоннан әйбәт костюм, ак күлмәк, кара галстук... Аның муены- бите ап-ак шома, киң маңгае да ак мәрмәрдәй бик чиста, кыска гына калдырып китәргән коңгырт-аксыл чәчләре ефәктәй йомшак... һәм Рәшидәнең җылы бөркегән күзләреннән сизә ул — ханымга аның бу кыяфәте бик ошый кебек, таза ирлек көче һәм басынкы-сабыр карашы ханымны да аңа тарта, дулкынландыра кебек... Юк, алар бер-берсе турында ялгышмаганнар шикелле... бер-берсенә ошыйлар, пар килгәннәр шикелле. Ләкин ни өчендер Рәшидәнең күзләре бүген уйчанрак та, моңсурак та кебек. Нидән икән бу?.. Зөфәр сакланып кына аның озынча ак кулларын үзенең зур учларына алды һәм йомшак-акрын гына:
— Рәшидә, ник берни дә сөйләмисең? — диде. — Безнең бит сөйләшер сүзебез күп булырга тиеш.
Рәшидә җиңел генә бер сулап куйды.
— Әйе, күп шул... Ахрысы шуңадыр, нидән башларга да белеп булмый... Сез сөйләгез!
— Миндә дә шул ук хәл! — диде Зөфәр, ханымның кулын сыйпап.
Тагын беразга тынып калдылар, аннары Рәшидә, күптән күңелендә йөргәнне беләсе килеп булса кирәк, кинәт кенә кыюланып сорап куйды:
— Зөфәр абый, әйтегез әле, сез кем?
Зөфәр ни өчендер пошынып аңа карады. Рәшидә ашыгып өстәде:
— Әллә ни уйлый күрмәгез! Кайда, кем булып эшлисез дип кенә соравым... Мин бит әле сезне бөтенләй белмим.
з. »с. ә.- № з.
34
—• Әйе, дөрес, безнең чынлап танышканыбыз юк шул әле... Мин, Рәшидә, бер заводның ОРСында эшлим. Сәүдә бүлегенең мөдире булып... Бу сезгә ошап бетмидер инде?
— Нигә алай дисез?
—• Сез — искусство кешесе, ә мин әлеге берәү дә яратмаган сәүдә работнигы... Аралар бик ерак ич!
— Минемчә, аның һич әһәмияте юк. Тик кеше үзе яхшы булсын.
— Дөрес әйтәсез... Мин дә шулай уйлыйм, Рәшидә. Төрле профессиядә эшләп тә бер-береңне... аңларга мөмкин ич?
— Әйе. — дип кенә куйды Рәшидә, бүтән нәрсә турында уйга калгандай. Аны тагын нидер борчый иде шикелле... Ниһаять, ул йөзен читкә борып, акрын гына сорады:
— Сез... ялгыз кешеме? 4
Бу юлы Зөфәр бик теләп җавап бирергә ашыкты.
— Әйе, мин ялгыз кеше, Рәшидә... Минем әнием бар, фронтта абыем бар, ләкин үзем хәзергә ялгыз әле.
Моңа каршы Рәшидә бүтән бер сүз дә әйтмәде, әмма аның йөзеннән шундук ниндидер бер соры пәрдә төшкәй кебек булды. Зөфәр үз нәүбәтендә «Ә сез ничек?» дип сорамакчы булган иде дә, ханымның пәрдәдән ачылуын күреп һәм аннары үземә зарар итмим дигән бик яшерен бер уйдан чыгып, сорамыйча тыелып калды. Аның исәбемчә, бу сорауны бирергә иртәрәк иде әле.
... Алар тагын шактый гына сүзсез тынып тордылар. Тагын Рәшидәнең ике каш арасы җыерылып, нечкә кашлары тынгысыз тибрәнеп куйды. Күрәсең, тагын ниндидер бик беләсе килгән нәрсә җанын борчып тора башлады. Ахырда ул тәвәккәл иткәндәй Зөфәрнең күзләренә туры гына карап, ләкин борчылуын сиздергән тавыш белән тотлыгыбрак сорады:
— Ә сез... сез минем турыда ни уйлыйсыз?
Зөфәр аның бу соравын дөрес аңлады: асылда бу Рәшидәнең үзе турында хөкем ишетергә теләве иде.
— Минме? Мин, Рәшидә, синең хакта бик яхшы уйлыйм, — диде Зөфәр җитди, ләкин мөмкин кадәр йомшак итеп.
— Шундый... хәл булганнан соң дамы?—диде Рәшидә күзләрен йомып, әкрен генә.
— Әйе, әлбәттә... Ни генә булмасын, мин синең хакта начар уйлый алмыйм, Рәшидә!
— Шулаймы? — һәм Рәшидә сөенеп аңа елмайды.
Зөфәр кисәк кенә омтылып аңа үрелде, ләкин Рәшидә аның кулын туктатты:
— Кирәкми!
Егет үзенең ашыга төшүен бик тиз сизеп алды, шунда ук кире чигенде һәм озак кына тыелып утырырга мәҗбүр булды. Әйе, Рәшидә бүген бүтәнчәрәк иде шул! Ятсыну яки тарсыну кебек нәрсә һич сиздермәсә дә, киресенчә, бик мөлаем, җылы булып күренсә дә, ул бүген үзен Зөфәрдән беркадәр ерак тотарга тырыша иде. Күрәсең, беренче якынлык әле хатын-кыз өчен гел хиссияткә бирелеп, кочагын ачарга әзер тору дигән сүз түгел; күрәсең, теләмәсәләр, барысын онытырга да, яңадан кабатламаска да ал арның кодрәтләре җитә...
һәм алар күбрәк бер-берсенең күзләренә карашып, шул карашлары белән бер-берсен тикшереп-сынап һәм телдән әйтелмәгән кадәресен аңлатырга тырышып, озак кына сөйләшеп утырдылар. Зөфәр теге вакытта үзе Турайдан киткәннән соң аларвьщ кайсы авылларда булуларын, ничек йөрүләрен, кайчан кайтуларын сорашты. Бу, әлбәттә, бик әдәпле, бик тыйнак сөйләшү иде, әмма ләкин иң чынын, иң кирәген сөйләшү түгел иде, чөнки бу минутта аларныц күңелләрендә бөтенләй икенче уй, икенче хисләр иде. Сүз хәзер бары мәхәббәт турында, бер-берсен сагыну.
з» 35
турында барырга тиеш-—шул гына аларның күңелендә хәзер, әмма... һаман^иидер тота, кыюсызлыкмы, ялган оятмы телләрен һәм хәрәкәтләрен бәйләп тора иде. Моны аеруча тирән-үткеи итеп Зөфәр сизеп утыра, һәм ьичек кенә тыелып, әдәп саклап утырмасын, Рәшидә барыбер аны үзенә тарта, барыбер аның тулы иреннәре, күкрәкләре, тар юбкасы аша түгәрәкләнеп беленеп торган төз аяклары аны гел борчып-котыртып тора иде... Белә бит инде ул аны, татыды бит инде, шулай булгач, нигә кирәк бу тыелып азаплану, ялган әдәп саклап маташу? Рәшидә үзе дә сизми дисезме?.. Юк, сизә булыр, сизәргә тиеш... Әнә бит Зөфәрнең тилмереп каравыннан ул да, барысын төшенгәндәй, исереп китеп, онытылып карый башлый ич!.. Чынлап та иң кадерлесен, иң сакларга тиешлесен кызганмады „ лабаса, асылда бит инде ул аныкы, йә, ни югалта ул хәзер?!
Шулай уйлады Зөфәр, һәм үзенчә бик хаклы дип тапкай шул уй- хисеи, тыелгысыз дәртен салмак-киеренке, әмма йомшак тавышы белән дә, ялварулы, әмма көйдергеч карашы белән дә Рәшидәнең йөрәгенә ничек тә үткәрергә, ничек тә аны үзенеке төсле үк хәлгә китерергә тырышты, һәм ахырда кара-каршы шундый бер «көйләнүне» сизеп булса кирәк, ул аның кулларыннан тотып, үзенә тарта башлады. Рәшидә зәгыйфь келә каршылык күрсәтеп, ләкин «барыбер инде!» дигәндәй ихтыярсыз буйсынып, акрын гына урындыгыннан күтәрелде. Зөфәр тиз генә торып, аның иңбашыннан кочаклап алды. Ханым бер мәлгә хәлсезләнеп, гүя актык мәртәбә авыр, газаплы үкенүдән: «Нишләдем мин, нишләдем?» дигән төсле йөзе белән Зөфәрнең күкрәгенә капланып торды, һәм шулай аз гына мескенәеп, онытылып торганнан соң кисәк кенә кыюланып башын күтәрде, батыраеп, дымлы күзләре белән егетнең күзләренә төбәлде һәм аяк очларына басып, кибеп киткән иреннәре белән егеткә үрелде.........................
Аннары алар урын өстендә озак кына тынып, уйланып, ара-тирә сөйләшеп яттылар. Шул чакта Зөфәр, шушы минуттан үзен ничектер өстен, хуҗа бер кеше итеп сизгән хәлдә, Рәшидәдән шәхси тормышы турында (дөресрәге ире бармы-юкмы — шул хакта) сорашып алды. Рәшидә бу хакта сөйләргә бер' дә теләк сиздермичә бераз уйланып, көттереп ятты, шуннан срң гына артык җәелмичә кыска гына сөйләп бирде: әйе, аның ире булган. Фин сугышы алдыннан ул бик яшьли генә берәүгә, ачыграк әйткәндә, опера театрының бер музыкантына иргә чыккан... Ленинградтан килгән кеше булган икән ул үзе... Менә.шул ире, фин сугышы башлангач, туганнарының хәлен белергә дип, Ленинградка кайтып киткән. Ләкин ул аннан кире борылып кайтмаган, шактый вакыт хәбәрсез торганнан соң, мин монда урнаштым, Казанга кайта алмыйм, теләсәң үзең кил, дип хат кына язган... Рәшидә, билгеле, аның артыннан бармаган, чөнки ул татар артисткасы, татар сәнгатендә эшләргә тиеш... Шулай итеп, музыкант белән аның арасы өзелгән... Үкенми^ ул үзе бу эшкә, оныткан инде ул аны, чөнки башта ук аларның бәйләнешләре ныклы була алмаган. Музыкант коточкыч эгоист булган, бары үзен, үзенең виолончелен һәм тавык итен генә яраткан... Рәшидәне аңламаган, аңларга да теләмәгән, гомумән аңа син кем дә мин кем дип бик югарыдан гына караган. Әйе, менә шул... Яшьлекнең үкенечле хатасы, — газабын инде ул үзе генә белә!
Шулай тыелып кына, әрнүен-үкеиечен эченә йотып кына сөйләп бирде Рәшидә башыннан кичкәнен. Авыр һәм ямьсез тәэсир калдырды аның бу сөйләгәннәре Зөфәрдә... Дөрес, башта кыска гына бер ара аның күңелендә Рәшидәне кызгану тойгысы уяна язып куйды. Ләкин бик тиз бу күбәләктәй зәгыйфь тойгыны ачу, нәфрәт, көнчелек кебек аюдай зур усал тойгылар басып китте. Көйчелек аның ирлек горурлыгын күсе кебек кимерә башлады, ә тавык яратучы музыкантка җен ачулары кабарды: меиә шул бурзай чәйнәп ташлаган чеби хәзер аның янында
36
ята түгелме соц?!.. Әмма Зөфәр эчеидәгесеи тиз генә тышка чыгара торган кеше түгел, шуңа күрә бер сүз, бер хәрәкәт белән дә ул йөрәгендә купкан тойгыларын сиздермәде, тик салкын бүрәнәдәй кирәгеннән артык җансыз-тын калып, иреннәрен кысып, чалкан ята бирде. Рәшидә, билгеле, аның хәлен ачык сизде һәм үз нәүбәтендә дәшмичә, орынмыйча ни булып бетәсен генә көтеп ятты. Зөфәр алдында ул үзен һич гаепле итеп тоймый иде, нәрсә өчен булса да акланырга кирәк дип тапмый иде, ләкин, шуңа карамастан, Зөфәрне нигәдер азрак кызгана да, ихтыярсыз- дан, аны югалтмыйм дип, курка да иде. Әллә ничек менә шушы авыр сөйләшүдән соң ул аны бик бирелеп, бик саф итеп яратыр иде кебек.
...Алар арасында бу хакта шул көнне дә, соңыннан да бүтән сүз булмады. Зөфәр Рәшидәнең үткәненә юри яңадан кайтырга теләмәде, вакчыл-көнче булуга караганда, искитмәгән горурлык күрсәтүне отышлырак дип санады, шуңа күрә эчең тырнаган ямьсез тойгыларны ничек тә басарга һәм Рәшидәгә мөнәсәбәтен үзгәртмәскә тырышты, әмма шуның белән бергә үзе өчен бик җитди нәтиҗәне ясап та куйды: юк, Рәшидә аңа лаек хатын түгел! Ул инде өйләнмәгән егет башы белән ниндидер бер килмешәк ташлап киткән шактый җилбәзәк хатынны үзенә гомерлек яр итмәячәк! Аның кебек кешегә, вакыты җиткәч, кул тимәгән чәчәктәй саф кыз да табылыр... Асылда бит бу аның күптән күңелендә йөрткән чың теләге, татлы хыялы — аны инде филармония артисткасы гына үзгәртә алмаячак.
Ләкин, әнә шундый нәтиҗәне ясап куюга карамастан, Зөфәр Рәшидәне тиз генә ташларга һич уйламый да иде. Ни өчен ташларга? Аның кебек ялгызакның бер «күңел юаткычы» булырга тиеш түгелмени? Ничек диләр әле, сөяркә диләрме? Әйе, нәкъ менә үзе!.. Ә Рәшидә сөяркә булыр өчен бик тә уңай, бик тә кулай хатың иде. Үзе япа-ялгыз, үзе чибәр-сылу, үзе яшь артистка — мондыйны бит кешеләр махсус эзләп тә таба алмыйлар! Юк, ташлау түгел, аны ничек тә сакларга, саклау гына түгел, кадерләп тотарга да кирәк иде әле. Күпмегә кадәр бу сузылыр — ул хакта алдан юрап куймаска да мөмкин, вакыт үзе күрсәтер.
Алар Хәмит бүлмәсендә әледән-әле очраша торган булдылар. Рәшидә шәһәрдә чакта бу очрашу шактый еш кабатланды, ә гастрольгә чыгып киткән чакларында озак кына өзелеп тә торгаладьцМондый вакытларда Зөфәр аны бик юксынып, сагынып көтә иде. Ничектер ул аңа бик ияләште... Рәшидә үзе белән аның эштән башка бүтән бер кызыгы да булмаган шактый күңелсез тормышына ниндидер ямь-яктылык алып килә иде. Уйламыйча, сагынмыйча, теләмичә тора алмый иде ул аны! һәм озак торып очрашкан минутларда «сайрар кошын» иркәләп, сөеп туймый иде ул... Ә соңыннан борчылып уйлана иде: бу ни хәл бу, бик тирәнгә китте түгелме соң бу, ахыры ни белән бетәр моның?! Хәер, мондый борчылу бик тиз яңадан сагына башлауга әйләнеп кала иде. Акыл исәбе түгел, йөрәк таләбе көчле чак иде шул әле!
Рәшидә исә Зөфәрнең кайнар «мәхәббәтеннән» тәмам сихерләнеп, шуңа чиксез куанып, беткәнче аныкы гына булып йөри бирде. Билгеле инде, ул үзен сөяркә итеп танудан бик ерак иде, хәтта андый нәрсә бер генә тапкыр булсын аның күңеленә дә килмәде... Киресенчә, бик сәер башланган бу якынлыкны ул ихтыяри, тигез, хөр, шунлыктан чын, саф мәхәббәт дип уйлый иде. Асылда бит ул Зөфәрнең нинди кеше булуын, нинди уй, нинди теләкләр белән яшәвен бөтенләй белми дә иде.
Менә шуңа күрәдер инде егетнең әледәң-әле сынап: «Яратасыңмы?» дип соравына каршы Рәшидә балаларча бик самими итеп, гел бер үк сүзләр белән җавап кайтара иде:
— Әйе, яратам!
— Ни өчен яратасың?
•— Ни өченме? Әллә тагын... Моны әйтеп буламы икән соң? — Ул чыраена җитдилек бирергә тырышып, кашларын җыерган була, ә үзенең
37
шук йөзеннән шат көлү пырхылдап очарга гына тора. — Син әнә нинди дәүсең, тазасың, ә үзең бик сабырсың, йомшаксың... х мин бит тупас ирләрне бер дә яратмыйм... әйе, күңелең йомшак, мөгамәләң йомшак... миңа рәхәт синең белән... Менә ни өчен яратам шикелле мин сине акыллы, сабыр җирәнкашкам! — һәм шаркылдап көлеп ул иркә песидәй егетнең киң күкрәгенә сыена иде.
Бу аның бәхетле минутларында шаярып сөйләнүе иде. Ләкин бер кичне нәрсәдәндер борчылып уйга калган чагында ул үзенең гамәлен Зөфәргә бик житди-ачык итеп тә әйтеп бирде:
— Мин беләм, Зөфәр, синең миңа кичек каравыңны, — диде ул, әкреи-моңсу гына.—Ансат кына кулыгызга төшкән хатын-кызга сез, ирләр, гомумән бик түбән карыйсыз... Аңламыйсыз сез аларны... йә, ни өчен мин сине беренче килүеңнән үк... кабул иттем?.. Ир кирәктән дисең инде син, телдән әйтмәсәң дә эчеңнән шулай уйлыйсың. Хәер, синең урыныңда кайсы ир дә шулай уйлар иде... Ә бит мин авыл-райоп җирләрендә һаман йөреп торам, төрле кешеләр белән очрашырга туры килде миңа, синең кебек мыштым гына үрмәләп килүчеләр аз булмады, ләкин мин аларны тибеп кенә очыра идем... Ә бу юлы... бу юлы мин алай эшли алмадым... Ходаем, ни булды соң миңа, ничек соң мин шулай... онытылдым?.. Белмим, белмим!.. Тик шуны беләм, син беренче күренүдән үк әллә ничек менә күңелемне җилсеттең... яхшы кеше, ягымлы кеше булып күрендең син микем күземә, Зөфәр!.. Ләкин ул гына аз әле, ул гына җитми әле... Бер хатын да, кеше миңа ошады дип кенә, акылын җуймый, юк!.. Тагын нидер кирәк иде, әйе, нидер кирәк иде... Хәтерлисеңме, акыл- лым, Турай клубында мин җырлап беткәч, халык миңа ни диеп кычкырды?.. «Безнеке кебек сугыш кырларында йөргән ярың булса, исән-сау кавышырга насыйп итсен» дип кычкырды бит! Ә минем юк, көтәр беркемем дә юк, мин ялгыз!.. Ялгыз, ялгыз!.. Әгәр, минем көтәр кешем булса иде, мин, намусыма түгел, кигән туфлиемә дә тузан бөртеге төшермичә, аны көтәр идем, биш ел да, ун ел да, гомерем буена да көтәр идем. Ләкин юк шул, юк, кәккүктәй ялгыз мин! Менә нәрсә мине синең кочагыңа ташлады.
■ Аңлыйсыңмы син шуны, Зөфәрем?! һай, белмисез сез, ирләр, белмисез, хатын-кыз өчен ялгызлыкның никадәр авыр нәрсә икәнен!.. Бары тик шуның аркасында гына бит бичара хатын-кыз кайчак күзен йома да, салкын суга ташлангандай, берәрсенең кочагына атыла. Ни булса ул, ни булса ул! Ә соңыннан, соңыннан ничек итеп аңлатасың да ничек кенә акланасың? Хәер, эш узган инде!.. — һәм Рәшидә сүлпән өметсезлек белән кулын гына селтәп куйды.
Аның бу ачынып әйткән сүзләреннән Зөфәр тирән әрнү ишетте. «Әйе, мәсьәлә шактый катлаулы икән!» дип ихтыярсыздан уйланып калды ул, һәм Рәшидәнең моңарчы күпме үкенү, икеләнү газаплары кичереп килгәнлеген үз күзе белән күргәндәй булды. Кеше кайгысын тыңлап, йөрәгенә якын алып өйрәнмәгән булса да ул Рәшидәне чынлап кызганды һәм аңа тагын да йомшаграк; игътибарлырак булырга кирәк дигән фикергә килде... (Әйе, онытсын бичара үзенең бу әрнү-үкенүләрен, югыйсә икесенә дә кыен ич болай!) Шуның белән бергә, реаль уйлаучы кеше буларак, ул Рәшидәнең ялгызлыктан зарлануыннан икенче бер нәтиҗә дә ясап куйды: тормыш хәзер бик авыр, кытлык-мохтаҗлык бик зур, бигрәк тә артистка кеше бу мохтаҗлыкны авыр кичерәдер, димәк, аңа аз-маз ярдәм дә иткәләргә кирәктер... Ихтимал, Рәшидә үзе дә моны эченнән өмет итеп йөридер... Ничек кенә булмасын/ хатын-кыз бүләк алырга ярата ул... Шулай хөкем итте Зөфәр. Элек тә бу хакта уйланганы бар иде, хәзер исә уңай форсат чыкты дип исәпләде.
һәм озак та үтми бер очрашуларында ул Рәшидәгә маркизет күлмәклек китерде. Рәшидә моңа бик куанды, күктәй ачык-зәңгәр маркизетны кат-кат тотып та, сүтеп тә, өстенә каплап та карады. Бик килешә икән
'38
диде, выходной күлмәк тектереп була икән, диде, аннары, күпме тора соң бу, дип тә сорады. Зөфәр аңа, ваемсыз гына, күпме торганын сорама, мин сиңа бүләк итеп китердем, диде. Рәшидә моны ишеткәч, берьюлы җитдиләнеп, хәтта караңгыланып китте.
— Юк, мин синнән бүләк кабул итә алмыйм,—диде ул, салкын- коры гына.
Зөфәр артык гаҗәпләнүдән бераз ни әйтергә белмичә торды.
— Туктале, — диде ул, күзләрен зур ачып. — Ни өчен алмыйсың? Мин бит шаярып әйтмим... Чын ихластан сиңа бүләк итеп китердем!
— Рәхмәт, ышанам, ләкин барыбер ала алмыйм! Әйтмәгән булсам, белеп тор: түләүсез мин синнән төймә дә алачак түгелмен!
— Бу ни өчен тагын?
— Шулай. Намусым кушмый. Хурланам... Бүләк түгел, түләү бу... Юк. юк, кирәкми...
— Гаҗәп, гаҗәп!—диде Зөфәр, шаккатудан кулларын җәеп.
— Бер дә гаҗәпләнер урын юк монда! — диде Рәшидә, нигәдер һаман кыза һәм гасабиләнә барып. — Без тигез кешеләр! Беләсеңме шуны — тип-тигез кешеләр!.. Мәхәббәтемне бирәм, мәхәббәтеңне алам, әмма өстәү кирәкми, түләү кирәкми... Андыйлардан түгел мин!..
Аның кашлары тартылды, күзләре кинәт яшь белән тулды һәм, Зөфәр каршы бер сүз әйтте исә, һичшиксез үксеп елап та җибәрер иде. Зөфәр нәкъ кирәк минутта тыела белде. Хәер, Рәшидәнең һич көтелмәгән яктан бу кадәр кинәт ачылып куюы аны шундый гаҗәп-хәйранга калдырды ки, гомумән ни дә булса аңлаудан һәм әйтә алудан ул ерак иде әле. Тик күпмедер вакыт үткәннән соң гына урындык аркасында эленеп яткан маркизетка ымлап, сорап куйды:
— Кире алып китиммени инде?
— Юк, нигә, калдыр... Мин акчасын түләрмен...
— Ә мин нинди йөз белән синнән акча алыйм? Шул хакта да уйладыңмы син?
Рәшидә килеп Зөфәрнең иңбашына кулын салды — ул инде бераз тынычлана төшкән иде.
— Үпкәләмә! Мин бит сине гаепләмим, акыллым! Беләм, син ихлас күңелдән мине куандырырга теләгәнсең... Рәхмәт моның өчен, рәхмәт! Ләкин син дә мине аңла инде: кабул итә алмыйм мин бүләк, бигрәк тә синнән, бигрәк тә хәзергедәй авыр чакта...
Зөфәр кабаланып аның сүзен бүлде:
— Ну ярар, бүләк булмасын, бүләк түгел ди, ярдәм... Ярдәм итәргә генә минем хакым бардыр бит инде?.. Моны җиде ят та бер-берсенә эшли...
Рәшидә ихтыярсыз елмаеп, Зөфәргә бармак янап алды:
— һай, хәйләкәр дә сон үзең! Ярдәм, имеш!.. Ярый алайса, дустым, ярдәмгә мин дә каршы түгел... Менә нинди әйбәт материя табып китергәнсең, бик кыйммәт тормаса, мин аиы алып калырмын. Шушы инде синең миңа зур ярдәмең булыр. Зөфәрем табып бирде дип мин аны куана-куана киеп йөрермен! Дөресме?
Зөфәр артык бәхәскә кереп тормады, чөнки Рәшидәнең үз сүзендә нык торачагы көн кебек ачык иде. Уйлый белгән кешегә бу кечкенә вакыйгадан шактый гыйбрәтле нәтиҗәләр ясарга мөмкин иде: Зөфәрне иң нык гаҗәпләндергәне — Рәшидәнең үз абруен һәм горурлыгын саклауда искиткеч катылык күрсәтүе булды. Көтмәгән иде ул моны, һич көтмәгән иде... Әгәр артистканың тормышы шәптән булса, бер хәер иде. Югыйсә көнен-көнгә чак ялгап, бик авырлык белән генә алып бара бит!.. Беренче генә очрашулары түгел — Зөфәр моны күптән сизеп-күреп өлгергән иде инде. Кайбер килүләрендә Рәшидә күңелсез, боек була, озак кына башын тотып хәлсезләнеп утыра, «ни булды, әллә авырыйсыңмы?» дигәч тизрәк елмаерга тырышып, «Юк, авырмыйм, болай гына» дип әйт-
39.
кәп була торган иде. Ләкин никадәр генә яшермәсен, бу хәлсезләнеп, боегып калуның сәбәбе нигездә һаман шул авыр мохтаҗлыктан, туры гына әйткәндә, ачлы-туклы торудан килеп чыкканлыгын белү бер дә кыен түгел иде, Сонга табарак Зөфәр Хәмит бүлмәсендә үз кулы белән икесе өчен генә сый әзерли башлаган иде. Плиткада бик әйбәт сөтле кофе кайнатып ала, табынга ак күмәч, май, шикәр, ит яки балык кон- сервы ачып куя һәм кунагын каршысыиа гына утыртып, сыйларга тотына иде. Шул чакта Рәшидә бичара, нинди генә алама настроение белән килгән булмасын, бөтенләй икенче кешегә әверелеп китә иде. Юк, ул ашка ташланмый, юк, бик әдәп саклап, матур итеп, нечкә бармаклары белән аз-аз гына алып ашый, әмма шул сыйларга кагылу белән аның кәефе нәкъ балаларныкы төсле булып үзгәрә иде. Шунда ук сөйләнә, көлә, шаяра башлый, ә ашап туйгач хәтта «Синең өчен генә!» дип җырлап та куйгалый иде.
...һәм менә шул хатын Зөфәрнең китергән бүләген алмады, катгый рәвештә кире какты!.. Әйе, гыйбрәт бу... Мәхәббәт уртак булырга мөмкин, сыныкны уртаклашырга мөмкин, әмма кешелек горурлыгын урталай бүлеп булмый икән, Кешенең үзенә куйган бәясе бар — шуннан бервакытта да төшмәячәк ул!
Рәшидәнең Зөфәрне әнә шулай гаҗәп-хәйранга калдырган чаклары аз булмады. Бриллиант кисәгедәй йә үзәге, йә берәр кырые белән кинәт нур чәчрәтеп, чагылып куйгалый иде ул... Аеруча хыял матурлый торган иде аны...
Зөфәрнең юмарт мәхәббәтеннән һәм сыеннан кәефе бик яхшырып киткән минутларда ул үзенең кадерле хыялларын, хыял иткән максатларын дәртләнеп сөйләргә тотына иде... «Мин лирик героиня булырга телим, — ди иде ул Зөфәргә, бик зур серен ачкандай итеп. — Эстрада җырчысы булып йөрүдән тәмам туйдым, аннары ул мине һич канәгатьләндерми, минем сәхнәдә уйныйсым килә, төрле-төрле образлар тудырасым килә, аңлыйсыңмы?.. Бу минем мечтам, сугыш кына бетсен, мин ■барыбер театрга күчәчәкмен... Әйе, менә әйтте диярсең! Миндә бит теге ни, әлеге драматический талант бар, беләсеңме син шуны?.. «Гроза»дан Катеринаны, яки «Мәкер вә мәхәббәт»тән Луизаны мин сиңа шундый итеп уйнап күрсәтер идем, җан кисәгем... һо! — чәчләрең үрә торыр иде!.. Ышанасыңмы, юк әйт, ышанасыңмы?.. Алайса, менә шул!.. Үзебезнең әйберләрдәнме?.. Үзебезнең әйберләрдән «Галиябану»ны бик яратам. Галиябануны уйнаганым да бар... Телисеңме, мин хәзер сиңа аны уйнап күрсәтәм, юк, телисеңме?»
һәм ул, җавап та көтмичә тиз генә торып, косынкасын татар кызларыча башына бөркәнеп, җиңел генә атлап тәрәзә кырыена бара. Шунда ук бөтен хәрәкәт-кыланышы белән нәфнс-сылу Галиябануга әверелеп уйный да башлый. Искиткеч үзгәреш!.. Урамнан исемен атап җырлаучыларны ишеткәч, нәкъ менә кыр кәҗәседәй куркып-сагаеп та калган, сөенеп-очкынланып та көткән, борчылып-сабырсызланып та көткән 18 яшьлек саф, садә авыл кызы күз алдына килә дә баса. Инде ул тәрәзә ■яңагына ышыклана биреп, Хәлиленә каршы әкрен генә, дулкынланып, тибрәнеп кенә җырлап та җибәргәч, — бетте, моның кебек тулы иллюзияне сәхнәдә дә сирәк күрерсең!.. Әйе, бар икән, бар икән үзендә, илаһи, чыи талант, кодрәтле талант!..
Рәшидә үзе дә шуны ачык тоеп, шуңардан әйтеп бетергесез сөенеп, Зөфәр янына атылып килә дә, алдына утырып, муеныннан кочып ала.
— Сәнгатьне яратасыңмы син? Театрны яратасыңмы син, абыем? ■Әллә артистканың үзен генә яратасыңмы? — ди ул, балаларча сыенып- сыйпаланып.
■— Яратам, яратам, сине дә, театрны да, Галиябануны да — барыгызны да яратам! —ди Зөфәр, Рәшидәнең яшьләнеп киткән күзләреннән үбә-үбә.
40
һәм ин гаҗәбе, — һич рыясыз әйтә ул моны, шушы минутта хис иткәнен әйтә, чөнки бу минутта ул үзе дә ничектер икенче төрлерәк кеше булып китә иде. Шушындый гүзәл, ак хыяллы, нечкә, пакь җанлы бер хатынның якын, ышанычлы кешесе булу аны ничектер үз күз алдында үстереп җибәрә, күңелен әйбәт бер горурлык белән тугыра иде. Алай гына да түгел, бүтән бервакытта да татырга туры килмәгән, бары чын матурлыктан, якты уйлардан гына килергә мөмкин булган аеруча тирән, олы бер бәхет кичергән кебек тә була иде ул...
һәм менә шундый чакларында Зөфәр, артисткага «сөяркә» итеп кенә каравын онытып, әгәр сорасам, Рәшидә миңа иргә чыгар идеме икән дип тә уйлый торган иде. Бу хакта алар арасында бер генә тапкыр да сүз булганы юк; егет кирәк тапмагач, кыз бервакытта да үзе башламый инде, билгеле... Ләкин Зөфәр исәбенчә, Рәшидә аңа чыгар иде, бик теләп чыгар иде, чөнки Рәшидә аны ярата, аңа ышанып карый. Моны исбат итеп торасы да юк... Дөрес, Рәшидә «торгашлариы» бер дә яратмый, сәүдә тирәсенә оялаган кешеләрнең күбесен жуликлар дип саный, ләкин Зөфәрне ул торгаш дип белми иде. Киресенчә, Зөфәр зур заводның ОРСында бүлек мөдире булып эшләгәч, ул anj>i дәүләт ышанычын казанган җаваплы работник дип исәпли иде. Бер дә шикләнмичә, гадел, намуслы, яхшы кеше дип уйлый иде ул аның хакында... Хәтта’ партия члены диеп тә уйлый түгел идеме икән әле?.. Бик мөмкин, чөнки Зөфәр, болай өстән караганда, әйбәт кеше иде, аннары кирәксә, гомумән ул үзен иң уңай яктан күрсәтә дә белә иде. Рәхим ит, ул игътибарлы да, ачык йөзле дә, йомшак телле дә, тыйнак, сабыр да, кыскасы — милый человек!
Шуның белән бергә ул гаять сак кеше дә иде, бервакытта да артыгын сөйләмәс, күбрәк бик акыллы итеп дәшмичә торыр, шуңа күрә дә ул Рәшидәне рәхәтләнеп тыңлады, тәэсирләнде, сокланды, әмма үзенең уй-теләкләрен аңа һичкайчан сөйләмәде — иң яратып, нечкәреп, күңеле белән беткәнче ачыласы килеп якынайган чакларында да йомык-бикле булып калды... Акыл искиткеч уяу иде аңарда!
Әйе, тормыш схемаларны вата. Йөрәкләр бергә, тәннәр бергә, ә теләкләр үзгә, уйлар башка! Зөфәр өчен Рәшидә, күпме генә ул аны яратмасын, һаман шулай мәхәббәткә юмарт, уңай сөяркә булудан узмады, — узмады, чөнки аның идеалы Рәшидә түгел иде. Ә менә кешегә бик ышанучан, кеше турында бары яхшы итеп кенә уйлаучан, беркатлы садә-самими яшь ханым өчен исә Зөфәр бик әйбәт,' бик сөйкемле егет иде һәм ул аны ир итеп кенә түгел, күңеленә ошаган кеше итеп тә> чын ихластан бирелеп яратты. Өйлән, ал мине дип әйтергә кыймады, әлбәттә, ләкин шулай да эченнән генә һаман өмет итте булса кирәк...
1944 елның җәендә Рәшидә, башка артистлар белән бергә фронтка барып, ай ярым чамасы сугыш кырларында йөреп кайтты. Кайткач ул Зөфәргә фронтта күргәннәрен түкми-чәчми сөйләп бирде. Төрлесеннән — куркынычыннан, кызыклысыннан — бик күп нәрсә җыеп кайткан икән үзе дә. Тик кавышу шатлыгыннан булса кирәк, күбрәк кызыклысын — ул> мин сиңа әйтим, солдатларның аларны искиткеч сөенеп, кочак- лап-күтәреп каршы алуларын, концертларны балалардай йотлыгып- тыңлауларын, ул, мин сиңа әйтим, зур-зур. командирларның, хәтта генералларның аларны гаять хөрмәтләп йөртүләрен, бик шәп сыйлап-ку- нак итүләрен, инде шуның өстенә тагын аңа, Рәшидәгә, бер йөзләп кешенең гашыйк булуын, хәтта бер яшь кенә подполковникның болар киткән чакта, кап-кара куркыныч пистолетын чыгарып, моңа сузуын, «Нигә бу миңа?» дигәч, тегенең кулын йөрәгенә куеп: «Ханым, ташлап киткәнче атып китегез!» дип ялварып әйтүен — һәм башкаларын, һәм башкаларын гадәтенчә ялкынланып, бик матур тасвирлап сөйләде ул... һәм аның шушы эчкерсез ышанып сөйләгән сүзләреннән Зөфәр үзе өчен бары бер генә нәтиҗә ясый алды: «Юк инде, артистка белән башың
41
бәйләнә күрмәсен! Гомергә уртак хатынның ахмак ире булып йөрерсең шунда!»... Күп кенә ирләр төсле, чын мәхәббәтнең, чын дуслыкның һәр- төрле хыяиәт-түбәнлекләрдән саклавын ул белми дә, аңламый да иде.
Сугыш беткәч, Зөфәр үзенең күптән уйлап йөргән теләк-максатларын гамәлгә ашыра башлады. Бик шәп йорт сатып алды. Аулак урамдагы бу таза йорт тук, тыныч, бәйсез тормышның нигезе булачак. Хәер шул тормышның үзен корып җибәрер өчен берәр кул тимәгән, итагатьле, яшь кызга өйләнү турында уйлый башларга вакыт иде. Ә моның өчен иң элек Рәшидә белән ике араны ничектер җайлап кына, авырттырмыйча гына өзәргә кирәк иде. Ләкин ничек итеп?.. Рәшидә бит ул!.. Ничек итеп?
Көзге салкын кичләрнең берендә әнисе Таибә абыстай кереп, өйләнү турында шактый кискен генә сөйләшеп чыкканнан соң, Зөфәр Рәшидә белән булган бөтен тарихын әнә шулай күз алдыннан кичерде. Бу тарихның башы булды, дәвамы булды, әмма ахыры юк әле..
XI
Яна йортта Сабитовларга күңелсезрәк, бушрак булса да, ниһаять, беренче озын кыш та үтеп китте. Яз килде. Тыныч, хәвефсез яз иде инде бу... Халык, арба басып киткән түмгәкне яңадан өяргә керешкән кырмыска күчедәй, мәш килеп үзенең илен-көнен торгызырга, рәткә кертергә тотынды. Зөфәр дә тормышка аеруча бер сусау һәм дәрт тоеп, яңа нигезен үзе теләгәнчә әйбәтләп, матур, нык итеп кору уе белән яңа башлады. Иң элек ул, кар китеп, җир кипкәч тә йорт-җирен төзәтү, тәртипкә китерү эшенә кереште. Башта ике оста яллап, капка-коймасын өр-яңадан эшләтте; койма буй җитмәслек биек, капка бик таза булып чыкты. Сабитовларның эчке дөньясын хәзер берәр ярыктан сыңар күз белән дә карау мөмкин түгел иде. Аннары малярлар китертеп, капка-коймасын сарыга, өй түбәсен яшелгә буятып җибәрде. Йорт бердән яктырып, ма-турланып китте. Зөфәр эшкә барышлый да, кайтышлый да ихтыярсыз- дан тукталып, сөенеп-сокланып карап торудан тыела алмый иде,—аның йорты бөтен урамына ямь биреп тора хәзер!..
Ихтимал, күрше-тирәне һәм үткән-сүткәннәрне йортның матурлыгыннан да бигрәк моның хуҗасы кем, кайдан таба ул барысын да дигән сорау кызыксындырадыр. Ләкин бер дә гаҗәпләнерлек нәрсә юк монда: дәүләт заводы һәм аның меңләгән эшчеләрен тәэмин итәргә тиешле ОРСы, сугыш китергән бөлгенлеккә карамастан, бик бай иде әле. Андый байлыктан бер тәэминатчының, әйтик, түбәсен буярлык кына олиф белән буяу табу ни тора ул?! Диңгездән бер тамчы гына!
Бер үк вакытта Зөфәр каяндыр бер бакчачы карт табып китерде дә шуңа җимеш бакчасын рәткә кертергә кушты. Мулла кыяфәтле, чиста, йомры гына карт башта бакчаның түренә хәтле узып, игътибар белән бөтенесен бер карап чыкты; чыккач, кулларын артка куеп: «Ай-Һай, тәмам хәшәрәтләр оясына әверелгән икән бу!» — дип башың селкеп торды; бары шуннан соң гына бишмәтең салып, җиңен сызганып Һәм саплы пычкы, кәкре пәке белән коралланып, эшкә тотынды, һәр агачка ул ни өчендер «мәхлугым» дип дәшә иде, нидер сөйләнә-сөйләнә аны әйләнеп карап чыга.иде, шуннан соң һич кызганмыйча «мәхлук»ны утарга тотына иде. Бер-ике көн эчендә карт кисеп ташлаган ботаклардан рәшәткә буенда зур бер өем хасил булды. Зөфәр баштарак, бу мөселман бакчаны утынга кисеп бетерә бит, дип чынлап курка калды. Ләкин иртәрәк борчылган икән, картның утавыннан соң һәр агач, һәр куак җыйнакланып, бер-берсеннән аерылып, бөтен бакча эче иркенәеп, яктырып китте. Карт кечкенә ак сакалын кәкре бармаклары белән астан-өскә тараштырып, Зөфәргә әйтте: «Менә кем, Зөфәр туган, бакчаңда хәзер
42
Җил дә йөрер, кояш та күп, җимеш тә мул булыр, алла насыйп итсә!» диде, һәм тагын агачларны ничек карарга, кайчан ашларга, камчан сугарырга кирәклеген әйткәләп төшендерде дә, шуның белән эшен беткәнгә санап, тиешле акчасын алып, китеп тә барды.
Зөфәр, билгеле,.өенең эчен дә җиһазларга онытмады. Шәп-шәрә алты бүлмәне тутырырга күп кирәк иде әле, шулай да комиссионный магазиннардан төрле мебель ал галап, аннары Гайсә карт аша да кайбер нәрсәләр тапкалап, өен төрле иштәге җиһазлар белән бераз тутырды- Әлбәттә, Зөфәр күреп тора, бу әле зәвыклы, культуралы итеп җиһазлау түгел, өе аның антиквар кибетенә охшабрак китте, ләкин хәзергә башка чара юк, заманасына күрә ярап торыр диде.
Таибә абыстай улының берьюлы бу хәтле эшләр актарып ташлавына эченнән генә бик сөенеп йөри иде. Ул моны егетнең, ниһаять, өйләнергә җыенуыдыр инде дип, үзенчә, яхшыга юрады. Тик менә улының күздә тоткан берәр кызы бармы-юкмы, булмаса — кайдан, кемне табарга? — шушы хакта борчылып уйлана иде. Бу турыда ул зур улы Зарифка да сүз салып куйды. Тамбә абыстай фикеремчә, мондый йортка ни җитте кызны гына җитәкләп китерергә ярамый, тапкач-тапкач, яхшы нәселдән, мал кадерен белердәй тырыш, уңган, инсафлы кыз табарга кирәк.
Зөфәр үзе өйләнү мәсьәләсендә тәгаен бер фикергә килмәгән иде әле, шулай да вакыт җиткәнлеген сизә иде инде. Менә күпме эшләр башкарды, күпме акча тотты, йорты эчтән дә, тыштан да әнә ничек матурланды, әмма шуңа карамастан, Зөфәр чын канәгатьләнү тоя алмый, чөнки аңа һаман нидер җитми кебек, йорты да элеккечә һаман буш, җансыз кебек иде. Күрәсең, бу зур йортка җан өрер өчен, бу йортта чың тормыш татып яшәр өчен тагын бер яңа кеше — җанга якын яшь, чибәр хатын кирәктер инде. Шунсыз тормышы да, күңеле дә түгәрәкләнмәячәк ахрысы.
Ләкин шушы уйларга бирелеп йөргән чакта гына Зөфәрнең аяк асты кинәт кенә бер тетрәп куйды. Хикмәт шунда, Зөфәр йорт тирәсендәге эшләрен бетерүгә, һич көтмәгән җирдән госконтроль кешеләре килеп, ОРСның бөтен системасында зур ревизия үткәрергә керештеләр. Билгеле инде, көне-сәгате белән дөнья мәшәкатьләре, өйләнү кайгылары Зөфәрнең башыннан берьюлы очтылар. Дөрес, коелып төшмәде ул, ревизияләрне күргәне бар, ләкин, бердән,- бу юлы аның бик капыл булуы, икенчедән, заводтагы «актив» саналып йөргән, бик күпне белүче һәм бик төпченергә яратучы кайбер кешеләрнең ревизия эшенә тартылуы Зөфәрне шактый нык борчуга салды. Болар инде мондый чакта, җәнлек ауларга катнашучылар шикелле, гаҗәп зур тырышлык күрсәткән булалар. Аннары алар, шушы җирдәге кешеләр буларак, әллә кайчангы эшләрне дә исләрендә тоталар һәм казып чыгарырга әзер торалар. (Ә казып чыгарырлык эшләр юк түгел иде.) Шуның өстенә тагын алар, ул активистлар, Зөфәр кебек кешенең мәгыйшәтен дә яхшы ук беләләр бит; аның былтыр гына зур йорт сатып алуында, быел шуны яңартып йөрүен дә ревизия ясаучылар колагына бик әйбәтләп тукыячаклар, билгеле.
Зөфәр үзе материаль җаваплы кеше түгел, аның эше — ОРСның сәүдә точкаларына гомуми җитәкчелек итү, шул точкаларны товар белән тәэмин итеп тору; теге яки бу точкада растрата, җитмәүчелек ачылса, аны Зөфәрдән таптырмаячаклар. Моның өчен җавап бирүче, «точка» мөдире яки директоры бар. Ләкин шул директордан: «Кая куйдың, кем белән ашадың?» дип буып сор.аулары мөмкин. Зөфәр, өчен һәртөрле күңел сез лейләрнең менә шул яктан килеп чыгуы ихтимал.
Әлбәттә, вак-төяк растрата, җитмәүчелекләр генә аны куркытмый. Тик менә күмәкләшеп «ашау» бик хәтәр нәрсә. Мондый нәрсәне ача калсалар, эшне, һичшиксез, тикшерү органнарына бирәчәкләр. Мәсьәлә бик җитдиләшеп китәчәк. Дөрес, эшнең аңа кадәр барып җитмәве дә мөмкин чөнки, бердән, ОРС җитәкчеләре үзләре үк моңа юл куймаска
.43
тиешләр, ник дисәң, алар үзләре дә кардан ак, сөттән пакь түгелләр; икенчедән, әлеге точкалардагы материаль җаваплы кешеләр дә, ямьсез эшләр ачыла калса, бөтен гаепне бары үз өсләренә алырга тиешләр, иик дисәң, совет законы үзе үк ялгыз ашаучыга җәзаның рәхимлерәк, ә күмәкләп ашаучыларга — катырак булуын кисәтеп тора. Аннары сәүдә работниклары арасында язылмаган бер кагыйдә бар: бәлагә юлыккан кешене исән калучылар һәрвакытта йолып алырга тырышалар, һәм әйтергә кирәк, күп кенә очракта бу тырышып йөрүнең теге «бичара»га шактый зур файдасы да тиеп куя: я ул бөтенләй котылып кала, яки инде, китеп барса да, «сәфәре» бик кыска булып чыга.
Ләкин шулай да, бу исәпләргә генә таянып, бөтенләй үк гафил булып торырга ярамый иде. Зөфәр ревизия килгән көнне үк кичен, абыйсы аша, Хәмит дустын үзенең өенә чакыртып алды. Түр бүлмәгә бикләнеп утырдылар. Зөфәр дустын ОРСтагы хәлләр белән кыскача гына таныштырды һәм аның алдына ике төрле бурыч куйды: беренчедән, ревизия ясарга килүчеләрнең баш кешесенә берәр төрле юл табып булмасмы? Ягъни ниндирәк кеше ул, кемнең сүзе үтә аңа, гомумән җайга килердәй кешеме?
— Кыскасы, үзең аңлыйсың инде, — диде Зөфәр, — ревизиянең нәтиҗәләре бик каты булмаган тәкъдирдә, без ул иптәшне бервакытта да онытмас идек. Икенчедән, промтовар магазины директоры Сөнгатуллин- ны һәм азык складының мөдире Волковны бүгеннән калмый кисәтеп куярга кирәк: кулларында запас акча тотсыннар, ревизиянең нәтиҗәләре тәмам ачыкланмыйча торып, аңлатма бирергә ашыкмасыннар, гомумән телләрен тешләп кенә йөрсеннәр. Алар моны үзләре дә белергә тиеш, әлбәттә, ләкин исләренә төшермичә ярамый, чөнки каушап бутала һәм бүтәннәрне бутый башласалар, соңыннан эшне төзәтүе авыр булачак. Әйләнгән саен минем янга йөгереп килмәсеннәр, ә сүзләре булса, ■синең аркылы гына җиткерсеннәр. Мин, положением буенча, ревизиягә, булышучы кеше хәзер — шуны онытмасыннар.
Сүзен тәмамлап, Зөфәр ахырдан гына әйтеп куйды.
>— Только син, дус кеше, ревизор мәсьәләсендә сак була күр, яме!
>—• Өйрәтмә син мине, — диде Хәмит, дорфа гына. Аннары бераз уйланып торгач, дәртле генә башын күтәрде. — Ярый, миннән эш калмас. Конечно, ревизорга юл табу ансат булмаячак, ну ничево, сукыр тычкан эзеннән йөреп карыйк әле, шәт берәр йомшак җирен капшарбыз. Ревизор да чуеннан түгелдер әле.
Зөфәр көлемсерәп, кулын сузды:
— Алайса, әйттем — бетте?
Хәмит аның учына сугып алды:
— Әйттем — бетте! А1ать якасын!
һәм ул, сугышчан задание алган оперуполномоченный төсле, такыр башына зәңгәр кепкасын каплады да, кәкре аяклары белән нык-нык басып, җитез генә чыгып та китте.
Зөфәр ревизия барышында үзен бик тыныч тотты. Башта ул ревизия кешеләре белән, дәрәҗәсен саклап, әмма ачык йөз күрсәтеп, әйбәт кенә •сөйләште, аларга кулыннан килгән ярдәмне күрсәтергә әзер торуын белдерде, исәп-хисап эшләрендә булышыр өчен үзенең аппаратыннан кешеләр дә бирде.
Ревизия өч көн дәвам итте. Барлык точкаларда да товар калдыгын исәпкә алдылар, соңгы ярты ел эчендә күпме товар кайткан, күпмесе сатылган, күпме акча тапшырылган — шуларны исәпләп чыгардылар. Ләкин ревизияне алып бару бик авыр иде, чөнки сугыш шартлары аркасында сәүдә-тәэминат эшләре гаять катлауланган иде. Азык-төлек белән тәэмин итү карточный система буенча бара, товарларга ике'төрле бәя яшәп килә. Шуның нәтиҗәсендә бухгалтерия исәп-хисабы да бик кат- .лауланып, чуалып беткән иде. Әмма, шуңа карамастан, ө.ч көнлек реви
44
зия дә ОРСның сәүдә точкаларында шактый зур кимчелекләр ачып өлгерде. Монда бозу да, әрәм-шәрәм итү дә, читкә тарату да, турыдац- туры урлау да бар иде. ОРС җитәкчеләренең шул точкалар аша үз-ү3- ләрен тәэмин итү белән чамасыз шөгыльләнүләре дә бик ачык күренеп тора иде. Кайбер материаль җаваплы кешеләрнең өстенә зур гына сумаларга барып баскан җитмәүләр дә чыкты. Әмма бу кешеләр югалып калмадылар: каяндыр, ниндидер документлар, актлар табып чыгардылар, шуның белән өсләренә чыккай җитмәүләрне киметә алдылар, ә калган кадәресен шунда ук акча кертеп капладылар.
Кыскасы, ревизия башта бик каты тотынса да соңга таба аның эше акрынлап йомшара барды. Нәтиҗәдә беркем өчен дә баш китәрлек зур куркыныч тумады. Ревизиянең йомгакларын бер генә сүз белән болан дип әйтергә мөмкин: кимчелекләр күп, ОРС малын ашау бар, әмма зур җинаятьләр юк.
Дөрес, ревизия озаграк һәм тирәнрәк казынса, тотып судка бирерлек җинаятьләрне дә тапкан булыр иде. Ләкин аңа алай озак казынырга вакыт бирмәделәр: югарыдан кемнеңдер боерыгы буенча эшне кызу тотарга мәҗбүр булдылар. Бу Хәмитнең «сукыр тычкан эзеннән йөрү» нәтиҗәсе булырга тиеш иде.
Шулай итеп, ОРСның кайбер җитәкчеләре һәм сәүдә работниклары, өстенә җыелган куе кара болыт яшьнәмичә-күкрәмичә генә таралды. Берәүне дә чатнатып сукмады. Тик Зөфәр өчен генә ул бөтенләй үк хәвеф- хәтәрсез үтеп китмәде- Әле ревизия башланмас борын ук аның, ниһаять, фаш ителүен, януын көтеп торучылар булган иде. Егет бөтен сугыш буена ОРСны имеп ятты бит, бу юлы койрыгына басарлар дип уйлаганнар иде. Аннары ревизия барышында әлеге завод оешмаларыннан катнашучылар да аның берәр кыек эшен чокып чыгарырга бик тырышып карадылар, ләкин тырышып та берни таба алмадылар. Дөресен генә әйт-кәндә, андый нәрсә Зөфәрнең гамәлендә юк та иде, чөнки ул бервакытта да үз инициативасы, үз кулы белән дәүләт малына үрелмәде. Нигә ул? Сәүдә бүлеге мөдиренә, бигрәк тә аның кебек оста коммерсантка, сугыш шартларында үзен тәэмин итәрлек кенә юллар болай да, аллага шөкер, җитәрлек иде.
Инде теге яки бу точкада зур гына товар җитмәү фактлары ачылган икән, моны да аңардан таптырып булмый. Моның өчен җаваплы кеше — точканың директоры, бары аңардан гына сорап була. Ә директор ОРС малын кая куйган, кем белән ашаган—ул аны инде үзе генә белә. Ул әйтмә сә, син аңардан келәшчә белән дә тартып ал алмыйсың.
Кыскасы, Зөфәр Сабитовның ОРСны имеп килүе, күпләр фикеремчә, бәхәссез булса да, аңа тотып бәйләнерлек сәбәпләр табылмады.
Ләкин шулай да бер ише каныгучылар ревизия ачкан бөтен кимчелекләр һәм җитешсезлекләр өчен барлык гаепне аның өстенә генә аударып, ахыр чиктә шул сылтау белән аны урыныннан бәреп төшерергә чамалап карадылар. Әйе, Зөфәр, сәүдә бүлеге мөдире буларак, сәүдә точкаларындагы хәлләр өчен мораль җаваплы кеше, бу хакта ревизия актында да бик ачык әйтелгән, һәм шунлыктан аңа куркыныч юк түгел иде. Дөрес, завод һәм ОРС җитәкчеләренең аңа мөнәсәбәтләре яхшы, аңа зур белгеч итеп карыйлар һәм аның белән бик хисаплашалар иде. Юкка гына бит аны сугыш буена броньнар биреп, саклап тотмадылар. Бу юлы да алар аны якларга һәм сакларга тиешләр, чөнки, бердән, ул аларга бик кирәк кеше, икенчедән, кимчелекләр өчен бары бер ул гына гаепле түгел икәнлеген бик яхшы белеп торалар.
Ләкин тормыш бик катлаулы һәм четерекле нәрсә. Кайчагында кешеләп берәүгә дә әйтергә ярамаган эчке исәпләрдән чыгып, бәлагә таручыга кинәт кенә мөнәсәбәтләрен үзгәртәләр һәм, ярдәм кулын сузасы урында, аны төпкә үк батырып җибәрәләр. Төрлесен көтәргә мөмкин.
45
Шуны әйтергә кирәк, Зөфәргә каныгучылар арасында аеруча бер килешмәс усалы, үткен тешлесе бар иде. Бу кеше сугыш ахырында гына фронттан кайтып, заводның кадрлар бүлеге начальнигы булып эшли башлаган сыңар куллы майор Симаков иде. Аның кыяфәтендә үк инде утны-суны кичкән чын хәрбиләргә хас кырыс бәйсезлек, кискенлек һәм кыюлык сизелеп тора иде. Тыныч хезмәт кешесе булып алгач та ул гел баштанаяк хәрби формада, погоннарын да салмыйча, күкрәгенә барлык орден колодкаларын тагып йөрде. Тик китель кесәсенә тыгып йөргән буш җиңенә карап кына аның сугыш белән, ниһаять, алыш-бирешен бетергән кеше булуын белергә мөмкин иде.
Менә шул кеше Зөфәрне беренче күрүдән үк яратмады, ничектер беренче караштан ук ул аның кем икәнлеген сизеп алгандай булды. Иң элек ул Зөфәрне күргәч тә: «Бу ак калач төсле егет монда ничек сакланып яткан» дип бик гаҗәпләнде, аннары якыннанрак белгәч, сәүдә бүлеге мөдире турында бик катгый һәм бик ямьсез нәтиҗә ясап куйды: «Тыл күсесе! Халуй!»... Билгеле инде, ул Зөфәрнең гадел, намуслы кеше булуына тамчы да ышанмады, һәм бөтен җирдә, бөтен кеше алдында аны әнә шулай — «Күсе! Халуй!» дип кенә атап йөртә башлады.
Зөфәр үзе дә сыңар куллы майорның аңа ничек каравын бик тиз белеп алды, әмма артык гаҗәпләнмәде'—мондый начар карауларны аның татыганы бар иде инде. Әлбәттә, кадрлар начальнигының аңа бүредәй каравы бик ямьсез, бик күңелсез нәрсә, эчне бик пошыра бу, ләкин Зөфәр моңа артык игътибар итмәскә тырышып, элеккечә тыныч кына "йөри бирде. Ул хәтта эченнән генә усалланып, «бу герой фронттан алып кайткан гадәтләрен куып маташа, бөтен кешене дә үз аршынына үлчәмәкче була, тукта менә безнең мондагы казанда ныграк кайнасын әле, үзе үк тиресен алыштырыр» дип тә уйлый иде. Әмма, шулай уйласа да, сөлек булып эченә оялаган ямьсез шомлану аңа барыбер тынгылык бирми иде.
Ревизия нәтиҗәләрен партбюро утырышында тикшергәндә Симаков Зөфәрнең чын йөзен үзенчә бик нык фаш итәргә тырышты. Хәрбиләрчә бик туры басып, йодрыклаган таза кулы белән һаваны кисеп-кисеп сөйләде ул:
— Солдат йөрәгем белән сизеп әйтәм мин, сезнең ул Сабитов дигән кешегез ОРСны имеп ятучы бер торгаш булырга тиеш. Ревизия ачкан безобразнеләрне ул белмәгән, аның катнашы юк дигән сүзгә мин ышанмыйм. Не может быть!.. Белмиме соң, белү генә түгел, директорлар белән бергәләп ашаган ул! Фактлар юк дисез. Ә дүрт йөз меңгә йорт сатып алу факт түгелмени? Шушы үзе генә дә аның кем икәнлеген разоблачать итмимени? И вообще ул, минемчә, ышанычлы кеше түгел, җинаяте булса да, булмаса да аны ОРСта калдырырга ярамый, алыштырырга кирәк. Берәр честный коммунистны куярга кирәк аның урынына. Рабочий снабжениедә халык малын имеп, баеп ятучыларга урын булмаска тиеш!
Майор Симаковның бу аргык кискен, әмма дәлилләргә бик йомшак сүзләренә кушылучылар булды; дәшми калучылар булды, каршы чыгучылар да табылды- Дөрес, Зөфәр Сабитовны берәү дә честный кеше ул дип якламады, ләкин күпләр фикереңчә, аны партиясез булган әчеп генә, яки йорт сатып алган дип кенә урыныннан алып ташлауны таләп итүе дә читен иде. Кеше күптән эшләп килә, күренеп торган җинаяте юк, димәк, тотылмаган, карак түгел!..
Кыскасы, сүзләр күп булды, фикерләр икегә бүленде, һәм, менә иң ахырдан гына, ниһаять, завод директоры телгә килде. Моңарчы мәсьәләгә үзенең мөнәсәбәтен берничек тә сиздермичә, йончыган кыяфәт белән, күзләрен яртылаш 'йомып утырган бу аттай зур гәүдәле кеше сал- ' мак кына сүзеи башлауга һәркемнең игътибарын биләп алды:
46
Мин Зөфәр Мубаракович Сабитовиың, —диде ул, — безнең ОРС- та ничек эшләвен дә һәм, иптәш Симаков әйткәнчә, күпме «имүен» бик яхшы беләм. һәм мин моны чагыштырып, икенче төрле әйткәндә балансировать итеп карыйм: кайсысы шуның, яхшы хезмәтеме, начав гадәтеме, кешенең эшчәнлегендә алдан йөри? Кайсысы безгә күпме файда, күпме зарар китерә? Бары шуннан соң гына нәтиҗә ясыйм Бераз үткән хәлләргә кайтып карыйк. Менә 1942 ел. Цехта эшчеләр ачтан егыла. Заводның нормаль эшләве өчен, фронт заказларын вакытында үтәү өчен беренче чиратта азык кирәк... Корыч та бар, энергия дә бар, станоклар да әйләнеп тора, әмма азык җитми, азык җитмәгәч, производительность юк, заданпеләр үтәлми. Менә шундый гаять авыр бер вакытта Зөфәр Мөбаракович безне азык белән тәэмин итүдә гаҗәп зур уңганлык, тырышлык, оперативность күрсәтте. Бу, иптәшләр, патриотик хезмәт иде, һич арттырып әитмим. Чөнки азыкның вакытында табылып, кайтып торуы безгә фронт заказларын срогында үтәп барырга бик зур ярдәм итте. Ләкин шул ук вакытта каяндыр районнардан вагонлап азык китерткән кеше үзе өчен берәр түшкә ит яки күпмедер анда он алып калмаган дисезме? Юк, алган ул. Тотмасак та без моны беләбез. Җинаятьме бу? Әлбәттә, җинаять. Ләкин хикмәт шунда, аның урынына кемне генә куйма, ул да алмыйча, ашамыйча түзмәячәк. Чөнки шартлары шундый. Ә менә аның урынында бүтән бер кеше Сабитов шикелле үк эшли белер идеме — монысы икенче мәсьәлә. Кайберәүләр ашыйлар да, эшеңне дә харап итеп китәләр, — без андыйларны да күп күрдек. Шулай булгач, без нишләргә: Сабитовны куаргамы яки сакларгамы тиеш идек? Әлбәттә, сакларга тиеш идек, чөнки ул безгә бик
бер дөрес юл...
Билгеле инде, берәү дә аңа каршы чыкмады, хәтта Симаков та телен тешләргә мәҗбүр булды. Ул елларда завод директорларының авторитетлары һәм хокуклары гаять зур иде, аларның әйткәннәре закон булып йөри иде һәм Симаков, яңа кеше булса да, мои яхшы белә иде. Әлбәттә, директорның әйткәннәренә карап кына ш н Зөфәр турындагы фикере һич үзгәрмәде, ләкин бюрода утыручь - р блпысы да ихластан мы-түгелме, «хуҗа» сүзенә кушылгач, х.«.{ ЙГда дэшмшш ХданҮбашка чара юк иде. Аннары директорның
кирәк кеше иде.
Директор зур шәрә башын артка таба сыпыргалап, аз гына тынып торды да янә салмак кына сүзен башлап китте:
— хМенә хәзер кайберәүләр Сабитовны урыныннан бушатуны таләп итәләр. Беспартийный диләр, ышанычлы кеше түгел диләр, ОРСны имеп ята диләр. Билгеле, үз кулында булгач, имә дә торгандыр, безнең хәзерге сәүдә системасында моның өчен мөмкинчелекләр бик күп әле... Ләкин Сабитов үзе, конкрет алганда, күпме ашаган, без моны белмибез, кулыбызда материал юк, һәм без аны тотып судка бирә алмыйбыз. Ә болай гына, фәлән-фәсмәтән дип кенә чыгарып җибәрсәк, аны ун җиргә чакырып алачаклар. Беспартийный дип тормаячаклар. Хәер, аның беспартийный булуы яхшырак та, чөнки партийный башы белән «ашаса» тагы да әшәкерәк булыр иде, — диде директор, мәгънәле генә елмаеп. — Менә ни өчен мин иптәш Симаков таләбе белән һич килешә алмыйм. Юк, Сабитов кебек тәҗрибәле работникны чыгарып җибәрергә ярамый. Ул әле безгә бик кирәк. Ләкин мин моның белән Сабитовның кимчелекләренә күз йомыйк, гаепләрен кичерик дип әйтергә җыенмыйм, һич юк... Менә ревизия ачкан җитешсезлекләр турында без аңа нык кына кисәтү ясарга тиешбез. Мин әле үзем бу хакта аның белән сөйләшәчәкмен. Ә инде безнең ОРСта гомумән законсыз «ашаулар», урлаулар бетсен өчен җәмәгать контролен көчәйтергә кирәк. Сәүдә работникларын куып бетерү ул иң ансат юл, ә менә аларны тәрбияләү, аларның эшенә көн дә күз-колак булып тору — бусы инде шактый авыр юл, әмма бердән
47
ашыкмыйча җайлап кына, әмма бик төпле итеп сөйләгән сүзләренә кар- ШЫ куярлык дәлилләре дә аның җитәрлек түгел иде-—моны да ул уйламыйча булдыра алмады.
Шулай итеп, майор Симаковның кисәк кенә сикереп сугарга азаплануыннан Зөфәр Сабитовка берни дә булмады, директор үзе аны яклап калдырды, куркыныч үтте, яңадан тыныч көннәр килде. Билгеле инде ул соңыннан барлык тәнкыйть-кисәтүләрне берсүзсез кабул итте, эшен яхшыртырга вәгъдәләр бирде, ләкин шуның белән бергә үзе өчен генә тиешле нәтиҗәләрне дә ясап куйды: моннан соң бик сак булырга, Симаков кебекләр тирәсендә бик уяу йөрергә, «хуҗаларга» тагы да ныграк елышырга, үз кулы астындагы кешеләргә катырак торырга, ә чамасыз комсызлана башлаган кайберәүләрдән котылырга да кирәк булачак. Кыскасы, эш интересы белән баш интересын гел бергә килештереп барырга тиеш ул. Оста җитәкчелекнең сере шунда бит!
Асылда исә егетнең корган планнары, теләк-уйлары берсе дә үзгәрмәде. һичшиксез, моннан соң, да аның тормышы иске эздән барачак, ягъни әйбәт кенә эшләп, үз рәхәте өчен яшәргә тиеш булачак.
Зөфәр уенча, бу бер аның кагыйдәсе генә түгел. Барлык кешеләр дә тормышта шул кагыйдә буенча яшиләр. Уку, белем-һөнәр алу, зур урынга, карьерага омтылу — барысы да кешенең иркенрәк, мулрак, рәхәтрәк яшәргә теләвеннән килә. Хәтта кайберәүләр, денем өчен түгел, көнем өчен дип, партиягә дә керәләр, — Зөфәр андый бәндәләрне дә белә. Кыскасы, тырыша-тырмаша, этләшә адәм баласы.
Билгеле инде, Зөфәр, кешенең яхшы тормышка омтылуын, шуңа ничек тә булса ирешүен бары аның үз эше, үз сәләтеннән, үз тырышлыгыннан гына килсә килә ала дип карый иде. Барлык кешеләр өчен дә ниндидер бертигез бәхетнең булуына һәм шул уртак бәхетне бергәләп табаргамы яки ясаргамы мөмкин булуына ул ышанмый иде.
Ләкин ул бер нәрсәне бик яхшы белеп тора: яшәр өчен, тормышны үзең теләгәнчәрәк корыр өчен һичшиксез агым уңаена агарга кирәк, заманга аркылы килүдән сакланырга кирәк, һәрвакытта уяу, тыйнак, мыштым булырга кирәк. Үзең өчен яшәүнең шарты шул бит инде ул!
Зөфәр, көн яктысын күрми торган ярканат кебек сукыр булса да, төлкедәй сизгер кеше иде. Аңардагы бу сизгерлек заманга да яраклашып, үз максатына ирешергә дә тырышып яшәү аркасында гаҗәп камилләште. Эшен бик шома йөртте, куркынычны алдан күрә белде, хәтәр-хәвеф- ләрдән тайпылып кала алды.
Менә хәзер дә бит куркыныч узып китте. Димәк, ул эшең оста алып бара белгән, үзен яхшы яктан күрсәтә алган. Киләчәктә дә әнә шулай акыллы булырга кирәк. Хезмәте аның әйбәт, бәрәкәтле урын, тик артык комсызланып кына китәргә ярамый. Үзара гына әйткәндә, совет сәүдәсенең мөмкинчелекләре бик зур аның; мәсәлән, теге яки бу товарга кытлык булып торган чагында сәүдә работнигының килер чыганагы һәрвакытта иркен булачак. Аннары бит инде аның, крепость шикелле, нинди чибәр, зур йорты бар. Бу йорт хакына нәфесне бераз тыярга да була. Тик менә шул таза йорт эчендә аңа, удельный князь шикелле, үзе теләгәнчә рәхәтләнеп торырга гына язсын иде.
XII
Беркөнне Зөфәрләргә эштән кайтышлый Зариф абыйсы килеп керде. Зөфәр залдагы түгәрәк өстәлдә ниндидер эш кәгазьләре карап, счет салып утыра иде. Зариф зал ишеген ачып, башын сузып кына исәнләште-
— Нихәл, туган?
— Ә, абый, исәнме, әйдүк! —диде Зөфәр, урыныннан кузгала башлап.
48
■— Юк, син утыр, утыр, — диде Зариф, ашыгып. — Мин әни янына кереп чыгам әле.
һәм ул, елт итеп, эчке бүлмәләргә таба китеп тә барды, Зөфәр аның кулындагы һәрвакыт үзеннән калдырмый йөртә торган кара сумкасын гына күреп калды.
Зөфәр бу сумканы абыйсы кулында гел генә күрсә дә аңа һич игътибар итми иде. Хәлбуки, кара сумка бервакытта да буш килми —За- риф аңа ни дә булса салып китерә һәм әнисе кулына биреп калдыра иде. /Моны алар бары икесе генә беләләр, хәтта Зөфәрдән дә яшерә торганнар иде. Бүген дә Зариф кара сумкасына дүрт баш каракүл тиресе салып китерде һәм, шуларны әнисенә тапшырыр өчен, тизрәк Зөфәр яныңнан узып китте. Ә Таибә абыстай бу тиреләрне, элек китерелгән бүтән әйберләр янына кушып, яшереп куярга тиеш... Шулай итеп, абзый кеше Зөфәр өенә, хуҗаның үзенә сиздермичә генә, динамит ташыган шикелле, хәрам мал ташый иде.
Бер ун-унбиш минут вакыт узгач, Зариф яңадан энесе янына әйләнеп керде.
— Аптырыйм мин сиңа, Зөфәр! — диде ул, кәефле тавыш белән кычкырып. — Өеңә кайткач та баш ватып утырасын.. Нигә кирәк ул, төкер син аларга, кантор эше канторда калсын. Монда менә дәүләтеңнең рәхәтен күр!
— Булмый бит, абый! — диде Зөфәр, ялкау гына елмаеп, — Канторда тынычлык бирмиләр, кайбер эшләрне менә шулай өйгә алып кайтып, аулакта карап, тикшереп утырырга туры килә.
■— Анысы шулайдыр инде... Ә нәрсә тикшерәсең соң?
— Ревизия материалларын өйрәнеп утырам. Бездә күптән түгел ревизия булып узды бит, әйткән идем шикелле.
— He, әйткән идең, беләм. йә, ничегрәк узды соң ревизия? Алай- болай сиңа кәсәфэте тимәдеме?
— Ничек дим? — Зөфәр җиңелчә генә иңбашын җыерып куйды. Бераз тиде инде, ләкин алай аяктан егарлык булмады.
— Бирсен алла!
— Күбрәк кеше аркасында, билгеле.
— һе, шулаймы? Кара син! Нәрсә, сиңа төртеп күрсәтүчеләр табылдымыни?
— Андыйлар да булды. Аннары кайбер точкалардагы директорларның зур гына гөнаһлары да ачылды.
— Нишләгәннәр алар?
— Нәфесләренә хуҗа була белмәгәннәр, менә шул. Ә миңа алар өчен җавап бирергә туры килде.
Зариф хәйләкәр генә күзен кысып һәм көлемсерәп энесенә бер карап куйды.
— Ие,— дип сузган булды ул. — Нәфес—шайтани нәрсә инде ул. Аны тыю бик читен шул!
— Читен булса да тыярга кирәк. Шайтан муеныңа бер атланып алса, базга да илтеп төшерүе бар.
— Сиңа әйтүе ансат ул, менә мондый йортка хуҗа булып алгач ни... Аннары нәфес дигәнең кешедән курмәли котыра бит әле ул!
— Син, абый, әллә уйнап, әллә чынлап сөйләшәсең, аңламыйм! — диде Зөфәр, җитди генә. — Ни дигән сүз ул, кешедән күрмәли? Юк, кешегә карап түгел, заманга карап эшне йөртә белергә кирәк. Менә мин сиңа да саграк булырга, итәгеңне җыебрак йөрергә киңәш бррер идем.
— Ә мин сак булмыйча нишләгән?
— Ул кадәресен үзең беләсеңдер, инде... Тик шуны исеңдә тот: сугыш тудырган «хөрлекләр» бетәчәк, хөкүмәт сәүдә эшендә дә тәртип урнаштырачак, ә ревизияләр моннан соң отыры ешрак һәм катырак булачак.
— Бик әйбәт, без аңа каршы түгел, — диде Зариф, исе китмичә генә. — Әмма ләкин мин бит комиссиониыйда эшлим, дәүләт сәүдәсенә бер катнашым да юк.
— Комиссиониыйны да син үзен ачмагансың, аның да хуҗасы бар. Шул ук дәүләт. Так што, без барыбыз да бер хуҗа алдында җаваплы.
Зариф җилкәсен кашып алды.
— Анысын беләбез инде, безнең совет җанына да, малына да хуҗа инде ул. Аның күзенә чагылудан ходай үзе сакласын! Ярый, киңәшен өчен рәхмәт! Ә хәзер тираска чыгып, бер хозур кылып утырыйк әле, сиңа әйтәсе важный сүз дә бар иде.
— Нинди сүз? Шушында гына әйтеп булмыймыни?
— Әни анда чәй хәзерли калды, ә минем сүзем табында гына сөйлисе тәмле сүз ул!
Зариф абзый мыек очын бөтереп, энесенә хәйләкәр генә күз кысып куйды. Зөфәр торып, кәгазьләрен газета белән каплады да, абыйсына ияреп, террасага чыкты.
Бакчаның чынлап та бик хозур чагы иде. Ул тәмам куерып, матурланып өлгергән. Аның беренче җимешләре — чияләр кара-кучкылланып, кура җиләкләре тулып, кызарып килә инде. Иртә өлгерә торган алмаларга да сусыл сарылык йөгерә башлаган. Хәзер туларның чак сизелерлек хуш исе бөтен бакчага җәелеп бара. Менә күп тә үтмәс, бу татлы хуш ис күрше йортларга, урамга да тарала башлар... Әйе, Зөфәр бакчасының көннән-көн көчлерәк җимешләнә, пешә, аңкый торган чагы җиткән хәзер.
Зариф абзый террасага чыккач, бакчага бер күз салу белән кычкырып; «Сөбеханалла!» диде һәм пиджак төймәләрен ычкындыра-ычкын- дыра ашыгып җиргә төште, сукмак буйлап китте. Әүвәл карт әнис төбенә туктап, аякларын аера биреп, инде бер як бите түгәрәкләнеп кенә кызара башлаган алмаларга сокланып карап торды. Аннары койма буенарак узып, чия агачы янында тукталды. Владимировский сорт дип йөртелгән бу шактый биек агачны итәгеннән очына кадәр чия сырып алган иде. Уңса да уңар икән! Абзый хәйран калып, башын селкен торды, мәшәалла диде, күз генә тия күрмәсен диде, шуннан чияләрнең кара-кучкылланып өлгергәннәрен генә озын-нечкә сабакларыннан өзеп-өзеп, бисмилла әйтеп, капкаларга һәм авызына килгән әче су белән бергә тәмләп-тәмләп кенә йотарга тотынды. Төшләрен, әрәм булмасын дигәндәй, учына гына төкереп барды. Шулай бераз авыз иткәннән соң, җирән мыекларын сыпыргалады да, Зөфәргә борылып, гаҗәпләнү катыш серле генә итеп сорады:
— Нишләтәсең инде син бу байлыкны?
Зөфәр көлемсерәп ике кулын җәйде:
— Нишләтим? Тозлап булмас инде. Ашарбыз, вареньесын кайнатырбыз, киптерербез, ә калса тагын, бәлки, сатарбыз да.
— Сата калсаң, башта миңа әйтергә онытма, яме!—диде Зариф, энесенә ничектер мәгънәле генә карап.
— Что син, абый! — диде Зөфәр, нигәдер бераз кызарып. — Кем дип белдең мине? Рәхим итеп кил, теләгән кадәр җый, аша, барыбызга да җитәр әле монда.
— Ә, шулаймы? Монысы өчен рәхмәт!.. Мин дә бит сине сынар өчен генә әйткән булдым. Бая нәфесне тыярга кушкан идең, тукта, мин әйтәм, моның үзенеке ничегрәк икән дим, шуны гына беләсем килде. Үпкәләмә тагын!
— Юк ла! Вак мәсьәлә, сыңарлык та, сынатырлык та эш юк монда!
— Алай димә. Кеше бит баеган саен комсызлана бара. ч
Зөфәр дәшмәде. Алар кире өйгә таба борылдылар. Зариф җиңел адымнар белән алдан китте, ә Зөфәр, кулларын артка к\-еп, аның артыннан иярде. Ул абыйсының тап-такыр кырган башына' һәм кызыл
<1. „с. Ә.“ №. з.
49
50
җилкәсенә карап, уйланып барды. Абыйсы аңа бик шәбәеп, җиңеләеп, хәтта яшәреп тә киткән төсле күренә иде. Өсте-башы аның һәрвакыт чиста һәм пөхтә, бите гел нт кенә ашап торган кешенекедәй кызыл да шоп-шома, майлы иреннәрен шәрә калдырып кырган нечкә җирән мыекларын егетләрчә бөтереп кенә йөртә, кыскасы, бөтен торыш-кыя- фәте яхшы аранда солыда гына торган тук. уйнак алашаны хәтерләтә— күрәсең. абзыйның комиссионный магазинда эшләре чынлап та бик шәптән бара иде. Ләкнн Зөфәрне бер нәрсә гаҗәпләндерә: аерым тора башлагач, абзый кеше ни өчендер аңа үзенең эше-гамәле турында бер дә сөйләмәс, элеккечә кицәш-рңаш итмәс булды. Үзенчә сер сынатмаска маташуымыдыр инде? Аннары, очрашып сүз чыкканда да, менә бүгенгедәй, гел төрттереп тә үчекләп сөйләнә башлады. Ахрысы, абзыйның эчен, үзенә сиздермичә генә, көнчелек кимерә иде. Борынгылар сүзе — җан кардәш булса да, мал кардәш түгел, шуның зәхмәтедер инде бу, дип Зөфәр борчылып уйланырга мәҗбүр булды.
Террасада сеңелләре Хөршид чәй урыны әзерләп йөри. Бу 13—14 яшьлек ак чырайлы, арык кына кыз. Өстендә аның кыска итәкле ситсы күлмәк, аякларында озын оеклар белән үкчәсез туфлнләр. Тасмасыз, калын гына итеп үргән ике толымының берсен алга, күкрәге өстенә салындырып куйган. Аны әтиләре мәрхүмгә охшаган диләр. Күзләре дә, кашлары да, чәчләре дә чем кара. Матур, сылу булмакчы, Ләкин бик чирләшкә ул, шуңа күрә үзенә һаман әле бер дә ит кунмый. Гомумән, абыйларының игътибарын үзенә һич җәлеп итмичә, өнсез-мыштым гына үсеп килә бу кыз бала..Кышын укый, җәен әнисе яныннан китми, тик бу йортка күчкәч, бакча түренә китеп, шунда ялгызы китап укып утырырга гадәтләнде.
Өйдән Таибә абыстай, бик борынгыдан сакланып килгән, шуңа күрә үзе генә тотып йөртә торган, авызы жиз кыршаулы, зәңгәр пыяла шикәр савытын күтәреп чыкты. Карчык чыгуга Зариф аңа кычкырып дәште:
— Әни, чпя-кураларыгыз тәмам өлгереп җиткән икән ләбаса, мин сиңа әйтим! Биргән икән ходай үзе дә уңышны, ничек җыеп бетерерсез!
— Ие шул, — диде Таибә абыстай, сабыр-тыйнак кына. — Аллага шөкер, үзебезнең җиләк-җнмеш өлгергән көнне дә күрдек... Син менә киленне балалары белән безгә җибәрер идең. Килеп, җыешып, вәрин- җә кайнатышып китсен иде.
— Үләт җыксын ла киленеңне, — диде Зариф, кинәт кызып. — Аның аркасында шушындый дәүләтнең өлешенә керә алмыйча калдым.
— Хатын сүзенә иярмиләр аны... Хатынның ни аның чәче озын, акылы кыска, — белмичә әйтмәгәннәр.
— Дурак булдым шул, дурак булдым! Теге вакытта әйтми-сөйлә- ми генә, шалт — Хупҗамал дигәндәй, кул сугып, эшне өзеп кенә куясы калган да бит, ни, дурак булдым шул!
— Үкенмә ул хәтле, абый!—диде Зөфәр дә, сүзгә кушылып.— Бәлкем, хәерлегәдер. Йортсыз тормассың әле.
— Тормыйм, аллаһе бирсә, тормыйм! — диде Зариф, урындыгы өстендә киерелә биреп. — Бераз мая гына җыйыйм. Ие, менә шул„. Канешно, синеке кебек пулат кирәкми миңа, иллә мәгәр, шушындый бакчалымы эзләп табачакмын.
Таибә абыстай — диндар карчык, пошынып кына әйтеп куйды:
— Алладан сора, игелеккә язганы булсын диген.
_ Анысы шулай инде, әни, шулай... Алланы да онытмыйбыз аны...
Чәйгә утырдылар. Эссе көй инде сүрелеп, сүнеп бара. Кояш каошыдагы кыеклар өстеннән геиә сузылып карый, агач башлары талгын гына яна, терраса алдындагы георгиннар, нәркисләр, резедалар
4 51
да, хәл кергәндәй, иелгән башларын күтәрә төшеп, ачылыбрак киткәннәр, алар әйләнәсендәге кичләрем генә терелә торган ак тәмәке чәчәкләреннән искиткеч хуш ис тарала башлаган — бал урынына чәйгә кушып эчәрлек! Тик бөтенләй тынып, оеп калган һава гына шактый бөркү иде, шумадыр инде куе чәй аеруча тәмле, эчкән саен сусын ачыла гына оара. Маңгайга, муенга, беләкләргә таза тир бәреп чыга... Башта ук пиджагын салып утырган Зариф абзый, ниһаять, изүен чиште, подтяжкасының. нке ләмкәсен дә төшерде, җиңнәрен тартып куйды. Таибә абыстай да яулыгын чишеп, артка кайтарып бәйләде, тир белән чигәсенә ябышкан чал чәчләре аның көмешләнеп елтырады. Тик Зөфәр генә тирләмәде, киндер күлмәгенең чиккән якасын да ычкындырып тормады, ул чәен суытып кына эчә иде.
Бер-ике чынаяк эчкәч тә Таибә абыстай кызына әйтте:
Хөршид, сиңа җитеп торыр, кызлар чәйне күп эчмиләр. Бар, әнә бакчада йөр! Ятканда мин сиңа каймак бирермен. Болай да кибеп барасың.
Зөфәр шунда ук чамалап алды: димәк, җитди сүз булачак. Чөнки әнисе берәр сүз башларга уйласа, иң элек Хөршидне шулай табыннан озата иде.
— Әни, алайса мин Люсяларга керәм, китап алыштырасым бар, — диде Хөршид, кыюсыз гына урыныннан торып; аңа табын яныннан куылгандай китү һәрвакыт бик уңайсыз, кыен була торган иде.
Таибә абыстай аның артыннан каты гына әйтеп калды:
— Озак торасы булма!
Хөршид өйгә кереп киткәч тә Зариф абзый сорап куйды:
— Лусә дигәне кем?
— Күршедәге инвалид кызы,—диде Таибә абыстай, авыр гына көрсенеп. — Болай ипле, юаш кына кыз үзе, тик атасы, мәлгунь, бик эчә... Хөршидне бер дә кертәсем килми дә бит, нишлисең, күршедә бүтән тиңнәре булмагач...
Братлар дәшмәделәр — алар дөньяның гарипләре яки бәхетсезләре турында еөйләргә яратмыйлар иде.
Аз гына уңайсыз тынлыктан соң Таибә абыстай, ниһаять, Зөфәргә карап сүз башлады:
— Менә абыең бик мөһим бер хәбәр белән килгән бит әле, тыңлыйк үзен.
— Кемгә? Сицамы, минамы? — диде Зөфәр, сүлпән генә.
— Ишеткәч, белерсең! — диде Таибә абыстай, коры гына. — Иә, сөйлә, улым!
Зариф, урындык аркасына ята биреп, тамак кыргалап куйды:
— Ыһ-һым. Ийе... Мин бит әле сиңа бик шәп бер кыз димләмәкче булып торам, туганкай!
— Рәхмәт! Ләкин мпи синнән кыз сораганым юк шикелле.
— Иә, сез адәм төсле генә сөйләшегез әле. Көлке эш түгел бу, диде Таибә абыстай, ачулана башлап.
— Дөрес, әни, — диде Зариф', шунда ук килешеп, „һәм Зөфәрнең тезенә орынып алды. — Менә нәрсә, туган, син башта әйбәт кенә тыңла, аннары инде үз сүзеңне әйтерсең.
— Пажалысты, мин тыңларга әзер,—диде Зөфәр, башын кагып, ә Зариф ашыгып сүзен дәвам иттерде:
— Сиңа бит инде башлы-күзле булырга бик вакыт. Өйләнү синең алда торган иң важный бер эш хәзер, шулай түгелме?.. Менә без дә әни белән гел шул турыда кайгыртабыз. Монда синең әйтеп торуың да кирәкми, әниең белән бертуган абыең сиңа бу эштә булышмаса, кем булышыр? Синең кайгың—алар кайгысы, менә ничек бит ул! Дөрес әйтәмме?
52
— Ышанам. Ләкин сии мәсьәләгә йкынрак кил әле, абый!—днде Зөфәр, каядыр бакча түренә каран.
— Мәсьәләгәме? Мәсьәлә шул имде: өйләнер өчен кыз табарга кирәк. Дөрес бит?
— Дөрес булса кирәк.
— Бигрәк тә синең кебек асыл егеткә кызның да асылын табарга кирәк. Шулай түгелме?
— Монысы белән дә килешәм.
— Менә инде алайса, мин сиңа кызның нәкъ әнә шундый җәннәт хурыдай асылып таптым да, беләсең килсә!
— 1\ем ул?
— Гамбәр. Гамбәр туташ! —диде Зариф абзый, пичектер серле- тантаналы итеп.
Зөфәр, башын чайкап, ихтыярсыз көлемсерәп куйды:
— Гамбәр!’ Да-да! Беренче ншетәм мондый сәер исемне...
— Кругом килгән инде!—диде Зариф, кулларын җәеп. — Кругом! Төс-баш ягыннан да, әдәп-әхлак ягыннан да, әти-әнисе ягымнан да — ну менә бер генә дә килмәгән җире юк туташның! Ышанасыңмы?
— Кайдан таптың соң син аны?
Зариф абзый урындыгын Зөфәргә якынрак тарта төште.
— Аның әтисе, Җиһанша абзый, безнең системада эшли. Әнә теге Татсоюз астындагы зур комиссионныйда, алтын-көмештән приемщик булып... Бик кәттә кеше. Күп сөйләмәс, әмма дөньяны күп күргән, бик күпне белә үзе... Әле теге елларны торгсинда, аннары сугышка чаклы ювелирторгта эшләгән. Череп аккан бай булырга тиеш.. Ийе... -Менә беркөнне мин моның янына кергән идем. Канторкага таянып, сөйләшеп торабыз. Магазинны әбидкә яптылар. Шул чакта өф итеп киенгән, яшь кенә бер сылу кыз килеп керде... «Әти, менә сиңа ашарга китердем», ди бу Җиһанша абзыйга. Зур сумкасыннан ап-ак эскәтергә төргән кечкенә кәстрүлне алып, әтисе алдына куйды... Карап торам мин бу кызга, ну менә, Зөфәр туган, шундый да чибәр, шундый да сөйкемле булыр икән адәм баласы!.. Күзләре чем кара, кашлары нечкә, керфекләре озын, түбән генә карап тора үзе... Ә буе-сыны — гөл сабагы инде, гөл сабагы! Килмәгән бер генә җире дә юк!.. Озак тормады кызый, әтисеннән күпмедер акча сорап алды да чыгып китте. Кәстрүлдә күпереп торган пәрәмәчләр булып чыкты, Җиһанша абзый мине дә кыстады... Ие, э, э! Кыз чыгып киткәч, Җиһанша абзыйга әйтәм, күз тимәсен, бик матур туташыгыз бар икән, мин әйтәм. Әйе, ди Җиһанша абзый, төпчегебез бусы, менә үстереп җиткердек инде ди... Шул чакта кылт итеп син искә төштең, Зөфәр, син!.. Карале, дим эчемнән генә, әгәр сиңа насыйп кыз булып куйса бу туташ дим, ә, шайтан алгыры?'. Моңардан да шәпне эзләп торасы да юк ич!.. Дөресме?.. Шулай да, Җиһанша абзыйдан читләтеп кенә сорашам: укынмы, эшлиме, әнисе янында гына торамы?.. Әтисе әйтә, урта мәктәпне бетерде ди, аннан частный рәвештә музыкага өйрәнде ди, хәзергә әле өйдә генә тора ди. Мин әйтәм, җиткән кызны озак асраудан мәгънә юк, Җиһанша абзый, берәр әйбәт кенә кеше кулына тапшырырга кирәк, дим. Анысы шулай инде, ди Җиһанша абзый, үзебез дә ул хакта уйлаштырабыз, язганы тагын ни булыр, ди... һи, уйламыйлармы соң инде, тим паче ир затына .менә мондый кытлык бер заманда?.. Беләсеңме, Зөфәр туган, бу эшкә чынлабрак тотынганда, берьюлы ике куянны атып булачак монда. Кызлы да, маллы да булып калырсың, валлаһи! Төпчекләре бит, бүтән юк, үйлап-чаузлап кара!.. Вәт менә сиңа шул!
Зариф "абзый тавышын бер көчәйтеп, бер әкренәйтеп, дәртләнеп Һәм тирләп бу озын сүзен, ниһаять, сөйләп бетергәч, ике куллап битен- күкрәген кат-кат җилләде дә суынган чәенә иелде. Зөфәр абыйсының сүзләрен тыштан артык кызыксыну күрсәтмичә тыңлады, сораулар
53 '
бирергә ашыкмады һәм ни уйлаганын сиздермичә тыныч кына утыра бирде. Таибә абыстай, шуңа бераз пошынып булса кирәк, дәү улыиын сүзләрен куәтләргә ашыкты:
— Улым, абыең әйткәннәрне ишеттең инде, — диде ул, җитди генә сүзен башлап. — Син яхшы гына колак салсаң иде. Аллаһе тәгалә үзе безгә шулай туры китереп, юл ачып тормыймы? Белмәссең, тәкъдиргә язылган булса... .Мин үзем дә белешеп-сорашып карадым. Бер дә күңелгә ошамас нәрсә ишетмәдем. Бик әйбәт семья, бик әйбәт кешеләр нклйк Кызның әнисе, кем, Мәфтуха ханым да бик җитеш гаиләдән чыккан, бик уңган, бик акыллы бер хатын икән. Ире Җиһанша турында менә абыең әйтте инде. Андый дөнья күреп, бөтенлек белән торган кешеләрнең баласы да, билгеле, күркәм, инсафлы булырга тиеш. Йә, ни дисең, улым?
Зөфәр, иңбашын җыерып, сүз<габа алмыйчарак торды:
— Ни диим? Кайгыртуыгыз өчен рәхмәт! Ләкин бу мәсьәләдә әти- әнисепә карап кына хөкем итеп булмый ич! Ул кыз минем өчен, руслар әйтмешли, капчыктагы мәче бит әле. Күрмичә-ннтмичә!
— Сөйләп бирдем ич инде: кыз — мировой, үзе шундый нәгыз!..
— Анысы тагы ничек була?
Зариф абзый куллары белән нидер ишарәләп күрсәтмәкче булган иде дә, әнисенә карап алгач, тыелып калды.
— Юк, шулай да әллә ничек кенә килеп чыга әле бу, — диде Зөфәр, ихтыярсыз елмаеп. — Борын заманның бай бәтчәсеи өйләндерергә җыенган шикелле...
Таибә абыстай, хәтере калып, улының сүзен бүлдерде:
— Берәү дә сине алай өйләндерергә җыенмый. Ә димләү ул ата- бабадаи килгән йола. Кыз сайлаганда әти-әнпсеиә дә, нәсел-нәсәбенә дә караганнар борын акыллы кешеләр. Оясында ни — очканында шул, дип белми әйтмәгәннәр.
— Ярый, әни, үпкәләргә торма. Мин бит алариың берсенә дә күз йоммыйм. Тик кызны күрмичә торып, мин сезгә бер нәрсә дә әйтә алмыйм.
— Алайса син кызны карап карарга ризасын? — диде Зариф, ашыгып.
— Ничек инде ул «карап карарга»? — диде Зөфәр, чыраен сытыбрак. — Сыер яки кәҗә түгелдер бит ул?.. Минемчә, танышып карарга кирәк. Анда да бик уңай җае чыкса гына...
— Май кап!—диде Зариф һәм әнисенә, дәшмә дигәндәй, күз кысып куйды. — Mini моны шундый итеп җанлармын, ничек танышканыңны үзең дә сизмичә калырсың, энекәш!
— Әлбәттә, Гамбәр туташ өчен дә бу шулай булырга тиеш!
һәм Зөфәр: «Ярый, җитеп торыр бу хакта!» диясе килгәндәй, кисәк кенә урыныннан торып, бакчага төшеп китте. Зариф аның артыннан кычкырып калды:
— Һи, туган, аны гына беләбез инде. Курыкма, бөтенесе шнто-кры- то булыр!
Зөфәр, бакча түренә узып, тәбәнәк кенә бер скамьяга утырды. Әйтергә кирәк, бу өйләнү турындагы сөйләшү аңа шактый авыр-ямьсез тәэсир итте. Ничектер, менә әнисе белән абыйсы аның үтә шәхси эшенә дорфа рәвештә тыгылалар, аны ирексезлиләр кебек тоелды, һәм аңарда үзлегеннән диярлек каршы торас.*, тыңлыйсы килмәү хисе уянгандай булды. Ләкин бу мондый очракларда тумыйча калмый торган, әмма иртәме-соңмы үтеп китәчәк вакытлы бер хис иде. Асылда исә Зөфәр бүгенге сөйләшүнең әһәмиятең дә, кирәклеген дә бик яхшы аңлый пде. Өйләнү — аның алдында торган зарури бер мәсьәлә ул. Аңардан качып булмаячак.
54
Бакча түрендә ялгызы гына утырып, бераз тынычлангач та ул ңх. тыярсыздан Гамбәр туташ турында унлана башлады... Гамбәр туташ; Бу исемнең үзендә үк ниндидер хыялны котырта, күңелне тарта торгач бер сихер бар кебек. Мондый исемле кыз чынлап та бик оригинальный булырга тиештер инде ул... Абыйсы да үтереп мактады бит: хур кызы кебек днде, күзләре зур, керфекләре озын днде, түбән генә карап тора диде, аннары авызына-сулар китереп «бик нәгыз!» дип тә җибәрде Нәрсә була икән ул... нәгыз? Бик җиткән, бик пешкән дин әйтүе бул- дымы инде, хода белсен!..
Төпчек кенә кыз икән, музыкага да өйрәнгән икән. Бәлки, чынлап та гел чәчәктәй гүзәл, нәфис, оялчан, назлы бер туташтыр ул, Гамбәр?! Юк, аңа игътибар итмичә һич мөмкин түгел.
Шулай ук әти-әнисе турындагы сүзләр дә игътибарга бик лаек. Торгсин, ювелнрторг, алтын-көмеш — боларның берсен дә исәптән чыгарырга ярамый, әлбәттә, һичшиксез уйларга, чынлап уйларга кирәк бу көтелмәгән димләү турында. Ихтимал, табылырга торган бәхет шул үзедер инде...
Шулай уйлады, шулай хыялланды Зөфәр, һәм күңеленнән, Гамбәр, Гамбәр дип акрын гына кабатлап утырган чакта кинәт бик ачык булып. йөрәген сискәндереп, аның күз алдына Рәшидәсе килеп басты.
ХШ
Ул аны күптән күргәне юк иде инде. Соңгы тапкыр алар апрель ахырында, Рәшидә язгы чәчү өстендә концертлар биреп йөрер өчен филармония бригадасы белән авылларга чыгып китәр алдыннан, ■очрашканнар иде. Хәзер июль уртасы, димәк, өч айга якын вакыт үтеп киткән. Рәшидә, билгеле, әллә кайчан ук кайткан булырга тиеш. Ә Зөфәр моңарчы аны табарга да, күрергә дә тырышып карамады. (Рәшидә исә соңгы вакытларда үзе башлап шалтыратмый иде инде).
Шуны әйтергә кирәк, Зөфәр Рәшидәне үзе өчен лаек хатын дип тапмагач һәм ана өйләнү дигән нәрсә күңелендә булмагач, ике арадагы мөнәсәбәт шулай акрынлап өзелер дигән өметтә йөри иде. Ул моны, билгеле, бик тели дә иде, шуңа күрә, күпме генә озак вакыт узмаеңн, ничек тә очрашудан, күрешүдән тыелырга тырыша иде. Ләкин шуның белән бергә ул аны һич оныта алмый иде, сагына иде, тели .иде, һәм менә вакыт-вакыт, бөтен салкын исәпләрне бер читкә ташлап, тизрәк Рәшидәне табарга, аның белән бергә булырга ашкына иде.
Рәшидә Зөфәрнең болай бер ераклашып, бер якынаеп йөрүен ничектер сизеп бетерми иде. Иң элек ул үзе, еш кына гастрольләргә чыгып киткәнлектән, икешәр-өчәр ай югалып тора иде. Аннары Зөфәр очрашкан чакларда аны чын сагыну белән иркәли-сөя иде, ә озак вакыт күренмичә торуын эше-мәшәкате бик күп булу белән аңлата иде. Шулай итеп, Рәшидәнең күңелендә уяна башлаган бөтен шикләре, үпкәләре тарала да бетә иде. Ләкин шулай да яшь ханым соңгы вакытларда беркадәр үзгәрә төште; электәге кебек очрашу шатлыгыннан күбәләктәй очынып тормый ул, Зөфәрнең сөюләрен артык дәртләнмичә ничектер эчке бер тыелу белән кабул итә, гомумән күңелендә гел борчып торган авыр уе бар шикелле үзен шактый моңсу-басыикы тота иде. Зөфәр аңардагы бу үзгәрешне сизмичә калмады, әмма барыбер киселәсе сынык булгач, ул хакта .борчылып та тормады.
Инде менә горизонтта Гамбәр туташ күренүгә, ул кинәт Рәшидәме исенә төшерде. Алай гына да түгел, яшь туташ юньләп күземә дә чагылырга өлгермәс борын, каршысына, гүя аны каплап, бөтен сокландыргыч килбәте белән Рәшидәсе сүзсез тын гына калкып чыкты. Бу хәлгә Зөфәр үзе дә гаҗәпләнә калды. Ләкин сәбәбен эзләп торма-
55
ды, бары аеруча тирән бер сагыну белән тизрәк аны күрәсе килде... Билгеле, салкын акыл белән уйлаганда Зөфәр моны теләмәскә, теләгән тәкъдирдә дә күрү-очрашудан һичшиксез тыелырга тиеш иде. Чөнки Гамбәр туташ белән танышырга торганда Рәшидәне күрү һәм сүнеп барган ялкынны яңадай көйрәтеп җибәрү аның өчен хәерлегә булмаячак иде. Әмма шуны сизсә дә ул күрергә теләде, йөрәге белән генә түгел, хәтта акылы белән дә теләде, гүя менә Рәшидәне күрмичә торып, ул Гамбәрне дә дөрес аңламас, дөрес бәяли белмәс кебек иде.
һәм кинәт туган бер тәвәккәллек белән ул филармониягә шалтыратып, Рәшидәне эзли башлады. Бары икенче көнне генә туры китереп, аның белән гадәтенчә җылы-йомшак кына сөйләште һәм сәгать өчләрдә Ленин бакчасында очрашырга суз куешты.
Ул көйне Зөфәр эшеннән бик иртә кузгалды. Кечкенә кабинетын бикләп алды да, ишек төбендә утырган секретарь-машинисткага үзенең точкаларда буласын, аннары шәһәргә кайбер эшләр белән китәсең, шуңа күрә бүген, ихтимал, кире әйләнеп килә алмавын әйтеп, чыгып китте.
Берничә сәүдә точкасында булып, андагы кешеләр белән сөйләшеп, тиешле киңәшләрен, боерыкларын биреп чыккач, ул, ахырдан гына азык кибетенә кереп, аның мөдире аша үзенә бер шешә портвейн һәм бераз конфет, печенье кебек нәрсәләр төрдереп алды да, сәгать икеләр тирәсендә ОРС машинасына утырып, шәһәр үзәгенә китеп барды... Ни өчендер аны менә хәзер Рәшидә белән булачак очрашу беркадәр дулкынландыра иде. Сагынуы бик җиткәнгә күрәме, әллә бүгенге очрашуга аеруча бер әһәмият бнргәнлектәнме, ул юл буенча шул хакта гына уйланып барды. Рәшидә бүген аның күзенә ничегрәк күренер, үзен ул ничегрәк тотар, аңа, Зөфәргә, ничегрәк карар? Күрешмәгәнгә шактый вакыт үтеп китте бит, ачуланмасмы, үпкәләмәсме икән?.. Тик менә очрашкач, Рәшидәне кая илтәргә? Зөфәр моны уйлап-унлап та хәл итә алмаган иде әле. Хәмит дустын кичә таба алмады, бүген дә эшкә барышлый иртән иртүк аңа керсә дә туры китерә алмады, — ялгызак егет өендә бөтенләй кунмаган булып чыкты. Ачкычын да калдырып китмәгән. Димәк, Рәшидәне бүген ияләшкән урынга алып барып булмаячак. Ә каядыр алып барырга кирәк.
Кольцога килеп җиткәч, Зөфәр машинадан төште дә, шоферга кире кайтырга кушып, үзе җәяүләп кенә Ленин бакчасына таба менеп китте. Көннең нәкъ үзәге — бик эссе вакыты иде, таш стеналардан, тротуардан бөтенләй ут бөркелеп тора. Зөфәр күләгә яклап кына атласа да, бакчага җиткәнче тәмам әлсерәп, тирләп чыкты. Юк, мондый җәһәннәм эссесендә шәһәр таптап булмас, дип уйлады ул, пошынып... Чынлап та, кая алып барырга соң?.. Әлбәттә, ул, өйләнмәгән ялгыз егет, яратып йөргән кешесен үзенең иркен, бай йортына алып кайтса да әллә ни гаеп эш булмас иде. Ләкин аны өйгә алып кайту, бигрәк тә әнисе карчыкка күрсәтү'— бу мәсңәләгә җитди төс бирү, ә яшь ханымны ни беләндер өметләндерү булып чыгачак. Юк, болар берсе дә ярамый иде, билгеле... Аннары ул, Зөфәр, гомумән Рәшидәгә кайда, ничек торуын да ачып бетерергә теләми иде. Гамбәр туташка күрсәтү мөмкин булыр иде, ә Рәшидәгә юк, ярамын әле... Бик четерекле, идеалист хатын, әллә ни уйлавы мөм-кин. Иң яхшысы, читтә, аулакта, күзгә-күз генә очрашу инде, әлбәттә.
Бакчага килеп кергәч ул, ерак китмичә генә, агач күләгәсендәге бер скамьяга барып утырды. Сәгатенә карады. Өч туларга унбиш минут вакыт бар әле. Әгәр, Рәшидә филармониядән туры гына килсә, әнә шул Куйбышев урамына караган капкадан килеп керергә тиеш. Тик соига гына калмасын иде. Шәһәрдә Зөфәрне белүчеләр күп, йә берәрсе очрап, янында туктала башлар. Үткән-сүткәннәргә йөзен бик үк күрсәтмәс өчен ул, тезләренә таянып, иелебрәк утырды. Шул ук вакытта аның теге капкадан да күзен бер дә аласы килми иде. Кинәт борчылып уйлап алды:
56
әгәр шуннан Рәшидә, берәр сәбәп аркасында, килмичә калса, нишләр ул? Андый хәл була гына күрмәсен, югыйсә, яңадан шалтыратырга, эзләргә, икенче оер вакыт билгеләргә туры киләчәк.
Юк, әнә ул үзе түгелме соң?.. Әйе, шул ич, шул, Рәшидә!.. Өстендә кыска җиңле, ачык изүле юка гына күлмәк, башында чуар ефәк косып- ка, аякларында кызыл чүәкләр, — үсмер кыздай кулындагы сумкасын селкә-селкә, вак-вак атлап, җиңел генә килә ул!
Зөфәр аны, урыныннан торып, каршы алды. Кызның сузган кулын кысып күреште дә, җибәрмичә сак кына тотып, янына утыртты һәм бер сүз әйтмәстән бик текәлоп, аның күзләренә, йөзенә, ачык муенына кары ii башлады. Рәшидәнең йөзе дә, муены да, ялангач беләкләре дә тигез генә булып шактый нык каралган иде, — авыллар арасында озак йөреп кайтканга күрәдер инде бу... Хәтта ул ничектер ябыга да төшкән кебек иде. Тик шуңарданмы, әллә тар, юка күлмәк кигәнлектәимс, түш-ләре генә тагы да тулыланыбрак киткән төсле иде.
Зөфәрнең болан бер сүз дәшмичә, юри тикшереп чыккандай, бик сы- нап-текәлеп каравыннан Рәшидә уңайсызланып бер кызарды, бер елмайды. ахырда түзмәде — учы белән аның күзен каплагандай итте:
— Карамагыз инде ул хәтле... Миңа уңайсыз ич!
— Карыйм... Карамыйча булдыра алмыйм!
— Нишләп алай?
— Сагындым! — диде Зөфәр, тирән-татлы сулап.
Рәшидә кискен генә башын чайкады.
— Юк, ышанмыйм мин моңа!
— Ни өчен?
— Ни өчен дип... үзегез дә беләсездер инде... Сагынган кеше айлар буенча югалып тормый бит.
— Их, Рәшидә бәгырем! — диде Зөфәр, авыр көрсенеп. — Гаепләргә ашыкма син. менә сөйләрмен, үзең дә аңларсың!.. Ә хәзер безгә, вакытны әрәм итмичә генә, берәр җиргә бару турында уйлашырга кирәк.
— Нигә, шушында гына сөйләшеп утырсак ярамыймыни?—диде Рәшидә, ни өчендер Зөфәрдән күзләрен яшереп.
— Куйсана, Рәшидә, әллә нидә бер очрашып, моның кебек кеше йөреп торган җирдә ничек утырмак кирәк!.. Синең вакытың бардыр бит?
Рәшидә туры җавап бирергә кыенсынган төсле иңбашын җыерып куйды.
— Мәсьәлә вакытта түгел.
— Ә нидә соң?
Рәшидә башын тагы да ия төште, ә Зөфәр аның каралган ябык кулын зур учы белән йомшак кына сыйпап торды.
— Иә? — диде ул, әкрен-сак кына.
Рәшидәнең нечкә кашлары тартышып куйды, йөзе сытылыбрак киткәндәй булды.
— Беләсеңме, нигәдер күңелем тартмый, Зөфәр! — диде ул, ниһаять, ниндидер бер пошыну белән. — Шушында гына сөйләшеп утырыйк инде...
— Юк, булмый, акыллым! — диде Зөфәр, шунда ук аның газаплы икеләнүең сизеп. — Без монда сөйләшеп тә утыра алмыйбыз... Ярамый миңа монда... Анла!.. Китик, сөеклем!
— Ә... кая сои?
Яшен тизлеге белән Зөфәрнең күңеленә гаҗәеп шәп бер уй килде:
— Беләсеңме кая? Идел аръягына. Киттекме? Минем бүген синен белән рәхәтләнеп бер йөрисем, су буенда, яланда буласым килә. Бәйрәм итәсем килә. Кич булганчы, төн узганчы, күпме теләсәң, шулкадәр! Мин бит сине сагынып үлә яздым, ышанасыңмы?.. Киттек!..
һәм ул Рәшидәнең ризалыгын да көтмичә, көчләп дигәндәй, аны ку; лыннан тартып торгызды. Рәшидә карыша алмады, юк, карыша алмый
57
иде инде ул Зөфәргә... Бигп-җ т-, К
якын итүен, бу хатле кадХпгУ ,T£'*spHeH вҮгенгеда" чын ихластан бик сирәк күрә нде. һәм 1 рга> сөяргэ ашкывь,п ТО₽УЬШ yJ
заплаиып йөргән, инде 6vrew₽ ’ЭрДЭИ' KBMCeBV»» моңарчы та
тарга унлап килгән РаХХ ’L " ¥ЗИ' салкь|вРак- ™,|вагра“ то' буйсынды, аңа иярде. “' ",1э“ генә сыкранып булса да ана
шич^Ттчк™™™ 1!!офер белТбәп ” ЗӨфӘР у3“" ®арУ“Ы бСр Кар3 Ыа’ . v ' -иФеР оелән бер-ике авыз сүз сөйләшү җитте,— алар '' ' j тьега фаба китеп тә бардылар. Икесе дә бераз дулкьш- лангашшр иде, һәркаисы эченнән генә үзенекен уйлый иде, шуңадыр инде юл "уенча сөйләшмичә бардылар, аннары шофер татар бу;лып чыкмасын дип тә шикләнделәр ахрысы.
Устьега барып төшкәч, Зөфәр әйтте:
Карале, Рәшидә, безгә капкаларга да тегесен-монысын алырга кирәк булыр бит. Югыйсә, ачыгып бетәрбез. Минем менә бу төргәктә вак-төяк нәрсә бар барын да, ул гына җитмәс. Әйдә, караштырыйк әле, берәр нәрсә тапмабызмы икән? 7
көченә кинәт кенә бер тартты, ике тартты, өч тартты, шуннан соң гына мотор төтен атып төчкерергә, калтырарга, зырылдарга тотынды... Ниһаять, кузгалып киттеләр, һәм көймә тип-тигез су өстеннән, чуртан шикелле, борынын сузып бара башлагач, Зөфәр белән Рәшидәнең дә кәефләре ничектер бердән күтәрелеп, җиңеләеп, яктырып киткәндәй булды. Аларга рәхәт, хозур иде. Рәшидә, нәкъ менә яңарак кына кимсенеп елаган балага сөенеч-шатлык кайткан төсле, оөтен күңеле белән аз гына моңсу, әмма рәхәт-куанычлы чын юану татын иде, ходаем, янәшәңдә генә сине яраткан кешең, аның җылы игътибары, бу якты, тыныч Идел, ниһаять, шушы әкәмәт иләмсез көймә — оарысы, барысы аңа да бик тансык, кадерле түгелмени соң!.. Ә Зөфәрнең кәефен әйтеп торасы да юк; аеруча ул, юлга чыкканнан башлап, гел уңышка гына очрап торуларына эченнән бик сөенеп бара иде. Юк, оу сәфәр, аныңча, бик әйбәт, күңелле булып бетәргә тиеш.
Маркизның эссе ак комында кызынып ятучы яшь-җилкенчәкләр шактый күп иде Шуңар күрә, бу тирәдә тукталып тормыйча, алар атауның түренә үк уздылар Шактый ерак китеп, куе таллыклар аша узып, ниһаять, бер ялгыз тирәк төбендә тукталдылар. Бик тыныч, аулак урын иде бу кечкенә ачыклыкның тнрә-ягы таллык, утырыр җире сирәк кенә үлән үскән такыр комлык, - менә шунда, тирәк күләгәсенә газеталар җәеп, урнаштылар Тик монда шактый бөркү иде, Зөфәр утыргач та кепкасын салып ташлады, бил каешын чиште ак күлмәгенең кыек якасын чишеп җибәрде Ул Рәшидәгә дә бераз «бушанырга» кушты. Рәшидә бары күлмәк путасын гына ычкындырды. Шуннан соң Зөфәр Рәшидәнең
Алар азык-төлек сата торган лапаска таба киттеләр. Анда марҗалардан кыяр, помидор, но.уырка алдылар. Зөфәр водниклар кибетенә кереп, аннан ярты кирпеч икмәк белән бер ит консервысы да алып чыкты. (Зөфәргә үз эшеннән канәгать булмыйча һич мөмкин түгел, чөнки кая гына кермәсен, аны беләләр, ни генә сорамасын, шуны биреп чыгаралар иде...) Рәшидәнең сумкасында сеткасы бар икән, шуңа барысын әйбәтләп салдылар да яр буена юнәлделәр.
Ул заманда халыкны Маркиз атавына кечкенә буксир сөйрәп йөрткән бердәнбер паром ташый иде. Паром яңарак кына аргы якка кузгалып киткән булып чыкты. Аны көтеп, вакыт әрәм итмәс өчен, Зөфәр берәүнең моторлы көймәсен яллады. Бу иске генә, озын гына, буялмаган бер көймә
иде, нәкъ уртасында Нух заманыннан калган, майга-мазутка катып беткән чуен моторы тора иде, шуның койрыгына Зөфәр белән Рәшидә сакланып кына кереп утырдылар. Көймәнең хуҗасы — ялангач өстенә брезент чалбар гына кигән яшь егет моторын терелтеп җибәрергә азаплана башлады: ниндидер бер тәгәрмәченә каеш бау урап, шуны бөтен
58
тарсынып маташуын берьюлы бетерергә теләп булса кирәк, сүзсез генә аны иңбашыннан кочаклап алды да, башын артка каера биреп, иреннәреннән үбәргә тотынды. Рәшидә башта каршылык күрсәтмәде, тик бераздан гына Зөфәрне үзеннән этәреп, тураеп утырды. Ул нигәдер бик кызарды, күзләре дә дымланып киткәндәй булды, ләкин бер сүз дә әйтмәде.
Аннары. ш\лан ук сүзсез генә, алып килгән төргәкләрен чишеп аоык-төлекләрен уртага таратып салдылар. Бары Зөфәр портвейн шешәсен чыгаргач кына Рәшидә көлемсерәп әйтеп куйды:
Син эчми торган кеше бит, ничек әле бу алан булды?
И\ гүзәлем, сахрага чыгып та эчмәсәң, җир йотар!..—диде оөфәр, егетләнеп; аңың бүген ваемсыз-шат буласы һәм Рәшидәне дә ш\л ладка көйлисе килә иде: — Синең хакка—с удовольствием! Тик менә нәрсәгә салып эчәбез, вот проблема!
Алар, бер-берсенә карап, көлешеп алдылар.
Безнең әле консервны ачарга пычагыбыз да юк, — диде Рәшидә.
— Ә анысы бездә бар. — диде Зөфәр, һәм чалбарының арткы кесәсеннән сөяк саплы, әллә ничә җәпле, өр-япа пәке чыгарып сузды.
һ\, болап булгач, барысын да эшли алабыз, — диде Рәшидә, ихтыярсыздан балаларча куанып. — Ачып бир әле миңа... Хәзер мин «бокал» ясыйм.
i.i арадан зуррак кыярны сайлап алды да, шуның бер башын кисеп, эчен чокып чыгарды.
— Менә бу сиңа булыр!
— Ә үзеңә?
— Хәзер үземә дә ясыйм! — һәм җитез генә икенче кечерәк кыярның да эчен чокып ташлады. — Тик утыртып кына булмый, — диде ул, көлеп.
— Ничево. без «бокалларны» кулдан төшермәбез!
Рәшидә калган кыярларны, помидорларны, икмәкне турады, бер-ике йомырканы әрчеп, Зөфәр алдына куйды. Зөфәр исә, аның ипле-өлгер эшләвенә соклангандай бераз карап торды да, пичәтле шешәдән «бокалларга» портвейн салды.
— Я. нәрсә өчен эчәбез, уңганым? —диде ул, «бокалын» күтәреп.
Рәшидә, нечкә кашларын җыера төшеп, аз гына уйланып торды.
— Нәрсә өченме?.. Әйдә, күңелләрнең шушы аяз күк төсле саф, керсез булуы өчен эчик!
— һо, син бик биеккә сикердең, җан кисәгем! — диде Зөфәр, көлеп.— Ну что ж, күккә дә менәргә була. Ә шулай да мин, практичный кеше буларак, башта синең саулыкка эчәргә телим. Ярыймы?
— Ихтыярың. Рәхмәт!
Кыярларны чәпәштерделәр дә эчеп җибәрделәр. Аннары бик тәмләп ашарга тотындылар. .Ачыкканнар да икән, бер дә бер-берсениән тарсынып тормадылар. Бераздан Зөфәр тагын «бокалларны» тутырды. Эчтеләр. Тагын бер тын ашадылар. Эчми-эчкән Зөфәргә җитә калды — тамырлары буйлап рәхәт җылы таралды, йөзе аз гына алсуланып кызарды. күзләре чак кына томанлана төште, ә башында, әйтерсең, төрле төстәге күбәләкләр очкаларга тотынды — әллә ннндн гаҗәп матур, акыллы уйлар килә башлады. Аңа бик рәхәт, бш< күңелле иде. Каршы- сындагы Рәшидәгә — аныи каралган йөзенә, уңа төшкән кашларына, кайтарылыбрак торган керфекләренә, ялангач беләкләренә, сузып утырган төз аякларына, кыскасы, бөтен-бөтен җиренә — ул сөеп, кабынып һәм бәяләп карый иде. Йә, бу беткәнче бирелеп, онытылып сөймәслек хатынмыни? Нәфис, сылу, ягымлы, әрсез түгел, дорфа түгел, аз гына упкәләүчән, аз гына киреләнүчән, әмма иркә, назлы, татлы, шайтан алгыры! Аннары ул бөтен барлыгы белән аныкы бит, хуҗа бит ул аңа.
59
Бер сүзенә, бер теләгенә дә каршы килә алмый бит ул аның!.. йә, рәхәт- □әхеттә йөзәр өчен тагын ни кирәк?
„ Ә хәзер күккә дә ашарга була!—диде Зөфәр, өченче тапкыр «оокалын» сузып.
Рәшидә каш астыннан күз снрпеп кенә аңа карады, уйчан-сөйкемле генә елмайды, ләкин сүз әйтмичә башын гына кагып куйды. Кыярына да ип өчендер иренеп генә тидереп алды. Зөфәр аның янына шуышыбрак кырын ятты һәм беләгеннән сыйпап, пошынып сорады:
Сөеклем, нигә син бүген тын утырасың, сөйләмисең бер дә?
, Синнән көтәм әле мин,—диде Рәшидә аңа.
Зөфәр белә аның нәрсә көткәнен. Аклануы читен, билгеле, ләкин бүгенге рәхәтлек хакына ялганны чын итеп, үзең дә шуңа ихластан ышанып, сөйләргә мөмкин иде. һәм ул кырын яткан җиреннән Рәшидәнең әле беләгеннән, әле аркасыннан йомшак кына сыйпап, әкрен-киереике тавыш белән үзенең аны, Рәшидәне, никадәр сагынуын, гел генә аны уйлап йөрүен, тик соңгы атналарда эшенең бик күп булуын, төрле мә- шәкать-борчулар кичерүен, менә яңарак кына бераз шулардай бушануын һәм бушагач та тизрәк аны күрергә ашкынуын, бүгенге очрашудан әйтеп бетергесез шат, бәхетле булуын сөйләп бирде.' Әлбәттә, ул нинди эш, нинди мәшәкатьләргә таруын җентекләп сөйләп тормады — бу ка- дәресе, аныңча, кирәксез, артык иде. Рәшидә исә бүтән хатыннар кебек төпченә белми иде, кешедән шикләнергә, кешенең ялганын тотарга яратмый иде. Бигрәк тә яраткан-якын кешесенә аның бик ышанасы килә иде. Менә хәзер дә ул Зөфәрнең һәр сүзенә ышанып утырды, аның өч ай ■буена югалып торуын бүтән бер сәбәптән булыр дип күңеленә дә китермәде. Ул нәкъ элеккечә, балаларча беркатлылык белән, Зөфәр мине ярата бит дип уйлады, шуңа эченнән генә куанды һәм йөрәгендә күптән төерләнеп торган сызлавыгы бераз кими төшкән кебек булды... Ә нинди сызлавык соң бу? Хикмәт шунда, Зөфәр мине ярата дип ышанса да ул аның ни өчен яралуын, нинди максат -белән, озаккамы, әллә вакытлы гынамы яратып йөрүен белми иде һәм бу билгесезлек аны бик борчый, бнк уйландыра иде. Айлар буенча күрешмичә тору нәтиҗәсендә бу уй- лану-борчылулар аның йөрәгендә әнә шулай сызлавыклы бер төер булып укмаша иде.
...Ләкин менә очрашкач, ул Зөфәрнең җылы, йомшак мөгамәләсенә, гүя ихластан сөйләгән сүзләренә эри дә китә һәм аның дәртләнеп назлавына, аның теләгенә бер дә каршы тора алмый иде. Дөрес, соңыннан УЛ еш кына бу йомшаклыгы өчен әрнеп үкенә, бнк кимсенә, хәтта үз- үзеннән нәфрәтләнеп тә куя иде. Хатын йөрәге белән ул, мондый йомшаклыгым өчен ир кеше миннән бер бизәр, дип сизенә һәм шунардан бик курка да иде. Ләкин нәкъ менә хатын булганга күрә дә ул яраткан кешесенең сагынуын аңларга, тоярга, аңа карышмаска, аңа буйсы-нырга мәжбүр иде...
...Рәшидә беләкләре өстенә башын салып, күзләрен йомып, бик озак хәрәкәтсез чалкан ятып торды, йомык күзләрендә ерак нурлы күкнең яшькелт җылы яктысы кытыкландырып йөзә, акылы оеган, күңеле бушап калган, бөтен тәненә хәлсез-рәхәт талчыгу җәелгән иде. Зөфәр дә тынычланып калган иде, ләкин бераз хәл алып ятканнан соң ул терсәгенә таянып, күтәрелеп Рәшидәгә карады, — аның бу кадәр хәрәкәтсез- тын ятуы аңа әллә ничек бнк сәер тоела башлады. Шулай дәшәргә дә, орынырга да кыймыйча ул карап торган чакта, Рәшидәнең йомык күзләреннән ике генә бөртек яшь сытылып чыкты.
— Нп булды сиңа, кошчыгым? — диде Зөфәр, пошынып, һәм бармак бите белән сак кына аның яшьләрен сөртеп алды.
Рәшидә озак көттереп, йөзен читкә борып, көчкә генә җавап бирде:
— Авыр миңа! — һәм тавышы аның өзелә язып кунды.
60
Гаҗәп! диде Зөфәр, көләргә итеп. — Нидән әле ул алай кннәл авыр булып китте?
Рәшидә тагын озак гына дәшмичә ятып, ниһаять, күзләрен ачты. 1әм б\ яшьле күзләр салкын бер ятсыну белән Зөфәргә төбәлделәр.
— Кинәт түгел б\... күптән мина авыр инде, тик син генә күрми- Аның иреннәре калтыранып кунды, ләкин тавышы сыймады.—
. син, оөфәр, кем? • -диде ул, кинәт тирән әрнү белән өзгәләнеп.— * шн би; сине бөтенләй белмим... Менә өч елдан артык вакыт узды ә мин берни дә белмим, син сөйләмисен, яшерәсең, качасын, син минем өелән дә һич кызыксынмыйсын, сорашмыйсын... Нәфесеңне басар өчен генә мине әллә нпдә бер эзләп табасыңмыни, яратуың бары шуның өчен генәмени?.. Ходаем, бары шуның өчен генәмени?..
һәм кисәк кенә аркасы белән борылды да, йөзен куллары белән каплап, еш-еш калтыранып үкси дә башлады. Зөфәр бер мәлгә аптырап, югалып калды: Рәшидә үксеп елый! Шат, ваемсыз, иркә, кочагын, назын аңардан Гшч кызганмаган һәм моңарчы шуңа үкенүен һич сиздермәгән Рәшидә кинәт, мәсхәрәләнгән яшь кыздай, бөгелеп-калтыранып үкси, җитмәсә, нинди сүзләр әйтеп! Юк, һич тә көтмәгән иде ул мондый хәлне... Беренче минутта ни әйтергә, нишләргә белмичә аптырап торды, курка калды, аннары Рәшидәнең иңбашыннан кочып, чәченнән сыйпап ничек тә юатырга тырышты:
— Куй. Рәшидә, куй, акыллым! Ярамый болай, бетермә үзеңне, тукта! — Ют аның кулларын көчләп йөзеннән аерды, башын үзенә таба борды, күкрәгенә кысты: — Йә инде, йә, бала булма, тынычлан! Гаеп миндә икән, кичер! Только, җылама, зинһар җылама, яме!
Рәшидә аның күкрәгенә капланып тыела алмыйча тагын күпмедер үксегәннән соң, ниһаять, акрынлап тынычлана 4 башлады, ә бераздан бөтенләй тынып калды. Шул хәлдә аз гына онытылып торганнан соң, ул пышылдап кына сорады:
— Сумкамны алып бир.
Зөфәр читтә яткан сумканы алып бирде. Рәшидә шуннан кечкенә зәңгәр кулъяулыгын алып, битен, күзләрен сөртте. Аннары торып утырды, күлмәгенең алгы төймәләрен каптырды.
Бу минутта Зөфәр тәмам айнып, исен-акылын җыеп өлгергән иде инде. Башта ул Рәшидәне чынлап кызгангандай булды, ә хәзер менә аңа бераз шелтә белдерәсе килде: ярыймы соң болай урынсызга кешенең котын алып, истерикага төшеп еларга? Ни өчен бу? Алдаган яки көчләгән что ли ул аны?
Әйе, ул. Зөфәр, үзен Рәшидә алдында нәрсә өчен дә булса гаепле, күпме дә булса бурычлы итеп санамый иде. Аннары, гомумән, ул хатын- кызның зарын, үпкәсен тыңларга яратмый иде. Мондый «ирекле» бәйләнештә булган чакта андый притензияләрне урынсыз, артык нәрсә дип саный иде.
Ләкин шулай да ул шелтәсен белдерергә ашыкмады; чөнки, ^беренчедән. сүзне тирәнгә җибәрәсе килмәде, икенчедән, ничек кенә булмасын, Рәшидәнең күз яшьләрендә хаклык барын сизмичә калмады. Ихтыярсыз вөҗданы аның бераз кузгалып, борчылып куйды. Ихтыярсыз мзен беркадәр аклыйсы, ә Рәшидәне юатасы килеп китте.
— Тынычландыңмы инде? —диде ул, Рәшидәнең кулын ике учына алып. —Менә ярый, менә бик әйбәт, мин бик шат...— Ул аз гына тынып торды да. көрсенеп, сөйләнергә тотынды: — Әлеге бер сүз инде, сөеклем! Эш, мәшәкать, төрле борчылулар, шуиын аркасында үзеңме дә, иң яраткан.кешеңне дә онытып җибәрәсең... Просто баш-күз әйләнеп бетә. Эшем минем шундый инде.. Ләкин мин моны сиңа акланыр өчен генә әйтмим, дустым, әгәр минем гаебем бар икән, спи кичер мине, яме.
_ Ярый, үтте инде, — диде Рәшидә, тирән-хәсрәтле сулап.
Зөфәрнең сүзне тизрәк икенчегә борасы килде.
61
Әйт әле, — диде ул соңга калган кайгыртучанлык белән, — синең театрга күчүең ничегрәк тора, күчәсеңме инде, алалармы?
• ‘әшидәгә хәзер үзе хакында ни дә булса сөйләү авыр иде. Хәтта Зөфәр аның хәле белән кызыксыиамы-юкмы, хәзер инде барыбер иде. Күз яшьләре белән барысы да — үпкәсе дә, хәсрәте дә, әрнүе дә — чыкты да бетте. Күңелендә бары көзге кыр өстедәй тын, моңсу бушлык кына торып калды. Уйлыйсы да, сөйлисе дә, хәтта кузгаласы да килми иде. Шулай да Зөфәрнең соравын җавапсыз калдыруны килештермәде, һәм үзен көчләбрәк булса да акрын гына сөйләргә тотынды:
Юк шул әле, — диде ул, башын иеп кенә. — Йөреп карадым. Ми- нистерствога да бардым, театр җитәкчеләремә дә кердем, ләкин берсеннән дә ачык кына җавап ишетмәдем.. Директор уйлап карарбыз, ди, баш режиссер сезнең амплуа бездә җитәрлек, танылган артисткаларга да эш юк әле, ди. Шул ук вакытта, сезнең данныпларыгыз миңа ошый, ди, бәлки киләчәктә берәр җаен табарбыз, ди... Менә шулай йөртәләр. Мин ни, ялына белмим, протекция эзләмим, кирәк кешегә ярарга тырышмыйм. Бәлки берәрсе миннән шуны көтәдер... Ә мин... ә мин... бервакытта да... — һәм ул сүзен әйтеп бетерә алмады.
Зөфәр Рәшидәнең бөгелеп, катып калган аркасына карап, аның елап җибәрүдән никадәр зур көч белән тыелып утыруын ачык сизде. Шуңа күрә дәшмәде, кагылмады.
Инде кояш баеган иде, агачлар арасына кичке зәңгәрсу караңгылык акрын гына иңә башлаган иде. Алар, ниһаять, урыннарыннан тордылар. Өс-башларын рәтләделәр. Рәшидә, урыныбыз чүпләнеп калмасын дип, газеталарны җыеп алды, азык-төлек калдыкларын җыештырып, агач төбенә салды: «Төнлә берәр җәнлек килеп ашар әле», — диде ул, шуңа алдан ук сөенгәндәй.
Алар яр буендагы басмага килеп җиткәндә, караңгы тәмам төшеп өлгерде. Соңгы паром киткән иде инде. Зөфәр ары барып, бире килеп шактый вакыт көймә эзләп йөрде. Ахырда бер балыкчы картны очратып, шуның белән бик үтенеп сөйләшкәч кенә, карт боларны шәһәр ягына чыгарып куярга риза булды. Ишкәкле тар көймәгә чайкала-чайкала кереп утырдылар һәм пристань утларына карап, кузгалып киттеләр.
...Төн гаҗәеп бер төи иде. Әйтерсең, бөтен җир өсте йомшак-калын кара бәрхеткә төренгән,— шундый караңгы, шундый җылы һәм шундый тын иде ул! һич ни күренми, һич ни селкенми, су салкыны да сизелми, бары ишкәкләрнең тигез-салмак чапылдап алуы гына ишетелә иде. Көймә, күзгә күренмәс дегеттәй кара суны авыр ерь;п, акрын гына бара шикелле, ләкин каршы якка бер дә якынаймый төсле иде. Әллә ничек менә җир дә, кешеләр дә моннан бик-бик еракта кебек, һәм ал арга барып җиткәнче бик күп вакыт үтәр кебек иде. Әмма алар кайдадыр бар, алар сизелә, шуңа күрә куркыныч түгел, шомлы түгел иде.
Бераз киткәч тә көймәнең түр очында утырган һәм кулың җылы суга тыгып барган Рәшидә, гүя үзе өчен генә, тавышын көчәйтмичә тыелыбрак, ләкин гаҗәп тирән бер моң белән җырлый башлады:
Яланда гына җирләрдән болан килә.
Зөлхиҗҗә.
Уйсу гына җирләрдән ак үтәм дип,
Зөлхиҗҗә.
Төи уртасы җиткәч, бер кыз елын,
Зөлхиҗҗә.
Яшь гомерем заяга ай үтә дип,
Зөлхиҗҗә.
Юк, бу гади җырлау гына түгел иде, бу гүя йөрәгенең иң нечкә, иң сизгер-моңлы кылларына акрын гына чиртеп уйнау иде... һәм кар- шысында утырган Зөфәр аны таңга калып тыңлады. Ул кузгалырга да, дәшәргә дә курыкты, бары аның менә шулай онытылып, өзелеп-өзелеп
62
җырлавын гына көтге. Рәшидә җыры аны исертеп, сихерләп кенә кал- мады, ә ничектер менә йөрәген урыныннан кузгатты, сызландырды җан тынычлыгың алды, һәм исе китеп уйлады ул: нинди кодрәтле талант, нинди саф, нечкә күңел, нинди якты, кешелекле хатын бу Рәшидә!.. Мә, шуны ташла, шуны югалт, имеш!.. Мөмкннме сон бу?.. Шушындый алтын оәясенә торырлык хатынның сөелергә, бәхетле булырга үзенең асыл теләкләренә ирешергә хакы юкмыни?’
Ә бит хл, Зөфәр, теләсә аңа ярдәм итә ала, аны бәхетле итә ала Пң. элек аңа әнә шул театр җитәкчеләре белән бер сөйләшү җитә, һәм Рәшидә үзенең күптән ашкынган сәхнәсенә менәчәк. Чөнки Зөфәрнең утенечен кире какмаячаклар, чөнки Зөфәр сугыш елларында театрга шактый күп ярдәм итте, һәм хәзер дә ул анысын-монысын табып бирүдә аларга бик кирәк кеше.
Менә хәзер үк аның Рәшидәне бер-пке генә сүз белән булса да юатасы, өметләндерәсе килде, ләкин... ләкин сак булырга өйрәнгән акылы аңа ашыгырга кушмады. Вөҗданын тынычландырыр өчен ул, нигә алдан ук әйтеп куярга, эшлим дигәндә моны бит Рәшидәнең үзенә әитмичә генә дә эшләргә мөмкин ләбаса, дип уйлап азапланды.
Ә Рәшидә җылы-йомшак төн эченнән уз алдына һаман акрын гына җырлап барды. Гүя һич кемгә зарланмыйча, үпкәләмичә генә ул үзенең ялгызлыгын җырлый иде. Шунлыктан ахры кызгандыру хисен ничектер уятмыйча гына тирәнтен сыкрата, уйландыра, борчый иде аның җыры... Зөфәр хәтта үз хәлең бераз җиңеләйтер өчен Гамбәр туташны исенә төшереп, <аны күз алдына китерергә тырышып карады, әмма көн яктысында йолдыз кабына алмаган шикелле, Рәшидә белән янәшә билгесез туташ та һич туа, күренә алмады.
Ахырда алар пристань ярына килеп җиттеләр. Көймәдән төштеләр, ярга менделәр һәм шалдыр-шолдыр селкенеп йөргән трамвайга утырып. шәһәргә кайтып киттеләр.
Кольцога җиткәч, Зөфәр, гадәтенә каршы, Рәшидәне өенә чаклы озата барды, һәм, гадәтенә каршы, якын көннәрдә тагын шалтыратырга вәгъдә биреп, ханымны үбеп, кулын кысып аерылышты. Рәшидә өч катлы иске таш йортның астындагы капкадан, башын иеп, сүзсез генә караңгы ишек алдына кереп китте.
XIV
БУ сонгы атнада Зөфәргә вакыйгаларның төрлесен — кечкенәсен- зурысын, күнеллесен-ямьсезен — кичерергә туры килде. Тормыш шулай бит ул, кайчак тыныч кына аккан җиреннән, бусагалар өстенә барып менгәндәй, бәргәләнеп-суккаланып каядыр ашыга башлый, һәм күпмедер ара котырып чапканнан соң, яңадан иске юлына төшеп, элеккечә тыныч-салмак кына агарга тотына... Тормыш шуның белән кызыклы
рергә түры килә иде.
— Ни булды сиңа? —диде Зөфәр, аның янына тукталып.
Хөршид дәшмәде, тик арык иңбашларын калтыратып елавын гына
' _ Ник дәшмисең? Берәр җирен авыртамы, әллә берәрсе тидеме, иә?
Кыз абыйсының сонгы сүзләрен ишеткәч, тагы да катырак еларга тотынды. Зөфәр аның өстенә бераз карап торды, иелеп башыннан сыи- памакчы булды, ләкин кыз «тимә!» дигәндәй кисәк кенә иңбашын си- КСр1е'менәАюләр! — диде Зөфәр, аптырагач, аннары өйгә кереп китте.
да ул!
...Беркөнне Зөфәр өенә кайтып керсә, коридорда сеңелесе Хөршид елап утыра. Бу ни хәл?.. Хөршиднең болай елавын аңа бик сирәк кү
63
Өндә Таибә абыстай да кемгәдер, нәрсә өчендер бик хәтере калгандай,^ турсаеп, сөремен коеп йөри иде.
Хөршидкә ни булган, ник елый? — диде Зөфәр керү белән.
Ахмак булганга күрә! — диде Таибә абыстай, кырт кисеп кенә.
— Юк, шулай да?
Зөфәрнең басып соравына абыстайның ачуы килде булса кирәк, бераз дәшми йөрде, аннары гасабиләнүен яшерә алмыйча өзеп-өзеп кенә сөйләп бирде. Эш болан булган икән: Хөршид янына әлеге шул күршедәге инвалид кызы Люся кергән. Ахирәт, янәсе!.. Китапларына төртелеп кенә утырсалар, бер хәер иде, юк, утыралармы соң! Безнең Хөршид, тиле, йокы бүлмәсенә тегене алып кергән дә, зур шифоньерны ачып, кием-салымнарын күрсәтә башлаган. Бер дә киелмәгән өр-яңа туфли- ләрен Люсяның тузанлы аякларына кидереп караган... Моны күреп алгач, Гаибә абыстай түзмәгән инде, орышып, бүлмәдән куып чыгарган үзләрен... Шулай итмичә ярыймы соц!.. Ә теге пумала баш Люся, үзенә күрә түгел, чынлап үпкәләгән булып, бөтенләй үк чыгып киткән... Китсен, алдыннан арты чибәррәк!.. Ә безнең Хөршид шуңа җенләнеп, әнә баядан бирле коридорда елап утыра. Җитмәсә, әнисенә авыр, каты сүзләр әйтеп беткән: имештер, бездән кешеләр кача, безгә берәү дә керми, имеш, ана бу өйдә ямь дә юк, кызык та юк, имеш, без аңардан иптәшләрен качырып бетерәбез... Кара син аны, явызны, бөтенләй шайтан коткысына бирелеп бара бит!
— Их, әни, ялгыш эшләгәнсең, ялгыш! — диде Зөфәр, чын-чыннан ачынып.
Таибә абыстайның гаҗәпләнүдән күзләре түгәрәкләнеп китте:
— Ничек инде ул ялгыш? Нәрсәсе ялгыш? Өеңне актарсалар да дәшми торыргамыни?
•— Юк, ипләп кенә кирәк пде, каты бәрелмичә генә...
— Ярар, янарал кызы түгел әле,— диде Таибә абыстай, нәфрәт белән кулын селтәп. — Олы башым белән шул өтекнең хәтерен саклап торыйм ди тагын...
— Әх, аңламыйсың, әни!
— Аңламыйсың? Ачуыңнан үләрсең! Син бик аңласаң, әнә сеңелеңә нык кына әйтеп куй: җыен ач күзгә, юмартланып, эчке дөньясын ачарга тормасын. Өйнең серен саклый белсен. Бездә ни булмас. Болан да көнчеләрдән көн юк.
— Менә шуңа күрә дә кеше белән сак булырга кирәк, әни! — диде Зөфәр, кичек тә сабырлыгын җуймаска тырышып. — Без бу урында яңа кешеләр, барысы да безгә сынап карыйлар, шулай булгач күршеләргә ачыграк, йомшаграк тору безнең үзебез өчен кирәк ләбаса!
— һай, син бик акыллысың инде, үтә акыллысың! Әниеңне генә өйрәтәсең калды... Әниең бит кеше дә күрмәгән, күршеләр белән дә яшәмәгән! Вәт син, ә!.. Кем өчен диген, бер исерекнең ыштансыз кызчыгы өчен бпт, я рабби!
Таибә абыстай бу сүзләрен чын рәнҗү белән ярсып әйтеп ташлады. Зөфәргә моны ишетү бик авыр булды... Кайтарып, аның үзе төсле, каты итеп җавап бирергә унлаган иде дә ничектер тыелып калды, әни бит' һәм кисәк кенә оорылды да үз бүлмәсенә кереп китте.
Озак тынычлана алмады ул, бүлмәсендә пшекле-түрле һаман йөреп торды. Кирәк бит, кайтып керүенә шундый мәгънәсез скандал!.. Әнисенә дә сеңелесенә дә аның чынлап ачуы килде... Дөрес, әнисе үзенчә хаклы да иде, — өйдә ул хуҗа, ул монда күз-колак булырга, үзе әйт* мешли, өйнең серен'сакларга тиеш. Инде олы кеше теге юньсез кызларга катырак әйткән икән, бик дөрес эшләгән дип акларга да мөмкин булыр иде. Ләкин бөтен бәла шунда, әнисе бер хакыйкатьне — күршеләрнең аларга никадәр кырын карауларын аңлап җиткерми. Ә сенелесе менә яшь кенә булса да ничектер шуны йөрәге белән сизгән.'һәм нинди
64
сүзләр әйтеп ташлаган ул!.. Бу бнк хәтәр, бик шомлы нәрсә бит. Бү _________
семьяның, үз эчендә фаҗигале каршылык бөреләнеп килә дигән суз окт Ничек итеп моны күрмәскә яки моңа игътибар итмәскә мөмкин ди?
оөфәргә бу хәлнең сәбәбе ачык. Ул үзе дә яңа күршеләрнең (искеләрен әйткән дә юк.) аларга ничегрәк карауларын, тиресе белән дигәндәй. сизеп пәри. Әнә шул үпкәләп чыгып киткән кызның әтисен генә пскә тешерүг дә җитә, эөфәр белә аны, эшкә барышлый яки кайтышлый еш кына очрата үзен... Әйе, сугыштан канткай инвалид ул, бот төбеңнән оер аягы юк, култык таякларында йөри. Әйе, бик эчә булса кирәк, чөнки бите-күзе аның һәрвакытта кызарып шешенгән була... Менә шул кеше аңа, Зөфәргә, ничегрәк карый?.. Дәрес, Зөфәр очрашканда үзе оашлап аның белән исәнләшә, һәм инвалид беркайчан да аның сәламен алмыйча калмый. Әмма шул чагында Зөфәр инвалидның юри кыса төшеп караган боздан салкын-тоиык күзләрендә нәрсә күрә? Бары бер генә нәрсә: нәфрәт, ачу, усаллык, — гүя никадәр дошман итеп каравын яшерергә дә теләми... Тагын шунысы гаҗәп, кайчагында ул, исерек баштан ялагайланасы килепме, Зөфәрнең исәнләшүенә каршы түбәнчелек белән баш иеп, җәелеп елмайган да була, ләкин барыбер күзләрендәге усаллык сүнми, ә елмаю ничектер зәһәрле килеп чыга... һәм Зөфәр мондый чакта аеруча бер чиркану, шомлану тоеп, аның яныннан тизрәк узын китәргә ашыга.
Әлбәттә, ул — Хөршид түгел, инвалидның ни өчен алай каравын бик яхшы аңлап тора. Бер хакыйкать бар: дөньяда кешеләрнең тормышлары да, язмышлары да бертигез түгел. Шулай булып килгән, һәм хәзергә шулай бара әле ул. Ләкин, гафу итегез, моңа ул, Зөфәр Сабитов, гаеплемени?
Шуңа күрә Зөфәр Һәртөрле көнче, усал карашларга игътибар итмәскә. намусын тыныч тотарга тырыша. Әмма җиңел түгел бу... Кайчагында кешеләрнең кырын карашлары аны борчый, аны шомландыра. Менә нн өчен ул өйдәгеләрдән дә сак булуны таләп итә.
Бервакытны кемдер аңа, казларны котыртмаска кирәк, дип әйткән иде. Бик дөрес сүз! Әйе. «казларны» котыртырга ярамый.
Ул көнне Зөфәр әнисе белән дә. сеңелссе белән дә бүтән сөйләшмәде. Кичкырын. кәеф бераз төзәлмәсме дип, кинога барып кайтты. Иртә ятып йоклады, иртә генә торып эшенә китте.
Кабинетына барып утыргач та аңа сәүдә министрының урыноасары Әхмәтжанов шалтыратты. Зур начальникның сүзе кыска булды: бүген үк үз янына килеп чыгарга кушты, сезнең белән бер җитди мәсьәлә турында сөйләшәсе бар диде, ләкин нинди мәсьәлә икәнен әйтеп тор
Зөфәр министр урынбасарын танып, күреп белсә дә моңарчы апа якыннан очрашырга да, сөйләшергә дә туры килгәне юк иде әле Ниндирәк кешедер инде. Хәер, аның кул астында эшләүчеләрнең әйтүенә караганда ул болай «ярыйсы гына мужик», имеш! Фәлән Фәләновичның көенә тора белсәң, ничево, эшләргә була дип әйтәләр. Күбрәк ул акы. сатарга вәгазьләргә ярата икән. Ләкин югарыдан үзен кыса башласа- тар бик усалланып китә торган гадәте дә бар икән.
РфэләЛ>ЭлаНович. Тукта, Зөфәр бит акын "“f
теп белә иде. Ничек кенә соң әле, аты коргыры?.. Әһә. тапты. Вилдан... Вилда”. Гыйльманович!.. Хуш. Вилдан абзый Гыильманоаич, и.шэ турында гына гәп орырсың икән?
мады. г
Сәгать уникеләрдән сон. Зөфәр ми листе рствога китте. Юл буенча нәосә хакында булыр икән бу җитди сүз дип уйланып барды Азрак кына борчылып та куйды, — гадәттә бит начальник кеше күбрәк иә наказ, йә шелтә бирер өчен чакыра. Алай дисәң, Әхмәтжановның аңа. ОРС системасында эшләүчегә, нинди мөнәсәбәте бар?
65
әхмәтҗанов тәбәнәк, юан гәүдәсенә кайтарма якалы күк гимнастерка киеп, салына төшкән корсагын киң каеш белән күтәреп буган, сакал-мыексыз, итләч битле, олы гына яшьтәге кеше — Зөфәрне ачык йөз белән каршы алды.
Хуш киләсез, иптәш Сабитов!—диде ул, зур өстәл артыннан торып, һәм кул биреп күрешкәч, урын тәкъдим итте: — Утырыгыз!
Зөфәр шунда ук уйлап алды: болай булгач, сүз куңелсездән булмаска тиеш.
Иә, саулык-тазалык, эшләр-уңышлар ничегрәк соң, иптәш Сабитов? диде Әхмәтҗанов, елмая төшеп.
Рәхмәт, Вилдан Гыйльманович!— диде Зөфәр, беренче сүзеннән үк үзен ничектер иркен, кыю хис итеп. — Хәзергә зарланырлык түгел.
— Сәүдәләр барамы?
— Бара, әйбәт бара!
— Шулайдыр шул. Завод ОРСына фондны күп бирәләр, товар булгач, сәүдә бара инде ул.
— Дөрес, Вилдан Гыйльманович, безне товар ягыннан алай кысмыйлар, ләкин без үзебез дә тик ятмыйбыз, эзлибез, табабыз, кыскасы, завод халкын ничек тә яхшырак тәэмин итәргә тырышабыз.
— Ә сез беләсезме, — диде Әхмәтҗанов, чак кына пауза ясап. — Завод ОРСлары бетәчәк бит.
Зөфәр өчен бу өр-яңа бер хәбәр иде, ләкин ул сыңар кашын да селкетмичә гамьсез генә әйтте:
— Ишеттек, шундый сүз йөри, только тиз булмас әле ул. Без, мәсәлән, алдагы елда товар обороты» ике тапкыр арттырырга уйлап'торабыз...
—- Юк, тиз булачак. Мин моны сезгә бик белеп әйтәм, иптәш Сабитов... Бөтен сәүдә хәзер үзенең төп хуҗасына — сәүдә министерство- сына күчәчәк. Шулай ул! ОРСлар сугыш условиесендә кирәк иде, ә хәзер нигә алар?.. Сату итү заводлар эше түгел, безнең эш ул! Хөкүмәт бу мәсьәләне бик белеп, бик дөрес хәл итә.
— Бәхәсләшмим, Вилдан абзый! — диде Зөфәр. — Хөкүмәт, әлбәттә, дорес хәл итәр.
Бу юлы инде Әхмәтҗанов бик канәгатьләнеп елмайды:
— Менә шул шул! Аида, брат, мудрый башлар утыра! — һәм шунда ук җитди кыяфәткә кереп, кисәк кенә сорады: — Ә беләсезме, мин сезне ни өчен ч’акырдым?
— Юк, Вилдан Гыйльманович, белмим...
Әхмәтҗанов беравык Зөфәргә төбәлеп карап торды, аннары креслосының аркасына ята төште, учы белән өстәленә бер-ике тапкыр суккалап алды.
— Эш менә болай тора, иптәш Сабитов!—диде ул, ашыкмыйча гына сүзен башлап.—Без тиздән шәһәрдә зур универмаг ачабыз. Центр- да, элекке люкс бирасында, хәзер аны оборудовать итеп яталар... елына өч йөз миллион сум оборот белой, представляете!.. Бу әле башта гына, тора-бара ул миллиардка да җитәр. Совет сәүдәсенә хәзер киң юл ачыла, ә товар булачак. Моңарчы корал эшләгән заводлар да мирный продукциягә күчәләр. Кыскасы, перспектива бик шәп!..
.Без менә хәзер шул ачылачак магазинга кадрлар җыябыз. Иң яхшыларын/ честныйларын, культурныйларын... Кеше күп кирәк. Универмаг— ү3е бер комбинат бит ул, ә киләчәктә төрле җирдә аның филиалларын ачу да күздә тотыла. Менә шундый зур сәүдәне культурный итен, бай итеп оештыра белүче бер специалист, икенче төрле әйткәндә, коммерческий директор безгә кирәк булачак. Да. Без монда һәм тагын кайбер җирләрдә уйлашып киңәшкәннән соң, сезнең кандидатурага тукталдык. Деловой качествол арыгызны без беләбез... Сезнең специальный образовапнегез дә бар бит, шулаймы?
5. _С. Ә." М 3.
66
•— Әйе, бар.
— Бик яхшы. Безгә шундый кеше кирәк тә... Ну вот, әгәр без сезне шул булачак универмагка коммерческий директор итеп чакырсак, ңц диярсез? Условиесе начар түгел, төп оклад 2200 сум. Шуның өстекә тагын премиальный... йә, ничек карыйсыз бу тәкъдимгә?
Зөфәр бик тыныч утырды, дулкынлануын берничек тә сиздермәде һәм җавап бирергә дә ашыкмады. Бары кирәк кадәр уйланып торганнан соң гына дәрәҗәсен саклап, әдәп белән:
— Рәхмәт тәкъдимегез өчен, Вилдан Гыйльманович!— диде, — Сез миңа зур честь ясадыгыз! Ләкин, беләсезме, мин урыннан-урьшга күчеп йөрергә яратмыйм, ОРСтагы эшемнән канәгатьмен, күптән эшлим...
— 'Чин сезгә әйттем ич: ОРСлар бетәчәк!
— Кайчан бетәр бит әле ул. Ә сезгә кеше хәзер үк кирәктер?.. Так что, китим дисәм дә мине ОРСтан җибәрмәүләре мөмкин.
— Эш бары сезнең теләктән тора. Әгәр риза булсагыз, без сезне аннан ала белербез, борчылмагыз! — диде Әхмәтҗанов, мәгънәле генә итеп.
— Анысына ышанам, ләкин...
— Сез беспартийный бит әле?—диде Әхмәтҗанов кинәт кенә Зөфәрнең сүзен бүлеп.
— Әйе, беспартийный.
— М-да!—дип куйды Әхмәтҗанов үз алдына гына, аннары Зөфәргә туры карап, үпкә белдергәнрәк тавыш белән сорады: — Ни өчен моңа кадәр партиягә кермичә тордыгыз?.. Үзегез әйбәт работник, белемегез, развптиегез бар, политиканы аңлыйсыз, күптән керү кирәк иде, туган!
Бу сүзләр Зөфәрнең җан сөяленә барып тигәндәй булды, ләкин ул бер генә хәрәкәт белән дә үзенең читен, авыр хәлен сиздермәде, бары гаепсез генә елмайган булып әйтте:
— Ничектер туры килмәде шул моңарчы, Вилдан абзый! Бик җаваплы эш бит... Әзерлегем җитәрлек түгел дип курыктым инде, дөресен генә әйткәндә...
— Әлбәттә, партиягә керү мәсьәләсенә җиңел карарга ярамый... Достойный булып керергә кирәк... Ну, зарар юк, без сезгә болай да ышанабыз... Йә, ничек соң, мин әйткәнгә ризамы сез?
— Вилдан Гыйльманович, — диде Зөфәр, кулын күкрәгенә куеп,— рөхсәт итегез, сезгә яңадан зур рәхмәт белдерергә, ләкин мин менә хәзер үк бер сүз дә әйтә алмыйм, миңа уйларга кирәк.
— Ярый, уйлагыз... Ну, учтите, мин сезгә уйлар өчен вакытны күп бирә алмыйм.
— Шулай да күпме?
— Ну, күп булса, бер атна. Безгә, ведущий кадрларны алдан комплектовать итеп куярга кирәк. Ә коммерческий директорның эше, үзегез беләсез, магазин ачылганчы ук башланырга тиеш.
— Аңлыйм... Ярый, Вилдан Гыйльманович, мин сезгә җавапны бер атна эчендә бирермен.
— Бик хуп!
__ Тик ... бер нәрсәне алдан белергә мөмкин түгелме?
— Именно нәрсәне?
— Универмагның директоры кем булачак? Билгеләндеме әле ул?
— Приказ юк әле, ну билгеләп, согласовать итеп куйган кешебез бар: Комаров, Павел Петрович, министерстводан.
— Ә, Комаров... Беләм... Ну что ж, бик әйбәт.^
__ Работник ул ярыйсы, энергичный, толковый, конечно, күбрәк ап- паоатта утырган кеше, үзе сату итеп караганы юк әле... Зато, сез специалист, сез сәүдәне яхшы беләсез... Берегездә общий руководство, икенчегездә-коммерция, начар булмас ул!.. Минемчә, сез аның белән килешеп эшли алырсыз.
s* 67
— Мин, Вилдан Гыйльманович, теләсә кем белән дә эшли алам,— диде Зөфәр, тыйнак кына көлемсерәп. — Рөхсәтме?
— Әйе, пожалысты!
Алар торып, кул кысыштылар.
— Мин положительный җавап бирерсез дип ышанам, — диде Әхмәт- җанов, Зөфәрнең кулын аз гына җибәрмичә торып. — Учтите, кеше юктан без сезне чакырмыйбыз, ә деловой качестволарыгыз өчен...
— Аңлыйм, Вилдан абзый, аңлыйм. Рәхмәт!
— Ыу пока, алайса!
— Хушыгыз!
Министерстводан чыккач, Зөфәр ни өчендер бик кызу атлап бара башлады. Хәтта бераздан үзе дә аптырап: «Тукта, кая бу кадәр чабам сон. әле мин?» дип уйлады һәм... ихтыярсыздан елмйеп куйды. Баксаң, аны эченә сыеша алмаган эчке бер дәрт, рухи күтәренкелек ашыктырып куа икән. Әйе, канатланып очмаслык та түгел шул! Иптәш Әхмәтжанов, министрның беренче урынбасары, үзе чакырып алып, каршысына утыр-тып, нинди тәкъдим ясады! Сез — специалист, сез безгә кирәк, рәхим итегез! Беләләр, таныйлар бит, шайтан алгыры!
Ләкин хикмәт анда гына да түгел әле. Тәкъдим ителгән эш үзе аңа, Зөфәргә, бик ошады. Зур универмагта коммерческий директорлык вазифасы— бу аның эше, бу эштә инде ул үзенең сәләтен тагын да шәбрәк күрсәтә алачак, һәрхәлдә, ОРСның вакточкалары арасында чабып йөрү булмаячак.
Дөресең генә әйткәндә, ОРСта эшләү аны соңгы вакытларда туйдыра да башлаган иде инде. Сугыш елларында завод канаты астында эшләү әйбәт булса да хәзер кызыгы бетеп бара иде. Әхмәтжанов әйтмешли, чын сәүдә урынымыни ул? Аннары халкы да бик тынгысыз, бәйләнчек— һәртөрле сүз, шик, гайбәттән башың чыкмый... Гомумән сәүдә работнигына бер урында бик озак утыру, врачлар теле белән әйткәндә, противопоказано ул!
Шуңа күрә Зөфәр, җае туры килсә, берәр сылтау табып, ОРСтан китү турында уйланып та йөри башлаган иде. һәм менә уйлап таба алмаслык җай үзеинән-үзе килеп тә чыкты. Сылтауны эзләп торасы да юк. Министерство аны үзе ОРСтан бик әйбәт кенә сорап алачак... Әлбәттә, ул Әхмәтжанов тәкъдименә ике куллап риза. Тик дәрәҗәсен төшермәс өчен генә уйларга вакыт сораган булды. Ә инде Әхмәтҗанов аның җавабын көтәчәк, һичшиксез көтәчәк!.. Сабитов кебекне тиз генә таба алачак та түгел ул!.. Тукта!
— Кем син, Зөфәр, кем?
Бу ни хикмәт, ин якты хыялларга бирелеп киткән чакта да шушы сүзләр әллә каян гына аның исенә төшеп, Кинәт йөрәген өтеп ала, кәефен боза, дөньясын караңгылатып җибәрә. Ачу китергеч хәл!.. Неужели, ул үзенең нинди әйбәт, шәп кеше булуын шул бала табигатьле, наивный хатынга гына аңлата алмас? Юк, булмый, ярамый болай! Ике ара бөтенләй өзелгән чакта да ул аны тәмам үзенә әсир итеп, үзенең кодрәтенә тәмам ышандырып, гомере буена үкенеп, сагынып яшәрлек хәлдә калдырып аерылырга тиеш!.. Аерылырга? Ә ни өчен аерылырга? Мөмкин- ме бу, кирәкме бу?.. Шайтан белсен, нигә ул бары шушы Рәшидә мәсьәләсендә генә катгый бер карарга килә алмыйча йөди торгандыр?!
Ә вакыйгалар, әйткәнебезчә, бер-берсен кысрыклый, ашыктыра башладылар. Озак та үтми, Зөфәр өчен тагын бер мөһим вакыйга булып алды. Эш шунда, Зариф абыйсы аны теге Гамбәр туташ белән таныштыру чарасына чынлап торып керешкән икән. Моның өчен ул тоткан да дүшәмбе көнгә кызның әти-әипсен һәм кызны үзенә кунакка чакырган. Менә шул мәҗлескә Зөфәр дә, билгеле, килергә тиеш. Абзыйның планы болай: башта өлкәннәр үзләре генә киләчәк, ә кыз соңгарак калачак, чөнки йоласы аның шулай икән. Димәк, Зөфәр дә «эштә тоткарланган»
68
булып, соңгарак калырга тиеш. Менә шулай эшләгәч, ашап-эчеп туйган өлкәннәр алданрак кузгалачак, ә яшьләр, соңрак килү сәбәпле, беразга калып торачаклар.
Зөфәргә абыйсының планы һич тә ошамады. «Шпто-крыто» булыр дигән иде ул, ә монда бөтенесе шәррән-яра: булачак «кияүне» дә күрсәтү. булачак «киленне» дә карау нәкъ татарча* ап-ачык, тупас итеп оештырылган. Башта Зөфәр бу рәвешчә танышуга кул-аягы белән каршы торды. Ләкин аңа: «Эш узган, кунаклар чакырылган, әгәр кыз килеп тә син килмәсәң, бөтен эш сүтеләчәк», — диделәр. Шуннан с‘он гына Зөфәр кулын селтәп, ниһаять, риза булды. Бигрәк тә аны Гамбәр туташның менә болан мәҗлескә килеп, әтп-әнясе алдында егет белән танышырга риза булуы гаҗәпләндерде. Ниндирәк туташ икән соң инде ул?!
Дүшәмбе көнне Зөфәр яхшырак киенеп эшенә китте һәм сәгать бишенчеләрдә ОРСтан туры гына абыйларына барды. Өйалдымда самовар яңартып йөргән, бәйрәмчә киенгән, ничектер шактый тазарып та. матурланып та киткән Сәкинә җиңгәсе аны өтәләнеп каршы алды:
— һәй, Зөфәр җаным, килдеңме, әйдә, әйдә... Көтәләр!—диде ул, серле генә итеп.
Зәфәр кепкасын салып, чөйгә элде, кечкенә тарак белән чәчен тараштырды һәм алгы бүлмәгә таба узды. Тәрәзә төпләре гөлләр белән тулы тәбәнәк-җыйнак кына залның ишегеннән керүгә, Зариф абыйсы аңа каршы урыныннан сикереп торды.
— Ну, туган, саргайттың бит безне, ни булды, нишләп болай соңга калдың? —диде ул, чынлап та көтә-көтә йөдәгән кешедәй.
— Эш бит, абый... Гафу итегез инде!—дигән булды Зөфәр, йомшак кына 'елмаеп.
— Шулайдыр дип уйлаган идем үзем дә... Синең кебек нәчәлникнең эше бетәме соң!.. Әйдә уз, әнә түрдән!
Зөфәр күрсәткән урынга керергә кыймыйчарак торгач, абыйсы эшне сизеп алдр.
— Ә, әйе, ни, Зөфәр, таныш бул: бу, немец әйтмешли, мимем белән бер сүстимдә эшләүче Җиһанша абзый була, ә бу аның җәмәгате Мәф- түхә ханым инде...
Камыр ашлары, конфет, печенье, чикләвек, вареньеләр* белән тулы өстәлнең түр башында икәү янәшә утырган кызыл чырайлы, чал мыеклы, аска таба бөгелеп килгән зур борынлы, чандыр-эре сөякле Җиһанша абзый һәм ап-ак түгәрәк йөзле, май баскан кечкенә күзле, кара бәрхеттән киенгән симез-юам Мәфтүхә ханым белән Зөфәр сузылып кына күреште һәм шуннан соң гына күрсәткән урынга кереп утырды.
Зариф абзый Зөфәрнең аркасыннан кагып:
-— Менә шушы була ин^Се, Җиһанша абзый, минем брат!—диде.— Зөфәр Мөбәрәкович Сабитов! Ийе, э-э!
Кунаклар башларын кактылар:
— Яхшы, бик әйбәт!
Абыйсының, мал базарында чегәннәргә тай күрсәткәндәй, тәкәллефсез рәвештә аркасыннан кагып, кунакларга тәкъдим итүе Зөфәргә бер дә ошамады, уңайсызланды һәм ирексездән кызарып куйды... Аз гыиа пауза булып алды.
•— Исән-сау, сәламәт кенә йөрисезме?—диде Җиһанша абзый, ниһаять, Зөфәргә дәшеп.
— Рәхмәт! Хәзергә зарланырлык түгел. Ә үзегез?
— Без дә, шөкер, бер көе исән-имин генә йөрибез әле.
Тагын сүз’өзелеп калды. Кунакларның дүрт күзе Зөфәрдә иде, шунлыктан ул үзен ничегрәк тотарга да, нәрсәдән сүз башларга белми иде әле.
Сәкинә җиңгәсе яңадан кайнатып чыгарган самоварын өстәлгә җиңел генә -китереп куйды.
69
— Син, — диде ул иренә, — кунакларны кыста әле, кыста. Үз эшеңне онытып утырма, йәгез әле, кунаклар, рәхим итегез әле яна чәйдән.
— Булган иде инде безгә,— диде Мәфтүхә ханым, гүя кыстатыр өчен генә.
— Эчәрсез әле, эчәрсез, менә яңа килгән кунак белән бергәләп.
— Яңа килгән кунакка син аш-суыңны тизрәк китер, — диде Зариф абзый. — Коры чәй белән генә туйдырып булмас аны, хе-хе-хе!
— Ашыкма, һәр нәрсәнең үз җае бар. Берәр чәшке эчә торсын... Нишләптер менә Гамбәр туташ бик соңлады.
— Әйттем мин Мәфтүхә ханымга, үзегездән калдырмагыз, дидем.
Мәфтүхә ханым бер дә сер сынатмыйча һәм Зөфәрдән күзен алмыйча, төче генә елмаеп:
I — Гамбәргә ахирәте килеп калды шул, — диде. — Ташлап китәргә яхшысынмады инде... Ахирәте белән бит алар парлап, дүрт кулдан пианинода уйныйлар. Музыка булса, ипи дә кирәкми инде безнең Гамбәргә... Бәлки, килеп тә җитәр әле.
Зариф абзый кунакларның чынаякларына куе итеп чәй ясады, рәхим итегез диде, өстәлдәге сыйларның әле берсенә, әле икенчесенә кулы белән ишарәләп күрсәтте. Кунаклар рәхмәт әйтеп, чынаякларын алдылар, балкашык белән генә чәйләрен капкаладылар. Күрәсең, алар чынлап та туйганнар иде инде... Аннары Зөфәрдән сүз көтәләр иде шикелле. Ләкин Зөфәр, авызына йозак салынгандай, һаман телгә килә алмыйча, бары тыштан ничек тә бәйсез тынычлык саклап, кашыгы белән чәен болгаткалап, тик кенә утыра бирде.
Ахырда Зариф абзый, ниндидер өзелгән сүзне ялгап җибәргәндәй кинәт кенә:
— Ну бу Американы, мин әйтәм, баеп калды да соң, каһәр!— диде.— Башта сугыш буена безгә сатып ятты, хәзер Германга сата башлар, йөртә белә эшне үзе дә! Бездән күп көчледер инде ул хәзер, ә, Зөфәр?
Зөфәр, таптың сорар нәрсә дигәндәй, кашын җыерды һәм иренеп кейә җавап бирде:
— Бәлки, хәзерге вакытта шулайдыр да... Сугыштан имгәнеп калмады бит ул. Ләкин байлык бездә дә бар, хәтта артыгы белән.
— Ә син җир-суиың күплеген әйтәсең инде, беләм! Ул бит әле мертвый капитал, ә тегенең бөтенесе худта. Аннары аның кулында атом бит. атом!.. Шутишк син!
— Дәүләтнең көче байлыкта, Зариф,— диде Җиһанша абзый, сабыр гына. — Байлык булса, акрынлап атомы да, барысы да булыр.
— Белмим шул, Җиһанша абзый... байлыгын байлык та бит, әмма ликин атомның сикрите тегенең кулында ич! Әллә ул сикритен безгә сатар дип уйлыйсыңмы? Җитмәсә, үлгән аюның тиресен үзара бүлешә алмыйча ызгышырга торган чакта!
Зөфәр абзыйларның политика турындагы сүзләренә бүтәң катнашмады, колак салып кына утырды. Җиһанша абзый аз сүзле, төп ла кешегә ошый иде. Акылы сүздән алда йөри булса кирәк. Ничектер үзен тотышында ук чын ирләргә хас тыныч сабырлык аңарда сизелә иде. Кыскасы, булачак «бабай» Зөфәргә ошады. Ә менә булачак «әби» ни өчендер аны бераз гыиа борчый, тынычсызландыра иде. Ихтимал, бу Мәфтүхә ханымның ачыктан-ачык бары аңа күзләрен елтыратып карап утыруыннан килә торгандыр. Әйтерсең, ул аның тышкы кыяфәтен генә түгел, эчен дә күрергә, капшарга тырыша иде... Мондый «әбидән» бер адымыңны да яшерә алмассың, дип уйларга мәҗбүр булды Зөфәр.
Ирләрнең бер дә кирәксездән чит мәсьәләгә кереп китүләре Мәфтүхә ханымны да туйдырды булса кирәк, ахырда түзмәде, үзе башлап 3,өфәр- гә дәште:
—j Сез каядыр Арча кырында торасыз шикелле?
— Әйе, Зинин- урамында торабыз.
70
— Үз йортыгызда, шулаймы?
— Әйе,
— Кайчан алган идегез?
— Былтыр гына әле,
— Зариф абый сөйләгән иде шул. Бик зур, бик матур йорт икән. Рәхәтен күреп торырга насыйп булсын инде,'
— Рәхмәт!
— Без үзебез жакт йортында торабыз, — диде Мәфтүхә ханым, сүзне өзмәс өчен генәме, әллә бүтәнрәк бер максат беләкме. — Аркылы Тукай урамында. Квартирабыз болан бик әйбәт, икенче катта, өч бүлмә, дүртенчегә — аерым кухня... Без бит үзебез дә өчәү генә. Җитә, бик җитә.
Жакт йортында тору бер яктан уңайрак та ул, мәшәкате азрак.
Белмим инде. Халык хәзер йорт ала да, йорт ала. Мин дә Җиһаншага әйтеп караган идем, шәһәрнең шул югары, чиста ягыннан үзебезгә берәр йорт эзлик дип... Ирем әйтә, нигә кирәк ул ди, без олаеп барабыз, кемгә калыр ул ди. Аныкы да дөрес инде.
Зариф абзый тагын кунакларның чынаякларына үрелде. Ләкин Җиһанша абзый чынаягын учы белән каплады:
— Булды, Зариф, рәхмәт! Безгә рөхсәт итегез инде.
— Туктагыз ла, бу нинди сүз, күңелле генә сөйләшеп утырганда... Өлгерерсез әле.
Мәфтүхә ханым бала ботыдай ак беләгендәге кечкенә алтын сәгатенә карап алды:
— Юк, чыннан да безгә вакыт икән... Рәхмәт, бик зур рәхмәт сезгә... Инде үзегез безгә рәхим итегез, менә Зөфәр... әфәнде белән бергәләп.
Әфәнде!.. Зөфәр хәтта куырыла төшеп, маңгаен ышкырга тотынды.
Шул арада өйалдымнан кеше сөйләшкәнгә охшаганрак ниндидер тавыш ишетелеп калды. Ул да булмый, гадәттәй тыш бер нәрсә бар шикелле, бик ашыгып, залга Сәкинә килеп керде.
— Кызыгыз килде... Гамбәр туташ килде!
Зариф абзый урыныннан сикереп торды, икәүләп алгы бүлмәгә чыктылар, икесенең берьюлы килгән кунакны шатланып каршы алулары, кыстап чакырулары ишетелде:
— һа. хуш килдегез, Гамбәр туташ! Менә рәхмәт, менә яхшы иткәнсез!
— Әйдә узыгыз, уз. Гамбәр җаным, рәхим итегез!
— йәгез'инде, йә, тарсынып тормагыз! Бездә ят кеше юк, үзебез дә әти-әниегез генә...
Ә шул чакта залдагылар тып-тын калып тордылар. Җиһанша абзый белән Мәфтүхә ханымның йөзенә азрак кына уңайсызлану билгесе дә чыккандай булды, ләкин алар моны сиздермәскә тырышып, горур гына, киеренке-тыныч кына утыра бирделәр.
Ниһаять, зал ишегендә Гамбәр туташ күренде.
Иң элек Зөфәрнең күзенә ташланган нәрсә шул булды — кыз буйга кечкенә, гәүдәгә бик җыйнак— маниатюрный иде. Аңа әле «туташ» дип дәшергә дә иртәрәк кебек иде. Әмма ул яшь ханымнардай бик бай, бик зәвыклы итеп киенгән иде-. Өстендә аның, фигурасына спай ятып, туры гына төшкән, шунлыктан буен озынрак та, нәфисрәк тә итеп күрсәткән, бик затлы яшел йон күлмәк. Аякларында биек үкчәле, көзгедәй кара «лодочкалар». Колакларында җем-җем уйнаган кечкенә бриллиант алкалар ә ап-ак муенында вак кына энҗеләрдән өч рәтләп тезгән кыйм-мәтле’муенса. һәм болар барысы да аңа бик килешеп, ничектер бөтен кыяфәтен яктыртып тора иде. ,
Хуҗалар Гамбәр туташны нәкъ Зөфәр каршысына утырттылар. Аз гына киеренке тынлыктан соң, Мәфтүхә ханым кызына йомшак кына дәште:
71
— Нигэ болам бик кичектең, кызым? Без китәргә тора идек инде.
Кыз түбән карап, кызарып кына җавап бирде:
— Дусым озак утырды... Ул гына киткән иде, Алма апа килде.
— Алма апаң килде?
—- Әйе.
— Ай аллам!—дигән булды Мәфтүхә ханым, борчылып. — Онытып та җибәргәнмен, килермен дигән иде шул! Киткәндер дә инде?
. — Юк, бездә калды әле...
Мәфтүхә ханым урыныннан ук тора башлады.
— Әйдә, картым, кузгалыйк! Безне кеше дә көтә икән.
— Утырырга иде дә бит әле, кешене көттерү уңайсызрак шул! — диде Сәкинә, аптырабрак калгандай.
Кунаклар тагын бер кат рәхмәт әйтеп, урыннарыннан тордылар. Шул чакта Гамбәр туташ кыюсыз гына әйтеп куйды:
— Мин дә алайса... калмыйм.
— Ә юк, сеңелем! —диде Зариф абзый,-гаҗәп бер өлгерлек белән.— Кузгалмыйсың, рөхсәт итмибез! Синең кебек сонга калган кунагыбыз бар әле, менә бергә-бергә ашап-эчәрсез, алла бирсә!
Мәфтүхә ханым да гүя икеләнебрәк кенә әйтеп куйган булды:
— Килеп кергәч тә кузгалу килешмәс инде, кызым, азрак утыр, булмаса!
Хуҗалар кунакларны озата чыктылар. Зөфәр башын игән чәчәк төсле каршысында утырган туташка карап, эченнән генә: «Кыз белән очраштыру менә ничек була икән ул! —дип уйлады. — Ә шулай да таныштырырга оныттылар...»
— Гамбәр... Сезнең исемегез Гамбәр икән?
Кыз сискәнгәндәй керфекләрең тибрәтеп, Зөфәргә бер карап алды.
— Әйе!—диде ул, пышылдап кына.
— Бик оригинальный исем, матур исем.
Кыз елмайды, кызарды, ләкин сүз кайтарып әйтә алмады.
Зөфәр һич тартынусыз кызны җентекләп карарга тотынды. Абыйсы, бераз арттырып җибәрсә дә, гомумән дөрес сурәтләгән икән: кыз сөй- кемле-чнбәр генә иде. Кашы-күзе кара, керфекләре озын, йөзе бик чис- та-ак, тик аңа гаҗәп тиз кызыллык йөгерә һәм тиз үк кире дә кайта; борыны төз генә, кечкенә генә, авызы да уймактай кечкенә, ә ияге... Зөфәр хәзер генә шәйләп алды: ияге очлы һәм озын икән. Менә ни өчен ул, бичара, башын гел түбән иеп утыра, имеш! Шулай утырганда сизелми диярлек, ә йөзен күтәрдисә, очлы-озын ияк алга таба сөзә дә чыга, һәм бу нәрсә аның матур-нәфис йөзен нык кына боза иде. Кызганыч!
Зөфәр кызның буй-сынына да игътибар итте; әйткәнебезчә, кыз буйга кечкенә булса да какча-ябык түгел иде. һәр җире бик чамалы, бик килешле, тулы-йомры гына иде... Абыйсының «Нәгыз!» дигәне менә аңлашылды' хәзер...
Кыскасы, Гамбәр туташ Зөфәргә ошады. Ничево, зарарсыз, кабул итәрлек, әгәр ияге генә эшне бозмаса, бер караудан гашыйк та булырга мөмкин булыр иде дип уйлады ул.
Ашыгып кергән Сәкинә җиңгәсе:
— Көттердем сезне, кунакларым, хәзер була, бөтен нәрсәм дә әзер,— диде, һәм кунаклар алдына тәлинкә-кашыклар куя башлады.
Зариф абзый бик кәефләнеп, кулларын уа-уа килеп керде.
— Менә сезгә, яшьләргә, мин әйтәм, олыларның китүе әйбәт тә булды бит әле. Аулакта, ичмасам, бер иркенләп утырырсыз.
Буфет алдыннан кызыл вино салган графин белән ике рюмка алып, өстәлгә куйды, аннары тәкәллефләнеп торуны хәзер артык нәрсәгә санап булса кирәк, Зөфәргә туп-туры әйтте:
72
— Син, Зөфәр, үзең кунак та, хуҗа да бул инде. Туташны бик әй бәтләп сыйла!
— Ә син?
— Ә мин китәм, —диде Зариф абзый, ваемсыз-тыныч кына. — ва расы җирем, күрәсе кешеләрем бар.
Зөфәр, абыйсының хәйләсең ачык сизеп, авыз кырые белән генә ел маеп кунды: әйдә, көйлә инде, көйлә!
■ Сәкинә җиңгәсе кунакларның тәлинкәләренә пилмән сосып чыкты Зөфәр рюмкаларга вино салды.
Ягез, Гамбәр, болай булгач икәү генә сыйланыйк әле... Күтәрегез!
Гамбәр туташ каш астыннан гына аңа карап елмайды, ләкин рюмкасына үрелмәде.
— Йәгез инде, көтәм!
— Нәгез, йә, туташ! —диде Сәкинә дә. — Аз гына эчкәннән берни дә булмас.
Кыз сузылырга куркып, һаман тик кенә утыра бирде.
— Алайса, мин дә эчмигм, — диде Зөфәр, рюмкасын кире куеп.
Шуннан соң гына Гамбәр туташ, ияк очына кадәр кызарып, рюмкасын кулына алды. Зөфәр чәкәштерер өчен үзенекен аңа сузды:
— Сезнең саулыкка!
Кызның кулы калтырады, виносы чайкалды һәм рюмкасын ирененә тидереп кенә алды. Пилмәнгә дә1ул юньләп кагылмады, — бик кыстагач кына бер-ике кашык капкан булды. Сәкинә пилмәннән соң кара җимеш салып пешергән пылау китерде, — кыз аны да әз-мәз генә капкалады. Аннары өрек суы килде...
...Зөфәр туташка карап, тыелып тормады инде, алдына килгән берсен ашап бетерә барды, чөнки ул бик ачыккан иде. Шул ук вакытта ул кунагын игътибарсыз калдырмаска тырышты, кыстап, ашларны мактап, һаман сүз ката торды. Әмма шуннан артыгына көче-сәләте җитмәде, чөнки үзен махсус күрсәтергә килгән туташыбыз артык тыйнак, артык йомык, артык киеренке хәлдә иде. Ул, бичара, егет алдында үзен гүя менә витринадагы маникен шикелле хис итә иде. Хәрәкәт тә юк, сүз дә юк, тик шунда эчтән калтырап, тыштан янып һәм бөтен зиннәтләре белән ялтырап утыра иде.
Чәйдән соң алар кузгалдылар. Зөфәр Гамбәр туташны озата барды. Суконныйдан Кабан буена чыктылар, аннары Болак күпере аша узып, күлнең икенче ягына борылдылар. Кыз егеткә бераз ияләшеп өлгерде ахрысы, юл буенча алар ашыкмыйча гына анысы-монысы турында сөйләшеп бардылар. Билгеле, күбрәк Зөфәр инициатива күрсәтергә тырышты, сорашты-нитте, шулай итеп кызның да беркадәр телен ачты.
Аркылы Тукай урамының очына җиткәч, кыз тукталды. Зөфәр аңлады — туташ үз өйләренә чаклы ук барып җитәргә теләми, уңайсызлана иде. Саубуллашкан чакта Зөфәр аның кулын каты итеп кысты, күзләренә карады, ничек тә җылырак итеп:
— Ышанам, бу безнең соңгы очрашуыбыз булмас, шулаймы, Гамбәр? — диде. .. .
Туташ гадәтенчә кинәт кенә кызарды, мескен генә елмайды, озын керфекләрен тибрәтеп, башын кагып куйды.
Аерылып киткәч, Зөфәр кыз турында уйланып кайтты. Менә өйләнергә дип мактый-мактый димләгән туташны аңа күрсәттеләр. Ни дисен, ярамаслык кыз түгел, билгеле. Начар хатын булмас, бәлкем. Гомумән кечкенә хатыннарны бик тәүфикълы, бик ир җанлы була дип сөйлиләр. Аннары моңа өйләнүе дә бик ансат булыр шикелле... Тик шунысы гына аяныч: кыз Зөфәр күңелендә хәзергә бер генә төрле дә хис уята алмады. Сәбәбе нәрсәдер инде моның?
73
XV
Зөфәр шәһәрдә яңа ачылачак универмагка коммерческий директор булып барырга ризалыгын бирде. Хәзер аны күчерү турында Сәүдә министрлыгы белән ОРС арасында сөйләшү бара. Тоткарлык булмас кебек, чөнки Зөфәр ОРС җитәкчеләренә үзенең китәргә теләвен ачык белдерде. һәрхәлдә, берәр атнадан ул яңа урында эшли башларга тиеш.
Яңа эш — киләчәккә яңа юл. Зөфәр мәсьәләгә әнә шулайрак карый. Иң элек ул үзенең хезмәт эшчәнлегендә югарырак баскычка күтәрелә, дәрәҗәлерәк кешегә әверелә, шулай итеп аның алдында яңа мәйдан, яңа киңлекләр ачыла. Шуңа карап инде ул эшен-гамәлен дә, көнкүрешен дә ничектер бүтәнчәрәк, яңа шартларга яраштырып, көйли белергә тиеш. Кем белә, бу сәүдә эшендә ул бәлки тагы да югарырак үсәр. Моның өчен аның бөтен мөмкинчелекләре бар. Әгәр эш партияле булу- булмауга килеп терәлә башласа, анысын да уйлап карарга ярый. Иптәш Әхмәтҗанов үзе үк өндәп тора бит... Дөрес, Зөфәр моңарчы нисбәтән ке.чкенә кеше иде, партиясез көенә дә бик әйбәт эшләп килде, кыскасы, урын өчен генә курка-шикләнә партиягә керүнең кирәге булмады. Ииде киләчәктә кирәк була икән... хәер, бу хакта алдан ук баш ватмыйча да торырга мөмкин. Башны ваттыра торган икенче, ашыгычрак мәсьәләләр бар әле монда...
...Бу—Рәшидә—Гамбәр мәсьәләсе. Зөфәр өчен менә шул төенне, ниһаять, чишәр вакыт җитте, һәм ничек тә озакка сузмыйча.
Дөресен генә әйткәндә, Гамбәр мәсьәләсе аны артык борчымый да. уйландырмый да иде. Аңа җиткерделәр ииде, — ул кызның үзенә дә, әти-әнисенә дә бик ошаган. Әгәр Зөфәр тарафыннан әйбәтләп, чынлап сорау булса, шик юк, ике куллап бирәчәкләр. Ә кыз ярамаслык түгел. Шуңа күрә Гамбәрне ул кесәсенә кергән мал кебегрәк итеп саный иде инде. ’
Әмма Рәшидә... Рәшидә икенче мәсьәлә. Рәшидә турында ансат кына уйлавы да, тәгаен бер карарга килүе дә бик-бик читен. Тик бёр генә нәрсә ачык: аның йөрәгендә Гамбәр туташ Рәшидә урынын ала алмады, хисләре аның Рәшидәдә, һичшиксез, ул Рәшидәне ярата,.. Ияләшкән, күнеккән дә инде ул аңа,— кинәт кенә аерылуы, югалтуы бик авыр булачак.
Соңгы көннәрдә Зөфәрне, бөтен корып йөргән исәпләренә каршы килеп дигәндәй, бер уй бик нык били, борчый башлады: әгәр ул Рәшидәгә өйләнеп куйса, ә?.. Тузга язмаган тиле, кысыр бер хыял түгелме бу?.. Мөмкин эшме, кирәкме, хәерлегә булачакмы? Ул бит күпме генә яратып йөрмәсен, Рәшидәгә өйләнү дигән фикерне моңарчы башына да китермәде. Киресенчә, иртәме-соңмы ике ара өзелергә тиеш дигән уй белән йөрде, шуңа исәп тотты, хәтта артык якынаеп китмәс өчен мөмкин кадәр сирәгрәк очрашырга тырышты. Башта ук бит ул аны кемнәндер калган хатын дип, артистка дип, үзе өчен һич лаек булмаган кешегә санады.
Ә- хәзер аның уйлары, — гаҗәп хәл! — бөтенләй икенче юнәлеш ала башлады: хуш, Рәшидә хатын кеше, ди, ләкин аңардан ни зарар? Өйләнер өчен кыз гына булсын дигәнмени?.. Гамбәр әнә өлгереп кенә җиткән кыз да бит, әмма ләкин булачак хатыныңның бөтен тәме-яме бары шу- ңарда гынамыни?.. Ә соңыннан ул Рәшидәдәге төсле нәфислекне, нечкәлекне, хисләр дәртен аңарда табармы, Рәшидәне яраткан кадәр үк аны яратып китә алырмы, — бу кадәресе бик шикле!
Ләкин хикмәт анда гына да түгел әле. Иң мөһиме, туларның кайсысына — Рәшидәгәме, Гамбәргәме — өйләнү аның өчен отышлырак булачак? Дөрес, Гамбәргә өйләнү хәвефсезрәк, ә Рәшидәгә өйләнү куркынычрак, чөнки Рәшидә эше, тормышы белән аңардан шактый ерак кеше. Ләкин бу хәзергә генә шулай тоелмыймы икән, бергә кушылгач,
74
бәлки пар күгәрчендәй яраклашып торып та китәрләр. Кешеләрне уртак тормыш бик нык бәйли бит ул.
Аннары мәсьәләнең бу ягы да бар: нп өчен ул үзен бөтен яктан да бары сәүдә кешеләре белән чорнап алырга тиеш? Ул бит хәзер дәрәҗәле кеше, үсеп бара торган кеше, бәс шулай булгач, сәүдәгәр абзыйлар сәүдәгәр бабайлар киләчәктә аның аягына тагылган авыр герләргә әйләнмәсләрме? Коммерческий директор тирәсендә кемнәр чуала, кемнәр белән ул аралаша-нөрп, туган-тумачасы, агай-энесе кем, — моны бит исәпкә алып торучылар булачак. Онытырга ярыймы соң!.. Ә хатының башка эш кешесе, әйтик, артистка булса, халык күзендә дә, начальниклар каршында да аның, өчен бик уңай, бик отышлы булып чыгуы мөмкин. Чынлап та, Зөфәр Сабнтовның хатыны яшь кенә артистка, —бу русчалап әйтеп җибәргәндә, что-то стоит, шайтан алгыры! Үзе төскә чибәр. сылу, кыланышлары сөйкемле, акыл да, сизгерлек тә юк түгел, чәчеп караучылар аз булмас иде аңа... Искусство әһеле почетта хәзер, тик бер ялтырап, күтәрелеп кенә китсен!.. Әлбәттә, ул үзенең Рәшидәсен иң модный, иң затлы киемнәргә генә төреп, кадерләп кенә йөртер иде... һәм алар алдында нинди генә түрәләрнең ишекләре ачылмас иде!
Кыскасы, Зөфәр Рәшидә белән яңадан бер очрашып, ачыграк һәм чынлабрак сөйләшеп карарга булды. Әлбәттә, ул аңа туп-туры: «Мин сиңа әйләнәм!» дип әйтергә ашыкмас, чөнки бу җиде кат үлчәп, бер кат кисүне сорый торган мәсьәлә. Башта кылын тартып карар, бераз өметләндереп куяр, аннары инде... күз күрер!.. Шулай уйлап, бераз баш ваткач, ул Рәшидәне туры үзенең өенә чакырырга булды. Әйдә, килсен, күрсен, белсен Зөфәрнең ничек яшәвен!.. Шушы үзе үк яшь хатынның йөрәген һәм хыялын әсир итмәсме?
...Инде бу карарга килгәч, тагын бер бик четрекле мәсьәләне хәл итәсе калды: Рәшидәнең килүен әнисе Таибә абыстай күрү түгел, сизми дә калырга тиеш. Шулай итмәгәндә бер хикмәт тә чыкмаячак. Бүтәнен әйткән дә юк, хәтта юньләп сөйләшү дә мөмкин булмаячак... Соң билгеле инде, Гамбәр туташны димләп кенә йөргән чакта улы янына яшь бер ханымның килеп керүен карчык, керпе шикелле, бөтен энәләрен торгызып каршы алачак. Мондый вакытта үтә сизгер, үтә уяу булалар бит ул әни карчыклар!.. Димәк, аңардан котылырга кирәк. Ләкин ничек итеп, нинди генә хәйлә белән үзен берәр яры чыгарып җибәрергә!-
идең..- Бара алмадың ахрысы инде...
_ Кирәк иде, бик кирәк иде дә бит, — диде Таибә ^абыстай, авыр гына көосенеп, — дөньясы, һич кенә менә бушый алмыйм
_ Әйе эшең күп шул... Әллә шулай да, мин әйтәм, бу якшәмбедә Хөошид белән икәүләп барып кайтасызмы? Җәй дә үтеп бара...
Р-^ Бик әйбәт булыр иде дә бит, йортны ничек ялгыз калдырасың?
Менә шундый хыяллар Зөфәрне соңгы вакытта котырта һәм мавыктыра башлады, Ә Рәшидәгә килгәндә инде, Зөфәр артык шикләнми иде, тәкъдим ясый калсам, риза булыр, чыгар дип ышана иде. Юк, чыннан да, нишләп риза булмасын ди ул?.. Бердән, Рәшидә аны ярата, икенчедән, менә өч ел инде болан да аңа хатын булып йөри, өченчедән, Рәшидәнең дә бай, рәхәт тормышта яшисе килмимени? Артистка ич ул!
Төрлечә уйлап, озак кына баш ватканнан сон. Зөфәр, ниһаять, исенә төшерде: әнисе күптән зиратка барып кайту турында сөйләнә иде..«Бу йортка күчкәч, барып әтиегезнең рухын шатландыра алганым юк, көтәдер. бичара, бетмәде бу дөнья мәшәкате дә!» дип еш кына зарлана иде. Менә шәп тә булыр иде әгәр карчыкны шул Яңа бистә тарафларына озатып булса! Ләкин моны бик оста, шома эшли белергә кирәк.
Җомга көн кичке чәй янында Зөфәр газета караштырып утырган җиреннән әнисенә гүя болай гына әйтеп куйды.
_ Әни, күптән зиратка әти 'янына барып кайту турында сөйләнә
75
Ә мин ул көнне көн буена өйдә утырачакмын, эшләрем бар... Чын, уйлагыз әле, бүтән минем өй саклап утырырлык көнем әллә булыр, әллә юк. Аннары үзеңнең дә җаның бер тынычланып калыр иде.
— Әйе шул, әйе шул? — диде Таибә абыстай, тәмам килешкән шикелле.
Ә шимбә көнне Зөфәр Рәшидәгә шалтыратып, аны әйбәтләп кенә үзенә чакырды, адресын бирде, сәгать уникеләрдән калмыйча килеп җитәргә кушты. Рәшидә бу чакыруга бик гаҗәпләнде шикелле, башта ни әйтергә дә белмичәрәк торды, ләкин, Зөфәрнең чын ихластан үтенеп чакыруын ишеткәч, килергә риза булды.
Августның соңгы якшәмбесе бик матур килде, элекке кичтән шактый җилләп, төнлә яңгыр ява башласа да иртән тагын аязып җибәрде. Көн бик җылы һәм тымызык иде... Таибә абыстайның да мондый көнне әрәм итәсе килмәде: иртәнге чәйдән соң тәһарәт алып, озак кына җыенып, ниһаять, Хөршидне ияртеп, зиратка китеп барды. Кичәдән бирле әни кире уйлый күрмәсә ярар иде дип, эченнән бик борчылып торган Зөфәр алармы тыныч кына озатып калды. Хәерле сәгатьтә!
Рәшидә килеп җитәргә дә вакыт күп калмаган иде инде. Зөфәр тагын бер кат үзенең йокы бүлмәсен тиз генә күздән кичерде, тәрәзә пәрдәләрен төшереп куйды, аннары өстен алыштырды. Шартына махсус яхшы да, килешле дә булсын дип, ул өстеиә кыек якалы бик иркен ефәк күлмәк һәм чесуича ак чалбар киде. Сары ботинкаларын өйдә генә кия торган кызыл чүәкләр белән алыштырды.
Залдагы биек көзге каршына барды: юк, бик әйбәт, бик килешә икән!., йә, кызларның һушын алмаслык егетмени ул? Буе-сыны дирек- торларныкыдай мәһабәт, йөзе сөттә югандай чиста да шоп-шома, ә аксыл чәчләре... Рәшидә сөеп сыйпарга ярата торган чәчләре... кылган чугыдай йоп-йомшак... Хәер, үз-үзенә болай сокланырга яратмый ул. Ирләр эше түгел.
Унике туларга ярты сәгать калды. Зөфәр бер урында гына тора алмыйча бүлмәдән бүлмәгә йөри башлады. Ишек-капкалары бикле ялан кадәр йортта япа-ялгыз кеше көтеп утыру гомумән җиңел түгел инде ул, ә 'монда... таш та урыныннан кузгалыр. Беренче тапкыр килә бит, беренче тапкыр аның бусагасыннан атлап керә., һәм бу минут һаман якынлаша, һаман якынлаша... Нәкъ менә шул чакта гына туа торган авыр шик, соңгы тынычлыкны да җимереп, һаман көчәя бара: әгәр берәр сәбәп аркасында килмичә калса? Ул чагында нәрсә?
Зөфәр атлаган саен сәгатенә күз төшерде, ләкин еш кына ничәне күрсәтүенә игътибар итә алмады, һаман йөренә торды, ахырда зал тәрәзәсенә килеп, урамга карап тора башлады. Унике тулып, биш минут үтте, ун минут үтте, ә Рәшидә юк та юк. Чынлап борчылу Зөфәрне, ниһаять, биләп алды: бу ни эш бу, шулай ук килмәве булдымыни инде бу?
Беренче звонокны ул ничектер ишетми дә калды шикелле, ләкин икенче тапкыр шалтырагач, ихтыярсыз сискәнеп кунды һәм ашыгып ишеккә китте. Кем дип сорамыйча гына парадный ишеген ачып җибәрде. Аның каршында күк жакет, ак берет кигән Рәшидә үзе басып тора иде. Зөфәр бер сүз әйтмәстән аны, кулыннан тотып, эчкәре тартып кертте. Ишекне япкач кына дулкынланудан пышылдап:
— Карап торып күрми дә калдым бит, карап торып!—диде.
— Кемне?
— Сине инде, сине! Күзем урамда, ә хыялым әллә кая киткән. Менә нинди хәлгә төшердең син мине...
— Аңламыйм, — диде Рәшидә, коридор уртасында туктала биреп.— Ни өчен аңа мин гаепле?
— Килмисең дип торам, аңлыйсыңмы, шуңа борчылып!.. Унбиш минут узды бит!
Рәшидә җиңелчә генә иңбашын җыергандай итте.
76
- Минем вәгъдәмдә торуымны беләсең ич! Ә соңга калуга... мин гяеппе микән’ Беренче тапкыр эзләп киләм бит.
1 ӘЙ" шул!-диде Зөфәр ашыгып, һәм Рәшидәне беләгеннән то- тып вйгә алып керде.
3VD запның ишегеннән керүгә Рәшидә тукталды, сәерсенеп тнрә-ягы- на каранды һәм шундук бер урындыкның кырыена гына утырды. Зөфәр дә утырырга мәҗбүр булды.
__ Менә килеп бик яхшы иттең бит әле, Рәшидә! - диде ул, нидән сүз башларга белмәгәндәй.
Рәшидә эченнән сиздермичә генә сулап куйды.
— Килдем шул... Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит диләр бит...
— Нигә алай дисең, Рәшидә? Мин сине куар өчен чакырмадым.
Рәшидә дәшмәде, түшәмгә карады, стеналарга карады, аннары ба-, шын кырынайтып, нәрсәгәдер колак салыбрак торды.
— Әллә өйдә берәү дә юк?
— Юк шул.
—• Нишләп?
— Шулай... китеп беттеләр, — диде Зөфәр, тотлыгыбрак.
Рәшидә, гүя эченнән генә нидер уйлап, башын кагып куйды. Зөфәр аның кулыннан тотмакчы булды.
— .Мин үзем синең белән ялгыз гына калырга теләдем, — диде ул сер әйткәндәй пышылдап кына.
Рәшидә кулын акрың гына читкә алды. Елмаймады, кызармады, сын шикелле текә-туры гына утыра бирде. Зөфәр шундук сизде: Рәшидә бүген йомык, Рәшидә бүген салкын. Менә ни өчен алар арасында элеккечә гади-җылы якынлык туа алмыйча тора. Ләкин нидән бу? Ятсынамы, уңайсызланамы, әллә исе китеп калдымы? Хәмит бүлмәсе түгел ' шул монда!.. Әмма, ничек кенә булмасын, бу салкынлыкны, бу ятсынып маташуларны тизрәк бетерергә кирәк иде. Ул үзе дә әллә ничек каушабрак калды шул, хәерсез!
— Рәшидә, син өстемне салыр идең,— диде ул, яңадан аңа кыю гына үрелә башлап.
Рәшидә, кулын суза төшеп, аны туктатты:
— Кирәкми.
— Ни өчен?
— Миңа болай да яхшы.
— Куй әле, Рәшидә, үз өеңдәге шикелле генә бул әле... Бу нинди ятсынып тору, килешмәгәнне!
— Мин ятсынмыйм, тик...
— Нәрсә «тик»?
— Сәер, әллә ничек... Менә килдем, ә ни өчен килдем — үзем дә белмим.
— Үкенәсең?
— Үкенмим дә... — Рәшидә сүзен әйтеп бетермәде.
Зөфәр пошынып һәм үпкәләгәнсыман аңа беравык карап торды, аннары җитди генә итеп, ләкин ничек тә йомшак булырга тырышып әйтте:
— Рәшидә, мин сине бүген танып җиткермим! Валлаһи!.. Нигә син болай... күңелсез... салкын? Әллә кәефең юкмы?.. Мин бит сине бик теләп чакырдым. Менә үз өемдә сине күрәсем килде... йә, начармыни бу?
— Юк, мин алай димим, Зөфәр... Син чакырдың—мин ' килдем... Тик... бу чакыруның, ничек дим, максатын аңлап бетермим әле мин... күпме вакыттан соң беренче мәртәбә бит... Әллә ничек...
Зөфәр бик аз гына иреннәрен кысып торды.
— Мин сиңа, Рәшидә, шуны әйтергә тиешмен: бу йортны мин былтыр гына сатып алдым... Аңарчы без ике семья бер кечкенә квартирада тордык... Алгач та әле моның эше күп булды. Ремонт, тегесе-бусы... Ну
77
вот хәзер аны кешегә күрсәтергә дә ярый. Ә доинем сиңа кайда, ничек торуымны күптән күрсәтәсем килә иде... Чын әгәр!
■— Рәхмәт!.. Ә шулай да син, Зөфәр, яшерен кеше икәнсең... Бер генә тапкыр да әйтмәдең бит...
— Ә нигә алдан шауларга? — диде Зөфәр, көлгән булып, һәм урыныннан торды. — Ә хәзер, дустым, мин сиңа... апартаментларымны күрсәтим әле. Иң элек бакчага чыгыйк.
Рәшидә сүзсез генә аңа иярде. Аш бүлмәсе аша террасага чыктылар. Зөфәр, туктала биреп, Рәшидәне алгарак уздырды. Бакча!.. Карт, зур бакча!.. Түрдә, кып-кызыл алмаларын көчкә күтәреп торган, терәүләр салган карт алмагачлар... Ә монда, терраса алдында гына, балкып яңган куе кызыл, ак, сары георгин, астра (йолдыз) чәчәкләре... һәм шулар- ның барысыннан РәЪидәгә бөтенләй билгесез, ләкин укыпмы-ишетепме хыялында сакланган ниндидер борынгы дворяннар тормышы кинәт аңкыгандай булды... Ул бик азга гына тукталып калды һәм ихтыярсыз бер тыннан әйтеп ташлады:
— Мату-ур!
Шунда ук аның күзләрендә балаларча самими, якты сөенү кабынды. Җиңел генә түбән төште, түтәл тирәсен әйләнә-әйләнә чәчәкләрнең әле берсен, әле икенчесен иелеп исни башлады. Зөфәр, аңа карап, куана калды, — ул белә инде, Рәшидә болай сөенеп, рухланып киткән чагында аңа бик ышанучан, назлы һәм күндәм була торган иде.
— Рәшидә, чәчәкләрнең матурларын гына өзеп биримме! — диде ул.
— Юк, юк, кирәкми, — диде Рәшидә, ашыгып. — Жәлләмичә өзәргә ярыймы соң? .
Зөфәр кыстамады, ул үзе дә чәчәкләрне өзәргә яки өздерергә яратмый иде... Бакчаның түренәрәк уздылар. Рәшидә әле бер, әле икенче агач янында тукталды, күтәрелеп карады, тңрә-ягына каранды һәм гаҗәпләнеп сорады:
— Бу бакчаны кем карый соң?
— Күбрәк әни, сеңелкәш карыйлар, үзем дә буш вакытта казынам,— диде Зөфәр. — Дөрес, башта бер карт килеп, тәртипкә китереп, безне өйрәтеп китте. Безнең өчен яңа эш бит әле бу... Йә, ничек соң, ошыймы сиңа бакча?
— Ошый, бик матур!
— Аңа әле карау җитми. Әнигә авыр, сеңелкәш рәтен белми, үзем бушый алмыйм. Караучы кирәк.
— Кеше ялла.
— Юк, ни әчеп ялларга?.. Ялларга ярамый... Монда тагын... бер хуҗа кирәк.
— Нинди хуҗа?
* — Менә минем үзем кебек.
Рәшидә аңлап җитмәгәндәй Зөфәргә күтәрелеп карады һәм шунда ук күзен түбән төшерде. Гүя үзен көчләп кенә әйтте:
— Анысын да табарсың. \
— Ә кемне? — диде Зөфәр сак кына.
Рәшидә алгарак узып, исе киткән булып, карт алмагачка карап тора башлады. Зөфәр моның җаваптан качу икәнен сизде. Алмагачның кып- кызыл алмалар сырган өстәге бер ботагын Рәшидә алдына бөгеп төшерде.
— Йә, иң әйбәтләрен генә үз кулың белән өзеп ал әле!
Рәшидә үзе дә ни өчендер алмадай кызарды, аз гына кыюсызланып торды, аннары сайламыйча гына берсенә үрелде.
—■ Анысын түгел, менә боларын.
— Барыбер инде.
— Барыбер түгел шул. Зуррагын, пешкәнрәген.
Рәшидә Зөфәр күрсәткән алмалардан берсен генә өзеп алды.
78
— Нигә берне генә, — диде Зөфәр.— Өз әле, өз!
— Юк, җитте, мин алманы берьюлы күп ашый алмыйм, тешем камаша.
— Кесәңә салырсың.
— Кесәм юк, — диде Рәшидә, ничектер бик уңайсызланып.
Зөфәр алмагач ботагын кире җибәрде. Рәшидәнең уңайсызлануына юри игътибар итмәскә тырышып:
— Ярын алайса, — диде, — киткән чагында мин сиңа пакетка салып бирермен.
...Алар өйгә таба борылдылар. Зөфәр Рәшидәнең култыгыннан алды. Ничек тә яшь ханымны юатасы, юмалыйсы килә иде.
—■ Сиңа ничектер, сөеклем, ә миңа бик рәхәт бит әле, — диде ул, Рәшидәнең беләген үзенә ныграк кысып.
— Нидән ул? — диде Рәшидә, акрың гына.
— Нидәнме?.. Синең белән аулак бакчада менә шулай икәүдән-икәү генә йөргәнгә күрәдер инде... Беләсеңме, көн дә мин сине бу бакчада култыклап кына йөртер идем.
Рәшидә уйчан-боек кына елмайды, ләкин кайтарып бер сүз дә әйтмәде. Бу бакчага чыгу белән аңарда кабынган балаларча сөенү нишләптер акрын гына сүнә башлаган иде инде.
Өйгә керделәр. Зөфәр, бүлмәдән бүлмәгә күчеп, Рәшидәгә өен күрсәтте. Рәшидә аңа ияреп, якты, зур, ләкин җиһаз җитмәгәнлектән күбесе шактый шәрә күренгән бүлмәләрне сүзсез генә карап йөрде. Инде Зөфәр аны үзенең өр-яңа никель кровать куелган, стенасына һәм идәненә кыйммәтле келәмнәр түшәлгән йокы бүлмәсенә алып кергәч, Рәшидә ишектән ерак узмыйча тукталып калды. Әйтерсең, аны нидер куркытты. Ә Зөфәр, аны-моны абайламыйча:
— Бу инде минем спальный була, — дип сөйләнде. — Ялгыз ир бүлмәсе, сиңа бераз шыксыз күренәдер инде... Уютный итәр өчен хатың- кыз кулы кирәк шул, дөресме?
Рәшидә, нидер уйланып, башын гына кагып торды. Зөфәр исәбеңчә, бу бүлмәдән күз йөртеп кенә кире борылырга ярамый иде. Бу бүлмәдә алар арасындагы менә хәзерге һич аңлашылмаган әллә нинди киеренке салкынлык бетәргә, яңадан элекке җылы якынлык туарга тиеш идс. Моның өчен күп тә кирәкми, сынаганы бар, әгәр шушы урында ул Рәшидәне кочагына алып, дәртләнеп бер назласа, ханым балавыз кебек йомшарып калачак. Әйе, бары шулай гына... Бигрәк тә аның менә бо- лай йомылып, ятсынып маташуы Зөфәрдәге ирлек хисен дә гел котыртып тора башлады... һәм ул эшне озакка сузмыйча кыю, җитез хәрәкәт итәргә булды: Рәшидәнең алдына басты да кинәт кенә биленнән бик каты кочып алды һәм кайнар пышылдап: «Син генә җитмисең монда, син генә!» дия-дия аның битеннән, иреннәреннән кызу-кызу үбәргә тотынды. Рәшидә бер мәлгә онытылып, сеңеп калды, ләкин Зөфәрнең, аны кочаклаган килеш, кроватька таба чигенә башлавын күргәч, кинәт башын артка ташлап, ике кулы белән дә егет күкрәгенә терәлде.
— Җибәр! — диде ул, куркуыннан хәтта тавышсыз калып.
— Иә инде, Рәшидә, бәгырем, йә инде!
— Юк, юк, җибәр!—диде Рәшидә, бөтен көченә карышып.
Зөфәр аны таза кулларыннан ычкындырмыйча аз гына тукталып, тәмам исе китеп, кайнарланып сорады:
— Ни өчен соң, йә, ни өчен?
— Юк, юк, булмый, мөмкин түгел! — һәм Рәшидә, кисәк кенә чүгеп, егетнең кочагыннан шуып чыкты да бер адым артка чигенде.
Зөфәрнең йөзе берьюлы бүртенеп китте, күзләре кысылып калды, яңак сөякләре уйнаклап куйды. Көчкә тыиын алып, усалланып әйтте ул:
— Ә тегендә... Островскийда ярый иде?
79
— Әйе, анда ярый иде, анда без бер тигез идек, — диде Рәшидә кабаланып һәм ярсып. — Ә монда юк, монда теләмим, монда мин хурланам, хурланам, аңлыйсыңмы?.. Ходаем, кемгә генә саныйсың соң син мине?! —һәм кычкырып елап җибәрмәс өчен ул бүлмәдән атылып чыгып китте.
Зөфәр беравык үгездәй башын иеп, уң чигәсен ышкып торды. Берни уйлый алмаса да «тынычланырга кирәк, тынычланырга!» — диде ул үз-үзенә, аннары авыр гына кузгалып, Рәшидә артыннан залга чыкты.
Рәшидә урамга караган тәрәзә янында басып тора иде. Иңбашлары салынган, ләкин кызларныкыдай нечкә фигурасы, оеп калгандай, ничектер бик тык-хәрәкәтсез күренә. Юк, еламый булса кирәк... Зөфәр аның артынарак барып басты. Гаҗәп авыр тынлык һәм бушлык. Шактый сүзсез торганнан соң, Зөфәр акрын гына әйтеп куйды:
— Аңламыйм, һичнәрсә аңламыйм! Әллә ни булды...
Рәшидә дәшмәде, селкенмәде. Зөфәр аның аз гына бөгелә төшкән тигез аркасына, чәч бөртекләре арасыннан күренгән нечкә муенына, яңадан орынасы килеп, карап торды.
— Бик ачуландыңмы?
— Юк, — диде Рәшидә, көттереп, сүлпән генә.
— Чынмы?
Рәшидә тирән итеп бер сулады:
— Үзем гаепле, белеп килдем бит...
— Нәрсәне?
— Ни өчен генә чакыруыңны... Ярый, мин китим инде.
Рәшидә тәрәзәдән борылды, — йөзе бик боек, күзләре тәмам сүнгән иде аның.
— Тукта, Рәшидә, ашыкма! — диде Зөфәр, аңа юл бирергә теләмичә.— Безгә сөйләшергә кирәк.
— Тагын нәрсә турында .инде?..
— Бар әле, бар... Сөйләшмичә булмый...— Ул Рәшидәгә урындык алып куйды. — Утыр әле шунда, утыр!
Рәшидә аз гына икеләнеп торганнан соң урындыкның читенә генә утырды. Зөфәр, икенче урындыкны тартып, аның каршысына утырды да... тезләренә таянып, уйга калды. Нәрсәдән, пичек кенә итеп сүз башларга да авыр иде аңа. Рәшидәнең һич көтмәгәндә бу кадәр кинәт һәм кискен рәвештә каршылык күрсәтүе аны тәмам аптырауга төшерде, киртәсеннән чыгарды, бөтен исәп-планнарын аударып ташлады. Искиткеч мәгънәсез, ямьсез, читен бер хәлгә куйды ул үзен! һәм шушы хәлдән ничектер чыгарга кирәк. Алай гына да түгел, менә хәзер тагы да ныграк суына, ераклаша, читләшә төшкән Рәшидәгә үзенең асыл теләген ничек тә ышандырырлык итеп аңлата белергә тиеш ул. Дөрес, бу «асыл теләк» мәсьәләсендә аның исәбе ашыкмыйчарак тору иде, ләкин хәзер инде абруен саклар һәм акланыр өчен бүтән чарасы калмады.
'— Рәшидә, — диде ул, иелгән килеш кыенсынып кына, — иң элек син мине кичер, яме! Минем хәлемә дә кер. Мин бит сине... яратам, сиңа бик ияләштем, ну... ачык кына әйткәндә, сине теләмичә тора алмыйм мин... Моны үзең дә беләсең бит. Минем генә гаеп түгел ич!..— Ул куркынып Рәшидәгә күтәрелеп карады, һәм аның, теше авырткан-дай, чыраен сыта башлавын күреп, тизрәк сүзен дәвам иттерде: — Ләкин, Рәшидә бәгырем, әгәр син 65' мине • бары шуның өчен генә чакырган дип уйласаң, бик нык ялгышасың. Әйе, ялгышасың!.. Аңла, бер дә аның өчен генә түгел. Бөтенләй икенче максат белән чакырдым мин сине... Бик зур сүз әйтү өчен... Әйе, бик җитди мәсьәлә турында, беләсең килсә! — Ул, Рәшидәдән берәр сүз ишетергә теләп булса кирәк, тагын бер генә мизгелгә тукталып калды. Ләкин Рәшидә, куркып очарга торган көш шикелле, ничектер бик текә-кмеренке утыра иде. Зөфәр
80
сак кына аның кулын алды: — Әйтим алайса... Мин... өйләнергә булдым, менә сиңа өйләнергә, аңлыйсыңмы, Рәшидә, сиңа!
Рәшидә ток бәргәндәй сискәнеп китте һәм тирән әрнү белән өзгәләнеп әйтеп ташлады:
■— Уйнама, Зөфәр!
— Юк, нишләп уйныйм, ди. Алла сакласын! Мин сиңа чынлап әйтә м, Рәшидә!
— Юк, юк, ышанмыйм!
— Ни өчен?.. Тукта, син иң элек тынычлан әле, тынычлан! Хәзер барсын да аңлатып бирермен.
Рәшидә, ике кулы белән битен каплап, күпмедер тынып торды, аннары йөзен ачты, турайды һәм шик, өмет, газап тулы «үзләре белән үтә җитди итеп Зөфәргә карап тора башлады.
— Син беләсең, — диде Зөфәр, бу караштан ихтыярсыз борчылып, — мин ялгыз кеше, миңа өйләнергә кирәк. Бу бик аңлашыла торган нәрсә бит инде... Тик мәсьәлә—кемгә?.. Иң читене шул бит? Бу турыда мин бик күп уйландым. Синнән яшерәсем килми, сайларга кызлар бар иде... Ләкин мин ашыкмадым, күңелемә ошаганны эзләдем. һәм таптым. Ул — син, Рәшидә, син, ышанасыңмы?.. Өч ел бит инде мин синең белән йөрим, сине -беләм, җитәрлек өйрәндем, чынлап яраттым...
Рәшидә иңерәнеп куйды:
— Ходаем, өч ел буе йөреп, ник бер сүз әйтсәң иде! Нинди кеше син?!
— Алай димәле, Рәшидә! һәр эшнең үз җае, үз вакыты бар. Иң элек мин ныклы бер карарга килмичә торып, алдан шауларга яратмыйм. Икенчедән, өйләнүгә мин җиңел генә карый алмыйм. Сүз бит семья кору турында бара. Моның өчен мин булачак семьяның башта, ничек дим, материаль нигезен салырга тиеш идем. Ә бу күп көч, «үп вакыт сорый торган нәрсә. Былтыр менә шушы йортны сатып алдым, быел аны төзәттердем, яңарттым... Җиһазлар алдым... Хәзер ул яктай кайгы бетте диярлек.. Инде менә...
— Димәк, барысы да план белән?
— Әйе... Нигә, начармыни ул?
— Юк, начар димим... Хәер, белмим, аңламыйм мин берни дә.
— Син бер генә нәрсәне аңларга тырыш, җан кисәгем! — диде Зөфәр, аның кулын йомшак кына сыйпап. — Мин сиңа өйләнергә телим, мин сине шушы йортка чакырам. Бергә торырга, яратышып, бәхетле булып торырга... аңлыйсыңмы?
Рәшидә әкрен һәм тирән итеп сулый иде. Аның хәтта куллары да суына төште, тезләре дә акрын гына «алтырый башлады... Зөфәр, өч ел буена аның җанына һәм тәненә хуҗа булып килгән Зөфәр менә ана өйләнергә тели! Ярабби!.. Бәлки, бу аның өчен бердәнбер мөмкинлектер, әйе, ир хатыны, семья кешесе булыр өчен бердәнбер кабатлашмас мөмкинлектер? Бәлки аның бәхете шушы йортта, шушы кеше кулын-дадыр? Аңа, ялгызлыктан, нужадан йөдәгән билгесез артисткага тагын ни көтәргә кирәк?.. Әмма мөмкин эшме бу?
Зөфәр көлемсерәп әкрен генә сорады:
— йә, ни дисең, сөеклем?
'•— Белмим, күзем җитми, ышана алмыйм мин бу эшкә!
— Гаҗәп!.. Ничек ышанмыйсың? Мин әйтәм ич сиңа моны, мин әйтәм, чынлап торып... Ишетәсеңме?
Рәшидә гүя хәлсез бер гаҗизлектән кинәт үксеп җибәрде:
— Газап... газаплама мине, Зөфәр!
Зөфәр җитез генә үрелеп, аны аркасыннан кочаклап алды:
— Чү, ярамый болан!.. Тынычлан, иркәм, тынычлан!.. Менә шулай!..— Ул, якынрак шуышып, Рәшидәне күкрәгенә кысты. — Җүлә- рем, газаплаумыни бу?.. Бәхет турында сөйлим ич мин сиңа, бәхет турында! Мин... мин... сине көне-төне менә шулай назлап-сееп кенә торырмын, рәхәттә йөздерермен мин сине... Бер кайгың, бер нужаң булмас синең... Менә бу йорт, менә бу җиһазлар, әнә теге гөл бакча — барысы да синеке булыр... Хуҗа булып, хуҗа гына түгел, бикә булып торырсың!.. Йә, бу бәхет түгелмени, сөеклем?
— Куркам мин бу бәхеттән, — диде Рәшидә, Зөфәрнең күкрәгенә пышылдап кына.
— Тиле, тиле! Бәхеттән куркалармыни?! Бәхетне аны тилмереп эзлиләр, аулыйлар, кирәксә,-сугышып, тартып алалар!
һәм ул, яңадан кабынып, тагын да ныграк елышып, Рәшидәнең түшләренә кулын салды. Рәшидә айнып киткәндәй булды.
— Тукта, кирәкми, җибәр!—диде ул, тизрәк Зөфәрдән тайпылып.
Зөфәр кисәк кенә көлеп куйды:
— Никахтан соң дисеңмени инде?
Үткен пычактай телеп җибәрде бу сүзләр Рәшидәнең йөрәген, тирән сызланудан йөзе сытылып китте:
— Көләсең?
— Юк, юк, бетте!—диде Зөфәр, ашыгып. — Мин болай гына, шаяртып кына... Ачуланма!.. Соң бит инде син минем хатыным, фактически хатыным, шулай түгелмени? Нигә дөреслектән куркырга? Ә тиздән законный хатыным булырсың! Мин шуны телим, бик телим, син дә теләргә тиешсең!.. Үзең өчен бит? Йә, ник дәшмисең?
Рәшидә әллә аптыраудан, әллә килешә алмаудан сүзсез, акрын гына башын чайкап торды.
— Нигә башыңны чайкыйсың? Мин әйткәннәр дөрес түгелмени?
— Дөрес, — диде Рәшидә, авыр көрсенеп.— Кызганычка каршы, дөрес!.. Синең өчен мин бары хатын гына булдым шул, хатын гыйа... шуңардан башканы син миндә күрмәдең дә, белмәдең дә... Хәер, бү- тәнчә булуы мөмкин идемени? Синең үз дөньяң, минем үз дөньям!..
— Башта ук ул шулай иде бит, Рәшидә!.. Ләкин шуңа карамастан, без якынаеп киттек ләбаса!
— Зинһар, үткәнне искә төшермик инде...
— Юк, шулай да, — диде Зөфәр, Рәшидәнең гаебен тоткандай кыюланып, — әйт әле, ни өчен башта син безнең дөньялар башка булуы турында уйламадың?
Рәшидә үпкә-рәнҗү тулы күзләре белән Зөфәргә күтәрелеп карады:
— Нинди йөз белән син моны әйтәсең, Зөфәр? Нигә минем ярама кагыласың?.. Беләсең ич... ничек булганын!.. Әйтерсең мин генә гаепле!
— Мин сине гаепләргә җыенмыйм, Рәшидә. Тик шуны гына исеңә төшерәсем килә: мин һаман шул ук кеше бит!
— Әйе, син шул ук кеше... шул ук кеше, — диде Рәшидә, ничектер уйга калып... — Хәер, белмим тагын... шул укмы син, түгелме?.. Тик бер нәрсәне тоям: без... ерак кешеләр.
— Ни өчен ерак?
— Шулай инде... Рәшә төсле гел еракта гына уйнакладың, өметләнеп якыная башласам, эредең, югалдың... Алданып йөрдем дә йөрдем.
Зөфәр бу хакта сүзне озынга җибәрергә теләми иде.
— Үткән эшкә салават!—диде ул, җитез-кыю гына.— Хәзер инде, Рәшидә җаным, без гел бергә булырбыз, арабыз да бик якын булыр. Менә шушы йорт эчендә генә... Дөресме?.. Мин синең җавабыңны көтәм, йә!
6. „С. ә.- N 3.
81
82
Рәшидә уйланып, кечкенә йодрыгын башына терәп торды:
— Белмим. Хәзергә берни дә әйтә алмыйм. Миңа уйларга кирәк, уйларга, уйларга!
Зөфәр борчылып аның бик- йончып киткән йөзенә карады.
-— Алай... җитди мәсьәлә. Азрак уйларга кирәктер шул... Ләкин син, Рәшидә, мине озак зарыктырмассың бит?
— Киткәнче әйтермен.
— Киткәнче? Кая киткәнче?
— Мннзәләгә.
— Мннзәләгә? Ни өчен Мннзәләгә?
— Минзәлә театры чакыра мине...
— Туктале, Рәшидә! Әллә ни сөйлисең! Кеше, Казанны ташлап, Мннзәләгә китәме соң?!
— Миңа сәхнә кирәк, — диде Рәшидә, тыныч кына. — Сәхнә өчен мин җир читенә китәргә дә риза!
— Ә монда?
— Монда алмыйлар, урын юк диләр.
— Сабыр ит, Рәшидә! — диде Зөфәр, җанланып. — Мин үзем сөйләшәм. Театр җитәкчеләренең миңа һәрвакыт йомышлары төшә, мин сорасам — берсүзсез сине алачаклар.
Рәшидә башта гаҗәпләнгән,, хәтта куанган төсле булды, аннары нидер чамалагандай кинәт җитдиләнеп, «ашларын җыерып беравык Зөфәргә текәлеп торды.
— Аңламыйм мин сине, Зөфәр, аңламыйм, — диде ул, ниһаять, акрын гына. — Ни өчен син менә хәзер геиә бу турыда әйтәсең? Ни өчен элегрәк, сүзең үтәрдәй булгач, сөйләшергә уйламадың?.. Кайчаннан бирле минем театрга керергә теләп, хыялланып, азапланып йөрүемне белдең бит, белдең!
Зөфәр бер генә секундка бик уңайсызланып китте, ләкин бу читен хәлдән тизрәк чыгар өчен елмайган булып, башын селкеп әйтте:,
— һе, син, ни, дустым, миннән гаеп табарга гына торасың. Бигрәк!.. Ярамый бит болан... Элегрәк ни, хәзер ни — эш узмаган,ич әле!
— Юк, эш узган! — диде Рәшидә һәм капыл гына урыныннан торды. — Бел, үзеңә кирәк булгач кына күрсәтергә теләгән ярдәмеңне мин кабул итә алмыйм!
— Рәшидә, акыллым, ул хәтле кырт кисмәле!.. Ну ярый, үзем өчен дә ди, ләкин минем протекция барыбер синең файдага ич ул!
— Юк, юк, үзең дә, протекцияң дә кирәкми миңа... Булмый, теләмим, әллә нинди кеше син!
Зөфәр берьюлы үзгәреп, кйсәк кенә аңа таба омтылды.
— Тукта, тукта...
— Орынма миңа! — диде Рәшидә, агарынып, һәм кинәт борылып, ишеккә атлады.
— Рәшидә!! .
Ләкин Рәшидә, җилдәй, залдан, аннары өйдән үк чыгып китте... Бер мәлгә аптырап, катып калган Зөфәр, кинәт урыныннан кубып, аның артыннан ташланды. Парадный ишеге янында артыннан җитеп, беләгеннән тотып алды.
— Рәшидә, тукта, качма! — диде ул, көчкә тынын алып.
Рәшидә тирләгән, ярсыган, тешләшергә торган кечкенә исәнлектәй аңа шундый бер ялвару, куркыну, нәфрәт белән карады ки, Зөфәр ихтыярсыз аның беләген ычкындырды... Шап итеп парадный ишеге ябылды, һәм Рәшидә яшьләрен йота-йота, шак-шок атлап, тын урам буйлап китеп барды.
...Зөфәр ябык ишеккә маңгае белән терәлә язып, күпмедер вакыт өнсез, хәрәкәтсез басып торганнан соң акрын гына кузгалып, өйгә
83
керде. Ләкин монда калу мөмкин түгел иде, әйтерсең, тып-тын, буш өйнең эчендә шак-шак, шак-шак ераклашкан аяк тавышы яңгырый кебек иде... Зөфәр ава-түнә террасага чыкты һәм хәлсезләнеп, башын учлап, аның баскычына утырды... Китте... өзелде... бетте...
Ике айдан соң, Зөфәр Гамбәр туташка өйләнеп ташлады... Кыз ичмасам, диде ул үзен юатып... Гамбәр туташ та бәхетле иде. Очлы иякле мөлаем йөзен кечкенә көнбагыштай күтәреп, Зөфәренә «хуҗам!» дигәндәй карап кына тора иде ул. Ләкин Зөфәр аңа беренче көннәрдән үк шаярткан булып әйтеп куйды: «Сиңа, орчыгым, башыңны түбән иеп кенә тору килешә!» — диде.
Шау-шулы зур мәҗлесләрне Зөфәр артык яратмаса да туйны бик шәп үткәрде. Ниндидер ярсыну һәм үчләнү белән дөньясын бер селкетеп алырга теләде. Кыз квартирасында яшерен никах укытып, бер мәҗлес үткәргәч, ул үз өендә өч көн рәттән шаулатып туй ясады. Кичләрен зур йортның барлык тәрәзәләре ялт итеп торды. Соңгы мәҗлескә үзе белән элек эшләгән һәм яңа урында танышкан зуррак кешеләрнең барысын да чакырды. Ләкин иптәш Әхмәтҗа- новны чакырмады. Иртәрәк санады. Бәлки рекомендация сорарга туры килер дип уйлады... Исәп белән торырга кирәк, исәп белән, исәп белән, исәп белән, кадалып киткере.
1960—62 ел.