Логотип Казан Утлары
Шигърият

МЫРМЫРЫЙ


Мәсәл
^ер шәһәрнең читендә, Сөт-май
кибетендә
Эшләде сатучы булып
Мырмырый — озын мыек.
Бервакыт,
Тып басып,
аңа ревизия килде һәм
менә нәрсә күрде:
Бик күп сөтне эчкәннәр, Каймакны
чөмергәннәр, Сырны кимергәннәр,
Эремчекне эреткәннәр...
Бик күп майны списать иткәннәр.
Ревизорлар тегеләй карый,
Болай саный —
Барыбер җитми. ?
Ә Мырмырый
һаман мырлый, иреннәрен ялый,
Өстенә чыгуга исе китми.
Сорыйлар аңардан җайлап:
— Җитми бит, Кая китте, — дип, —
Сөт, май, эремчек һәм каймак?
Җавапка
Песи Мырмырый
Көйләмичә генә җырлый:
— Сөтне тычкан чөмергән, Эремчек
кояшта эрегән, Каймакны чебен
эчкән, Ә майга... көя төшкән,
Сырны күсе кимергән.
Булмагач ашарлык, Барын да
чыгарып ташладык.
Җитмәүчелек зур, дип, фактта, Ревизия
актта
мондый нәтиҗә ясаган:
154
«Сөтен-маен,
эремчеген-каймагын Мырмырый үзе
ашаган. Аны бу урында калдырып булмый, Сул
тәпие озын каһәрнең —
даими урлый».
Ревизия акты
сәүдә трестына китә, Аның башлыгына —
Бахбайга барып җитә. Ул, күз сала да актка,
куя почмагына язып: «Күрәсең, соңгы вакытта
Мырмырый киткән азып. Аңа чара күрелде

Ул сатучылыктан сөрелде!» Уң тәпие шул
сүзләрне сызганда Секретаре икенче кәгазь
сузган, ди,
Бахбай аңа сул тәпие белән
имзасын салган.
һәм мондый приказ
гамәлгә кереп калган: «Мырмырый —озын
мыек Озак эшләде сатучы булып. Сыналган зат
итеп,
ышанырга була аңарга.
Сөт кибетеннән азат итеп, Аны ит
магазинына күчерергә,
Директор итеп санарга!»
Сорамагыз морален, Әйтмим юри. Чөнки
геройларым Күрше магазинда гына йөри.
СУАЛЧАН ГЫЙЛЕМЕ
Мәсәл
угг
ир астында — караңгыда,
бөрешеп,
Яшәү һәм үлем турында
фәлсәфәгә керешеп,
Суалчан
язды трактат,
караңгылыкны мактап.
Янәсе:
таң нурлары,
көн яктысы —
һәммәсе
тереклеккә куркыныч тудыра,
Суалчаннарны
бөрештерә,
куыра.
Шунлыктан,
кирәк эзләргә
155
Яктылыктан качу юлын:
Әзерләргә җир астында урын.
Суалчанның саташуы караңгылык патшасына җитеп,
Бик ошаган аның өлкән түрәсенә.
Ул утырткан аны,
ягъни Суалчанны,
Башлык итеп
«Фәннәр Академиясенә».
Ишләренең төрлесен — вагын, уртачасын һәм эресен
Үз тирәсенә җыйган да
бу башлык,
Сакларга тырышып суалчаннар тирәсен,
Ята кычкырып:
— Яктылыктан-качыйк!..
— Яктылыктан качыйк!..
Кешеләр дә, имеш, суалчандай яшәргә тиеш.
һәм шулай булсын да: җир өстендә түгел, җир астында
оя корсыннар, шунда торсыннар!..
& J
* «
Мораль дисезме? —
Ул менә:
Аңлагач дәва табылмавын искелекнең үлеменә,
Табына капитал дөньясы
Атомчы суалчаннарның җир асты гыйлеменә.
МИН —МИН ТҮГЕЛ
Б орыла-сарыла, туп-туры юлдан
Шуышып барган чагында Елан,
Үзе турында болай уйлана:
— Мин боргаланмыйм, юл боргалана!.„
КОРЫДА ИШҮЧЕ
А*өймә күргәнче, суга кергәнче: «Ишкәк ишәм!» ди,
егет бик чая.
— Мә, иш! —диделәр, — аяк терәде:
— Ишәр идем дә... Көймә кыйшая.
АУМАКАЙ
■^ши Камыш: «Түрәм, җил генәм, Кай яктан иссәң дә
— бөгел әм».
КҮРШЕ КӨНЧЕЛЕГЕ
Б алга төште Чебен, чыланды, Үләргә
җитеште — чыгалмый.
Ә күршесе тора аңа карап:
— Җанлы урын тапкан, тәмле тамак!..
ЮА1АРТЛЫК
Яшь Тиен ишетте: әнисе картайган, Уртында
инде сыңар теш тә юк. Уйлады: «Калмасын
саран дип атарга!.. Җибәрим әнигә бүләккә...
Чикләвек».