Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЛИРИК ШИГЫРЬЛӘР


СЕЗ ӘЙТЕРСЕЗ...
Тайлар саклап үскән малай бит мнн, Сабан сөреп үскән малай бит...
Сез әйтерсез:—Нигә шул сүзеңне Кабатлыйсың инде һаман, — дип.
Сез әйтерсез: — Сагыныр булгач, нигә Ташлап киттең газиз җирләрне...
Сугыштан соң килгән авыр еллар Җавап . бирсен сезгә үзләре.
Сыкрагандыр, ул чак, яртылашка.
Чәчелмичә калган үзәнем. Кемгә хаҗәт соң, әй, кешеләргә Ризык бирми торган үләнең! Дулкынланып яткан басуларым! Үпкәлисез булыр миңа да...
Авыр чакта ташлап киткән өчен , Үземнең дә җаным кыйнала.
Әйтәсездер: — Кешеләр балчык ерып йөри монда язның язында.
Син телисең, — диеп, — гомрең буе Шәһәр кешесе булып калырга.
Заводыма ашыгам һәр таң саен, Юлларымда — нурлар балкуы.
Шәһәр мине үзенә гашыйк итте Станоклар җыры аркылы.
Аерылсам әгәр цехларымнан, Күңелем тартмас минем ят кырга! Файдам тияр булса, мин әзермен . Кырларыма борылыр кайтырга!
ИГЕН БАСУЛАРЫ САГЫНДЫРА
Иген басулары сагындыра Язгы 'күкрәү гөрләп уздисә. Җылы буразналар төшләремә Кермәс иде болай югыйсә.
91
Ләйсән булып явар болытлар да Кырлар аша үтә торгандыр.
Кайтыйм әле туган якларыма. Уҗымнарым көтә торгандыр.
ЯЛАНАЯК ЧЫГЫП ЧАБАРГА
У
^й, кыстыйлар аны авылларга, Үгетлиләр: шигырь укырсың.
Ә ул никтер һа мен риза түгел, Игеннәргә гыйшкы юкмы соң... Уҗымнарга яңгыр ява диеп Хәбәр килде кайсы арада...
Шагыйрь әзер ерак үзәннәргә Яланаяк чыгып чабарга.
ЯШЕЛ ЧИРӘМ КЕБЕК БӘПКӘЛӘР
Яшел чирәм кебөк яшь бәпкәләр Балачагым искә төшерә.
Бәпкә саклап үткән йөгерек еллар Кире .кайтса икән кешегә...
Ташла, юләр, әллә кайчан узган Вакытларны уйлап саташма.
Сабый чагың, әнә, улыңа күчеп, Сөенә-сөенә бәпкә ашата.
КУРГАННАР ТЫП-ТЫН ТОРАЛАР
•••^тормыш дәвам «тә, Айлар һәм еллар үтә. Карт ана узган сугышта Югалган улын көтә.
Курганнар тып-тын торалар, Ә тормыш дәвам итә.
Сызылып таңнар ата, Яз саен кошлар кайта. Ул һаман моңаеп карый Шул кошлар килгән якка. Төштә дә күреп туялмый, Сызылып таңнар ата.
Таңсыман иркен көлеп Кайтканмы әллә егет? Стенадан карап торган Рәсеме тере кебек. , Әнкәсен юата, гүя, Таңсыман иркен көлеп.
Ир егет үлми икән, Ил гизеп йөри икән.
Үз өенә сугылырга
Гел вакыт тими икән. , Аналарның йөрәгендә Ир егет үлми икән.
&2
АНА УЙЛАРЫ
бүкләрне томалап йөзә, Бу нинди болыт икән?
Кар булып явар микән ул, Янгирлар булып микән?
Кар булып яуса,, син киткән Юлларны күмәр инде.
Юл йөргәндә яңгырга да Чылатмас идем сине.
Бу нинди болыт икән соң... Гөжләвең сизәсеңме?
Нигә соң җылы өемнән Кузгалдым димәссеңме?
Әткәңә охшагансың шул. Гадәте синдә калган: Туганнан бирле күзләрең Юлларда булды һаман.
Уйларың булды еракта — Сизендем карашыңнан.
Кем дә булса хат җибәрсә Дусларың арасыннан, —
Сәламнәре белән бергә һәр сүзен йотып бардың... Нәрсәсе тарта икән соң Читтәге офыкларның?
Нәрсәсе тарта даланың?..
Киңлеге, таңнарыдыр...
Беләм, бу — сезнең яшьлекне Заманның барлавыдыр.
Барлавыдыр боргыларның Чакырып уйнавы белән; Кырыслыгы, зур эшләре, Авыр юллары белән.
Сине шул юлга озаттым Башкалар җыенганда.
...Бүген менә <күк йөзендә Болытлар куерганда,—
Телим, бары шуны телим:
Кирегә чикмәвеңне;
Әткәңнән калган гадәткә Хыянәт итмәвеңне.
ҮЗ ӘНКӘМ КЕБЕК КАДЕРЛЕ /4 к каеннар уйга чумган Урам чатына басып.
Бала тудыру йортының Тәрәзәләре ачык.
Куаныч бөркелгән күзләр Карыйлар тышкы якка. Шулчакта, гүя, яшәүнең Мәгънәсе, яме арта.
Җәйге матурлыгы арта Кырларның, болыннарның... йомшак жилләр сыйпап исә Гөлләрнең толымнарын.
Җиргә тормыш бүләк иткән, Шатлык сипкән хатыннар Үз әнкәм кебек кадерле, Апам кебек якыннар.
Тәбрик итеп һәркайсына Гөлләр бирәсем килә. Барлык аналар алдында Рәхмәт сезгә, рәхмәт диеп. Башым иясем килә.
ТЫН КҮЛ БУЛА КҮРМӘ СИН
■*1 еше күңелен күлгә тиңләп йөргән дусларны беләм. ...Менә инде ни гомерләр Күз алмый торам -күлдән.
Күлнең өсте шундый тыныч, Бер дулкын да күрмәссең. Күңелем, бер үк дулкын бул син, Тын күл була .күрмә син|