Логотип Казан Утлары
Повесть

Колхоз МАЯКЛАРЫ

1. ЯҢГЫРЛЫ төндә
ондый көчле яңгырның бик күптән булганы юк иде.
Су кинәт таша башлады. Елга, ярларына сыя алмыйча, бөтен болынга җәелде. Әйтерсең, моңарчы аны бер урында буып торганнар да, менә хәзер генә ерып җибәргәннәр. ■ Агым көчле, тип-тнгез җирдә, су басып киткән үзәнлектә дә, аякларны атлап булмый.
— һидият, агабыз бит! — караңгылык эченнән Мөхәммәтҗан абзыйның куркынган тавышы ишетелде.
Чыннан да, елга агымы көтүчеләре белән бергә терлекләрне түбәнгә таба өстери башлаган иде инде. Башлары белән сыртлары гына күренеп торган үгезләр бер-бер артлы караңгылыкка чумдылар. Әллә инде су һаман артып торды, әллә тагын да тирәнрәк урынга килеп керделәр— аяклар бөтенләй җиргә тими башлады.
— Мөхәммәтҗан абзый, сак бул, каушама! Минем арттан гына йөз. һидият бөтен көчен җыеп түбәнгә — бозауларга таба йөзде. Каршы- га йөзәсе булса, бер адым да алга китеп булмас иде. Бер аякны күтәреп алуы әллә нәрсә. Эчләренә су тула да итекләр аяктан төшеп калырга гына тора. Өстәге киемнәр биш лот бардыр. Ярый әле, югарыга йөзәсе түгел, су үзе агызып бара.
Байтак азапланганнан соң, ниһаять, һидият иң алдан йөзеп баручы үгезне куып җитте һәм ике кулы белән аның койрыгына ябышты.
— Мөхәммәтҗан абзый, койрыкларына ябыш. Шулай уңайрак икән... һидиятнең моңарчы бу көтүдә күпме ит барлыгын исәпләп караганы да юк иде әле. Аларны бу вакытта суймыйсың да, сатмыйсың да бит. Хәзер аларның атналап түгел, көнләп үсә торган вакытлары. Көн саен бер килограммнан артык үсеш бирәләр. Тагын ике-өч айдан, көтү кергәндә, моның кадәр ике булачаклар бит алар. Берсен-берсен өчәр центнердан гына куй. Менә кайда ул ит.
һидият әнә шул кадәресен яхшы белә. Колхоз председателе Бариев әле беркөн шулар аркасында районнан килгән вәкил белән дә сүзгә керде. Җәй уртасында шушы үгезләрне «Заготскот»ка тапшырырга куша теге. Ит заданиесен район буенча тизрәк тутырырга кирәк, ди.
Бариев бик дөрес әйтте:
— Хәзердән шушы бозауларны тапшырып әрәм итеп, көз көне хур булыйммы? Күрә торьщ үз-үзеңне талау, алдалау була бит бу.
М
в. .с. Ә'. № э, 113
Көзгә тапшырасы фәлән кадәр итебез бар, дип әллә кайчаннан бирле исәпләп йөри иде инде. Әгәр хәзер барысы да агып китсә? Юк, юк. Нәрсә дә булса да уйларга кирәк. Мондый җиде төн уртасында читтән ярдәм көтеп булмый, һич тә булмаса, кырыйгарак чыгарасы иде үзләрен. Бигрәк каты җәелде шул. Очы-кырые күренми бит...
һидият тә, Мөхәммәтҗан абзый да Ашыт елгасы буен күп таптаган кешеләр. Еш кына, икәүләшеп, кармак белән балык тотарга йөриләр алар. Көтү белән дә гел шушы тирәдә инде. Менә быел дүртенче еллары, һәр. агачы, һәр түмгәге таныш диярлек.
Мөхәммәтҗан абзый да бирешмәде, артта калмады. Берникадәр агып баргач, аның тавышы тагын ишетелде:
— һидият, хәтерлимсең, бу тирәдә калкулык булырга тиеш иде. Сулгарак каер әле.
Карт ялгышмаган. Көчле агым белән көрәшә-көрәшә сулга таба йөзә торгач, көтүчеләр аяк астындагы җирне тоеп алдылар. Билдән суда торсаң да, монда хәвефсезрәк — агызмый. Иртәнгә таба су кими башлады. Ләкин шунысы начар: судан чыккач туңдыра. Ичмасам, тәмәке чыланган, бөтенесе манма су.
Ике көтүчене һәм үгезләрне иртәгесен авылдан өч-дүрт километр ерактагы калкулыктан табып алдылар. Төне буе эзләгәннәр.
— Исәннәр! Барысы да.
— Ничек агып китмәдегез сез?
һидият кул гына селтәде һәм:
— Кайсыгызда тәмәке бар? Зинһар тарттыра күрегез, — диде.
Председатель Бариев йотлыгып-йотлыгып тәмәке тартучы көтүчеләргә зур канәгатьләнү белән карап торды:
— Молодцы! Саклаганнар терлекне. II. КОЛХОЗ ИНЖЕНЕРЫ
«Үрнәк» колхозы кешеләре Абдулла Хәбнбуллин турында әнә шулай диләр. Әйтсәләр дә урынлы. Кулы ятмаган эше юк. Хәбнбуллин тотындымы, бернәрсә чыгарасын кет тә тор инде.
Баштарак ул гади ургычта эшләде. Техника белән «җенләнә» башлавы да әнә шуннан бугай. Тиздән механизаторлар мәктәбенә тәвәккәлләде. Тракторчы һөнәренә ия булып кайтты.
Гади тракторчы, ә үзенең белмәгән эше юк. Комбайнын да карый, башкасын да төзәтә.
Колхоз правлениесе авыр эшләрне механикалаштыру буенча механик итеп билгеләде үзен.
Яшерен түгел, бик күп әле җиңеләйтәсе эшләр авылда. Урак өстендә ындыр табагын гына алып кара. Кешедән күп нәрсә юк, ә көне- төне эшләп тә көйлек кайткан ашлыкны чистартып бетереп булмый. Барысы да көрәк тә сәнәк белән генә шул. Төнге сменада эшләтү өчен кеше таба алмый йөдисең.
Абдулла җәй буе әнә шул ындыр табагында казынды. Әллә нинди сызымнар сызып бетерде. Әллә канларга барып кайтты.
Урак өстенә кадәр Олы Әтнә авылындагы бер ындыр табагы тулысы белән мехаиикалаштырылды. Ашлык чистарта торган җилгәргеч агрегат берьюлы унбиш кешене эштән бушатты. Ашлык машина әрҗәсеннән агрегатка барып керә, икенче башта тагын машина әрҗәсенә барып төшә. Орлыкка кул бөтенләй тими. Ашлыкны җиткереп кенә тор. Сменага дүрт йөз центнерга кадәр эшкәртә.
Әгәр шушы җайланмалар булмаса, узган көздә нишләр идең? Уңыш көтелгәннән дә мул булды бит. Олы Әтнә бригадасында бөртек- леләрнең гектарыннан 17 центнерга якын чыкты. Ә борчак 130 ар поттан артык булды.
...Күп кенә колхозлар терлек азыгы эшкәртү өчен пар ясагыч таба алмый йөриләр. Баксан-күрсәк, аны колхозның үзендә үк ясап була икән ләбаса! Әнә Абдулла икене ясап бирде. Хәзер өченчесен әзерли. Әллә канларга барып, ялынып йөрисе дә юк.
Шушы ук Олы Әтнә авылында мең баш дуңгыз сыйдырышлы зур бер абзар бар. Мен баш! Әйтергә генә ансат. Әгәр кул көченә генә исәп тотсаң, күпме кеше, күпме хезмәт кирәк булыр иде. Көнгә өч-дүрт тапкыр ашарларына сал, суын китер. Асларын чистартып чыгару үзе ярты көя вакытны ала.
Әнә Бәдәр белән Кафия фермага иртәнге сәгать дүрттә килгән кешеләр. Хәзер төшке аш вакыты авышып килә, ә аларның һаман эшләрен бетерә алганнары юк. Кичен тагын шуның кадәр мәшәкать. Чыдаган кешегә рәхмәт. Менә нилектән кыйммәт ул ит колхозда.
.Азыгын, суын китерү хәзер проблема түгел. Аларыи тиз көйләделәр. Тик менә терлек астын чистарту кулны бик тота әле.
Механик күп уйланды бу хакта да. Бер көн килеп, тавышсыз-тын- сыз гына абзарны аркылыга-буйга үлчәп чыкты. Тирес сыекчасы ага торган улакларга бик озаклап карап торды. Куен дәфтәренә әллә нәрсәләр сызгалады. Абдулла шыпырт кына йөрдеме, димәк,,башына нинди дә булса фикер килгән.
Икенче көнне тимерче алачыгына кочагы белән иске чылбыр кисәкләре алып килде. Аларны кыска-кыска такта башларыма беркетеп чыкты. Тагын берничә көннән аларны дуңгыз абзарына ташыды.
Дуңгыз караучылар төшке ашка бик соң гына кайталар. Ә Абдулла бу көннәрдә вакытның исәбен бөтенләй югалтты. Аның өчен көн дә, төн дә юк. Гадәте шундый: тотынган эшне җиренә җиткерми үзенә тынгылык таба алмый.
— Абдулла, ашап килер идең, бигрәк дөньяңны оныттың син.
— Менә уйлаган нәрсә барып чыкса, шәт моннан соң сез дә вакытында кайта башлар идегез инде.
Такта башларына беркетелгән иске чылбыр кисәкләреннән транспортер оешты. Чын транспортер. Заводта эшләнгән дип белерсең. Бармак белән стенадагы кнопкага бассаң, чылбыр шылтыр-шылтыр улак буйлап йөгерә башлый. Абзарның бер башыннан икенче башына кадәр. Менә шушы нәрсә инде тиресне тышка ташыячак.
Хәзер монда эш майлагандай бара. Суы килә, азыгы килә. Ниһаять, монысы да хәл ителде. Бөтен абзарында бер кеше эшли хәзер.
«Үрнәк» колхозы канцеляриясенә керү белән, стенадагы алдынгылар исемлеге күзгә ташлана. Колхоз маяклары. Күпләр алар монда.
«Фоат Сабиров, Мөбәрәк Хнсмәтуллин — тракторчылар. Йомшакка күчереп исәпләгәндә, һәркайсы 1230—1125 гектар җир эшкәрттеләр.
Мөхәммәт Корбанов — колхозның иң яхшы бригадиры. Быел югары уңыш үстерде.
һидият Төхфәтуллин, Фазыл Сабирҗанов — мөгезле эре терлек симертүчеләр. Терлекләрнең көнлек артымнарын 800—1000 граммга җиткерделәр.
— М. Бәйрәмов—дуңгыз симертүче, А.-Хәбибуллин — механик...» Аларның һәркайсы турында әллә никадәр сөйләргә һәм язарга булыр иде. Ә монда телгә алынмаганнары турында да сөйли калсаң?..