Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘХМӘТ ФӘЙЗИНЕҢ ТУУЫҢА 60 ЕЛ


Татар совет әдәбиятын поэзия, драматургия, проза. публицистика һәм тәнкыйть өлкәсендә күп кенә әсәрләр белән баеткан, татар совет сәхнәсен һәм музыкаль культурасын үстерү өчен армый-талмый эшләгән киң диапазонлы әдибебез Әхмәт Фәйзинең тууына шушы елның 11 мартында 60 ел тулды. Каты авыру аркасында арабыздан бик иргә киткән бу әдипнең иҗат мирасы гаҗәп бай. Хәзер аны туплау Һәм өйрәнү бара. Шушы елларда аның сайланма әсәрләренең дүрт томлыгын чыгару күздә тотыла.
Түбәндә без Әхмәт Фәйзинең үзенең 50 еллык иҗат бәйрәмендә сөйләгән речен һәм «Литературная газетамда 1956 елда рус телендә басылган «Әдипнең эрудициясе» исемле мәкаләсен урнаштырабыз.
Редакция.
ӘДИПНЕҢ ЭРУДИЦИЯСЕ
ары тик үзенең «әдәбият цехының патриоты»- гына булырга теләгән һәм сәнгатьнең башка төрләренә игътибар итми торган язучыны тормышта очратуы бик кыендыр. Ләкин кайбер язучыларның хәтта үз-үзләреннән дә яшерә торган уйлары сүзгә әйләнсәләр, алар менә болай яңгырар иде:
— Кадерле вакытымны башка, чит нәрсәләргә әрәм итәргә минем хакым бармы? Иптәшләр, күргәзмәләр һәм концерт залларына йөреп вакыт үткәрмәскә, бәлки җанлы тормышка бәреп керергә кирәк. Менә мин колхоз авылы турында язарга җыенам. Тормышны өйрәнергә .мин шунда барам, анда да сәнгать бар—җырлар, биюләр, гармонь бар. Әсәремне язар өчен миңа тагын нәрсә кирәк икән?
Безнең бу гөман кылуыбызның артык үткен һәм туры сызыклы булуы бик мөмкин, ләкин сәнгатьне белүдә һәм аңлауда массовый сән- гать-музыка пропагандасы китереп җиткергән дәрәҗәдән узмаган һәм ары атларга да уйламаган язучылар, яшермик, бездә аз түгел әле.
Ә Горькийча, бөек мәгънәсендә алганда, язучы ул иң элек бик белемле кеше булырга тиеш бит. Җанлы тормышны өйрәнү ул әдипнең эшендә иң төп кәрсә, ләкии шул өйрәнү үзе ул бик гади эш тә түгел, тормышны бардың да күрдең һәм өйрәндең дип кенә уйларга ярамый. Дөньяны чын художникларча күрә белергә өйрәнер өчен, үзең искиткеч
Б
106
белемле кеше булсаң да, күп гасырлар буе бөтен дөнья сәнгате хәзинәсендә тупланган искиткеч бай тәҗрибәне читләтеп үтү һич мөмкин түгел. Дөньяга үзеңнең төпле карашыңны булдыру өчен бөек шәхесләрнең карашларына да төшенергә һәм аларны тәнкыйть белән үзләштерергә, зур осталарның картиналарында нур чәчеп торган исәпсез- хнсапсыз буяуларны, үтә нечкә оттенокларны күрә белергә кирәк. Кешелек матурлыгын скульпторлар аңлаганча аңлый белергә, зур иҗат ияләренең лң яхшы әсәрләрендә гәүдәләнгән килешлелек һәм гармония серләренә төшенә белергә, кешенең кичерешләре дөньясын композиторлар кебек тирән итеп чагылдыра белергә өйрәнергә кирәк.
Художникка көндәлек практикасында болар барсы да бик кирәк. Сәнгатьнең төрле төрләре бер-берсе белән аерылгысыз бәйләнгәннәр, һәм сәнгать эшлеклеләре бер-берсеннән башка яши дә һәм иҗат итә дә алмыйлар. Архитектор, скульптор, живописец, шагыйрь, композитор, график һәм романист барысы-барысы бергә иҗат итәләр.
Ләкин иҗади дуслыкны иҗади яктан бер-береңне аңлаудан башка күз алдына китерергә дә мөмкин түгел. Бу яктан алганда, композиторларның күптән түгел генә Казанда булып үткән съезды бик гыйбрәтле. Бу съездга язучылар да катнашты. Алар җырларның текстлары сыйфаты турында сөйләделәр, композиторларны халтурачылардан сак булырга чакырдылар. Кызганычка каршы, композиторлар бу сөйләшүне тиешенчә күтәреп алмадылар, хәтта текстлардагы примитивлыкны яклаучылар да табылгалады: текст нихәтле примитиврак булса, аңарга музыка язу шулхәтле җиңелрәк диючеләр дә булды. Ә бу фикер шулхәтле примитив, аны кире кагып торуы да уңайсыз...
Съездда язучылар да «бурычлы булып калмадылар». Алар югары музыкаль профессионализм турында бик түбәнсетеп сөйләделәр, аны формализм белән бер итеп күрсәтергә тырыштылар һәм... хәтта халык- чанлыкны шул югары профессионализмга каршы куярга азапландылар.
Язучылар белән композиторлар башка кайбер мәсьәләләрдә дә уртак тел таба алмадылар. Съезд алар арасындагы иҗади фикер каршылыкларын бетермәде, бәлки тирәнәйтте генә.
Татарның иң күренекле әдипләреннән Г. Тукай, Г. Камал, Г. Ибраһимов һәм Ф. Әмирханның сәнгать мәсьәләләре белән бик якыннан торып, бик үз итеп шөгыльләнгәннәрен без яхшы беләбез. Энциклопедик яктан алганда киң белемле хикәяче, тарихчы, телче Галимҗан Ибраһимов сәнгатьне дә бик тирән аңлаган. Ул әле революциягә кадәр үк сәнгать турында очерк язарга керешкән һәм шул хезмәтен совет чорында дәвам итеп төгәлләгән; бу өлкәдә киң гомумиләштерүләр ясарга тырышкан.
«Композиторлар— шагыйрьләрнең, художникларның, скульпторларның бертуган кардәшләре, алар музыканың үзенчәлекле чаралары ярдәмендә, тавышларның гаҗәп бай оттеноклары комбинацияләре ярдәмендә үзләренең иң кадерле уйларын гәүдәләндерүче художниклар...», — ди Г. Ибраһимов. Бөек әдипнең бу сүзләрен съездга катнашучылар исләренә төшерергә тиешләр иде.
«Бары тик үз цехының гына патриоты» булып яши торган язучының:
— Болар барысы да бик яхшы. Шагыйрьләргә, драматургларга композиторлар белән элемтәдә булырга кирәклек белән мин риза. Алар үзара аралаша, җырлар, кантаталар, опералар иҗат итә бирсеннәр... Ләкин минем — прозаикның анда ни катнашы бар? — дип каршы төшүе мөмкин.
Без аңарга болай дибез:
107
Ллда әйтеп үгкәпнәребездән тыш, ягъни тормышны аның пң яшерен, ип тирән күренешләрендә күрә белүдән тыш, язучы-про.заик аларны белмичә иҗат итә алмый торган тагын күп кенә нәрсәләр бар. Менә, мәсәлән, түбәндәге беренче нәрсәне алыйк: сәнгатьнең спецификасын белмәгән хәлдә, үзеңнең әсәреңдә сәнгать кешеләрен сурәтләргә яки геройларыңның музыкаль, театраль һәм башка зәвыкларын һәм мавыгуларын дөрес сурәтләргә мөмкинме?
Соңгы вакытларда татар әдәбиятында, — дөресендә, бер татар әдәбиятында гына түгел, — сәнгать кешеләре образлары ничектер күренмиләр, геройлар арасында музыка турында, живопись турында кызыклы сөйләшүләр бик сирәк очрый... Бездә яшьләр турында китаплар күп чыга. Бер караганда, ул әсәрләрдә шундый сөйләшүләр һәм бәхәсләр әлбәттә булырга тиеш иде—чөнки андый сөйләшүләр һәм бәхәсләр теләсә кайсы яшьләргә, бигрәк тә безнең совет яшьләренә бик хас бит. Ләкин китапларыбыздагы яшьләр тормышына игътибар итегез һәм күп кенә очракларда геройларга эстетик һәм культура грамо- талылыгы җитмәгәнен күрерсез. Бу хәл шул китапларның авторларына шул грамоталылык җитмәгәнен сөйләмиме соң?
Дөрес, соңгы елларда хәзерге заман сәнгате кешеләре тормышын сурәтли торган берничә китап чыкты. Ләкин, кабатлап әйтәм, андый әсәрләр бик аз әле, ә аларнын кайберләре, йомшак кына әйткәндә, сыйфатлары ягыннан бик зәгыйфь әле. Күптән түгел генә Алма-Атада казакъ язучысы И. Есенберлинның «Кеше турында җыр» (А. Семеновның әдәби эшкәртүе һәм редакциясендә) исемле романының беренче кисәге чыкты. Ул казакъ филармониясе кешеләре тормышыннан алып язылган. И. Есенберлин кызыклы һәм киеренке вакыйгаларны сурәтли. Ләкин романны укый башлау белән беренче битләрендә үк эчне пошыра торган ялгышларны күрәсең. Романның уңай геройлары белән бергә автор да, редактор да тискәре персонажларның берсе-нең— надан администраторның «Казакъ оркестры репертуарыннан «Аппасионата»ны алып ташларга тәкъдим итүенә ачуланалар....» Ә бит чыңында И. Есенберлин да, А. Семенов та филармония эшчеләрен юкка рәнҗетәләр: чөнки филармония эшчеләре фортепиано өчен язылган сонатаны үтәүне оркестрдан һичкайчан таләп итмәсләр. Менә шундый бутаудан соң, роман авторының «а капелла» күп тавышлылыктан принципта аерыла торган бернәрсә дип аңлатуына, бер җырчының «хәтфәдәй тирән сопраносы» «металл оттеноклы» булуына, ә икенчесенең җырларны, «күп өлеш техниграк» үтәвенә һ. б., һ.б. гаҗәпләнмисең инде.
Авторның музыканы җитәрлек белмәве һәм гомумән сәнгатьне яратып һәм аңлап җиткермәве сизелә. Филармония директорының эш кабинетын автор менә ничек сурәтли: «...биек стеналарга алтын путаллы рамнарда төрле картиналарның копияләре эленгән. Алар арасында Айвазовскийның «Тугызынчы вал» һәм «Туфан», Брюлловның «Помпеяның соңгы көне» һәм бер казакъ художнигының «Казакъ даласы» дигән картиналары бар иде». (Автор казакъ художнигының исемең әйтми.)
Менә шушы бик очраклы булган исемлек укучыга ни сөйли һәм ул гомумән нигә кирәк булган соң? Геройны характерлауга аның нинди бәйләнеше бар? Бәлкем, ул картиналар* геройның зәвыкларын күрсәтәдер, ә, бәлкем, ул картиналарны бары тик бүлмәне бизәр өчен генә элеп куйганнардыр? Дөресен генә әйткәндә, алтын путаллы рамлы ул картиналарның копияләре китапка «мебель» булып кына кергәннәр. Шушы картиналар исемлеген укып чыккач, А. П. Чеховның «Практикадагы бер хәл» дигән хикәясе хәтеремә килде. Анда Ляликова дигән фабрикантшаиың өендәге кунак булмәсе күрсәтелә: «Майлы буяу белән ясалган һәм алтын путаллы рамнарга куелган картиналарда
108
Кырым күренешләре, корабль бара торган давыллы диңгез, кулына рюмка тоткан католик монахы төшерелгән картиналар һәммәсе дә сәләтсез кул белән үтә коры, үтә шома ясалганнар... Портретлар арасында бер генә матур, кызыклы кеше рәсеме дә юк, барсы да ялпак яңаклы, барсының да күзләре гаҗәпсенеп киң ачылган. Лизаның әтисе Ляликовның портретында да аның тар маңгайлы, үз-үзеннән бик канәгать кыяфәттәге кеше булганы күренеп тора, аңың зур һәм тупас гәүдәсендә медаль һә.м кызыл хач билгесе тагылган мундиры капчыктай салынып тора. Культура ярлы, зиннәтлелек тә бик очраклы, мәгънәсез һәм уңайсыз, идәннәр эчпошыргыч ялтырый, люстра да эчне пошыра, һәм .муенына медален тагып мунча керә торган купец турындагы хикәя нигәдер искә төшә иде...»
Бөтен хикәянең органик бер кисәге булган шушы абзац, шушы кечкенә генә сурәтләү кунак бүлмәсенең хуҗалары турында, геройларының биографияләрен сурәтли торган кайбер язмаларның берничә битеннән күбрәк сөйли. Монда гаҗәп зур язучылык культурасы һәм эрудициясе, хикәядә сурәтләнгән персонажларның зәвыкларын, тормыш укладларын, психологияләрен бөтен нечкәлекләрендә белү сизелеп тора.
Менә безнең алдыбызда язучы А. Перегудовның бик күп нәрсә вәгъдә итә торган «Художник күңеле» дигән хикәяләр җыентыгы. Аның эчтәлеге нидән гыйбарәт соң? һөнәр мәктәбендә укучы Ваня Круглов исемле бер малай сәнгать иҗаты күргәзмәсе өчен «Сунарчы» дигән кечкенә генә бер статуя ясый. Аның көндәше килеп чыга. Шундый ук һөнәр мәктәбендә укый торган икенче бер малай «Чаңгыда йөри торган кыз» дигән икенче бер фигура ясый. Күргәзмәгә кайсысының эшен алырлар соң? «Сунарчы»ның авторы иптәшеннән көнләшә башлый. Беркөнне мастерскойда янгын чыга. Ваня үзенең статуясын коткару өчен шунда йөгерә. Ул көндәшенең статуясы да монда икәнен күрә. Круглов үзенең «Сунарчы» статуясын, коридорга алып чыгып, тәрәзә төбенә куя да, «Чаңгыда йөрүче кыз» статуясын алыр өчен, киредән мастерскойга кайта. Ә ул арада янгынчы брандспойтыннан сиптерелгән су аның скульптурасын идәнгә бәреп төшерә. Ваняның статуясы ватыла, аның каравы ул иптәшенең статуясын коткарып кала.
Мин бу хикәяне укыгач үз&мә художник күңеленең биредә нинди катнашы бар соң? дигән сорау бирдем. Көнләшүне җиңү турындагы бу хикәяне теләсә нинди профессия кешесе турында да язарга була бит. Язучының заявкасы үтәлми калган,, хикәя — претенциоз булып чыккан. Сәнгать әсәрләре буларак «Сунарчы» һәм «Чаңгыда йөри торган кыз» дигән статуялар турында без бернәрсә дә белмәдек ич. Хикәядә авторның художник буларак күрә белүе юк, шуңа күрә художникның күңеле дә күренми.
Бер-берсенә чиктәш сәнгатьләрне белү язучыга осталыкны профессиональ яктан үзләштерергә дә ярдәм итә.
Мәсәлән, эстетик категорияләрдән берсе булган композицияне алыйк. Проза әсәрләре — романнар, повестьлар, хикәяләр турында еш кына композициясе барып чыкмаган, композициясе таркау, композициясе уңышсыз һ. б., һ. б. дигән сүзләр ишетергә туры килә.. Чыннан да композиция сәнгате — ул бик кыен билгеләнә торган бөек сәнгать. «Бер органны үз урыныннан алып икенче урынга кую белән органик җан иясенең яшәвенә зарар килә, шуның шикелле үк чын сәнгать әсәрендә — шигырьдә, драмада, картинада, җырда, симфониядә — бөтен әсәрнең әһәмиятен бозмыйча бер юлын да, бер сценаны да, бер фигураны да, бер тактны да урыныннан алып икенче урынга куярга ярамый», ди Лев Толстой.
109
Бер-берсенә чиктәш сәнгатьләр художникка бик катлаулы иҗади эзләнүләрендә әһәмиятле, кирәкле бик күп нәрсәләрне алдан белдерүләре мөмкин. Живописьта, скульптурада, архитектурада композиция әдәбиятка караганда күп өлеш күзгә күренә, һәм күп өлеш ачыграк беленә. Мин осталарыбыздан берсенең скульптурада композиция турындагы ун кагыйдәсен укып чыктым. Ул кагыйдәләр иҗат практикасыннан килеп төзелгәннәр һә.м шуңа күрә бик кыйммәтлеләр. Язучы ул кагыйдәләрдә үзенең сәнгате өчен сабак булырлык бик күп нәрсәне, чынлап уйлану бик файдалы булган бик куп нәрсәне күрер. Композицион үзәк, икенчел нәрсәләрнең төп нәрсәгә буйсынуы, күләм, ритм, контрастның ярашулары, туры килүләрнең очраклылыгы һәм закончалыгы (ә без бу өлкәдә әле гаҗәп күп ялгышабыз бит!) масштабны билгели белү — менә болар барсы да билгеле күләмдә әдәбият әсәрләренә дә хас бит.
Төрле-төрле сәнгатьләрнең специфик үзенчәлекләрен кыю рәвештә чагыштырып карау һәрбер сәнгатьнең үзенчәлеген аерым-аерым ачу өчен бик нык ярдәм итә. Чиктәш сәнгатьләрнең спецификасын белү Пушкинга, Гогольгә, Толстойга, Ролланга, Фейхтвангерга «Моцарт белән Сальери», «Портрет», «Крейцер сонатасы», «Жан-Кристоф», «Бетховенның тормышы», «Гойя» кебек әсәрләрне иҗат итү генә түгел, бәлки үзләренең әсәрләрендә гомумән композиция осталыгын тирән аңлауларын да күрсәтергә мөмкинлек биргән. Шуңа күрә дә, «Сугыш һәм солых»ны укыганда без бөек живописецның даһи полотносын күргәндәй яки даһи композиторның куәтле симфониясен ишеткәндәй булабыз.
Композиция мәсьәләләре — алар язучының бик катлаулы иҗат хезмәтенең бары тик бер генә ягы әле. Пластик сәнгатьләр эстетикасында бер үк күләмдә әдәбиятка да кагыла торган бик куп гомуми һәм специфик проблемалар бар. Алар барысы да катлаулылыклары белән язучыны куркытмаска, бәлки шатландырырга тиешләр, чөнки алар барысы да без хыял иткән һәм хыял итмичә кала алмаган нәрсәгә — осталыкны үзләштерергә ярдәм итәләр. Сәнгатьнең чиктәш төрләренең спецификасын белү ул язучыга үзенең хезмәтенең спецификасына тирәнрәк төшенергә ярдәм итә.
Билгеле, сәнгатьләрнең төрле төрләренең бер-берсенә тәэсире үзара нык бәйләнештә барырга тиеш. Музыка да, театр да, живопись яки скульптура да әдәбиятның җанлы тәэсиреннән башка, әдәбиятның рухландыргыч йогынтысыннан башка яши алмый. Ләкин әдипләр «үзләренчә бер хәлдә» иҗат итәләр. Әдәбият арадашлыкның иң универсаль коралына — сүзгә ия. Әдәбият барлык чиктәш сәнгатьләрнең тәнкыйтьчесе дә бит. һәрбер язучыдан сынлы сәнгать турында Гете кебек, музыка турында Толстой яки Роллан кебек фикер йөртүне таләп итәргә ярамаса да, һәрбер язучы бу мәсьәләдә җитәрлек эрудициягә ия булырга тиеш. Мин язучыларның, музыкантларның, художникларның иҗади үзара аралашуларына илтә торган барлык юлларны сынап карарга кирәк дип уйлыйм. Сәнгатьләрнең үзара бәйләнешләре мәсьә-ләләрен сәнгатьне өйрәнүнең аерым бер өлкәсе итеп аерып алу; әдәбият һәм сәнгать эшчеләре өчен һәркемгә иҗади киң трибуна булырлык гомуми теоретик журнал оештыру, уртак съездлар һәм киңәшмәләр үткәрү һ. б. ш. нәрсәләр турында уйлап карарга кирәк.
Менә бу әдәбиятыбызга һәм сәнгатебезгә совет халкы көтә торган уңышларга ирешергә ярдәм итәр.
110
ЯЗУЧЫНЫҢ ИЛЛЕ ЕЛЛЫК БӘЙРӘМ КИЧӘСЕНДӘ СӨЙЛӘГӘН РЕЧЕ'
адерле иптәшләр!
Иң элек минем шуны әйтәсем килә: монда иптәшләр совет әдәбиятына минем нәрсә бирүем турында сөйләделәр, ә .минем үз чиратымда минем нәрсә алуым турында сөйлисем килә.
Мин совет эпохасы алдым. Бу уйнап әйтелгән буш сүз түгел. Бу сүзләрне без аңлыйбыз һәм бу сүзләрнең мәгънәсенә без бик төшенәбез. чөнки революциягә кадәрге үткәй тормышыбызны без бик яхшы хәтерлибез. Үз заманы турында ачыну белән
Читен тормыш! Капиталга чукынмасаң, Хәзрәтендә тезләр чүгеп укынмасан, —
дип язган халык шагыйребез Габдулла Тукайның язмышын без бик яхшы хәтерлибез. Тукай тезләнергә теләмәде һәм бик яшьлп, нибарысы егерме җиде яшендә, самодержавиегә каршы тигезсез көрәштә һәлак булды. Бу яктан алганда, Тукай ялгыз түгел ул. Владимир Ильич «Капитализм эшчеләр һәм хезмәт иясе крестьяннар арасындагы бик күп талантларны буды, бастырды һәм җимереп килде. Бу талантлар мохтаҗлык, хәерчелек, кеше шәхесен мәсхәрә итү аркасында һәлак булалар иде»3 4 дигән иде, менә Тукай шул исәпсез-хисапсыз халык талантларының язмышын уртаклашты гына.
Революциябезнең тылсымлы көче аңарчы капиталистик хокуксызлык басымы астында изелеп яткан барлык иҗат көчләрен азат итте. Социаль тигезсезлекнең һәм табигатьнең сукыр көчләренең мәңге- мәңге корбаны булып килгән кеше революциядән соң бөтен баһадир буена күтәрелеп басты һәм үз язмышына үзе хуҗа булды. Иҗат итү кешеләр өчен төп тормыш стимулына әйләнде. Капиталистик конкуренциянең бүре законнары урынына халык массаларының ирекле иҗаты үсеше урнашты.
Шунысы характерлы, буржуаз әдәбиятның иң көчле, нң кыю фантасты Герберт Уэлс безнең илебезне электрификацияләү буенча төзегән беренче планнарыбызның тормышка ашуына ышанмады һәм Владимир Ильичны «Кремль хыялчысы» дип атады. Ә аннан соң ни булды? Совет халкы үзенең партиясе юлбашчылыгында электрификацияләүнең беренче билгеләнгән планнарын күптән инде узып китте. Ул беренче башлангыч планны 17 тапкыр арттырып үтәде, ә коммунизмның бөек төзелешләре салынып беткәндә инде ул план 50 тапкыр арттырып үтәләчәк! Буржуаз язучы нигә шул тикле нык ялгышкан соң? Уэлс—капиталистик җәмгыять вәкиле, ул бөтен буржуаз җәм-гыятьнең чикләнүеннән һәм буржуаз фикерләү хәерчелегеннән алга атлап үтә алмаган.
Мин капиталистик илдә яшәмәвем белән бәхетлемен, «Мин — Советлар Союзы гражданины» булуым белән, Ленинның һич сүнмәс, бөек һәм онытылмас исеме балкый торган илдә яшәвем белән бәхетлемен, мин шуның белән горурланам!
Ватаным мине тарихи яктан сыналган алдынгы революцион теория белән коралландырды. Бик күпләр арып һәм гаҗизләнеп егылган
3 1953 елның 11 мартында Әхмәт Фәйзинең тууына 50 ел тулуга багышлап Казанда Мәгариф эшчеләре йортында юбилей кичәсе үткәрелде. Әхмәт Фәйзи бу речен менә шул кичәдә сөйләгән идс-.
4 В. И. Лени н, Әсәрләр, 30 т., 58 бит, Татарстан китап нәшрияты, 1962 ел.
К
заманда, капитализм хөкем сөргән караңгы заманда Тукаебызга шушындый компассыз капшанып бару никадәрле кыен булганын мин бик ачык күз алдыма китерәм! Халыкка нык ышануы гына, халык белән аерылмас бәйләнештә булуы гына Тукайга ярдәм иткән.
Менә боларның барысының да мәгънәсенә төшенгәч һәм үзеңнең нәрсә биргәнеңне һәм нәрсә алганыңны исәпләп карагач, үзеңнең эпохаң алдында, Ватаның алдында, үзебезнең Коммунистлар партиябез алдында, халык алдында чиксез бурычлы икәнеңне аңлыйсың. Безнең искиткеч гүзәл тормышыбызны бөтен тулылыгында, бөтен тирәнлегендә, бөтен матурлыгында бик дәртләнеп сурәтлисе, алай гына да түгел, бу турыда җырлыйсы килә. Минем, мәсәлән, яза башлаган романымны Коммунистлар партиясенең сыналган юлбашчылыгында, бөек рус халкы белән бергә тарихи җиңүләргә ирешкән татар халкының зур бер эпопеясына, ягъни безнең көннәр эпопеясына әйләндерәсем килә. Мин шул ук вакытта эпохабызның иҗатчы кешесе образын иҗат итүне үземнең төп бурычым саныйм. Шушы иҗат кешесенә, аның эшенә комачаулый торган бар нәрсәгә дә каршы осталыгымның барлык чаралары белән көрәшүне мин шул эшем белән тыгыз бәйләнештә булырга тиеш дип саныйм. Иҗат кешесе өчен көрәшү белән бергә, без, язучылар, мещанлыкка каршы да аяусыз көрәшергә тиешбез. Без халыкара сугышчан мещанлыкка, сугыш уты кабызырга азапланучы һәртөрле әшәке җаннарга карата уяу булырга тиешбез. Без шулай ук үз илебездәге яшеренеп яткан эчке мещанлыкка карата уяу торырга тиешбез. Безнең өчен тегеләре дә, болары да бертигез куркыныч һәм без — язучылар аларның битлекләрен ертырга, аларны фаш итәргә, сатира һәм сугышчан публицистика белән аларны яндырып бетерергә тиешбез.
Иптәшләр!
Миңа күрсәткән бу зур хөрмәтегез һәм игътибарыгыз мине бик әсәрләндерде. Дуслык белән һәм кечкенә генә хезмәтемне тәкъдир итү белән сугарылган сүзләрегезне барысын да мин эпохабызга, мине тәрбияләп үстергән Ватаныбыз һәм данлыклы Коммунистлар партиябезгә, халкыбызга, һәм, ниһаять, мине совет язучысы булу дәрәҗәсенә җиткергән совет язучылары коллективына юнәлдерелгән сүзләр саныйм.
Яшәсен безне җиңүләрдән җиңүләргә илтүче данлыклы Коммунистлар партиясе, Ленин партиясе!
Коммунизм дигән бөек исемгә тупланган барлык иҗади фикерләре- безнең тантанасына, алга!