ХЕЗМӘТ РОМАНТИКАСЫ
артия һәм хөкүмәт җитәкче-
ләренең әдәбият һәм сәнгать
эшлеклеләре белән очрашулары
вакытында сөйләшүнең бөтен
үткенлеге бу юлы абстракционист-
ларга һәм формалистларга каршы
юнәлтелгән иде. Бу уңай белән,
кайберәүләрнең, мәсьәләне аңлап
җитмәгән яки ваемсызрак кешеләрнең
гаҗәпләнеп җилкәләрен җыерулары да
бик ихтимал: гафу итегез, янәсе,
абстракциейистл арга һәм аларның
шул гарип әсәрләренә шундый зур
игътибар бирергә, аларга шулкадәр зур
күсәк күтәрергә кирәкме икән?
Кечерәк кенә бер төркемчек инде алар.
Шуның өсте- нә, безнең әдәбиятка
алар чире йокмаган. Язучылардан
берәүнең дә моңарчы үзенә ярдәмгә
ишәк яки .маймыл чакырганы юк.
Безнең әдипләребез, аллага шөкер дип
әйткәндәй, хәзергә аяклары белән тү-
гел, бәлки куллары белән язалар...
Болай уйлау, әлбәттә, беркатлылык
һәм ваемсызлык булыр иде.
Сүз, ахыр чиктә, кыек юлга баскан
шул ялгызаклар иҗаты турында гына
бармый бит. Тормышны күзәтеп барган
һәркем искәрә торгандыр: безгә кайбер
шәһәр яшьләре арасында мораль
йөгәнсезлек, хезмәт кешесенә хас
булмаган бозык кыланышлар,
эстрадада, биюләрдә кыргыйларча
боргалану һәм башка шундый
тәрбиясезлек, әдәпсезлек- ләр күрергә
туры килмимени? Буржуаз
Көнбатышның яман тәэсире әрсез һәм
оятсыз.рәвештә тормышыбызның
V Татарстан язучылармныц V съездында сөйләү өчен әзерләнгән иде.
башка өлкәләренә дә килеп кысыла.
Димәк, шулай булгач, безнең илдә
урнашып килә торган коммунистик
гадәтләргә чит булган бозык
юнәлешләрнең тормышыбызга үтеп
керүе, әдәбият һәм сәнгатьтә
социалистик реализм принцип-
ларыннан тайпылу күренешләре бездә
искәртү сигналы булып яңгырамый
хәле юк.
Шушы уңай белән мин, абстракт
рәсем сәнгатенең төрле шәһәрләрдә
күргән барлык әсәрләрен яңадан искә
төшереп, күз алдыма китереп карадым.
Ләкин алар турында ашык-пошык һәм
берьяклы хөкем чыгарудан никадәр
сакланырга, аларның идея һәм
художество кыйммәтенә бәя биргәндә
никадәр генә гадел булырга тырышсам
да андый әсәрләр миндә эстетик рәхәт-
ләнү хисе тудыра алмадылар. Ки-
ресенчә, күңелдә канәгатьсезлек
уяттылар, кайберләре хәтта нәфрәт
кузгаттылар.
Бервакыт мин үзебезнең республика
районнарының берсендә коточкыч бер
күренешкә тап булган идем. Ямь-яшел
кырлар һәм чәчәкле болыннар белән
янәшә бер генә дә яшел яфрак әсәре
калмаган, яп- ялангач, шыксыз бер
урман буена килеп чыктык. Якынрак
килеп карасак, бу агачлыкны урман
көясе шундый хәлгә төшергән,
урманның яшел киемен, актык
яфрагына кадәр, шул корткыч ашап
бетергән икән.
П
gs 131
Совет кешеләренең бай рухн тор-
мышы һәм безнең чынбарлыгыбыз
фоны мд а а бстра кционистл ар ны и
«әсәрләре» дә, Көнбатыштан кергән,
безгә ятышмый торган шыксыз
гадәтләр дә шундый ук чиркандыргыч
кара тап, котсызландырылган үле
урман кебек тәэсир итә.
Без булган районның җитәкчеләре
урман корткычларына каршы
профилактик чара күргәннәр, көя
басуларга ябырылмасын өчен, урман
әйләнәсен трактор белән сөрдереп
ташлаганнар иде. Минемчә, буржуаз
Көнбатышның зарарлы йогынтысына
каршы да шулайрак эш итәргә кирәк
була торгандыр.
Без барыбыз да героик заманыбызга,
чордашларыбызның данлы хезмәтенә
лаеклы яхшы әсәрләр иҗат итәргә
омтылабыз. Әгәр дә без
әдәбиятыбызның үзәк юлыннан барсак,
бу максатка, әлбәттә, тизрәк ирешергә
мөмкин булыр иде. Үзәк юл дигәнебез,
мәгълүм булганча, тормышның төп
проблемалары, төп мәсьәләләре
аркылы уза.
Минем уемча, хезмәт кешесенең
кешене иң югары баскычка күтәрүче иң
кадерле гуманистик омтылышлары, иң
асыл кешелек сыйфатлары һәм иҗади
мөмкинлекләре барыннан да элек
тулырак һәм соклангычрак булып
хезмәт процессында ачыла. Безнең күп
милләтле әдәбиятыбызның иң яхшы
әсәрләре шуны раслыйлар.
Мин, мәсәлән, авыл тормышы ту-
рында, бөтен кешелек дөньясының
тамагын туйдырып, аш атып-эчертүче
авыл хезмәт ияләренең эшчән
тормышы, алариың уйлары, хыяллары,
омтылышлары турында язарга яратам.
Кайберәүләрнең моңа каршы: шулай
булуы бер дә гаҗәп түгел, диюләре
мөмкин. Чөнки, диярләр иде алар, авыл
турында язу җиңелрәк тә, кызыграк та.
Ничек дигән сорау куйсаң, болан: ки-
тап өчен кирәк булган «ярдәмче ма-
териал» язучының һәрвакыт кул
астында: «лирик» пейзаж дисеңме анда,
төрле легендалар, сөйләкләр, милли
колорит һәм башкалар дисеңме... Юк,
төп сәбәп тирәнрәк ята. Хәзер, атом һәм
кибернетика saманында бу сүзләр
бәлки сәеррәк яңгырый торгандыр.
Ләкин мин кешелекнең бу иң борынгы
һөнәрен, игенче хезмәтен тирән
ихтирамга лаеклы, иң изге һөнәрләрнең
берсе дип саныйм. Шунлыктан колхоз
авылы һәм аның кешеләре, игенчеләр
белән терлекчеләрнең бу мактаулы,
игелекле һәм бәрәкәтле хезмәтләре
турыңда начар әйбер укыйсы килми. Бу
турыда аинан-моннан гына язылган
чиле-пешле әсәрләр үзеннән-үзе
канәгатьсезлек тойгысы тудыра.
Колхоз кешеләренең тормышы һәм
эшчәнлеге турында безнең чын мә-
хәббәт белән, талантлы итеп һәм ти-
рәнтен белеп язылган күп кенә ки-
тапларыбыз бар. Бу урында мин Фатих
Хөсни, Әмирхан Еники, Гариф Галиев,
Аяз Гыйләҗев, Рафаэль
Төхфәтуллинның күренекле повесть
һәм хикәяләрен генә булса да атап узар
идем.
Ләкин кайбер әсәрләрдә, бигрәк тә
газета һәм журнал очеркларында, бу
изге һөнәр һәм колхозчының тормышы
чамадан тыш түбәнәйте- леп бирелә.
Соңгы елларда сыер савучылар
белән көтүчеләр, гомумән терлекче-
лектә эшләүчеләр турында күп языла.
Белгәнебезчә, терлекче һөнәре бик
мактаулы һөнәр. Ләкин шул ук вакытта
ул бик кыен һәм катлаулы да. Бу хезмәт
күп көч куюны сорый. Анда кыюлык
та, түземлелек тә кирәк, нык ихтыярлы
булу да таләп ителә. Терлекчеләр
арасында хәзер урта, хәтта югары
белемле, зур тормыш тәҗрибәсе
туплаган, үзенең намуслы хезмәте
белән ихтирам казанган кешеләр дә
байтак кына.
Шулай да, кызганычка каршы,
безнең күп кенә хикәяләребездә,
очеркларыбызда, җырларыбызда алар
шактый ук тар карашлы, примитив
кешеләр булып гәүдәләнәләр. Алариың
тормыш белән кызыксынулары да,
төрле кешелек сыйфатлары да бик
чикле булып чыга, уйлары һәм
хыяллары да, күбесенчә, шул ук сыер
яисә бозау абзарларыннан арырак китә
алмый. Шуның өс- тенэ, кайбер
авторлар үз геройларын шундый
үзенчәлекле «хуш исләр» белән
«бизәп», шундый нату-
132
ралистнк күренешләр белән «баетып»
бирәләр ки, шуннан соң син инде ҮЛ
тирәләрне нинди генә тәти сүзләр белән
ялтыратырга тырышма, алар барыбер
.матурлык хисе тудыра алмыйлар. Юк,
тирес исе якп шуңа охшашлы
нәрсәләрнең мо- ңарчы” беркайчан да
күңелләрдә нинди дә булса изге
теләкләр, яхшы уйлар тудырганы юк
әле. Язучы кешегә күренешнең тышкы
ягын күрү белән генә чикләнмәскә,
хәтта андый урыннарда да үзен
художник итеп, кешеләргә матурлык,
нәфислек, яхшылык үрнәкләрен ачып
бирүче, яки явызлыкның тамырын
корытучы итеп хис кылырга кирәк.
Билгеле, андый натуралистик алым
белән язылган әсәрләр укучының
игътибарын җәлеп итә алмыйлар.
Чөнки андый китаплар нә ма-
выктыргыч якты хыяллар кузгата
алмый, нә жаның-тәнең белән бирелеп
тотынырлык зур эшләргә рух-
ландырмый. Андый әсәрләрдән үзеңә
үрнәк булырлык, көчләр сынашырлык
яисә чын-чыннан көнләшерлек көчле
образ да таба алмыйсың.
Укучы әдәби китаптан аран яки
тиреснең ыичек аңкуы яки терлек
азыгының ничек әзерләнүе турында
язганны көтми бит. Юк. Ул аларны
бездән башка да бик яхшы белә, чөнки
болар аның көн саен күз алдында. Ул
безнең китапларыбыз ярдәмендә үзе
күргәннәрдән чете- реклерәк,
катлаулырак, бөегрәк нәрсәләр
турында белергә, күрергә яисә хис
итәргә тели. Безнең китапларыбыз аңа
тормышның тышкы ягында ялтырап
ятмаган, гади күзгә бәлки бөтенләй үк
күренеп тә җитмәгән, әмма барлыгы,
шулай булырга тиешлеге сиземләнә
торган эчке матурлыкларын ачып
бирсен. Әгәр без эш турында язабыз
икән, күрәсең, ул хезмәтнең күңелне
хушландыра, кешедә тирән
канәгатьләнү тойгысы тудыра, дәрт һәм
илһам өсти торган якларын сурәтләп
бирә белергә тиешбездер. Гомумән,
гади генә тормыш вакыйгаларын да ха-
лыкның бөек идеаллары, киләчәккә
юнәлгән якты уйлары үтәдән-үтә
яктыртып торырга тиеш. Чөнки ке-
шеләр коммунизмны корсак тулганчы
ашап, аннан соң җылы мич башында
изрәп яту өчен төземиләр бит. Без бу
хакта еш кына онытабыз, шуның
нәтиҗәсендә безнең геройларыбыз
канатсыз һәм кызыксыз булып туалар.
Юкса күз алдында бит: туган як
табигатен җанлы ител тасвирлаган,
бөтен дөньясы шигъри сиземләү белән
сугарылган, кешеләрнең тормышы һәм
хезмәте чын поэтик биеклектән торып
сурәтләнгән әсәрләр генә укучыны
чын-чыннан дулкынландыра, шулар
гына аның якты хисләрен кузгата,
батырлыкка рухландыра ала.
Галимҗан Ибраһимовның соклан-
гыч хикәяләреннән берсе — «Табигать
балалары» моннан 50 ел элек язылган.
Ләкин бу кечкенә әсәр үзенең
художество көче белән безнең
күңелләрне хәзер дә әсир итә әле.
Хикәянең көче шунда ки, анда хез-
мәтнең поэтик сурәтләнеше әсәрне
сүнмәс нур белән балкытып тора.
Хикәянең герое—гади авыл егете
Хафиз, сөйгән кызына өйләнү хо-
кукына ирешү өчен, авылның иң көчле
һәм атаклы печән чабучысы Кәрим
белән ярышка чыга. Художник бу
егетне печән чабуда алга чыгу өчен
барган ярышның иң кызган чагында,
тән һәм ихтыяр көченең иң киеренке
ноктасына менеп җиткән минутында,
димәк, гади, физик хезмәтнең рухи
ихтыяҗга, үзенә күрә бер ләззәткә
әверелгән вакытында күрсәтә. Егет,
үзенең ялкынлы мәхәббәте белән
канатланган хәлдә, Кәримне җиңүгә
барлык көчен, сәләтен, теләкләрен
туплый һәм җиңүче булып чыга.
Әйтерсең, бу минутта безнең күз
алдында ниндидер гаҗәеп бер тыл-
сымлы күренеш ачыла: кешенең башка
вакытта кайдадыр шунда читтәрәк,
күләгәдәрәк йокымсырап яткан иҗади
көче уянып чыга. Чәчәк таҗлары
иртәнге кояш нурында ачылып киткән
кебек, бу көч тә, күрәсең, бары тик сөел
башкара торган хезмәттә, кешенең
физик яки акыл көче, кысылып торган
пружинаның язылып китүе шикелле,
үзенә юл ачып шуннан рәхәт тапканда
гына, иҗади хезмәт белән ләззәтләнгән
мәлдә генә тулысынча ачылып китә
ала.
133
Бөек Горький безне хезмәтнең әнә
шул ягын, хәтта иң тупас эш тә иҗади
хезмәт дәрәҗәсенә күтәрелә торган
шул кадерле вакытны күрә белергә,
шуны тасвирлый белергә өнди иде,
Мим монда бер генә мисал китер-
дем. Билгеле булганча, хезмәтнең һәр
төренең үзенә хас мавыктыргыч
яклары, әгәр, шулай әйтергә яраса,
хисләрне изгеләндерә, рухландыра
торган яклары бар. Фән һәм техника
үсү белән совет кешесе хезмәтнең бик
күп яңа төрләрен үзләштерде, үзен
тагым да көчлерәк хис итә башлады.
Шофер юлда барганда рульне генә
боргалап утыра кебек. Юк, ул руль генә
борып утырмый, ерак араларны
якынайта. Очучы, куәтле һәм
тыңлаучан самолетын очцрган- да, үзен
чиксез-кырыйсыз һава океанын баш
идерүче, кыргый табигать стихиясен
җиңүче итеп сизә, бу хәл аның
күңелендә кыенлыкны җиңү куанычы,
кешеләргә һәм Ватанга зур шатлык һәм
файда китерә алуы белән горурлану
хисләре тудыра.
Кайберәүләрнең: монда сүз күбе-
сенчә интеллигент хезмәте турында
бара, бу хезмәттә билгеле эмоциянең
зур урын биләве бер дә гаҗәп түгел дип
әйтүләре бар. Ләкин иң гади, хәтта
тупас хезмәт тә кешедә канәгатьләнү
хисе, хәтта шатлык та тудырмыймыни?
Урам җыештыручы, төрле чүп-чар һәм
тузанны себергәндә, бу процессның
үзеннән, ихтимал, әлләни зур
канәгатьләнү сизмидер. Әмма үз
хезмәтенең кешеләргә бик кирәкле
булуын, аның хезмәте нәтиҗәсендә
әйләнә-тирәнең матурланып, чистарып
китүен, бүтәннәргә моның бик ошавын
күреп тору аңа күңелле түгелмени?!
Классикларыбызяың шушы әйбәт
традициясен — хезмәт кешеләренең
эшчәнлегеи, аның поэтик асылын
язучы күзе белән күрә һәм сурәтли
белүне безнең иң яхшы әдипләребез
хәзер дә дәвам иттерәләр.
Беренче карашка, мәсәлән, төнге
трактор тавышыннан нинди мәгънә
табарга, аннан күңел тибрәтерлек нәрсә
генә ишетергә мөмкин кебек.
Чынлыкта исә күп нәрсә ишетергә була
икән. Ләкин моның өчен әдип кешегә
язучы булып күрергә генә түгел, бәлки
язучы буларак ишетә дә белергә кирәк.
Рафаэль Төхфә- туллинныц «Таныш
гөрелте» исемле хикәясендә, мәсәлән,
шундый күренеш бар. Әсәрнең герое
Гөлфия, кичен кул эшем алып,
кроватьта яткан кечкенә улы янына
килеп утыра. Аның күңеле борчулы, ул
басудан ире кайтканны көтә. Ә басуда
трактор гөрелтесе әле ерагая, әле якы-
ная. Шул вакыт Гөлфия бернәрсә сизә:
аның дулкынлануы Заһит
кайтмаганнан гына түгел икән бит,, юк,
аны мотор тавышы борчый икән. Әйе,
тракторның шулай бер көй белән
гөрелдәве, анда истәлекләр уята, бер үк
вакытта күңелле дә, ямансу да булган
уйлар аның күңел кылларын тибрәтеп
уза. Аңа ямансу, чөнки әле күптән
түгел генә аңа башыннан кайбер
кичерешләр уздырырга, аннан соң
тракторын ташларга туры килгән.
Аннан буфетта эшләвем үтенгәннәр. Ә
буфетта аңа бик тар икәи: анда тын
алырга да, борылырга да урын юк.
Тракторчы кеше киң басуларда
эшләргә, күкрәген тутырып суларга
күнеккән бит ул. Гөлфия түзә алмый,
төнлә ире янына басуга барып,
тракторчы булып эшләргә тотына.
Бары шуннан соң гына аның күңеле
тынычлана.
Кешеләрнең коллектив хезмәттә
чыныгып үсүе, иҗади эштә рухи
матурлыклары ачылу Гариф Аху-
новның «Хәзинә» романында, Мәсгут
Шарифуллин хикәяләрендә һәм күп
кенә башка әсәрләрдә дә истә калырлык
һәм укучыга йогынты ясарлык итеп
сурәтләнә. Аларда бер фикер матур
булып гәүдәләнә: җан сөйгән хезмәт
кешене яхшырта, аның күңелен
сафландыра, үз-үзенә ихтирамын
көчәйтә, кешегә вакчыллыктан һәм
эгоизмнан азат булырга ярдәм итә.
Гади хезмәт кешеләренең бер-
берсенә җылы, самими мөнәсәбәте,
алар арасындагы дуслык хисләре нең
һәм мәхәббәтнең чынлыгы, эчкерсез
сафлыгы, бу мөнәсәбәтләрдә
мещаннарга хас кәперенүгә һәм
ясалмалыкка урын калмау, минем
фикеремчә, хезмәт һавасының
•134
шифалы йогынтысы тәэсирендә бар-
лыкка килә булса кирәк.
Бу хәл Р. Төхфәтуллшшың «Җәйге
челләдә» хикәясендә дә матур бер
күренеш булып чагылып китә.
Хөббениса карчык үзе ярыйсы ук
мыжылдык кеше. Иренең көне-төне
колхоз эшендә йөреп үз сыерларына
печән әзерләмәве аның эчең пошыра,
тынычлыгын боза, ачуын китерә. Әмма
картының шул ук колхоз эшенә барыр
вакыты җиткәч, соңга калмагае дип,
карчык үзе үк борчыла башлый. Инде
Фазылҗанны озатып калганда аңа
бөтенләй рәхәт булып китә. Чөнки
Фазылҗан картның эш белән юаиа
белүе, ачу сакламавы, иркен күңелле
булуы аның үзенең дә күңелен
хушланды- рып җибәрә.
Әгәр хезмәт кешесе үз эшен һәйбәт
тә, нык та итеп кенә түгел, шуның
өстенә пөхтә дә, матур да итеп башкара
икән, моны ул бригадир, председатель
яки мастер кушканга гына алай
эшләми, күңеле шулай кушканга эшли.
Тракторчы үзенең тракторын мөм-
кин булган кадәр туры сызыктан,
буразналар һәм рәт аралары тигез,
матур булырлык итеп йөртергә ты-
рыша. Бу бер дә сентиментальлек
түгел, һич! Тракторчы шытымнар тигез
чыгарлык булсын, аларга азык та, дым
да, кояш җылысы да тигез эләгерлек
булсын дип шулай тырыша. Ләкин,
шул ук вакытта, ул үзе чәчкән иген
яшелләнеп үсә башлагач, башкаларның
аның эшенә карап соклануларын да
тели, йортны салып бетергәннән соң
төзүче аңа карап торудан үзенә бер рә-
хәтлек таба. Үзе үстергән бакчаның
ямь-яшел булып күкрәп үсүе яки
җимеш бирүе бакчачыга эстетик ләззәт
бир ми .мени?
Эш кешесенең хезмәткә эстетик
мөнәсәбәте әнә шунда чагыла да инде.
Үз хезмәте белән кешеләр тормышын
матурларга, бизәргә омтылу— хезмәт
кешесенең борын-бо- рыннан килә
торган матур хыялы. Бу турыда
дөньяның иң танылган әдипләре һәм
рәсемчеләре мәңге кыйммәтен
югалтмаслык соклангыч әсәрләр иҗат
итеп калдырдылар. Безнең илебезнең
дусы Ромэн Рол- лайның «Кола
Брюпьон» исемле китабын искә
төшерегез. Проза белән язылган бу
шигъри әсәрдә француз крестьянының
гади агачтан искиткеч нәфис әйберләр
ясый алуы һәм матурлыкны кайбер
укымышлы кешеләрдәй тирәнрәк,
аңлавы тасвир ителә.
КПСС Программасында комму-
нистик җәмгыятьтә хезмәт зарури-
лыктан чын иҗат эшенә һәм шатлык
чыганагына әвереләчәк дип әйтелә.
Илебезнең бик күп алдынгы кешеләре,
меңнәрчә коммунистик хезмәт
коллективлары өчен сөекле Ватан
хакына, коммунизм тантанасы хакына
җәмгыятьтә үзеңнең хезмәтең белән
катнашу хәзер үк инде намус эшеңә,
үзенә бертөрле рухи ихтыяҗга әйләнде.
Хезмәткә мөнәсәбәт безнең көннәрдә
үк инде билгеле бер күләмдә кешенең
мораль сыйфатларың билгели торган
бер үлчәүсы- ман булып хезмәт итә.
Бик гадиләштереп әйткәндә, күбесенчә,
әйбәт кеше яхшы эшли, ә начары —
начар эшли дияргә була.
Әсәрләребезне хезмәт пафосы,
хезмәт поэзиясе белән сугару кирәклеге
турында сөйлим икән, аңа карап мин
һич тә әдәби геройларның тормышың
хезмәт пафосы белән генә чикләргә,
дигән карашта тормыйм. Бу бердәнбер
юл түгел, һич юк. Социалистик реализм
методының мөмкинлекләре бик күп
төрле. Шуның өстенә, әдәби иҗатта
теге яисә бу алымны куллану, фокус
үзәгенә тормышның теге ягын яисә бу
ягын алу, ул, барыннан да элек,
язучының дөньяны тану үзенчәлегенә,
аңың иҗат алымына карап йөри.
Кайбер язучыларның, мәсәлән, хез-
мәтнең үзен бер урында да күрсәтмичә
дә эш кешесенең образын бик катлаулы
һәм тулы канлы итеп бирергә осталыгы
җитәргә мөмкин. Киресенчә булуы да
бик ихтимал. Әмма миңа калса,
замандашыбызның характерын
тулырак ачу өчен, бу, минемчә, иң
ышанычлы ачкычларның берсе кебек.
Безнең заман әдипләренең талант көче
һәм осталыгы да, миңем уемча, гадәти
күренешләрнең матурлыгын күрә белү-
дә, замандашларның яңа сыйфатларың
аларның көндәлек эшчәнлеген-
кэн таба алуда тулырак ачылыр нде.
Безнең күп милләтле совет әдә-
биятының иң яхшы әсәрләре тор-
мышны артык җирләштереп, «тор-
мышча» булсын өчен вагы-төяге,
ыбыр-чыбыры белән күрсәтү худо-
жество фәкыйрьлегенә китерә дигән
фикерне күп төрле мисаллар белән
раслый. Минемчә, әдәби әсәр иҗат
итүчегә көндәлек вак-төяктән өскә- рәк
күтәрелергә кирәк. Ләкин бу әле мин
тормышны ялтыратып, шомартып
күрсәтүне яклыйм дигән сүз түгел, һич
юк! Болар икесе ике нәрсә. Тормышны
романтик күтәренкелектә сурәтләү
әсәрләрнең төссез, күңелсез, канатсыз
булуыннан котылырга ярдәм итәр,
аларга пафос һәм дәрт өстәр, югарырак
баскычка күтәрер.
Халык әйткәнчә, кеше югарыга таба
үрелгән саен үсәрәк төшә, ди бит.