ЕГЕРМЕНЧЕ ЕЛЛАРДА ТАТАР СОВЕТ ФОЛЬКЛОРИСТИКАСЫ
алкыбызның поэтик иҗатын
тикшерү юлында фольклор
әсәрләрен җыю һәм бастырып
чыгаруның фәнни-иҗти- магый
әһәмияте гаять зур. X. Яр- минең һәм Н.
Исәнбәтнең махсус тикшеренүләре
нәтиҗәсендә без татар фольклорын
туплау һәм өйрәнү тарихын шактый
тулы күз алдына китерә алабыз. Ләкин
бу өлкәдә җитәрлек яктыртылмаган,
ачыкланмаган яклар да байтак әле.
Шундыйларның берсе итеп, татар
фольклористикасының беренче
адымнарын, ягъни 20 иче елларда татар
совет фольклористикасының торышы
турындагы мәсьәләне күрсәтергә кирәк.
Татар фольклорын туплау һәм өйрәнү
турында сүз барганда, без, совет чорына
җиткәч, бик хаклы рәвештә: — Бөек
Октябрь социалистик революциясе, бер
яктан, халык иҗатының чын-чынлап
чәчәк атуына шартлар тудырса, икенче
яктан, аны өйрәнү-тикшерү өчен бөтен
мөмкинлекләрне бирде, — дибез.
Ләкин бу фикернең дөреслеген
дәлилләү өчен башлангыч чордан (20
нче еллардан) җитәрлек һәм
ышандыргыч мисаллар китерә, ал-
мыйбыз, ә бары тик 30 нчы еллар
уртасыннан (язучыларның 1 нче
съездыннан соң) башланып киткән
гомуми хәрәкәт турында сөйләргә
керешәбез. Дөрес, Октябрьдан алып 30
нчы елларга хәтле булган арада Хуҗа
Бәдигыйның мәкаль һәм бәет
җыентыклары, М. А. Васильевның
әкиятләр китабы чыгуын һәм газета-
журнал битләрендә (башлыча «Безнең
юл» журналында) фольклор темасына
нке-өч мәкалә басылуың гына зур
казаныш дип булмый.
Шуны да истә тотарга кирәк, X.
Бәдигый җыентыклары — Октябрьга
кадәр үк инде дөнья күргән
китапларның яңартылган басмалары
гына, М. А. Васильев китабы совет
чорында басылып чыкса да. аңа
Октябрьга чаклы (1912—1916 елларда)
язып алынган текстлар гына тупланган.
Димәк, төгәллек саклаганда, ул
хезмәтләр татар совет
фольклористикасының казанышы дип
санала алмыйлар.
Шушындый күренешне күз алдында
тотып булса кирәк, Н. Исәнбәт,
мәсәлән, мәкальләрне туплау һәм
өйрәнү тарихын язганда, бу еллар
турында болай ди:
«Революциядән соң мәкальләр җыю
һәм- бастыру эшендә җитди бер хәрәкәт
күренми. Моны элекке мәкальчеләрдән
саналган Хуҗа Бәдигъ, Хәсән Гали
хезмәтләреннән дә күреп була: Бәдигъ
элекке җыентыгының күләмен тагын да
киметеп бастыра. Хәсән Галигә килсәк,
аның хезмәте тагын да гыйбрәтле:
революциягәчә ул мәкальләр җыю һәм
аларны системага салу өстендә күп
еллар эшләгән кеше булып, аңардан зур
хезмәт көтел
Х
140
гәндә, 1941 иче елда ул баягы кечкенә
җыентыгын бирә» ’.
Татар совет фольклористикасының
башлангыч дәверендә эшләрнең
торышы чынлап та шулай булдымы
икән? Алдан ук әйтергә кирәк, һич алай
түгел. Матбугатта басылган .хезмәтләр
генә бу чордагы эшләрне бик ярлы һәм
сай характерлыйлар. Чөнки 20 нче ел-
ларда ук инде халкыбызның поэтик
әсәрләрен туплау һәм өйрәнү
юнәлешендә кызыклы һәм әһәмиятле
эшләр эшләнгән.
Мәсәлән, 1920 елда Татарстан
Мәгариф Халык Комиссариаты
каршында Гыйльми Үзәк (Академ-
центр) оештырыла. Татар халкының
тарихын, этнографиясен, телен,
сәнгатен өйрәнү, аның культура- белем
дәрәҗәсен үстерү юнәлешендә үз
заманы өчен мөһим эшләр башкара ул
Гыйльми Үзәк. 1925 елда Галимҗан
Ибраһимов җитәкчелек итә башлагач,
Гыйльми Үзәкнең эшләре тагын да
җанланыбрак китә. 1925—1926 елларда
Гыйльми Үзәк каршында татар
халкының рухи хәзинәсен туплау һәм
өйрәнү максаты белән махсус бер
комиссия — «Халык әдәбиятын эшләү
комиссиясе» төзелү моны бик ачык
күрсәтә.
Бу комиссия зур күтәренкелек һәм
киң колач белән татар халык иҗаты
әсәрләрен җыю, аларны бастырып
чыгару эшенә керешә. 1926 елда
«Фольклор һәм халык әдәбиятын җыю
өчен кулланма» төзелеп таратыла.
(Төзүчеләре: Г. Рәхим һәм М. А.
Васильев). Озак та үтми Гыйльми
Үзәккә Татарстаннан һәм татарлар яши
торган башка республика һәм
өлкәләрдән материаллар килә башлый.
Бу эштә татар мәктәпләрендә тел-
әдәбият укытучылары һәм укучы
яшьләр аеруча актив катнаша.
Нәтиҗәдә, «Халык әдәбиятын эшләү
комиссиясе» кыска гына вакыт эчендә
фольклор материалларыннан зур гына
фонд туплый. Соңыннан Гыйльми Үзәк
бетерелгәч, тупланган ма-
! Н. Исәнбәт, Татар халык мәкальләре, I том.
Татарстан китап нәшрияты, 1959 ел, 238 бит.
терпалларның бер өлеше Татар Мә-
дәнияте Йорты һәм Татарстан дәү. ләт
музее аша Казан университетының Н.
И. Лобачевский исемендәге фәнни
китапханәсенә килеп керә Һәм Шәрык
(Көнчыгыш) секторындагы
кулъязмалар арасында урын ала.
Ул материалларның күпчелегең
җырлар, мәкальләр, бәетләр һәм' чәчмә
фольклор әсәрләре тәшкил итә. Шулар
арасында тезмә әсәр, ләрдән
«Зөлхәбирә», «Җиде кыз»,. «Калфак»,
«Чәй», «Габдерәуф», «Француз
сугышы» кебек бәетләр һәм шактый
күп санда төрле характердагы халык
җырлары бар. Чәчмә әсәрләрнең
байтагы шактый кызыклы сюжетка
корылган тылсым- лы-маҗаралы
әкиятләрдән гыйбарәт: «Җил арба»,
«Җыланчай», «Җиһанша патша»,
«Алпамша», «Яшел», «Биктимер
солдат» «Карт бур белән яшь бур» һ. б.
Кулъязмаларда шулай ук юмористик
һәм сатирик характердагы әкиятләрне
дә очратырга мөмкин.
Төрле кешеләр тарафыннан җи-
бәрелгән ул әсәрләрнең язылышы бер
дәрәҗәдә түгел, әлбәттә. Төрлелек
бигрәк тә чәчмә әсәрләрдә нык сизелә.
Арада, мәсәлән, әкият стиленә (сөйләм
теленә) якын итеп, төгәл итеп язылган
әкиятләр булган, кебек, стиле белән
халык әкиятләреннән ерак торган,
әдәбиләштереп (хикәя стиленә
охшатып) язылганнары да бар (мәсәлән,
Г_ Сәйманов әкиятләре). Кулъязма-
ларда шулай ук сай эчтәлекле яки
.сәнгать ягы йомшак булган әсәрләр дә
очраштыргалый. Әмма күпчелек
әсәрләр фәнни күзлектән өйрәнү өчен
игътибарга лаеклы. Аларнын.
беркадәресен сайлап алып, бүгенге
көндә дә җыентыкларда урнаштырырга
мөмкин.
Н. И. Лобачевский исемендәге ки-
тапханәнең Шәрык (Көнчыгыш)
секторында сакланган кайбер доку-
ментларга караганда, «Халык әдә-
биятын эшләү комиссиясе» фольклор
материалларын туплау беләк генә
чикләнмичә, аларны анык бер.
системага салып, бастыру юлларын һәм
фәнни яктан өйрәнү-тикшерү
юнәлешен дә билгеләгән. Комиссиянең
1928 елның 6 мартында үткә-
141
үрелгән киңәшмәсе нәкъ шул мәсьә-
ләләргә багышланган. Киңәшмәдә
катлашучылар (Г. Сәгъди, Н. На- диев,
Г. Рәхим, X. Гали, М. Гали, К. Сәгыйт
һәм М. Фазлуллин), үзара фикер
алышканнан соң, фольклор
материалларын җыю буенча махсус
карар да чыгаралар.
Карарны тормышка ашыру өчен
■комиссия членнары зур тырышлык
күрсәтәләр. Шул ук елның май
..азакларындагы бер утырышта ко-
миссия «Татарча фольклор мәҗмугасы
1 төзү турында проект-план» да кабул
иткән.
Проект-планда җыентыкның ха-
рактеры, күләме, бүлекләре, исеме, аңа
нинди шивәләрнең (диалектларның)
материаллары керүе, алармы эшләү
процессы һәм эшне рәсмиләштерү
турында бик ачык һәм тулы әйтелә.
«Татар фольклоры материалла-
рының мәҗмугасы» дип исемләнгән бу
җыентыкның'төзелеше турында,
мәсәлән, менә ничек диелә:
«Мәҗмуга ©ч җилдкә (томга — Э. К.
) аерылып, аларга түбәндәге төп
бүлекләр керер:
1. Көйле халык әдәбияты әсәрләре;
2. Халык әдәбиятының вак төрлә-
.ре һәм әдәбияттан булмаган фольклор
материаллары;
3. Көйсез халык, әдәбияты».
«Көйле халык әдәбияты» дигән
беренче җилдкә: «җырлар, бәетләр,
көйләр, такмаклар» кертелсә, «Көйсез
халык әдәбияты» дип исемләнгән
өченче җилд «әкиятләр, легенда һәм
риваятьләр, аяекдот-латифә- ләр»дән
торырга тиеш була.
Әлеге проекттан күренүенчә,
җыентыкның күләм ягы да шактый зур
итеп планлаштырыла: «Фольклор
мәҗмугасы өч җилдтән гыйбарәт
булып, һәрбер җилде 30 басма табактан,
барысы туксан табакка мөгаһәдә 6 7
төзелә». Мәҗмуганы бик кыска вакыт
эчендә дөньяга чыгару күздә тотыла:
«Өч җилднең иң соңгысын тапшыру
мөддәте8 1932 елның беренче
гыйнварена билгеләнә» -(кулъязма №
1579, XXII, 4—6 кгз.).
6 Мәҗмуга — җыентык.
7 Мөгаһәдә — договор.
8 Мөддәте — срок.
1 Җыентыкны чыгаруда комиссия тарафыннан әнә шундый ашыктыру чаралары күрелсә дә,
бу эш тоткарлана. X. Галинең мәкальләр җыентыгы (нибары 700 ләп мәкаль) тик 1941 елда гына
басылып чыга.
Комиссия «Халык әдәбияты сериясе
эшләү турында» да махсус проект төзи.
Проектта: «Халык әдәбияты үзенең
бөтен күләме белән дүрт тармакка
бүленеп эшләнергә тиеш:
I. Мәкальләр, мәсәлләр, кинаяләр,
үткер сүзләр һ. б.
II. Әкиятләр, хикәяләр һ. 6.
III. Җырлар, такмаклар, такмазалар
һ. б.
IV. Табышмаклар, яңлытмаклао һ.
б.», — диелә.
Әдәбият сериясенең һәркайсын үз
эчендә «бүлекчәләргә, бүлекчәләрне
бабларга бүлеп, бер системага салып
эшләргә», аңа «кискен рәвештә
гыйльми-фән әһеле сокланырлык
төрдә, гыйльми характер бирергә»
кирәклеге, ягъни җыентыкларның
«кереш бүлегендә әсәрләрнең тарихы
сөйләнеп, мөндәриҗә 4 ягыннан анализ
ясалып, әдәбият мәйданында тоткан
урыны күрсәтелергә», ә азакларында
«төрле күрсәткечләр булырга, файдала-
нучыларга төрле җиңеллекләр
эшләнергә» тиешлеге турында ачык
итеп языла (кулъязма № 1579 т., XXII, 8
кгз.).
Гаҗәп кызыклы һәм тирән эчтәлекле
бу планнарны комиссия членнары
декларатив бер нәрсә итеп түгел, бәлки
үзләренә конкрет, көндәлек эш коралы
итеп кабул иткәннәр һәм аларны
кичекмәстән башкарып чыгу юлын
тотканнар. Шул ук кулъязма төпләмдә
(№ 1579, XXII, 1—3 кгз.) «Фольклор
материаллары өстендә эшләү турында
положениеләр» дигән бер язма бар.
Язучысының имзасы һәм язылу датасы
куелмаган шушы кулъязманың
«Эшләнеп яткан эш» дигән бүлегендә,
мәсәлән, мәкальләр сериясен әзерләү ни
дәрәҗәдә тиз оештырылуы түбәндәгечә
сурәтләнә:
«28 ел, 6 март киңәшмәсе карары
буемча мәкальләрне эшләү Хәсән
Галигә тапшырылды.- Мәкальләр 25
елдан бирле аның үзе тарафыннан
җыелган. Саны алты меңнән артык.
142
Гыйльми Үзәккә
* Мөндәриҗә — эчтәлек.
143
килгән материаллардан бер-ике йөз чамасы
алынды.
Төзелгән мөгаһәдә буенча, җыентык
25—30 табаклар чамасында булып, ике
кисәктән эшләнә: беренче кисәге—15
табак эшләнеп, Гыйльми Үзәккә
тапшырылды. Соңгы кисәге майда
тапшырылачак.
Җыентык киңәшмә тарафыннан
кабул ителгән, Гыйльми Үзәк тара-
фыннан тәсдикъ ителгән план буенча
эшләнә» !.
Гыйльми Үзәк каршындагы «Халык
әдәбиятын эшләү комиссиясе»
билгеләгән төп фәнни эшләр менә
шулар. Ләкин 20 нче еллар азагында
татар фольклорын җыю һәм өйрәнү
өлкәсендәге зур күтәренкелек һәм
җанлылык болар белән генә чикләнми
әле. «Халык әдәбиятын эшләү
комиссиясе» составында тормаган һәм
эшләре аның планнарына кертелмәгән,
әмма комиссия белән тыгыз
бәйләнештә булган кешеләрне дә
онытырга ярамый. Бу очракта без
Фазыл Туйкә һәм Фатих Сәйфи кебек
татар фольклоры материалларын
туплауга шактый күп көч куйган
фольклорчыларны күз алдында
тотабыз.
Бөгелмә укытучысы Фазыл Туйкә
Октябрь революциясенә кадәр үк әле
татар халык иҗаты әсәрләрен җыю
белән кызыксына башлый, һәм ул
халык җырларыннан торган бер китап
та бастырып чыгара («Җырлар
әхтәрисе», Казан, 1914 ел. Бу китап
1914—1918 еллар арасында дүрт
тапкыр басылып чыга). Революциядән
соң ул бу эшен тагын да киңәйтеп
җибәрә һәм аңа туганы Кәбирне дә
тарта. Фазыл һәм Кәбир Туйкәләр
«Халык әдәбиятын эшләү комиссиясе»
белән мөнәсәбәткә кереп, аңа шактый
күп санда материаллар тапшыралар (Ф.
һәм К. Туйкә хатлары, Шәрык секторы,
кулъязма № 938). Ләкин Ф. Туйкә
фольклор материалларын җыю белән
генә канәгатьләнеп калмыйча, алармы
гыйльми яктан тикше- руне дә үзенә
бурыч итеп куя һәм 1927—1928 елларда
берничә мәкалә язып, «Безнең юл»
журналына бирә. Аның «Халык
әдәбиятын тикшерү юлында» дигән бер
мәкаләсе журналда басылып та чыга
(«Безнең юл» журналы, 1927, №8 33—
37 битләр). Шул ук вакытта Ф. Туйкә
бөтен кузәтү-тикшерүлә- рен бергә
җыеп, дүрт ярым басма табак
күләмендә «Халык әдәбиятын әдәби,
гыйльми яктан тикшерү» исемендә бер
китап та яза һәм аны Казанга Гыйльми
Үзәк карамагына җибәрә (Ф. Туйкә
хатлары, кулъязма № 938, 12—15, 17
кгз.). Китап Хәсән Галигә рецензиягә
тапшырыла. X,. Гали китапка, гыйльми
яктан югары бәя биреп, аны берникадәр
кыскарта төшеп, тиз арада бастырып
чыгарырга кирәк дип саный (шундук,
19 кгз.). Ләкин бу китап, безгә билгеле
булмаган сәбәпләр аркасында, үз ва-
кытында басылмыйча кала.
1913—1916 елларда «Ак юл»
журналында берничә татар халык
әкияте һәм риваять бастырган язучы
Фатих Сәйфи дә егерменче еллардагы
гомуми хәрәкәттән читтә тормый, ул
халык иҗатының эпик жанрларына
караган әсәрләрдән махсус бер
җыентык-хрестоматия төзи. «Татар-
башкорт әдәбияты тарихын өйрәнгәндә
кулланыр өчен әдәбият үрнәкләре.
Беренче китап» дигән бу кулъязма
җыентыкка татар-башкорт
фольклорыннан түбәндәге әсәрләр
кертелгән була:
«I. Хорафи әкиятләр.
1. Убырлы карчык.
2. Зая Түләк белән Сусылу.
II. Батыр әкиятләре.
1. Күк хан.
2. Ак җиләк.
III. Тарихи әкиятләр.
1. Гайса улы Әмәт.
2. Туктамыш хан.
3. Чура батыр.
4. Гадел солтан.
IV. Тормыш әкиятләре.
1. Үги кыз.
2. Караклар».
(Шәрык секторы, карточка № 4825 э.).
Күренә ки, 20 иче еллар уртасында
Гыйльми Үзәк тарафыннан оеш-
тырылган «Халык әдәбиятын эшләү
комиссиясе» Һәм аның белән тыгыз
элемтәдә булган һәвәскәр фольк-
лорчылар татар халкының рухи
хәзинәсен җыю, барлау һәм өйрәнү
өлкәсендә гаять әһәмиятле чаралар
билгеләп, зур иҗади күтәренкелек
белән эшкә керешәләр. 1930 ел1
башында Гыйльми Үзәк ябылу белән,
кызганычка каршы, «Халык әдәбиятын
эшләү комиссиясе» дә таралган һәм
әлеге зур планнарда күздә тотылган
гыйльми эшләрнең күбесе,
башкарылмыйча калган. Алай гына да
түгел, югарыда телгә алынган татар
фольклорчыларының бөтенесе дә
(Хәсән Галидән башкалары) шәхес
культы чорында — 1937—1938 елларда
— бернинди гаепсез
репрессияләнгәннәр һәм аларның
эшләнеп яткан яки әзер хәлгә
китерелгән кулъязма хезмәтләре дә
юкка чыккан. Ләкин без, ни генә
булмасын, 20 нче елларның икенче
яртысында татар фольклорын туплау
һәм өйрәнүгә таба булган бу зур
борылышка күз йомып карый
алмыйбыз. Татар фольклорчыларының
20 нче елларда гаҗәп киң масштаб
белән барган фәнни эшчәнлеге татар
совет фольклористикасы тарихында,
һичшиксез, үзенә лаеклы урынны
алырга тиеш.