Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДАЛА АША ҮТКӘНДӘ

Казакъ совет поэзиясенең яшь буын вәкиле Олжас Сөләйманов 1936 елда туган. Төп профессиясе буенча башта инженер-геолог булып, эшләгән Олжас Сөләйманов Мәскәүдәге А. М. Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый. Укучыларга ул үзенең «Аргамаклар», «Кояшлы төннәр» һәм «Кешегә буйсын, Җир!» дигән шигъри җыентыклары белән таныш. Яшь шагыйрьнең «Кешегә буйсын, Җир!» исемле поэмасы кыю фикерле, формасының үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Поэма безнең замандашыбызга — беренче совет космонавты Юрий Гагаринга багышланган. Бу әсәр рус теленә дә тәрҗемә ителде һәм аерым китап булып басылып чыкты.
КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Идеология комиссиясенең яшь язучылар, художниклар, композиторлар, кино һәм театр эшчеләре катнашында 1962 елның -декабренда үткәрелгән утырышында сөйләгән речендә КПСС Үзәк Комитеты ■секретаре иптәш Л. Ф. Ильичев күп милләтле совет әдәбиятының яшь талантлары рәтеннән Олжас Сөләймановның исемен дә телгә алды.
лотлар күзенә оят күренергә, Көйгән, корган Бет-Г1ак даласы.. Җирән кашкам Интегеп бетте ачтан, Килми аның һич тә барасы. Көпчәк эзе дә юк, Күренмиләр Борма юллар, Борма сукмаклар.
Казакъ михнәт чикте, Аны кире илтте Монда һәрчак Комсу туфраклар.
Алышынды заман; Җайга гына
Еллар берсен-берсе сүттеләр. Казакъны да
Алар салмак кына Иярләрдә чайкап йөрттеләр. Шундый уйлар кабызып Күктә кояш яна, Кызулыктан ярсый киң дала. Тояк эзләрендә
, Ак балчыкка
Сары ялкын бөркеп ут каба.
ҖӘЙГЕ ЧЕЛЛӘ
Шөпшә гөжли клевер чәчәгендә, Җырлап ага арык сулары.
Мин җай гына кпләм ат өстендә Тыңлый-тыңлый әнә шуларпы. Чү, кем йоклый анда?
Нинди кыз ул? Күкрәгендә кояш нурлары. Алмагачның төбенә сыенып ята, Җәелеп киткән нәфис куллары. Ат та аңа карап башын чайкый...
Эссе.
Челлә көйдерә дөньяны. Ә кыз йоклый тып-тык, тыныч кына, Үзенә җәлеп итеп уйларны.
КУЫП ҖИТ 1 ■кызганма, егет, атыңны. Куып җит, мине, егет. Сөюең рас булса, атың Үләр, Тик җитәр килеп.
Өзелеп яратам бит сине Куып җит тә, Үп, әйдә.
Җан әрни, сулышым кысыла, Сыкрый җил дә тирәмдә.
. Сыкрый ул мине кимсетеп, Күңелемә моң төяп.
Әй, ник артта калдың, егет? Куып җит инде тизрәк.
Күктә миннән ай да көлә, ...Эх, тагын синсез калам.
Кулларым калтырый хәтта, Ә юртак очына һаман.
Эх, явызлар, 'Усал кешеләр!
Миннән сез бит көлдегез: Акыллы, матур, куәтле, Лачындай, кыю йөрәкле Япь-яшь баһадир егеткә Ишәктәй ат бирдегез.
АРГАМАК л4.т көтүләре тукланган Половец яннары бу. Дала сөйгән каргаларның Яраткан аланы бу.
Бирегез миңа аргамак, Дөньяны айкыйк әле. Шәһәрләрен, үзәннәрен Бер урап кайтыйк әле. һәм без юлда...
Каны кайнап Яшь юрга, җилеп, кыза. Тояклары, очкын чәчеп, Утлар чыгарып уза.
Ул белә: атака ни ул. Әйтерсең, шуңа чаба. Куркынган сукмак йөзендә Үләннәр көйрәп кала.
Н □ җ rt п Мадьяров тәрҗемәләре,
> Казакъ халкының милли уены. Ат өстендә чабып, кызны куып җиткәк. егет, аны үбәргә тиеш.