Логотип Казан Утлары
Шигърият

БОРОВОЙ ДУЛКЫННАРЫ

Касыйм Аманжолов — казакъ совет поэзиясенә утызынчы елларда килгән талантлы шагыйрьләрнең берсе. Аның беренче шигырьләре матбугатта 1931 елда күренә башлый. 1938 елда Казагыстан китап нәшрияты аның «Тормыш чынлыгыз исемле җыентыгын бастырып чыгара. Ә бер елдан соң «Әдәбият мәйданы» журналында К., Аманжоловның «Азгынбаев» дигән сатирик поэмасы басыла.
Бөек Ватан сугышы елларыңда ул күп кенә шигырьләр һәм «Шагыйрьнең үлеме» поэмасын из^ат итә. Сугыш елларында һәм сугыштан соңгы чорда язылган әсәрләре К. Аманжоловны лирик шагыйрь итеп танытты. Казакъ укучылары бу шагыйрьнең иҗатына югары бәя бирәләр, аның тормышы һәм әдәби эшчәң- леге турында монографияләр, мәкаләләр языла.

« J кҗитмәс»нең итәгендә торам ялгыз, Күл моңлана, дулкынлана бертуктаусыз. Боровонның өстендә ялт-йолт итеп Көймәдә үтеп бара аккоштай кыз.
Кычкырдым: — Карендәшем, килче бире! Кыз елмайды, көймәсен борып килде.
Ул койрыкка утырды, ә мин — ишкәккә, Жил көчәйде, күлдә дулкын күтәрелде.
Җил кылана икебезне сынагандай, Дулкын купты, ябырыла өскә ярдай. Берсе җәен кебек булып сырт күрсәтә. Икенчесе бөгәрләнә аждаһадай.
Кайберләре чабалана арслан күк, Ияләштерүчесенә карышкан күк. Кайсылары көймәгә койрык суга, Җәтмәгә килеп ләккәң дәү чуртан күк.
Курыксам да сер бирмим берсенә дә, Тәкәббер дулкыннар чигенә дә, — Лап та лап китереп суга көймәгә, Чигенеп, киңәшкәндәй итенә дә.
Өерелеп килә алар, китә кире һәм тибрәтеп шаярталар килеп бире. «Ир гайрәте бар микән иңендә» — дип, Сынамакчы була, гүя, алар мине.
100
Минме, әллә дулкыннармы куркынышты, Үз җанымның дулкынымы күлгә күчте; Дулкынлатып ишә бирдем аяк терәп, Шунда кинәт кыз күзенә күзем төште.
Карашында чагыла күркәм җаны, — Аның да дулкынсыман айкалганы.
Хәвефнең кара шомлы җиле сугып, Куркынудан йөзеннән качкан каны.
Курыккан кош баласыдай дерелдидер, Күзләрендә күл, чагылып, җемелдидер. Дулкынланган ул кызның болытсыман Чәче тузгып, каты җилдә җилфердидер.
—• Абыйкаем, бозылды бит күк чырае;
Әҗәлгә илтмәгәе дулкын җае;
Кайтыикчы зинһар өчен, әнә алда Дулкынның никадәрле кыргый тае!
Кайтмый торган гадәтем бар алган эштәй, Кызның сүзен тыңламадым шул сәбәптән:
— Калтыранма, — дидем аңар, — җырлап җибәр. Мин моннан зур дулкыннарны ярып үткән.
Ургыла дулкын өскә гөрләп, жулап, Ала-кола айгырлардай дулап-дулап; Таң калып бу кызыкны карагандай, Өстә болыт өерелә тауларсымак.
Киерелеп ишә бнрәм, менә шуңар Үртәлә булса кирәк бу дулкыннар. Гаскәрсыман камап мине, кысрыклап, Каегымны аудара башладылар.
Менә берсе, ялы ап-ак, кыл гансы ман, Сикереп чыкты каегымның уртасыннан.
Кыз да калды ап-ак булып. Күзләреннән Яшь бөркелде, йөрәкләргә үтә торган.
Ишүемне дәвам иттем, сер бирмәдем, Дулкыннарның уйнавына мин өйрәндем.
Кайсы килсә, шунысының я иңенә, Я башына ишкәгемне төшерә идем.
Арсландай бер болыт шул чагында Күзләреннән ут чәчеп баш очымда, Үкереп җибәрде һәм шатыр-шотыр Дөньяны җимергәндәй йөрде шунда.
Су эчәсе килгән кебек Боровойдан, Болыт аска муен сузды югарыдан.
Кыргыйланган табигатьне иярләп без, Җыр яңратып бар дөньяга, кылдык сәйран.
101
КҮКЧӘТАУ
Z^Vnp белән күк кушылган сылу Күкчә, Ризамын бар гомерем шунда үтсә. Табигать, там каламын тамашаңа, Яратылдың баш иеп син нинди көчкә?!
Мин күрмәгән җирләр бик күп, дөнья бик киң, Шулай да тау бар микән Күкчәгә тиң?!
Гейне Рейнен, Гомер Парнасын бирсә дә, Алмашырмынмы Күкчәгә? — Белмим, белмим...
Аны күрсәм, кайгы бетә, шатлык арта;
Адәм түгел, ерткычларның күңелен тарта. Өер-өер булып, карап Күкчәтауны, Болан, колан, мараллар йөри бар да...
Әрле-бирле очкан нинди кош булса да, Гашыйк була Күкчәтауга бер кунса да. Тереклекнең күргәзмәсе монда икән! —« Диярсең, Күкчәтауда син булсаң да.
Дулкынланган күперенке йомшак болыт Тау муенына урала шарф булып.
Яшел чуар ефәк келәм җәйгәнмени, ■— Тауның итәгенә үсә чәчкә тулып.
Күкчәтауның маңгае күм-күк кашка, Гарык булган алтындай ул кояшка. Таңнан алып таңгача яшел урман Былбыл өнен тыңлый иеп башын аска.
Әйтерсең лә туксан илнең туксан күле, Ялтырап, үз янына тарта сине.
Аралап сылу Күкчә кыяларын, Сәяхәткә чыгадыр Төньяк җиле.
Кара бәрхетсыман төне нинди, ай-һай, Тәмам рәхәт дөньясына оегандай;
Сылу кызның алтын, гәүһәр зиннәтедәй Күкчәнең җилкәсендә балкыйдыр ай.
Күкчәгә гашыйксыман күк кызлары, Елмая алтын керфек йолдызлары;
Гүяки әйләнгәли күк йөзендә Күкчәтауның хәрәкәтле гөмбәзләре.
Ул көяз тауны күреп кем таң калмый! Төш күргән күк карыйсың уяналмый. Сөйгәнеңнең күзләренә карагандай, Хискә бирелеп күзәтәсең тын да алмый.
Балкыган чыбылдыктай атадыр таң, Алкадай куйган кадап алтын Чулпан. Шул чыбылдык эчендә Күкчә-сылу Күркеңә карыйсың да каласың таң.
102
Сурәтләп җпткезәлмим һич тә мактап, Яши ул Күкчә-сылу күп сер саклап. «Үз җанымнан кадерле сип» дигән кебек, Тора ул тау Боровой күлен кочаклап.
СОВЕТ ИЛЕ — ҮЗ ИЛЕМ
ызыл галстук муенымда, Мин мәктәпкә йөгердем;
Китап алып кулыма, Серен ачтым белемнең.
Байрак тотып сафка бастым, Килде дпп минем кизүем, Атамдай миңа юл ачтың, Совет иле — үз илем!
Йөрәкне учлап кулыма, Йөрәкне түгел, билетны. Кердем яшьләр юлына — Саф һәм гадел ниятле. Ил бәхетенә ир булдым, Үттем яуның үзәген;
Көч бирүчем спи булдың, Совет иле — үз илем!
Бөтен дөнья, әйләнеп, Килде күзем алдына, Өстенә чыктым мнн килеп, Карадым буйлап арыга. \
Уй җиткәнгә күз җитте, Киләчәген сизәмен:
Син биләрсең җир-күкне, Совет иле — үз илем!
Тауга менеп мин бастым, Өскә очтым, күк күрдем. Колачымны киң ачтым, Барсын күздән үткәрдем. Җир йөзендә илләр күп, Иң гүзәлен төзимен.
Синнән артык бер ил юк, Совет иле — уз илем!
Сайрасана каршымда, Сандугачым, былбылым; , Яшь йөрәгем ярсудан Шулай ташый һәр җырым. Ирек куйдым аларга, Җырчың булдым мнн синең; Даның китсен җырларда, Совет иле — үз илем!
Салих Баттал тәрҗемәләре.