Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР СҮЗ ТУРЫНДА БЕРНИЧӘ СҮЗ

алыкның тормыш тәҗрибәсен,
фәлсәфәсен, гореф-гадәтен,
шигъриятен, фәнен, тарихын, ниһаять,
һәрбер халыкның халык булучылыгын
мең еллар буенча саклап килүче бетмәс-
төкәнмәс бер байлыгы бар. Ул аның
теле. Телнең шундый соклангыч
сыйфатлары, шундый гаҗәеп
хасиятләре һәм куәте бар ки, уйлыйсың
да хәйран каласың.
Без — язучылар, журналистлар һәм
гомумән әдәбиятка, матбугатка
бәйләнешле укымышлылар халыкның
шушы кыйммәтле хәзинәсенең
һәрвакытта да кадерен белеп җит-
керәбезме икән? Бөек революция
тудырган бик күп мөмкинлекләрдән
файдаланып, татар әдәби теленә тагын
да җәһәтрәк үсәргә, тагын да чарлана
төшәргә ярдәм итәбезме? Тел дигән
шушы мәңге яшел тирәкнең барлык
бөреләре дә чәчәк атып, һәммә
мөмкинлекләре дә тәмам ачылып
җитсен, һәр җәһәттән бүтән бөек телләр
югарылыгына күтәрелсен өчен
кулыбыздан килгәннең барын да
эшлибезме?
Сүз дә юк, революциядән соң безнең
әдәби телебез бүтән чорлар белән
чагыштыру да мөмкин булмаган
дәрәҗәдә баеды, мөмкинлекләре күп
өлеш үсә, киңәя барып, тагын да
мөкәммәлләнә төште. Монда язучы һәм
журналистларның да хезмәте күп.
Әмма ара-тирә кирегә таба селтә-
нүләр дә булмады түгел. Телне баетасы,
аның мөмкинлекләреннән киңрәк,
кыюрак файдаланасы урынга, •
аңлапмы, аңламыйчамы телне при-
митивлыкка тарту, сүз составын
ярлыландыруга таба барулар әле хәзер
дә очраштыргалап тора.
йөзләрчә хТИсалдан берсен генә
китерим.
Безнең телдә бик борынгыдан ук
яшәп килүче «үтен ү» сүзе бар.
Безнеңчә, ул үзенең эчтәлеген бик төгәл
һәм матур итеп, безгә калса, хәтта яхшы
ук ягымлы итеп аңлатып бирергә
сәләтле бик һәйбәт сүз.
Әмма соңгы елларда без, түгәрәктәге
баланы сәбәпсез уеннан куган шикелле,
шушы сүзне урын- сызга читләтәбез
түгелме икән?. Ни сәбәпле, мәсәлән,
хәтсез генә язучылар һәм журналистлар
«үтен ү» сүзен кире кагып, аңың
урынына «сорау» сүзен кулланалар?
һич аңлашылмый. Еш кына китапларда
һәм газеталарда шундый җөмләләр
очрый:
— >Миңа фәлән китапны бирүегезне
сорыйм.
— Хатыма каршы җавап язуыгызны
сорыйм.
— Председатель шауламауларын
сорады (җыелыштагы халыкның) .
Кайберәүләр исә әйтеләсе фикернең
тәмам төбенә төшеп җитәргә
омтылыпмы, £ллә үзләренчә телнең иң
четерекле' борылышларын, иң нечкә
нюансларын кулланабыз дип уйлапмы,
кайчак хәтта:
— Мин сездән үтенеп сорыйм!— дип
үк ычкындыралар. Әйтәсе дә юк, болай
ук дигәч зерә дә «хикмәтле» килеп чыга
инде. Гаҗәп! Шулкадәр хикмәтле, хәтта
мондыйны укыганда утырган
урындыкларың шыгырдап куя... Безгә, әдәбият кешеләренә, сүз-
ләрнең асыл мәгънәләрен тирән аңлап
язарга, һәр сүзне нәкъ үз урынында
гына куллана белергә кирәктер. Бик
билгеле нәрсә бит: сүз нәкъ үз урынына
туры килгәндә генә бөтен нурлары
белән балкый, бары тик үз оясыпда
гына музыка булып яңгырый. Әгәр аны
тегеңнән- моннан гына эләктереп алып
чит- ят ояга ябып куялар икән, ул, шык-
сыз үрдәк баласы шикелле, зар елын.
Өстә китерелгән мисалларда да шулай:
китап бирүне, хатка җавап язуны -
берничек тә «сорап» булмый, бәлки
үтенергә генә мөмкин. Председатель
исә җыелышта тынычлык саклауны
вакытына карап үтенә дә, таләп тә итә
ала, тик ул да соры й алмый.
Үтенүнең (һәм шул сүздән ясалган
үтенеч сүзенең) хәзер аз кулла-
нылуының бер сәбәбен урта мәктәпне
тәмамлап чыгучы бер • егет болай
аңлаткан иде: ал арның укытучылары
әйтүенчә, социализм иле кешеләренә
кемнән дә булса, ни дә булса үтенү
килешми икән. Чөнки үтенү,
капитализм калдыгы буларак, кешенең
кешелек дәрәҗәсен кимсетә торган
ялагай сүз икән... Менә бит кая таба
китә эшләр. Ышануы кыен, әмма
булган хәл.
Димәк, безгә теләсә нинди очракта
бары таләп итәргә дә, әмер бирергә генә
рөхсәт ителәмени? Әгәр бу карашта
торучылар хәзер дә бар булса, алар аз
гына фикер йөртеп карасыннар иде: бу
бит бик йомшак кына итеп әйткәндә дә
коточкыч тар карашлылык, җитлек-
мәгәнлек билгесе. Бу караш безнең
җәмгыятьнең төп үзенчәлегеңә, аның
халыкчанлык рухына ук каршы килә.
Чөнки, бердән, болай булганда бу
бездә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне
бик күп төрле һәм катлаулы
нечкәлекләрдән, бер-береңә
мөрәҗәгатьтә бик кирәкле булган
ихтирам белән нәзакәттән мәхрүм итү
юлына басу булып чыга. Тормыш
дигәнебез гел боерыкка таянып кына
яши алмый лабаса. Аның дуслык,
туганлык, мәхәббәт, кешелек, бер-
береңне кайгыртучанлык кебек бик
нечкә, бик нәзберек яклары да күп кенә.
Ул тирәләрдә «боерам, таләп итәм!»
дип җикеренү, боерык сүзләре белән
генә эш итү мөмкин түгеллекне сәламәт
акыллы һәркем белә.
Икенчедән, кайберәуләргә үтенү
сүзенең эчтәлеге аңлашылып җит-
мидер, күрәсең. Безгә калса, үтенү— ул
гозерләнү дә, ялвару да, ялыну да,
инәлү дә, сорау да түгел. Ул үзенә
аерым бер төшенчәне аңлата. Үтенү —
нинди дә булса бер нәрсәнең, эшнең,
үтенечнең гамәлгә ашырылуын, җиренә
җиткерелүен теләү, шул теләкне тамак
киереп боермыйча, кушмыйча, теге
кешегә ихтирам саклаган хәлдә,
ягымлы итеп кенә әйтеп бирү.
Хәер, болайга киткәч сорау сүзенең
соңгы елларда шактый ук активлаша
баруын, кайбер урыннарда ү т е н ү
сүзен алыштырырга омтылуын әйтмичә
узып булмый. Мәсәлән, элеккерәк
әдәбиятта: «Фәлән кеше суз бирүне
(җыелышта) үтенде»,—дип язган
булырлар иде. Хәзер исә аның урынына
«с ү з сорады» дип кенә җибәрәбез. Бу
бераз дорфарак, мәгънә ягыннан да
дөрес түгел. Чөнки сорау —■ нинди
генә урында әйтсәң дә барыбер сорау,
ягъни сөаль бирү булып кала, үтенүнең
мәгънәсен бирә алмый. Шулай да күп
әйтелә, күп языла торгач, хәзер инде без
моңа ирекле-ирексез күнегеп киләбез.
Ихтимал, бу әйтелеш үзенең
кыскалыгы белән алдыра торгандыр.
Әмма мин белгән башка урыннарда
сорау үтенү сүзен һич алмаштыра
алмый. Әдәби телне аз-маз белүче
кеше, мәсәлән, бервакытта да:
— Ризалык бирүеңне сорыйм, яисә:
— Хатыма каршы җавап язуыңны
сорый м, — дигәнсыман тупас һәм
мәгънәсез әйтелешне кулланмас иде.
Рус халкының укымышлы кешеләре
телендә бик әдәпле һәм ягымлы бер
мөрәҗәгать формасы яшәп килә:
•— Прошу Вас.
Бездә мондый очракларда «рәхим
итегез» диләр. Әмма күп вакытны
болан дәшү туры килми. Димәк, монда
да әлеге шул үтенү сүзенә йомыш төшә,
нәкъ шуны кулланырга кирәк була.
Билгеле, кайсы урында нинди сүз
кулланырга кирәклекне фәнни яктан
тикшереп, ачыграк бер кагыйдә
билгеләргә дә мөмкин. Анысы инде
телчеләр эше. Мин, ул ягына кермичә,
үз тәҗрибәмнән чыгып кына эш итәм,
телгә килгән беренче мисалларны гына
китерәм.
Мин монда чаң кагу хезмәтен генә
үтим: гомумән тел белән түгел хәтта
аерым сүзләр белән саксыз эш итү дә
гөнаһсыз бер ваемсызлык кына булып
кала алмый. Аң. дый саксызлык телнең
үткенлеген дә киметә, мәгънә ягын да
саектыра, димәк, телгә зарар китерә.