Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЗЫЯ МАНСУР ШИГЫРЬЛӘРЕ


ЙӨРӘК
Л'ечкенэ ул,
үзен генә элсәң әгәр, сыңар учка сыяр иде.
Ә шулай да, җырда мине Әйдәп бара йөрәк үзе.
Бирмим бойрык,
Тулы ирек бирдем аңа,
чөнки шунсыз
Ул да үле, җыр да үле, мин дә үле...
САЛАВАТ КҮПЕРЕ
Зәңгәр күктә алтын күпер,— Кояш һәм яңгыр зше.
Елмая ул: илдән илгә Юл ачам, дигән төсле.
Алтын күпер! Әйбәт. Ләкин Көнләшеп уйланам мин: Дугасы мин бөккән түгел, Нурын мин коймаганмын...
КАР БУРАНЫ
Тын алыр хәл юк бүген. Юлларда һәм урамда. Ә кырларда уҗымнар Төренә ак юрганга. Мин дә яшим, Мин дә бар, Мин дә җирдә юргалыйм. Ә бармы соң кемгәдер Җылы биргән юрганым?..
БАЛКЫШ
^/\аным риза
Килешергә һәр эш белән: Вак эш икән, — вак эш белән. Соллыракны табыш, димәм... Юк кына дип әйткән эш тә Балкый сүнмәс балкыш белән, Дус кына бул намус белән!
9
ЯЗ ГАЛӘМӘТЕ күбәләрдән өй артына төшеп,: Тамчы-бозлар килә он-талкан. Кышның, димәк, эшләр шәптән түгел, Соңгы тешләр, димәк, кузгалган. Җирдә, димәк, бүтән җилләр исә, Ачы җилләр калган камчысыз. Хәтерләтеп, никтер, Форрестолны, Өй артына сикерә тамчы-боз...
ЭШ‘ .КЕШЕСЕ
w*
/Җирдә күпме гүзәллек бар, Күпме җыр һәм күпме дан, — һәммәсен дә, һәммәсен дә Эш кешесе тудырган.
Эш кешесе зур кеше ул, 1 Тиңләнми һич алтынга.
Барлык башлар баш ияләр Эш кешесе алдында.
Юкмы ләкин,
Әйтче, җырым, Җиткәндә картлык көне Санламыйча рәнҗетүләр Менә шушы эш кешесе Дип аталган кешене?..
ЯЛТА ЮЛЛАРЫ
*>орма юллар гаҗәп тар монда, Сыймас кебек ялгыз машина. Борма голда борма артыннан Икенчесе оча каршыңа.
Күреп өлгер, тыелып өлгер син, Борма юллар шундый куркыныч. Борма юлда ләкин шоферлар Юл сабышып уза тып-тыныч. Борма юллар буйлап барганда, Шундый уйга килдем мин менә: Осталыгың нинди зур булса, Шулкадәре юлың киң була!
КИПАРИСЛАР
Л4ңн каяндыр килгән илче түгел. Үз җиремнең гади улымын.
Хәрби начальник та булганым юк, Парад кабул итеп узмыймын. Килдем монда, диңгез буйларына, Ял бирим, дип тәнгә һәм җанга, һәм яшәргә уйлыйм үз җиремнең Гади улы булып һаман да.
Ә мондагы .кипарислар, белмим, Ни<к шулкадәр олы күрәләр: Кайда барсам, кайчан күренсәм дә, Смирно басып сәлам бирәләр!..
ОЧРАШУ
ара иде тыңлап егет Ташкыннарның гөрелдәвең. Очратып бер чибәр кызны, Шып-туктады юлында ул. Калды туктап чибәр кыз да, Әллә азга, әллә күпкә... Тора егет, әйтә алмый: Таныш булыйк, әйдә, дип тә. Китә алмый, әйтә алмый: Җитәр инде, җибәр, дип тә. Тора горур башын иеп Каршындагы гүзәллеккә’..
кыя ҺӘМ мин Һ а вал а нд ы миңа карап Каршымда торган кыя: Кулыңнан килсә әгәр, ди, Син менеп кара миңа! Чарам юк, мендем кыяга һәм салдым шуннан хәбәр: — Инде син миңа менеп күр, Кулыңнан килсә әгәр!
САГЫНУ
& ик сагындым туган якларымны, Монда миңа хәзер һич юк моң. Карый күңел кайту ягын гына, Каштанкасы кебек Чеховның...
КЕШЕ
/'Хиңеләйтү хакына ул Кешелекнең барыр юлын, Күтәрә үз иңнәрендә Дөньяяың бар авырлыгын. Кайчак бәлки капланадыр Пычракка ул йөзе белән. Ашыкма син гаепләргә, Кара кеше күзе белән!..
АВЫРГАНДА
Тәндә тулы кан юк әле, Бит очында алым да юк. Кулымдагы гәзит төшсә, Иелеп алыр хәлем дә юк. Сагынып кына искә алам Ташыл торган чагын көчнең. Мин кеше ич, шулай мәлҗеп Ятумыни минем эшем?..
Ә бит әнә күршем, минем Күкрәк киереп утын яра. Эх, аннан да бәхетлерәк Кем бар икән бу дөньяда!..
И
ҖИР КАТЛАУЛАРЫ Һ орынгы агачлар, Җир астында калып, Әйләнгәннәр ташкүмергә. Еллар арты — еллар, Гасыр арты гасырлар үткән. Ә ташкүмер казып, Җимерек шахталарда һәлак булган башлар Нәрсәгә әйләнде икән? О, Россия җаным, О, Россия бәгырем, Бәлки алар да Күмер белән бергә Чыгалардыр җиргә, , :
Телиләрдер күрергә Бүгенге йөзеңне!.. ЯРЫМ ЯНЫП, ЯРЫМ ПЫСКЫП
тә гомерең,
Ярым янып, ярым пыскып, Ялкынланып, беркая да омтылмыйсың, Янгырмы син һаман яумый уза торган, Тынар-тынмас дулкынмы син?
Юкса әллә
янмый җанны кыя торган утынмы син?..
ЯЗ КИЛҮЕ >^мьле яз килеп салдырды Кышның ап-ак туннарын. Тыңлыйсым килә, диде ул, Гөрләвекләр җырлавын. Кырларны аннан хәтфәгә Төрергә кереште ул: Дөньялар адәм рәтлерәк Булырга тиеш, ди ул!..
ЗУР көн
Һ әркем тели ул зур көннең килүен,
Аңа омтылмаган күңел юк. Мин, мәсәлән, теләр идем хәтта
Елмаюың аның бүген үк. Коммунизм!
Ә ул: теләгеңне Ике куллап каршы алам, ди. Көрәк бирә:
терәгең дә булсын, Шушыңарга, менә, таян, ди...
12
КАЙГЫ КИЛГӘНДӘ
*1ӨН күрәм, гомер сөрәм мин, Уйланам, җырлыйм, көләм... Кайвакыт тели кайгы да Уйнарга минем белән. Атлана менеп җилкәгә, Мин көләм, һаман көләм.
Кайгыны чөнки җиңәргә Мөмкин тик шатлык белән. Ул кайчан һөҗүм итсә дә, . Көләм мин, һаман көләм.
Ул тая: ахры, борчаклар Пешмәс, дип, моның белән,,.
ВАКЫТСЫЗ ЯҢГЫР
А"өн коясың,
төн коясың, гел коясың, Инде сару кайный хәтта. Күрсәтмисең •көн кояшын, төн кояшын.
Ә тамчың да юк иде бит көткән чакта...
/ ЕЛАН күргәнем бар минем һәр төрен еланның Күрмәдем бу кадәр Зәһәрле булганын. Еланның агуы, Беләм мин, тешендә, Ә синең гел агу Эчең дә, тышың да. Агу ул — еланның Угы һәм сөңгесе! Кешедә ләкин ул, Күп булса, көчсезлек, Мескенлек билгесе...
НИК БИИ УЛ? Дошманга мин урак урмадым, Җырламадым аның җырларын. Катнашым юк һичбер эшеңдә, Ә ник анда авыз ерган ул? Рәхмәт яусын моңа дигәндәй, Бии-бии уа кулларын. Әйтерсең лә урам урагын, Җырлыйм, гүя, аның җңрларын... Бии явыз кгүреп эшемнең Бер минутка туктап торганын..,
Өй САКЛАГАНДА
(Кечкенә шаяру)
Ярсыган ат көтүләре Тынды күреп юлда аны. Тау кадәрле үгезләр дә Ул кушканча юргалады. Баһадирга тиңләделәр, ■Күккә чөеп, җырда аны. Ә монда ул тыя алмый Терсәк буе бер баланы. Утырып елар чиккә җиткән, Үз хәлен тик үзе белә. Ә аналар турында ул Шундый уйга килгән менә: Аларның ул һәрберсенә Берьюлы өч герой исеме Бирдертергә әзер тора!..
ТЕЛӘГЕМ ^чма, диясем килми, Хуш ла, диясем килми. Бу гомернең минутын да Бушка бирәсем килми. Юллар ярасым килә, Дөрләп янасым килә. Бу дөньяны баштанаяк Гөлгә манасым