Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

СОВЕТЛАР СОЮЗЫ КОММУНИСТЛАР
ПАРТИЯСЕНЕҢ НОЯБРЬ ПЛЕНУМЫ
ЙОМГАКЛАРЫ ТУРЫНДА ДОКЛАД
7 январьда, КПСС Өлкә Комитетының
конференц-залында, КПСС Өлкә Комитетының
беренче секретаре Ф. А. Табеев КПССның Ноябрь
пленумы йомгаклары турында доклад белән чыкты.
КПССның Ноябрь пленумында каралган
мәсьәләләр һәм 1963 елда республикабыз хезмәт
ияләре алдында торган бурычлар турында
сөйләгәннән соң, Ф. А. Табеев язучыларны һәм
журналистларны, халыкның тормышын тирәнрәк
өйрәнеп, үз әсәрләрендә һәм вакытлы матбугат
битләрендә хезмәт алдынгыларының эшләрен
тулырак чагылдырырга чакырды, сорауларга
җаваплар бирде.
ТАТАРСТАН ЖУРНАЛИСТЛАРЫ
СОЮЗЫ ИДАРӘСЕ ПЛЕНУМЫ
1962 елның 26 декабренда, Казанда, Татарстан
Журналистлары Союзы правление- сенең II нче
пленумы булып үтте.
Пленумда матбугат чыгышларының нә-
тиҗәлелеген көчәйтү турында докладлар белән
«Советская Татария» газетасының редактор
урынбасары. В. Федоров, «Чаян» журналы
редакторы С. Бәхтияров, «Волжская новь»
районара газетасы редакторы урынбасары Я.
Ладыжинский чыкты.
Докладлар буенча фикер алышуларда Әлмәт
шәһәренең «Знамя труда» газетасы редакторы В.
Ларин, «Социалистик Татарстан» газетасы
редакторы урынбасары Г. Камалиев, Казан
телестудиясенең «Соңгы хәбәрләр» буенча өлкән
редакторы В. Потехин, «Советская Татария»
газетасы редакторы М. Колодин, «Комсомолец Та-
тарии» газетасы редакциясенең хатлар бүлеге
мөдире М. Миңнуллина, «Зеленодольская правда»
газетасы редакторы Г. Куша- ев, «Чаян» журналы
эшчесе Р. Левин, КПССның ^Татарстан Өлкә
Комитетының бүлек мөдире Н. Андрианов,
журналист X. Моҗаһитов, «Советская Татария»
газетасының штаттан тыш хәбәрчесе Н. Барци-
ковский, Татарстан Журналистлары Союзы идарәсе
председателе Ш. Хамматов катнашты.
Татарстан Журналистлары Союзы идарәсенең
бу пленумы республика журналистларын
матбугатның нәтиҗәлелеген көчәйтүдә актив
катнашырга чакырган карар' кабул итте.
* *
Үткән елның декабренда Татарстан Язучылары
Союзы каршындагы рус язучылары секциясе
республикабыз районнарында яшәүче яшь
язучыларның иҗатын тикшерергә багышланган
семинар үткәрде. Семинарда Олег Шадрин
(Зеленодольскидан) һәм Иван Винокуровның
(Әлмәттән) шигырь җыентыклары тикшерелде. Т.
Журавлев, Г. Паушкин һәм әдәбият белгече Л.
Юдкевич яшь авторларның иҗатындагы уңышлы
һәм кимчелекле якларын күрсәттеләр, киңәшләр
бирделәр.
БАШКОРТСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ СЪЕЗДЫ
10—12 январьда Башкортстан язучыла- рының
чираттагы IV съезды булып үтте. Башкортстан
Язучылары Союзы идарәсе председателе Наҗар
Нәҗминең докладыннан соң ике көн буена дәвам
иткән фикер алышуларда бик күп башкорт
язучылары,, шагыйрьләре һәм драматурглары
катнашты. Съездга Мәскәү, Украина, Казагыстани
Латвия, Чувашстан, Свердловск һәм Татарстан
язучылары да (X. Туфан, Г. Хуҗи, Г. Ахунов, Р.
Ишморат, Р. Ишморатова) килгән иде. Съезд
кунаклары Уфа шәһәренең тарихи урыннары белән
таныштылар, предприятиеләрдә, югары уку
йортларында укучылар белән очрашулар
үткәрделәр.
Съезд Башкортстан Язучылары Союзы*
идарәсенең яңа составын сайлады. Идарә
председателе итеп шагыйрь Наҗар Нәҗми,
җаваплы секретарь итеп шагыйрь Шәриф Биккол
сайланды. «Агыйдел» журналының җаваплы
редакторы итеп шагыйрь Хәким Гыйлаҗев
билгеләнде.
Съезддан соң, башка республикалардан! һәм
өлкәләрдән килгән язучылар хөрмәтенә, дуслык
кичәсе үткәрелде.
«ИЗВЕСТИЯ» КОНКУРСЛАРЫ
1963 елда «Известия» газетасы өч конкурс
үткәрә: 1. Яхшы хикәягә, 2. Мораль- этик темага
язылган яхшы материалга
(мәкалә, очерк, корреспонденция) 3. Яхшы
фоторәсемгә. Иң яхшы материалларга түбәндәге
бүлекләр биреләчәк: Беренче конкурс буенча
(конкурс йомгаклары елга ике тапкыр — 1 июльдә
һәм 31 декабрьдә ясалачак); беренче бүләк —300
сум, икенче бүләк — 200 сум, өченче бүләк — 100
сум. Икенче конкурс буенча (конкурска һәр квартал
саен йомгак ясалачак): беренче бүләк — 200 сум,
икенче бүләк ■— 150 сум, өченче бүләк — 100 сум.
Өченче конкурс буенча (бер айдагы яхшы
фотографиягә): ■беренче бүләк—100 сум, икенче
бүләк — 75 сум.
Конкурска эшче һәм авыл хәбәрчеләре,
журналистлар, язучылар, фән һәм техника
эшлеклеләре, студентлар — гомумән газетаның
барлык укучылары да катнаша алалар.
Конкурска килгән. һәм яхшы дип табылган
материаллар «Известия» газетасында һәм аның
якшәмбе көннәрендә чыга •торган «Неделя»
кушымтасында игълан ителәчәк^
БАШКОРТСТАННЫҢ ХАЛЫК
ШАГЫЙРЕ
Вашкортстан АССР Верховный Советы
Президиумы 9 январьда шагыйрь Мостам Кәримгә
Вашкортстан халык шагыйре дигән мактаулы
исем бирде. Мостай Кәрим — СССРның төрле
халыклары телләрендә •чыгарылган 40 тан артык
китап авторы. Аның шигырьләре Кытайда,
Вьетнамда һәм Болгариядә дә басылып чыкты.
Мостай Кәрим — РСФСР Верховный Советы
депутаты, Россия Федерациясе Язучылары Союзы
идарәсе секретаре. Ул партиянең XIX, .XX, XXI һәм
XXII съездларында делегат булып катнашты.
Шагыйрь, прозаик һәм драматург Мостай
Кәримнең хәзер иҗат көчләре чәчәк аткан чак. Әле
шушы айларда гына, рус телендә, аның «Елмаю»
исемле философик поэма-әкияте, башкорт телендә’
(балалар өчен) «Учак» исемле повесте басылып
чыкты.
БӨЕК СӘНГАТЬ ОСТАСЫ
Шушы елның 17 январенда рус халкының бөек
улы, театр сәнгате реформаторы Константин
Сергеевич Станиславскийның •тууына 100 ел
тулды.
К. С. Станиславский рус һәм совет реалистик
театр сәнгатенә генә түгел, бәлки бөтен алдынгы
театр сәнгатенең үсешенә, аның чәчәк атуына күп
хезмәт иткән кеше. К. С. Станиславский иҗади
эшчәнлегендә бервакытта да шәхси һәм
замандашларының гомумиләштерелгән
тәҗрибәләре белән генә канәгатьләнмәде, бәлки
Ватанның 1әм бөтен дөнья сәнгатенең алдынгы,
реалистик традицияләренә таянып, аларны бик
ныклап тикшереп-өйрәнеп эш итте. Стани - ский —
чын мәгънәсендә новатор. Үткән чор тәҗрибәсен
гомумиләштерү һәм алга үстерү белән бергә, ул
театр сәнгате д беренче ачыш ясаучы да. Ул
тормышта Д » сәнгатьтә дә һәрвакыт яңаны
аллынгыны эзләде. К. С. Станиславский, бөтен
гомере буена сәнгатьнең күп төрлелеген яклап, шул
ук вакытта сәнгатьне реализмның киң юлыннан
читкә сөйрәүчеләргә каршы кискен көрәшеп килде.
Шуңа күрә дә бөек фикер иясе, театр
реформаторы К. С. Станиславскийның тууына йөз
ел тулу юбилеен бөтен прогрессив кешелек
дөньясы билгеләп үтте. Бу тантаналы датаны
билгеләп үткән чорда илебезнең башкаласы
Мәскәүгә Чехословакия- дән, Венгриядән,
Болгариядән, Польшадан, Финляндиядән һәм
башка бик күп илләрдән кунаклар килде. К. С.
Станиславскийның юбилее хөрмәтенә
Ленинградтагы «Монеталар Дворы» истәлекле ике
медаль чыгарды.
Күренекле бу датаны республикабыз
җәмәгатьчелеге дә зур активлык белән билгеләп
үтте. Казандагы «Актерлар йорты»н- да артистлар
һәм театр белгечләре көче белән К. С.
Станиславскийның тормышы һәм иҗат
эшчәнлегенә багышланган лекцияләр укылды. 22
январьда В. И. Качалов исемендәге Зур драма
театрында К. С. Станиславскийның тууына 100 ел
тулуга багышланган тантаналы кичә үткәрелде һәм
зур концерт бирелде.
А. С. СЕРАФИМОВИЧНЫҢ ТУУЫНА
100 ЕЛ
Бөек Октябрь социалистик революциясеннән
соң дөньяга килгән күренекле әсәрләр арасында
совет әдәбиятының алтын фондына кергән
романнарның берсе— «Тимер ташкынының авторы
Александр Серафимович Серафимовичның тууына
шушы елның январенда 100 ел тулды. Л. Н. Тол-
стой, Г. И. Успенский, В. Г. Короленко йогынтысы
астында формалашкан, А. М. Горький һәм В. И.
Ленинның абыйсы Александр Ульяновның
революцион тәэсирендә тәрбияләнгән бу күренекле
язучының тууына 100 ел тулу көнен илебез зур
күтәренкелек белән билгеләп үтте.
СССР ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫНЫҢ ЯҢА
ЧЛЕННАРЫ
\
Татарстан Язучылары Союзының 4 январьда
үткәрелгән утырышында «Еллар үткәч» исемле
повесть һәм күп кенә хикәяләр авторы Мәсъгут
Шәрифуллин һәм «Бездна» исемле тарихи повесть,
очерк, хикәя җыентыклары авторы рус язучысы
Павел Евгеньев СССР Язучылары Союзына член-
лыкка кабул ителделәр.
ЧУВАШ ӘДӘБИЯТЫ КИЧӘСЕ
16 январьда, Габдулла Тукай исемендәге
клубта, чуваш әдәбияты кичәсе булып үтте. Чуваш
язучысы А. Талвирның кереш сүзеннән соң,
Казанга кунакка килгән чуваш халык шагыйре
Педэр Хузангай хәзерге чуваш әдәбиятының
торышы хакында сөйләде, яңа шигырьләрен
укыды. Аннары чуваш шагыйрьләреннән Л.
Андреев,
158
П. Афанасьев. Н. Васильев. М. Егоров, язучылардан
А. Петров, К. Петров, А. Тал- вир, В. Юдин
аудиторияне яда әсәрләре белән таныштырдылар.
s- * Л
22 январьда шагыйрь X. Туфан һәм балалар
язучысы Л. Ихсанова Казанның дүртенче интернат-
мәктәбе укучылары белән очраштылар. Алар яңа
әсәрләрен укыдылар. Соңыннан укучылар көче
белән хәзерләнгән концерт булды, укучылар X.
Туфанның шигырьләрен укыдылар.
19 январьда, язучыларның Габдулла Тукай
исемендәге клубында, поэзия кичәсе булды. Кичәдә
X. Туфан. Ш. Маннур, 3. Мансур, Ш. Галиев, М.
Садри, Ә. Исхак яңа әсәрләрен укыдылар. Ш.
Маннур аудиторияне герой язучы Абдулла
Алишның Моабит төрмәсендә язылган, әлегә кадәр
укучыларга билгеле булмаган ике әсәре белән
таныштырды.
8 январьда язучылардан Ш. Галиев, Г. Паушкин,
С. Шакир сантехприборлар заводында укучы
балалар белән очраштылар, яңа әсәрләрен
укыдылар.
Шушы елның январенда Татарстан Язучылары
Союзының яшь авторлар белән эш итүче
консультанты шагыйрь М*. Садри һәм язучы А.
Әхмәт Арча районында командировкада булып
кайттылар. Алар Арчада чыга торган
«Коммунизмга» газетасы каршында әдәби түгәрәк
оештыруда катнаштылар һәм шул ук районның
Мөндеш сигезьеллык мәктәбендә укучылар белән
очраштылар.
ХӨКҮМӘТ БҮЛӘГЕ
Совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен
һәм 60 яшь тулу уңае белән, СССР Верховный
Советы Президиумы Указы нигезендә, шушы
елның 15 январенда шагыйрь Әхмәт Ерикәй «Почет
билгесе» ордены белән бүләкләнде.
ӘМИНӘ БИКЧӘНТӘЕВАГА 50 ЯШЬ
Узган айда балалар язучысы Әминә
Бикчәнтәеваның тууына 50 яшь тулды. Шул уңай
белән 26 январьда, Казан шәһәренең Пионерлар
сараенда, әдипнең әдәби иҗатына багышланган
кичә үткәрелде. Кичәдә юбиляр исеменә килгән
котлау хатлары укылды һәм концерт бирелде.
ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ
ЭШЛЕКЛЕЛӘРЕ КИҢӘШМӘСЕ
28 январьда, КПСС Өлкә Комитетының
конференц-залында, әдәбият һәм сәнгать
эшлеклеләре киңәшмәсе булды. Киңәшмәгә
республикабызның язучылары, композиторлары,
художниклары, артистлары һәм фәц эшлеклеләре
чакырылган иде.
Киңәшмәне КПСС Өлкә Комитетының беренче
секретаре Ф. А. Табеев ачты. Республикабызда
әдәбият һән сәнгатьнец торышы, сәнгать
интеллигенциясе алдындагы бурычлар турындагы
докладны КПСС Өлкә Комитеты секретаре М. 3.
Тутаев. ясады. Доклад буенча фикер алышуларда
Татарстан Язучылары Союзы идарәсе председателе
М. Әмир, язучы Ф. Хөсни, Казан дәүләт
консерваториясе (ректоры СССРның халык
артисты, композитор Н. Җиһанов, Татарстан
Художниклары Союзы идарәсе председателе
ТАССРның һәм РСФСРныц атказанган сәнгать
эшлеклесе X. Якупов, СССРның халык артисты Н.
Якушенко, композитор А. Леман һ. б. катнашты.
ДЕПУТАТЛЫККА КАНДИДАТЛАР
1963 елның 3 мартында РСФСР Верховный
Советына, ТАССР Верховный Советына һәм җирле
Советларга булачак сайлауларга депутатлыкка
кандидат итеп түбәндәге язучылар күрсәтелде:
1. Мамадыш колхоз-совхоз производство
идарәсенең «Чулпан» авыл хуҗалыгы артеле
членнары һәм Мамадыш шәһәренең 2 нче
унберьеллык мәктәбе укытучылары, техник
эшчеләре һәм хезмәткәрләре коллективы 839 нчы
Мамадыш сайлау округы буенча РСФСР
Верховный Советына депутатлыкка кандидат итеп
Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе
Татарстан Язучылары Союзы идарәсе председателе
М и р с ә я ф Мәсәлим улы Эмировны (Мирсәй
Әмир) тәкъдим иттеләр.
2. Питрәч колхоз-совхоз производство
идарәсенең «Колай» совхозы эшчеләре,
хезмәткәрләре һәм «Марс» авыл хуҗалыгы
членнары 159 нчы Питрәч сайлау округы буенча
Татарстан АССР Верховный Советына
депутатлыкка кандидат итеп шагыйрь Сибгат Таҗи
улы Хәкимовны (Сибгат Хәким) күрсәттеләр.
3. Татарстан Язучылары Союзы, «Совет
әдәбияты», «Азат хатын» журналы, Татарстан
Язучылары Союзы һәм СССР Литфондының
Татарстан бүлеге эшчеләре кол-- лективы 18 нче
сайлау округыннан тәнкыйтьче Ми ргаяз Султан
улы К а- шафетдиновны (Гази Кашшаф) һәм 44
сайлау округы буенча рус язучысы Константин
Василий улы Лебедевны Казан шәһәр Советына
депутатлыкка кандидат итеп күрсәттеләр.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Татарстан Язучылары Союзы каршындагы
проза секциясенең 30 январенда үткәрелгән
утырышында яшь язучы Хәсән Сарьянның
«Хикәяләр» исемле китабы тикшерелде. Авторның
бу китапка тупланган хикәяләре буенча фикер
алышуларда А. Шамов, Л. Ихсанова, Ф. Хөсни, Ә.
Еники, Н. Фәттах, И. Гази, Р. Ишморатова, М.’
Әмир һәм X. Хәйри катнашты. Чыгып сөйләүчеләр
X. Сарьян иҗатына нигездә уңай бәя бирделәр.
Утырышның икенче өлешендә проза секциясе
җитәкчесе Г. Минский секциянең еллык эше
турында отчет ясады. Аның доклады буенча фикер
алышуларда А. Шамов, ф. Хөсни, И. Гази, С.
Сабиров, М. Әмир катнашты. Аннары секциянең
Җиде кешедән торган (А. Шамов, И. Гази, Ф.
Хөсни, Г. Минский, Г. Мөхәммәтшин, Б. Камалов
һәм X. Сарьян) яңа бюросы сайланды.
4 февральдә шагыйрьләр-' секциясенең отчет-
сайлау җыелышы булды. Секциянең еллык эше
турында секция җитәкчесе Шәүкәт Галиевнең
отчеты тыңланды. Доклад буенча фикер
алышуларда Ә. Исхак, X. Туфан, Ә. Давыдов, М.
Садри, Р. Әхмәт- җанов, Г. Латыйп, Г. Хуҗиев, Н.
Дәүли, С. Хәким һәм башка шагыйрьләр катнашты.
Секция бюросының яңа составына X. Туфан, 3.
Мансур, Ш. Галиев, Ә. Давыдов, Р. Гәрәй, Ә.
Баянов, Р. Әхмәтҗанов сайланды.
Шул ук көнне балалар әдәбияты секциясенең
дә отчет-сайлау җыелышы булды. Секциянең
еллык эше турындагы докладны секция җитәкчесе
Җәвад Тәрҗеманов ясады. Фикер алышуда Г.
Гобәй, Ә. Бикчән- тәева, А. Әхмәт, Г. Бакир, Л.
Ихсанова, Г. Мөхәммәтшин, К. Миңлебаев һ. б. лар
катнашты. Секция бюросының яңа составына Җ.
Тәрҗеманов, Л. Ихсанова, Г. Галиев, М. Шабаев
һәм К- Миңлебаев сайланды.
УНБЕР ТЕЛДӘ
Татарстанда яшәүче чуваш язучысы А.
Талвирның «Буа юлында» исемле повесте литва
телендә, 12000 данә тираж белән Вильнюста Литва
ССРның матур әдәбият нәшриятында басылып
чыкты. Повестьны литва теленә Э. Вильджюнине
тәрҗемә иткән, рәсемнәрен художник И.
Казимичев эшләгән. Шунысын да әйтергә кирәк, А.
Талвирның бу әсәре барлыгы унбер телгә (рус,
татар, украин, удмурт, грузин, белорус, молдован,
болгар, мари, литва) тәрҗемә ителде инде.