Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ҖЫРЛАР


КОММУНИЗМ ТАҢЧЫСЫ
булган, ди, вакытлар...
Зур жилкән-кораблар Океаннарны кичеп үткәннәр...
Корабларын диңгезчеләр, Куркуны белмәс кешеләр, Тимер казык йолдызына Карап йөрткәннәр.
Без яшәгән чорда,
Дан калдырып җырда, Чакыра безне яңа зур юллар... Юл күрсәтүче безнең дә, Совет илебез күгендә, Даһи партия кабызган Яңа йолдыз бар.
Балкый ул йолдызда, Барыр юлыбызда, Ленин уйларының яктысы. Бар дөнья күреп таң кала, Халыклар аннан нур ала, Ул йолдыз — коммунизмның Яңа таңчысы.
ЯШЬЛЕК ХЫЯЛЛАРЫ
М„н тормышка басам яңа гына, Үтте инде сабый чакларым;
Туган илем миңа кулын суза Тапшырам, дип, очкын атларын.
Кушымта: Тик бер генә нәрсә били мине, Тик бер генә күңелемдә: йөрәккә дәрт тулып Илемә лаек булып, Яши алсам иде гомеремдә.
IV Бу җырлар композитор Рөстәм Яхин тарафыннан көйгә салынганнар.
88
Илем кушса, мин китәргә әзер Серләр тулы ерак якларга;
Мин һәрвакыт әзер аның биргән Гүзәл тәрбиясен акларга.
Кушы м т а.
Туры килсә барыр юлларымда Көтелмәгән төрле борчулар, — Туктап калмам, чөнки ил алдында Башкарасы изге бурычым бар. Кушымта: Тик бер генә нәрсә били мине, Тик бер генә теләк күңелемдә: йөрәккә дәрт тулып, Илемә лаек булып, Яши алсам иде гомеремдә.
МАЯКЛАР, МАЯКЛАР
/^Сәйге бер төн, Идел иркен, Алда маяклар яна.
Без утырган зур пароход Дулкыннар ярып бара. Кушымта: Маяклар, маяклар
Юл, күрсәтәләр безгә, Юл күрсәтәләр безгә, Иң якты көнебезгә.
Шат маяклар яна һәркөн
Туган ил.күкрәгендә;
Дәртләнеп эшкә бирелгән Кешеләр йөрәгендә.
К у ш ы м т а.
Зур җиңүләр без яулыйбыз
Тиңләшеп маякларга;
Омтыла. безнең күңелләр
Тынгысыз еракларга...
Кушымта: Маяклар, маяклар...
Юл күрсәтәләр безгә, Юл. күрсәтәләр беЗгә, Иң якты көнебезгә.
СЕРЛЕ КИҢЛЕКЛӘРГӘ.., ^Сәелеп китте гасырлардан бирле Үсеп килгән хыял канаты.
Сәгать сукты! Кинәт ил өстеннән Күккә очты совет солдаты.
Бөтен якта чиксез караңгылык, Ә ул оча галәм түренә. Жир-анабыз аңа ераклардан Күгелҗем шар булып күренә.
Ә ул оча яшеннәрдән дә тиз, Серле киңлекләргә юл сала...
Бу — тынычлык юлы, безнең юл, — дип,
Бар халыклар җирдә рухлана.
Ә ул оча Айга, йолдызларга...
Куып җитә алсын кем аны?!
Каерылмаслык канат бирде аңа Иң гүзәл ил — Совет Ватаны!
ЮКСЫНЫР КЕШЕМ
(Романс)
Н дел ярларына басып торам Еракларга текәп карашым;
Нинди уйлар сине шул минутта Җилкендерә икән, җанашым?!
Ослан тауларында кичке шәфәкъ Алсу йөзең кебек кызара;
Тик бер генә сәгать синең белән Сөйләшергә иде үзара.
Әйтер идем сиңа еллар буе Җыелып килгән йөрәк серләрен; Мин гомеремдә әле синең кебек Ышанычлы дусны күрмәдем.
Идел дулкыннары җем-җем итә Ай нурлары балкып торганда;
Мин бәхетле... шундый өзелеп-өзелеп Юксынырлык кешем булганга.