ЯҢА КИТАПЛАР
Киң масса укучылар хал-
кыбызның легендар герое Муса
Җәлилнең иҗаты белән торган
саен ныграк кызыксыналар.
Шуңа күрә аның әсәрләре,
шагыйрьнең иҗатын һәм
тормыш юлын өйрәнүгә
багышланган хезмәтләр зур
түземсезлек белән көтеп алына.
Күптән түгел Мәскәүдә, Дәүләт
ма-
? Р. Бикмухаметов <
< МУСА ДЖАЛИЛЬ \
/ (Муса Җәлил) >
! §
тур әдәбият нәшриятында
Роберт Бикмөхәметовның «Муса
Җәлил» исемле монографиясе
тагын да тулыландырылып, рус
телендә икенче тапкыр басылып
чык ты. 20 000 данә тираж белән
чыгарылган бу китапта пат риот
шагыйрьнең күпкырлы иҗатына
шактый тулы анализ ясала.
Китап «Шигырьләр туган илгә
кайта» дигән сүз башы белән
ачыла. Автор анда «палач
балтасы астында» язылган
шигырьләрнең ничек табылуы,
аларны саклап калуда һәм
укучыларга җиткерүдә
кемнәрнең ничек катнашуы
турында сөйли.
Кереш сүздән соң килгән һәм
«Поэтик эзләнүләр» дип
исемләнгән бүлектә сүз Муса
Җәлилнең поэзиядәге беренче
адымнары, үз юлын табуы һәм
халык яратып укый торган
матур-матур әсәрләр иҗат итә
башлавы хакында бара.
Монографиянең икенче бүлеге
шагыйрьнең 1930—1940 еллар
арасындагы иҗатын тикшерүгә
багышланган. Биредә Р. Бик-
мөхәметов М. Җәлилнең шул
чорда язылган лирик
шигырьләренә, «Хат ташучы»
поэмасына һәм «Алтынчәч»
либреттосына туктала, бу
әсәрләрнең үзенчәлекле якларын
ачканда күп санлы мисалларга
таянып, кызыклы гына
нәтиҗәләр ясый.
Китапның «Дошманга кар-
шы», «Лирик эпопея», «Поэзия
юллары» дигән бүлекләре
шагыйрьнең Бөек Ватан сугышы
елларындагы иҗатын,
фашистлар тоткынлыгындагы
героик эшчәнле- ген
чагылдырган күзәтүләргә
шактый бай. Ул бүлекләрне
укыганда фашистлар тырнагы
астында аяусыз көрәш алып
барган шагыйрьнең һәм аның
иптәшләренең үлмәс образлары
күз алдына килеп баса.
Монографиядә Муса Җәлил
иҗатын өйрәнү һәм тикшерү
өстендә эшләүче әдәбият
белгечләренең хезмәтләреннән,
шагыйрьне якыннан күреп
белгән кешеләрнең
истәлекләреннән аерым өзекләр
китерелгән. Бу — монографияне
тагын да баета төшкән, анда
файдаланылган фактик
материалларның эчтәлеген
тирәнрәк ачарга ярдәм иткән.
Монография «Җыр һәйкәл
булып кала» дип аталган
бүлекчә белән тәмамлана.
Китапка ЛАуса Җәлилнең
төрле елларда алдырылган
фоторәсемнәре, «Моабит
дәфтәре»ндәге кайбер битләрнең
фоторепродукцияләре
урнаштырылган. Китап каты
тышлыкта һәм яхшы кәгазьдә
басылган. Бәясе 67 тиен.
Р. Гатин.
Татарстан китап нәшриятында
композитор А. С. Ключаревның
«Яшь йөрәкләр җыры» исемле
җырлар җыентыгы чыкты.
Альбомга кертелгән әсәрләрнең
кайберләре тыңлаучыларга инде
яхшы таныш — Татарстан
радиосы аша, яки концерт
залларында алар кабат-ка- бат
яңгырыйлар. Бу әсәрләрнең
күпчелеге музыкаль яктан оста,
төгәл эшләнгәннәр. Аларның
көйләре гади, төзек, һәм, шуңа
күрә, тыңлаучыларга да тиз
барып җитәләр.
Китап Мөхәммәт Садрп
сүзләренә язылган «Синең белән
көчле без» җыры белән ачыла.
Әсәр Ленин образына хас
бөеклекне тантаналы рух белән,
шул ук вакытта тирән
кешелекле, ягымлы итеп
чагылдыра. Җырның тексты,
мөстәкыйль поэтик әсәр
буларак, әлләни зур яңалык алып
килмәсә дә, фикерләрнең төгәл
һәм халыкчан формада әйтелеше
аркасында, тыңлаганда әйбәт
тәэсир калдыра. Хез-
А. С. Ключарев
яшь ЙӨРӘКЛӘР
ҖЫРЫ
мәт ияләренең олы хисләрен
чагылдырып, җыр даһи Ленинга
эндәшә:
149
Партиянең бөек эшләрендә,
Безнең йөрәк тибешләрендә,
Синең эшең яшәр ул
мәңгегә, Халык җырлый тормыш
ямьлегә.
Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә
язылган «Туган җирем —
Татарстан», Илдар Юзиев
сүзләренә язылган «Хезмәт
сөюче яшьлек» исемле җырлар
мелодик материалларының яңача
яңгыравы белән аерылып то-
ралар.
Шул ук вакытта җырларның
тематик яктан бертөрлерәк килеп
чыгуын әйтергә кирәк. Югарыда
телгә алынган «Туган җирем —
Татарстан», «Хезмәт сөюче
яшьлек» һәм «Безнең дуслык» (Г.
Латыйп сүзләре), «Татарстан
яшьләре» (Г. Латыйп сүзләре),
«Татарстан сәламе» (3. Нури
сүзләре)', «Бәйрәм көе» (Н.
Арсланов сүзләре) — унбер
җырның алтысы — безнең
Татарстан республикасына дан
җырлауга кайтып кала. Мондый
әсәрләр, бездә сан ягыннан
шактый күп язылсалар да, бик
кирәк. Ләкин кечкенә генә бер
җыентыкка алар- ның шулай
күпләп урнаштырылуы, өстәвенә
сәнгатьчә фикерләү ягыннан бер-
бер- сенә бик охшаш булулары
күңелдә ризасызлык хисе
тудыра. Альбомның музыка
редакторы композитор Мансур
Мозаффаров та, текст редакторы
Гөлшат Зәйнәшева да бу хакта
уйланмаганнар, күрәсең.
Кимчелеге шактый зур булуга
карамастан, Та?арстан китап
нәшрияты бу җыентыкны
чыгарып, музыка сөючеләр,
үзешчән сәнгать коллективлары
һәм аерым башкаручылар
игътибар итәрлек файдалы эш
башкарган диясе килә.
Л Сәетов.
Яшь автор Шамиль Рә-
кыйпов башлыча сәхнә әсәр-
ләре яза. Татарстан китап
нәшриятында аның инде
берничә әсәре басылып чык-
ты. «Сөю билгесе» исемле бер
пәрдәлек комедиясе русчага
да тәрҗемә ителде. Күптән
түгел шул әсәрне Мәскәүдәге
«Искусство» нәшрияты,
үзешчән сәнгать
коллективлары өчен репер-
туар сериясендә рус телендә
бастырып чыгарды.- Ко-
медияне драматург И. .Чу-
ковский тәрҗемә иткән һәм
сәхнә өчен редакцияләгән.
Әсәрнең сюжеты катлаулы
түгел. Анда бүгенге авыл
кешеләре сурәтләнә. Вакыйга
үзәгендә булдыксыз, ялкау
бригадир Хәсән образы тора.
Шушы җилкуар кеше гаебе
белән шактый зур мәйданда
колхозның бодай басуы
уталмый калган. Колхоз
председателе Газиз дә,
агроном кыз Әлфия дә бри-
гадирның бу эшеннән риза
түгелләр. Әлфия, ниһаять үзе
күреп төшенсен дип,
уталмаган басудан бер букет
җыеп, Хәсәнгә тапшырырга
дип, колхоз идарәсенә китерә.
Ләкин, Хәсәнне туры китерә
алмыйча, чәчәкләрне өй
җыештыручы һәм аш
пешерүче Сәрби белән
каравылчы Дәүлигә калдырып
китә. Алар чәчәкләрне «сөю
билгесе» дип ка-
Катастрофа! Самолет кот-
очкыч тизлек белән җиргә 1
якынлаша. Аста иксез-чиксез
диңгез кебек тайга җәе- ; леп ята.
Владимир Корча- бул итәләр һәм
Әлфия Хәсәнгә тормышка чыга
икән, дигән фикергә киләләр.
Дәүли, Хәсәннең туган тиешле
кешесе буларак, Хәсәнгә бу
хәбәрне бик тиз җиткерә һәм
җилкуар Хәсән Әлфиягә үзенең
мәхәббәтен белдереп, тормышка
чыгарга тәкъдим ясап, оятка ка-
ла. Әлфия бөтенләй аны тү-х гел,
ә колхоз председателе Газизне
ярата, бу чәчәкләрне «менә
синең басуыңда нинди чәчәкләр
үсә, алар
Ш. Ракипов
ЗНАК ЛЮБВИ
(Сөю билгесе)
озакламый бодайны күмеп
китәчәк» дигән фикерне аңлатыр
өчен генә китергән икән.
Автор сюжетны шушы ва-
кыйга тирәсенә туплап, аны
шактый җыйнак һәм кызыклы
гына хәл итә алган. Сәрби белән
Дәүлинең үзара бәхәсләшүе,
савымчы кыз Зәйтүнәнең, Хәсән
имән куышына калдырган кон-
фетларны һәм хатларны алып,
бөтен дус кызларына укытуы,
соңыннан Дәүлине сыйлавы һәм
башка моментлар сәхнә
таләпләренә әйбәт җавап
бирәләр.
« « *
гинның Татарстан китап
нәшрияты бастырып чыгарган
«Явыз рухлар елгасының сере»
исемле китабы әнә шулай
башланып китә, һәм
Шул ук вакытта укучыны
ышандырып бетерми торган
моментлар да бар. Аерым
алганда, төп деталь — Әлфиянең
Хәсәнгә чәчәк җыеп китерүе
ясалмарак килеп чыккан.
Председатель дә, Әлфия дә
уталмый калган иген өчен бик
борчылып йөриләр. Ләкин алар,
үзләре дә эшне оештырырга
тиешле кешеләр, бөтен дөнья Хә-
сәнгә генә килеп төртелгән
кебек, Хәсәнне тиргәүдән уза
алмыйлар. Җитмәсә,
председатель дә наряд бирү өчен
Хәсәнне пыр тузып эзләп йөри.
Моны, әлбәттә, тормышчан дип
булмый. Чынлыкта, колхоз
җитәкчесе наряд бирү өчен
шулай һәр бригадирны эзләп
китсә. нәрсә булыр иде?!
£)лфия дә шундый киеренке
вакытта, колхозчыларны утауга
чыгаруны оештырышу, Хәсәнгә
тиешен ачыктан-ачык әйтү
урынына, басудан чәчәк җыеп
кайту белән чикләнә. Нәтиҗәдә
үзе дә эшне суза. Төп мо-
ментның, шул рәвешле, ясалма
хәл ителүе, әсәрнең сәнгать
сыйфатына зур зыян китерә.
Язылышы, тел чаралары
ягыннан пьеса шактый җанлы
гына. Үзешчән сәнгать
коллективлары комедиягә
игътибар итәр дип уйларга
мөмкин.
С. Гайфуллин.
китапның мавыктыргыч ва-
кыйгалар, гаҗәеп маҗаралар
белән тулы булган эчтәлеге
укучы дикъкатен бик тиз җәлеп
итә. Китап безне
150
геологларның авыр һәм
мактаулы эшләре, аларның4
тормышлары белән таныштыра.
Болардан тыш китап гаять күп
төрле кыйммәтле файдалы
казылмаларның
----- ---------------
В. Корчагин
! ТАЙНА РЕКИ
j ЗЛЫХ ДУХОВ
(Явыз рухлар /
елгасының сере) '» (рус
телендә)
Туган илебезнең төрле поч-
макларында ничек табылулары
турында, аларның кайда һәм ни
өчен кулланылулары хакында
аңлаешлы һәм мавыктыргыч
итеп сөйли. Әсәрнең үзәгендә
бүгенге көн кешесенең язмышы,
аның тормыштагы роле
мәсьәләсе тора. Кечкенәдән үк
геолог булу турында хыялланган
Валерий беренче авырлыкка
очрау белән тез чүгә —
иптәшләрен авыр хәлдә тайгада
ташлап калдыра. Ул үзе хакында
гына уйлый. Совет кешесенә хас
булмаган бу әшәке сыйфат
яшүсмер Валерий характерында
киң колач җәергә өлгерә алмый.
Тәҗрибәле геолог Андрей
Иванович, Петр Ильич, очучы
Алексей Михайлович, ниһаять
Валерийның үзенең яшьтәшләре
Саша белән Наташа,
Валерийның авыр җинаять
эшләвенә карамастан, аңа кул
селтәмиләр. Валерий алар
ярдәмендә аякка баса — үзенең
ялгышуың аңлый. Ул яңадай
тормыщКа кайта. Кешегә
мондый югары гумаплы караш,
эчкерсез мөнәсәбәт — социалис-
тик җәмгыятьтә тәрбияләнгән
совет кешеләренә хас күренеш.
Автор әсәрдә шуңа басым ясый.
Китап табигатьне яратучы,
кыенлыклардан курык- маучы,
түземле һәм кыю булырга
омтылучы яшүсмерләргә
адресланган, һәм барын да
белергә, барын да үзләре
эшләргә, намуслы һәм гадел
булырга теләүче, хезмәтне сөюче
яшьләребез аны яратып укырлар,
гаять бай һәм катлаулы табигать
дөньясы белән танышырлар.
Г. Сәйфи.
Тормышыбызның кайсы
тармагын гына алсак та, бар
җирдә совет кешеләренең иҗади
активлыгы күтәрелүен күрәсең.
Бу — партиябезнең соңгы
съездлары һәм пленумнары
карарлары нәтиҗәсе. Совет
кешеләре матур киләчәкне —
коммунизмны якынайту өчен зур
дәрт һәм илһам белән эшлиләр.
Татарстан китап нәшрияты
бастырып чыгарган «Тормыш
тудырган» исемле җыентыкта
замандашларыбызга хас булган
әнә шул сыйфатлар хакында
сөйләнелә.
Китапка барысы ун язма
кертелгән. Алар аркылы укучы
пропагандист һәм агитаторларга
ярдәм күрсәтүче методик
советларның эшчән- леге,
коммунистик мораль нормалары
тәрбияләүдә Казан химико-
технология институты
студентларының кызыклы
башлангычы, җитен комбинаты
тулай торагы тәрбиячесе Г. Т.
Лапи- наның уңышлары һәм
башка бик күп җәмәгать, партия
оешмаларының эшчән- леге
белән таныша.
Мәсәлән, «Пропаганда һәм
тормыш» (А. Любез- нов),
«Коллектив рупоры» (С.
Вәлиева), «Мастер-тәр- бияче)
(А. Миндубаев), «Җәмәгатьчелек
бюросыннан — җәмәгатьчелек
институтына» (Б. Орешников)
исемле язмаларда сүз завод-
фабрика цехларында эшләүче
замандашларыбыз турында,
аларның тормышка, про-
изводствога нинди яңалык алып
килүләре хакында бара.
«Мәктәпләргә 'ярдәмгә» дигән
язмада Г. Петрова укучы
балаларда эстетик зәвыклар
тәрбияләү мәсьәләсендә тәҗрибә
уртаклаша.
«Йортлар идарәсе кар-
шындагы партия оешмасы» (Э.
Мохорев) һәм «Хатын- кызлар
хатын-кызлар өчен» (В.
Смирнова) исемле язмалар
аеруча кызыклы. Бу язмаларның
авторлары йортлар идарәсе
каршындагы партия
оешмасының һәм ха-
РОЖДЕННЫЕ
$ ЖИЗНЬЮ
(
£ (Тормыш тудырган)
( (рус телендә) тыи-кызлар
советының эш- чәнлеге турында
мавыктыргыч итеп язалар.
Коммунистик җәмгыятьнең яшәү
нормалары хакында сөйләүче бу
җыентыкны укучылар яратып
укырлар. Тиражы 3000, бәясе 7
тиен.
С. Галәү,
Бөек рус шагыйре А. С.
Пушкинның «Патшаның үлгән
кызы һәм җиде баһадир турында
әкият»ен («Сказка о мертвой
царевне и семи богатырях»)
укымаган һәм, укып чыкканнан
соң, аны яратмаган кеше,
белмим, бармы икән. Юктыр,
чөнки бу әкияткә мәктәп
программасында (алтынчы
класслар өчен) мах-
# * #
сус сәгатьләр бирелә. Шун-
лыктан, әсәрнең эчтәлеген
сөйләп тормастан, мин икенче
бер мөһим нәрсәгә генә кагылып
китмәкче булам. Сүз әлеге
әкиятнең татарчага тәрҗемәсе
турында бара. Алдан ук әйтеп
куйыйк, даһи шагыйрьнең бу
әкиятен татар телендә аерым
китап итеп чыгарып, Татарстан
китап нәшрияты бик тә кирәк,
бик тә куанычлы эш эшләгән. Ни
өчен дигәндә, мәктәп балалары
(мин монда татар укучыларын,
бигрәк тә, авыл балаларын күздә
тотам) бу әкиятне хәзер алтынчы
класста рус әдәбиятын өй-
рәнгәндә генә түгел, бәлки
шактый алдан — икенче- өченче
классларда ук уку бәхетенә
ирешәчәкләр. Шу-
151
«лай итеп, алар, бердән,
А. С. Пушкинның «Патша ның
үлгән кызы...» турында-
А. С. Пушкин (
ПАТШАНЫҢ
> ҮЛГӘН кызы \ ҺӘМ
ҖИДЕ ;
< БАҺАДИР {ТУРЫНДА
әкият;
гы әкиятен 3—4 елга алдай-, рак
белеп торсалар, икенчедән, рус
әдәбияты буенча махсус рәвештә
өйрәнгәндә аны тирәнрәк
аңлаячаклар
Әкиятне татарчага Шәйхи
Маннур тәрҗемә иткән һәм,
дөресен әйтергә кирәк, шагыйрь,
укучылар алдында да, А. С.
Пушкинның бөеклеге алдында да
җаваплы булуын яхшы аңлап,
әсәрнең рухын да, яңгырашын да
сакларга тырышкан, әкиятнең
тәрҗемә икәнлеге бөтенләй
сизелми диярлек.
Карчык җавап бирә сузып: — Ай
балакай гынам, кызым!
Нәләт эт котны алды,
Талап үтерә язды.
Кара ничек ярсый һаман! Чыкчы
минем янга балам.
Мин бу юлларны сайлап түгел,
бәлки күземне йомып, бармагым
белән төрткән урыннан алдым.
Әкият, башыннан алып ахырына
кадәр, менә шушылай шома
тәрҗемә ителгән һәм ул бик
җиңел укыла. Китапның
рәсемнәрен (анда барлыгы унике
рәсем бар) художник Т.
Ксенофонтов эшләгән.
Бәясе 21 тиен, тиражы 10 000
данә.
В. Нуруллин.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар
әдәбияты киштәсенә тагын бер
яңа китап өстәлде — әле шушы
көннәрдә генә Татарстан китап
нәшриятында шагыйрь Зәки Ну-
риның «Саный беләм» исемле
шигъри җыентыгы басылып
чыкты. Нибары унике биттән генә
торган бу китапчык менә мондый
юллар белән башланып китә:
■Санарга өйрәнәм көн дә Бер дә
тик торып булмый: Санау өчен
тирә-юньдә Әйбер җиткереп
булмый.
Шушы «увертюра»дан соң,
автор гади, балаларга аңлаешлы
тел белән бердән алып унга кадәр
булган барлык саннарга да тукта-
лып, ул саннарны ничек танырга
һәм яза белергә кирәклеге
турында яшь укучыга мәгълүмат
биреп чыга. Бер генә мисал
китерик. Тутырыйм дисәң унга
син, Карандаш ал да кулга син:
Бер янына нуль өстә — Шул
булыр ун — бер дистә!
Зәки Нури
j САНЫЙ БЕЛӘМ J
«Саный беләм» исемле әлеге
китапчык хакында сөйләгәндә,
аның художник
С. Кульбака тарафыннан
эшләнгән оформлениесенә карата
да бер-ике сүз әйтмичә үтү
мөмкин түгел. Җыентык
тышлыгындагы рәсемнәре үк
(«бер» санын күтәреп торучы
мөлаем йөзле, кечкенә генә бер
малай һәл! «ун» санын тотып,
укучыга карап, елмаеп торучы
кызчык) художникның үз эшенә
күңел биреп, булсын дип
эшләгәнен күрсәтеп тора.
Китапчыктагы барлык унике
шигырьгә карата ясалган
иллюстрацияләр дә автор
тарафыннан әйтелгән фикергә
туры китерелеп, гади, нәфис һәм
балаларның хәтерендә калырлык
итеп эшләнгән. Бер сүз белән генә
әйткәндә, шагыйрь Зәки
Нуриның бу китапчыгы
мәктәпкәчә яшьтәге балаларның
күңеленә хуш килер һәм алар аны
яратып укырлар дип уйлыйбыз.
Бәясе 11 тиен, тиражы 20 000
данә.
В. Нээ^метдинов.
В. И. Ульянов-Ленин исе-
мендәге Хезмәт Кызыл Байрагы
орденлы Казан дәүләт
университетының татар әдә-
бияты кафедрасы бастырып
чыгарган бу китапка доцент И.
Нуруллинның лекцияләр курсы
тупланган. Автор китапка язган
кереш сүзендә болай ди: «XX йөз
башы әдәбияты» дип атала
торган шушы чорның чикләрен
билгеләргә кирәк. Аның башы
кайда да ахыры кайда? Бу
.сорауга җавап бирү бер дә кыен
түгел кебек: 1901 елда башланып,
1917 елда тәмамланырга тиеш.
Ләкин әдәбият тарихын чорларга
бүлгәндә без гасыр исәбе кебек
формаль принцип белән генә
чикләнә алмыйбыз».
Автор чыннан да китабында
халкыбызның экономикасы
үсеше, социаль үзгәрешләр,
азатлык хәрәкәте һәм иҗтимагый
фикер баскычларын күрсәтү
белән бергә, әдәбиятның үз эчке
законнарын, аның алга бары-
шында сыйфат сикерешләрен
искә алган, бу чор әдәби
хәрәкәтне, элеккеге чорлар белән
чагыштырган, сыйфат
үзгәрешләрен яктырткан.
Әдәби хәрәкәткә, шул чорда
иҗат иткән язучыларның,
әдипләрнең әсәрләренә,
сәнгатьчә эшләнешләренә, иҗат
алымнарына авторның
үзенчәлекле карашы китапта
ачык сизелә. Тагын
? И. 3. Нуруллин
\ XX ЙӨЗ БАШЫ
< ТАТАР
: ӘДӘБИЯТЫ
шунысы әһәмиятле: И. Ну-
руллин китабын, шушы типтагы
бүтән китаплар белән
чагыштырганда, шактый гади,
матур, һәркемгә аңлаеш
лы телдә язган. Китапта текстны
артык «фәнпилә.чде- рергә»
тырышып, очына чыга алмаслык
катлаулы җөмләләр очрамый, һәр
бүлеген, һәр битен, әдәби әсәрне
укыгандагы кебек җиңел укый-
сың. Бу үзе генә дә шул чор
әдәбиятын өйрәнүдә, язучылар
иҗатындагы үзенчәлекле
якларны күз алдына китерүдә
китапның студентлар, урта
мәктәп укытучылары, язучылар
һәм журналистлар өчен генә
түгел, гади укучылар, әдәбият
сөючеләр өчен дә файдалы икә-
нен әйтеп тора. Китап ахы рында
шушы чор әдәби хәрәкәткә
бәйләнешле шактый тулы
әдәбият исемлеге бирелгән.
Китапның фәнни редакторы —
X. Госманов. Тиражы — 550,
бәясе 28 тиен.
X. Малкин.
Татарстан китап нәшрияты
күптән түгел генә бастырып
чыгарган «Тукран малае
Шуктуган» исемле әкият үзенең
шома язылуы һәм тирән
эчтәлекле булуы белән нәкъ менә
А. Алиш дустыбызның көйле
әкиятләрен искә төшерә. Балалар
язучысы Җ. Тәрҗемановның
кечкенәләр өчен атап язган бу
әсәрен укыгач, күңелдә рәхәт
тойгы һәм канәгатьләнү кала.
Менә «Көнчыгыш яктан,
ерактан, ерактан алсу таң атты,
киртәгә кунаклаган, төнен
йоклап алган әтәчне уятты. Менә
ул, сикереп торды, җилпенә-җил-
пенә «Кикрикүк! Кикрикүк!
Уяныгыз хәзер үк!», дип
кычкырды. Бу тавышны ишетеп,
елмаеп-көлеп, тау артыннан
Кояш күтәрелеп чыкты, үзенең
нурлары белән җир өстен
җылытты. Таралды, югалды
аксыл томан, алда күренде
урман. Анда яшел киемле
агачлар үсәләр, тәмле-тәмле
җиләкләр пешәләр. Их, шәп тә
соң карлыган куаклары, җыя аны
яшьләре, картлары, биеп кенә
йөри һәркемнең аяклары, һавада
әйләнгә- ләп-тирбәнгәләп
күбәләкләр оча, ал арны кояш
нурлары коча...» дип, әкият безне
урманга алып кереп китә.
Аннары инде: «Борын-борын
заманда, менә шушы урманда,
түгәрәк күлле аланда, агач
куышында, үзенең ша-
$ :j:
лашында яшәгән, ди, врач-
хирург Тук-тук бабай. Аның
белән бергә торган иң бәләкәй
оныгы — Шуктуган. Салкыннар
башлангач та алар җылы якка
очмаганнар, үз куышларында
гына кышлаганнар», дигән
юлларны укып, әкиятнең төп ге-
ройлары белән таныша
башлыйбыз. Тук-тук бабай көн
саен эшкә чыга, ул бер агачтан
икенчесенә очып, аларның
һәркайсын «Чирлә- мәгәннәрме,
явыз кортлар
j Җ. Тәрҗеманов ;
\ ТУКРАН МАЛАЕ <
> ШУКТУГАН ‘
$ (
5 ?
ияләнмәгәнме?» дип үткен
борыны белән чукып, тыңлап
карый һәм каеры астына
яшеренгән кортларны бе-
тергәннән-бетерә бара. Ул үзенең
оныгы Шуктуганны бу эштә
ярдәмгә , чакыра. Ләкин
Шуктуган эш сөйми. Тук-тук аны
эшкә өндәп: «һәркем дан казана
эштә. Менә ярканат та сукыр ки-
леш тә зур файда китерә, зарарлы
чебен-черкиләрне, саранча һәм
башка шуның кебекләрне
бетерә», ди. Шуннан соң инде
Шукту- ганның ярканат һәм
башка җәнлекләр белән очрашуы,
һәр төрле маҗаралары тасвир
ителә.
Әкиятнең төп мәгънәсе
тукраннарның файдалы эшләрен
балаларга мавыктыргыч рәвештә
төшендерүдә. Әкияттә табигатьне
һәм туган илне ярату, хезмәткә
һәм уяулыкка өндәү бер- берсе
белән бәйләп бирел* гән.
Балалар күңелсез, эч по-
шыргыч әйберләрне һич
яратмыйлар. Балалар өчен
язылган әсәр алармы уенчык һәм
уен кебек үзенә тартырга,
кызыклы булырга,, аларның
үзләре кебек гел. хәрәкәт итеп
торырга тиеш. Ләкин «уен»
барганда, ягъни әсәрне укыганда
яки тыңлаганда балага нинди дә
булса файдалы бер нәрсә сеңеп
калсын. Җ. Тәрҗеманов нәкъ мер
шушы таләпләрне күз алдында
тоткан.
Художник П. Григорьев,
китапны матур рәсемнәр белән
бизәгән. Алар әкиятнең
эчтәлегенә туры килеп- торалар.
Китапны мәктәп, яшендәге
балалар яратып укыячаклар, ә
инде әле хәзергә укый-яза белми
торган нәниләр исә аны йотлы-
гып тыңлаячаклар. Тиражы; 22
000, бәясе 7 тиен.
Г. Галиев-.