Логотип Казан Утлары
Хикәя

УТЛАР КИЧКӘН ЕГЕТ


олгоград. Оборона мәйданы.
Җәйге матур көннәрнең берсе. Күк йөзе зәңгәрсу пыяла кебек саф. Ара-тирә исеп киткән салмак җилдә юкә агачы яфраклары акрын гына кыштырдыйлар. Сквердагы төрле төстәге чәчәкләр тирә-якка хуш исләр тараталар.
Асфальт юлдан машиналар уза. Сул яктагы йортның тәрәзәсеннән радиола тавышы ишетелә. «Хотят ли русские войны?» җыры узган сугышларга ләгънәт укый, сугыш уты кабызырга теләүчеләргә кисәтү ясый, совет халкының сугыш теләмәвен йөрәкләргә үтеп керерлек итеп аңлатып бирә.
Каршыдагы дүрт катлы таш йортның стенасына куелган мемориаль такта янына бер төркем халык җыелган. Алар тактага язылган сүзләрне укыйлар:
«Оборонаның алгы бастионы — Павлов йорты. Бу йорт 1942 елның сентябрь ахырында сержант Я- Ф- Павлов һәм аның сугышчан иптәшләре А. П. Александров. В. С. Глущенко, Н. Я- Черноголов катнашында алынды. 1942 елның сентябрь-ноябрь айларында йортны 13 нче гвардия укчы дивизиясенең 42 нче гвардия укчы полыгы 3 нче батальон сугышчылары:
Александров,
Афанасьев,
Бондаренко,
Воронов,
. Глушенко,
Гридин,
Мосияшвили,
Мурзаев,
Павлов,
Рамазанов...
геройларча сакладылар».
Рамазанов, фамилиясен әйтү белән шундагы кешеләрдән оерәү кычкырып җибәрде:
— Минем якташ... Астрахань өлкәсеннән.
Өстенә шоколад төсендәге костюм кигән, зәңгәр җирлеккә ак бөртекләр төшкән галстук таккан, уртача буйлы, какча яңаклы ул кешегә барысы да борылып карады. 20 яшьләр тирәсендәге бер кыз аңа сораулар бирергә кереште: „
_ Исән калганмы? Хәзер кайда тора.
В
110
— Исән, — диде әлеге кеше шат тавыш белән. — Хәзер уЛ) «Волжский» совхозында тимерче булып эшли.
Кыз сумкасыннан тиз генә блокнотын алып, әлеге кеше әйткәннәрне яза башлады...
Мин дә «Павлов йорты»н саклауда катнашкан Рамазанов белән кы-зыксындым. Шоколад төсендәге костюм кигән кеше миңа аның адресын бирде.
— Исеме — Фәйзерахман. Әтисенең исеме — Зөлбохар. Фәйзерахман совхозның иң тырыш, иң алдынгы эшчесе, һәр елны Октябрь бәйрәмендә Почет грамотасы белән бүләкләнеп килә. Барыгыз, бармый калмагыз,— дип, ул, үзенең якташы белән горурланып, мыегын бөтереп куйды.
$
* *
Астрахань далалары...
Бу якларның табигате үзенчәлекле. Җәе шактый озын, эссе көннәре күп була. Анда яңгыр бик аз ява. Көзе җилле, кайбер чакларда ком бураннары күтәрелә...
Тип-тигез даланың өстеннән олы юл сузылган. Монда автомашиналар еш очрый. Ара-тирә атлар, дөяләр дә күренгәли.
Комлы олы юл буйлап бара торгач, каршыда «Волжский» совхозы күренде. Совхозның үзәк усадьбасына җиткәч, мин, чемоданымны алып, машинадан төшеп калдым. Совхозның конторасына кереп, директор Иван Трофимович Кушнир белән таныштым. Героик Волгоград сугышларында катнашкан Рамазанов турында әйткәч, директор җанланып, китте:
— Фәйзерахман Зөлбохарович совхоз эшендә дә сынатмый. Ун елдан артык инде совхозның Почет тактасында тора. Кыска гына итеп әйткәндә — дала бөркете!
Рамазанов совхозның икенче бүлекчәсендә яши икән. Директор машина чакыртты. Ишектән кара тутлы, чандыр бер кеше керде. Ул икенче бүлекчәнең шоферы икән...
Без комлы юл буйлап киттек. Шоферның исеме Хафизулла икән, телгә шактый оста күренә. Мәзәк сүзләр дә әйтеп көлдерде. Ә инде Рамазанов турында сүз чыккач, җитди тавыш белән:
— Ул әле дә сукса тимер өзәрлек. Яшь чакта ат күтәргән диләр аны. Волгоградта биш фашистны берьюлы тәрәзәдән ыргыткан, — диде.
Машина яңа гына салынган зур йорт янында туктады. Хафизулла, кабина ишеген ачып:
— Килеп җиттек. Менә, рәхим итегез, геройның йорты шушы була!— диде.
Безнең килүне күреп йорттагылар да чыкканнар,иде. Менә базык гәүдәле, таза гына бер кеше тора. Аның белән кул биреп күрешкәч, ул үзенең Рамазанов икәнлеген әйтте.
Өйгә кердек.
Өй эчендә гади җиһазлар. Ишектән керүгә, түрдәге ике тәрәзә арасына, пыялалы рамга Ленин рәсеме куелган. Сулдагы һәм каршы стеналарда — төрле фоторәсемнәр.
— Кунакка чәй куйыйм әле, — диде йорт хуҗасы Нурҗамал апа. Ул, самоварны алып, почмак якка чыгып китте. ,
Рамазанов тормышның ачысын-төчесеи шактый күргән кеше икән. Әтисе 1933 елда үлеп китә. Олы бала булганлыктан, бөтен семьяны карау Фәйзерахман җилкәсенә төшә. Ул Каспий диңгезендә балыкчы, портта йөк ташучы, заводта слесарь булып эшли. Озак та үтми, аны хәрби хезмәткә чакыралар. Анда ул Ватаныбыз чикләрен уяу саклый, дисциплиналы, тырыш сугышчыларның берсе була. Хәрби хезмәттән кайтып туган йортында озак тора алмый, Бөек Ватан сугышы башлана.
111.
сакпяпя non™!лаРЬ|’ Ростов, Таганрог шәһәрләре аның хәтерендә .нык. сакланалар. Аларның часте алгы сызыкка килә. Көньяк фронтта Рама- 1.4 пцр nJnuЛРаЛа,Иоа.оһәм госпитальгә керә... Тазарып чыккач, легендар Т^тг1гпА,/ВИЗИЯДӘ 942 елның август аенда Идел шәһәрен сакларга килә. ПС1И„ аРшы ата торган мылтыктан фашист танкларына яндыргыч пулялар яудыра... 1
Сөйләшеп утырган арада чәй дә өлгерде. Мин ни өчен килүемне әйт- кәч, Рамазанов, елмаеп:
Сугышта аның кадәр генә батырлык һәркемдә дә булгандыр инде- ул, — дип куйды.
Кич кырын гына безнең ике арада уртак тел табылды. Ул болай булды. хат ташучы Рамазановка газеталар һәм бер зәңгәр конверт китерде. Конвертны ачып карау белән Фәйзерахман абыйның йөзе тагын да көләчләнә төште, күзләрендә шатлык нурлары балкыды. Хат аның иң якын дусты, хәзер Волгоградта торучы Афанасьевтан иде.
— Фронтта безнең иң яраткан кешебез иде ул. «Павлов йорты»н саклаган чакта искиткеч батырлыклар күрсәтте. Хәзер ике күзе дә күрми. Врачлар моны контузия нәтиҗәсе диләр, — дип хатны укый башлады. Аннары ягымлы гына итеп хатынына эндәште:
— Кая әле, Нурҗамал, — диде, — теге газеталарны, хатларны табып китер әле, «Сержант Павлов йорты» дигән китапны да...
Нурҗамал апа түрдәге че-моданнарның берсен ачып актара башлады. Рамазанов миңа Павловның хәзерге көндә Новгород өлкәсендә партия эшендә булуын, хатлар Нурҗамал апа картына cap- гая башлаган газеталар һәм хатлар сузды. Аларны алгач, Рамазанов бер мәлгә тын калды. Ул авыр, кан коюлы сугыш елларын хәтерләде булса кирәк. Бераздан, урындыгын өстәлгә якынрак китереп, алгарак иелә төшеп, салмак тавыш белән сөйли башлады.
1942 елның көзе.
Фашистлар Иделгә чыгу өчен бөтен көчләрен салалар. Алар шәһәр остенә бер көндә генә дә меңнән артык самолет җибәрәләр. Шәһәр ут эчендә Ерактан караганда кызыл шәүлә һәм кара төтен пәрдәсе анда инде тереклек калмагандыр дигән шом сала. Гитлерчылар «Шәһәр безнең кулда’» дигән листовка хәзерлиләр, аны тарату өчен шәһәрнең алынып бетүен генә көтәләр. Гитлер хәтта «Иделгә чыктык!» дип бөтен дөньяга аКЬЛәкин Волгоград фашистлар алдында тезләнмәде. Совет сугышчы- лары нык тордылар.
, әледән-әле язып торуын әйтте.
Ф. Рамазанов
112
...Айга якын инде каты сугышлар бара.
Идел-ана өстендә бомбалар, снарядлар шартлый. Бер төркем гитлерчылар Идел елгасына якын гына торган йортка туктаусыз һөҗүм итәләр. Аның калын стеналары зур-зур тишекләр белән чуарланган. Кара тәреле бомбардировщиклар, чебеш алырга килгән козгын кебек, шушы йорт тирәсендә әйләнәләр. Өстән яуган бомбалар түбәне каерып ыргыталар. Үзәк өзгеч ачы сызгыру белән төшкән бер снаряд йортның .алгы өлешен җимерә. Түшәм ишелеп төшә, тузан болыты күтәрелә...
Икенче катка урнаштырылган пулемет атудан туктады.
— Су кирәк! — дип кычкырды пулеметчы Бондаренко, ут кебек кызган көпшәгә күрсәтеп. Аның бите буйлап керле тир агып төшкәй. Ул, , марля белән бәйләгән башын сузып, тәрәзәдән карады. Икенче тәрәзә- ' .дән атучы лейтенант Афанасьев, немецлардан күзен алмыйча, карлыккан тавыш белән:
— Солдат Довженко, су китерегез! — диде.
Запас су беткән иде. Солдатларның берсе тиз генә флягасын сузды.
— Кичкә һөҗүм басыла төшкәч, Иделдән алып кайтырбыз, хәзергә моны салыгыз, — диде ул, эчә торган запас суын авызыннан өзеп. Башкалар да флягаларындагы суларын пулемет көпшәсенә сала башладылар.
Павел Довженко, көпшәдән тамган тамчыларны күргәч, кипкән иреннәрен ялап куйды.
— Кайчан дөмегерләр бу гадлар! Айга якын бит инде, туйганчы су да эчкән юк...
Дөбердәгән тавышлар ишетелде.
— Танклар!
Өч танкның шуышып шушы йортка таба килгәне күренде.
Беренче танк килеп үк җитте. Ләкин ни өчендер фашистлар атарга ашыкмадылар. Танк кинәт туктады һәм, люк. ачылып, танкистның башы күренде. Ул, рус сүзләрен вата-җимерә, кычкырды:
— Рус, сдавайс! Вольга капут... Вам зер шлихт...
— Ут!—дигән команда яңгырады. Рамазанов һәм Якименко ПТРдан атып җибәрделәр. Танкның өстеннән кара төтен баганасы күтәрелде.
— Шул кирәк сезгә! — диде Рамазанов, озын мылтыгын икенче танкка төзи-төзи. Аның иптәше икенче танкның башнясын каерып төшерде. Арттагы танктагылар пушкалардан ата башладылар. Снаряд икенче катның стеналарын иште. Ләкин йорт тимер өрлекләрдә нык торды.
Павлов:
— Гранаталар белән сыйларга үзләрен! — дип әйтеп кенә өлгерде, Глущенконың гранаталар бәйләме свастикалы «ташбака»ның чылбырын өзде. Павловчылар ярсып, соңгы гранаталарына кадәр сугыштылар...
Төтенгә күмелгән өченче танк кире борылды. Якименко, җиңе белән битен сөртеп алды да, Рамазановны кочаклап үпте. Таҗик Турдыев ялкын эчендәге танкларга карап, «моны без эшләдек» дигәндәй, мыек астыннан елмаеп:
— Шәп яналар! — диде.
Довженко, сержантка карап, кычкырып җибәрде:
— Нәрсә ди? Капут диме? Ә үзләре...
Ниндидер эт өргән кебек итеп җырлаган тавышлар ишетелде. Каршы йортта немецлар патефон уйнаталар иде. Озак та үтмәде, гитлерчылар биергә тотындылар.
— Чакырылмаган кунаклар тагын типтерә башладылар, дип, Воронов урыныннан торды да почмактагы тәрәзә янына китте.
— Гитлерчылар! — дип кычкырды ишек төбенә куелган сакчы һәм селтәнеп граната ыргытты.
Граната ялкынында фашист солдатлары ап-ачык күренде. Глущенко .автоматтан озын очередь бирде.
113
' ЙПТӘШ Глущщ-jj^Q KVK
ронов, теге беләген тотып \,^Геңдә кан’ ~ дип әйтеп кенә ®лгеРДе Воэле: ’ туОән иелде. Фашистлар шуышалар, әледән-
— Русь, сдавайсь! Русь кяпи-н D
иде. Менә бер немец ЙОРТ’я. Вольга буль-буль! — дип кычкыралар граната ыргытты. Ләки4 пяй?"а УК килеп җитте- Ул торып ТӘРӘЗӘГӘ алып кире ыргытты, Дус™^°В™ЛЗрНмҢ берсе аны шунда у? ТОТЫП шучы фашистларның'нәкъ ^пп.о РД ә Мосияшвили ашыкты. Ул шуы-
_ CananunnnnnJ °<Ъ уртасыиа ике граната тондырды.
матлар дошман РөстенГ™^?^1'91-^11 кычкырды Павлов’ Авт0’
— Птгппиио^ Г туктаусыз ут сиптеләр.
куркынгянРхаппч СТТе’ диде автоматчыларның берсе, каушаган һәм итеп җавап бирде;ПТӘШЛ9РеНӘ Карап- Рамазанов ада каты һәм кискен
гИ-^пп°"Пар ^етсә’ киРпеч бар, кирпеч белән кыйныйбыз!
‘п-ГгУ « ярты сәгатькә сузылды, йортның кайбер бүлмәләренә не- L 1 р оәреп керде. Алар баскыч буйлап өскә үрмәли башладылар, и сугышчыларның башында бер генә уй: «Фашистларга тере килеш бирелмәскә!» r г
Кинәт дошман өстенә утлы яшен булып снарядлар оча башлады.
Навловчылар шатланып кычкырып җибәрделәр: «Катюша!» йорт эченә үрмәләгән фашистларга каршы кул сугышы башланды. Фашистлар, үлекләрен калдырып, тагын чигенделәр.
Менә кичке караңгылык җәелде. Шәһәрнең янганы көн яктылыгында артык сизелми, ә кичке караңгы фонда зур-зур ялкыннар күңелгә шом салып торалар иде.
Төн уртасында гранаталар, патроннар китерделәр. Павловчыларның рухлары күтәрелде. Алар үзләрен бу йорт-крепостьның чын хуҗалары итеп хис иттеләр.
Күп тә үтмәде, немецлар урнашкан «Военторг» бинасыннан ике кызыл, бер яшел ракета җибәрделәр. Бу немец бомбардировщикларына сигнал иде.
— Иптәш сержант, — диде Рамазанов, күктә балкып янучы ракеталарга карап, — әйдә, бер кызык итик әле.
Ул хәйләкәр елмайды. Аның нәрсә әйтергә теләгәнен барысы да аңлады. һавага — фашистлар урнашкан йортлар ягына өч ракета җибәрделәр.
— Уенның ахры нәрсә белән бетәр? —диде шикләнеп Мосияшвили.
_ Уеннан уймак чыгармасак ярар иде инде, — диде Турдыев.
Самолетларның улавы ишетелде.
Козгыннар бик төгәл очарга яраталар, дип, күкне күзәтте Павлов — Карап карыйк, комедия булырмы, трагедияме?
Немец самолетлары күтәреп килгән йөкләрен бик тиз бушата баш- чадылар Фашистларның үзләрен үк дөмбәсләвең күргәч, павловчылар, кулларын чәбәкләп, сикергәли-сикергәли шатландылар Җор сүзләр әйтергә яратучы украин егете Глущенко дошманны үрти башлады:
— Әйдә, фрицларның баш түбәләрен кашы. Күптән мунча кергәннә-
Ре Каршыда ут-ялкын зурайганнан-зурайды. Көчле яктылыкта фашистларның кычкыра-сүгенә йөгерүчеләре күренеп торды. Менә бер фа- шис офицеры команда бирде. Кая кереп качарга урын тапмаган солдатлар ань! бар дип тә. белмәделәр. Офицер кулларын селки-селки, та- ?ыТ, какырынырга тотынды. Павлов™ар бинокльдән карап анык шак- ТЫЙ Накъ"театрда™ "ебек,-диде Мосияшвили, автоматын җайлабрак куеп? йакии бу күренеш »»» °Ф"ЦС₽НЫ
йөгергән солдатларны да --Ү
Әкрен генә таң атып ки
8. .C. Ә.“ № 2.
Күңелләрдә мең төрле хисләр уята торган таң иде бу. Рамазанов зур табакка су салды, гимнастеркасының шактый керләнгән якасын алып, бик тырышып юды. Ләкин аны кибәргә куярга урын тапмый аптырады’ Кая караса да тузан, таш, корым, көл өемнәре. Патроннардан бушаган ящпкны төбен өскә каратып әйләндерде, чиста итеп сөртте һәм яканы шунда җәеп куйды. Ул икенче патрон ящигына утырды да, яңагына таянган хәлдә, уйга чумды. Уйлар аны бала чакларына алып килделәр.
Фәйзерахман беренче бала, ә семья шактый ишле иде.
Әле дә аның хәтерендә: газетадан Испаниядәге сугышлар, фашистларның ерткычлыклары турында укыганнан соң төне буе йоклый алмый чыккан иде. Ул вакытта кем уйлаган дүрт елдан соң фашистлар белән үзләренә сугышырга туры килер дип. Гитлерчы башкисәрләр совет халкына күпме бәла-каза алып килделәр. Күпме кешеләр немец табаны астында һәлак булды. Күпме сабыйлар ятим калды. Күпме кан, күз яше түгелә...
Кесәсеннән өеннән килгән өчпочмаклы хатны алып укый башлады. Ничәнче тапкыр укый инде! Туган яктан, сөекле хатыны Нурҗамалдан килгән хат бит ул.
Воронов өске каттагы бүлмәләрнең берсеннән скрипка тапкай иде. Ул өзелгән кылларны ялгап, моңлы гына бер көй уйнап җибәрде.
Салкын көннәр башланды. Снарядлар, патроннар, азык-төлек бик аз калды. Яңгыр яуган көннәрдә аерата кыен булды. Чөнки ярыклардан кергән яңгыр черем итеп алырга дип яткан солдатларның битләренә, шинельләренә, одеялларына агып төшә иде.
Икмәк җитми, бер кирпеч икмәкне ун кешегә бүлеп биргән көннәр булды. Фашистлар моны сизде булса кирәк, иртәнге тын минутларда колбаса һәм дуңгыз итен автоматларына бәйләп, павловчыларга селкә- селкә мактандылар. Алар немецчә дә, русча да кычкырдылар:
— Русь, хараша'свинья... Иди суда, кушать будем...
— Русь, нәрсәгә борыныңны салындырдың?
— Каеш бик бушамадымы?
Павлов, йодрыгын селки-селки, аларга җавап бирде:
— Хәзер сез сволочьларны иртәнге «порция» белән сыйлыйбыз!
Автоматлар бердәм телгә килделәр. Гитлерчылар абына-сөртенә йө-герештеләр.
Рамазановның калын тавышы яңгырады:
— Безнең урамда да бәйрәм булыр! Биетербез әле без сезне!
Каты сугышлар белән көн артыннан көн үтте. Октябрь бәйрәме якынлашты. Сугышчылар сакал-мыекларын кырдылар, гимнастеркаларына ак якалар'тектеләр. Мосияшвили хәтта каткагциске кремгә керосин кушып, сукыр лампада эретте дә, менә дигән итеп итеген ялтыратып куйды. Ул тыпырдап биеп тә алды. Бондаренко аның аркасыннан җиңелчә кагып сөйләнде: _ ■
— Гитлерны дөмектергән көнне парлашып биероез, дускай, яме?
Турдыев, кысык күзләрендә шатлыклы очкыннар уйнатып, Бонда- ренкога баш селекте. Бу аның: «Ул шатлыклы көнне мин дә арып шылганчы бииячәкмен», — дип әйтүе иде.
Павловчылар шулай үзара сөйләшкән арада чәй дә кайнап чыкты. Өстәлгә консервалар, колбаса, шикәр куелды.
Кинәт телефон шалтырады. Сержант штаб белән сөйләшкәннән сон., Хәрби ант тексты басылган кәгазьләр китерәчәкләрен белдерде. Сугыш- 114
8" 115
чылар барысы да Хәрби антның көчен, аны үтәү өчен җаныңны да кызганмаска кирәклеген бөтен ачыклыгы белән аңлыйлар иде.
Озак та үтмәде, штабтан килеп тә җиттеләр. Хәрби ант тексты алсу кәгазьгә басылган иде. Сугышчылар тигез булып сафка тезелделәр. Текстны өләшеп чыктылар. Сержант Павлов, строй алдына басып, калын тавыш белән укый башлады:
— Бүген без Идел шәһәре өчен генә кан түкмибез. Биредә без бөтен Ватаныбызны яклыйбыз... Монда, Идел ярында, Ватаныбызның язмышы хәл ителә.. Без ант итәбез: соңгы тамчы каныбызга кадәр, соңгы сулышыбызга кадәр, соңгы тапкыр йөрәк тибүенә кадәр бу шәһәрне сакларбыз һәм. дошманны Иделгә үткәрмәбез!
Хәрби ант биргәннән соң сугышчылар текст астына имзаларын куйдылар. Соңыннан бүләкләр өләшенде. Дивизия командиры генерал Родим- цевның котлавы укылды.
Кичен Павловны дивизия штабына чакырдылар. Ул «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән иде.. Дивизия штабында аңарга шул медальне тапшырдылар. Ул аннан канатланып кайтты. Күз алдыннан генералның ягымлы йөзе китмәде. Ишектән керүгә:
— Генерал Родимцев барыбызны да кайнар котлады. Батырларча сугышуыбыз өчен мактап та алды,«—дип, дусларының кулларын кысты. Аның телогрейкасын салуын да көтмәделәр, өстәге төймәләрен ычкындырып, көмеш медален карадылар.
— Котлыйм, иптәш сержант,— диде Мосияшвили, Павловның кулын кысып.
Әйе, генерал аларны юкка гына мактамады шул. Немец фашистлары командоваииесе павловчыларны кырып бетерү өчен күпме көч куйды, Берлиннан иң төз атучы снайперларны китерде. Фашистларның штаб карталарында бу йорт дәһшәтле сугыш пункты итеп тамгаланды...
Бәйрәм көн булгач, бераз сыйланып та алдылар. Фашистлар, ара-тирә пулемет һәм автоматлардан ут ачып, кәефне бозарга теләсәләр дә, пав- ловчылар аларны тиз тончыктырдылар.
Мосияшвили грузиннарга хас җитезлек белән биеп алды. Аннан Тур- дыев та калышмады. Ул, Таҗикстанын искә төшереп, такмак әйтә-әйтә, бөтерелеп йөрде.
— Аякларыңа күз иярми... Таҗик кызларының йөрәкләрен җилкеткәнсеңдер син, — диде Василий Сараев. Станоклы пулеметка таянган Павлов «әйе» дигәнне аңлатып, баш селекте. Биеп бетергәч, Турдыев Рамазанов янына килеп аның аркасына кулын салды. Сержант Павлов җыр ярата иде. Рамазановна да шул турыда әйтте.
— Безнең Валдай якларында татарлар бик күп. Аларның балык тотканда җырлаган җырларын без яратып тыңлый идек. Татарлар җырга гына түгел, балык тотарга да осталар, — дип Рамазановның җырлавын үтенде.
Фәйзерахман уңайсызланды, йөзенә кызыллык бәреп чыкты. Павлов . кирәкмәгәнгә мактау сүзләре ычкындырмый иде. «Димәк, ул татарлар белән сугышка кадәр үк аралашкан һәм аларга хөрмәт белән карый»,— дип уйлады бронебойщик.
Сугышчылар кул чабып сорагач, артык кыстатмады, эчке бер моң белән җырлый башлады:
Кара гына урман, караңгы төн, Яхшы атлар кирәк үтәргә...
Җыр тәмамланып өлгермәде, фашистлар ата башладылар. Воронов белән Сараев тәрәзәгә куелган пулеметка ябыштылар. Стенадагы тишектән озын мылтыкларының көпшәсен чыгара төШеп бронебойщпклар урнашты...
116
* а»: *
Фашистлар йортка хуҗа булу өчен ниләр генә эшләмәделәр. Иртәнге якта башланып киткән атыш бераз тынып торуга, немецлар, өстәмә көчләр туплап, тагын күтәрелделәр. Вороновның пулеметы кинәт тынып калды. Ул кулын тотып идәнгә чүгәләде. Ярасын марля белән бәйләргә өлгермәде, якында гына «Русь, сдавайс!» дигән тавыш ишетте. Аягына көч- хәл белән басты да таза кулы белән билендәге гранатасын алып тәрәзәдән ыргытты.
Менә фашистлар җиңел пушка китерделәр. Ут-төтеи бөтен йортны каплады. Атыш кызганнан кызды. Иващенко каты яраланды. Вороновның аягына да ярчык эләкте. Сугыш өч сәгать дәвам итте. Бронебойщик- лар да берәм-берәм сафтан чыкты.
Павловның йөрәге жу итеп китте. «Шулай ук фашистлар йортка хуҗа булырлармыни?» дигән уй җанын сыкратты. Ул ачу белән ярсып кул пу-леметыннан ата башлады. Кинәт аягына күсәк белән суккан кебек булды. Сержант ватык кирпечләр өстенә авып төште, уң аягыннан кан ургылып ага иде. Ул шуышып телефон янына барды һәм трубканы алып өзек- өзек сүзләр әйтте:
— Штаб... Штаб... Каты һөҗүм... сугышчыларның күбесе икешәр-өчәр яралы... Үлүчеләр дә бар...
Караңгылык пәрдәсендә йолдызлар җемелдәп яна башлагач, атышу басыла төште. Нәкъ баш түбәсендә, янып торган шар кебек, ай калыкты.
Яралыларны бергәрәк җыйнадылар. Бер сугышчы коралдашларына соңгы мәртәбә карап калыйм дигәндәй, соры күзләрен зур итеп ачты, нидер әйтергә теләгән иде, башы салынып төште. Яраланган, ләкин фашистлар алдында тез чүкмәгән иң якын иптәшләре кулында ул соңгы сулышын алды.
...Авыр, дәһшәтле көннәр әкрен генә үттеләр. Кайчакта «Инде бетте, йорт җимерелде, кеше әсәре калмагандыр» дип уйларлык иде. Ләкин йорт-крепость бирелмәде! Ул янды, тишелеп бетте, сугышчыларның күбесе яраланды, һәлак булды... Ләкин исән калганнар сугышчан байракны нык тоттылар.
Менә элемтәчеләрнең берсе, телефон белән сөйләшкәннән соң, «Ура!» кычкырып җибәрде. Башкалар аңа аптырап калдылар. Элемтәче сорау биргәнне дә көтмәде, кызу-кызу сөйли башлады: .
— Фашистлар чолганышта. Армиябез һөҗүмгә күчкән...
Шатлыктан барысы да «Ура» кычкырдылар, бер-берләрен кочып үптеләр. Фашистлар ягына коралларын күтәреп көр һәм шат тавыш белән кычкырдылар:
— Табаныгызны ялтыратыр көннәр җиттеме, эт токымнары?!
— Үлем немец илбасарларына!
— Котырган Гитлерга үлем!
Я: *
Рамазанов хикәясен тәмамлады. «Ул дәһшәтле көннәр тагын кабат-ланмасын!»— дигәндәй, янындагы кызы Марзияның башыннан сыйпап алды.
— Менә болар тыныч үссеннәр инде, сугыш хәвефен күрмәсеннәр, — диде.
Ул «Павлов йорты» өчен барган сугышларга Советлар Союзы Маршалы В. И. Чуйковның биргән бәясен әйтте. Маршал болай дип язган:
«Бер йортны саклаучы кечкенә генә төркем шулкадәр күп гитлерчыларны кырды, хәтта Парижны алганда да фашистлар ул кадәр кеше югалтмадылар». Әйе, илебезнең язмышы кыл өстендә калган чакта пав- ловчылар 58 тәүлек буе фашистларга каршы көрәштеләр. Алар саклаган йорт «Сержант Павлов йорты» дип тарихка керде. Аның батыр сугышчы
117
лары турында Советлар Союзында да, чит илләрдә дә язып чыктылар. Радиолар бу турыда бик күп телләрдә сөйләделәр. 58 тәүлек буе барган каты сугышлар, батыр йөрәкле кешеләр турында китаплар язылды.
«Павлов йорты» дигән героик драма Мәскәүлең Кремль театрында күрсәтелде. Бу драманы башкала тамашачылары да, шулай ук Кытайдан, Кореядан, Венгриядән, Польшадан, Германия Демократик Республикасыннан килгән туристлар һәм студентлар да зур дулкынлану белән карадылар.
Бу йорт-крепостьны саклаганда туган дуслык, иптәшлек җепләре әле һаман да өзелми. Фәйзерахман абый хатлар китерде. Алар Украинадан да, Себердән дә, Кавказдан да, Урта Азиядән дә, Новгород өлкәсеннән дә килгән. Аларга йөрәк түреннән чыккан җылы сүзләр язылган. Төрле милләт уллары бер максат өчен — илебезнең бәйсезлеге өчен сугышып, искиткеч батырлыклар күрсәттеләр. Аларның сугышчан тормыш юлларын бер легенда итеп сөйләрлек!
«Павлов йорты»н саклауда катнашкан, хәзерге көндә тыныч тормышта яшәүче батырлар әнә шул авыр вакытта, утлы елларда туган дуслыкны һич тә онытмыйлар. Алар бер-берсенә хатлар язышалар, хәл белергә киләләр.
Фәйзерахман абый хәзер районда гына түгел, өлкәдә дә мактаулы ти-мерчеләрнең берсе. Аңа өлкәдән дә, районнан да, совхоздан да Мактау грамоталары бирелгән. Совхозның эшчеләр комитетыннан да, район Советы башкарма комитетыннан да, Волгоград трактор заводыннан да, СССР Оборона Министрлыгыннан да аңа күп кенә бүләкләр тапшырылган. Бу тынгысыз, кайнар йөрәкле кешенең фидакарь хезмәте турында Почет Китабына язылган. Коммунист, Бөек Ватан сугышы ветераны Рамазановны бик күпләр мактап телгә алалар. Фәйзерахман абый үз эшен бик яратып башкара. Аңа сәламәтлеге буенча пенсиягә чыгарга тиеш булуга да карамастан, ул һаман үз эшендә.
Стенадагы фоторәсемнәрнең берсен алып карыйм. Еллар узу белән саргая башлаган бу рәсем сугыш вакытында төшерелгән. Аннары өчпочмаклы бер хатны кулыма алам.
— Бу «Павлов йорты»ннан язган соңгы хатым. Өч көннән соң контужен булдым, — ди Рамазанов.— 1943 елның январенда яраландым. Госпитальдә яттым. Тазарып чыккач, яңадан алгы сызыкта сугыштым. Венгриядә, Балатон күле янында икенче тапкыр каты яраландым... Бу юлы тиз генә тазарып булмады... Сугыш беткән көннәрдә генә туган якларга кайттым.
Мин хатта язылган сүзләрне укыйм:
— Идел өчен барган авыр сугышлар вакытсыз картайттылар, чигә чәчләренә чал керде... Сугышлар коточкыч каты... Шәһәр яна, ләкин фашистларның да көче бетеп бара. Үлсәк тә Ватанга турылыклы булып үләрбез! — диелгән анда.
Фәйзерахман абый сугыштан соң Волгоградта булуы турында сөйли. «Павлов йорты»нда батырларча сугышкан көрәшчеләрне 1958 елның февралендә герой-шәһәргә кунакка чакырганнар. Идел шәһәрен немец-фа- шистлардан азат итүгә 15 ел тулган көнне полкташлар очрашканнар. Ле- гендар 58 көн турында истәлекләр сөйләгәннәр.
Очрашуга Идел фронты командующие, Советлар Союзы Маршалы А. И. Еременко, легендар 62 нче армия командующие, Советлар Союзы Маршалы В. И. Чуйков, данлыклы 13 нче гвардия дивизиясенең командиры, Советлар Союзы Герое А. И. Родимцев, Советлар Союзы Герое Яков Павлов, Афанасьев, Глущенко,-Воронов һ. б. килә.
Маршал В. И. Чуйков сугышчыларның аркаларыннан сөеп, тәбрик сүзләре белән чыгыш ясый:
— Герой-шәһәр өчен булган сугышларда батырлыгыгыз һәркемгә куәт һәм көч биреп торды, — ди ул. — Партиябезнең һәм халкыбызның ышанычын акладыгыз сез, кадерле дусларым! Безнең түккән каннарыбыз өстендә һәйкәл булып яңа Волгоград үсеп чыкты. Америка-Англия атом- чылары белеп торсыннар: әгәр алар сугыш башлыйлар икән, аларны да гитлерчылар язмышы көтә!
Кичен волгоградлылар Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә мәҗлес үткәрәләр. Маршал В. И. Чуйков, Рамазановның аркасыннан кагып:
— Бронебойщик Рамазанов, фашист танкларын көл иткән кеше! — ди һәм хәзер кем булып эшләвен, семья хәлләрен сораша.
Соңыннан алар дүртәүләп — Советлар Союзы Маршалы В. И. Чуйков, сугышчылардан Афанасьев, Глущенко һә»м Рамазанов фоторәсемгә төшәләр.
Кунаклар өстәл тирәсенә утырышалар, һәркем йөрәгенең иң тирән җиреннән чыккан кайнар хисләрен белдерә. Рамазанов түбәндәге сүзләр белән тост күтәрә:
— Бу тост безнең тыныч, шатлыклы тормышыбыз өчен булсын! Мин хәзер бронебойщик түгел, тимерче. Мин пушкалардан сабан ясарга яратам!