Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТУГАН ЯК МОҢНАРЫ


Яратмаган кеше булыр микән Туган якның сихри моңнарын... Пароходта йөзгән чагында мин Моң бөркелгән җырлар тыңладым.
Уңда сузылып кала сөзәк ярлар, Таллар яулык болгый тын гына.
Шатлыгын да ишетәм, кайгысын да Татар хатыннары җырында.
Кабат күрәм, гүя, үз әнкәмне,
Күз алмыйча утырам алардан: Картлыкка ник иртә бирешкәннәр, Чәчләре ник иртә агарган?..
Бу тормышның күпме авырлыгы
Төште икән алар иңенә!
...Кояш баеп килә, ә җырларның
Иге дә юк әле, чиге дә.
Ул җырларда шаулый яшь камышлар,
Саф чишмәләр сөйли серләрен...
Шул җырларда тоям яктылыгын, Гүзәллеген безнең көннәрнең!
ХАКЛЫК КАЛМЫЙ ҖИРГӘ КҮМЕЛЕП
А үз алдымда һәйкәл-монументның
Торган вакыты Идел ярында.
Сугыш куеп киткән михнәтләрне
Искә алдым мин шул чагында:
Җимерек йортлар, ачлык, кысыр җирләр,
Күз яшьләре ятим-толларның...
Ә һәйкәлләр һаман калка иде Чатларында олы юлларның;
Яннарында завод, музейларның, Мәктәпләрнең ишеге каршында... Яу кырында үлгән батырларның Каплаганнар алар барсын да.
Каплаганнар исән калганнарны, Сөрген аша үткән ирләрне.
...Иртә корбан булган каһарманнар Бизәп яши бөтен тирәне.
Үлгәннәр дә, исән калганнар да Китмәделәр безнең арадан, һәркайсының исеме, йолдыз булып, Ил күңлендә балкый яңадан.
Батырларның даны мәңге үлми, Хаклык калмый җиргә күмелеп, һәйкәлләргә түгел, кешеләргә Башын ия тарих иң элек.