Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ V СЪЕЗДЫНА


оветлар Союзы Коммунистлар партиясенең Татарстан Өлкә Комитеты республика азучыларының бишенче съездында катнашучыларны чын күңелдән тәбрик итә.
Кадерле иптәшләр! Сезнең әдәби форум партиянең XXII съездй һәм КПСС Үзәк Комитетының ноябрь Пленумы карарларын тормышка ашыру өчен героик көрәш җәелдергән совет кешеләренең хезмәт энтузиазмы һәм иҗади инициативасы куәтле күтәрелештә булган истәлекле көннәрдә бара. Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә совет халкы бөек бурычны — хезмәт ияләре өчен материаль һәм рухи байлыклар муллыгы булдыру, яңа кеше тәрбияләү бурычын хәл итә.
Коммунистик тәрбия эшендә әдәбият әһәмиятле роль үти.
КПСС Өлкә Комитеты республикабызда матур әдәбиятның күтәрелештә булуын, язучыларның иҗаты халык тормышы белән нык бәйләнештә үсүен, совет кешеләренең политик һәм хезмәт активлыгын һаман ачыграк чагылдыра баруын канәгатьләнү белән билгеләп үтә.
Дүртенче съезддан соң язучылар иҗат иткән күп кенә әсәрләрдә халык тормышының поэзиясе яңгырый, яңа дөнья төзүчеләрнең дәртле һәм рухланулы, героик хезмәт пафосы сурәтләнә.
Ләкин сез, язучы иптәшләр, ирешелгән уңышлар белән канәгатьләнмәскә тиешсез. Безнең әдәбиятыбыз әле халык каршында зур бурычлы. Язучы, алдынгы идеяләрне чагылдыручы, яңа иҗтимагый стройның җиңүе һәм дөньяга коммунистик карашны ныгытып урнаштыру өчен көрәшче буларак, халык тормышын тирәнтен белергә, шул тормыш белән яшәргә, аның шифалы сокларыннан туенырга тиеш.
Чиксез киң Ватаныбызның барлык почмакларындагы ке- '■бек, Татарстанда да игенчеләрнең, терлекчеләрнең, нефтьчеләрнең, машина төзүчеләрнең, күп санлы интеллигенциянең героик тырышлыклар һәм батырлыклар белән тулы хезмәте
С
кайный. Җидееллыкның әһәмиятле корылмалары — Европада иң зур Зәй ГРЭСы, Казан органик синтез заводы төзелә, яңа шәһәрләр салына. Үзләренең әсәрләрендә хезмәт кешеләренең бөек батырлыкларын чагылдыру, җидееллык өчен хәзер бара торган көрәшнең алдынгы сызыгында торучыларның образларын иҗат итү — сүз осталарының мактаулы бурычы. Халык үзенең язучыларыннан талантлы яңа роман-нар һәм поэмалар, дулкынландыра торган яңа пьесалар һәм шигырьләр, йотлыгып укырлык яңа хикәяләр һәм очерклар көтә. Безгә совет кешеләре фидакарьлегенең романтикасын чагылдырган, героик замандашларыбызның ихтыярлы һәм көчле характерларын сурәтләгән, яшьләрне мавыктырырлык, аларны патриотик рухта тәрбияләүгә ярдәм итә торган әсәрләр кирәк. Барлык сәнгать эшлеклеләре кебек үк, Татарстан әдипләре дә социалистик интернационализм һәм Ватаныбыз халыклары дуслыгы идеяләре белән сугарылган әсәрләр иҗат итәргә бурычлылар.
Партия һәм хөкүмәт җитәкчеләренең язучылар һәм сәнгать эшлеклеләре белән күптән түгел булып үткән беседала- ры, әдәбиятның һәм сәнгатьнең бурычлары турында Н. С. Хрущевның рухландыргыч сүзләре Татарстанның барлык иҗат эшчеләренә бөек коммунизм идеаллары өчен ялкынлы көрәшче булырга, коммунистик партиялелек һәм халыкчанлык байрагын югары тотарга, һәрвакыт һәм бөтен эштә социалистик реализм методына турылыклы булырга кирәклекне тагын бер тапкыр искәртә.
КПССның Татарстан Өлкә Комитеты республикабызның барлык язучыларына зур иҗади уңышлар тели, аларның коммунизм эпохасының бөеклеген һәм героизмын лаеклы чагылдырган югары сыйфатлы яңа сәнгать әсәрләре иҗат итә- чәкләренә нык ышаныч белдерә.
КПССның Татарстан Өлкә Комите