Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ БИШЕНЧЕ СЪЕЗДЫ


—10 февральдә Татарстан язучыларының бишенче съезды булып үтте. РСФСР Язучылары Союзы, үзәк нәшриятләр, союздаш һәм автономияле республикалар вәкилләре: Сергей Баруздин, Мостай Кәрим, Николай Томан, Михаил Л ь в о в, А. В. К о ф а н о в, А. 3. К Р а в ч е н к о, В. М. X арче в, Г. Р. К ә р и м о в а, Е. Н. Я н к о в с к а я, Ю.С.Да- шевский, Г. С. Куклис, Сафуан Шәймәрдәнов, Алиәкбәр Җафаров, Шәриф Биккол, Кирәй Мәргән, Рәми Гарипов, Макс Майн, Яков У х с а й, Мария Ухсай, Ф. С. Атянин, А. В. Лужа- н и н, партия-совет җәмәгатьчелеге вәкилләре, әдәбият, сәнгать һәм фән эшлеклеләре, эшчеләр, колхозчылар, студентлар катнашында, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында эшли башлаган бу съездны өлкән шагыйрьләребездән Хәсән Туфан ачты. Президиумга КПССның Татарстан Өлкә Комитетының беренче секретаре Ф. А. Т а б е е в, КПССның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре М. 3. Тут ае в, Татарстан Верховный Советы Президиумы председателе С. Г. Б а т ы е в, Татарстан Министрлар Советы председателе А. А. Абдра- з я к о в, кунаклар, язучылар, журналистлар, җәмәгатьчелек вәкилләре сайланды. Татарстан язучыларының бишенче съездын КПСС Өлкә Комитеты исеменнән иптәш М. 3. Ту- т а е в котлады.
«Татарстан Язучылары Союзының идарәсе эше турында» съездда отчет доклады белән идарәнең председателе Мирсәй Әмир, «Бүгенге татар поэзиясе турында» Нил Юзеев, «Татар балалар әдәбияты турында» Җәвад Тәрҗеманов, «Әдәби тәнкыйтебезнең торышы турында» Гали Халит, «Татарстандагы рус язучылары иҗаты турында» Геннадий Паушкин өстәмә докладлар белән чыкты. Ревизия комиссиясе отчетын Мария Елизарова ясады.
КПСС Өлкә Комитетының конференц-залында 8—9 февральләрдә дәвам иткән ике көнлек утырышта съездның көн
тәртибенә куелган иҗат мәсьәләләре буенча киң фикер алышулар булып үтте. Язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында 10 февральдә барган соңгы утырышта съезд Татарстан Язучылары Союзының яңа идарәсен сайлады. 17 кешедән төзелгән яңа идарәгә Мирсә й Әмир (идарә предсе-дателе), Габдрахман Әпсәләм ов (председатель урынбасары), Газиз Мехәммәтшин (председатель урынбасары), Гомәр Б ә ш и р о в, Хәсән Туфан, Фатих X ө с н и, 3 ә к и Н у р и, Л ә б и б ә И х с а н о в а, Гариф Ахунов (Татарстан Язучылары Союзының Әл- мәт бүлеге җитәкчесе), Геннадий П а у ш к и н, Гали Халит, Рафаил Мостафин (идарәнең җаваплы секретарь!), Хәй Вахит, Хатип Госманов, Александр Булгаков, И л д а р Ю з е е в һәм Ш ә ү к ә т Г а- л и е в сайланды.
Журналыбызның бу санында без Татарстан язучылары- ның бишенче съездына КПССның Татарстан Өлкә Комитеты котлавын урнаштырабыз. Съездда ясалган доклад һәм өстәмә докладлар һәм съездның башка материаллары журналның алдагы 3 нче санында биреләчәк.