ШИГЫРЬЛӘР
Абу Сарсынбаев 1903 елда туган. 1918 елда ул казакъ җидееллык мәктәбенә укырга керә, аннан соң Астраханьдагы совет-партия мәктәбендә укый. Шул елларда Сарсынбаев Коммунистлар партиясе сафына кабул ителә, авылда культура агарту эшләрендә эшли. Соңыннан Абу Сарсынбаев Төрксиб политбүлегенә «Тимерюлчы» газетасын оештыру өчен җибәрелә. Башта шул газетаның секретаре, аннан соң э^аваплы редакторы була, берничә ел буена Казагыстан дәүләт уку-укыту нәшрияты директоры булып эшли.
Аның «Идел дулкыннары» исемле беренче поэтик әсәре 1936 елда басыла. Ике елдан соң шагыйрь «Йөрәк бүләге», ә 1940 елда «Ант» дигән җыентыкларын бастырып чыгара. Үзенең шигырьләрендә ул совет кешеләренең патриотик хисләрен чагылдыра, аларның героик образларын иҗат итә. Сугыш елларында һәм сугыштан соң А. Сарсынбаев берничә шигъри җыентык һәм «Дулкыннар өстендә туганнар» исемле роман чыгарды.
КУЯНДЫ ЮЛЫНДА
Хәмит Ергалиевкә Дала, һаман дала... Берәр вакыт Чыгарбызмы икән чигенә?..
Үләннәр дә үсми, елга да юк, йөзгә бәрә эссе җил генә. Дала юлы буйлап сөйрәләбез, Мең ел бардыр инде бу юлга... Кыш көнендә күпме кеше ятып Калган икән аның буенда?!
...Сәүдә юлы булган Куянды юлы Халкыбызга таныш бик күптән: Буран улап торган салкыннарда Олаучылар монда интеккән.
Бәхет эзләп йөргән кешеләрнең Аяк эзе шунда уелган...
һәм, кайчандыр, солдат, жандармнар Ашыга-ашыга узган бу юлдан.
Алар белән мулла-поплар узган Пәйгамбәргә табынып, аллага...
Шушы юлдан Пушкин- шигыре килгән Абай гомер иткән далага.
...Кем төзегән бу таш диварларны? Күпме коллар монда сулмаган?! Сөйләче, юл, ничә меңнәр синдә Ирек җырын башлап җырлаган?! ... Көтмәгәндә, өмет итмәгәндә, Каршыбызда тын күл күренде. Сөйләче, күл: синдә, су урынына Күз яшьләре генә түгелме?
... Тузанлы юл... Соргылт дала юлы, Авыр көннәр китми күңелдән.
Әйтерсең лә алар һичкайчан да Онытып булмас төштә күрелгән. Далаларның, беләм, чиге бардыр, Тик уйларның чиге юк бугай.
... Якты нурлар сирпеп бөтен якка, Безне каршы ала Актугай.
АК МАМЫК
■Л^ллар да юк, сукмаклар да Иксез-чиксез далада.
Мамык басуы чайкала...
Кайсы якка карама.
Ак кардан да ак син, мамык, Куанычыбыз безнең.
Кем соң аңламас мәгънәсен:
«Назлыбыз»,— дигән сүзнең.
Җилләр тибрәтәләр сине, Дала сулышын өреп...
Офыклар монда нур белән
Чигелгән ефәк кебек.
Ап-ак мамык, йомшак мамык,
Мул үстерәбез сине.
Мул үстерәбез... Тагын да
Бизә син туган илне.
Синең җебеңнән тегелгән
Киемнәр артсын көн дә:
Уралда да, Себердә дә Макталып кер син телгә.
Илнең һәрбер почмагында
Җылы сүзгә лаек, бул:
— Ап-ак мамык...
Казакъ халкы
Безгә биргән байлык ул!
Р. Гәрәй тәрҗемәләре-