Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Дихан Абилев Павлодар өлкәсенең Баян-Аул районында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул өлкә газетасының партия тормышы бүлеге мөдире булып эшли. 1934—1937 елларда Казагыстан журналистика институтында, 1939—1942 елларда Алма-Атада, Абай исемендәге Казагыстан педагогия институты аспирантурасында укый. Соңыннан армия газеталарының хәбәрчесе булып эшли.
Дихан Абилевның шигырьләре 1927 елда басыла башлый. Ул илебез тормышындагы һәрбер яңалыкны чагылдырып барырга омтыла, колхоз авылын, индустриаль Казагыстанның уңышларын, тыныч хезмәт героикасын җырлый. Дихан Абилевның шигырьләре һәм поэмалары рус теленә дә тәрҗемә ителгән.
ТУГАН ҖИРГӘ КАЙТКАНДА
Сәлам сиңа, сәлам, туган җир,
Бар нәрсәдән якын икән син! ,
Таныш заставаны яңадан Сәламләми ничек үтәрсең?!
Чит җирләрдән кайтып киләм мин, Туздырылган дошман өненнән. Исемеңне синең кайда да Төшермәдем, илем, телемнән.
Ашык, әйдә, ашык, паровоз, Юлга чыккач, белмә туктауны. Күрәсеңме таулар куенында Җем-җем итеп янган утларны?!
\ .
Шул утларга карап оч, әйдә, Сузылып калсын артта чакрымнар.
1 Төндек (төнлек) — киез өй — тирмәләр түбәсендә яктылык керсен өчен ачыла торган тишек.
106
Ерак утлар...
Ә бит күңелгә
Шундый җылы, шундый якыннар!
Хисләр тибри... йөгерек көпчәкләр Текелдәшеп барган уңайга.
Тоям, гүя: әнә, сөенечтән Кыя-ташлар көлеп уяна.
Күрәм, гүя: әнә, яңадан Бирелеп үзенең төнге моңына, — Кара урман шаулый бер көйгә, Яфракларын коеп тын гына.
Әнә, анда, бер як читтәрәк, Ботакларын җәеп-җилпенеп, — Мәгърүр имән тора, һичкайчан Буйсынуны белмәс ир кебек.
Тау кәҗәсе чыга атылып, Көннәр буе уйнап армаган. Бераздан соң, нидер сизенеп, Сикереп үтә кыргый аланнан.
Ашык, әйдә, ашык, паровоз, Аваз салып бөтен тирәгә! Баш ияләр сиңа урманнар, Таулар сиңа сәлам җибәрә.
Тәрәзәләрдә утлар балкыйлар Бер-берләре белән кушылып. Канатларым булса, мин үзем Очар идем хәзер кош булып.
Авылым утыра, әнә, күмелеп Тулып килгән айның нурына. Үз-үземне онытып, шулчакта Колак салам кызлар җырына...
Җирси торган идем, туган җир, Чит кырларда йөргән чагында. Сагыш-моңнар кыскан күкрәгем Иркенәеп китте тагын да.
Күренә инде таныш мәктәбем, Бөркетләрен сөеп үстергән...
Аксыл томан булып, җылы пар Күтәрелә буа өстеннән.
Атлар кешни авыл читендә, Ишетелә арба тавышы.
Су алырга чыга җиңгиләр, Уяу бүген, уяу барысы.
Төн йокысын онытып, авылым Көтә шулай үзенең улларын! Утлар балкый һаман көчлерәк Яктырткандай поезд юлларын...
1945.