Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Торсынхан Абдрахманова казакъ укучыларына үзенең беренче китабы — «Ән» («Җыр») исемле шигырьләр җыентыгы белән таныш. Ул шагыйрә дә, җырчы да. Аның шигырьләрен яратып укыган кебек, җырлавын да яратып тыңлыйлар.
Торсынхан Абдрахманова казакъ поэзиясенең тырыш һәм өметле яшь талантларыннан берсе. Укучыларыбызга без аның «Әннән әнгә» («Җырдан җырга») исемле икенче китабыннан алынган шигырьләрен тәкъдим итәбез.
ҖӘЙЛӘҮ ТӨНЕ
/^Сәйләү.
Төн.
Тып-тын тирә-як,
Ятып ЯЛ ИТӘМ МИН дә.
Тик тынмый ай гына бу чак, йөзеп йөри күгендә.
Зәп-зәңгәр гөмбәз түрендә
Ап-ак болытлар гизә.
И рәхәт тә соң күңелгә —
Таудан әкрен җил исә.
Төн тынычлыгын белгәндәй,
Тын чишмә агышлары;
Иркәләп, назлап сөйгәндәй
Ярдагы камышларны.
Көндез эшләп армый-талмый, Ял итә инде халык.
Терлекчеләр авылы калгый, Тәмле йокыга талып.
Көн буе утлап туенган
Терлекләр ята ялда.
Яшьләр таралды уеннан,
Офык агарды таңга.
Җырлап җибәрде яшь килен, Карап балкыган айга. Моңлы микән әллә көе Сөйгәнен сагынганга?
*
£ *
С*алкын тыштан җылы өйгә кергән кебек,
Җылы иде күз карашың, елмаюың.
Хисләремнең яшерен серен белгән кебек, Сизгән кебек йөрәгемнең дәртен, уен.
103
Пышылдадың — салкын су сипкәндәй булды... Тел көрмәлде, ни әйтергә дә белмичә;
Кайнар сулыш сүрелде дә, тәнем туңды, Җаным туңды җылынырга өлгермичә.
орынгыдан игез бит җыр шигырь беләнVI, Җырны шигырь, шигырьне җыр белән үрәм. Җырчы, шагыйрь бер йөрәккә сыямы дип, Кем икән ул юләр сүзен сөйләп йөргән?!
< елим мин шашкан давылны, Әйтмәмен «җаным авырды».
Тетеп соры болытларны, Куасым килә явымны.
Бик күпне күрдем, күтәрдем, Киртәне бозып үтәрмен.
Баш тартсам әгәр давылдан, Теләккә ничек җитәрмен?!
Күзгә-күз килсәм үлемгә, Каушамам, кире чигенмәм.
Көрәшкә чыктым бил бәйләп, Я, язмыш, сына, — бирелмәм!
КЫЗЫЛ БОРЫЧ БЕЛӘН КАРБЫЗ
Л*арбыз агай, син дә кызыл, Кызыл борыч — мин дә кызыл; Янып торам бит ут кебек, Кешеләрдә юк гаделлек:
Сиңа һәр, кеше йөгерә,
Мине күрсә, йөз чөерә: ■Син татлы, мин ник соң ачы? Дустым, моның серен аччы.
— Зурның бары да фил түгел! Кызыл кызылга тиң түгел!
Синең бит тик төсең кызыл, Минем менә эчем кызыл.
ЯРАТТЫМ КИҢ КҮҢЕЛЕН
булдыгызмы кардәш кыргыз илендә, Төштегезме аның Ыссык күленә?! һәр куагы, һәр чәчәге, һәр ташы Нинди охшаш безнең казакъ җиренә.
Алма-Ата һәм Фрунзены карачы: Калабызга игез, гүя, каласы.
VI Бу шигыръдә «Җырчы һәм җыр» сүзләре музыкалы җыр һәм аны башкаручы мәгънәсендә алына.
104
Исең китәр, безнең Талас шикелле, Ап-ак шикәр иле икән Таласы.
һәр кешенең җылылык бар йөзендә, Дуслык нуры балкый ике күзендә. Киң күңеле безнең казакъ халкына Охшаш икән, бик яраттым үзем дә.
ТЕЛӘК
Угырам үзем, уйларым чаба, Оясыз коштай, кунар җир тапмый. Теләктән теләк туа өр-яңа, Хыял еракка җитәкләп атлый.
Сабыйдай гамьсез карый ул көлеп, Бара омтылып, эзе күренми;
Әйдә, дип, алга өстери өмет, Кире бит шөбһә — ызгышка өнди.
Тартышты алар: җиңелде шөбһә, Үтәлде теләк — тынды ул арып; йөгерек бит күңел, туктамый бер дә: Күр, яңа теләк тора елмаеп.
КЫЗ ШАЯНЛЫГЫ ТУРЫНДА
иек тауга йөгереп Менмәкчесез текәдән; йөрәгемә төбәлеп, Шаяртасыз — күтәрәм...
Җитәр өчен өметкә Шаяртумы чын күпер?
Мыскыл итәр егеткә Шаярту ул — кыл күпер.
Шаянлыкны язык санап, Ялгыш аңлап йөрмәгез, Шаяртам дип сансызланып, Үпкәләтә күрмәгез.
ЯШЕЛ ДАЛАДА
Ефәктәй ямь-яшел дала Үзенә тартып тора;
Күбәләкләр оча анда... Күңелгә шатлык тула.
Эх, җитми кочак, иркәләп Кочар идем, киң далам!
Куар идем, әй күбәләк, Буйҗиткән шул, оялам.
105
КӨЛСЕН БӘБИ
өлче, көнем, көл, бәбекәм, Елмай да көл гел, бәбекәм, Син көлсәң — мин нурлар үбәм, Шатлыгымнан җырлар түгәм.
Җанга рәхәт, көлүең көмеш — Шатлык белән тула һәр төш;
Син югында өй тып-тыныч, Әйтерсең лә бер буш куыш.
Көлче, көнем, күрче, көнем, Нинди матур тормыш бүген.
Җирне күмеп гөл-бакчага, Киң ачтык без күк төндеген ’.
Йөрәге пакь, изге әни,
Теләге ак, изге әни;
Әниләр сугыш теләми — Бар дөньяда көлсен бәби.
Нури Арсланов тәрҗемәләре.