Логотип Казан Утлары
Шигърият

СЕБЕР ТУРЫНДА ҖЫР


■бүлмәмдә саф нарат исләре, Гомергә иснәп тә туймамын, һәм мине үзләре өстерәп Бүлмәдән чыгара уйларым.
Уйларым артыннан чабам мин Бәеннән ычкынган атсыман;
Тоболга сугылмый үтелсә, Үземә мин үзем ятсыман.
Күңелдә, әле дә күңелдә Байкалның ярсыган тавышы.
Енисей ярлары өстендә Күзәтәм салларның агышын.
«Лодка мой, рыба мой» — шушы җыр Балыкчы хантыйның юлдашы.
Алтайда башаклар шаулавы — Ул минем күңелдә җыр башы.
Кийларга барсам да күрәм мин Үзебез төзегән йортларны, һәм шушы йортларны яктыртып, Балкыган Ангара утларын.
Әгәр дә утырсам язарга
Чал Себер турында шигырьләр, — Үткәнгә карамый уйларым.
Ул — безнең көннәрдә күкрәгән, Ул — безнең көннәрдә яшәргән Себерем турында җырларым.
ТОБОЛ
Октябрьга чаклы Россиядә Төрмәләре белән дан тоткан Иске Тобол, бүген күкрәгеңдә Яңа йортлар күккә калыккан.
Тын Себергә синнән үткән чакта Декабристлар каны түгелгән.
Тобол, Тобол, бүген урамнарың Гөлчәчәкләр белән күмелгән.
86
Ничә гасыр, әйтче, ничә гасыр Мәхрүм булган халкың иректән... Ә син, Тобол, гүя, үсеп чыктың Каторжаннар яткан җирлектән.
СИН КОЯШЫМ МИНЕМ
■**ояш нурларына иркәләнеп, Гөлчәчәкләр үсә болында.
Әнкәй бәгырем, син кояшым минем, Син кояшым гомерем юлында.
Гүя, син ул зәңгәр күктән мине Кая барсам озатып барасың.
Әнкәй бәгырем, син кояшым минем, Кояшта мин сизәм карашың.
ПОЕЗД ЫРГЫЙ СЕБЕР ЯКЛАРЫНА
Уйларымны җилләр бүлмәк була,
• Чәчләремә минем ябышып.
Авылыма, туган җиргә кайтам, Очар кошлар белән ярышып.
Чакрым арты үтәм чакрымнарны, Бар табигать әллә көнләшә: Иксез-чиксез калын карурманнар Тизрәк кайт дип, миңа эндәшә.
Кыр казлары кебек тезелеп киткән Вагоннарның кайтам берсендә.
Миндәгедәй хиснен ташулары, Ярсулары юктыр беркем дә.
ЯШЬТӘШЛӘРЕМ ВУЗГА КЕРГӘНДӘ...
ш атлыклардан шаян елмаешып Яшьтәшләрем вузга кергәндә, йөк ташучы булып эшләп йөрдем... Зур капчыклар иңгә тигәндә, — Калтырансам да, нәзек таллар кебек Бөгелмәдем, түздем имәндәй. Җилләр исте, сугылып буыннарга, Артка чиген малай дигәндәй. Аның саен җиргә ныграк бастым, Җил-давылга каршы атладым. Соңарсам да мин дә вузга кердем, Тормыш ямен ансыз тапмадым. Минем юлдан хәзер мәктәпләргә Иптәшләрем йөри кичләрен. Ленин вузы, сиңа алып килдем йөк астында туган хисләрем.
ТӨЗҮЧЕ хыялы -АГезмәт дәрте кайнап торган чакта Юк киртәләр хыял көченә, йолдызларга хәтта менеп була Кирпеч салып кирпеч өстенә.