СЕБЕР ТРАКТЫНДА КВАРТАЛ ИРТӘ
Т'ук-тук! \
Әллә башта уянам да, ишетәмме соңыннан,
Әллә ишетеп уянаммы:
— Тук-тук!
—■ Тук-тук!
Асфальт клавишны басып,
подъезд,
почмакларга
сыенган
авазларны уятып чыгара таң атканда
күршем
төнге эштән кайтканда.
Музыка акрынлап көчәя.
Асфальт гүли башлый — анысы фон.
— Тук-тук!
-— Тук-тук!
— Даң-доң-доңң!
Ударныйлар 1 тавышы ешая.
— Дөп-дөп!
— Дөп-дөп!
Бер баһадир атлый каршы йорттан — Компрессорныйда шофер ул.
— Тук-тук! —
купшы киенеп, гәүдәсен төз тоткан — Электрическида монтер ул.
Менә 5
— Чашт-чашт!
— Чашт-чашт! —
оркестрда
тарелкалар суга башлады — иртән буыннарны яздырырга пенсионер картлар атлавы.
— Тук-тук! —
күрше завод эшчеләре...
, — Дөп-дөп! —
киң җилкәле нык ташчылар...
1 Ударныйлар — кагып уйный торган музыкаль инструментлар.
8
— Тек-тек! —
еш-еш саный адымнарын жиңел сөяк кызлар —
радиомонтажчылар.
Менә алар акрынлап тына...
...гүләп тора- бераз асфальт кына...
Ул гүләү дә менә азлап-азлап эреп бетә...
бетә дигәндә:
— Деңң!
— Дең-деңңң!
Иң нечкә бер аваз асфальт кырларында соло уйный башлый чигәмдә.
— Дең-деңң! —
кадак үкчәсенә эләктереп, алып китә күңел кылымны...
— Деңң! —
кыл тартыла,
— Деңңң! —
кыл нечкәрә бара,
менә өзелер кебек ул инде..
Ишекне киң ачып Илгә чыгам, Көн симфониясе мине каршы ала. Биек дулкыннары кочагында.
— Дең-деңң! — минем моңым чайкала.
Хәрәкәт,
Хезмәт,
Мәхәббәт —
Көн
башлана. 1
УРАМДА
яз көнне иртән өйләр —
алтын йөгерткән мәрмәр кыялар. Вакыт-вакыт
тәрәзәләрдә алтын бөртекләре кабынып куялар. Кыя аралары — якты алан: Кызыл-ак аралаш чәчкәләр.
Алар мәктәпкә баралар.
Уыңлап бер-берсенә дәшәләр.
Аларга каршы мәктәп ишегеннән җиз кыңгырау чәчрәп чыга һәм чәчкәләрне ияртеп кереп китә.
Урам тына.
9
Тына урам,
ләкин чәчкәләрдән
нечкә геңә чыңлау калган кебек. Моннан биш ел элек монда үскән алтын арыш
чыңлап алган кебек.
Алтыи арыш, син Ниләр көйлисең? Матур көйлисең, Алтын арыш, син... ...Кинәт
бер тәрәзә ачылып китә — радиола джаз яудыра.
Ят җил шунда, гүя, исеп үтә, .алтын арышны аудара.
Ләкин
менә чаттан —
төркем-төркем яшьлек! — Җыр бөркелә:
— Без китәбез чирәм җиргә, Җилләр иркенә!
Машиналар үтә. Җыр яңгырый.
Кояш нуры. Арыш чыңлавы.
Канатына сине утырта да очырып алып китә
зур тормыш чынлыгы.
ХЕЗМӘТ ПАТШАЛЫГЫ
көндез —
хезмәт, хезмәт монда тулы хуҗа. Машиналар урамнан йөк төяп уза. Күктә турбосамолетлар юллар сыза. Хезмәт,
әнә, урам аша комач суза: «Срогыннан алда...» Стенага лозунгысын сыза: «...төзеп бетерик...» Репродукторда кыза: «...тизрәк үтик...» Монда зур йорт күтәрелә җир астыннан... Тегендә яңа тәрәзәдә нурлар сынган. Монда яңа һәйкәл мәһабәт басып тынган. Тегендә яңа мачта — күгәрченнәр кунган.
Колач!
Колач!
Хезмәт бөтен җиргә элгән кызыл комач:
— «Срогыннан алда...»
«Алга!..»
0, яратам мин бу хезмәт патшалыгын.
10
Бу колачның ине кайда башлануын белом бит мин.
Ул — күкрәктә, Эшче күкрәгендә, Гади кеше күкрәгендә! О, яратам мин бу хезмәт патшалыгын!
КҮЗ КҮРЕМЕ
-/Ионда күз күреме шундый киң. Офыкта — урманнар тарагы. Яныңда —
трамвай:
— Дин-дин-дин!
Ярты гасыр артта —
богаулар:
— Дин-дин-дин!
Ә алда —
Коммуна байрагы.
Монда күз күреме шундый киң! .Күкләрдә —
Спутник эзләре.
Ә җирдә катламнар астында Җәяүле каторжан сөяге. Монда күз күреме шундый киң.
Ак таш һәм пыялада яшьнәп, өр-яңа
бәхетле илгә тиң күтәрелә бөек киләчәк. Кара, нинди гаҗәп заводлар сузылган офыкка офыктан — теләсә нинди зәвыклар рәхәтләнер бу матурлыктан: Ак таш һәм пыяла! Яктылык! Каршыңда морҗа юк. Төтен юк. Корым юк. Капкалар төбендә — машина,
машина, машина — получка көтеп
чират тору юк.
...Монда күз күреме шундый киң.
Монда чыккан машина, компрессор, стан төягән составларны күрәмсең, каршы ала
Европа,
Кытай,
һиндстан...
11
АКЫЛЛЫ МАШИНА
ез аны үзебез ясадык, Кешедәй башкара бар эшне. Тик җансыз...
Башымны күкрәгенә салып, сөйләсәм үземнең бүгенге сагышны, Төшенмәс.
Юк, төшенер!
Ул кайсы илләргә
һәм кайсы елларга барса да, — ком чүле һәм үле далада тормышка туарга, кешеләрнең йончыган битеннән тирләрен юарга, халыклар муенына автомат кулын сузган коллыкны куарга, яшь егет һәм кызга киләчәккә карап зур бәхет юрарга
ярдәм итәр дә минем хисне —
кешеләрне сөюемне,
тынычлык сөюемне, хезмәт сөюемне — Кешеләрнең исенә төшерер!
Төшенер Ул мине!
ШИҢҮЧЕ ГӨМБӘЛӘР
Чиркәү гөмбәзенең гөмбәсе тәненә ябышкан килеш, Царицыно *, күрәмсең, яңа Казанга елыша килеп, һәм зур яңа йортлар арасында черек гөмбә, гүя, шиңә,
шиңә.
Шулай авыру күзәнәкне яңа күзәнәкләр
җиңә,
җиңә,
җиңә.
ФӘЛСӘФӘ
•Оик күптәннән бар бер фәлсәфә: Кеше җирдән туа, җиргә кайта. Ахыр чиктә эше дә, үзе дә бары үләнгә азык булып ята.
1 Царицыно — Казан янындагы авыл.
12
Мин бөтенләй кире какмакчы идем бу фикерне, ләкин исемә килеп төште
Волхов ярларында авыл урынында чытырман үсүе.
Әйе,
моны күрдек үзебез без, бу хакыйкать бар дөньяда. Ул — сугыш фәлсәфәсе.
...Менә монда әле мин килгәндә үсә иде яман чытырман, хәзер монда яңа Казан үсә, зур заводлар килеп утырган.
Яңа өйләр кеше бөеклеген күтәрәләр һаман өскәрәк.
Матур коймаларның эчләрендә үсә алмагачлар, чәчкәләр, һаман киңрәк, киңрәк җәелә бара бу елмаю
Җирнең битенә.
Безнең хезмәт, безнең бөек көчебез
Җирдәге бар кыргый үләннәргә, чытырманнарга һәлакәт китерә.
Бу — тынычлык фәлсәфәсе.
кич килгәч
■^енә кич тә килде, һәм өйләрнең ташын караңгылык эретте. Калды фәкать тәрәзәләр генә — йөрәк төсле кызгылт һәм тере.
Әгәр син дә шулай йөрәгеңне каршы ачып куйсаң аларга, — төнлә өйләр сиңа сөйли күпне, фәкать салкын гына карама.
Күр, тәрәзә — якты тибрәнүдә.
Яшь галимнең анда йөрәге нидер тапкан бөек эзләнүдә һәм ул балкый шулай, тибрәнеп. Менә монда кызгылт тәрәзәнең ике өлеше ике йөрәктәй.
Кавышу шатлыгыннан тетрәнеп, карый алар килер көннәргә. Ә тегендә үле зәңгәрсулык җиңә тәрәзәнең җаилылыгын...
Бер зур тормыш анда бара сулып, лаек үткәннән соң озьш юлын.
13
монда!
Мец-мең йөрәк бергә кушылып янган кебек тора. Бу -
урамга үзенең яшь шатлыгын бирә мец-мең тәрәзәле гомум торак.
һәр кич саен миңа үз серләрен әнә шулай сөйләп торалар таш өйләрнең җанлы йөрәкләре — кызгылт һәм теп-тере тәрәзәләр.
ТӨНЛӘ ТӨЗЕЛЕШТӘ
Жһәр монда бетә, • аннан ары тоташ караңгылык кына китә. Әмма килеп караганнарны монда да бик гаҗәп хәлләр көтә. Прожектордан төшкән нур читлеге эченә бикләнгән дә кешеләр, — һаман нидер сихерлиләр, нидер эшлиләр.
Карыйсың да
һич тә шикләнмисең — болар бик зур сихер иясе. Дөрестәп дә, иртән син күрәсең, алар сихереннән яңа йортлар белән тула шәһәр тирәсе.
СТЕНАЛАРЫМ
^еләм, инженерлар һәр көн саен сәбәп табалар баш ватарга. Әйтик, ничек өйләр стенасың тавыш үткәрмәслек ясарга.
Кешеләр борчымасын берсе-берсен, Укыганы тыныч укысын, һәр семья үз серен үзе белсен, Шагыйрь шигырь язып утырсын... Уйлагыз сез, иптәш инженерлар! Ләкин бармы икән кирәге тавыш изоляциясе белән уратуның шагыйрь йөрәген?! Миңа исә кирәге юк аның. Элеккеге биш тойгым өстенә тойгы органы булды миңа тагын бүлмәдәге һәрбер стена. Көн мәшәкатьләре тыну белән тирә-яктан шатлык, кайгылар, йөрәк итемә килеп тигән кебек, стеналарыма килеп кагыла.
Монда кара,
Менә бер ягымда шат тавыштан стена һәм йөрәк тибрәнә: .Күршем җиде елга алга авышкан, коммунизм дигән тирәгә.
Менә түшәм тоя, рәхәтләнеп, зәңгәр күзле кызның адымын,— аяк очы белән генә басып алып кайтты ул сөелү шатлыгын. Менә авыр сыкранып китә стена һәм йөрәк сул якта.
Исрек тавыш...
ярый, бүтән җирдә мин язармын әле бу хакта. Яна җырын җырлап башка күршем тибрәндерә минем йөрәкне.
Юк, юк,
дуслар, шагыйрь өчен
Тавыш изоляциясе кирәкми!
ЗИННУР БӘЕТЕ
-/Ноны язмасаң Яхшырак иде дә бит... ...Өр-яңа өйдә Ип-иске бәет.
Шомырт чәчәген Юлларга коя. Очраша шунда Зиннур, Рокыя.
Рокыя матур, Сайла-сайлама — Зиннурның зәңгәр Күзе майлана.
Ике матурның Туе күңелле. Еллар үттеләр. Эзләр күмелде.
Еллар үттеләр... Бала.
Ике.
Өч. йокысыз төннәр Матурлатмый ич.
Эшләп аргачтын Көтү бик авыр. Озак йөри шул Зиннур шеф-повар.
һәрчак кырынган, һәрчак киенгән;
15
Хуш исләр аңкый Матур киемнән.
Ә Рокыяда Өч бала исе. Суына бара Зиннурның хисе. Аргач, Рокыя Сүрән сөйләшә. Зиннур — исерек, Сүгенеп дәшә.
Өр-яңа өйдә Стена сыкрана...
Өр-яңа өйдә Стена сыкрана...
ЭШЧЕ КҮРШЕМ
-^инем күршем — эшче,
Әтисе аның бер йөк таш йөртә алган иңбашында. Минем күршем — эшче, карандашы белән калькасында бер винтикны күчереп куя һәм машина ун тапкырга көчлеләнә, бер кизәнеп ярты тауны уя.
Минем күршем — эшче.
Әтисе аның чапкын атны тып туктаткан. Минем күршем — эшче.
карандашы белән бер сыза да, бер атомга
миллион атлар көчен туплата, һәм ажгырып ыргылырга әзер торган сугышның җигүле арбасын туктата.
АСЫЛТАШЛАР БАЛКУЫ
Л*ичерегез мине сез, дуслар, Бер кимчелек әле миндә бар. Яратам мин асылташларны, ж.ем-җем янып торган кашларны.
Кайчак,
онытып бөтен дөнрямны, мин аларга карап торамын. Ювелирга барып кермимен, зур сандыклар ачып йөрмимен моның өчен.
Чыгам тик менә Зәңгәр төндә шәһәр читенә. Табам да бер әйбәт калкулык, йотылып карыйм ничек балкуын
16
миллион кырлы бер асылташның — Җир йөзегендәге бер матур кашның туган шәһәремнең, Казанның.
Әйе, кайчак шулай азам мин.
Мәскәүгә дә барган чагымда шул комсызлык миндә чагыла. Төн булдымы, Ленин тавына
менеп, байлыкка мин табынам.
Барон 2 кебек, экстаз белән, янган күз карашымны тегәм җемелдәвенә тиңсез асылташның,
Җир йөзегендәге иң зур,
иң асыл кашның...
Шул кимчелек миндә әле бар. Кичерегез мине сез, дуслар.
ТАҢ АТКАНДА
£у җирләрнең матур чагы — тап атканда.
гАк таш йортлар зәңгәрсу таң диңгезендә алга йөзгән кораб булып
калкып чыга.
Алып китә алар минем күңелне дә.
Ачык тоела бу сәгатьтә:
эчләрендә мең-мең тормыш җылысы булган бу йортлар да, серле дулкын чәчеп торган
радиомачта челтәре дә, атом, кебек, эчке куәт белән тулы
заводлар да, мин дә
бер үк хәрәкәттә —
йөз, ике йөз еллар алга —
киләчәккә.
(Клумбада таң чыгына йөзен ачкан
гөлчәчәктә
бик күптәнге юлчы — богаулы каторжанның маңгаеннан газап тире
бу көннәргә килгән кебек.
Моннан ике йөз ел элек, гаделлек дип, канга тузып, янып-көеп. патшаларга каршы торган
Емельянның
үлемсезлек
2 Барон — А. С. Пушкинның «Саран рыцарь» драмасы персонажы.
омтылышы минем хискә килгән кебек.)
...Беләсе иде, бер-ике йөз елдан
нинди булырбыз без:
бараклардан күчкән көндә безгә патша сараедай бай күренгән бу таш өй дә, клумбада гөлчәчкә дә, мин дә?
Нинди булырбыз икән без?
Бәлки бу ак өйләр хыялый бер биеклеккә үсеп китәр. Клумбалар бакча булып җәелерләр. Ә мин, бәлки, шулчак
таңда
. бер күкрәктә
тагын алга, -
тагын ерак киләчәккә омтылган бер тойгы булып талпынырмын, һәм, мин бүген таңны каршы алган кебек, шул талпынудан еракларга күзен тегеп, иртәне каршылар кеше.