Логотип Казан Утлары
Хикәя

Помкомвзвод НИКОЛАЙ РЕДИН


О 32 елның ноябрендә мине хәрби хезмәткә алдылар һәм мин I '-Мо солдат булып киттем.
ж Солдатның армиядә иң кечкенә чин икәнен һәркем белә. Безне ул чакта «кызылармеец» дип йөртәләр иде. Мин кызылармеец чагында командирларым арасында солдатны начар сүз белән .сүккән бер генә тупас бәндәне дә очратмадым.
Взвод командиры ярдәмчесе яки, ул чакта әйтелгәнчә — помкомвзвод Николай Редин минем беренче хәрби остазым булды. Редин урта буйлы, сары чәчле, зәңгәр күзле кеше иде. Ул хәрби хезмәтне ярата һәм хәрби формасын бик пөхтә киеп йөри: аның өс-башы һәрвакыт бик җыйнак була. Ул, бөтен илебез җирен үлчәгәндәй, киң адымнары белән бик ышанычлы атлап йөри иде. Без барыбыз да аңарга охшарга тырышабыз һәм шул ук вакытта аңардан бераз гына курка да идек. Ләкин һәркем күңелендә помкомвзвод Рединга тирән хөрмәт саклый иде. Помкомвзвод Редин бик тә таләпчән: ул үзен дә аямый, безне дә кулында бик нык тота иде.
— Иптәш кызылармеец Бавырҗан Мамыш улы, бире килегез әле! — дип чакырып алды ул беркөнне мине. Мин, хәрби уставны җиренә җиткерергә тырышып, ипләп кенә атлап, аның каршына барып бастым да килгәнемне әйттем.
Редин, миңа кырыс кына карады да, тагын Ха төзәя төшеп:
— Иптәш кызылармеец Бавырҗан Мамыш улы!—диде. Мин тагы да төзәя төштем. — Пилоткагызны минем кебек итеп киегез! — Мин пилоткамны төзәтебрәк куйдым.— Кулларыгызны сузыгыз! — Мин кулларымны суздым. — Калтыранмагыз! Мин сезне суярга җыенмыйм бит! Тырнакларыгызны кисегез. — Мин Рединның боерыкларын кабатладым. — Өс-башыгызны пөхтә тотыгыз...
Аннан соң Редин мине «уңга», «сулга» борды. Ике-өч тапкыр «кррругом!» командасы бирде. Гимнастерка төймәләремне тагарга, кулъяулыгымны юарга, итекләремне чистартырга, бил каешыма запаска тагы ике тишек тишәргә һәм якамны алыштырырга кушты. Мин аның барлык боерыкларын кабатлый бардым. Китәргә дип «кругом» борылганда, дулкынлануымнан һәм гарьләнүемнән булса кирәк, уң якка чак кына авыша төштем.
7. .С. Ә." № 2.
97
98
— Туктагыз! — дип кычкырды Редин. Мии аңа таба борылдым.
— Сул җилкәң белән, сул үкчәңдә, уң аягыңның очы белән борылырга кирәк. Менә болан! — диде ул.
Редин җитез хәрәкәт белән җәһәт кенә борылды да, миңа таба әйләнеп, «Кругом!» командасын бирде. Бу юлы мин хәрәкәтләремне җиренә җиткереп, тиешенчә борылып, строевой адым белән атлап киткәч,. Рединның канәгать тавышын ишеттем:
— Командир яныннан менә шулай атлап нитәргә кирәк... Ә хәзер, иптәш кызылармеец, вольно...
Беркөнне Редин мине үз янына чакырып алды. Тагын нинди гаебемне күрде икән дип, борчылып барсам, помкомвзвод елмаеп тора.
— Иптәш Бавырҗан Мамыш улы, утырыгыз, — диде ул. Мин оялыш кына утыргач, ул:
—- Сез хәрби хезмәткә күнегеп киләсез. Взводыбызда сез винтовкадан да яхшы атасыз. Строй хәзерлегегез дә ярыйсы. Ә менә физик хәзерлегегез бер дә оешмый. Сез иптәшләрегездән артта барасыз...
— Иптәш помкомвзвод, мин бик тырышам да...
— Тырышканыгызны беләм. Ләкин хәзер сүз ул турыда бармый.. Мин башка нәрсә турында әйтергә телим, — диде Редин, һәм кинәт- кенә: — Нигә сезгә снайперлыкка өйрәнмәскә икән? — дип сорап куйды.
— Иптәш помкомвзвод, миннән нинди снайпер чыксын соң?
-- Мине снайперлар командасына билгеләделәр. Телисезме, бергә- өйрэнербез?
Мин бик теләп риза булдым.
Редин снайперлар группасы командиры ярдәмчесе булып эшли башлады. Ул безне тәмам кара тиргә батыра иде инде. Ул элеккегедән дә кырысрак һәм таләпчәнрәк булып китте. Ул безне тәмам аяктан егылганчы йөгертә, тиз дә һәм төз дә атарга өйрәтә иде. «Сөт» эзләп очкан һәрбер пулябыз өчен бездән дә ныграк кыйнала иде.
Бервакытны дивизиябезгә инспекциягә Будённыйның ярдәмчесе генерал Когосов килде.
Арык, бәләкәй, ләкин гаҗәп горур килбәтле ул генерал барлык кы-зылармеецларны да «улым» дип атый иде.
— Син, улым, борчылма,—ди иде ул. — Мин сине тикшерергә килмәдем, мин командирларыңны тикшерергә килдем. Менә карап карыйк, әле: сине алар ничек өйрәтәләр икән. Нишли белгәнеңне күрсәт. Мин сине орышмам, командирларыңны орышырмын, берәр җитешмәгән яклары булса, аларны кыздырырмын. Семен Михайловичка җиткерермен. Ә ул каты куллы мужик...
Редин минем яныма килде дә, ярым пышылдап кына әйтте:
— Снайперларны ут позициясенә пар-пар җибәрәчәкләр, икән. Берсе ата, икенчесе—күзәтәчәк, ди. Әйдә, бергә барыйк. Мин күзәтермен., син атарсың. Алтынчы күнекмәне тикшерәчәкләр диләр.
Когосовның ярдәмчесе, хәтфә якалы өлкән офицер (ул чакта Генеральный штаб офицерлары хәтфә якалы гимнастерка киеп йөриләр иде), секундомерының кнопкасына басты да, команда бирде:
— Снайперлар, помкомвзвод иптәш Редин һәм кызылармеец Шы- лымылы, ут позициясенә, марш!
Без йөгереп барып, ут позициясенә яттык.
Күзәтүче:
— Ориентир ике, сул якта куак, перископ!—дип кычкырды.
Яшел куак фонында бәләкәй генә перископ чак-чак кына беленә иде. Мин атып җибәрдем.
Куак янында тузан күтәрелгәнен күргән Редин:
—' Ике бармак сулга! — дип кычкырды. Мин бер-бер артлы өч тапкыр аттым. Перископ һавага очты. Артымда генерал Когосовның шар., кылдап көлгәне ишетелде.
7* 99
1агьш берәр секундка гына дияргә ярый бер-бер артлы төрле мишеньнар; «Элемтә эте», «Күзәтче», «Йөгереп уза торган солдат». «Пулемет» һ. б. лар күренеп-күренеп калды... Мин аттым да аттым... Кинәт һавада самолет күренде. Самолет минем өстемә төшеп килә иде. Мин аңа биш пуля җибәрдем.
Гагыи «Элемтә эте» күренде. Беренче ике пулям аңа тимәгән икән. Өченче тапкыр аттым.
— Тиде! Вакытыгызны әрәм итмәгез! — дип кычкырды Редин. — «Артиллерия күзәтчесе»нә атыгыз. Ориентир биш, сул як, баш бармак сулга.
Блиндаждан безгә «стереотруба» мөгезләре карый иде. Мин ике тапкыр аттым. Икенче пулям фанерадан ясалган бутафорияне күккә очырды. Тагын Когосовның шаркылдап көлгәне ишетелде.
— Туктагыз!—дип кычкырды генерал. — йөгереп кире кайтыгыз!
Без йөгереп кире кайттык.
Яныбызга генерал Когосов килде.
— Улым, — диде ул, аркамнан кагып, — ничә мишеньга тигезгәнеңне белмим, әмма син автомат икәнсең. Ике минут эчендә — утыз ике тапкыр аттың бит!
Мишеньнарны барып тикшергәч, утыз ике пуляның егерме икесе тигәне беленде.
— Командирың кем? — дип сорады генерал миннән. Мин, уставта әйтелгәп тәртипләрне онытып, бик үзчәнләнеп кулым белән Рединны күрсәттем.
— Рәхмәт сиңа, улым, — диде генерал Когосов Рединга. — Шундый төз ата торган солдат өйрәткәнең өчен рәхмәт оиңа, улым!
Генерал кулын Рединга сузды.
Атудан кайтканда юлда Редин өч бик дәү карбыз сатып алып, бөтен взводны сыйлады.
Балланып торган кып-кызыл карбыз кисәген миңа сузып, ул елмаеп:
— Бавырҗан, фамилияң бик сәер, синең, — дип куйды. — Начальник «Шылымылң» дип кенә әйтә алды бит.
Помкомвзвод күңелле итеп шаркылдап көлде.
Дүрт көннән соң киң елмайган Редин миңа хәрби округ газетасын китереп күрсәтте. Анда «Снайпер Мамыш улы ут позициясендә» дигән мәкалә басылган иде.
Көз көне демобилизация булды һәм Редин да, мин дә өйләребезгә кайтып киттек. Мин Казагыстанга, ул — Идел буена китте.
Моннан соң ун ел гомер үтте.
Бөек Ватан сугышының иң кызган көннәре иде. Көньякта безнең гаскәрләр, дошманны кыйный-кыйный, зур югалтулар белән чигенәләр. Одесса, Кырым, Керчь трагедиясе, Ростов-Дон, Кавказ, Сальск далалары, Идел буе... барсы борчый иде.
Безнең участокта каты сугышлар бара, әле без, әле дошман һөҗүм итә. Без һөҗүм итсәк — немецләр контратакага күчә, немецләр һөҗүм итсә — без контратакага күчә идек. Ничектер беркөнне без егерме биш километрга алга үттек. Аннан немецләр «тигр»лары белән «ферди- нанд»ларыи китерделәр дә безне унбиш километрларга чигенергә мәҗбүр иттеләр.
Минем күзәтү пунктыма армия командующие генерал Чистяков килде. Аңарга әхвәлне сөйләдем. Докладымны тыңлагач, генерал берничә тапкыр «Әйе, әйе!..» дип куйды. «Димәк, дошман сезне кыйнады... Димәк, ул борыныгызга сукты, диген? Димәк, ул сезне чигендерде!..»
Мин, ни дияргә белмичә, күзләремне иомгалап, утыра бирдем. Генерал әче генә елмайды да, ягымлы гына итеп:
100
— Я ничек сезнеңчә? Немец сезне дөрес кыйнаганмы? дип сорады.
— Иптәш командующий, минемчә, ул безне дөрес кыйнады. Артил-лериябезне ат тартып йөртә. Артиллериябез танклар белән пехота артыннан килеп җитә алмый, — дидем мин.
— Әй-й-йе, йе.-.. Немецләр сезне дөрес кыйнады дисез икән, — алай икән, дивизия командиры буларак, сез немецләрне җиңүләре белән котлагыз инде.
Мин генералга нн дип җавап бирергә дә белмәдем.
— Кәефегезне төшермәгез, комдив, — диде генерал тагы да ягымлырак итеп. — Мин дә сезгә эшебез яхшы барганга килмәдем. Сез дә, сезнең кешеләр дә гаепле түгел. Мин дошманның көчен исәпкә алып бетерә алмаганмын, мин менә бу штукенцияне күрми калганмын,— дип генерал картага — дошманның корпус резервларын билгеләгән нокталарга төртеп күрсәтте.—Дошман миннән алты сәгатькә өлгеррәк булып чыкты да безне куа башлады.
Аннан соң генерал дошман турындагы яңа мәгълүматлар белән танышты һәм:
— Кичкә кадәрле түзегез, дошманны алга җибәрмәгез, ә таң алдыннан контратакага күчәрсез, — дип боерды. — Төнлә белән сезгә артиллерия бригадасы һәм ике полк үзйөрешле артиллерия килер. Менә шуннан соң иртәгә таң атканчы немецләрне котлагыз. Кырык минутлар аңа салют бирегез, ә аннан соң, танавына сугыгыз.
Дивизиянең комиссары Иван Михайлович Коньковский алтмыш яшьлек бик яхшы күңелле һәм батыр карт иде. Ул гаскәр белән идарә итү эшемдә мине күп кенә юләрлекләрдән тотып кала белде. Мин кызган чакта ул дәшми, ә аннан соң яныма утыра да без һәрвакытта да дөрес карарга килә идек.
Дивизиябез биләгән кырда өч көн барган сугыш эчендә безнең гаскәрләр дошманның илледән артык танкысын эштән чыгарган иде. Коньковский миңа бу турыда әйткән чагында:
— Безгә өстәмә көч биргәне өчен командующийга ерәхмәт, — диде. — Ә шулай да безнең солдатлар егетләр шул! Старшина Рединны мин Ленин ордены белән бүләкләргә тәкъдим итәм. Ул немецләрнең биш танкысын эштән чыгарган бит.
— Кем ул Редин?
— Танкларга каршы ата торган артиллерия дивизиясенең взвод командиры.
— Иван Михайлович, Рединны миңа чакыртыгыз әле. Аны күрәсем килә, — дидем мин.
/Ченә Редин иилеп керде. Мин аны танымадым. Ул бик картайган иде инде. Аның гимнастеркасының уң ягында алты яралану билгесен күрдем мин, аларның дүртесе авыр яра иде.
МиИем остазым, минем беренче командирым алдымда төз басып, кояшта янып беткән фронт пилоткасына кулын тигезеп-честь биреп басып тора. Ул элеккечә пөхтә һәм фронтовикларча матур иде.
— Николай Васильевич! Николай Васильевич, бу сезмени? Нигә моңарчы белдерми тордыгыз? Никода-й Васильевич!
Рединнан нигә бу тикле картайдың дип сораган идем, ул:
— Иптәш полковник, сезнең белән без икебез дә Советлар Союзына хезмәт итәбез. Ә Советлар Союзына хәзергә бик авыр килде, — дип җавап бирде.
Бу сүзләрне ишеткән Коньковскийның күзләрендә яшь күренде.
Ничектер беркөнне кичне ашны ашап утырганда:
— Николай Васильевич, сезне җиденче тапкыр яралану өчен ут эченә җибәрергә намусым кушмый, — дидем мин Рединга, — әйдәгез, дивизия пекарнясендә эшләгез.
Редин агарынды, аның ачуын көч-хәл белән басып торганы сизелә иде. Ул, тешләрен кысып.
Иптәш полковник, мине рәнҗетмәгез, — диде.
Бик борчылган Редин минем соңгы сүземне әйтүемне көтә иде.
Мин дә ачуландым һәм рәсми тон белән боердым:
— Иптәш старшина Редин! Барыгыз, взводыгыз белән идарә итегез!
— Тыңлыйм, иптәш полковник, — диде Редин. Аның күзләрендә рәхмәт әйтү чаткылары күренде. — Сугышчан дусларым янына кайтырга рөхсәт итүегез өчен, иптәш полковник, сезгә бик зур рәхмәт!
Редин чыгып киткәннәң соң, Коньковский кешеләр белән юньләп сөйләшә белмәгәнем өчен мине бик озак орышты. Мин аклана башлагач, Рединга бернинди начарлык теләмәдем, бары тик тынычрак һәм куркы- нычсызрак урын гына тәкъдим иттем дигәч, Коньковский әче генә елмайды һәм:
— Иптәш комдив, бәла дә менә шунда шул, — диде. — Син солдатның намусын һәм кешелек дәрәҗәсен рәнҗеттең! Иптәш , комдив, бәла дә менә шунда шул...
Мин дәшмәдем.
... Менә телефонның зуммеры безелдәде.
— Иптәш полковник, — дигән хатын-кыз тавышы ишетелде. — Мин — врач! Зинһар гафу итегез. Безгә бик авыр яраланган старшина Рединны китерделәр....
Мин шунда ук медсанбатка киттем. Николай Васильевич топчанда ята. Палатада кан һәм ылыс исе аңкый иде. Рединның йөзе әллә нинди күксел күләгәле төстә иде.
Мин килеп кергәч, Редин торып басарга теләде.
— Бавырҗан! — диде ул миңа. — Килдеңме? Менә күрәсеңме, немец- ләр арка сөягемне ваттылар... Мин хәтта .комдивым алдында басып та тора алмыйм!.. Бавырҗан, гарьлек бит бу. Зинһар, мине гафу ит...
— Ни сөйлисез, Николай Васильевич, нәрсә сез, кадерлем. Нигә торырга? Рәхмәт сиңа өйрәтүләрен өчен. Рәхмәт сиңа, Николай Васильевич!
Редин күзләрен ачты да, салкынаеп барган кулын миңа сузды һәм чак-чак кына ишетелә торган тавыш белән пышылдап:
—, Шулай дисеңме?.. Советлар Союзына хезмәт итәм! — диде. Болар аның соңгы сүзләре иде.
Мин аны кочаклап, үкереп елый башладым.
Николай Васильевич Редин, минем беренче хәрби остазым, беренче командирым үлде.
Мәңгелек йокыга талыр алдыннан ул:
— Советлар Союзына хезмәт итәм! —диде.
А. Гумеров тәрҗемәсе