П ЕШЕКЧЕ
I
ара таңнан тору Дәметкәннең гомерлек гадәтенә әйләнгән. Килен булып төшкән көненнән үк «пешекче хатын» дип йөртелә башлаган Дәмёткәнгә быел илле дүрт яшь тулды. Егерме тугыз ел эчендә кая гына барса да, аның бердәнбер эше шул пешекчелек булды. Шул хезмәт аны кара таңнан торырга өйрәтте дә инде.
Бүген дә ул, гадәттәге вакытында уянганда, бер генә бүлмәле агач өйнең эче әллә ничек яктырып торганын күрде. «Бу ниткән хәл?» дип уйлады Дәметкән. «Ай яктысы» дияр иде — иске ай бетеп, яңасы үткән кичтә генә туган әле, җитмәсә, көне дә болытлы. «Таң атты мәллә?» — дияр иде, егерме тугыз елга сузылган пешекчелек гомерендә аның бер генә көн дә таң атканчы йоклап ятканы булмады.
Дәметкәнне тагын шунысы гаҗәпләндерде: яшен яшьнәп, көчле күк күкрәгәндә дә бирешми торган агач өй хәзер, бизгәк тоткан кешедәй, дерелди иде. «Җир селкенәме әллә?» — дияр иде, Төньяк Каза- гыстан өлкәсенең бу якларында андый хәлнең булганын берәүнең дә күргәне-ишеткәне юк. «Ни булды соң?!»
Шул уй белән, өйнең салкынлыгыннанмы, әллә билгесез бер куркыныч көткәнлектәнме, дер-дер калтыранган Дәметкән, тәрәзәдән карамакчы булып, киенмичә генә түшәгеннән торганда:
— Дәметкән! — дигән тавыш килде.
Дәметкән сискәнеп китте һәм бүлмәнең икенче почмагында, җылы мич буендагы агач кроватьта, әтисе Самалык эндәшкәнен аңлады.
— Бу өй нишләп дерелди соң? — диде әтисе.
Дәметкәннең хәзер генә исенә төште: чирәм күтәрергә баручы ишле тракторлар шушы көннәрдә алар авылыннан — алар өе яныннан үтәргә тиеш бит. Моны ул башта оныгы Көнҗаннан, аннан МТС директоры Байназар Ерҗановтан ишетте. Тракторларны каршы алырга баручылар белән бергә, атына атланып, Көиҗан да киткән иде.
Шул исенә төшкәннән соң, Дәметкән, әтисенә җир-күкне тетрәткән бу гөрелтенең нәрсә икәнен аңлатып бирде дә, эшкә барырга дип, киенә башлады. Ул шушы авылга урнашкан МТС мастерскоенда эшләүчеләргә аш пешерә иде.
— Я, кая барасың? — диде Самалык кызына.
И
91
— Эшкә. z
Эшеңне куеп тор! — диде Самалык, әмер биргән тавыш белән. Киендер мине, далага чыгам. Ни бар икән, могҗизаны күрим әле.
Әтисенең сүзе Дәметкәнгә ошады. Аларның туып-үскән җирләре— хәзер колхоз булып утырган урыннан еракта. Ул җирләргә, моннан егерме биш еллар элек, җәй көннәрендә йөзләрчә күчмә авыллар барып утыра иде. Кара туфраклы ул җәйләүдә билдән биек булып үлән үсә. Ул киң далада тәмле һәм саф сулы күлләр күп. Шундый игелекле җирдә тукланган терлекләрнең, көтүчеләр теле белән әйткәндә, «казысы карыштан артык, ите сөямнән артык» була. Ул тирәләрнең бердәнбер кимчелеге шул — агач заты үсми. Колхозлар төзелеп, элекке күчмә авыллар урманлы җирләргә төпләнеп утырганнан соң, ул киң җәйләүләр бушап калган иде. Яше хәзер йөздән арткан гомеренең сиксәнгә якынын шул җәйләүдә үткәргән Самалык, үзенең туган- үскән ягын сагынып, «шул җирләргә дә тагын халык урнашып, рәхәтен күрер микән?» дип йөри иде.
«Озакламый җәйләүдә совхоз оеша, анда чирәм күтәрелеп, ул җирләргә тоташ иген чәчелә» дигән сүзләрне ишеткәч, Самалык бик нык куанды. Аның ятса да, торса да «могҗиза» дип йөрүе әнә шунлыктан иде. Хәзер, Дәметкән менә шул могҗизаның күренә башлаганын әйткәннән соң, аны каршы алу өчен киенергә кереште.
Әтисенә киенергә булыша башлаган Дәметкән бер генә нәрсәдән уңайсызланды: МТС ашханәсендә егерме ел эшләгән дәверендә аның, әллә ни дә бер бик каты авырып калган көннәрен исәпкә алмаганда, ни иртәнге, ни көндезге, ни кичке ашны булсын, берсен дә вакытыннан кичектереп әзерләгәне юк иде. Хәзер әтисен киендереп маташса, эшкә соңга калачак.
Шул уй белән ул китәргә әтисеннән рөхсәт сорамакчы булган иде дә,. ләкин мәсьәләгә төшенгән карт үзе аңа:
— Бар, китә бир. Үзем киенәм! — диде.
Үзсүзле картның урамга чыгарга күңеле җилкенүен күргән Дәметкән, «үзе киенсә, бер-бер хәл булмагае» дип хәвефләнеп:
— Юк, әти, үзем киендерәм инде, — диде. '
Алар киенеп чыкканда, йомшак җилле далада ябалак-ябалак кар ява иде. Бер-бер артлы тезелеп, җирне, күкне тетрәтеп килүче тракторларның алдагылары авылга керә башлаган, ә арттагылары, ерак-’ тан яктырып күренгән фараларына караганда, моннан унбиш-егерме километр җирдәге «Путь Ильича» тирәсендә булырга ошый...
— Ойпырм-ой, ходай-ай, ничаклы трактор монда! — диде, яшьле күзе фаралар яктысына чагылган һәм моторларның тоташ гөрелтесеннән колагы тонган карт.
— Очы-кырые күренми!..
Бу вакыт алар аталы-кызлы икәү генә түгел, бөтен авыл халкы урамга чыккан иде инде. Ыгы-зыгы килеп, үзара сөйләшеп үтеп баручылар арасында Ерҗановны күргәч, Дәметкән, аның белән исәнләшкәннән соң, үзенең эшкә соңга калуына гафу үтенә башлады. Ләкин Ерҗанов аңа:
— Борчылма! Эшчеләр барсы да монда йөри бит әле, — диде.
— Аларга да трактор тансык микәнни?
— Аларга тракторларның үзе түгел, саны тансык. Бер безнең җәйләүдә генә яңадан егерме совхоз оешты бит. Шуларның һәркайсына урта исәп белән илле генә трактор килгәндә дә бер мең трактор бит ул!
— Ойпырм-ой, нинди күп! — диде Дәметкән.
92
II
Тракторлар инде Дәметкәннең өе турысына килеп җитә яздылар. Шунда арткы тракторларга тагылган, як-якка сөйрәлеп, чалулап килгән ниндидер нәрсәләр күренде.
— Чана! — дип кычкырды берәү.
— Ниткән чана булсын! Зурлыгы өй чаклы бит моның!.. — диде икенче берсе.
Артык сөйләшергә вакыт калмады: килеп җитеп туктаган беренче трактор С-80 булып чыкты. Аның артына тагылган чанадан кешеләр төшә башлады.
Бу минутта Дәметкәннең йөрәге аеруча ярсып типте. Чөнки, аның уенча, оныгы Көнҗан да шул тракторда булырга тиеш иде...
— Көнҗан!..
Бу исем һәркайчан Дәметкәннең күңеленә иң якын исем иде.
Дәметкән Есентай дигән ярлы егет белән сөешеп, аңа кияүгә чыккан вакытта, аларның туган-үскән җирләрендә совет власте яңа урнашып кына килгән чак иде әле. Аларның беренче улы туган чак — якты тормыш башланган чак булганлыктан, ул сабыйның исемен Көнҗан дип куштылар.
Җаркыннан соң Дәметкән биш бала китерсә дә, аларның өчесе үлеп, икәве генә исән калды. Ләкин ул балаларының рәхәтен аталары Есентай күрә алмады. Колхоз төзелә башлаган елларда, авыл советы председателе булып эшләгән чагында, аны байлардан оешкан бандитлар шайкасы үтереп китте.
Дәметкән балаларына ятимлек күрсәтмәде. Җаркыны үсеп, башта авылдагы җидееллык мәктәпне, аннан якын шәһәрләрнең берсендәге авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлады да, туган районына кайтып, участок агрономы булды. Шулай эшләп йөргәндә өйләнде.
Ләкин Җаркынның хатыны баладан үлеп китте. Чырылдап дөньяга килү белән ятим калган оныгын Дәметкән үз куенына алып, аны кояш нурыдай күреп, исемен Көнҗан V кушты.
Көнҗан биш яшькә чыккайда Бөек Ватан сугышы башланып китте. Дәметкән сугышның беренче көннәрендә үк ике улын да сугыш кырына озаткан иде, икесенең берсе дә өйгә әйләнеп кайтмады.
Кулында кечкенә Көнҗаны булм^са, Дәметкән шулчаклы кайгыны ничек күтәрергә дә белмәгән булыр иде. Үкенечле үлем белән үлгән ире, япь-яшь килеш һәлак булган сөекле уллары исенә төшкәндә йөрәге өзелеп, әрнеп кайгыра торган Дәметкәннең, кояштай нурланып үсеп килгән Көнҗаны күз алдына килү белән, күләгәле уйлары бары да тарала, күңеле күтәрелеп китә иде.
Инде Көнҗан үсеп, егет булып җитте. Җиде яшеннән укырга кереп, унөч яшендә үз авылларындагы җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, әтисе юлыннан барырга теләп, ул әтисе укыган техникумга ук укырга керде.
Үткән җәйдә техникумны бетереп, үз районына кайткан Көнҗан- ны Дәметкән Ерҗаиов аркылы МТСка эшкә урнаштырды. Ул шунда кереп эшли башлагач, озак та үтмичә, партиянең чирәм җирләрне күтәрергә чакыруы игълан ителде.
Чакыруга бу колхоздан башлап кушылучы Көнҗан булды. Колхоз комсомол комитетының секретаре иде ул. Комитет җыелышында Көнҗан бүтән яшьләрне дә чирәм күтәрергә барырга өндәде. Шул җыелыштан сон, тагын унлап кеше, ата-аналары белән киңәшеп, китәргә ризалык белдерде.
V Көл (күн) — казакъча кояш дигән сүз.
93
Көнҗан әбисе белән киңәшмәгән иде әле. Ул әбисенең ризалык бирмәячәгенә өч сәбәп барлыгын белә иде. Беренчедән, әбисенең бүген үләме, иртәгә үләме дип торган карт әтисе бар. Аны ерак юлга алып чыгып та булмый, ташлап китәргә дә ярамый. Икенчедән, әбисе Дә- меткән үзе дә МТСтагы өйрәнгән һәм яраткан эшен ташлап китәргә теләмәячәк, китәргә теләгәндә дә, МТСның рөхсәт бирмәве мөмкин, чөнки яхшы эшләве аркасында ел саен бүләкләнеп,' МТСның Мактау тактасыннан төшми торган кадерле кешеләреннән берсе. Өченчедән, әгәр ул үзе МТСтагы эшеннән китмәсә, оныгының китүенә бервакытта да ризалык бирмәячәк иде.
Шуңа күрә Көнҗан әбисен хәйлә белән күндермәкче булды һәм, колхоз комсомолларының чирәм җиргә китәргә җыенуларын сөйләп биргәннән соң, сүз җаенда:
— Комсомол комитеты миңа: «Я, дисциплинага күнеп, чирәм җиргә бар, я дисциплинага баш имим дигән сүзеңне әйт», диде. Нишлим икән, әби? — дип, киңәшкән булды.
— Күнмәсәң, ни эшләтәчәкләр? — дип сорады Дәметкән.
— Комсомолдан чыгаралар! — дип көрсенгән булды Көнҗан.
Дәметкән, башта куркып:
— Кит моннан, ул ниткән сүз! — дисә дә, шунда ук исен җыеп: — Юк, алай итмәс комитетың. Әгәр шундый эшне эшләргә булса, үзем барып сөйләшермен, — дип куйды.
Көнҗан, әбисен ничек итеп күндерергә белми йөргәндә, чирәм җир- _ ләргә килүчеләрне каршы алу комиссиясенә сайланып, тимер юл станциясенә китеп барды...
...Авылга якынлашып килгән тракторларны күргәч, Көнҗан да туларның берсендә булырга тиеш дип уйлаган Дәметкәннең куанычы култыгына сыймады.
Аның уйлаганы дөрес чыкты. Трактордан төшкән ике-өч кеше арасында кыска тунлы, төлке колакчынлы, билен каеш белән ныгытып бугай зифа буйлы, җитез хәрәкәтле егетнең Көнҗан икәнен шунда ук таныды Дәметкән. Оныгы, трактордан төшүе белән үк, әбисен күрмәгәндәй, чана өстендәге будкага таба атлады һәм Дәметкәннең:
— Көнем! — дип эндәшкәнен дә ишетмәгәнсыман, йөгереп барып, будканың ишеген ачты. Будка эченнән беленер-беленмәс кенә ут ялтырады, кешеләр сөйләшкәне һәм балалар елаган тавыш • ишетелде.
Көнҗанның:
— Нихәлдә киләсез? — дигән соравына каршы берничә хатын һәм ирләр тавышы берьюлы җавап бирде:
— Яхшы.
— Хәзер, иптәшләр, — диде дә Көнҗан будканың ишеген шапылдатып ябып, Дәметкәнгә таба килә башлады. Дәметкән аңа каршы атлады. «Көнем!» — дип, кочаклап, кар бөртекләре кунган суык битеннән кат-кат үпте. Әбисе кочагын ачуга, Көнҗан:
— Тизрәк ут кабызыйк. Безнең өйгә төшәсе кешеләр бар, — дип, өйгә йөгереп керде дә ашыгып выключательие борды. Өй эче ялт итеп яктырды.
Шул арада бабасының түшәгенә күз төшереп алган Көнҗан, үзе артыннан кергән әбисеннән:
— Бабам кайда? — дип сорады.
— Сезне каршы алам-дип урамга чыккан иде.
Урамга чыктылар. Көнҗан бабасын үбеп исәнләште. Аннан соң, ул будкага таба йөгерде. Дәметкән, әтисе янына килеп, аны өйгә алып кермәкче булган иде дә, ләкин карт:
— Кунакларыңа булыш! — диде.
— Туңмадыңмы?
— Юк! — диде карт көр тавыш белән, — инде үлсәм дә үкенмим!..
94
Берничә көннән Самалык карт үлде. Ул көнне көньяктан искән җылы җил карны дәррәү эретте һәм картны җирләргә барган кешеләр билдән суга батып кайттылар.
Ул чакта Көнҗан өйдә юк иде. «Коммунизм нуры» дип аталган яңа совхозның урынын билгеләргә тиешле комиссия белән бергә ул, «ДТ-54» тракторына тагылган будкалы чанага утырып, җәйләүгә киткән иде.
Әтисе яше җитеп үлсә дә, бу югалтуны Дәметкән бик авыр кичерде. Картны юксынды. Көнҗан кайткан көнне дә, кычкырып елап, бераз кайгысын басканнан соң, оныгының чирәм җиргә баруына ризалык бирүен һәм аның белән бергә үзе дә китәргә булганлыгың әйтте.
Аның шулай күнүенә ике нәрсә сәбәп булды. Беренчедән, «Коммунизм нуры» дигән яңа совхозда хәзергә торак урыны булмагаилык- тан, тугандаш республикалардан ул совхозга килгән кешеләр, яз җитеп, көннәр җылынганчы, Дәметкәннәр колхозындагы өйләргә урнашканнар иде. Алар белән авыл халкы тора-бара якыннан танышты. Алар әллә кайдагы ерак өлкәләрдән, кыш дими, ни дими, балаларын ияртеп килгәннәр. Ләкин аларның берсе дә юл азабыннан зар-ланмады.
Дәметкәннең үз өенә урнашкан семьяда карт белән карчык, аларның инде өйләнгән биш уллары, кияүгә чыккан ике кызлары, аларның балалары, ни барысы унҗиде кеше булып чыкты. Алар да, кыш булуга карамастан, бөтенләй күченеп килгәннәр иде. Алар барысы да Мәскәү янындагы бер зур совхозның алдынгы эшчеләре булганнар. Дәметкәннең: «Ник шундый рәхәт тормышны ташлап килдегез?» — дип соравына каршы алар: «Чирәм күтәрү турында ватан чакыруы буенча килдек», — дип җавап бирделәр. Шунда Дәметкән: «Болар шулчаклы ерак җирдән килгәндә, мин, чирәм җирләрнең уртасында торып та, бу эштән читтә калырга тиешмени?» дигән уйга килде.
Аның, чирәм җиргә баруына бер сәбәп шул булса, икенчесе менә болай иде. Болар авылына урнашкан чирәм күтәрүчеләр вакытлыча МТС ашханәсендә тукландылар. Күп еллык тәҗрибә иясе Дәметкән төрле-төрле ашларны бик тәмле итеп пешергәнлектән, шул ашханәдә ризыкланучылар барсы да аны ихтирам итәләр һәм аны казакълар «Дәме апай», руслар «тетя Дуся» дип кенә йөртәләр иде. Дәметкәнгә үзләшеп киткәннән соң, чирәм күтәрергә баручылар: «Сезне дә үзебез белән алып китәбез» — ди башладылар.
Дәметкән МТС директоры һәм эшчеләр белән киңәшкән иде, алар:
— Барыгыз, бар! Сездән котылырга теләп әйтү түгел бу, сезне ка- дер-хөрмәт итеп әйтү. Башка коллективлар да чирәм җирләргә сезнең шикелле мактаулы кешеләрен җибәрәләр, без дә шулай итәргә телибез, — диделәр.
Эшне озакка сузмыйча, чирәм җиргә китәргә җыенган тәҗрибәле пешекчегә, намуслы хезмәте турында тулы характеристика язып, местком утырышында бертавыштан җибәрергә дип карар чыгардылар.
III
Совхоз кешеләре чирәм җиргә күчәр алдыннан, анда баргач палаткаларны кайда кору турында сүз чыкты.
— Җалтырша күле буена корырга кирәк, — диде ул җирне барып күреп кайткан совхоз директоры Меликян.
Дәметкән дә сүзгә кушылды:
— Анда чатыр минем туган җиремә корылсын. Хәзергедәй аяк асты пычрак чакларда Җалтырша буенда шуннан да кулай урын юк.
95
Яхшы, — диде Меликян, — ләкин сез үзегез туган җирне таба алырсызмы?
— Күземне йомган килеш тә табам...
Көнҗан да:
— Таба аласызмы, әби? — дип сорады.
— Әйтәм бит, күземне бәйләп алып барсалар да табам.
Соңгы егерме биш-утыз ел эчендә ул җәйләүләргә берәү дә бармаган, шуңа күрә борынгы күченү юлларына инде кылган үскән, тик кайбер җирләрдә генә беленер-беленмәс юл күренә иде.
Совхоз кешеләре быел җәйләүгә җир чикләрен ачыклау өчен, турыдан гына түгел, төрле җирдән юл салып, кыйгачлап барганнар. Ә Дәметкән ул юлларның берсен дә белми иде. Шулай да, шофер янына утырган Дәметкән: «Болай бар, чырагым... тегеләй бар!» дип күрсәтә- күрсәтә, җәйләүгә күченүчеләр юлын дөрес чамалап, тиешле урынга туп-туры алып килде. Бергә баручы кешеләр карчыкның сәләтенә хәй-. ран калдылар.
Дәметкән, туган җирен туп-туры килеп тапканнан соң, бик шат-, ланып, казыклары кагылган беренче чатырларны корырга да булышты. Яна совхозга агроном булып эшләргә килгән Көнҗан әбисе белән бергә шатланды. Тик аның күңелендә бер курку бар: Дәметкәннең биле сызлаучан, аз гына суык тиде исә, бөтенләй кузгала алмый, сыны катып ятып кала иде ул. Ә бит әле, кар эреп беткән булса да, җир юеш. Җирнең һаман астагы туңган катлавы эреп бетмәгән. Төньяктан искән җилнең салкынлыгына һәм күктәге соргылт болытларның түбәң йөзүенә караганда, кар явып китүе дә ихтимал.
Ләкин Көнҗанның куркуы урынсыз булып чыкты. Нәрсәдән икәнен кем белсен — уяу вакытының күпчелеген ачык далада аш пешереп уздырса да, туктаусыз салкын җил исеп торса да, беренче көннәрдә башта кар, аның артыннан яңгыр явып, җирнең дымын арттырса да — Дәметкәннең бил өянәге кузгалмады. • Аңа хәтта томау да төшмәде.
Эш вакытында Дәметкән җиңел киенергә ярата иде: көн суык чакта да өстейә җиңел фуфайкадан башка кием кимәде, башына чәчен генә капларлык юка яулык бәйләде. Җир пычрак булганлыктан, бары тик аякларына гына калын чолгау урап, керз итек киеп йөрде.
Ул аш пешереп ашатырга тиешле кешеләрнең күпчелеге — тракторчылар. Алар ике сменага бүленеп эшлиләр. Бригадада иллеләп кеше бар. Шуларның барсына көненә өч тапкыр аш әзерләргә Дәметкәннең бер үзенең генә көче җитмәс иде, билгеле. Совхоз директоры аңа булышырга ике кызны билгеләде. Кызлар, нәүбәтләшеп, берсе көндез, берсе төнлә эшләделәр. Дәметкән көндез дә, төнлә дә аш пешерүче кызлар янында булды. Кайчан йоклап, кайчан ял иткәндер, белмим, әмма кайчан гына карасаң да, ул учак тирәсендә кайнаша иде.
Беренче көннәрдә Җалтырша күленең әйләнә-тирәсендәге чирәм җирләрне сөргән тракторлар көн саен ераклаша бардылар һәм алар- га ашны, термосларга салып, машина белән илтергә туры килде. Ләкин тракторчылар ничаклы ерак булсалар да, Дәметкән аларга тиешле ашларны һәрчак үзе алып барып өләште.
Ул үзенең хезмәтеннән бик риза иде... Шулай булмый ни?.. Аның гомердә сабан тимәгән туган-үскән җирләрендә меңнәрчә гектар чирәм күтәрелде бит. Дәметкәннең бер кызык ягы бар — ул исәп-хисапны бик чамалы гына белә, ничә меңнәрне түгел, бер меңне дә санап чыга алмый. Ә биредә күтәрелгән чирәмнең күпме булуын сорашса, бер мең гектар гына түгел, әллә ничә мең!.. Шундый зур санга башы җитмәсә дә, Дәметкән аның күпме икәнен күзе^белән күреп белә. Бу якларда бер ул эшләгән совхоз гына түгел, әйләнә-тирәгә әллә ничә совхоз урнашкан һәм Дәметкән шуларның барысы бергә күпме чирәм
күтәргәнен күрергә тели. Шуны сизеп булса кирәк, Меликян аны, үзенең машинасына утыртып, әллә ничә тапкыр йөртеп алып кайтты. «Ничаклы чирәм күтәрелгән!» дип хәйран калды Дәметкән.
Ул бары тик шуңа гына, офтанды: Көнҗаниың һәм башкаларның әйтүе буеНча, быел иген ул ж.ирләрнең аз гына бер өлешенә чәчелеп, калган өлешенә киләсе ел чәчелергә тиеш икән. Дәметкәннең ихтыярына куйсалар, ул бар җиргә дә быел ук чәчтерер иде.
Дәметкән, киләчәк елның ишле игене үскәнен күрергә ашкынуы белән бергә, быел чәчелгән игеннең тизрәк өлгерүен һәм аны тизрәк татып карауны түземсезләнеп көтте...
Көткән нәрсәләр арасында бодай гына түгел, яшелчәләр дә бар иде. Шул бодайның чәчелүен, яшелчәләр утыртылуын Дәметкән үз күзе белән күреп торды. Соңыннан аларның шытып чыгуын, сабаклануын, үсүләрен, өлгерүләрен һәрвакыт күзәтеп йөреп, үз теләгенә якынлашкан саен, куанычы култыгына сыймады. Дәметкәннең шул хәлен күргән Меликян:
— Комбайннан беренче сугылган ашлыкны, беренче җыелган яшелчәләрне сезгә китертеп бирәм. Сез, шулардан аш пешереп, туган- үскән җирегездә беренче тапкыр үскән җимешләрнең тәмен иң элек үзегез татып карарсыз, — диде.
Ниһаять, ул көн килеп җитте. Меликян комбайннан грузовикка беренче коелган бодайны, совхозның электр көче белән эшли торган тегермәнендә тарттырды да, Дәметкәнгә ж.ибәртте. Шул көнне ашханә янында тактадан вакытлыча ясалган сарайга ике грузовик яшелчә дә китереп бушаттылар. Кәбестә дә, бәрәңге дә, сарымсак та, кишер дә, кыяр да, помидор да бар иде анда.
Дәметкән ул көнне кич йоклау түгел, черем итеп тә карамады. -Башта ике кисмәккә камыр ачытырга салып, аларның өстен яхшылап каплап куйды да, аннан, яшелчәләрне чистартып, турарга кереште.
Ул көнне төшке аш чирәм җирдә үскән яшелчәләрдән пешереләчәк иде. Дәметкән аш кайный башлагач, аның тәмен татып карый-ка- рый, пешеп җитүен ашыкмыйча гына көтә торган иде. Бүген ул шул гадәтен онытты. Учакка куелган казан җылынып җитәр-җитмәс боярын ук аның капкачын ачып карады һәм, ашны тизрәк кайнатасы килеп, казан астындагы утны көчәйтте.
Аш кайный башлау белән үк, Дәметкән шатланып, бер кашык шулпа алды да, аның тәмлелегеннән телен йота язган кешедәй, голт итеп йотып җибәрде. Аның элек болай кабалануын күрмәгән кызлар, гаҗәпләнеп, шулпага шулай комарлануының сәбәбен сораганнар иде, Дәметкән:
— Туган җир туфрагында үскән әйбер үзенә бертөрле тәмле була икән, — дип җавап бирде.
Туган җиренең чирәмен күтәреп, анда беренче тапкыр шундый җимешләр үстергән ир йөрәкле уллары белән кызларына күңеленнән чиксез рәхмәт укыды Дәметкән.
һәм шул тәмле ашны алар тизрәк татысыннар өчен, казан астындагы утны тагын да дөрләтә төште...
С. Әдһәмова тәрҗемәсе.