Логотип Казан Утлары
Хикәя

ОНЫТЫЛМАС КӨЙ

айшә апа бәйрәм һәм якшәмбе көннәрдә, өйдәге вак- төяк эшләрен тиз-тиз төгәлләгәч, Казан радиосы тапшыра торган ял концертларын иркенләп тыңларга ярата. Бу сәгатькә аның инде миче дә узган, пешереләсе тәмле әйбере дә пешеп чыккан, табыны да әзерләнгән була. Янына үзенең якын дусы Рәйханә дә керә һәм алар икесе, өстәл янында кара-кар- шы утырып, чәй эчә-эчә, концерт тыңлый торганнар иде.
Бу якшәмбедә Рәйханәнең иртүк күрше авылдагы кызына кунакка киткәнлеген белсә дә, Гайшә апа, Казаннан радиотапшыру сәгате җитү белән, гадәттәгечә, самоварын җитештереп, табын янына утырды. Бүген үзешчән сәнгать коллективы концерты буласын белә иде инде ул һәм андый концертлардагы яңа, яшь җырчы яисә музыкантларның чыгышларын аеруча яратып тыңлый иде.
Менә «Спартак» комбинатының слесаре Маликов бик матур итеп «Кара урман»ны җырлый башлады. Шул җырның табигый агышына бирелеп, тирән уйга чумган Гайшә апа, Маликов җырлап бетергәннән соң, дикторның башта нәрсә әйткәнен ишетми дә калган һәм «...техник Сабирова башкаруында» дигән сүзләрен дә ихлассыз гына тыңла-ган иде. Ләкин шуннан соң, рояльдә уйналган көйне ишетүгә, кинәт әллә ничек сискәнеп китте.
Теге вакытта аның Гафуры чыгарган көй бит бу! Аныкы шул! Гайшә апаның йөрәген уеп кергән, гомергә онытылмаслык «Ялгыз нарат» көе!
Күпме гомер узган, күпме юллар үтелгән, нинди-ниндп хәлләр баштан кичкән инде аннан бирле, шулай да Гайшә апаның бүгенгедәй хәтерендә ул көн...
Август аеның уртасы авышкан. Мәктәп яңа уку елына хәзерләнә. Парталарны ишек алдына чыгарып тезгәннәр. Завхоз Мансур абый да шунда, аларны яңадан буятырга хәзерләнеп, тыз-быз килеп йөри. Булышырга килгән укучы балалар да аның тирәсендә кайнашалар иде.
Шуннан берничә көн элек кенә, кеше яласы буенча, бер дә юк нәрсәдә гаепләнеп, партиядән чыгарылган һәм мәктәп директорлыгыннан алынган Гафур, тәрәзәдән ишек алдындагы шул күңелле ыгы-зыгыга карап торды-торды да, үзенең эчке кичерешләрен белдермәскә тырышып, көр тавыш белән хатынына эндәште.
— Әйшүк, әйдә, күл буйларына барып, йөреп кайтыйк, булмаса. Көн дә бик матур, җәй узып бара бит... Ашарга да ал.
Аннан, тагын ишек алдындагы балаларга бер тапкыр күз төшереп алганнан соң, йөрәге әрнегәндәй булып, ачынып:
— Нинди матур планнар корганидек бит без киләчәккә! — дип куйды ул.
Гайшә, аның уйларын икенче якка борырга тырышып:
— Безнең Әнисә кайда икән, Гафур? Яшелчә бакчасында йөри иде бая. Син генә чакырып кертче үзен. Өс-башын алмаштырасы булыр әле аның. Шунда берьюлы помидор белән кыяр да өзеп керерсез. Мин башкасын хәзерли торам монда,— дип, ирен чыгарып җибәреп, башта керосинкага йомырка пешерергә куйды, аннан кечкенә кул кәрзине тирәсенә үзләре белән алып барачак әйберләрне китереп тезә башлады.
Алар өчәү, шулай җыенып, туп- туры Якты күлгә юл тоттылар. Авылдан километр чамасы җирдә җәелеп яткан саф сулы бу зур күл, чынлап та, ерактан ук, дәү көзге төсле, ялтырап күренә. Әйләнә-тирәсендә куе булып үскән яшь имәннәр аны тагын да матурайта төшә-ләр. Ә ярының бөтенләй сөзәк, ап- ак комлы бер урынында, каяндыр адашып килеп чыккандай, ялгыз, биек нарат шаулап утыра. Гафур белән Гайшәнең иң яраткан урыны да шул иде.
Бу килүләрендә дә алар, көн тәмам кичкә авышканчы, шунда булдылар. Су коендылар. Үзләре белән алып килгән калай чәйнектә чәй кайнатып эчтеләр. Юлда ук ^күбәләкләр артыннан йөгерә-йөгерә шактый арып килгән алты яшьлек кызлары Әнисә, ашап-эчкәннән соң, бөтенләй изрәп төште һәм, агач кү-ләгәсендә әтисенең пиджагы өстенә яту белән, йокыга китте. Менә шунда, күл буенда ком белән ышкый- ышкый чәйнек' чистартырга керешкән Гайшә, Гафурның, наратка аркасы белән сөялеп, тезләрен кочаклап утырган хәлдә, башта акрын гына авыз эченнән көйләвен, аннан җырлавын ишетте.
Таң атканда ерак офык алсулана, Күл буенда ялгыз нарат моңсулана. Син бирешмә, егет булсаң, кайгыларга, «Хаклык чыгар өскә!» — днген, моңсуланма!
Тирән эчке дулкынлану белән тулы бу моңлы көйне дә, сүзләрен дә менә хәзер, шунда уйланып утырганда, Гафур үзе чыгарганлыгын, ире әйтмәсә дә аңлады Гайшә, һәм, элек-электән аның җырны, музыканы тирәнтен аңлау сәләтен, шулай ук ара-тирә төрле уңай белән матур гына шаян җырлар да чыгаруын белгәнгә күрә; артык гаҗәпләнмәде дә ул. Ләкин Гафуры белән икесенең соңгы вакыттагы кичерешләренә бик туры килгән бу моңлы көй һәм аның сүзләре гаҗәп көчле тәэсир итте аңа...
Кичке эңгер-меңгердә өйгә кай-тышлый да, онытылмасын дигәндәй, ишетелер-ишетелмәс кенә шул көйне кабатлап кайтты аның ире.
Үзенең табигате буенча, беркайчан да тормыш кыенлыкларына бирешми торган шат, көр күңелле Гафурның бу җырында да ниндидер ерак өмет чагыла иде.
Ләкин, үкенечкә каршы, ул өметенең тормышка ашуын үзенә күрергә туры килмәде шул аңа! Нәкъ иртәгә мәктәптә дәресләр башлана дигән төнне, кулга алып, башта район үзәгенә, аннан Казанга озаттылар Гафурны. Шул китүдән ул әйләнеп кайтмады, суга төшкәндәй югалды.
Сентябрь ахырларында инде үзе дә укытучылыктан чыгарылган Гайшә, Казанга барып, юллап йөреп караса да, иренең язмышы турында бернәрсә дә белә алмады. Анда үз апасының кызы Суфияга күз төбәп барган иде ул баруын. Гафур булышлыгы аркасында белем алып кеше булган Суфия ярдәм итәр, җизнәсенең язмышын белә алмаса, һич югы, берәр файдалы киңәш бирер дип уйлаган иде Гайшә.
Ләкин әле кайчан гына: «Гайшә апа!», «Җизни!» — дип, бөтерелеп йөргән Суфияның бу юлы апасын күрүгә үк төсе үзгәреп, караңгыланып китте. Исәнләшеп тә тормады ул хәтта, һәм, апасына авыз ачып сүз әйтергә ирек бирмичә:
— Ишеттем, ишеттем! Кем уйлаган аны шундый бәндә булып чыгар дип! Син шул җизни эше белән килгәнсеңдер инде, йөрмә дә, нитмә дә. Гаепсез кешене утыртмыйлар!— дип кырт кисте. Аннан, эчке бүлмәдән ире Мансурның эндәшкәнен
82
ишеткәч, тавышын акрынайта төшеп: — Мансур белә күрмәсен тагын синең безгә килүеңне. Кергәндә күршеләр күрмәгән булса ярый инде, ходаем... — диде дә, Гайшә, апасын алгы бүлмәдә калдырып; ире янына ашыкты.
Аның, һич көтелмәгәнчә, жен алыштыргандай үзгәреп, шундый тупас каршы алуына һәм җан өшет- кеч сүзләренә бик нык хәтере калган Гайшә, урамга чыккач, тыела алмый үксеп елый-елый, кунарга урын эзләп, вокзалга таба китте. Шәһәрдә шул Суфиядан башка туганы да, якын таныш-белеше дә юк иде аның.
Кешенең кешелеген үз башыңа бәла килгәндә сыныйсың дип бик дөрес әйткәннәр шул борынгылар.
Шунда Гайшә үзе белән бергә мәктәптә физика укыткан Рәйханәне исенә төшерде. Туган түгел, ни түгел, бөтенләй чит кеше' булса да, Гафур белән Гайшәгә карата булган мөнәсәбәтен үзгәртмәде генә түгел, хәзерге көн дә Гайшәгә кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә дә тырыша бит әле ул Рәйханә. Гайшә Казанга киткәндә дә:
— Әнисәне миндә генә калдыр. Минем Зәйтүнә белән бергә уйнап йөрер шунда. Үзең белән ияртеп азаплап йөрмә, — дип алып калган иде.
һәм Гайшә авылга боегып кайтканда да беренче юатучысы шул Рәйханә булды.
Дусты Казанда чакта үзенең район үзәгенә чакыртылуын һәм, Гафурлар семьясы белән бәйләнешен өзмәгән өчен, анда мәгариф бүлеге мөдире Сафиуллинның аны өстәл төя-төя кисәтүен Гайшәгә сөйләп тормады Рәйханә.
(Гайшә белән Гафурның бәхетенә балта чапкан кеше дә төбендә шул Сафиуллин булуын әйтеп үтик. Яшь чакта, аның тәкъдимен кире кагып, Гафурга кияүгә чыкканы өчен, Гайшәдән үч алырга җае туры килгәнне генә көтеп йөргән икән ул — явыз эчле вак җан!)
Казаннан кайту белән Гайшә алдына дөнья көтү, көн күрү кайгысы килеп басты. Ләкин һөнәрле үлмәс диләр бит. Ул, яшьтән үк тегү-чи- гүгә сәләтле булып, мәктәптә берничә ел, биология дәресләреннән тыш, укучыларга кул эше дә өйрәткән иде. Хәзер шул һөнәренең бик зур ярдәме тиде аңа.
Көзге озын кичләрдә тегү теккәндә ул ямансулый да, татлы хыялларга да чума, Гафурының кайтып керү сәгатен күз алдына китерә һәм ара-тирә акрын гына аның соңгы җырын — «Ялгыз нарат»ны җырлый..
Кызы Әнисә почмакта, әтисе ясаган кечкенә өстәл янында, курчак уйнап я рәсем ясап утыра. Ул сабый әле бернәрсә дә аңламый, тик кайчакта гына:
— Әти ник кайтмый инде, әни? Нәрсә апкайтыр икән ул миңа, ә?— дип сорый да тагын уенга бирелә. Әнисе, аңа җавап бирми, кызын кочаклап:
— Син, юанычым, бар ичмаса!— дип сөя иде.
Ләкин озакламый ул юанычыннан да аерылырга туры килде Гайшәгә. Яңа ел башында үзе дә кулга алынган чакта, скарлатина белән авырып, район больницасында ятып калган кызының, терелгәч, Сверд- ловскидагы балалар йортына җибәрелгәнен бер елдан соң гына белә алды ул.
Рәйханә Әнисәне больницадан үзенә алып кайтырга һәм балалыкка яздырып алырга ничаклы тырышып йөреп караса да, кызны аңа бирмәделәр.
Аның бераздан Төмәнгә күчерелгән булуы да, байтак вакыт үткәннән соң гына билгеле булды. Ә аннан инде кызның эзе бөтенләй югалды.
Еллар үткән саен, Әнисәне эзләп табу мөмкинлеге дә азая бара иде.
Шулай да ана күңеле һаман өметен өзмәде, кызын эзләтмәгән урыны калмады аның. Эшләгән эше, торган җире яхшы булса да, беренче мөмкинлек туу белән Татарстанга, үзенең Якты күленә кайтырга ашыкты Гайшә апа. Исән булса, кызы да, ата-анасын эзләп, шул туган-үскән авылына килер кебек тоелган иде аңа. Соңыннан, бу өмете дә кысыр өмет булып чыккач, ул, эш белән юанып, ничек тә үз-үзен
6* 8а
тынычландырырга тырышып яши башлаган иде инде. Гомер үтү белән ире Гафур һәм кызы Әнисә турындагы йөрәк ярасы да бераз төзәлә башлаган кебек тоелган иде аңа.
Ләкин бүген радио аша ишеткән әлеге ялгыз нарат турындагы көй кинәт бөтен күңел тынычлыгын алды Гайшә апаның. Бер утырды, бер торды ул. Үз-үзенә урын таба алмады. Төрлечә уйлап карады. Ахырында: «Гафур белән миннән башка берәү дә белми иде бит аны. Тоткында Гафур аны берәр иптәшенә җырлаган булгандыр, мөгаен. Ул кеше исәндер дә әле, бәлки. Сабирова ул көйне шуңардан ишеткәндер. Ничек кенә булмасын, миңа шул Сабированы күрергә һәм аның ул көйне каян ишеткәнен белергә кирәк» —дигән фикергә килде, һәм, шунсыз күңеле тынычлык тапмаячагын аңлап, шул көнне үк Казанга китәргә булды. Киңәшер өчен, дусы Рәйханә кайтканны да көтеп тормады хәтта. Бәхетенә, пристаньга барырга ат яисә машина эзләп йөрергә дә туры килмәде. Кайчан-дыр Гайшә апаның үзендә укыган күрше егет Әхтәм анда иген ташый икән. Җилдертеп алып барып, кичке тугызда китүче пароходка утыртты үзен.
Каютага кереп урнашканнан соң, Гайшә апа башта бераз тынычлангандай булса да, аннан, төрле уйларга бирелеп, төнне, рәтләп йоклый алмый, күбесенчә палубада йөреп уздырды. «Казанга баргач, эшне нәрсәдән башларга икән соң?»— дип тә байтак баш ватты ул. Аннан кинәт, радиокомитетны исенә төшереп, шатланды, һәм, пароходтан төшү белән, туп-туры шунда китте.
— Кичәге концертта катнашкан Сабированың адресын белмисезме сез? Шул бик кирәк иде миңа! — дип сорады Гайшә апа радиокоми- тет коридорында очраган ачык чырайлы кыздан.
«Нигә кирәк ул сезгә?» дип, яисә «Бик ошадымы әллә сезгә аның уены?» дип төпченеп тормады ул кыз.
— Ник белмәскә? Хәзер, апа!— дип, башта бер бүлмәгә, аннан икенчесенә кереп чыкты да Гайшә апаның кулына кечкенә генә кәгазь кисәге тоттырды.
— Менә, апа, Декабристлар урамында тора икән ул. йорт номеры да, квартира номеры да язылган биредә. Троллейбус белән дә, тугызынчы трамвай белән дә барып була анда, — дип, бөтенесен аңлатып бирде,.
Аңа рәхмәт укый-укый, урамга чыкканнан соң, Гайшә апа, ул кыз биргән язуга күз төшергәч: «Нәфисә икән исеме» дип, нәрсәнедер югалткандай, авыр көрсенеп куйды. Дөресен әйткәндә, кичәге көннән алып, шул минутка хәтле аның күңелендә бик тирәндә «Әнисә булып чыгуы да ихтимал бит аның?!» ди-гән зәгыйфь өмет чаткысы да кабынып киткәләгән иде. Ул чаткы, җил очырып алып киткәндәй булып, сүнде хәзер. Ләкин кичәдән бирле күңелен җилкендереп, аны Казан чаклы Казанга китергән йөрәк ашкынуы әле һаман басылмаган иде Гайшә апаның.
Шулай да, троллейбустан төшеп, Декабристлар урамына барып чыкканда, аның авылдан чыгып киткәндәге һәм радиокомитетка баргандагы тәвәккәллеге какшый башлаган иде инде. Ә кирәкле йортның ишек төбенә җиткәннән соң: «Юкка гына килдем түгел микән? Мин ул хатынны бөтенләй белмим бпт. Ярый ла ул мине аңласа. Акылы җиңеләйгән бер карчыкка сана-са?..» — дип, икеләнеп, туктап калды хәтта. Аннан тагын Гафурын исенә төшерде дә, аның турында берәр нәрсә ишетер өчен, «юләр» дигән исемне алырга да риза булып, баскычтан акрын гына атлап, икенче катка менеп китте. Ләкин шулай да 7 нче квартираның ишеге каршына барып басканда тез буыннары калтыравын сизде ул үзенең.
Звонок шылтыратуына ишек ачкан сөйкемле генә яшь хатын Гайшә апаны:
— Сез... Әнкәй янына килгәнсездер, мөгаен. Керегез, ул хәзер кайтырга тиеш,—дип каршылаган иде, ләкин:
— Нәфисә Сабирова кирәк иде миңа, — дигән сүзне ишеткәч, бераз гаҗәпләнгәндәй булды.
• — Минме? Рәхим итегез.
Бүлмәгә кергәннән соц, алар, берсе, сүзне нәрсәдән башлап җибәрергә белми уңайсызланып, икенчесе, «миңа ни йомышы төшкән икән бу хатынның» дип, кызыксынып, берничә секунд сүзсез генә ка- ра-каршы басып тордылар.
Аннан Нәфисә, кинәт кабаланып:
— Утырыгыз, апа, үтырыгыз. Арып килгәнсездер, — дип, Гайшә апаны пианино янындагы диванга утыртканнан соң, «сөйләгез, мин сезне тыңлыйм» дигән кыяфәт белән, үзе дә аның янына урнашты.
Шунда Гайшә апа:
— Сезгә аңлата алырмынмы, юкмы?.. Ни өчен килүемнең сәбәбе сәер дә тоелыр, бәлки... — дип сүз башлады. — Кичә үзешчән концертта сез уйнаган көй кызыксындырды мине... Исемен ишетми калдым мин аның радиодан әйткәндә..Шуны тагын бер тапкыр уйнап күрсәтмәссезме икән?
Аның бу үтенеченә Нәфисә артык гаҗәпләнмәде, киресенчә, шатланды гына, һәм сер итеп әйткәндә, эченнән чак кына горурланып та куйды.
— «Онытылмас көй»не әйтәсездер, мөгаен. Сезгә бик ошадымыни ул? Хәзер, апа... Мин үзем дә никтер бик яратам аны. Музыкальный- да укыганда нотасын да язган идем, — дип, сөйләнә-сөйләнә пианино янына утырып, уйный башлады ул.
• һәм аның уенын бик нык бирелеп, бөтен дөньясын оныткандай булып, тыңлап утырган кунак хатынның музыка тактына башын ия- ия-, акрын гына җырлаганын ишетте:
Таң атканда, ерак офык алсулана, Күл буенда ялгыз нарат моңсулана...
Шунда, бу көтелмәгән хәлдән тәмам аптырашта калган Нәфисә, уенын бүлеп, сикереп торды да, Гайшә апа янына барып утырып, аның күз яше тамып чыланган кулларыннан тотты.
— Сез дә беләсезмени ул көйне? Әйтегез әле, апа, сез каян беләсез аны?
— Мин дә сезгә шул ук сорау белән килгән идем, — диде аңа Гайшә апа.
— Мин аны кайчан, кемнән ишет-кәнемне үзем дә хәтерләмим. Ләкин тора торгач бер үзекнән-үзе искә килеп төшә ул. Шуңа күрә дә «Онытылмас көй» дип атадым аны. Әле тагын шунсы сәер: ул көйне уйнаганда кайчакта каядыр еракта тегү машинасы. тавышы ишетелгәндәй булып киткәли... — дигән сүзләрне ишеткәч, ана йөрәге хакыйкатьне сизенгән иде инде, билгеле. Ләкин бу юлы өмете бушка чыкса, күпне күргән йөрәге бу алдауны күтәрә алмаячагын яхшы аңлаганга күрә, каршысындагы яшь хатынның Әнисә булуын тәмам аныклар өчен, Гайшә апа үзендә аңа тагын бер сорау бирерлек көч тапты.
— Сез үзегез кайсы якныкы, Нәфисә? Әти-әниләрегез кем? — диде ул соңгы чиктә дулкынланган тавыш белән.
— Әти-әнием күптән үлгән булса кирәк. Мин балалар йортында тәр-бияләнеп үстем. Бик яшьләй ятим калганмын. Әнинең исемен генә хә-терлим, кызыма да шул исемне куштым. Әтием «Әйшүк», дип эндәшә торган иде әниемә...
Югалган бәхетен тапкан ана белән аның кызының шул вакыттагы кичерешләрен тасвирларга мин сүз таба алмадым. Ансын укучым кичерер дип өметләнәм.