ӘМИРХАН ЕНИКИ ХИКӘЯЛӘРЕ
Л/терерлек итеп көлү бар, арка- 4 дан
сыйпап яратып көлү бар. Лэереичесен
әдәбиятта сатира дип атап йөртәләр,
икенчесен юмор дип атыйлар. Юморның
чикләре бик киң, юмор белән дә нык итеп
сугарга мөмкин. Бөтенесе осталыкка
бәйләнгән. Юмор белән сатира бер туган.
Чеховның күп кенә әсәрләре моңа мисал
була ала: аларда сатира белән юмор
бергә үрелгән.
Борынгы греклар һәм римлылар
заманында ук инде көлү политик
көрәштә бик оста кулланылган. Әнә шул
заманнардан алып безнең көннәргә хәтле
көлү сыйныфлар көрәшендә үткен корал
булып килә. Рус әдәбиятын карасак, без
анда һәм сатира, һәм юморның менә
дигән үрнәкләрең табабыз. Татар
әдәбиятында да бу үткен коралга
тутыгырга ирек бирмәгәннәр. Фатих
Әмирхан белән Тукайны гына искә
төшерү дә җитсә кирәк.
Көлү объекты никадәр зуррак булса,
көлүнең әһәмияте дә шулкадәр зуррак.
Берәр кешенең авызы кыеклыктан
көләсең икән, мондый көлүнең социаль
әһәмияте юк. Рус әдәбияты тарихын
ачып карасак, Гоголь, Щедрин, Чехов
һәм башкалар зур социаль мәсьәләләр
күтәргәннәр. Тукайлар, Фатих Әмирхан-
нар да вак белән чикләнмәгәннәр.
«Фәтхулла хәзрәт»не алыгыз, Тукайның
«Яңа кисек башы»н алыгыз.
Әлбәттә, Гогольләр, Тукайлар за-
манасы башка замана, безнең заман тагы
башка. Ул вакытта капма-каршы
сыйныф вәкилләре кылычка кылыч
килгәннәр, безнең заманда, дөресрәге
безнең җәмгыятебездә, кылычка кылыч
килүче сыйныфлар юк. һәм, димәк, без
нәкъ Тукайча, иәкъ Щедринча яза
алмыйбыз. Талант ягы' сайрак булганнан
гына да түгел, заман башка булу сәбәпле
көлү объектларыбыз да, көлү алымнары-
быз да бүтәнрәк.
Булды еллар, кычкырып көләргә
ярамады, йодрык эченнән генә көлеп
йөрделәр. Әле хәзер дә көлүне тыелган
«җимеш» итеп карау бетмәгән.
Бәлки, чынлап та, бездә көләрлек
объектлар юктыр? Бар. Хәзерге заман
унтер пришибеевләре, мәсәлән, бездә
юкмыни? Алар безнең җәмгыятебезгә
типик түгел, диярләр. Түгел, ләкин бит
бар. Димәк, алардан көләргә кирәк.
Кешеләрне бары тик әрләнү һәм куркып
тору өчен генә туган, ә үзен бары әрләү
һәм куркыту өчен генә дөньяга килгән
дип уйлап, йодрык төеп сөйләшүчеләр,
берни булса хәзер идән астыннан бүрек
әйләндереп күрсәтә башлаучы агайлар
шул ук пришибеевләр нәселеннән
түгелмени? Ә кешегә ышанмаучылык?
Үзеңнән башкаларның барысын да начар
нияттә йөрүчеләр дип карау?
Коммунизмга бары лтик эш хакы
бәрабәренә генә хезмәт итүчеләр?
Җыелыш җыеп протокол яздыруны эшкә
санаучылар, шуның өчен хезмәт хакы
алучылар? Кеше уңышы өчен эчләре
кара көеп йөрүчеләр? Үз дөньялары
түгәрәк булгач, бүтәннәрнеке өчен
пошынмаучылар... Болар барысы да көлү
объекты була алмаслар идемени?
Зур төзелеш барган җирдә чүп
булмыйча булмый. Безнең аяк асты-
бызда чүп шактый. Безнең партия
142
без чүпне бервакытта да яшермәде, гел
себереп түгә барды. Программабыз да
һәртөрле кимчелеккә каршы рәхимсез
көрәшкә чакыра. Иптәш Хрущев чүпкә,
кимчелеккә каршы көрәштә үзе бик
гыйбрәтле үрнәкләр бирде.
Әлбәттә, чүп артындагы зур төзе-
лешне, зур иҗади хезмәтне күрмәскә
маташучылар да, дөнья чүптән генә тора
дип авыз кыйшайтып йөрүчеләр дә
бардыр. Андый кешеләр һәрвакыт
булган. Аларны сатираның очлы
сәнәгенә элеп селкеп атасы бар.
Сатира һәм юмор өчен объектлар күп.
Без ул объектларны әле күреп кенә
җиткерә алмыйбыз. Иске гадәт буенча,
кайберләренә күз йомабыз. Күргән хәлдә
дә шул «домоуправ- лар», сәүдә
«работниклары», «артель җитәкчеләре»,
вак спекулянтлар, эчкечеләрдән дә
арырак китә алмыйбыз. Сатира һәм юмор
хикәяләрендә һәртөрле гомумиләштерү-
дән шикләнәбез: янәсе, гомумиләш-
терсәң, бик күп кеше өстенә шик
төшәчәк. Менә шушы шикләнү арка-
сындамы, әллә бүтән сәбәпләре дә
бармы, безнең бүгенге әдәбиятыбыз һәм
сатирадан, һәм юмордан зур го-
мумиләштерүләргә. ия булырлык
әсәрләр биргәне юк. Бездә, мәсәлән,
телгә алып сөйләрлек, русча әйтсәк,
нарицательный булырлык сатирик дип
әйтмим дә инде, юмористик образ юк.
Безнең көлүебез вак объектлар тирәсендә
әйләнә: көнкүрештәге теге-бу
кимчелекләр, аерым кешеләрдәге ул-бу
сыйфатлар көлү объекты булып хезмәт
итәләр. Безнең хәтта «Хәзрәт үгетләргә
килде», «Сәмигулла абзый» дәрәҗәсендә
гомумиләштерелгән сатирик хикәя-
ләребез дә юк. Гадәттә юмор хикәя-
ләребез образга түгел, сюжетка гына
корылган була, ягъни берәр кызык яисә
гыйбрәтле вакыйганы сөйләп бирү белән
хикәя бетә. Ә бит образ әдәби әсәрнең
үзәге, арка сөяге, образ хикәянең төп
идеясен күтәреп бара. Образы булмаган
хикәянең тәрбияви әһәмияте аз була,
чөнки вакыйга онытыла, ә образ, уңыш-
лы эшләнгән хәлдә, вакыйгасыннан
сикереп чыгып, исанлы кешегә әйлә неп,
күңелләрдә яши бирә (Карәхмәтне искә
төшерегез).
Шул яктан караганда, Әмирхан
Еникинең «Күңелсез мәҗлес» исемле
хикәясендәге Фәхри Гыймадиев. җанлы
образ дәрәҗәсендә тора дип әйтер идем.
Ул үз эченә очраклы сыйфатларны гына
туплаган ясалма, корама образ түгел, ә
чын мәгънәсендәге табигый җанлы кеше,
һәм безнең тормышыбызда очрый торган
кеше. Ә менә «Күсия ханым»
хикәясендәге Кәүсәрия хаиым, гәрчә
автор аны җыелма образ итәргә-
тырышкан булса да, табигый һәм җанлы
булып чыкмаган, чөнки ул бихисап
тискәре сыйфатлардан торган ясалма,
корама образ. К. С. Станиславский
үзенең «Моя жизнь- в искусстве» дигән
китабында «Когда играешь злого —
ищи, где он добрый», ди. Ягъни сатирик
образ гел кара буяулардан гына тормаска
тиеш, контраст өчен аның якты, яхшы
яклары да булырга тиеш, шул вакытта
гына образ кешене ышандырырлык
килеп чыга. «Күңелсез мәҗлес»тәге
Фәхри Гыймадиев әнә. шундый, ул кара
буяудан гына тормый, аның яшәвенә
ышанасың. Күсия ханым исә начар
сыйфатлар җыелмасы гына, ә табигый
җанлы кеше түгел. Ул эш сөйми, комсыз,
туемсыз, надан, саран, көнче, куркак,
оятсыз, баштан ашкан эгоист. Җитмәсә
ул әле спекулянт та... Бер кеше өчен бик
артыкка китә түгелме? Өстәвенә ул
«күркәм» сыйфатлар бер исем тирәсенә
чүп кебек механик рәвештә себереп
китереп кенә өелгән, ә табигый эремә
кебек коеп куелмаган.
Мактаулысы шул, автор образ иҗат
итүгә омтылган, Фәхри обра- • зында
уңышка ирешкән, Күсия ханымда ирешә
алмаган.
Әмирхан Еникинең хәзер мин телгә
алган хикәяләре «Чәнечкеле хикәяләр»
исемле җыентыкта 1962 елда басылып
чыкты ’. Җыентыкта 16 хикәя.
Хикәяләрнең барсы да ук чәнечкеле
булмасалар да чәнечкеле- исеме астына
кереп киткәннәр. Мә-
• Әмирхан Еники. Чәнечкеле хикәяләр,
җыентык, Татарстан китап нәшрияты 1962’ ел, 141
бит, бәясе 22 тиен.
143
сәлән, «Кемгә карады ул?», «Хәйләкәр
председатель», «Мөслим карт», «Куян
мәсьәләсе», «Кыз һәм сәгать» хикәяләре
(алар әйбәт хикәяләр, сүз юк) чәнечкеле
түгел. Бу мәкаләдә сүз юмор һәм сатира
турында барганга, югарыда саналган
чәнечкесез хикәяләрне мин читләтеп
үтәм. Алар турында тик шуны гына
әйтәсе килә: Еники көнкүрештәге
беренче карашта кечкенә, вак булып
тоела торган вакыйгалардан матур гына,
мәгънәле генә хикәяләр чыгара алган.
Моның өчен аеруча осталык һәм
хикәяченең үткен күзе кирәк. Бер
тарыдан ботка булмый дисәләр дә,
Еники бер тарыдан да әйбәт кенә итеп
пешереп бирә алган. Мисал итеп
«Мөслим карт» хикәясен күрсәтергә
була.
Яңадан юмор мәсьәләсенә күчик.
Заманыбыз өчен азмы-күпме типик
булган вакыйганы, типик ситуацияне
эләктереп алып, шуларга укучының
игътибарын юнәлтүне максат итеп
куйган көлке хикәяләр дә булырга
мөмкин. Мәсәлән, «Бөке» хикәясе,
«Көйсез мәсәл» хикәясе шундыйлар
рәтенә керә дип уйлыйм.
Сабирҗанов «Райпищекомбинат»
директоры булып эшли. Үтә бер ел,
Сабирҗанов инде «Заготживсырье»
башында тора. Үтә янә бер ел, ул
«Дуслык» колхозында председатель. Уза
тагын бер ел, ул кирпеч заводында
директор. Сабирҗанов үзен «бөке» дип
атый. «Ничек алай бөке?» — дип
сорагач: «Шулай инде, кайда тишек,
шунда бөке без, каян ага башласа, шунда
тизрәк илтеп тыгалар безне...» ди.
Әгәр Сабирҗанов агай чынлап та һәр
ертыкны ямый алучы кеше булса, андый
кешене күчереп йөртсәң дә гаеп түгел, ә
бит күп очракта барган бер җирне ертып,
тишеп кенә йөрүче, шулай да тиражга
чыкмыйча, һаман номенклатурада
торучы хәсрәт работниклар бар бит әле.
Миңа калса Сабирҗанов агай да шундый
тишеп-ертып йөрүче кешедер, тик сер
бирергә теләмәүдән генә үзен ямап
йөрүче итеп күрсәтәдер шикелле.
«Көйсез мәсәл»дә —- бик мәгънәле
хикәя. Була шундый кешеләр, алар
инструкция, установка нигезендә генә
эшлиләр, шул инструкцияләргә бераз
туры килмәсә, үз акылы белән эшне
төзәтеп җибәрәсе урында, хәзер югары
начальство белән «согласовать»,
«увязать» итә башлыйлар, һәртөрле
хәвеф-хәтәрдән үзләрен саклау өчен, гел
начальство артына ышыкланырга яра-
талар. Андый бәндәләрнең үз карашлары
әллә бөтенләй булмый, әллә булып та, үз
карашлары белән тик эштән соң, өйгә
кайткач кына яши башлыйлармы...
Андый кешеләрнең үз карашы булган
хәлдә дә, ул караш бик стандарт булучан.
Әгәр икенче берәүнең карашы аның
стандарт карашына туры килеп бетми
икән, димәк, икенче кеше инде көфер
сөйли булып чыга. Андый карашны
ишетүдән, бигрәк тә андый караш белән
килешүдән «алла сакласын!» «Көйсез
мәсәл» хикәясендә дә бит, куяннар
карашынча, Фил ниндидер бер ямьсез
чүмәлә, димәк, ул инде куяннарга
ярамый, кулларыннан килсә, куяннар
аны бөтенләй дөньяда да яшәтмәсләр
иде, тик Филнең яшәү-яшәмәү мәсьәләсе
куяннар кулында түгел.
«Корытүбә» хикәясе сенсация
яратучы газетчыларга барып тия. Этләр
сикереп чыгарлык инешне колхозчылар
буа башлыйлар, шушы хәлне Шәвәли
дигән газетчы күреп ала да, тиз генә
кайтып, фәлән җирдә гидростанция
салына башлады дип, газетага очеркмы,
хәбәрме бастырып чыгара. Сенсациягә
ташлану безнең газетчыларыбызга хас
нәрсә түгел, ул буржуа матбугатына хас.
Тик шулай да, булып җитмәгәнне булды
инде дип алдан кычкырып куюлар,
күңелдә барны инде тормышта бар дип
күрсәтүләр безнең газеталарыбызда да
булгалый. Әлбәттә, болар барсы да яхшы
ният белән эшләнәләр, чөнки без бары-
быз да планнарыбызның тизрәк тор-
мышка ашуын телибез, азартка бирелгән
чакларда, булып җитмәгәнне булган
итеп тә күрәбез, манарага йөгереп менеп,
тизрәк зур чаңны сугабыз. «Корытүбә»
хикәясендә әнә шундый хәлләргә ымлау
сизелә.
Сатираның бит әле памфлет дигән
формасы да була. Памфлет гадәттә-
конкрет бер вакыйгага, конкрет бер
кешегә адресланып, аларны фаш итү,
алардан әче итеп көлүгә багышлана.
Әдәби практикада памфлет төрле
төсләргә керүчән. Минемчә, Еникиның
«йөри бер кеше» дигән парчасын әдәби
памфлетка кертергә булыр иде. Сүз бер
кеше хакында гына барган кебек тоелса
да, асылда бу бер кеше дигәнебез күп
кенә кешеләргә хас тискәре сыйфатлар-
ны үзенә җыйган. Бу «бер кешенең»
барлык тискәре сыйфатларны басып
киткән, барсыннан да өстә торган янә бер
сыйфаты бар: ул әлләни хезмәт
куймыйча гына рәхәт тормышка
ирешмәкче һәм ансат кына дан
казанмакчы була. Андый кешеләр
тормышта бар. Памфлет бездә бик сирәк
языла, бу жанрны активлаштырасы иде.
Җыентыктагы барлык хикәяләргә дә
аерым тукталып тормыйм. Алар
арасында заманга битарафраклары да
бар: мәсәлән, «Кемгә карады ул?»,
«Ахирәт» хикәяләре. Бу хикәяләрнең
нигезенә салынган ситуацияләр гомум
кешелек дөньясына хас. Димәк, безгә дә
хас. Шул яктан караганда, алар битараф
түгел.
Гадәттә без язучыларга син теген-
дирәкне, мондыйракны яз дип киңәш
бирергә яратабыз. Кайвакытларны бу
киңәш авыр йөк ташый торган битюг
атларын чабышка йөртергә тырышуны,
яисә чабыш атларын авыр йөккә җигәргә
азаплануны хәтерләтә. Әйдәгез, нинди ат
нинди булып туган, нәрсә тарта ала,
шуны тартсын. Әгәр Еники юмор, сатира
дигән четерекле, ләкин кирәкле өлкәдә
кечкенә хикәяләр арбасын тартып бара
икән, шуңа осталыгы бар икән, без аны
икенче арбага күчәргә кыстамыйк. Тик
ул хикәяләр җәмгыятебезгә, халкыбызга
файда китерерлек кенә булсыннар.