МИН ҺӘМ БЕР КЫЗ
I
зган җәйне түгел, аннан элекке җәйдә дә түгел, әмма шул тирәдәге алмалы җәйләрнең берсендә, урып-җыю кампаниясе башлангач, беркөнне мине райкомга чакы
рып алдылар.
— Озак сөйләп торуның хаҗәте юк, иптәш Әптелмәнов, колхоз авылында нинди җаваплы чор башланганлыкны чамалый торгансыздыр.— дип, сүзгә керешкәндә үк өзеп, як-якка каранырга урын калдырмаслык кискенлек белән башлап китте секретарь, — бу эштән шәһәр дә читтә кала алмый. Кыскасы шул, райком сезне колхозга ярдәмгә җибәрергә булды. Ялгыз үзегезне генә түгел, алай гына булса, сез бәлки, баш өсте, дип киткән булыр идегез, җәйге айларда халык арасында бер селкенеп, тузан коеп кайтуга ни җиткән. Мәсьәлә бераз катлаулырак: ялгыз гына китмисез һәм тузан коеп кайту өчен генә дә түгел. Райком сезне үзегезгә якын предприятиеләрдән, әйтик, шул ук Камил Якуб комбинатыннан, Татполиграфтан, аннары шуларга берничә тегү артелен дә кушып, кыскасы, эш эшләргә җибәрелә торган кырык-илле кешелек группага җитәкче итеп билгели. Димәк, үзең эшләү генә җитми, кешеләрне дә эшләтә белергә кирәк булачак. Аларның ашау-эчү якларын, тору урыннарын кайгыртырга, вакытында җылы сүз әйтеп, дәртләндерә белергә. Шуны да истә тотарга тиешсез: сезнең карамактагы кешеләрнең күбесе яшь-җилкенчәк булачак, бусы инде сезгә өстәмә кайгыртулар китереп тудырачак. Яшьләр бит алар, үзегез чамалый торгансыздыр, терекөмеш тамчысы кебек: әле генә монда, шундук әнә тегендә дә барып җиткән. Кыскасы, жырып чыгарсыз бит.шушы җаваплы бурычны?
’/ — Кулдан килгәнчә, тырышып карармын, — дидем мин, артык шапырынмыйча, шулай ук мескенгә дә салышмыйча. Каршыңда райком секретаре үзе басып торган чакта, «ничек булыр икән, авылны белүем дә шул чаклы гына инде» дип, бетәшеп маташу килешмәс тә иде.
Дөресен генә әйткәндә, авылны яхшы беләм дип мактана алмыйм, шәһәрдә туып-үскән, шәһәрдә бала-чага үрчетеп ятучы бистә сөяге. Шулай да соңгы вакытта командировкаларга чыккалыйм, узган ел,) мәсәлән, шушындый урып-җыю кампаниясе чорында, вәкил итеп җибәргәннәр иде, анда да үзем белмәгән кайбер нәрсәләрне мыекка урап
У
2* 19
кайттым. Әй, бер тотынгач, эш дигәнең үзе өйрәтә ич ул. Әле ул хәтле, картаеп, буыннары каткан кеше түгел, теге ни, «шәһәрдә балачага үрчетеп ятучы бистә сөяге» дигәч тә, сез мине картлар чутына чыгармагыз, сигез яшьлек бер пацаным, аннан кече бер кызым, бер хатыным, бер үзем, дигәндәй, мыек дип әйтүем дә әле тик матур сүз булганлыктан гына. Шулай ук бик яшәртеп тә җибәрмәгез. Ник ди-сәң, мәсьәләнең икенче ягы бар. Райком секретаре кисәткәндә үк эчемә салып куйдым. Минем карамактагы кешеләрнең күбесе яшь- җилкенчәк буласы диде ич. Аның бит теге ни... хагы бар, нахагы бар, телгә бер керсәң, балта белән дә юнып төшерә алмассың. Ә мин балачага атасы, семья белән, Фәсәхәтем белән ару гына торабыз, моңа хәтле, кеше өлешенә кереп, азып-тузып йөргәнем булмады, моннан соң да андый эшләрне теләмим. Озын сүзнең кыскасы, кирәкмәгәнгә бик алай яшәрәсем дә килеп тормый.
Ике көннән без инде Казан портында пароходка төялә идек. Безнең группа Алексеевский районына билгеләнгән, бер өлешебез совхозда эшләргә тиеш, колхозлар да шәт кире какмаслар. Нәрсә булыр — баргач күренер, алдан күрәзәлек итеп тормыйм. Чынлап та, минем группадагы кешеләрнең күбесе яшьләр булып чыкты. Урыннарында басып тора алмыйлар, әле пароходта, әле яр буена атылып чыгалар. Чыр-чу, балык исе, пароход исе, уен-көлке. Берничә кыз-кыркынның егетләре озата килгән, дебаркадерның әле теге башына йөгерәләр, әле бу башына киләләр, үбешергә аулак урын таба алмыйлар. Ул арада пароход: «бик сибелмәгез, хәзер апкитәм!» дигән кебек итеп кычкыртып җибәрде. Шул тавыштан иләсләнгән кебек, тыны бетеп чабып, кулындагы чемоданын уенчык урнына селки-селки, трапка бер кыз килеп керде һәм, «кем монда хуҗа?» дигәндәй, як-ягына бер карап алды да, билет тикшереп торучы-фәлән күренмәгәч, башын артка чөя биреп, тизрәк кереп китү ягын карады.
Анасымы дип әйтим, берәр өлкән апасымы, кызның артыннан, аңардан шактый ук артта калып һәм, шуның өчен үзе дә аптырагандай, алпан-тилпәнрәк атлап олы яшьләрдәге, төсенә-кыяфәтенә караганда, яхшы ук алҗыган бер хатын килә иде. Кызны куып җитә ал- маслыгына тәмам ышангач, гаҗизләнгән бер кыяфәт белән кулын селкеде ул һәм, үзе дә сизмәстән:
— Миләүшә! Чыгарсың бит әле син, кызым! — дип кычкырып калды.
— Аннары... аннары, — дигән җавабы ишетелде кызның кешеләр арасыннан.
Кай арада тапкан диген, бер-ике минуттан кыз минем каршымда, рапорт биргән солдат кебек, чатылдап тора иде инде.
— Әптелмәнов абый сез буласыз бугай. Миләүшә Сабирҗанова, Камил Якуб коллективыннан, — һәм кинәт ничектер уңайсызланып, йөзен читкәрәк борды. Озын керфекләре күзләренә күләгә салды. Ул әле бик яшь, үпкәләгән бала кебек, киң ак маңгае белән һаваны сөзеп тора иде, — соңгарак калдым. Әнн җае белән йөреп соң... Ни әйттем, озатырга төшеп йөрмә, дип.
— Зарар юк, килеп өлгергәч, — дигән булдым мин, башлык кеше буларак, тамак төбе беләнрәк. Шулай да күңелдән, иртәнге җил кебек, җиңелчә генә бер хәвеф узды: кадалып киткере, бигрәк кылчык нәрсәләр төягәннәр икән, җырып чыгып булса ярый. Әйтик, менә бу кызны кая куярмын мин анда? Бөтенләй юк нәрсә. Ак маңгай да неп-нечкә бил. Җитмәсә тагын чәч баскан үзен. Толымлап үреп салган җилкәсенә, бу хәтле калын, чәчне тарый-үрә башласаң, ачуым килмә-гәе, үзенә бер тәүлек долой. Ж,итмәсә тагын, кыланчык нәрсә бугай
20
әле үзе. Башны кинәт ничек борып куйды, карый да кебек, карамый да кебек. Бигрәк тә күзләренә озын керфекләренең күләгәсе төшкәч... Ярый-ла, анда күләгә белән күләгә түгелне аера белми торган кешеләр генә булса. Әгәр шул кырык-илле кеше арасыннан, яки колхозчы яшьләрдән берәр очлы күзлесе мин күрмәгәндә генә бу Чәчбикә- нең башын үз ягына борып куйса! Әй, юкны-барны алдан планлаштырып тормыйк әле. Бәла дигәнең, киләсе булса, плансыз да бик әйбәт килә ул.
— Авылда булганың бармы соң, нәнәм? Икмәкнең агач башында үсмәгәнлеген хоть беләсеңме?
Әйләнеп карасам, кызымнан җилләр искән. Мин юк-бар хәвеф- хәтәрлекләр планлаштырып торган арада, ул, җиңел сөяк, эндәшми- тынмый гына ычкынырга да өлгергән. Карыйм, дебаркадер палубасында әнисе белән сөйләшеп тора.
— Әнә, безнең Әптелмәнов абый үзе дә чыккан, — диде бу, мине әнисенә күрсәтергә тырышып. Ул моны бик якын итеп, һичбер ясалма кыланчыклык күрсәтмичә һәм чак кына көлемсери төшеп әйтте, гүя, мин бернинди башлык та, җитәкче дә түгел, гүя, мин аның бер туган абыйсы. Ичмасам, якын тирәдәге кешеләрдән, әнисеннән тартынсын икән! Юк, болай үз казанында пешерергә ашыкмасын әле мине. Яхшымы, яманмы, башлык кеше мин. Аннары тагын өйдә тәгәрәшеп үсеп килүче ике балам, алма кебек Фәсәхәтем бар.
Соңгы, өченче свисток булып, кыз кереп киткәч, әнисе дебаркадердан торып миңа — пароход палубасындагы таныш түгел кешегә— гозерләгән тавыш белән сүз кушты:
— Сез инде, кем, исемегезне шәйләп җиткермәдем, гафу итегез,— ул, кызы ишетмәсен дигәндәй, як-ягына каранып алды. Күрәсең, кызы арага кысылганны яратмый, ә бусы кызының ул гадәтен яхшы белә иде булса кирәк, — зинһар өчен дип әйтәм, минем Миләүшәмә күз-колак була күрегез, моңарчы бер генә дә үз янымнан чыгып йөргән кеше түгел, дөнья рәтен белүе дә шул чаклы гынадыр. Үзе бик очкалак тагын, кеше сүзенә тиз ышанучан.
Әйтеләсе сүзләр әйтелеп, биреләсе киңәшләр бирелеп беткәнме, пароход аның белән исәпләшеп тормады, үз вакыты җиткәч, астагы суны дәррәү шупырдатып, өстәге кешеләрне шулай ук ыгы-зыгы китереп, пристаньнан кузгалып китте. Андый чакта билгеле инде: бер мәл мәш килеп алдылар, кесәләрдән яулыклар чыкты, пароход ярым түгәрәк ясап борылганда яшь-җилкенчәк, шаулап, бер борттан икенчесенә күчте, әлеге Миләүшә дигән кыз исә бөтенләй урынында тора алмый, палуба буйлап бер баштан икенче башка йөгерә, кулында кечкенә генә батист яулык, ләкин селкеми, яулык селкү турында, әйтерсең, бөтенләй оныткан, ул, яңадан әнисе янына — дебаркадер палубасына очып төшәргә җыенгандай, ике кулын канатка әйләндереп, коштай талпына иде.
А\ин, башлык кеше буларак һәм кузгалып китәр алдыннан кызның әнисе әйткән үтенечне искә алып, беренче мәртәбә аңарга җиңелчә генә кисәтү ясарга булдым.
,— Карагыз әле, сеңлем, — дидем мин, мөмкин чаклы йомшак итеп һәм, бер үк вакытта, үткәзергә дә тырышып, — давайте, Казанны һәм анда калган якыннарыбызны вакытлыча гына булса да онытып торып, үзебезне серьезный эшкә бара торган кешеләр итеп карыйк. Бактың исә, сез әле утырасы урыныгызны да белми торгансыздыр. Барыгыз, иптәш. кызларыгызны табып, урнашыгыз, алар өченче класс каютасында булсалар кирәк.
— Подумаешь, Алексеевскийга хәтле урын турында баш ватып торырга, — диде бу, бер дә исе китмичә. Иңбашы аркылы, ничектер, үчекләгән кебек итеп әйтте. Шул ук вакытта, буйсынырга әзер тор-
21
_ ‘ n сиздереп, миңа бер елмаеп та алды. Аннары кинәт боры- Д с,'"ка өченче класс каютасына таба чапты. Ахырысы, ул, бү- әр кебек, әкрен генә атлап йөри дә белми булса кирәк — менә
1 IT нинди «тере көмеш»ләр төяп барам мин. Башка бәла булып төтмәсәләр, чәчеп, югалтып бетермәсәм генә ярый үзләрен!
II
Юлда, чынлап та, әлләни ятып-ял итеп барырга туры килмәде. Сорашкалап, кешеләрнең үз-үзләрен тотышлары белән кызыксынып, кыскасы, гел башлык булып, үгет-нәсихәт укып бардым. Теге Миләүшә атлы кычыткан чыпчыгы турында да кайбер биографияләрне белеп алдым. Үзеннән түгел, кайда ул үзеннән сорашу. Теге беренче кисәтүемнән соң ул, мине ничектер читсенеп, мөмкин хәтле, минем күзгә чалынмаска тырышып йөри башлады. Әллә, ходаем, бик ук башлык булып китү дә килешми инде үземә! Шулай да белергә теләгәнемне белдем. Унъеллык мәктәпне бетергәч, полиграфия курслары аша үтеп, линотипистка булып чыккан икән ул. Тик әле хәзергә, өстәмә линотип машиналары кайтканчы, ручной наборда эшләп тора икән. Янә шуны да белдем (әлбәттә, үзеннән түгел, иптәшләреннән): авылга — эшкә кеше җибәрү хәбәре чыгу белән, ■ ул кычыткан чыпчыгы дирекциягә үзе йөгереп кергән. Янәсе, имеш, пока машинам да юк, колхозда да буласым килә, мине җибәрегез дә мине җибәрегез! Менә нәрсәләрне белдем мин ул бала кош турында һәм, дөресен әйтим, шу- ларны белгәннән соң, миңа чак-чак кына рәхәт тә булып китте. Юк, мин уйлаганча ук башка бәла булмастыр ул, тик ничектер менә җаен гына таба белергә кирәк. Шулай да бер сабакны күңелгә беркетеп куйдым: бик үк коры башлык булып кылану ярамастыр, ничек кенә димә, кеше бер генә төрле түгел, берәүнең көе бер төрле, икенчеләре- неке икенче...
Алексеевский районында безне, берничә төркемгә бүлеп, кайсыла- рыбызны совхозга, кайсыларыбызны колхозларга җибәрделәр. Мин үзем, Казаннан ук кушылган «күз-колак» буларак, әлбәттә, тегендә дә, монда да булгаларга, егетләремнең ничек эшләвен күздән ычкындырмаска, кыскасы' әледән-әле күренеп, аларга «дух» өсти торырга тиешмен, әмма төп якорьне шулай да Тигәнәле авылындагы бригадага ташламыйча булдыра алмадым. Ник дисәң, алып барган кешеләремнән иң яшелләре шунда. Сүздән әйтик, әлеге теге баскан урынында тик кенә кала алмый торган Миләүшә үзе генә дә ни тора. Ә аның күләгәсе күзенә төшә торган озын керфекләре... Ә аның һаваны сөзеп торучы киң һәм хәйләкәр маңгае... Ә аның җилкәсенә үреп салган, тилемсә күңеленә килә икән, сүтеп, теләсә нинди акыллы башыңны кушып үрерлек һәм үзенә кушып җәһәннәмгә алып китәрлек куе кара чәч толымнары... Мин бит әле, мактанып әйтүем түгел, бу мәсьәләдә шактый нык кеше, өемдә тәгәрәп үсеп килүче ике балам, пешкән алма кебек Фәсәхәтем калды, үзем башлык итеп җибәрелгән кеше. Күрше- колан ишетә күрмәсен, үземә үзем дә курка-курка гына әйтәм, шул җиңел аяклы кычыткан чыпчыгының шул куе чәч толымнарына, чак- чак кына үрелмичә калдым. Ярый ла, минем баш күчәренә нык утырган, шундук чамалап алды. Ә бит дөньяда күчәренә утырып җитмә- 1 гән башлар да бетәсе түгел. Аннары тагын шунысын да истән чыгармыйк: кызның әнисе, әлеге теге пристань дебаркадерында басып калган моңлы, ябык хатын, миннән кызына күз-колак булуны зинһарлап үтенде. Бусы да үзенә күрә бер персональ җаваплылык. Кыскасы, үземне мин Тигәнәле авылындагы бригадага беркетмичә һич булдыра алмадым.
22
Урак өстендә, бер кешене икегә ярырга торган чакта, эш табылмыймы соң! Мин алып барган яшь-җилкенчәкләрнең барысына да, көчләренә күрә, эшләре табылды. Кайсыларын колхозчылар белән бергә борчак алырга җибәрделәр, берничәсен ындыр бригадасына — җилгәрү, ашлык эшкәртү машиналарына куйдылар. Теге Мнләүшә атлы кычыткан чыпчыгын, әллә артык баласытып, әллә биле бик нечкә булганлыктан, өзелмәсен дип шикләнеп, балалар бакчасына куеп торуны кирәк таптылар. Үз турына бусы да бик кирәкле эш икән. Чөнки эш өстендә йорт хозяйкаларын барысын да кыр эшенә күтәрү сәбәпле, балалар бакчасындагы юеш борыннарның саны арткан, анда эшләүче ике хатын-кыз гына өлгерми башлаган. Башта Миләүшәне ярдәмче итеп кенә куйганнар иде дә, икеме-өчме көннән соң, андагы апаның берсен — юан беләкле, нәкъ капчык күтәрү өчен генә яралган таза хатын Мәймүнәне алып, ашлык үлчәве янына — күтәрү-тө- шерү эшенә җибәрделәр. Мин, башлык буларак, мыекка бөтереп куйдым бу фактны: күрәсең, мәйтәм, минем кычыткан чыпчыгым андагы эшкә сос булып чыкты.
Шулаен шулай да, әмма бу дөньяда үзеннән күләгә салмый торган бер генә нәрсә дә юк бит, кадалгыры. Бу эшнең дә соңга таба бер күләгәле ягы килеп туды. Мәсьәлә шунда: бу колхозда, аның үз машиналары өстенә, урып-җыю чорында шәһәрдән ярдәмгә килгән тагын өч автомашина эшли иде. Өч автомашина икән, димәк, өч шофер. Өч шофер икән, димәк, өч төрле характер. Характерларын шайтан алсын, анысы аларйың үз эше, йөри бирсеннәр үз характерларын үз машиналарына төяп. Монда аның бөтенләй искә алынмаган четерекле бер ягы килеп туды: бу өч шоферның берсе өйләнмәгән егет икән. Бер караганда, өйләнмәгән булуы да чорт с ним иде, өйләнмәгән егетләрнең кеме юк. Хәтәр ягы бигрәк тә шунда: башны әйләндерерлек чибәр егет, каһәр. Аннары тагын мәсьәләне катлауландыра торган икенче факт бар: менә шушы өч шоферны ашату-эчертү, туйдыру якларын балалар бакчасы кухнясына беркеткәннәр, имеш. Дөрес, пешерүен аерым пешерәләр бу өч гренадерга, әмма, ничә әйтсәң дә, шул тирәдә инде. Менә кирәк булса ситуация! йөрсен әле имәндәй өч егет, җитмәсә тагын шуларның берсе өйләнмәгән, өстәвенә бик чибәр дә булсын. Ә бит шунда гына минем Миләүшәм. «Минем» дигәнем — минем карамактагы Миләүшә дигән сүзем. Теге, райком секретаре йөкләгән җаваплылык та истә, аннары бит, үзегез беләсез, кызның әнисе, әлеге теге пристань дебаркадерында басып калган ябык, моңлы хатын зинһарлап үтенде: кызыма күз-колак була күрегез, диде. Үзара гына әйткәндә, бер дә ошап җитми бу факт миңа. Нигә инде ул гренадердай өч егет, көнгә өч мәртәбә, балалар бакчасына ашарга йөрергә тиеш? Ошавын ошамый, ләкин авыз ачып сүз әйтү кыен. Колхозның хәзергә бүтән җае юк икән, уттай эш өстендә дуамал гына кычкырып та булмый бит.
Шулай да, башлык кеше буларак, кешеләр турында кайгырту сыйфатында, читләтеп кенә әйтеп караган идем, колхоз председателе, ике сүзнең берендә «то-есть» дип кыстырып сөйли торган кеше, шундук кырт кисте:
— Сезнең хак сөйләвегезне, то-есть, бу бригадага да бер столовой кирәклеген бик беләбез, кем, то-есть, вәкил иптәш. Ләкин дә бит бөтенесен берьюлы җиткереп булмый, камыт кыса, то-есть...
Мин дә белә.м «камыт кысканны», шул ук вакытта минем хәлгә дә керсен иде ул: ансатмыни минем кыз янында көнгә өч мәртәбә гренадердай өч егет сузылып йөргәнне күреп-ишетеп тору.
Кыскасы, күңелем тыныч түгел, җәмәгать, һәм дөрестән дә сизенүем бушка булмаган икән. Әйтергә кирәк, тамаша ук килеп чыкма- са да әкиятсыман бер нәрсә килеп чыкты.
23
Ill
Анысы дөрес, үз карамагымда алып килгән кешеләрнең ничек эшләүләрен, ничек урнашуларын, үзләрен ничек тотуларын мин һаман күзәтә, сораштыра тордым. Атнасына берме-икеме тапкыр совхозына да, аннан кайтышлый теге колхозга да сугыла йөрдем. Тулаем алганда, сынатмыйлар, шулай ук хәзергә «ЧП» дип әйтерлек хәлләр дә килеп чыкканы юк. Шул җөмләдән, әлбәттә, Миләүшә чәчбикәне дә онытып бетермәдем, узганда-барганда: «Нишләп ята бу яшь буын?», «Чирләп китмәдеңме?», «Әниеңнән хат-фәлән юкмы?» дигән булып ке- рә-чыга йөрим. Хәер, учта гына тотарга мөмкинме соң «терекөмеш» тамчысын. Кайда ул чирләү, кайда ул шәһәрне сагыну, суга җибәргән балык булды кызый. Кулыннан килмәгән эше юк, ул балаларны шундый ияләштерде, көненә ике мәртәбә елгага, су коенырга алып төшә, ди. Талларга ышыкланып кына үзе дә шунда манчылып чыга, имеш. Монысы, минемчә, артыграк инде, яшьлегенә бара. Көпә-көндез, кояш яктысында дигәндәй, килешмәгәнне... Анысы дөрес, көндез бөтен кеше эштә. Шулай да берәр сорхантайның сузылып йөргән чагына туры килсә яки, алла сакласын, теге өч гренадерның берсе очрап куйса... Элеваторга шул тирәдәге күпер аша үтеп йөриләр бит алар.
— Анысы, конечно, балаларны шулай үзеңә ияләштерә алуың бик яхшы, — дидем мин, бер көнне кызның үзен генә туры китереп, — колхозчылар бу эшеңне ярата. Әмма, Миләүшә сеңлем, балаларың белән бергә су коенуың бер дә күңелемә ошамый. Көпә-көндез, кояш яктысында, так сказать... Әниең бит, беләсеңме шуны, миңа күз-колак булырга кушты.
— Юк ла, Әптелмәнов абый, чәчемне генә юам мин, — диде бу. Күзен дә йоммады ичмасам. Аппак тешләрен ялтыратып, шаркылдап бер көлде дә китте дә барды. Менә син аңлатып кара инде шундыйларга.
Җитмәсә тагын, Мәймүнә апасыннан киңәш сорарга яки теге-бу баланың .әнисен күрергә дигән булып, нинди дә булса бер йомыш табып, көндезләрен, бакчадагы эштән баш-күз алып торган арада, ындырга килеп чыга, һәм шундук кемнең дә булса кулыннан көрәкме, сәнәкме алып, җенләнеп эшли башлый. Сез аның җилгәрү машинасына ашлык салып торганын яки, автомашиналар кайткач, кузовка орлык төяшкәнен күрсәгез икән: тирләгән битенә ындыр табагының әрсез тузаны бөркелеп кунар, биле, егет-җиләннең күңеленә вәсвәсә салып, пружинадай сыгылып торыр, кулы кулга йокмас, чандыр гына гәүдәдән шундый көч, шундый җитезлек кайдан чыга, диген, кит инде кит. Башлык кеше буларак, бу хәтле тыкшынып йөрүенә кул куймыйм, «очкалак» дигән иде әнисе, дөрес әйткән икән.
Бер караганда, минем теге «әкиятсыман бер нәрсә» дигәнем дә аның шул очкалаклыгыннан килеп туды бугай инде. Дөрес, мин үзем фактически күрмәдем, кеше теленә кергәнне сөйләвем, әмма ләкин, башлык кеше буларак, кеше теленә кергәне дә эчемне пошырырга җитә калды.
Әлеге шул очкалаклыгы аркасында дип әйтимме, эшкә кулы ябышып торуы белән дә булса кирәк, әлбәттә, чибәрлеге дә роль уйнагандыр, авылга килеп эшли башлавыбызга ике атна дигәндә, минем бу Миләүшә-кычыткан чыпчыгым күз өстендәге кашка әйләнде дә куйды бит. Русы булса, «Миля» дип, татары «Миләүшә» дип исемен тәсбих урнына тарталар. Бигрәк тә егет-җилән бик бөтерелә башлады. Эшкә уңган булып чыгуы мәртәбә мәртәбәлеккә дә, егет-җиләннең болай зря тырышып бөтерелүе генә эчемне пошыра. Ни генә әйтсәң дә
24
җаваплы кеше бит мин — кызның әнисе алдында да, бүтән ч}т С \i леп карасаң да.
Шулай, хәвефләнү катнаш җил-якланып чабып йөргәндә, хоп әлеге вакыйга! Моны болан гына аңлатып булмас, бераз чәйнәп салырга кирәк.
Очкалагын очкалак та минем Миләүшәм, шулай да үз бәясен белә торган кыз булып чыкты. Сукыр чебен кебек, күзгә чәчрәп керми. Ә теге егет-фәлән дигәннәре — колхозныкылар да, бигрәк тә әлеге өч гренадерның берсе — ахыр чиктә, кызны урамда, яки ындыр табагында, яки су юлында күрү белән генә канәгатьләнмәс бер хәлгә килгәннәр. Анысы аңлашыла да. Яшь чагында кызның кулын тотып утырасы килгән минутлар да бик була. Ә минем кычыткан чыпчыгым, Миләүшәне әйтүем, көндезләрен ут күбәләге булып очып йөрсә дә, кичләрен чыгып йөрергә бик яратмый, имеш.
Шул сәбәпле, әлеге теге өч гренадерның берсе, өйләнмәгән егет дигәнем, Фарук атлы иде ул, әлеге шул Фарук хәйләгә керешергә мәҗбүр булган. Өстендәге майкасын салып, үз кулы белән ерткан да, шул ертык майкасын күтәреп, кызлар тулай торагына киткән. Тәвәккәллек белән хәйлә — шоферда инде!
Кызларның бүтәннәре кайсы кайда — кичке «базарда». Эш вакыты дип тормый бит яшьләр, чыгасы җиренә чыга, күрәсе кешесен күрә. Өйдә Миләүшә ялгыз үзе генә калган булган. Кергән теге тозлы күз, — Фарукны шулай дип әйтәм, — кергән и шуннан теленә салынырга тотынган:
— Синдә генә ышаныч, Миләүшә дус, син — килгән кеше, мин — килгән кеше, бер-беребезне орып екмыйк, тегеп бир шушы майканы, юкса иртәгә эшкә киеп чыгарга ничу. \
Кара әле син аның телен, юханың. Тагын ничегрәк итеп сайрагандыр, әмма кыздан майкасын тектереп алуга шулай да ирешкән. Теге беркатлы дивана, моның сүзләренә чын күңелдән ышанып, тырышып- тырышып ертык ямап утырганда, бу хәйләкәр төлке, күзләрен кыздан һич ала алмыйча, шул бер урында кадакланган да калган. Әле ул гына җитмәсә, кайтып, иптәшләре алдында мактанырга тотынган.
— Сез, җебегәннәр, Миләүшә белән бер утырып сөйләшергә зар- интизар булып йөри бирегез, шул арада мин менә аның аяк очында утырып та, аңардан ертык майкамны да тектереп кайттым. Ловкость рук и никаких хитростей...
Шуннан соң, чын булса әгәр, тегеләре дә озак баш ватып тормаганнар, кайсысы ертык майкасын тотып, ә кайберләре ертык түгелне ертып, кызлар тулай торагына чапканнар. Шул сылтау белән, янәсе, алары да Миләүшәнең шәфкатьле күңелен яулап алмакчылар.
Уттай эш өстендә озаклап, бөтен нечкәлекләре белән сөйләп, вакытыгызны алмыйм, әмма шуны әйтәм: башлык кеше буларак. «Тукта, яшь-җилкенчәк урынындамы? Күз-колак салып кайтыйм бер», — дип барсам, кызлар торагы ишеге төбендә, кулларына тоткан чүпрәк- чапракларын берсе икенчесеннән ничек тә яшерергә тырышып, өч-дүрт данә егет чуала, ә ишек эчке яктан бик ныклап бикләнгән.
Бер дә канфетланып тормыйча, бөтенесен пыр туздырып куып җибәрдем. Шулай итмичә аларны! Эш өсте юк, ару-талу белән исәпләшү юк, уен корып йөрмәсеннәр. Соңыннан, теге пумала башларны туздырып җибәргәннән соң, бу эшнең чын автобиографиясен төшенергә теләп, ишекне кагып караган идем, мине дә кертмәде. «Бүген соң инде, Әптелмәнов абый. Әйтәсе сүзеңне иртәгә әйтерсең» дип кенә җавап бирде. Мине дә кертмәве артыграк инде, ничә кабатласаң да шул бер сүз: башлык кеше бит мин, аннары тагыи бала-чага да түгел.
25
IV
Бүтәннәрне бусагадан да атлатмаганда, әлеге теге Фарук дигән шоферны, тел бистәсен, аяк очында сайратып тотуы, җитмәсә тагын аның, хәйлә корып, үз кулы белән ерткан майкасын кыздан тектереп алуы, дөресен әйтим, бер мәлгә ачуымны кабартып йөрде. Әмма озакка түгел. Гиздән, әйтергә кирәк, колхозда зур бәйрәм көнне, без эшләгән колхоз дәүләткә ашлык сату планын үтәп чыккан көнне, кала һәм сала икебез бер булып, бик зур вечер ясадык. Доклады, стакан белән суы, президиумы дигәндәй — бөтенесе шунда, президиумның түрендә утыручыларның берсе шушы абзагыз булды. Әйе. Кайбер кешеләргә, шул җөмләдән әлеге теге Казаннан килгән хәйләкәр шоферга да, бүләкләр эләкте, минем кызлар да коры калмадылар. Мәсьәлә анда түгел.
Мәсьәлә шунда: әлеге вечерның икенче өлешендә, концерттан соң, скамьяларны чит-читләргә җыеп куеп, болын чаклы буш урын I әзерләделәр дә, әмма пәри туе ясадылар да соң, малай. Эш өстендә болай аяк тыпырдатып уйнарга бик туры килмәгәнлектән, көч җыелган, факт. Тузан очырдылар, кыскасы.
Мине, ,ике бала атасы сыйфатында, аннары тагын башлык кеше дә булгач, бөтенләй күрмәмешкә салышып, бер читтә утыртып калдырдылар. Кушылып китсәм, анысы яшьләрдән ким тыпырдамыйм мин, әмма кушылмавым да яхшы булды. Бер читтән бик ныклап карап утырдым. Ул пәри туенда катнашучыларның барысын да түгел, — аларның барысын да кем күзәтеп бетергән, — үз карамагымдагы әлеге шул Миләүшә кычыткан чыпчыгын. Әмма да киенә белеп киенгән, каһәр. Чук та чук, ул да чук. Өстендәге күлмәге — зәңгәрме дип әйтим, күкме — әлеге теге Такташ дигән шагыйрьнең әтәч урлап йөргән төне төсле... Шул «төн» эчендә моның сыгылмалы сыны очып йөри. Аяклары, әйтерсең, идәнгә бөтенләй тими дә, чәч толымнары вакыт-вакыт канатларга әйләнеп киткәндәй була, малай. Мин үз башымны күчәренә нык утырган баш дип исәплим, өйдә тәгәрәшеп үсеп -килә торган ике балам калды, пешкән алма кебек Фәсәхәтем бар, шулай да, картлар әйтмешли, алла сакласын, бер мәл хәтта минем баш та әйләнеп китә язды.
Ул теге халык, егет-җиләнне әйтәм, кыз тирәсендә бөтереләләр генә, аяк астында тузан валчыгы булып тапталырга әзерләр. Теге Фарук дигән шофер да шунда. Көндез тир-тузанга катып йөргән пумала баш, вечерга дигәч, өстендәге кабыкны әкәмәт алыштырып килгән. Костюм. Костюмының түш кесәсендә авторучка, әйтерсең, гомере буена кыеклап подпись кына куеп утыручы начальник. Бүтән кайбер кырмавыклар кебек, ябышып та ятмый. Үзен эре тота. Шулай да, парлашып уйнаган баян көенә бөтерелә башладылармы, Миләүшәм һа-ман аның кулында, һаман аның кулында. Җен ачуларым чыкты бу эшкә. Ул авторучкалы түшен бик киермәсен, Миләүшә акылсыз кыз түгел, үзенең бу авылга кем белән килгәнлеген истән чыгармады. Кичнең кич буена тегене тилертте-тилертте дә, кайтыр вакыт җитеп, теге шома түш озатырга дип ясканып торганда:
— Әптелмәнов абый, әйдә мине озатып куй әле, — дип, миңа килеп сыланмасынмы!
Әле, җитмәсә, кайтканда ул мактанчык шоферны берничә мәртәбә, торып-торып, телгә алды. Сүзләренә караганда, бер дә алай исе китеп сөйләгәнгә охшамый.
— Безнең АТХ клубында, ди Фарук әйтә, унбиш кешелек духовой оркестр, ди. Ул да трубада уйнап маташкан була икән, кыланчык.
Бусы булды бер. Чәпәде печатьне егеткә: «кыланчык!» диде. Бер
аздан, бөтенләй башка темага сөйләшеп барган җирдән, кинәт тагын тегене тартып чыгарды:
— Ул Фарук дигән егет Казанда әнисе белән генә тора икән. Әнисе «сырхап торам соңгы вакытта, бер-пке көнгә генә булса да машинаңа утырып кайтып килә алмассыңмы?» дип хат язган. Бу тинтәге шаркылдап көлә генә: «безнең әни ул, — ди, — мин берәр җары китсәм, гел шулай сырхауга сабыша» ди.
Бусы булды ике. Печатьнең тагын да шәберәк төшкәне: «тинтәк!» диде бу юлы. Кыскасы, күңелем бердән тынычланып калды. Юк, җитәкче кеше буларак, минем авторитетка суга торган куркыныч хәл күренми әле хәзергә.
Шулай мәш килеп, колхозга байтак кына ярдәм күрсәтеп, ә фактически һичбер төрле «ЧП» ясамыйча, үзем алып барган кешеләрне, исән-сау, яңадан Казанга алып кайтып тапшырдым. Болары — шулай. Әмма бик үк шулай булып җитмәгәннәре дә юк түгелме икән? Моны кеше белми, моны хәтта мин үзем дә рәтләп белмим, чөнки бармак белән төртеп күрсәтерлек бер эш тә булмады, вөҗданым саф, ә менә шулай да әлеге теге линотипистка кыз тора торган тыкырык- тан әледән-әле үтеп йөрим. Эшкә шуннан туры булганы өчен булса, ичмасам, сәбәбе шул дияр идем, юк, туры булганнан түгел, әйләнечне туры итеп, шуннан йөрим. Ник дисәң, шул тыкырыктан йөрү ничектер күңеллерәк. Уйламаганда, урамны балкытып, шул көләч кыз килеп чыгар кебек.
Хәер, бер тапкыр очрады бу миңа. Ләкин ялгыз түгел, әлеге теге колхозда чакта, үз майкасын үзе ертып, шуны тектерү сылтавы белән кызлар торагына үтеп кергән хәйләкәр шофер белән иде. Алар хәзер өйләнешкәннәр, бергә торалар икән. Ә теге вакытта, вечердан соң кызны өенә озаткан чакта, аның ул егет турында әйткән сүзләреннән мин, жүләр, үземчә нәтиҗә ясап, куанып барган булган идем.
Авылны җитәрлек белмәвем өстенә мин әле, фактически, кешеләрне дә, бигрәк тә яшьләрне, тиешенчә белеп җиткермим икән!
Декабрь, 1962 ел.