Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛКЫБЫЗ ЧЫН СӘНГАТЬ ӘСӘРЛӘРЕ СОРЫЙ


әскәү художниклары оеш-
масының утыз еллыгына
багышлап ачылган күр»
гәзмәне партиябез һәм
хөкүмәтебез җитәкчеләренең каравы
һәм алар- ның сәнгать һәм әдәбият
эшчеләре белән очрашулары бөтен
совет әдәбияты һәм сәнгате тарихында
күренекле вакыйга булды.
Шәхес культы чорында сәнгатебездә
дә, әдәбиятыбызда да үзенә күрә бер
шаблон стиль хөкем сөрә иде. Ул яман
чир фаш ителгәннән соң, иҗат мәйданы
гаҗәп сафланды, иркенәйде. Культ
чорында ирекләре чикләнгән, читкә
тибәрелгән осталар дәртләнеп эшкә
керештеләр. Сәнгать аланында моңарчы
күренмәгән яңа һәм гаҗәп нәфис
чәчәкләр үсеп чыкты. Алар- ның иң
яхшылары Ленин премиясе белән
бүләкләнде. Иҗат өлкәсендә яңа бер
дәвер — эзләнү дәвере башланды. Бу
бигрәк тә яшь буын өчен характерлы.
Мәскәү художниклары күргәз-
мәсендә, илебезнең сынлы сәнгать
өлкәсендәге уңышларын чагылдыручы
күп кенә әсәрләр белән бер- рәттән,
үзләренең аңлаешсыз, бөтенләй
мәгънәсез булулары белән
тамашачыларны гаҗәпләндергән, хәтта
нәфрәтләндергән абстракционист һәм
формалист художникларның
эшләнмәләре дә урнаштырылган.
Капиталистик җәмгыятьнең череп
барган мәгънәсез уйдырмаларына
колларча ияреп ясалган һәм
социалистик реализм җирлегенә чит
булган ул абстракцией эшләнмәләрнең
безнең күргәзмәләргә чыга башлавы
күңелдә бик урынлы борчу тудыра.
һәрнәрсәдә үлчәү кирәк. Үлчәү —
акыл, уй, дигән сүз. һәр фәннең
башлануы үлчәүгә, санауга бәйле.
Үлчәү ул интеллектуаль категориягә
керә. Ә менә абстрак- ционистлар
сәнгатьнең табигатенә интеллект туры
килми, шуңа күрә сәнгать әсәрендә
акылның катнашы никадәр азрак булса,
сәнгать тә шулкадәр сафрак, асылрак
була, диләр. Алар художникның
хисләнүе никадәр уйсыз, ваемсыз булса,
ул иҗат иткән «әсәр»нең дә кыйммәте
шулкадәр зуррак була, диләр.
Көнбатышның капиталистик илләрендә
маймыллар буяган чүпрәкләрнең
абстракционистлар арасында хөрмәтле
урын алуының сәбәбе шунда —
абстракционистлар маймылларның
«тойгылары» акыл белән «бозылмаган»,
шуның өчен ул пычрак чүпрәкләр >
хәзерге сәнгатьнең төп мәгънәсен
күбрәк гәүдәләндерәләр, акыл белән эш
итә торган адәм балалары иҗаты булган
әсәрләргә караганда, маймыллар буяган
нәрсәләр кыйммәт- лерәк дип раслап
азапланалар. Әгәр дә андый
«теорияләр»не үстерә барсаң, кешелек
дөньясының күп гасырлар буе иҗат
итеп килгән чиксез кыйммәтле сәнгать
әсәрләре бер маймылның буямасы
каршында чуп, төрле илләрнең күп
гасырлар буена килгән сәнгать тарихла-
ры искә алырга да лаеклы булмаган бер
нәрсә дигән коточкыч нәтиҗә килеп
чыга. Абстракцио-
М
133
нистлар фикеренчә, маймыл иң даһи
художник һәм һәр художник маймылдан
өйрәнергә, маймылны үзенең остазы
итәргә тиеш була.
Көнбатыш илләрендә абстракционизм
бигрәк тә соңгы елларда шактый киң
җәелде. Абстракционист һәм формалист
дигән терминнар XIX йөзгә кадәрге
сәнгать сүзлегендә бөтенләй
очрамыйлар.
Сынлы сәнгатьтә художник үзе күреп
белгән, хакыйкатьтә булган нәрсәләрне:
хайван, үсемлек һ. б. ларның
кыяфәтләрен ясый. Иҗат иткәндә
художник кеше күреп белә торган һәм
чынбарлыкка туры килгән фигуралар —
кыяфәтләр белән эш итә. Алар ямьле,
нәфис, сөйкемле булырга, шулай ук ямь-
сез, шыксыз, сөйкемсез дә булырга
мөмкин. Шулай итеп, художник уңай
һәм тискәре сыннарны үзенчә сүрәтли.
Ул сыннарның сыйфатларын тасвир итү,
характерлау тирәнлеге һәм шул нигездә
ясалган гомумиләштерүләр
художникның үз чоры җәмгыятенә
нинди мөнәсәбәттә яшәвенә, аның
сәләтенә, акылының киң һәм тирән
булуына бәйле. Андый мөһим
факторларның маймылга нинди
бәйләнеше булсын соң?
Сәнгать турында сүз барганда безгә
талант мәсьәләсен һич тә истән
чыгарырга ярамый. Кеше нинди генә
акыллы булмасын, тавышы булмаган
кеше — җырчы, күзе булмаган кеше —
художник, теле булмаган кеше — язучы
була алмый. Шуның белән бергә, талант-
ны берөзлексез хезмәт куеп үстерергә,
ныгытырга кирәк. Художникның
белеме, культурасы арткан саен аның
таланты, сәләте дә арта. Капитализм
шартларында белем, культура ала алмау
сәбәпле күп кенә табигый талантларның
әрәм булуы, югалуы безгә билгеле. Лә-
кин даһи көчләр анда да үсә һәм иҗат итә
алганнар. Мәсәлән, Г. Тукайның, ятим
хәлендә үсеп тә, егерме яшендә үк инде
искиткеч эрудицияле булуын күреп
хәйран каласың.
Абстракционист булмаган, ләкин
эчтәлек һәм форманың бердәмлегенә
игътибарсыз караучы, бары тик формаль
манипуляцияләр, «кызык»лы
эшкәртүләр белән генә мавыгучылар да
бар. Андый художниклар сәнгатьнең
халыкны рухландыручы, кеше
тормышын эмоциональ баетучы фактор
икәнен аңламыйча, бары формаль
проблемалар белән генә чикләнәләр.
Аларның девизе — сәнгать сәнгать
өчен. Ә чын сәнгать әсәрен иҗат итү ул
акылга, хезмәткә һәм тырышлыкка
бәйле. Аны тирән тойгылы, дәртле,
ашкынулы күңел генә тудыра.
Сүз җае туры килгәндә шуны да әйтеп
китәргә кирәк: абстракционист һәм
формалистлар белән бергә, һәрбер эшне
«кулдан киткәнче, иясенә җиткәнче» дип
укмаштыручы кәсепчеләр дә бар. Алар
һәрбер иҗади яңалыкка каршы. Эзләнү
аларга бөтенләй чит нәрсә. Алар,
формалистлар кебек үк, чын сәнгатькә
бары тик зарар гына китерәләр.
Революцион рух белән тәрбияләнгән
эзләнүче яшьләрнең иҗат юлларына
юнәлеш бирү өчен бу һәр ике «чир»гә
каршы көрәшергә кирәк.
Безнең Казан борын-борыннан
сәнгать традицияләренә бай. Идел- Урал
буйларында дан тоткан шәһәр булуына
карамастан, бездә хәзер күзгә
күренерлек сәнгать музеебыз юк. Ун
меңгә якын сәнгать экспонаты Дәүләт
музееның төрле почмакларында тузан
җыеп ята. Яшьләрне тиешенчә
тәрбияләү өчен яхшы оештырылган,
экспозицияләре белән күңелне кинәнде-
рерлек сәнгать музее булдыруның
әһәмияте бик зур. Татарстан, Баш-
кортстан һәм Идел буе өлкәләре һәм
күрше милли республикалар өчен
Казанда кадрлар хәзерли торган югары
сынлы сәнгать мәктәбе ачуда —
кичектерелмәслек бурыч. Моның өчен
Казанда барлык мөмкинлекләр бар.
Илебездә һәркем урта мәктәп күләмендә
белем алган заманда, мәктәпләребездә
сынлы сәнгать укытучыларыбыз- ның
бары тик урта белемле генә булулары
акылга сыя торган хәл түгел. Яшьләрне
эстетик тәрбияләү мәсьәләсендә уңай
нәтиҗә
бирерлек һәм сизелерлек адымнар
ясарга күптән вакыт инде.
Безгә сынлы сәнгать өлкәсендә
күңелне сөендерерлек зур әсәрләр иҗат
итәрлек, гомерен сәнгатькә багышлаган
талантлы яшьләр кирәк. Аларны
хәзерләү безнең изге бурыч.
Эгоизм белән тынчыган, мәгънәсез
абстракционистлар да, кайдан «төшем»
килә, шунда борылган кәсепчеләр дә
безгә юлдаш түгел!
Илебезнең киләчәге ачык безнең.
Көннән-көн якыная барган коммунизм
күңелдә зур өметләр тудыра. Шуның
өчен без, совет художниклары, илебезгә,
халкыбызга армый-талмый иҗади
хезмәт итәргә тиешбез. Безнең
сурәтләүгә лаеклы гүзәл тормышыбыз,
эшчән халкыбыз, кодрәтле
индустриябез, мул иген басуларыбыз,
күркәм шәһәрләребез, искиткеч матур
табигатебез бар. Без аларның барысын
да сөябез һәм барысын да чын иҗади
дәрт, кайнар мәхәббәт белән сурәтләргә
омтылабыз.