КАРИП ХӘЙРУЛЛИН
■W /"\05 елгы буржуаз демократик революциядән соң башлан-
I''■Муган кара реакция еллары... Бөтен Россия буйлап рево- м
люционерларны эзәрлекләү бара: самодержавиегә каршы ризасызлык белдереп
бер генә сүз әйткән кешене дә тотып төрмәгә ябалар, Себергә сөрәләр...
Әнә шундый көннәрнең берсендә, Ижевск шәһәрендә, сары чәчле, үткен,
шаян күзле бер яшүсмер, яшерен революцион оешманың кушуы буенча,
прокламацияләр таратып кайтып килә. Ул күп уйлап тормый, кесәсендәге соңгы
прокламациясен урам чатындагы полицейский будкасына чәпәп куя. һәм, ике
кулын да кесәсенә тыгып, бик ваемсыз гына ниндидер көй сызгыра-сызгыра, үз
юлына китеп бара.
Бераз баргач артына әйләнеп карый, будка эчендә полицейскийның, берни
дә сизмичә, гамьсез генә йокымсырап утыруына куанып, кычкырып көлеп
җибәрә... Шулчак аны гади генә киенгән, таза гына гәүдәле бер кеше тотып ала.
— Син нәрсә ябыштырып йөрисең, ә? Әйдә әле участкага! — дип ул кеше
малайны җитәкләп китә башлый.
Ләкин бу чая малайның үзен бик кыю тотуын, җавапларының тапкыр
булуын, һич тә куркып-каушап калмавын күргәч, ул кеше туктала һәм:
— Батыр икәнсең! Ләкин безнең эштә алай чамадан узарга ярамый. Кара
аны, икенче болай итмә! Күрсәтелгән урыннарга гына ябыштыр! — дип кисәтә
дә малайны үз иркенә җибәрә. Соңыннан ул кешенең яшерен революцион оешма
члены булуы, малайның эшен күзәтү, аны сынау өчен җибәрелгән икәнлеге
беленә.
Көпә-көндез полицейскийның «борыны төбенә» прокламация ябыштыручы
бу малай — соңыннан ялкынлы революционер, гражданнар сугышында курку
белмәс командир һәм күренекле җәмәгать эш- леклесе дәрәҗәсенә күтәрелгән
коммунист Карип Хәйруллин була.
Карип Хәйруллин Казан губернасы Тәтеш өязе Богородский волосте
Каратай авылымда 1891 елда крестьян семьясында туа. Балага бер яшь тулганда,
атасы үлеп китә. Анасы шул ук волостьның Яңа Сала авылындагы зур семьялы
бер • крестьянга кияүгә чыга. Анда Карипка кадер-сан булмый, билгеле. Ул
«килмешәк», , «әрәм тамак» •санала. Үги ата йортында кимсетелеп,
кыерсытылып унынчы яшенә чыккач, Карипны Казандагы ерак кардәшләренә
илтеп ташлыйлар. Менә шул көннән Карип үз көнен үзе күрә башлый.
Ләкин яшь малай югалып калмый: кайда туры килә, шунда эшләп тамагын
туйдыра.
ХАЛКЫБЫЗНЫҢ
БАТЫР УЛЛАРЫ
136
Рәсемдә: беренче рәттә (уңнан сулга) — батальон командиры К. Хәйруллин, медсестра Поканет-
Занузданова, комиссар Ш. Усманов. Икенче рәттә — Шамигулов, Яковлев,.
Туй.метов, Степанов, Хәкимов — батальонның политработнпклары.
Карип 1905 елгы революция чорында Колтышев фамилияле Казан баеның
кирпеч заводында ат куучы малай булып эшли. Ул, революцияне әле тиешенчә
аңлап җитмәсә дә, эшчеләр, студентлар демонстрацияләренә катнашып йөри,
берничә мәртәбә аңарга полиция камчысы да эләгә һәм нәтиҗәдә бай аны куып
чыгара.
Реакция елларында Карип Хәйруллин Иж 'заводында эшли, ә беренче
бөтендөнья сугышы башланганда, приказчик булып хезмәт итә. Шул елларда
шәһәрдәге приказчиклар оешмасы эшләренә дә катнаша.
1914 елда солдатка алынырга тиеш булса да, Карип Хәйруллин чакыру
пунктына бармый, качып йөри. Ләкин тиздән аны тоталар һәм, этап белән туган
авылына кайтарып, солдатка алып, фронтка озаталар.
1917 елгы Февраль революциясе башланганда, Карип Хәйруллин
Сызрань шәһәре гарнизонындагы драгун кавалерия полкында вахмистр булып
хезмәт итә. Революциянең беренче көннәреннән үк ул. большевиклар оешмасы
белән бәйләнешкә керә, империалистик сугышны дәвам итәргә өндәүче
Вакытлы хөкүмәткә каршы агитация алып бара. Шул ук елның маенда аны
большевиклар партиясенә кабул итәләр.
Озак та үтми, аны 50—60 меңләп солдат тупланган Сызрань гарнизонының
Хәрби-революцион штабына член итеп сайлыйлар. Карип Хәйруллин, татар
телендә революцион пропаганда алып бару мөмкин булсын өчен, һәр полк
каршында татар солдатларыннан аерым роталар төзү турында гарнизон
комитетына тәкъдим кертә. Аның бу тәкъдиме кабул ителә. Солдатлар арасында
агитация эшләре киңәйгәннән- киңәя. Гарнизондагы барлык частьлар,
империалистик сугышны туктатуны таләп итеп, Вакытлы хөкүмәткә каршы
кораллы демонстрация) ясыйлар.
137
Бөек Октябрь социалистик революциясендә дә актив катнашып,, зур
оештыру сәләтенә ия икәнен күрсәткән Карип Хәйруллинны Сызрань өяз
башкарма комитетына член итеп сайлыйлар. Бу эшне дә ул яратып, күңел
биреп башкара: аның инициативасы белән Сызраньда беренче Кызыл гвардия
отряды төзелә һәм ул үзе отряд командиры итеп сайлана.
1917 елның декабрөнда Карип Хәйруллин һәм Мөхәммәт Таһиров, Казан
округы мөселман хәрби комитеты вәкилләре сыйфатында, яшерен рәвештә, ак
атаман Дутов хакимлек иткән Оренбург шәһәренә киләләр.4 Алар нәкъ шул
вакытта шәһәрдә бара торган башкорт милләтчеләре съездына үтеп керәләр һәм
башкорт милләтчеләренең, Дутов белән договор төзеп, Совет властена каршы
чыгарга маташулары башкорт хезмәт ияләренә хыянәт итү икәнен аңлатып
чыгыш ясыйлар. Ачулары кабарган милләтчеләр, «большевик агентлары» дип
котырынып, Карип Хәйруллин белән Мөхәммәт Таһиров өстенә ябырылалар,
ләкин съезддагы алдынгы карашлы солдатлар аларны яклап алып калалар.
Оренбургта Бөтенроссия Хәрби Шурасы күрсәтмәсе нигезендә төзелгән бер
мөселман (татар-башкорт) полкын атаман Дутов Оренбургны азат итәргә килүче
Кызыл Армия частьларына каршы җибәрергә хәзерлек алып бара. Ләкин курку
белмәс Карип Хәйруллин, үзенең ярдәмчеләре., белән бергә, большевиклардан,
большевизмга теләктәшлек күрсәтүчеләрдән 30-40 кешелек группа төзеп, ул
полкны таркату эшенә керешә. Группа солдатлар арасында, өйләренә кайтып
китәргә өндәп, агитация алып бара, нәтиҗәдә полк тәмам таркала. Бу полкның
революция яклы солдатларыннан һәм шәһәр эшчеләреннән Карип Хәйруллин
татар-башкорт кызыл гвардия отряды төзи. 1918 елның декабрендә атаман
Дутовны Оренбургтан куып чыгаруда һәм анда Совет власте урнаштыруда,
Кызыл Армия частьлары белән берлектә, Карип Хәйруллин җитәкчелек иткән
гвардия отряды да актив катнаша. Әле яңа гына төзелгән Оренбург хәрби-
революцион комитеты Карип Хәйруллинга башкорт милләтчеләре хөкүмәтен
кулга алырга боерык бирә һәм ул, шул ук төнне, бер группа гвардеецлары белән,
башкорт милләтчеләре урнашкан Кәрван сарайга бәреп кереп, бу хөкүмәтне
бөтен составы белән кулга ала.
1918 елның июнь ахырларында Дутов, Оренбургны кулына төшерергә
теләп, яхшы коралланган 30 меңнән артыграк гаскәр белән яңадан һөҗүм
башлый. Шул уңай белән 26 июньдә шәһәрдәге кызыл гвардия отрядлары
командирларының киңәшмәсе үткәрелә. Бу киңәшмәдә, кулда җитәрлек корал
булмау сәбәпле һәм киләчәктә дошманны туздырып ташлау өчен көч туплау
максаты белән, шәһәрдән чигенеп торырга дигән карар кабул ителә.
Ләкин, шәһәрдәге тимер юл составларын һәм күп санлы кызыл гвардия
отрядларын чыгарып бетерергә өлгергәнче, Дутов бандасы шәһәргә тәмам
якынлаша һәм камалышта калу куркынычы туа. Шул сәбәпле, кызыл
гвардиячеләрне эвакуацияләп бетергәнче, кимендә 10-12 сәгать буена Дутовны
Сакмар елгасы аша салынган күпер аша үткәрмичә, тоткарлап торырга кирәк
була.
Бу бурыч батырлыгы белән кызыл батальоннар арасында гына түгел, бәлки
дошманга да танылып өлгергән Карип Хәйруллин отрядына тапшырыла. Карип
Хәйруллин үзенең отрядын күпер төбендә.
138
бик уңайлы позициягә урнаштыра да, Дутов бандалары күпергә кергәч кенә,
гвардиячеләренә команда биреп, тегеләрне берничә пулемет уты белән кыра
башлый. Дошман чигенергә мәҗбүр була. Тиешле вакытка кадәр күпердән бер
генә дошманны да үткәрмичә саклаганнан соң, отряд, «Без тиздән кайтырбыз!»
дип, «Галиябану» көен җырлап, шәһәрдән чыгып китә һәм, Оренбург-Ташкент
тимер юлы буйлап, Актүбәгә кадәр арьергард сугышлары алып бара. Актүбәдә
отрядын корал һәм азык-төлек белән тәэмин итеп, тиешле тәртипкә китергәннән
соң, Карип Хәйруллин үзенең кызыл гвардиячеләре белән Яйсан станциясе өчен
барган сугышларда Дутовның ак офицерлардан торган «алтын» частен тар-мар
итә. 1919 елның февралендә, Кызыл Армия Оренбургны яңадан азат иткән
вакытта да, Карип Хәйруллин отряды шәһәргә беренчеләрдән булып килеп керә.
Шул көннәрдә, Оренбург губкомы секретаре Коростылев тәкъдиме буенча,
Карип Хәйруллин Губчеканың яшерен оператив бүлеге начальнигы итеп
билгеләнә һәм Оренбург губернасында Совет властен урнаштыру буенча эшли.
1919 елның җәендә Карип Хәйруллинны Оренбургтан Мәскәүгә Эшче-
крестьян Кызыл Армиясенең Генеральный штабына чакыртып алалар һәм аңа,
Буденный атлы армиясенә резерв итеп, татар-башкорт хезмәт ияләреннән кызыл
кавалерия частьлары төзү эшен йөклиләр. Карип Хәйруллинның бу эшне ничек
итеп башкарып чыкканлыгы түбәндәге документтан бик ачык күренә.
«Казан шәһәрендә мөселман кавалерия дивизионы төзүдә күрсәткән
хезмәтегез өчен һәм дивизионда Казан гарнизонындагы башка гаскәри
частьлардан аерылып торган, үрнәк булырлык тәртип урнаштыруыгыз өчен, —
диелә бу документта, — Сезгә армия исеменнән зур рәхмәт белдерәм һәм Сезнең
Кызыл Армияне төзү эшендә киләчәктә күрсәтәчәк хезмәтегез республикабызга
гаять зур файда китерәчәгенә ышанам.
Генеральный штабның кавалерия частьларын
төзү инспектор'ы Тамарин»
1919 елның ахырында һәм 1920 елның башында Карип Хәйруллин Үзәк
мөселман хәрби коллегиясе каршындагы татар-башкорт командирлар
курсларының комиссары булып эшли.
* *
1920 елның беренче яртысында Татарстан Автономияле Совет
Социалистик Республикасын төзүгә әзерлек алып барыла. Яна төзелә торган
республикага чиктәш өлкәләр — Вятка, Уфа, Самара һәм Нижний-Новгород
губерналарының партия һәм совет органнары Совет хөкүмәтебезнең карарын
котлап каршылыйлар. Күрше өлкәләрдән тик Сембер губернасы органнарының
гына бу хакта нинди карашта торулары билгеле булмаганлыктан, бу мәсьәләне
ачыклау өчен, Казаннан Сембергә Карип Хәйруллин һәм Фәтхи Бурнаш
җибәрелә. Алар андагы партия һәм совет органнары җитәкчеләре тарафыннан
чакырылган актив җыелышында рус һәм татар телләрендә доклад ясыйлар,
Татарстан АССР төзелүе партиябезнең милли политикасын тормышка ашыру
үрнәге булуын аңлатып бирәләр. Җыелышта партиянең Сембер губерна
оешмасы членнарыннан кайберәүләре каршы сөйләсәләр дә, рус һәм
татарлардан торган зур күпчелек автономияле Татарстан республикасын төзүне
яклап чыга һәм аны тәбрикләп карар кабул ителә.
Татарстан республикасы төзелгәннән соң Карип Хәйруллин өлкә милиция
идарәсенең беренче баш начальнигы,Өлкә революцион трибуналы
председателе, Татарстан Баш •буды председателе
1 Бу документның төп нөсхәсе К. Хәйруллин архивында саклана.
139
постларында һәм башка җаваплы урыннарда эшли. Ул Баш судта эшләгән
вакытта аның белән бик якын аралашкан һәм Юстиция халык комиссариатында
эшләгән, хәзер Казан дәүләт университетының юридик факультеты укытучысы,
профессор Александр Тихонович Бажанов аның турында болай сөйли: «...Карип
Хәйруллин белән мин ул Татарстан АССР Баш суды председателе булып
эшләгән вакытта еш очраша идем.
Бу— 1923-1925 еллар — яңа экономик политика чоры иде.
Иптәш Хәйруллин законнарны бик нык өйрәнә, аның кабинетындагы өстәл
өстендә һәрвакыт закон кодекслары ята, аз гына буш вакыты булу белән ул
аларны кабат-кабат укый иде.
Ул вакытта Баш судка консультантлар итеп элекке карт юристларны чакыру
практикасы алып барылды. Карип Хәйруллин алар белән еш кына киңәшләшә,
ләкин аларның кайвакытта законны догматик, формаль аңлатуына нигезләнгән
киңәшләренә иярми иде. Ул үз карарын кабул итә һәм бу дөрес була иде.
Юстиция халык комиссариаты коллегиясе члены буларак, К. Хәйруллин
Казанда юридик мәктәп ачу, суд органнарына һәм прокура- тура-тикшерү
аппаратына хезмәт ияләре арасыннан кешеләр тарту, совет хокукын киң
пропагандалауны оештыру, юридик ярдәм эшләрен яхшырту турында күп кенә
әһәмиятле карарлар кабул итүдә һәм аларны тормышка ашыруда актив
катнашты.
Ул бик хәрәкәтчән, тиз фикер йөртүчән, кайчакта кискенрәк рәвештә
бәхәсләшергә яратучан кеше иде. Аның кул астында эшләүчеләр аны хөрмәт
итәләр һәм, турысын әйтергә кирәк, аңардан бераз куркалар да иде».
1924-1925 нче еллар чорында Татарстан юстиция халык комиссары
урынбасары булып эшләгән, хәзерге көндә Мәскәүдә яши торган персональ-
пенсионер Евлогий Николаевич Семенов Карип Хәйруллин турында болай ди:
«Иптәш Хәйруллин, Коммунистлар партиясенең актив члены буларак, гомуми
партия мәсьәләләрен хәл итүдә марксистик-ленинчыл позицияләрдә торды,
партия юлыннан тайпылучыларга каршы кискен көрәш алып барды. Татарстан
республикасын төзегәндә дә ул дәүләт аппаратын аңлап, белеп
оештыручылардан, халык массасының фикерләренә зур игътибар белән колак
салып эш итүчеләрнең берсе булды.
Иптәшләре арасында ул намуслы, туры сүзле булуы, кешеләр турында
кайгыртучанлыгы белән аерылып тора иде».
Колхоз төзелеше елларында Карип Хәйруллин Татарстан партия Өлкә
Комитетының махсус карары белән район аппаратын ныгыту өчен җибәрелә.
Башта Балык Бистәсе, аннары Чаллы район башкарма комитетларының
председателе булып эшли.
лар һәм хөкүмәтебез тарафыннан аңа Союз күләмендәге персональ, пенсия
билгеләнә.
Күп авырлыклар күрү, аякларына күп тапкыр операцияләр ясалу сәбәпле,
аның элек тимер кебек таза булган организмы какшый. 1959 елның көзендә аның
уң кулы, йөзе һәм теле параличлана. Ләкин Казан медицина институтының нерв
авырулары клиникасында дүрт айдан артык дәваланганнан соң ул сәламәтләнеп
чыга.
Шуннан соң Карип Хәйруллин тагын ел ярымнан артык вакыт бик әйбәт
яшәде. Аны еш кына я радио тыңлап, яки телевизор карап утырган хәлдә
очратырга мөмкин иде. Бигрәк тә ул Никита Сергеевич Хрущев докладларын,
аның Советлар Союзының эчке һәм тышкы политикасы турында ясаган
чыгышларын аеруча дәрт белән яратып тыңлый иде.
Ләкин картлык һәм, аннан да битәррәк гариплек үзләренекен итәләр: ул 1961
елның октябрендә кинәт икенче тапкыр параличлана һәм унике көннән соң үлә.
Башта самодержавиене бәреп төшерү, аннан Совет властен урнаштыру һәм аны
ныгыту өчен көрәшкән коммунист Карип Хәйруллинның үткән юлы әнә
шундый.