ЕРАК ЧЫГАНАКЛАР
(Татар халык, музыкасы тарихыннан)
узыка — кешелек культура-сының аерылгысыз өлеше. Ул бик борынгы заманда ук туган. Аны агачлар шаулавы, кошлар сайравы, тау куышында айаз яңгыравы, сөйләмнең рит- мик-мелодик яңгырашы, кешенең йөрәк тибеше, хезмәт ритмы тудырган. Музыка һәм җыр электән үк хезмәт белән нык бәйләнгән булган һәм кешегә табигатьнең дәһшәтле көчләре белән көрәшергә ярдәм иткән. Музыка коралларында уйнап һәм җырлап, борынгы кеше кырыс табигатьне йомшатырга, авыр хезмәтне җиңеләйтергә омтылган, яшәү өчен көрәшкә рухланган.
Дөрес, бик борынгы заманнарда музыканың ниндирәк булуын өзеп әйтүе авыр. Ләкин моннан ул хакта фикер йөртү (бөтенләй мөмкин түгел дип нәтиҗә чыгарып булмый әле.
Бик борынгы заманда ук әле Җир шарының төрле почмакларында, географик, социаль-эконо- мик һ. б. шартларга бәйле рәвештә, үзләренең колоритлары һәм сурәтләү чаралары белән бер-бер- сеннән үзгә музыкаль культура,- лар барлыкка килгән. Ләкин үзара бернинди дә мөнәсәбәткә кермәгән ул заман халыкларының музыкаль культураларында да уртак тенденцияләр бар. Бу кешелек культурасының яралу һәм үсеш дәверендә аерым шартларның уртак булуыннан килә. Бер үк чорда яшәгән халыклар музыкасындагы жанр һәм форма охшашлыгы, мет- роритм һәм көй чыгарудагы закончалыклар әнә шундый объектив фактлар белән аңлатыла да.
Иҗтимагый мөнәсәбәтләр кат-лауланган, халыкларның бер-берсе белән аралашуы, культура алмашу көчәйгән саен халыклар иҗаты, бигрәк тә профессиональ милли музыкаль культуралар арасында үзара якынаю процессы бара. Мондый якынаю милли культураларның үзләренә генә хас сыйфатлары үсүгә һич комачауламый, киресенчә, аларның үсешенә билгеле күләмдә этәргеч ясый.
Татар халкының борынгы баба-ларының музыкасы хакында мәгъ-лүматлар әлегә бик аз. Ләкин булган кадәресе безгә аны шактый тулы итеп күз алдына китерергә ярдәм итә.
Түбән Идел районында үткәрелгән эзләнүләр вакытында археологлар Ям культурасы (безнең эрага кадәр 2000 ел элек) чорына караган каберләрдән бер һәм сигез көпшәле флейталар таптылар. Бу факт әле бик борынгы заманда ук кешеләр тормышында музыканың зур роль уйнаганын күрсәтә. Чөнки борынгылар мәет белән бергә аның иң кирәкле әйберләрен генә күмгәннәр. Ул флейталарда күп төрле (сигездән артык) тавыш чыгарып булуы шул чор музыкасының шактый камилләшкәнлеген
М
120
күрсәтә. Борынгы кытай әдипләренең язмаларында да шундый флейталар хакында искәрмәләр бар. Мәсәлән, алар көтүчеләрнең флейтада уйнауларын язып калдырганнар '. Ул флейтаның сигез авазга корылган булуы (до2-ре2фа2-соль2- ля2-до3-ре3-фа3) безнең өчен аеруча кызыклы. Чөнки борынгы татар, чуваш, мари, корея, монгол җыр-лары нәкъ әнә шундый пентатоникага нигезләнгәннәр. Борынгы татар гөсләсенең һәм кураеның төзелеше дә шуңа якын. Моңардан тыш борынгы татар йола җырлары да, башлыча, пентатониканың югарыда искә алынган төренә нигезләнгән-тура нык алга киткән булган. Төрки кабиләләренең борынгы бабалары Төньяк Кытай җирендә яшәгәннәр. Соңрак алар Көнбатыш Себер, Урта Азия, Идел буе районнарына күчеп килеп, шундагы җирле халыклар белән кушылганнар. Төрки кабиләләр үзләре белән янәшә яшәгән кытай халкының бай культура мирасын кабул итми кала алмаганнар, әлбәттә. Моңардан тыш, әгәр без кытай һәм төрки халыкларының бер үк диярлек экономик һәм географик шартларда яшәүләрен искә алсак, ул халыклар музыкасындагы якын-
„Сабан кәе”
Ү. Макаровадан
М. Нигъмәтҗанов
~ 60 язьш алды IQ61 ел.
нәр. Мәсәлән, «Сабан көе»нең ме-лодиясе бары дүрт авазга корылган.
Бүгенге көндә бер-берсеннән бик нык аерылып торган бу халыклар музыкасындагы андый охшашлыклар кайдан килә соң? Югарыда без аны ике төрле сәбәп: кешелек культурасының яралу һәм үсеш дәверендә уртак шартлар булу һәм халыклар арасында барган культура алмашу процессы нигезендә хасил була дип әйткән идек. Идел буенда һәм ерак Кытай җирендә аерым чорларда бер үк төрле музыка кораллары булу безне шул халыклар арасындагы бәйләнеш белән кызыксынырга мәҗбүр итә.
Әле безнең эраның беренче йөзендә үк Кытайда музыкаль куль- 1 Н. И. Привалов, Свистящие инструменты. «Записи ИРАО, т. 8. вып. 2.
лык очраклы күренеш түгел, дигән фикергә киләбез. Үз чиратында төрки кабиләләр Идел буе болгарлары музыкасы формалашуга йогынты ясаган булырга тиеш. Димәк, төрле халыклар музыкаль культурасындагы охшаш моментлар, шул халыкларның үзара мөнәсәбәтләренә бәйле рәвештә, бик ерак гасырлардан килә икән.
Кыскасы, кытай, корея, монгол, тува һәм татар традицион музыкаларындагы уртаклык — законлы күренеш.
Бу фактлар безнең өчен бик кыйммәтле. Әмма җитәрлек түгел әле. Чөнки шулар нигезендә генә без болгарларга кадәр үк Татарстан территориясендә яшәгән кабиләләрнең музыкасы хакында тулы бер йомгак ясый алмыйбыз. Моның өчен безгә, булган мате-
Рәс. 1.
121
риалларга таянып, болгар халкының тарихын, культурасын җентекләп өйрәнергә кирәк.
Территориясен әһәмиятле сәүдә юллары кисеп үткән Болгар дәүләте X—XII йөзләрдә экономика һәм культура ягыннан бик нык чәчәк аткан. Шуңа бер генә мисал китереп үтик. Болгарлар, мәсәлән, хәтта Киев Русеның архитектура төзелешләрендә дә катнашканнар. В. Н. Татищев менә нәрсә яза ул хакта: «Князь Святослав Гаврил Всеволодич төрле ташлардан га-җәп матур яңа чиркәү салдырды. Аның мастеры болгар иде '». Болгарлар Русь дәүләте, Кытай һәм Урта Азия илләре белән зур сәүдә алып барганнар. Башка халыклар белән тыгыз элемтә тоту болгар сәнгатенең үсешенә, һичшиксез, уңай йогынты ясаган. Биредә тагын бер иҗтимагый факторны — ислам диненең болгарларга үтеп керүен искә алып үтәргә кирәк. Чөнки ислам дине сәнгать үсешен тоткарлаучы мәгълүм факторларның берсе. Ләкин бу чорда ислам дине суфистик сыйфат алмаган һәм болгарлар арасында киң таралып өлгермәгән була әле. Крестьяннар ислам динен аеруча әкрен ' кабул иткәннәр. Мәсәлән, гарәп язучысы Ибне Даста (X йөз) үзенең истәлекләрендә болгарларның шактый өлеше мәҗүсиләр икәнен әйтеп үтә 7 8.
Игенчелек белән шөгыльләнгән болгарлар чәчүгә чыгу, уракка төшү кебек календарь даталарда, җыеннарда һәм сабан туйларында, уңыш -бәйрәмнәрендә җырлап, биеп күңел ачканнардыр дип, шикләнми фикер йөртергә мөмкин. Болардан тыш болгарларның музыкаль культурасы хакында сүз уңаенда теге яки бу күләмдә әйтеп үтүләр шактый хезмәтләрдә очрыйлар. Мәсәлән, җыр һәм музыка 'белән бәйләнгән болгар йолаларының берсен — үлгән кешене җирләгәндә -елау йоласын Ибне Фадлан бик җентекләп язып калдырган9. Академик Б. Д. Греков һәм археолог Н. Ф. Калинин үзләренең «Монголлар яулап алганга кадәрге Болгар дәүләте» исемле
7 В. Н. Татищев, История Российская...», ки. 3, М, 1774 г. стр. 454.
8 Известия о хазарах, буртасах, оол- гарах, мадьярах, славянах и русских... Ибне Даста. Спб, 1869, стр. 23.
9 Путешествие Ибне —Фадлана на Волгу, изд. АН. СССР, 1939 г. стр. 77.
10 Шунда ук, 31 бит.
11 «Материалы для географии и статистики России», Казань, 1861 г. стр. 6.
12 Н. Ф. Калин и н. От Сюкеева к Камскому Устью, «Записки Тетюшского музея», № 3, Казань, 1928 г. стр. 10.
хезмәтләрендә Болгар җирендә табылган курай, гөслә кебек музыка коралларын тасвирлап үтәләр. Ә Ибне Фадлан болгарларның мәет янына тунбур (тунбур — Б. Д. Греков һәм Н. Ф. Калинин телгә алган музыка коралларының бер төре булса кирәк) күмүләрен билгеләп үтә.
Музыка кораллары турында тагын да тулырак мәгълүматны без Ибне Даста хезмәтләрендә очратабыз. Ул болай яза: «Аларның күп төрле лютнәләре, гөслә һәм курайлары бар. Курай ике терсәк буе, ә лютнәләре исә сигез кыллы»10. Биредә, Ибне Дастаның славян җирләрендә дип сөйләвең искәртеп үтү урынсыз булмас. Чөнки көнчыгыш язучылары «болгарларны славяннар, ә аларның ханын славяннар патшасы дип атаганнар...» 11 Тагын бер кызыклы фактка игътибар итик — X йөздә яшәгән галим Әбунасыйр әл-Фараби көнчыгыш халыклары кулланган дүрт кыллы лютня турында язса, Ибне Даста: «Болгарларның лютнясе сигез кыллы», — дип күрсәтә. Димәк, болгарлардагы бу музыка коралының үзенә генә хас сыйфатлары булган.
Болгар хәрабәләре районында, «Кызлар уйный торган җир» дип йөртелгән урында, Н. Ф. Калинин кызыклы бер риваят язып алган. «Элек заманда бу җиргә болгар ханы кызлар уенын карарга килгән. Анда бары тик кызлар гына уйнаганнар. Шул урыннан чүлмәк ватыклары, алкалар һәм башка әйберләр табалар» 12. Кызлар уены
122
Җыр һәм музыкадан башка үткән дип, без һич әйтә алмыйбыз.
Кыскасы, археологик казынулар вакытында табылган һәм аңардан тыш бик күп укымышлылар үзләренең хезмәтләрендә язып калдырган әнә шундый камилләшкән музыка кораллары болгар сәнгатенең шактый нык алга китешен дәлилли.
Монголлар басып алыр алдыннан Болгар дәүләтенең экономикасы һәм культурасы нык алга китүгә карамастан, анда .күчмә тормыш белән яшәүче кабиләләр дә булган әле. Бу хәл музыкада, һичшиксез, эзен калдырган булырга тиеш һәм, монголлар культурасы йогынтысы нәтиҗәсендә, ул күренеш киңәергә дә мөмкин. Дөрес, монголлар болгарларга ’зур йогынты ясый алмаганнар. Киресенчә, яулап алучылар җирле халыкның үзләренекен- нән күп югары торган культурасын үзләштергәннәр. Шул ук вакытта бу ике культура арасында билгеле күләмдә үзара керешү факты булуын да онытырга ярамый. Әнә шул хәлне күздә тотып, татар халкының борынгы музыкасын тирәнрәк күз алдына китерү максаты белән, без Алтын Урда культурасына да мөрәҗәгать итә алабыз. Чөнки казан татарлары — Алтын Урда культурасы белән якын бәйләнештә торган болгарларның варислары бит.
XIII—XIV йөзләргә килгәндә бу чор музыкасы турында мәгълүматлар шактый күп. Ләкин шуны әйтеп үтәргә кирәк, алар барыннан да элек, хакимлек итүче сыйныф һәм сарай сәнгатенең чәчәк атуы турында сөйлиләр.
Болгар дәүләте җимерелсә дә сәнгать үсүдән тукталмаган. XI—XII, XIII—XIV йөз сәнгать жанрларын һәм формаларын чагыштырып карау моны бик ачык күрсәтә. Болгар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» (XIII йөз) поэмасында түбәндәге юллар бар:
Газиз Йосыф бары ләшкәр биреүбән, Атасына каршы чыгып һәм кәлүбән, Быргу; тыйбел, карнай, нәккар үлалүбән. Тазый атлар күреклү өнен кешнәр имди.
Биредә сүз гаскәри ансамбль турында бара. Аның составында — быргы, тыйбел (барабан), карнай (тавышы тромбонны хәтерләтә торган зур торба), нәккар—литавралар. XIII гасыр сәяхәтчесе Руб- руквис истәлекләрендә
13 Путешествие Рубруквиса от Крыма до Волги. «Журнал для детей». 1861 г. № 39. стр. 627.
14 Вл. Михнев нч, Очерк истории музыки в России, том 1. Спб. 1879, стр. 28.
15 Ибне Батутаиыц Кыпчакка сәяхәте. Фәхретдин улы Риза пәшере, Оренбург, 1917 ел, 36 бит.
дә шуңа якын кызыклы бер фикер бар. Мәсәлән, ул татарларның еракка ишетелә торган тынлы зур инструментта уйнауларын яза *.
Торба һәм аңа охшашлы башка кораллар рус әдәбияты хатирәләрендә дә телгә алына. Мәсәлән, «Мамай сугышы хакында дастан»- да мондый юллар бар. «Сугыш башланыр алдыннан ике яктан торба авазлары яңгырый башлады 13 14.
Гарәп сәяхәтчесе И бие Батута исә (XIV йөз), татарларның гыйбадәт кылуларын тасвир иткәндә: «Барабаннар сугылды, байраклар күтәрелде...» 15 дип яза.
Бу фактлар татарларның иҗтимагый тормышында тынлы музыка, урам һәм мәйдан музыкасы зур роль уйнаганын күрсәтә. Кол Галинең музыка кораллары составында литавраны да телгә алуы игътибарга аеруча лаеклы. Чөнки иң беренче башлап Көнчыгышта килеп чыккан бу музыка коралы Европада бары тик XVI—XVII йөзләрдә генә күренә башлаган. Ихтимал, литаврада биегәндә һәм дастаннар көйләгәндә уйнаганнар-дыр.
XIII йөздә татарлар илендә булып киткән француз сәяхәтчесе — монах Рубруквис та үз язмаларында югары сыйныф музыкасы турында кызыклы мәгълүматлар китерә. Ул татарларда французлар белмәгән күп кенә музыка коралларын „күрүен әйтә. «Олы бәйрәм-нәрдә бөтенесе кул чабалар, ирләр хуҗа алдында, ә хатыннар хуҗаның хатыны алдында бииләр. Арырак гаскәр башлыгы, ятагында
123
утырган килеш, бандура уйный... 16
Плано Карпини исә: «...Алдында гитара уйнап җырламасалар, татар ханы шәрапны күтәрми»17, — дин кисәтә.
Биредә сүз хәзерге гитара турында түгел, ә лютня тибындагы 'кыллы инструмент кифара (гитара) турында бара булса кирәк. 1өнки гитара сүзе бары тик XIV—XV йөзләрдә генә телгә алы- па башлый.
Бәетләр һәм аларга бик якын торган хушавазлар— XIII йөздә яшәгән татарларның музыкаль- поэтик иҗатының бер жанры. Бәетләрнең көе шактый сизелеп торса да, хушавазларныкы бары тик каденцияләрдә18 генә саклана. Аларның нигезендә речитация ята.
Үзара очрашканда бер-берсен ариоз-речитатив формада (җыр белән) сәламләү гадәте Астрахань татарларында XX йөз башларына хәтле сакланып килә. Моны керәшен татарлары арасында да күрергә мөмкин. Плано Карпини монгол императорының резиденциясендә гел җырлап торуларын әйтә 19.
Монголлар, олылау билгесе итеп, «Мактап» дип аталган җыр җыр-лаганнар. Астрахань татарларының олы буын кешеләре арасында шул жанрның саклануы бәлки аларның Алтын Урда татарлары токымыннан булулары белән аңлатыладыр.
XIV йөз тарихчысы Ибне Батута да мәҗелес вакытында' «Көйләүләр, жырлаулар булды»20, — дип яза. Биредә тарихчы «'көйләү» һәм «җырлау» төшенчәләренең аерылып торуына басым ясый. «Җырлау» — көйгә салынган җырларга яңгыраш бирү булса, «көйләү» — музыка коралында тавыш чыгару, яки сүзләргә көй салу, аһәң бирү. Хәзер татарларда бик сирәк очрый тор-ган «музыкаль сөйләшү»нең («сазда сөйләшү») нугайларда саклануы безнең өчен бигрәк тә кызыклы. Астрахань татарларында бию , музыкасы шактый алга киткән.
Ариоз-речитатив жанр хушаваз һәм үзенчәлекле бию музыкасы —* Астрахань татарлары сәнгатен Идел буе
16 Из путешествия Рубруквиса... стр. 627.
17 Путешествие в Восточные страны Плано Карпини и Рубрука, ред. П. П. Шастиной М., 1957, стр. 71.
18 Мелодик фразаның тәмамлануы.
19 Путешествие в Восточные страны Плано Карпини... М., 1957, стр., 75.
20 Ибне Батутаның Дәште Кып-Чакка сәяхәте. 36 бит. 21 П. А. Пономарев, Болгарский город Кашан, Изв. ОАИЭ, Казань, 1893, вып. 2, стр. 130—131.
татарларыныкыннан аерып торучы төп үзенчәлекләрнең берсе. Хушаваз монгол татарларыннан килгән кебек, бәет үзенең башлангычын болгар культурасыннан алган булса кирәк.
XIII йөздә болгарлар арасында мәҗүсилек нык сакланган әле. Мәсәлән, Рубруквис «Мәетне кычкырып һәм үкереп елап озаталар» дип яза. Бу Ибне Фадлан язмаларында да күренә. Ә П. А. Пономарев Казанның алынуы турында эпик җыр ишетүен әйтә: «Эш вакытында бер татар егете озыщ моңлы көй сузып җибәрде» 21.
Димәк, әнә шул нигездә, без болгарларда халыкның үткәнен гәүдәләндерүче тарихи-эпик җырлар да булган дип нәтиҗә ясый алабыз. Алдарак әйткәнебезчә, ул дәверләрдәге музыка әсәрләре безнең заманга килеп җитмәгәннәр. Ләкин безнең өчен шунысы ачык — югарыда искә алынган музыка коралларын, музыкаль- поЭтик жанрларны материаль һәм рухи байлыкларны тудыручы хезмәт ияләре иҗат иткәннәр. Халык шатлык һәм кайгыларын, хезмәтнең авырлыгын, кәеф-сафа коручы явыз ханнарга булган нәфрәтен җырда гәүдәләндергән.
Татар, рус, чуваш, мордва һәм мари халкының борынгы җырларында пентатоника элементы, интонация, структура һәм метроритм кебек уртак сыйфатлар булу — ул халыклар арасындагы дуслык һәм якынлыкны исбатлаучы дәлил. Татар, чуваш, рус һәм башка халыкларның музыка иҗатындагы борынгы жанрларны, шул халыкларның тарихи язмышларына бәй
124
ле рәвештә, чагыштырып өйрәнү XII—XIV йөз татар халык музыка! сын тикшерү өчен кайбер уңайлыклар тудыра.
Казан ханлыгы чорында халыкның күпчелеге игенчелек һәм терлекчелек белән көн күргән, ә билгеле бер өлеше исә һөнәрчелек һәм сәүдә белән шөгыльләнгән, хан гаскәрләрендә хезмәт иткән. XVI йөзнең күренекле тарихчысы Павел Ио-вий ул хакта болай яза: «Февраль ахырында бөтен илдә язгы чәчүгә әзерлек башлана... Кайбер елларны мул уңыш алыну сәбәпле халык икмәкне кая куярга белми» 22 23.
Казан Россия, Урта Азия һәм Себер белән тыгыз экономик элемтә тоткан. Бабер Намә (XVI йөз) Шәйбани ханның Казан ханы Мөхәммәт Әмин сараена атаклы музыкантлар, җырчылар һәм ху-дожниклар җибәрүен әйтә 2.
Иске Казан шәһәре урынында үткәрелгән археологик казулар вакытында балчыктан ясалган дүрт тишекле, өреп уйный торган һәм эче куыш, түбән тоны беренче октаваның «до» тонына туры килә торган музыка коралы табылган. Н. Ф. Калинин аны флейта-пана тибындагы свирельнең бер кисәге дип саный 3.
XVI йөздә яшәгән татарларның иҗтимагый тормышында музыканың зур роль уйнавын Петр Рычков «Казандылар оборонага гадәттә музыка белән әзерләнәләр»4— дип искә ала. Казан татарларының музыка сәнгате турында 1532—1552 елларда Казан ханлыгындагы вакыйгаларны үз күзләре белән күргән билгесез рус тарихчысы кызыклы фактлар язып калдырган. Ул үзенең «Казан тарихы» исемле хез-мәтендә казанлыларның бәйрәм үткәрүләрен түбәндәгечә тасвирлый: «Алар бик еш хозурланалар һәм күңел ачалар. Сокландыргыч җырлар җырлыйлар, куллары белән җитез хәрәкәтләр ясыйлар, салмак һәм кызу хәрәкәтләр белән бииләр, гөсләдә уйныйлар... прегуд- ницаларына чиертеп, каты тавыш чыгаралар 5.
Бу юллар безгә XIII—XVI йөздә яшәгән татарларда музыка сәнгатенең
1 Библиотека иностранных писателей о России, отд. I, Спб., 1836, том 1, стр. 28.
2 Записки Султана Бабера Изд. Иль- минского, Казань, 1857 г.
г Н. Ф. Калинин. Отчет по археологическим работам в 1956 году в Старой Казани. КГУ и КФАН АН СССР. 1957.
23 Г. Рычков, Опыт Казанской истории с древнейших времен, Спб., 1767, стр. 156.
24 Казанская история, Ред. В. П. Андриановой— Перетц, М.-Л.. 1954, стр. 149.
«Риман Г., Музыкальный словарь, Ред. Ю. Энгеля, М. 1846 г.
25 Срезневский И. Материалы для словаря древнерусского языка, т. 2., стр. 1627.
формалары: халык биюләре һәм җырларының нык камилләшкән булуы турында гына түгел, бәлки музыка коралларының төрләре турында да сөйләргә мөмкинлек тудыра. Бу тасвирлама XVI йөзнең беренче яртысына карый. Ул чорда тормышның акрын агуын, күзгә күренерлек зур со-циаль-политик, экономик үзгәрешләр булмавын искә алсак, татар музыка культурасының. музыка коралларының ике-өч гасыр эчендә генә артык зур үзгәреш кичермәвен танырга туры килә, һәм әнә шуңа күрә «Казан тарихы» авто-ры язганнарны без XIII—XVI йөз сәнгатенә дә туры килә дип саный алабыз. Автор «Үз гөсләләре» дип сөйли. Ихтимал, ул күргән гөсләләрнең, Россия гөсләләренә охшамавы сәбәпле, күзәтүче аларны «үз» гөсләләре дип атыйдыр. Ә «прегудница» дип автор «гудок» яки шуның төсле музыка коралын атаса кирәк. Даль «гудок»ны скрипканың бер төре дип аңлата. Г. Риман исә «гудок»ны виолончельгә охшаган смычоклы борынгы музыка коралы дип кисәтә 24. һәрхәлдә биредә сүз кыллы музыка коралы турында бара. «Гудок» борынгы «прегудница»ның үзгәртелгән, ка- милләштерелгән бер төре генә булырга мөмкин. Мәсәлән, «Библия»- дә «труба», «пищаль» (свирельнең бер төре), гөслә, певница (Даль сүзлегендә «арфа») һәм «пръгуд- ница» һәрберсе аерым музыка коралы дип язылган 25. Ләкин бу му-
125
зыка кораллары гына зур гөрелте пәм яңгырау чыгара алмаганлык- тан Кол I али сурәтләгән ансамбльдә башка төрле музыка кораллары да булмый калмавын аңлавы читен нәрсә түгел.
«Лютня» турында мондый леген- да бар . «Бер татар патшасы, мәчет манарасына басып, лютнядә бик моңлы көй уйнап җибәрде. Ул барлык сугышчыларның күңелләрен тетрәтте: руслар да, татарлар да, җиргә тезләнеп, елый башладылар. Кинәт патша күңелле көй уйный башлады — сугышчылар, си-кереп торып, биергә керештеләр... Аннаң патша җырлап җибәрде һәм барысы да кабат елый, үкси башладылар. Шуннан, патша, лют- нясен бәреп ватты да, очып китте».
Ул заманнарда кайсы сыйныфның нинди музыка кораллары булуы турында хөкем йөртүе безнең өчен хәзер бик кыен, әлбәттә. Ләкин, ничек кенә булмасын, музыка кораллары җәмгыятьнең шул чорга хас эстетик зәвыкларын чагылдыралар. Аларны хезмәт ияләренең акылы, таланты, хезмәте тудырган. Югарыда искә алынган «Казан тарихы» әсәренең авторы татар халкының сәнгатен, музыкасын җентекләп тасвирлауны үз алдына бурыч итеп куймаган, әл-' бәттә. Ләкин аның сүз уңаенда гына әйткәннәре дә («Куллары белән дулкыннардай хәрәкәт ясап, салмак һәм кызу хәрәкәтләр белән бииләр...») ул биюләрнең характерын шактый тулы күз алдына китерә. Бу биюләргә (хатын-кызлар биюендәге) җыйнаклык, салмак-лык, әдәплелек һәм зифалык белән бергә, егетлек, киң колачлы кыюлык, үткенлек хас. Алар, музыка тактына кул чабып, күмәк башкарылганнар. Бу биюләр үзләренең эмоциональ характерлары белән XIX һәм XX йөз башында яшәгән Казан татарларының артык тыйнак һәм бертөрле хәрәкәт белән, ләкин сөйкемле, инсафлы биюләреннән нык аерылалар. Күрәсең,
1 Юлий Мессарошның чуваш һәм Идел буе татарларына сәяхәте отчеты. Известия русского комитета для изучения Средней и Восточной Азии» Спб., 1909. алар Астрахань татарлары биюләренә якын торалар.
Димәк, җырлау, бию һәм музыка коралларында уйнау XVI йөз Казан татарлары арасында да киң таралган булган. Ислам дине көр күңелле
26 В. Н. Татищев. История Российская с самых древних времен. Том III. 1774, с. 467.
халыкның ирек һәм матурлык ярату хисләрен үтерә алмаган. (Сынлы сәнгатьне чикләүдә ислам дине күбрәк «уңышларга» ирешкән.)
Халык тормышының характерын, аның яшәү шартларын, культурасын дин түгел, бәлки халык үзе яши торган социал-экономик шартлар билгели. Өскорма категория буларак, дин йогынтысы, ахыр чиктә, шул ук социаль-экономик шартларга бәйле. Дәүләт тәртипләре хөкем сөргән Казан ханлы-гында (бигрәк тә хезмәт ияләре арасында) ислам әхлак һәм юридик яктан XVIII—XIX йөзләрдәге кебек хакимлеккә ирешә алмаган. Халык ни дәрәҗәдә эксплуатацияләнсә, табигать стихиясе алдында көчсез булса, дин шулкадәр көчлерәк чәчәк ата. һәм кешеләр дингә мөрәҗәгать итеп, аннан ярдәм көткәннәр, аңа табынганнар.
Теләсә нинди дин тоту иреген тану Болгар дәүләтенең һәм соңыннан Казан ханлыгының иҗтимагый тормышында уңай күренешләрнең берсе. («Кем ничек тели, шулай ышана...») 26
Бу хәлне дәүләтнең күп төрле кабиләләрдән торуыннан һәм бол-гарларның күп дәүләтләр белән экономик һәм культура элемтәләре алып баруларыннан туган күренеш дип карарга кирәк. Болгарда, Казанда христиан чиркәве, әрмән бистәсе һ. б. лар булган. Болгар һәм Казан ханлыкларында көчләп мөселманлаштыру фактлары тарихта билгеле түгел. Бу, үз чиратында, халыклар арасында культура алмашуга ярдәм иткән, экономиканың, бигрәк тә сәнгатьнең үсүенә шартлар тудырган.
Казан татарларында свирель, дудка (курайга охшаш), торба, гөслә, лютня, бандура (домбра-
126
I
ның бер төре булса кирәк), барабан,
литавра кебек музыка кораллары булуы
безгә яхшы билгеле. XVI йөз башында
татар музыка коралларының тулы түгел
исемлеге әнә шундый.
Ханнар, байлар, руханилар та-
рафыннан аяусыз изелгән хезмәт ияләре
тудырган әнә шул культура
байлыкларыннан түрәләр һәм ханнар
теләгәнчә файдаланганнар.
Кешенең ирек сөюен чагылдырган,
аңа авырлыклар белән көрәшергә ярдәм
иткән җырлау һәм бию, музыка
коралында уйнау дин тарафыннан
һәрвакыт эзәрлекләнеп килде. .Мәсәлән,
Россия тарихында христиан диненең
мәзәкчеләрне эзәрлекләве, Иван
Грозный- ның халык җырчыларын һәм
музыкантларын юк итү турындагы
реакцион указлары билгеле.
«Гөсләләр уйнаган, бию һәм әкият
сөйли торган җирдән төрле җен уеннары
һәм җырлары җырланган урыннардан
төтен умарта кортын ничек куса, алла
фәрештәләре андый сасы күренешләрдән
шулай качалар, ә моңа җен-пәриләр
сөенерләр», — дип яза. «Домострой»да
поп Сильвестр (XVI йөз) 1.
Рус царизмы политикасына хас бу
сыйфат XVI йөз урталарында аеруча өскә
калкып чыга һәм клерикаль характер ала.
XVI йөз уртасында (Казан ханлыгын
руслар яулап алгач) татар халкы
тарихында яңа бит башлана, аның
культурасы һәм сәнгате зур үзгәрешләр
кичерә.
" XVI йөз урталарында татар халык
музыкасы ниндирәк булды икән?
Безнең кул астында язма нота
материаллары юк. Шуңа күрә безгә
халык көйләренә мөрәҗәгать итәргә
туры җилә. Ләкин халыкта сакланган
көйләрнең кайсылары XV яки XVI
йөзләрдән килүен конкрет билгеләү бик
авыр. Әгәр дә Казан төбәгендә
яшәүчеләр тормышында XVI—XVIII
йөзләрдә зур үзгәрешләр булуын һәм
моның, үз чиратында, культурага тәэсир
| Вл. Михневич. Очерк истории музыки в России.
Том 1. Спб., 1879, стр. 39. итүен искә алсак, XV—
XVI йөзләр музыкасын билгеләүнең нинди
дәрәҗәдә кыен эш икәнен ачык күрергә мөмкин.
Күп кенә музыкаль жанрлар онытылганнар, сак-
ланып калганнары үзгәргәннәр һәм яңа жанрлар
туган. Ләкин бу чор татар музыкасын билгеләүдә дә
безгә кайбер чыганаклар, туры- дан-туры булмаса
да, билгеле дәрәҗәдә ярдәмгә киләләр. Казан
төбәгәндәге барлык халыклар тормышында да
үзгәрешләр бер үк дәрәҗәдә булмаган. Мәсәлән, чу-
ваш, мари, мордвалар тормышында андый кискен
үзгәрешләр әлләни күренми. Күпчелеге мәҗү-
силәрдән торган ул халыклар христиан динен һәм
яңа тормыш шартларын артык каршылыксыз кабул
иткәннәр. Әнә шуңа күрә аларда иске музыкаль
фольклор үрнәкләренең саклану мөмкинлеге киңрәк
булган.
Казан төбәгендә һәм аның тирә-
юнендә яшәгән ул халыклар куль-
турасында күп кенә уртак моментлар бар.
Бу факт безгә татар халкының борынгы
культурасына хас күренешләрне
тугандаш халыкларның
культураларыннан эзләргә мөмкинлек
бирә. Бу фикер XVI йөздә үк
чукындырылган керәшен татарларына
карата бигрәк тә кулай килә, чөнки алар,
чукынганнан соң үзгә тормышта—
йомык, катып калган хәлдә яшәп килде-
ләр. Бу хәл керәшеннәрдә көнкүрешнең
борынгы формаларының озак
саклануына китергән. Без өлкән буын
керәшеннәр хәтерендә, традиция, гореф-
гадәт буларак, сакланып калган музыка
формалары һәм жанрлары билгеле
күләмдә XVI йөздә һәм аңа хәтле яшәгән
татарлар тормышын, музыка сәнгатен
чагылдыра ала дип уйлыйбыз. Мәсәлән,
керәшеннәрдә музыкаль йола жанрлары
(календарь, туй, кунак һ. б. йолалар)
сакланганнар һәм үсә төшкәннәр. Андый
музыкаль фольклор жанрларының көй
рәвешләре һәм мет- роритмик
төзелешләре аларның бик борынгы
заманнарда ук тууларын күрсәтә.
Алардагы пентатониканың борынгы
формалары, көй-
127
дә трихорд элементлары артык -күп
булуы, кечкенә диапазон һәм хәтта
пентатониканың камилләшмәгән
формалары саклану шуның ачык мисалы.
XIX йөздә Казан татарлары
тормышыннан йола җырлары юкка
чыккан. Моның сәбәбен аңлавы кыен
түгел. А-ны мораль һәм юридик канун
дәрәҗәсенә күтәрелгән ислам дине
кысрыклап чыгарган. онытырга һич
ярамый. Мәсәлән, Татарстан
территориясендә яшәүче кайбер
керәшеннәр мари, чуваш һ. б. белән
бөтенләй диярлек аралашмаганнар.
Ләкин алар музыкасында уртаклык гаять
зур. Шундый бер фактка игътибар итик.
Музыкаль фольклорны туплау
максаты белән без 1961 елны Волгоград
өлкәсенең Красноармейский районында
булдык. Картлар
„Чатырлар”
Кайбер тикшерүчеләр, XX йөз
башында яшәгән керәшеннәр, чу-
вашлар, марилар һ. б. музыкаль
тормышларында уртак моментлар- булу
фактына таянып, керәшеннәр сәнгатенә
чуваш, мари һ. б. күрше халыкларның
йогынты ясавын күпертеп аңлатырга
яраталар.. Мәсәлән, Г. Филиппов чуваш
һәм керәшеннәр гореф-гадәт һәм хор
җырлары мелодияләрендәге якынлыкны
бары тик чувашларның керәшеннәргә
йогынты ясавына бәйләп кенә
аңлатаXXVII.
Ләкин Идел буе халыкларының бөтен
тарихи үсеше бу карашны кире кага.
Биредә бер фактны белән сөйләшү
вакытында Кечкенә ‘Чапурники
авылының салыну тарихы ачыкланды:
1552 елны Казан төбәгеннән берничә
семья Көнчыгышка качып китә. Ләкин
юлда аларны тотып алалар һәм качкын-
нарны шул җирдә урнашып калырга
мәҗбүр итәләр, һәм бу урында авыл
XXVII Г. Филиппов, Татаро-чувашские девичьи хороводы в Тетюшском и Ци- вильском уездах
Казанской губернии, Казань, 1915.
туган. Соңрак аның янында мишәр
авылы барлыкка килгән. Чапурники
авылы кешесе Хөснетдин Рәфиков (1885
елда туган) үзенең нәсел-нәсәбе
турында бо- лай сөйләде: Хөснетдин —
?Ибра- һим — Туктар, Рәфик һәм
Рәфик- ның бабасы Яхия. Яхия XVI йөз-
дә Казаннан күчеп килгән. Ул авылның
барлыкка килүен башка картлар да
шулай аңлаталар. Бөек Ватан сугышына
хәтле анда укытучы булып эшләгән
Зиннур
язып алучы М.Нигъмәтҗанов
Волгоград өлкәсе, 1^61 ел.
Рәс. 2.
Масаутов борынгы зиратта XVI—XVII
йөз даталары куелган кабер ташлары
булуын, сугыш вакытында аларның обо-
рона ныгытмалары өчен алынуын һәм
югалуларын сөйли. Хикмәт шунда — бу
авыл XVI гасырдан алып Казан белән
бөтенләй диярлек элемтәсез яшәвенә
карамастан, аның көнкүрешендә, тор-
мышында Казан арты татарларының
(бераз мишәр элементы белән, бигрәк тә
җыр текстларында) һәм өлешчә керәшен
гореф-гадәтләре сакланган. Ә инде
аларның музыкасына килгәндә
«Чатырлар» жыры (рәс. 2.) ул авылның
иң борынгы һәм пң төп (халык әйтүе
буенча) көйләреннән берсе:
«Кара урман» көен элек-электән бик
яратып җырлауларын сөйлиләр.
Музыка һәм җыр Чапурники
авылының бәйрәмнәрендә, туйларында
һәрвакыт зур урын алып торган. Биредә
элек-электән курай, кубыз, скрипкада
яратып уйнаганнар. Димәк, югарыда
китерелгән мисаллар чуваш һәм
керәшеннәр музыкасындагы уртак
моментларны керәшеннәр сәнгатенә
бары тик чуваш халкы культурасы йо-
гынтысына гына бәйләп аңлатуның
җитәрлек булмавын ачык дәлилли.
XVI йөзгә хәтле татар музыкасы
турында сөйләгәндә татар халкының
шактый нык алга киткән инст-
Г. Әмировтан
М. Нигъмэтҗанов
язып алды
Волгоград влкәсе, 1^61 ел.
5
Кем белә, бәлки бу җыр «Казан
тарихы» авторы искә алган «сок-
ландыргыч» җырларның берседер.
Аның музыкаль төзелеше, бер яктан,
борынгы татар көйләренә бик якын
торса, икенче яктан, бигрәк тә
каденцияләрдә, Татарстан тер-
риториясендә яшәүче керәшеннәр
көенә нык охшый. (Шунсы кызык, бу
көйне тыңлаганнан соң күп
кенә»музыкантлар аны Татарстан
керәшеннәре көе дип таныдылар).
Бу көйнең төзелеше шулай ук
керәшеннәр (димәк борынгы татар)
көйләренә бик якын. Биредәге картлар
Казан татарлары арасында киң таралган
классик көй — рументаль музыка
формалары белән беррәттән вокаль
музыканың күп төрле жанрлары (лирик,
эпик, календарь — йола, семья, көнкү-
реш һ. б.) булуын, һичшиксез, күз-
алдында тотарга кирәк.
йомгак ясап, шуны әйтәсе килә —
югарыда телгә алынган музыка
кораллары, җыр һәм биюләр, җыр һәм
музыка белән бәйләнгән төрле йолалар
татар халкы музыка тарихының бик
борынгы заманнарга ук барып
тоташуын һәм аның озак гасырлар
дәвамында үсүен, камилләшүен һәм
аны тагын да җентекләбрәк өйрәнү ки-
рәклеген күрсәтә.
. Салмак
J-48
4 I 3 Ь’—~1 и ‘и и з В * * 1 Бе - зе-нең өй тү-5ә-се ки-гач ки-гач, чү,чү, чү,
аб-зы-ем чү-са-най
Ки-га-чи-на кун-га-ны сан-ду-гач.
Рәс. 3.
9. »С. Ә.“ № 2. 129
НУРИ АРСЛАНОВ
БЕЗНЕҢ ҖЫРЛАР
атар халкы, башка халыклар кебек
үк, элек-электән үзенең шатлыгын
һәм кай- гы-сагышларын
бәетләрдә, җырларда, дастаннарда
көйләп әйтеп ■ бирергә яраткан. Ислам
дине тарафыннан тыелуга карамастан,
мунчаларда, аулак өйләрдә, кырлар-
болыннарда хезмәт һәм мәхәббәт, дуслык
һәм тугрылык, авыр язмыш һәм азатлык
турында җыр дәвам иткән. Ул бернинди
дә киртәләргә карамыйча, язгы ташкын
булып күтәрелгән. Аның дулкыннары
йөрәк яраларын, күңел рәнҗешләрен
юып, юатып, җанда өмет уятып, шаулап
аккан.
Җырның көче, аның йөрәккә үтемле,
тәэсирле булуында гына түгел, бәлки
аның чикләнмәгән хокукында— ирекле
булуында да. Элек халык үзенең аһ-
зарларын, ризасызлыгын яки шаян
юморын, ачы сатирасын турыдан-туры
әйтеп бирә алмаган чакларда, ул
боларны җыр белән аңлаткан. Ә җырны
тыеп кара! Хдлык хисләрен
чагылдырган җыр булса ул инде бүген
монда, ә иртәгә Урал һәм Себергә,
Казагыс- тан далаларына таралган.
Шуның өчен дә халык телендә:
«Гаеп итсәң — бар да гаеп, ниләр
кушылмый җырга!» яки, «Җырның
ертыгы юк»
кебек, аның чикләнмәгән хокукын
канунлаштырган күп такмаклар һәм
әйтемнәр туган.
Җыр үз заманына яңгырашлы булса
гына яши ала. Ерак Франциядә,
баррикадалардан күтәрелеп чыккан
«Интернационал» һәм «Марсельеза»
җырларының, илебездәге Бөек Октябрь
социалистик революциясе елларында,
халык арасына, халык җыры булып
таралуы моны ачык күрсәтә. Бер кара-
саң француз халкы белән, әйтик, татар
халкы арасында нинди уртаклык булуы
мөмкин? Алар тел, гореф-гадәт,
культура ягыннан бөтенләй бер-
берсенә бик ерак халыклар бит. Ә менә
революцион рух, азатлыкка омтылу
хисе, хаклык өчен көрәш һәм җиңү
дәрте уртаклыгы булганга күрә дә ул
җырларны безнең халык та үз итеп
җырлаган. Шушы уртаклык аркасында,
революцион Россия халкы гына түгел,
бөтен дөнья халыклары
«Интернационал»ны көрәш гимны
итеп кабул иткәннәр.
Әгәр Эжен Потье белән Пьер Дегейтер
үз заманында революцион рух, идея
белән янмасалар, билгеле
«Интернационал» кебек мәңгелек»
монументны иҗат итә алмаган булырлар
иде.
Шигърият турында сүз йөрткәндә, аны
канатлы сүзләр очышы итеп сурәтлиләр.
Әйе, шигырьнең кеше күңелендә яхшы
хисләр уяту, аны рухи, нәфис тәрбияләү
һәм көрәшләргә өндәүдәге тылсымлы
көче бәхәссез. Ә аның игезәк туганы җыр
исә, үзенең моңы-музыкасы белән өстәмә
канатка — икенче канатка ия. Аның шуңа
күрә дә сәнгать күгендә аеруча биек
урыны, чикләнмәгән киңлеге,
мөмкинлекләре бар. Монда инде
сәнгатьнең ике төре берләшеп, берсен-
берсе тутыра. Шуңа күрә дә татар
шагыйрьләре һәм композиторлары, үзара
Т
130
якын бәйләнештә булып, иҗади дуслык
белән яңа җырлар тудыру юлында
көчләрен, талантларын кызганмыйча,
армый-талмый эшлиләр.
Югарыда әйтелгәнчә, дини хора-
фатлар, ясалма рәвештә тагылган «әхлак-
әдәп» нормалары татар музыкаль
культурасы үсешенә бик күп
комачаулаганнар. Шуңа күрә дә без бу
өлкәдә әле бик яшь, бары тик утыз-утыз
биш еллык кына тарихыбыз бар.
Егерменче гасырның башларында,
махсус музыкаль драмаларга халык
көйләрен оркестрлаштырудан башланган
бу сәнгать, хәзер инде зур концерт
залларына, опера театрлары сәхнәләренә
кадәр күтәрелде. Аның инде совет
консерваторияләрендә югары музыкаль
белем алган йөзгә якын кадрлары:
композиторлары, дирижерлары һәм
сәнгать белеме галимнәре бар. Татар
музыкасы инде Татарстан чикләреннән
чыгып, бөек Ватаныбыз буйлап гизә.
Алай гына да түгел, аның көр авазы чит
илләрдә дә: Чехословакия, Румыния,
Болгария, Кытай, Америка һәм башка
илләр сәхнәләрендә дә яңгырый.
Мондый кыска вакыт эчендә татар
музыкаль сәнгатенең болай күкрәп үсүе,
әлбәттә, тик Советлар төзелеше чорында
гына — азат илдә генә, туган
паотиябезнең турыдан-туры кайгыртуы
нәтиҗәсендә генә мөмкин булды.
Азат халкыбызның интернациональ
рухы, тынычлык өчен көрәше, ватан
сөючәнлеге, авыр чакларда аны яклап,
дошманга каршы күтәрелгәндәге тиңсез
батырлыклары, кешелек дөньясының
бөек идеалы булган бәхетле тормыш —
коммунизм җәмгыяте төзү юлындагы ты-
рыш хезмәте— менә ул безнең җыр-
ларның илһам чишмәсе! Халык үзенең
шушы гүзәл сыйфатлары белән
шагыйрьләребез һәм композиторла-
рыбызны яңадан-яңа җырлар язарга
рухландыра. Ә алар, үз нәүбәтләрендә, ил
алдында бурычлы булып калмаска
тырышалар, үзләренең йөрәккә үтеп
керердәй җыр- i-лары белән халыкны
көрәшкә^ ■ бөек хезмәткә
рухландырырга ом- ' тылалар.
Революциядән соңгы кыска гына
дәвер эчендә, шагыйрьләр һәм-
композиторларның иҗади дуслыклары
белән йөзләрчә җырлар язылды. Ул
җырларда Идел, Кама,. Агыйдел
буйлары, бөдрә дулкыннар өстендә
акчарлаклар тавышы, аккоштай ак
электроходлар, самоход баржаларның
гудоклары, яшел болыннардагы көтүләр
тавышы, сабан тургайлары сайравы,,
алтын башаклар серләшүе ишетелә.
Гигант завод-фабрикаларның станоклар
гүе, сөйгән башкалабыз Казан
урамнарында чапкан ^еңлә- гән
машиналарның моторлары тавышын,
троллейбус һәм трамвайлар гөрелдәве —
республикабыз Татарстан сулышы
ишетелә безнең җырларда!
Татар совет шагыйрьләренең
җырлары гражданнар сугышы ел-
ларыннан алып, хәзерге көнгә кадәр
булган дәверне гәүдәләндерә. Ул
җырларда, Урта Азиядә басмачыларга
каршы көрәшкән «Тат- бригада
сугышчылары»да, «Мулланур Вахитов»
һәм «Урал суы буенда» һәлак булган
батыр Чапай, образлары да, беренче
бишьеллыклар чорындагы электр
станцияләренең «Без кабызган утлар»ы
да,. «Атым, чайка башыңны» дип дәртле
җырлаучы, уяу чик сакчылары да, Бөек
Ватан сугышы кырларында һәлак, булган
Советлар Союзы геройлары Зоя һәм
Газинур образлары да гәүдәләнә.
Фашист илбасарларны җиңгәч,,
партиябез һәм хөкүмәтебез чакыруы
буенча, халкыбыз җиң сызганып, сугыш
яраларын төзәтергә, промышленность
һәм авыл хуҗалыгын күтәрүгә —
төзелеш эшенә керешкәч, совет
кешеләренең тынычлык теләвен, дуслык-
туганлыкка омтылышын, аларның
хезмәттәге батырлыкларын сурәтләгән:
«Тынычлыкка дан», «Рус халкына-
сәлам», «Синең җырың, һиндстан»,
«Кытай дустыма», «Казакъ дустыма»,
«Татарстан нефтьчеләре җыры»,
«Әлмәт», «Баулылар», «Мехчы
9*
лар җыры», «Сайра син, тургай»,
«Бригадир кыз Гөлсинә», «Тургайлар
килде», «Җитен үстерүче кыз» һәм башка
бик күп яңа җырлар мәйданга килде.
Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи, Сиб- гат
Хәким, Әхмәт Ерикәй, Мөхәммәт Садри
һәм башка бик күп шагыйрьләребез татар
совет җырын баетуда зур хезмәт
куйдылар. Гомумән безнең арада җыр
язмаган бер генә шагыйрьне дә табуы
читен булыр иде. Ләкин әле бу популяр
җыр сәнгате өлкәсендә барлык татар
шагыйрьләре дә актив эшли дигән сүз
түгел.
Халык шагыйре Габдулла Тукайның
«Шагыйр»е (композитор Р. Яхин
музыкасы), «Бәйрәм бүген»е (Җ. Фәйзи),
«Туган тел»е; Һади Такташның «Урман
кызы» (Җ. Фәйзи), Муса Җәлилнең
«Сагыну»ы (3. Хәбибуллин), «Дул-
кыниар-дулкыннар»ы (Р. Яхин), Нәкый
Исәнбәтнең «Уракчы кызы», Кәрим
Тинчуринның «Мәйсәрә»се, К.
Фәтхуллинның «Хуш, авылым»ы (С.
Сәйдәшев), Фатих Кәримнең «Кемгә
сөйлим»е (Ә. Бакиров), Әхмәт Фәйзинең
«Умырзая»сы, Са- хаб Урайскийның
«Син кайтмадымы (М. Мозаффаров),
Сибгат Хәкимнең «Юксыну»ы (Ш.
Мәҗи- тов), «Фазыл чишмәсе», «Таң ат-
канда»сы, Мөхәммәт Садриның «Сайра,
сандугач»ы (М. Мозаффаров) популяр
җырлар арасында, халык тарафыннан
аеруча яратып кабул ителгәннәре дияргә
мөмкин. Ләкин мондый җырлар бу
исемлек белән генә чикләнми әлбәттә.
Шагыйрьләребез туган халык белән
бергә рухланып, бергә янып яшәгәнгә
күрә халык тормышындагы яңалыклар,
үзгәрешләр аларны халык белән бергә
дулкынландыра. Кубадагы, Африкадагы
революцион көрәш хәрәкәтләре,
океаннар аша үтеп, ерак араны якын итеп
«Африкалы дустыма» яки «Россия —
Куба» кебек җырлар тудыра. Галәм
корабында батыр космонавтларыбыз
космоска күтәрелү белән, халык
шатлыгына, горурлыгына аваздаш
булып, «Айга юл салдык» кебек җырлар
яңгырый.
Соңгы елларда язылган җырлар форма
төрлелеге, алымнарның киңлеге,
үзенчәлеге белән аерылып торалар.
Гадәти унтугыз яки сигез- җиде үлчәүле
юллар, дүрт юллы строфаларга
чикләнгән тар җыр рамкасы инде яңадан-
яңа кыю алымнар белән алышына бара.
Шагыйрь һәм композиторларда
эзләнүчәнлек, заманча яңгырашлы
формалар сайлау, аларның эчтәлек белән
органик бәйләнеше серен төшенә белү
сәләте көчәя бара, моның белән
кызыксыну арт- каннан-арта бара.
Нәҗип Җиһановның «Республикам
минем» кантатасы һәм Александр
Ключаревның Гөлшат Зәй- нәшева
сүзләренә язган «Туган җирем—
Татарстан» исемле җыры югарыда
әйтелгән эзләнүләр нәтиҗәсендә туган,
соңгы елларда язылган яңа әсәрләр
арасында иң уңышлы үрнәкләр булып
тора.
Бездә шаян җырлар, такмаклар да
хәзергә күп түгел. Аларга эстрада да,
үзешчән сәнгать коллективлары да бик
мохтаҗ. Җыр сәнгатенең бу өлкәсендә дә
безгә бик күп уйланасы һәм күп көч куеп
эшлисе бар әле.
Аерым уңышларыбыз булуга
карамастан, без үзебезнең җырларда
тормышыбызның гүзәллеген,
халкыбызның батырлыгын заманыбызга
лаеклы төстә якты чагылдырып җиткерә
алмадык әле. Үтәлмәгән теләкләр,
язылмаган җырлар алда әле, дуслар!