АЛЛАГА ЫШАНГАН— АТЛЫ ДАН ҖӘЯҮЛЕГӘ КАЛГАН
Татарстан китап нәшрияты шушы елны (1963) «Дин турында халык ни әйткән?» и дигән
исемдә китап бастырып чыгаруны планлаштырды. Бу китапта татар халкының Һәм шулай ук
тугандаш төрки халыкларның — башкорт» казакъ әзер- байҗан, төрекмән һәм башка
халыкларның авыз иҗатыннан атеистик характердагы әсәрләр туплана. Ул әсәрләрдән төрле
милләт халыкларының элекке заманнарда ук инде руханиларга тулысынча буйсынып, ислам диненә
җан-тән белән бирелеп яшәмә- гәнлекләрен, бәлки, киресенчә, мулла-ишаннарга һәм хәтта еш кына
диннең үзенә көлеп карагайлыкларын күрергә мөмкин.
Журналыбызның бу санында без шул китапка әзерләнгән әкият һәм мәзәкләрдән кайбер
үрнәкләрне бирәбез. Материалларны тапшырды: Э. Касыймов.
ТАТАР ФОЛЬКЛОРЫННАН
ДӨГЕСЕ ДӘ ЭЛӘККӘЛИ
Бер бик саран мулла булган. Бу бер вакытны кияве белән кызый кунакка
чакырган. Аларны, калдык-постык, комлы-ташлы / дөгедән пешергән пылау
белән сыйлый икән. Кияве пылауны кабуга теш арасына таш кергән.
— Нәрсә, кияү, чүбе эләгәме әллә? — дип сораган, ди, мулла.
— Юк, дөгесе дә эләккәли, — дип җавап биргән, ди, кияве.
\ ӘЗЕРБАЙҖАН ФОЛЬКЛОРЫННАН
МУЛЛА БЕЛӘН ШАГЫЙРЬ
Бер мулла, гомерендә мәчеткә, йөрмәгән шагыйрьгә туры килеп:
— Алладан курыкмыйсың, пейгамбәрдән 'тартынмыйсың, менә бу
сакалыңнан оялыр идең. Бер тапкыр гына булса да мәчеткә кил, — дигән.
— Әгәр оятыма сәбәп сакал гына булса, хәзер үк барып кырдыртам,—
дигән шагыйрь.
154
БУШЛАЙ КИЛГӘН САВАП
Култыгына икмәк кыстырып барган бер мөэмин, койма’ буенда берәүнең
ачлыктан елап утырганын күргәч, аңа кушылып елый башлаган. Шул чакны
килеп чыккан берәү мөэминнән ни өчен елавын сорагач, мөэмин әйткән:
— Бу кеше ач булганга елый, мин аның шушы хәлдә булуы өчен елап савап
казанам, — дигән.
— Култыгыңдагы икмәкне бераз сындырып бир, ашасын, аннан ул да
еламас, син дә еламассың, — дигән теге кеше.
Мөэмин җавап биргән:
— Икмәк акчага гына табыла, ә елап савап казану бушка килә,— дигән.
ПЕЛӘШ БАШЛЫ КЕШЕ ҺӘМ МУЛЛА
Пеләш башлы берәү мулланы үрти икән. Мулланың, моңа ачуы килеп:
— Көлмә, минем синең башыңның чәче кадәр гыйлемем бар! — дигән.
Моны ишеткәч, пеләш кеше, түбәтәен салып:
— Гыйлемеңнең нихәтле икәнлеге мәгълүм булды, — дигән.
БАШКОРТ ФОЛЬКЛОРЫННАН
ХӘЛФӘ БЕЛӘН ШӘКЕРТЛӘР
Хәлфә шәкертләрдән:
— Я, әйтегез әле, кайсыгыз белә: мәчет манарасында җиде карга утыра
иде, аучы шуларның берсен атып төшерде. Манарада ничә карга калды? — дип
сораган.
Шәкертләрнең берсе:
— Бер карга да калмады! — дигән.
— Ничек инде берәү дә калмасын, ди?
— Шулай: аучы берсен атып төшергәч, калганнары, мылтык тавышыннан
куркып, очып киттеләр.
— Мин синнән аны сорамыйм, ахмак! — дигән хәлфә.
Икенче шәкерт:
— Ә мин синең нәрсә сораганыңны белом, — дигән.
— Иә, әйтеп кара.
— Мәчет манарасында җиде карга булган. Аучы берсен атып төшергәч,
бишесе очып киткән, ә берсе торып калган.
— Ә нигә инде ул карга ялгызы гына торып калган? — дигән хәлфә.
— Син аны миннән түгел, ә шул каргадан, ягъни мәчет манарасындагы
мәзиннән сора инде! — дигән теге шәкерт.
КАЗАКЪ ФОЛЬКЛОРЫННАН
МУЛЛА БЕЛӘН ӘКИЯТЧЕ
Бер авылда бик мәшһүр әкиятче бар икән. Шул әкиятче үз муллаларының
кабахәтлеген әкият итеп сөйләп йөри икән.
Бервакытны бу әкиятче янына мулла килгән дә:
— Минем турыда әкият сөйләвеңне ташла, — дигән.
Әкиятче исә муллага: \
' »л ЯРь*й> хәзрәт, чынын гына сөйләрмен алайса, — дигән.
Мулланың:
Анысы тагын да яманрак! — дип, коты алынган.
ТӨРЕКМӘН ФОЛЬКЛОРЫННАН
БЕР ДӘЙХАНГА ИКЕ МУЛЛА
Авыл яңа җирләргә күченә икән. Дөяләре булмаганлыктан, Кеминә бик
кыен хәлдә калган, йөри торгач бай күршесеннән ялынып-ялва- рып бер дөя
алып торган.
Кеминәның мулла булырга хәзерләнүче, буй җиткән ике улы бар икән.
Алар аталарына һич тә охшамаганнар, дөягә әйбер дә төйи белмиләр икән. Карт
шагыйрьгә бар нәрсәне үзенә эшләргә туры килгән. Тәмам арыгач-талчыккач,
ул:
— Бер дәйханга ике мулла бирәм! — дип кычкырып җибәргән.
ҮЗБӘК ФОЛЬКЛОРЫННАН
ӘТӘЧ БЕЛӘН ТӨЛКЕ
Бер төлке бик ачыккан, ди. Таң атканда аның күзе агач башына кунган
әтәчкә төшкән. Төлке агач төбенә килеп әйткән:
— Әй, суфыйҗан, аска, минем янга төш — бергәләп намаз укырбыз, —
дигән.
Әтәч:
— Яхшы, мин төшкәнче сез мәчеткә барып, имамны да монда чакырып
килмәссезме! — дигән.
Төлке мәчеткә барса, имам дигәне дәү генә бер эт икән. Аны күрү белән
төлке коелып төшкән, һәм тизрәк моннан шылу ягын караган. Шунда әтәч төлке
артыннан:
— Әй, агай-эне, кая китүең? — дип кычкырган.
Төлке:
— Әй, суфыйҗан, шул имамыгызны күрсәм, гел таһәрәтем бозыла, — дип
урманга чабып киткән.