ҖЫР ЮЛЫ АВЫР, ҖЫР ЮЛЫ ЕРАК
Җыр юлы авыр, жыр юлы ерак,— ди Нәби Дәүли үзенең бер шигырендә. Бу, чыннан да, шулай; аның үзенә карата бигрәк тә шулай. Балалар йортында тәрбияләнеп үскән, Донбасс шахталарында эшләгән һәм беренче бишьеллыклар романтикасы белән рухланып әдәбиятка килгән Нәби Дәүли үзе дә, аның поэзиясе дә Беек Ватан сугышы елларында яшәү белән үлем арасында торып көрәште. Бу рәхимсез бәрелештә Кеше һәм Җыр җиңеп чыктылар. Нәби Дәүли әсәрләрен укыгач, без чын тормыш белән, шагыйрьнең намусы һәм вөжданы, теләк һәм омтылышлары белән очрашабыз. һәрбер әдәби әсәрнең, бигрәк тә поэтик әсәрнең көче укучы күңеленә һәм акылына тәэсир итә алырлык фикерләрнең һәм хисләрнең тирәнлеге, аларны гомумиләштерүнең зурлыгы белән үлчәнә. Шагыйрьнең күпчелек әсәрләре бу төп таләпкә җавап бирә алалар. Ул кешеләр язмышы. ал арның тормыштагы урыны һәм эшләре турында җырлый. Үзләрен реалистлар дип атаган буржуаз белгечләрне тәнкыйтьләп, А. В. Луначарский 1933 елда болай дип язган иде: «Үсешне аңламаган кеше хакыйкатьне бервакытта да күрми; чөнки хакыйкать — ул үз- узенә охшамаган, ул бер урында утырмый, хакыйкать оча, хакыйкать — ул үсеш, хакыйкать — ул конфликт, хакыйкать — ул көрәш, хакыйкать — ул иртәгәге көн...» Нәби Дәүли тормыш хакыйкатен нәкъ менә шулай аңлый, туктаусыз оча торган хакыйкать артыннан калышмаска һәм аны үзенең иҗатында чагылдырырга омтыла. Менә «Себер юлы» шигыре. Казан белән Себер арасында чал гомерле, озын таш юл бар. Яз башында аннан гөрләп ташулар ага. Юл буенда тимер баганалар авыр уйланып торалар кебек. Шушы юлдан узган көрәшчеләр, Аякларда богау чыңлаган. Бара-бара тимер чылбыр тузган, Ничек итеп кеше чыдаган? Хәзер инде ул Себер үзгәргән. Иске Себерне азат кешеләр яңартканнар. Салкын якта утлы йөрәк белән Яши торган дуслар бар минем. Җир өчен күпме көрәшчеләр корбан булган. Ул батырларның гомерләре, тауда тынып калган каберләре шагыйрьгә үлемсезлек булып күренә. Шушы көннән алып, мин дөньяда Гашыйк булып яшим бу җиргә. Ләкин белдем, җирдә яшәү өчен, Кулларымда әгәр бетсә көчем, Йөрәкне дә кирәк бирергә. («Ж.ир турында сүз») Халыкларга үзенең акылы белән таң ягына таба юл салган, тормыш компасы биргән В. И. Ленинга шагыйрь иң кайнар йөрәк хисләрен багышлый. Ак чәчәк аткан бакча эчендәге кечкенә генә йорт бөтен дөньяга күренә. Аңа юллар ерактан киләләр. Биредәге гади бүлмәдә Ленин бәхетебезнең язы турында Маркс белән озак киңәшкән. Ул бәЖ 139 хет хәзер безнең кулларда. Ул бәхет Иделнең утлар балкып торган ярларында, туган илнең кырларында, ул — «каннар икмәк безнең табында». Ул бәхет бүген Бала күзендә, Ал булып янган Бит алмасында. Ул — иртәнге чык Чачәк йөзендә. Ул — матур дөнья Кояш астында! («Ерактан килә юллар») Нәби Дәүлшюң күп кенә шигырьләре үзенең уе белән күптән инде йолдызларны капшаучы, җирне аркылы үтеп чыгучы, яңа дөнья төзүче кешегә — замандашыбызга, аның хезмәтенә, иҗатына гимн булып яңгырыйлар. Мәсәлән, «Матурлык турында» шигырен искә төшерик. Күзләрендә шигырь алып килүче, йолдыз кебек балкып көлүче гади Саба кызында шагыйрь җирнең матурлыгын, тормышның ямен күрә. Бу җирләрдән синең яшьлек үтәр Байрак тотып алгы көннәргә; Кулларыңнан синең гөлләр үсәр, Елмаюын калыр гөлләрдә. Язгы ташкын узган эзләрдә. Авторның «Бакча», «Тол хатын», «Яка җир», «Тышта кар ява», «Далага су килгәч» һәм башка күп кенә шигырьләре дә кешегә шул ук мәхәббәт һәм ихтирам хисләре белән сугарылганнар. Соңгы елларда Нәби Дәүли «Авыл дәфтәреннән» исемле тулы бер цикл шигырьләр иҗат птте. Аларда шагыйрьнең туган ягына, туган авылына мәхәббәт һәм сагыну тойгылары, бүгенге авыл тормышы, аның кешеләре һәм эшләре тасвирлана. Быел гына язылган «Нәрсә ул икмәк?» шигырем шушы циклның йомгагы кебек кабул итәсең. Күпме тырыш хезмәт куеп үстерелгән икмәкнең нинди кадерле нәрсә икәнен автор чьш-чынлап шигъри телдә әйтеп бирә алган. Иген уңсын дисәң, кар сулары акканчы ук яз тавышын ишетергә, түбәләрдән бер тамчы тамса да, солдат кебек уянырга кирәк. Күрешергә кирәк кояш белән Кыр өстендә, йәзгә-йөз килеп, Таң нурлары белән битне юып, Сәлам сиңа, туган жир! — диеп. Чыланырга кирәк яңгырларда, Җилләренә кирәк түзәргә. Буразнадан алып жылы жярне, Җаным, диеп кирәк үбәргә. Җиргә яңгыр гына җитми, аңа тир тамчыларың тамуы да кирәк. Икмәк нәрсә? — Язын тургай жыры, Кышкы буран, көзге жил дә ул. Кайгы ла ул, ләкин шатлык та ул, Бәхет тә ул, изге суз дә ул. («Нарсэ ул икмк?>) Хакыйкать — ул иртәгәге көн. Нәби Дәүлинең поэтик рациясе шушы төп дулкында эшли. Ул үз баласының уйнавында да коммунизм пленен яшәвен күрә һәм йөрәк тавышы белән болай ди: Коммунизм — туган жярем. диям, Гөрләп зккап язлары белән; Зифа буйлы каеннары белән, Сандугачлы таңнары белән. Коммунизм — туган йортым, диям, Балам белән, сөйгән дус белән; Тәрәзәмә төшкәй кояш белән. Икмәк белән, матур жыр белән! Шагыйрь — үз заманының авазы. Нәби Дәүли бөтен иҗатында халык тормышы, ил тормышы белән, анын өметләре, шатлык һәм кайгылары белән, бөтен кешелек дөньясының язмышына кагыла торган зур мәсьәләләр белән дулкынланып һәм борчылып яши. Мәсәлән, «1945 ел шигыре», «Уйна, кызым», «Мин судка барам», «Бонн генералларына хат», «Сез, чәчәкләр, нәрсә әйтерсез?», «Күрәсезме? Ишетәсезме?» әсәрләрендә автор тынычлык дошманнарына халыкның тирән нәфрәтен белдерә. Кайчандыр үзе тоткын булып үлем көткән шагыйрь, безнең Мусабызны үтергән һәм Фучикны дарга күтәргән палачларны гаепләп, үзен чал чәчләре белән суд алдына дәлил итеп куя. Күрсәтмәгез миңа кулыгызны. Кан таплары сезнең кулларда. Биш тармаклы елап кебек алар, Сузылганнар кеше буарга. Манолиска балта күтәрдегез, Балта очы тиде миңа да. Мин дә сөям чөнки азатлыкны, Мин дә кеше шушы дөньяда... 140 Шагыйрь үзенең сатирик әсәрләрендә хезмәттән качып, җиңел юл белән яшәргә теләүче әрәмтамакларны («Бер хәбәрсез югалдың»), бюрократларны («Урындык һәм урын турында»), куркакларны («Мәсәл язучы белән арслан») һәм башка уңмаган бәндәләрне камчылый. Нәби Дәүлпнец өч балладасы бар. Алар — «Өч тамчы су турында баллада», «Диңгез һәм солдатлар», «Яр буенда шаулый нарат». Бу әсәрләрендә автор совет солдатларының батырлыгын, туган илгә, хәрби антка турылыклы булуларын тасвирлый. Сугышта солдат гомере бик кыска була, — диләр. Ышанмагыз, дөрес түгел, солдат үлми сугышта, — ди шагыйрь. Кинәт ут булып яна ул, Я давыл булып үтә. Халык телендә кала ул, Җ.ыр булып гомер итә. Беренче ике баллада сюжет һәм композиция ягыннан җыйнак эшләнгән. Кечерәк күләмле бу әсәрләрнең һәркайсында берничә геройның рухи дөньясы шактый тулы ачылган. Ә өченче әсәрдә, елга аркылы кичеп, хәтәр задание үтәргә баручы солдатның кичерешләрен һәм хәрәкәтләрен, дошман ягының нәрсәләр эшләвен язганда, автор урыны-урыны белән тасвирчылыкка бирелеп китә. Яхшы балладада бо- лай булмый бит. Николай Тихоновның «Кадаклар турында баллада»- сын гына хәтерлик. Шундый ук куркыныч заданиене үтәргә баручы морякларның настроениеләрен автор берничә генә юлда әйтеп биргән. Ә «Задание үтәлде, исән калганнар юк» дигән хәбәр алынгач, әсәр зур поэтик гомумиләштерү белән тәмамлана: «Әгәр бу кешеләрдән кадаклар ясасаң, дөньяда моннан да ныграк кадаклар булмас иде». Рус һәм башка халыклар әдәбиятларының иң яхшы мисаллары үрнәгендә безгә баллада жанры өлкәсендә дә әнә шундый җыйнаклыкка һәм төгәллеккә ирешергә омтылырга кирәк. «Онытылмас дус» поэмасы беренче тапкыр моннан алты ел элек — 1957 елда басылып чыккан иде. Ан- ■иан соң шагыйрь аны кабат эшләгән, яңа бүлекләр өстәгән. Нәтиҗәдә поэма идея-художество ягыннан тагын да камилләшкән. Әсәрнең күңелне кузгатырлык, дулкынландырырлык һәм уйландырырлык көче нәрсәдә соң? Ул тормыштан алынган зур һәм үткен конфликтка нигезләнгән. Аңарда Муса Җәлилнең дошман әсирлегендәге кичерешләре һәм батырлыгы, ике дөнья вәкилләренең бәрелеше, хакыйкатьнең тантанасы сурәтләнә. Поэма шагыйрьгә мөрәҗәгать формасында язылган. Бу әдәби алым авторга тасвирчылыктан һәм риторикадан котылырга, әсәрнең сюжетын һәм композициясен җыйнак итеп корырга, вакыйгаларга карата үзенең мөнәсәбәтен ачык белдерә барырга мөмкинлек биргән. ...Муса сугышка китеп бара. Аның күз алдыннан таныш кырлар, ятим калган баланы хәтерләткән арышлар, таулар, елгалар узалар. Зәңгәр һава чыңлап тора кебек. Яшел таганда кош тирбәлә. Сүзләр белән әйтеп булмас- кебек, Туган җирдә күпме матурлык! Шушы җиргә дошман йөрсә кереп, Үлемнәрдән авыр бу хурлык! Шул турыда син уйлыйсың, Муса, Мылтыгыңны кысып кулыңа. Мылтык кына җитми, йөрәгеңне Нәфрәт белән кнрәк корырга. Муса шулай итә дә: ул үзенең йөрәген нәфрәт белән кора. Шагыйрь кулында ике автомат бар: аның берсе дошманга яшең ата; икенчесе — каләм, ул арыган дусларга җырлар белән көч бирә. Шушы корал белән шагыйрь кеше Гомер буе солдат тормышта. Яраланып, әсирлеккә эләккәч, Муса көрәшне төрле юллар белән дәвам иттерә, яшерен листовкалар яза һәм тарата, Ватанына, солдат антына, гражданлык бурычларына үзенең соңгы сулышына кадәр турылыклы булып кала. Аның листовкалары рейхстагның нигез ташларында бомба булып шартлыйлар. Автор поэмада Мусаның Моабит төрмәсендәге кичерешләрен һәм көрәшен тулы тасвирлауны бурыч итеп куймаган. Ул моны берничә 141 шигъри юл белән генә чагылдырып уза. Канда икән, кайда синек каберен, Дошман силе кая яшерде? Җир астына күмеп буламы сон Күкрәп узган якты яшелне? Әйе, Муса Җәлилнең гомер юлы тормышыбыз һәм планетабыз күгендә беркайчан да сүнмәс яшен ‘ юлы кебек яктырып калды. Яшәргә һәм көрәшергә өйрәтә торган бу әйбәт поэманың зур гына кимчелеге дә бар. Әсәрдә Муса, ничектер, ялгызрак итеп тасвирлана. Дөрес, бер урында тоткын Муса янына аның дуслары җыелалар, «йөрәк салып үлчәү табагына, үлчи алар әйткән сүзеңне». Алариың ышанычлары нык: Ачлык белән, әйе, үтереп була, Тик намусны үтерә алмыйлар. Шагыйрьнең бу хакыйкатьне аңлаган дуслары вакыйгаларның үсешеннән читтә калалар. Әсәрдә Мусаның алар белән бергә эшләгәнлеге, үзенең көрәшендә аларга таянганлыгы күренми. Автор киләчәктә поэманың бу кимчелеген бетерергә тырышыр дип ышанабыз. Шигырьнең укучыга ничек барып җитүе турында сөйләп, Михаил Исаковский болан ди: «һәрбер яхшы шагыйрь кешеләргә ниндидер мөһим һәм әһәмиятле нәрсәне, ул үзе генә әйтә ала торган нәрсәне әйтергә үзендә тирән рухи ихтыяр булганда гына яза һәм язарга тиеш. Чөнки тормышта башкаларга билгеле булмаган ниндидер күренешне ул күргән, ул ачкан; башка- ! лар кичерә алмаган (әгәр кичерсәләр дә, моны аңлап җиткермәгән) ниндидер хисне ул кичергән. Бер сүз белән әйткәндә, шагыйрьнең кешеләр белән сөйләшү өчен җитди дәлиле һәм бу сөйләшүгә тирән рухи ихтыяҗы булырга тиеш». Нәби Дәүли тормышта үзе ачкан, үзе кичергән күренешләр һәм вакыйгалар турында яза. Вак, интим хисләргә бирелмичә, ул һәр шигырендә зур иҗтимагый фикер әйтергә омтыла. Аның иҗатының төп юнәлешен хезмәт кешесенә, тормышка мәхәббәт һәм ышаныч хисләре, чын гуманизм һәм оптимизм хисләре билгели. Шагыйрь поэтик әсәрне цементлый торган фикерләрне һәм хисләрне укучы күңеленә җиткерү өчен тормышчан детальләр һәм образлар, оригиналь бизәкләр һәм буяулар таба белә. Мәсәлән, бала туу турында инде бик күп шигырьләр язылды. Ә Нәби Дәүли үзенең шәхси тормышында булган бу вакыйганы иҗтимагый мәсьәлә югарылыгына күтәрә, дөньяның иминлеге белән бәйли алган. Туктармын һәрбер йортка, Керермен парламентка. Әйтермен: ил зурайды, Җир тагып матурайды. Нигә болан, дисенме. Парламентта сүз алам? Әллә син күрмисеңме. Җирдә бар минем балам! Кешенең үсәсе бар, Еракка китәсе бар. Юллары якты булсын, Яшел ут янып торсын! («Яшел ут») Менә икенче мисал, һәр ел көзен кошларның китүе—гадәти хәл. Ә шагыйрь ал арны тыныч кына озата алмый; аларга карап, үзенең яшьлеген сагына, тормыш сорауларын уйдан кичерә. Тормыш әйтә: йөрәк бирдем сиңа, Бәхетеңне бирдем кулыңа. Матур күзләр бирдем зифа кызга, Язмышыңа юлдаш булырга. Яшәдеңме җирдә дусны табып, Чын күңелдән сөя белдеңме? Саф йөрәгем аның үзенә алып, йөрәгеңне ана бирдеңме? («Торналар, торналар очалар») Икенче бер шигырендә автор кешенең бәхете, яшәү мәгънәсе турындагы шул ук фикерен дәвам иттерә. Туган җиреп анам, дямәсә. Апам дпеп яиып-көймәсә. Чишмә суын учлап эчкәйдә Йөрәгендә шатлык снзмәсә, Бәхетлеме кеше дөньяда? Кулларында сөял булмаса, Тир тамчысы йөзен юмаса, Гомер буе икмәк ашап та, Тозлы тирнең тәмең тоймаса. Бәхетлеме кеше дөньяда? («Бәхет турында») Күрәсез, Нәби Дәүли бу әсәрләрендә никадәр тормышчан детальләр, никадәр шигъри бизәкләр тапкан һәм поэтик фикерләрен үзенчә итеп әйтеп биргән. Югарыда телгә алынган «Матурлык турында», «Нәрсә ул икмәк?», «йөрәк тавышы белән» шигырьләре дә, «Онытылмас дус» поэмасыннан китерелгән мисаллар да шуны ук раслыйлар. Нәби Дәүли поэзия жанры белән генә чикләнми. Ул — әйбәт прозаик та. Аның үз башыннан кичереп язган «Яшәү белән үлем арасында» исемле повестен укучылар гаять яратып каршыладылар. «Бәхет турында жыр» һәм «Айга очарга телим» исемле пьесалары курчак театрында уңыш белән барды. «Кышкы әкият», «Аучы Корбан, Фәрит һәм куян» исемле әсәрләрен һәм башка күп кенә шигырьләрен балалар яратып укыйлар. Пакистан шагыйре, «Халыклар арасында тынычлыкны ныгыту өчен» халыкара Ленин премиясе лауреаты Фәпз Әхмәд Фәизнец поэзия турында кызыклы гына фикере бар. Ул болан ди: «Поэзия гүзәл һәм көчле булырга тиеш. Икенче төрле әйткәндә, ул дөньяда беренче космонавткага, сезнең Валентина Терешковага охшаган булырга тиеш». Әдәбият өлкәсендә утыз елдан артык эшләп килүче Нәби Дәүли — инде акыл утырткан, поэзиябезне әйдәп баручы шагыйрьләрнең берсе. Аның иҗаты елдан-ел гүзәлләнә һәм көчлеләнә бара. Шул ук вакытта укучыларның эстетик зәвыклары да, поэзиягә карата булган таләпләре дә көинән-көн үсә. Ә бу хәл шагыйрьнең уз сүзләрен бнк нык искә төшерә: Поэзиядә ике Алтай кадәр Күтәрәсе «чирәм» бар әле. Шик юк, Нәби Дәүли бу «чирәм»- ие тизрәк күтәрү өчен тагын да төп- кәрәк җигелеп тартыр. Моңа аның «Отставка? Юк!» исемле яңа шигыре дәлил була ала. Утны-суны күп тапкырлар кичкән, йөзен бураннарга, салкын җилләргә куел, яңадан походларга китәргә әле дә әзер торган карт солдатны, военкоматка чакыртып, хәрби учеттан төшерәләр. Кайгырырга ләкин кирәк микән, Яшәгәндә илне яратып? Бәхет өчен җирдә көрәш бара, Шул фронтта миңа бар окоп! Ул окопта солдат мин гомергә, Егылсам да, йөрәк җиңелмәс. Бу фронттан инде беркайчан да Отставка миңа бирелмәс. Шулай булсын, каләмдәш дус! Җыр узарга тиешле авыр һәм ерак юлда сине яңа иҗат шатлыклары каршыласын!