УНИКЕ ШИГЫРЬ
«Ел әйләнәсе» исемле тезмәдән ЧАҢГЫ -^лдан күрә, ата иң алдан... Рәхәтләнә бүген ауда ул. Чөнки кыю, чөнки сыналган Дошманнарга каршы яуда ул. Кыш. Салкын көн. Мыек бәсләнгән. Юлдашы бар — таныш урманчы. Килеп чыкса шулай Мәскәүдән Бу якта ул йөри туйганчы. Эшләр уңды. Аулар бай монда!— Бүре очрый. Төлке аталар. Урманчының хуторы Баулпига Акрын гына шуып кайталар. Ләкин юлда бәла яткан бит: Кар астында нидер черт итте. — Чаңгым сынды... Юк, юк, акланмыйм, Күрмәгәнмен яшерен бер төпне. Ә урманчы: — Ярый, ярый, — ди, — Сынган икән — киттек калдырып. — Үзе уйлый: «Кунак арый бит, Кайтса әгәр тирән кар ерып», һәм чиште ул чаңгы каешын: — Мә, минекен әйдә син ки! — дип. Кырт кисел һәм катгый карышып Әйтте кунак: — Юк, юк! Чөнки, — дип, — Мин сындырдым чаңгым сыңарын, Мин ал, имеш, синнән салдырып... Юк, кирәкми! — Селтәп кулларын, Ул атлый да башлый кар ерып. Күнми хәл юк—күнде урманчы. Арттан кайтты. Кызу кумады. Гәпләштеләр юлда туйганчы... Ленин иДе аның кунагы. ...Аннан бирле күпме кыш үткән!.. Шул чаңгыны ләкин күрдем мин. Ул — музейда. Шунда ишеткән Хикәятне сөйләп бирдем мин. 42 ИСӘ БЕР ҖИЛ Иракта азатлык өнен көрәшүче демократик көчләрне рәхимсез эзәр- лскләүләр һәм көрд халкына каршы сугышлар дәвам итә. 1963 ел газеталарыннан. ычкырасы килә бу сүзләрне Ишеттереп ерак-еракка. Туктатыгыз асу-кпсүләрне, Кан коюлар бетсен Иракта! Әйтерсең, ил — кан-яшь тулган елга, Сыкрый дулкын, тетри кырлары... Ефрат суын Лондон болгандыра, Вашингтонда — Багдад бурлары. Ирак нефтен — Ирак җире канын Шулар агыза Урта диңгезгә. Шулар буа матур җырын аның. Богау чыңлый кич тә, көндез дә. Гомер юлын тар зинданда кисеп Үтерделәр батыр Салямне ! ... Җиле ләкин азат таңның исеп Җилфердәтер кызыл әләмне! Яшен булып нәфрәт бер сугар да Бу афәтнең очына бер чыгар. Тар төрмәләр ишеге бер кубар да Киң урамга дәртле җыр чыгар. Исә бер җил, мин ул җилне аңлыйм: Үлем китерә ул җил җәбергә! Хакыйкать бер: хак эш җиңми калмый, Күмеп булмый аны кабергә! УМЫРЗАЯ БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ •У мырзаям — язым хәбәрчесе, Көннәр түгел, еллар яшә син! Кем бар җирдә синең кадәр көчле? Килдең безгә карлар аша син. Килдең җиңеп кырыс салкыннарны һәм бизәдең безнең түрне син. Әллә синдә сихри ялкын бармы— Ничек шулай балкып дөрлисен? Боз куркытмый... Кирәк гүгел назлар... Үзең исә назлый аласың. йөрәкләргә керсен өчен язлар Тәүге юлны кыю саласың. Син — җиңүче. Синең ялкын — көчле. Син — үлемсез чәчәк, минемчә. Очраганда боздай салкын кеше Булсын иде җиңеп синеңчә! | Салям Гадел (Хөсәен Радаум) — Ирак Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының генеральный секретаре. 43 ФИДЕЛЬ килгәч ■күгәрченнәр герләп оча. Курант чыңлап суга. Гавананы Мәскәү коча Әйтеп: «Вива Куба!» Дуслык йөри киң юл салып, Заман хәзер үзгә. Батырлар сәламен алып, Фидель килде безгә. А-ның шикәрле илендә Тормыш ачы иде, Боек җыр иде күңелдә, Сые — камчы иде. Азатлык туды җыр булып. Кыю уллар җиңде — Октябрь чәчкән нур булып, Якты еллар килде. «Пуля, оч! Бомба шартласын!» Диде яше-карты. Тәүге шул залпның чакмасын Фидель үзе тартты. «Советлар салганча юл сал!» Шундый ялкын — канда. Бездә Кышкы Саран булса, Таш Монкада анда. «Чигенмә, калма тукталып, Я үлем, я алга!» Безнең «Аврора» утларың «Гран.ма» сипте анда. Бер байрак җилферди җилдә — Безнең җиңү уртак. һәм әйтәбез һәммә илгә: Шул бәхеткә юл тап! Куба ул — безнең кадерле Юлдаш, уйдаш, хистәш. Фидель ул — безнең хәзерге һәм мәңгелек иптәш. Юк, Гавана ерак түгел, Без янәшә, бергә. Безнең белән җырлап, Фидель, Утыр безнең түрдә! Чакыра Көньяк, димли Себер, Көтә аны Идел: Визитыннан ©леш тндер. Безгә дә кил, Фидель! Куба безнең белән җырлый, Куба безгә якын. Азатлык көрәше дөрли. Җиңү — сүнмәс ялкын! 44 БЕРГӘЛЕК J* лган хисләр калсын бер читтә, Чын дуслыкны зурлап, җыр, яшә! Чәчәкләр дә әнә букетта Берсен берсе белеп берләшә. Айлар буе яши сулмыйча — Әнә букет, аңла, әнә күр: Берләшкәннәр анда берничә Яктыгөл һәм кызыл Канәфер. Матур балкып яшәү сәләтен Канәфергә бирә Яктыгөл, — Аңлап серей, белеп гадәтен Якын ишен, димәк, тапты гөл. Резеда һәм Роза берләшсә — Иң бәхетсез чәчәк булалар: Көн үтүгә — калмый бернәрсә... Икесе дә бик тиз сулалар. Яши, диләр, балкып алар да Букетларын аерым куйсалар... Чәчәкләрне кирәк аңларга, Сулдырмаска — сулыр булсалар. ЯҢГЫР ЯВЫП УЗДЫ w* /Г\әйге кояш кайнар нурын сипте, Җир кипте һәм кызды. Болыт килеп ләкин суын түкте — Яңгыр явып узды. Берәве дә гөлнең, чәчәкләрнең Янмый-көйми калды. Җир елмайды чиксез рәхәтләнеп, Иркен сулыш алды. Янгыр койды. Ләкин качмадым мин!.. Зөя яры буйлап, Болытларга карап атладым мин Сине бары уйлап: — Мәхәббәтең мәрхәмәтле булсын, һич кипмәсен күңелКирәк чакта болыт була бел син, Яңгыр булып сибел! КЫРЛАР ИРТӘСЕ этюд /төн тууын кырда каршылауның Рәхәте һәм яме чиксез икән. Чынлый, диләр, күге басуларның,— Дөреслеге моның шиксез икән! •15 Үргә әнә шәфәкъ нуры төште, Күләгәләр аска шуышалар. Ак томаннар — аккош өере төсле, Берсен берсе гүя куышалар. Күзәт, ишет, күз сал як-ягыңа: Таңны тыңлап һәммә нәрсә тынган. Кукурузның киң-киң яфрагына Эре-эре чык бөртеге кунган. Кояш чыга. Ипләп, шартын китереп, Күз салмый ул ашыгып кайда гына! һәр тамчыда бер салават күпере Шул минутта кинәт пәйда була. Күпме нур һәм саф су чишмәсе бар! Нәни кошлар шуны эчә, диләр. Тамчыларның шуңа һәркайсы да Шат җыр булып күккә күчә, диләр. Үз тургае сайрый һәр карышның, Мин аларны исем китеп тыңлыйм — Мин аларны кыю, көр тавышлы Муллыгыбыз гимны итеп тыңлыйм. Көн башлана җырдан. Аны бергә Күктә тургай, җирдә мотор җырлый. Әйе, дуслар, безнең туган җирдә Кырлар ямьле, кырлар матур җырлый. БУА КЫЗЛАРЫ эчәбез тирләп-пешеп, Шикәр тәме — телләрдә. Мактап сөйлик кемнәр эшен, Рәхмәт әйтик кемнәргә? Әлбәттә, сезгә, якташлар, Сезгә, Буа кызлары! Сокланып сезгә бакмаслар Нинди күңел күзләре... Без күрдек тау-тау шикәрне — Күрдек Буа шикәрен. Белдек аның бик күпләрне Сыйлар өчен җитәрен. Ап-ак шакмак, вак-вак шакмак-— Сезнең куллар эше ул. «Ал син күпләп, ал син ваклап, Ләкин үткен тешле бул!» Ягымлысы сездә йөзнең, Сезнең күзләр яктылар. Әйткән сүзләрегез сезнең Шикәрдән дә татлылар. Сезне һәркем шулай сөя Илнең һәммә ягында: һәркайсыгыз утыра гүя Чәйле һәрбер табында. 46 ИДЕЛДӘ ҖЫР Т 1 өнлә йөзеп бара утлар, Көндез аккош йөзә кебек. Өзеп-өзеп пароходлар Матур бер җыр суза кебек. Агым суларың, Идел, Талгын суларың, Идел, Нәкъ безнең хис ташкыны ул, Нәкъ бездәге ашкыну ул. Бик күп маяк күрәбез без, — Карый төсле очкын күзләр. Акрын җырлап киләбез без, Ләкин ерак очсын сүзләр. Синең ярсуың, Идел, Синең ташуың, Идел, Безнең ярсулар төсле ул. Безнең ярату ише ул. Идел күрке — җәй рәхәте Күзләр явын аласыман. Яшь мәхәббәт сәяхәтең Дулкын җырга саласыман. Әйтәсез: матур Идел, Әйтәсез: батыр Идел... Сез булганга матурмын .мин, Сез булганга батырмын мин. ЯҢА ДАСТАН \рманлы як, Аккош күле буе Шаулый төнлә, шаулый көне — Тып-тын идем. Яттым буш кына мин. Уйлый идем ләкин еш кына мин Туган җирнең чнксез шаулы ягын — Шөгер, Писмәи, Әлмәт, Баулы ягын. Уйлый идем якын кешеләремнең Әкиятләргә тиңдәш эшләрен мин. Ничек үтә җирне тишеп алар, Кара алтын таба ничек алар. Ничек үсә вышка урманнары — Зәңгәр күккә тиеп торганнары. Зур факеллар ничек кабыналар, Күп янармы шулай тагын алар? Кайчан килер шундый җиңү язы: Бушка янмас җир-әнкәбез газы?! Шулай уйлап, шулай тып-тын яттым. Инде әйтәм: килде көткән вакытым! Колак салып ахры сүземә, дим, Зур химия килде үземә! дим. буе. 47 Башта килде оста куллар булып, Асфальт юллар, тимер юллар булып. Килде шаулап, килде утлар булып, Күтәрелде биек цехлар булып. Җир астына труба салып килде — Әлмәт газын миңа алып килде. Инде гүләп, инде көйләп торам, Шатлыгымны илгә сөйләп торам. Бертуктаусыз башлап яңа баштан Көн-төн сөйлим илгә яңа дастан. Тантанасын зурлыйм химиянең. Тылсымына аның мин иямен! Миндә колач чиксез киң ул хозер, Мин — ацетон, мин ул — фенол хәзер. Урманлы як, Аккош күле буе. Шаулап төплә, шаулап көне буе, Шушы җырны һаман көйли төсле, Дастан итеп илгә сөйли төсле. ЗАМАНДАШЛАР-КАЛӘМДӘШЛӘР 51. С. га ^ергә таптык шундый юлны — Мәңге бергә йөрерлек. Безнең дуслык бик күп томлы Романнарга керерлек. Бергә бик күп эш эшләдек, Бергә бик күп ял иттек. Әзер малга күз төшмәде, Югын бергә бар иттек. Көр тавышка җыр көйләп без, Тар урамны киң иттек. Яхшыны мактап сөйләп без, Яманлыкны киметтек. Кайнар канга каләм манып, Шигырь яздык яуларда, йөкне иңгә бергә салып, Бергә мендек тауларга. Бик тирән суларга төшеп, йөзгән чак та булгандыр, һичкайчаи йөрмәдек өшеп, Туңса, дошман туңгандыр... Күкләр күкрәсеннәр дулап, Чатнап яшен яшьнәсен, — Без курыкмабыз! Иркен сулап Безнең дуслык яшәсен! ТӘНКЫЙТЬКӘ Л*ергән чакта ишекләрдән Җырлап керә белмәсәң; Каләм белән эш иткәндә Елмаймасаң, көлмәсәң; Сүз угы кая очканын Күреп белә алмасаң; Кешенең барлык эчкәне Бер судыр дип аңласаң; Җырда былбыл көйләгәндә «Кар! Кар!» диеп торсаң син; Җырда ялкын дөрләгәндә Дер-дер килеп туңсаң син; Чигенсәң кояш нурыннан, Караңгыда күрмәсәң; Кешегә сызган юлыңнан Башта үзең йөрмәсәң — Шакыма шагыйрь ишеген! Өйрән, уйлан, ачыкла: Сөйләсәң сөйлә кичегеп, . Белми сөйләп ашыкма