Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘРҖЕМӘДӘ ТӨГӘЛЛЕК ҺӘМ НӘФИСЛЕК

Күп милләтле совет әдәбияты, социалистик реализм әдәбияты төрле телдә иҗат итүче язучылар тарафыннан барлыкка китерелде һәм үстерелә. Шул нигездә тәрҗемә эше дә гаять киң колач җәйде. Тәрҗемә әсәрләрен бастырып чыгару буенча Советлар Союзы хәзер дөньяда беренче урында тора. 1958 елда Брюссель шәһәрендә уздырылган бөтендөнья күргәзмәсендә СССР язучылар союзы бу өлкәдәге хезмәтләре өчен алтын медальгә лаеклы дип табылды. Әдәби тәрҗемә милли әдәбиятларны бер-берсенә тоташтырган күперсымаи. Милли әдәбият үрнәкләренең рус теленә тәрҗемә ителүе аеруча әһәмиятле. Рус теле ярдәмендә СССР халыкларының әдәби иҗаты барлык совет укучыларына аңлаешлы булып әверелә, күп очракта рус теле аша чит ил халыклары теленә дә тәрҗемә ителә. Киләчәктә, коммунистик җәмгыятьтә, бердәм интернациональ культура оешачак. Моңа ирешү милли культураларның чәчәк атуы аша гына мөмкин. Тик үскән, җитлеккән әдәбият казанышлары гына гомум интернациональ культура хәзинәсенә өлеш булып керә алалар. Революциягә кадәр дә Россия халыкларының кайбер күренекле әдәби әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителгәләде, ләкин тәрҗемәләр аз һәм очраклы рәвештә эшләнде. В. Брюсов тарафыннан әзерләнгән һәм тәрҗемә ителгән әрмән шигыре антологиясе рус поэзиясендә әһәмиятле бер вакыйга булды, әмма бу антология бердәнбер диярлек соклангыч хезмәт иде. Тик революциядән соң гына тәрҗемә эше дәүләт эше дәрәҗәсенә күтәрелде һәм план нигезендә алып барыла башлады. Татар поэзиясе үрнәкләре беренче тапкыр рус теленә XIX гасырда тәрҗемә ителде. 1854 елда Н. Берг тарафыннан бастырып чыгарылган «Төрле халыкларның җырлары» исемендәге җыентыкта татар халык җырлары да булган. Н. Г. Чернышевскийның дусты П. И. Пашино «Современник» журналында Казан татарлары турында мәкалә белән чыккан (i860 ел); бу мәкаләдә Калачев тарафыннан тәрҗемә ителгән татар шигыреннән мисал китерелгән. Татар поэзиясен русчага тәрҗемә итүдә беренче адымнар шушы булган. Дөрес, бу тәрҗемәләр сыйфат ягыннан мактарлык түгел. Мәсәлән, Н. Берг татар халык җырларының эчтәлеген бөтенләй бирә алмаган. А. М. Горький узган гасырның 90 нчы елларымда татар әдәбиятына багышланган русча җыентык чыгарырга тырышса да, бу хыял патша Россиясе шартларында тормышка ашмыйча кала. Ләкин татар әдәбиятын популярлаштыру өчен Горький башка юллар да тапкан. Ул Нәҗип Думавиныц татар культурасы һәм әдәбияты турындагы мәкаләсен үзе редакцияләп чыга һәм «Современник» журналында бастыра. Шулай ук Г. Тукайның кайбер шигырьләре Горький инициативасы белән русчага тәрҗемә ителеп дөньяга чыктылар. К 126 Татар әдәбиятын көнчыгыш әдәбиятларына кертү гадәт булып киткән. Бу бик табигый: татар халкының теле төрки телләр группасында; Көнчыгышта татарларның тел ягыннан уртак туганнары яши. Күп гасырлар дәвамында татар шигыре көнчыгыш поэзиясе белән үзара якын мөнәсәбәттә байый, үсә барды. Шулай да «көнчыгыш» тәгъбире татар әдәбияты йөзен тулысынча ачып бирә алмый. Чөнки татар культурасы Урта Азия халыклары культураларына караганда элегрәк рус реалистик культурасы тәҗрибәсенең уңай йогынтысын кичерде һәм, критик реализм сыйфатлары белән баеп, яңа төс алды. XIX гасыр ахырыннан башлап татар халкы рус һәм көнбатыш Европа культурасын үзләштереп кенә калмады, аны Көнчыгышка да бирде. Г. Тукай тәрҗемәләре аша үзбәк, төрекмән, казакъ, кыргыз һ. б. Урта Азия халыклары рус поэзиясе үрнәкләре белән таныштылар. Утызынчы елларда, СССР халыклары поэзиясенең әсәрләре киң колач белән тәрҗемә ителә башлаган елларда, татар поэзиясенә зур игътибар юнәлтелә. Татар әдәбиятын рус әдәбиятыннан ерак аралар аерып тормый, ал арга шактый уртаклыклар да хас. Татар шигырьләрендә рус поэзиясендәге кебек үк, киң кырлар, җәйге матур таңнар, кышкы салкыннар тасвирлана. Татарстанда, Идел буенда, табигать урта Россиядәге кебек үк. Шигъри детальләрнең уртак булуы, күп кенә охшашлыклар тәрҗемә эшен дә шактый җиңеләйтә. Шулай ук татар поэзиясендә көнчыгышка тартым сыйфатлар да бар (шигъри сурәтләр системасында, строфа формаларында һ. б.). Татар шагыйрьләренең әсәрләрен тәрҗемә иткәндә, рус шагыйрьләре С. Липкин, Л. Пеньковский, М. Тарловский, к. Липскеров һәм башкалар Урта Азия әдәбиятлары әсәрләрен тәрҗемә итү өчен әзерлек үттеләр. Димәк, татар поэзиясе Көнчыгышка капка ролен үтәгән, һәм соңыннан бу шагыйрьләрнең көнчыгыш поэзиясен тәрҗемә итү буенча зур хезмәт күрсәтүе очраклы хәл түгел. J Әмма: «Таяк ике башлы», —диләр бит. Нәкъ менә шушы елларда татар поэзиясе әсәрләрең тәрҗемә иткәндә Көнчыгышка хас сыйфатларга артык бәя бирү, көнчыгыш экзотикасы белән кирәгеннән артык мавыгу куркынычы туды. 1934 елда В. Виткович белән Д. Осин Габдулла Тукайның «Печән базары яхут яңа Кисекбаш» исемле атаклы поэмасын рус теленә тәрҗемә итеп, бастырып чыгардылар. Тукай поэмасында сурәтләнгән Печән базары тәрҗемәдә Урта Азия шәһәрләрендәге базарга тартым сыйфатлар алган. Тәрҗемәчеләр, оригиналны бозып, поэма каһарманы Карәхмәткә фарсы штаны кидергәннәр: А из вагона Карахмет Выходит с узелком. На нем персидские штаны, Большой халат на нем. («Молодая гвардия», 1934, № 10, 88 бит.) Көнчыгыш экзотикасы элементларын өстәп, тәрҗемәчеләр, мөгаен, поэманың милли колоритын ачыграк күрсәтергә теләгәннәрдер, әмма киресеңчә килеп чыккан — поэманың милли үзенчәлеге Көнчыгышка гына хас колорит эчендә югалып калган. Татар шигырен һәм башка тугандаш әдәбиятларның әсәрләрен русчага тәрҗемә итү турында сөйләргә керешкәндә, подстрочник мәсьәләсе алга килеп баса. Бу бик аңлаешлы хәл: шигъри тәрҗемәләр күбесенчә оригиналдан түгел, оригиналның русча чәчмә тәрҗемәсеннән эшләнә. Бу чәчмә тәрҗемәне төп нөсхә телең яхшы белүче кеше әзерләп бирә. Шулай итеп оригинал телен белмәгән шагыйрь подстрочник ярдәмендә тәрҗемә ителәчәк 'әсәр белән таныша. Билгеле, подстрочник белән генә коралланган тәрҗемәчегә оригиналның эчке дөньясына үтеп керү шактый кыенлаша. Подстрочникта шигырьнең аһәңе, стилистик үзенчәлекләре, интонациясе, ритмикасы, рифмалары, аллитерацияләре һәм башка нечкәлекләре бөтенләй дияр- 127 лек җуела. Тик интуиция ярдәмендә генә тәрҗемәче подстрочникны Җанлы шигырь итеп күз алдына китерә ала. Дәрес, практикада югары сыйфатлы подстрочниклар да очрый, алар тәрҗемәчегә оригиналның кайбер үзенчәлекләрен аңлатып бирә, рифмалашу тәртибен һәм шигырьнең ритмын күрсәтә. Подстрочник белән тәрҗемә итү очраклары рус әдәбиятында элек тә булган. В. А. Жуковский, мәсәлән, грек телен белмәгән килеш, немец телендәге подстрочник буенча «Одиссея»не тәрҗемә иткән. Ә бу подстрочник нинди 6>'лган соң? Жуковский бу турыда үзе болан язган: «Мин Гомер әсәрләрен өйрәнүче бөек эллинист, профессор Грасгоф- ны таптым. Ул миңа ярдәм итүне үз өстенә алды. Ул үз кулы белән бетен «Одиссея»нец оригиналын күчереп, һәр грек сүзе астына немец сүзен, һәр немец сүзе астына оригиналның грамматик мәгънәсен язып чыкты. Шулай итеп өстәлемдә «Одиссея»- иең сүзгә сүз тәрҗемәсе булдырылды, күз алдымда барлык сүзләрнең тәртибе ята иде; бу укучыларга аңлаешсыз булган буталчык тәрҗемәдә туачак тәрҗемәнең барлык материаллары бар иде; матурлык, төзеклек һәм гармония генә җитешми иде». Шулай итеп, В. А. Жуковский иң төгәл подстрочи и ктан, дөресрәге бер генә түгел, ике подстрочниктан файдаланган. (Беренчесе — төп нөсхәнең сүзгә сүз тәрҗемәсе. Анда сүзләр тәртибе, образлы тел сакланган. Икенчесе — сүзләр тәртибеннән, буталчык сүзләрдән логик бәйләнеш тудырган тәрҗемә). Бездә дә, бу ысул белән тәрҗемә итү очракларында, шуңа охшашлы ике подстрочник булдыру әйбәт булыр иде. Бу фикер СССР язучылар союзы карарларында да теркәлде («Дружба народов» журналы, 1941 ел, № 8), әмма тормышка ашырылмады. Подстрочник авторы бу эштә тәҗрибәсе булган әзерлекле кеше булырга тиеш; әгәр дә ул тәрҗемә ителә торган шагыйрьнең иҗаты белән шөгыльләнүче галим булса бигрәк тә яхшы. Подстрочникны төзүче төп нөсхәнең чәчмә тәрҗемәсен ясап, тәрҗемәче-шагыйрьгә юнәлеш бирә. Нәкъ әнә шуңа күрә дә подстрочниктан оригиналның идея-художество эчтәлегенә тирәнтен үтеп керү таләп ителә. Иң яхшысы: тәрҗемәченең тәрҗемә ителә торган әсәрнең телен белүе. Ләкин бу нәрсә генә мәсьәләне тулаем хәл итми әле. Тәрҗемәнең уңышы оригиналның шигъри үзенчәлегенә үтеп керү тирәнлеге, сәнгатьчә эшләнеше һәм тәрҗемә ителә торган тел байлыгын файдалана белүе белән билгеләнә. Сәләтсез кеше оригиналның телен белсә дә яхшы әдәби тәрҗемә иҗат итә алмаячак. Оригиналның башка телдә көчле һәм матур яңгырашын беренче нәүбәттә тәрҗемәченең таланты хәл итә. Тел белү дә әһәмиятле, ләкин JiM мөһим шарт түгел! Иң яхшы шигъри тәрҗемәдә дә оригиналдан читкә китүләр була. Гадәттә бу читкә китүләр оригиналның рухына якынрак килү теләге белән эшләнә. Ә подстрочник белән эш иткәндә тәрҗемәче, авторның йөзен җитәрлек белмәве аркасында, подстрочпикка «ябышкан» хәлдә тәрҗемә итәргә мәҗбүр була. Подстрочник ярдәмендә тәрҗемә итүче оригиналга яки бәя биреп җиткерми, яки артыграк бәя бирә. Нәкъ әнә шуңа күрә дә рус тәрҗемәчеләренең әлегә кадәр татар совет поэзиясенең күренекле вәкиле Һади Такташ әсәрләрен оригиналга хас көч белән рус телендә яңгырата алганнары юк. Утызынчы елларда күренекле тәрҗемәче М. Тарловский һ. Такташның «Үтеп барышлый» шигырен тәрҗемә иткән иде. Подстроч- никта һ. Такташ шигырендәге нечкә юмор югалып калганга күрә, тәрҗемәче оригиналга дөрес бәя биреп җиткерә алмый һәм шуның нәтиҗәсендә тәрҗемә төссезрәк килеп чыга. Соңыннан М. Тарловский үзе дә моны танырга мәҗбүр булды һәм үзенең бер мәкаләсендә Такташ поэзиясенә үзенең карашын үзгәртте. Ә татар теленә якын төрки телләргә 128 булган тәрҗемәләрне укып карасак, Һ. Такташка хас сыйфатларның, үзенчәлекләрнең сакланган булуын ачык күрәсең. Такташның Гафур Голәм тарафыннан үзбәк теленә тәрҗемә ителгән әсәрләренең Хәмит Алимҗан, Уйгун, Миртимер һ. б. иҗатына зур йогынты ясавы тәрҗемәләрнең югары сыйфатлы булуын исбатлый түгелмени?! Хәзер СССР халыклары телләреннән тәрҗемә итүчеләр арасында шул телләрне өйрәнүчеләр дә юк түгел. Мәсәлән, С. Липкин таҗик- фарсы классиклары әсәрләрен оригиналдан укып өйрәнә. Л. Озеров В. Монтвила әсәрләрен турыдан- туры литва теленнән тәрҗемә итте. Р. Моран татар теленнән тәрҗемә ясаганда сүзлек ярдәмендә төп нөсхә белән таныша. Д. Бродский, литва телен өйрәнгәч, литва әдәбияты классигы К. Донелайтисның «Ел фасыллары» поэмасын икенче тапкыр оригиналдан тәрҗемә итте. Соңгы елларда безнең республикада да әдәби әсәрләрне татар теленнән рус теленә тәрҗемә итүче кадрлар шактый күбәйде. Бер төркем яшьләр М. Горький исемендәге әдәбият институтының тәрҗемә бүлеген тәмамладылар, әмма алар чәчмә әсәрләр тәрҗемә итәләр. 1962 елның январенда тәрҗемәчеләрнең Казанда үткәрелгән Бөтенсоюз киңәшмәсендә С. И. Липкин үзенең докладында, һич югында, сүзлек белән тәрҗемә итүне, ә яшь шагыйрьләрнең төп нөсхә телен яхшы белүләрен таләп итеп куйган иде. Мәсьәләне болай куюны хупларга гына кирәк. Бу бурычны әдәбият институтында, югары әдәби курсларда тәрҗемәче кадрлар әзерләү, оригинал телен белүче яшь тәрҗемәчеләргә игътибарны көчәйтү, СССР язучылары союзы каршында телләрне өйрәнү түгәрәкләре оештыру юлы белән тормышка ашыру мөмкин булыр иде. Тәҗрибәле тәрҗемәчеләр подстрочник буенча тәрҗемә итү ысулының табигый хәл булмавын, кимчелекләрен объектив бәяләделәр. Шулай да, бүтән мөмкинлекләр булмаганда, подстрочниктан баш тарту дөрес үк булмас. Подстроч- ник илебездә халыкларның үзара киң колач белән культура аралашуы җәелеп киткән елларда практикага керде һәм тәрҗемәчеләргә зур ярдәм күрсәтте. Шул нигездә рус поэзиясе хәзинәсе Нәвои һәм Мәхтүм-Колый, Вагиф һәм Тукай кебек классикларның әсәрләре белән баеды. Юк, мин моның белән подстрочникны якларга теләмим, ә подстрочник ярдәмендә генә булса да башкарылган яхшы тәрҗемәләрне яклыйм. Тәрҗемәченең төп нөсхә телен белмәвенә карап югары сыйфатлы тәрҗемә әсәрләреннән баш тарту акылга сыймаслык эш булыр иде. Үз эшенә җитди караучы тәрҗемәчеләр подстрочник ысулының кимчелекләреннән мөмкин кадәр арыну өчен көрәштеләр, тугандаш республикалар тормышын, тәрҗемә ителә торган шагыйрьнең иҗатын өйрәнделәр. Подстрочник белән тәрҗемә итү бервакыт бөтенләй бетәр дип уйлау дөрес булмас иде. Төп нөсхә телен белүче тәрҗемәчеләр күбәйгәч тә, подстрочник барыбер ярдәмче ысул булып калыр. Белгечләр өчен генә аңлаешлы архаик телдә бик күптән язылган әсәрләр дә бар бит әле. Мондый әсәрләр, әлбәттә, тәҗрибәле галим тарафыннан төзелгән подстрочник ярдәмендә тәрҗемә ителер. ж ж Габдулла Тукай әсәрләре татар укучысының рухи тормышында тирән урын алганнар. Ул Тукай шигырьләрен яттан белә, шигырь юлларыннан үзенә моңа кадәр таныш булмаган яңадан-яңа мәгънә таба. Шуңа күрә Тукай әсәрләренең текстын, сүзләрен тәрҗемә итү белән генә бурыч үтәлми әле, Бу — ярты эш кенә, ул эш чагыштырмача катлаулы түгел. Тәрҗемәче-шагыйрь, әгәр ул төп нөсхәнең дөрес бирелеше өчен чынчынлап тырыша икән, авторның иҗатына бүгенге көн күзлегеннән карап, тарихта һәм халык күңелендә алган урынын белеп тәрҗемә итәргә тиеш. Әгәр Г. Тукай шигырьләренең һәм поэмаларының рус теленә тәрҗемә итү тарихын тикшереп карасак, бер яктан — тәрҗемәчеләрнең Тукай поэзиясенә ихтирамы үсә баруын, икенче яктан — рус матбугатында Тукайга һәм гомумән татар шигыренә очраклы рәвештә генә бирелгән беренче бәяләрнең тирәнрәк, югарырак бәяләр белән алышынуын ачык күрә алыр идек. 1908 елда «Волжске-Камская речь» газетасында Тукайның замандашы шагыйрь Альберт Пинкевич «Яңа татар әдәбияты очерклары» мәкаләсе белән чыга. Тукай иҗатын ул болай дип бәяли: «Чын шигърият күп, ләкин морализм, вәгәзьләү аның әсәрләренең бәясен юкка чыгара». Әлбәттә, А. Пинкевичның бу бәясе белән һич тә килешеп булмый. Мәкалә авторы тарафыннан китерелгән конкрет мисалга мөрәҗәгать итик. «Су анасы» исемле фантастик легендада,—дип яза А. Пинкевич,— Г. Тукай су анасының тарагын урлаган малай турында сөйли. Су анасы тарак артыннан малай торган өйгә килә. Автор шуның белән урлауның начар нәрсә икәнлеген күрсәтә». Шигырьнең эчтәлеген А. Пикке- вич бик тар аңлаган. Gy гаҗәеп сихри әсәрнең бары тик соңгы юллары гына аның игътибарың биләгән. Mini дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым, «Я, иясе юк'» — дип әйберләргә тими башладым. Төгәл һәм динамик сурәтләнгән җанлы картиналарны А. Пинкевич күрмәгән: Кычкырадыр: «Качма! Качма! Тукта! Тукта, я карак! Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!» Мин качамын — ул куадыр, ул куадыр — мин качам, Шулкадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк ичмасам. Күрәсең, А. Пинкевич Г. Тукай шигыре беләк бары тик бик зәгыйфь тәрҗемә аша гына таныш булган, һәм ул бу әкиятнең гүзәллеген, аның җанлы, халыкчан шигъри телен, матур яңгырашлы рифмаларын тоймаган. Бу шигырьнең эчтәлеген коры дидактикага кайтарып калдыру, әлбәттә, дөрес түгел. Шигырь соңындагы нәтиҗә әкият сюжетыннан табигый рәвештә килеп чыга һәм аны һич тә ябыштырып куелган дип әйтеп булмый. Шигырьне укыгач, шагыйрьнең йөзе Пинкевич әйткәнчә түгел, ә киресенчә булып күз алдына килеп баса: Г. Тукай туган халкын, аның гореф-гадәтләрен, әкиятләрен, җырларын чиксез яраткан, аларны поэзия теле белән сурәтләп бирә алган. Шундый шагыйрь эчпошыргыч сентенция белән шөгыльләнә аламыни, аны үзенең иҗади максаты нтеп куя аламыни?! Хәзерге рус шагыйрьләренең Г. Тукай поэзиясенә булган карашлары А. Пинкевичның 1908 иче елда Г. Тукайга биргән бәясеннән бөтенләй аерылып тора. С. Липкин, В. Рождественский кебек тәрҗемә- че-шагыйрьләриец сүзләреннән күренгәнчә (кара: «Совет әдәбияты», 196! ел, № 4), алар Г. Тукайны зур шигырь остасы итеп таныйлар һәм аның татар әдәбиятында биләгән урынын дөрес күрә беләләр. Бүгенге тәрҗемәләр Г. Тукай поэзиясенә хәзерге карашларны чагылдырырга, совет әдәбияты тарафыннан Г. Тукайга бирелгән югары бәяне исбатларга тиеш. Нәкъ шуңа күрә Г. Тукайның чын йөзен ачып бирә алмаган тәрҗемәләр заман таләбенә җавап бирүдән ерак тора. :► * Ь Бөек шагыйрьнең аерым бер шигыреннән генә, бик табигый, аның бөеклеге һәрьяклап ачыла алмый. Әмма төп нөсхәне үз телеңдә укып тәрбияләнгән, шагыйрь иҗаты һәм тормыш юлы белән тнрәитен таныш булган укучы өчен һәр шигырь зур мәгънәгә ия. Аерым бер шигырь аша шагыйрьнең бөтен фигурасын ничек чагылдырырга, шагыйрь турында шактый белеме булган укучының оригиналдан алган тәэсирен бу шигырьнең тәрҗемәсендә дә укучыга ничек җиткерергә? 9. ,С. Ә/ « 12. 129 130 Тәрҗемәче, әгәр авторның иҗатын белмәсә, теге яки бу әсәрне иҗат итәргә рухландырган чынбарлык күренешләрен, шул заманның культурасын, халыкның көнкүреш үзенчәлекләрен өйрәнмәсә, моңа сәләтле түгел. Тәрҗемәче шигырьнең кечкенә бер деталеннән, аның һәр юлыннан автор өчен нң төп нәрсәнең, аңа хас үзенчәлекләрнең чагылышын күрә алырга тиеш. Шагыйрьнең бер-ике генә шигырен тәрҗемә иткәндә дә тәрҗемәче бу шигырьләрнең эчтәлегенә караганда киңрәк фикер йөртергә, һәр тәрҗемәдә авторның йөзе төп нөсхәдәге кебек ачык чагылуга ирешергә тнеш. Г. Тукай иҗатын чын-чынлап белеп җиткермәү, күп кенә тәрҗемәчеләрнең эш сыйфатларында бпк ачык күренә. Оригиналдагы аерым юлларны бозып аңлатулар, кайбер төгәлсезлекләр, шагыйрьнең чын йөзен бозып күрсәтүләр, кызганычка каршы, тәрҗемә эшендә әле дә еш очрый. Габдулла Тукайның «Авылда авырып яту» шигырен, бәлки, аның иҗатында иң яхшы әсәрләр рәтенә кертеп булмый да торгандыр. Шулай да бу кечкенә шигырьнең үз матурлыклары, үз нечкәлекләре бар. Бу шигырьдәге җанлы тел, ирония белән елмаю шагыйрьнең бөтен иҗатына хас. «Авылда авырып яту» шигырен рус теленә Т. Спендиарова тәрҗемә иткән. Түбәндә шигырьнең оригиналын һәм тәрҗемәсен китерәбез: Мин әле аурыйм авылда, монда кайттым кыш көне; Ял итә монда агайлар, җәйдә калган эш көне. Сызганып мин дә агайлар берлә ялкаулык итәм; Туйдым инде хәстәлектән, яз көтәм, саулык көтәм. Язганым — кышның буранлы һәм караңгы , уйлары, һәм дә хуш исле ипи, майлы бәрәңге уйлары. И бәрәңге! Син, бәрәңге! Кил, бәрәңге, Җан ашым; Син генә тәмлертәсең бар ярлылар, байлар ашын. Куп җәфа күрдең бу җирдә син килеп Амрнкадан, Нишлисең, тәкъдир шулайдыр, халкыбыз шул бик надан. Тәрҗемәсе: Я приехал в деревню, хворать я вернулся домой, С летом кончился труд. Отдыхают крестьяне зимой. XXIX Г. Т у к а й. Шигырьләр, поэмалар, әкиятләр. Рус телендә. Засучив рукава, стал бездельничать я целый день. Даже сеть, даже спать, даже думать, друзья, стало лень. Взяться, что ль, за перо? О заснеженном поле писать? О душистых хлебах? О картофеле, что ли, писать? Ах, картофель, картофель, нет пищи милей для души! Сыт бедняк и богач, и с тобой блюда все хороши! XXIX Күренә ки, тәрҗемәче шигырьне дөрес күзлектән карап укымаган. Аның тәрҗемәсе аша демократ шагыйрь түгел, ә дөньяга төсле пыяла күзлектән караучы, тормыштан канәгать интеллигент күз алдына килеп баса («сыт бедняк и богач»). Оригиналдагы соңгы: «Күп җәфа күрдең бу җирдә син килеп Амрнкадан, Нишлисең, тәкъдир шулайдыр, халкыбыз шул бик надан»,—• юлларын тәрҗемәче бөтенләй алып ташлаган. Ә бу юлларда шигырьнең төп мәгънәсе тупланган бит! Мондый «операциядән» соң шигырь бары тик бер шигъри этюд булып калган. Мөгаен, тәрҗемәче үзе бу шигырьне авыл тормышын чагылдыра торган бер парча итеп кенә кабул иткәндер. Шуның аркасында булса кирәк, ул Г. Тукай күз алдында тоткан нәрсәне бөтенләй бирә алмаган. Мәсәлән, «Күп җәфа күрдең бу җирдә син килеп Амрикадан»,— голында Г. Тукай бәрәңгенең тарихына күз ташлый, ә «Син генә тәмлертәсең бар ярлылар, байлар ашын», •— бары тик «Сыт бедняк и богач» дип бирү — оригиналдагы байлардан көлү интонациясен юкка чыгара. Шагыйрьнең биографиясен җитәрлек белмәүдән туган төгәлсезлекләр дә шактый. Шигырьдә өйгә 131 9* түгел, авылга кайту турында суз бара. Тукайның кайтып керерлек үз өе булмавы һәр мәктәп укучысына билгеле. Ә Т. Слендиарова «Хворать я вернулся домой», —дип тәрҗемә итә. Күкрәк авыруыннан газапланып, терелүне өмет итүче шагыйрьне тәрҗемәче ялкау Обломовка әверелдергән («Даже есть, даже спать, даже думать, друзья, стало лень»). «О душистых хлебах» оригиналда хуш исле ипи (мичтә пешкән ипи) турында әйтелә, ә тәрҗемәдә кырдагы ашлык турында сүз бара. Әнә шул рәвешчә әрмән, еврей һәм башка телләрдән уңышлы гына тәрҗемәләр биргән Т. Спендиарова Г. Тукай шигыренең идея эчтәлеген тәрҗемәдә дөрес бирә алмаган, лирик геройның рухи сыйфатларын ярлыландырган. Димәк, ул Г. Тукай иҗатын тиешенчә белмәгән, аның аерым шигырьләре белән генә таныш булган. Күренекле язучыларның әсәрләрен тәрҗемә иткәндә биографик пландагы детальләр белән тәрҗемәче аеруча сак эш итәргә тиеш. Әлбәттә, һәр шигырьдә тәрҗемәче оригиналның эчтәлегенә зыян китермичә теге яки бу әйберне, образны, күренешне үзенә ятышлы бүтән әйбер, образ, күренеш белән алыштыра ала. Мәсәлән, ярны — кыя, юкәне— каен, шарлавыкны — тау елгасы дип һ. б. Әмма мондый алыштыру биографик характердагы детальләргә һич тә кагылмый. Алар төгәл бирелергә тиешләр. Ә К. Арсенева Г. Тукайның «Казан һәм Кабан арты» шигырен тәрҗемә иткәндә,, күп уйлап тормыйча, кайбер үзгәртүләр кертә: Однажды Кисекбаша шест я опустил на Дно. Спускался и блуждал по дну, — там чар и тайн полно... — дип тәрҗемә итеп, Карәхмәт бавын колгага алыштыра. Г. Тукай бу шигырендә «Печән базары...» поэмасындагы Карәхмәтнең «алты мең колачлы» бавына ишарә ясый. Поэмада Карәхмәт бу бауның бер очын Кисекбаш теленә бәйли һәм икенче очын биленә урап Кабан күленә чума. Поэмада да, бу шигырьдә дә бернинди «колга» турында сүз бармый. Тәрҗемәдә авторның шушы поэма геройларына ишарәсе бауны колга белән алыштыру нәтиҗәсендә укучыларга аңлашылмый кала. Ә бит ике әсәр дә бер үк китапка урнаштырылган. Бу шигырьне тәржемә итүче «Печән базары яхут яңа Кисекбаш» поэмасының тәрҗемәсенә күз генә йөртеп чыкса да үз ялгышын аллар иде. * » ♦. «Печән базары яхут яңа Кисекбаш» поэмасы — Г. Тукайның иң мәшһүр әсәрләренең берсе. Бер татар әдәбиятында гына түгел, шул чорда башка төрки телләрдә иҗат ителгән әсәрләр арасында да аңа тиң үрнәкләр юк дип әйтергә була. Билгеле булганча, «Печән базары...» поэмасы —дини фанатизмны, руханиларны сатира ярдәмендә фаш итүче әсәр. Поэма борынгы дини китапка («Кисекбаш»ка] пародия рәвешендә язылган. Димәк, дини фанатиклардан көлү белән бергә автор дини поэманың купшы стиленнән, гайре табигый вакыйгаларыннан да көлә. Г. Тукай әсәренең нәкъ шушы үзенчәлеге русчага тәрҗемә иткәндә югалып китә якп бик аз гына чагыла. Пародия төсендә язылган әсәр тәрҗемә иткәч тә пародия булып калырга тиеш бит! Киләчәктә моңа аеруча игътибар итәргә кирәк. Бу поэма рус теленә беренче мәртәбә 1934 елны тәрҗемә ителә («Молодая гвардия» журналы, № 10, В. Виткович белән Д. Осин тәрҗемәсе). Икенче тапкыр 1933 елда аны Н. Сидоренко тәрҗемә итә. Ә 1940 елда берьюлы Казанда А. Бендецкий һәм С. Бирюков тәрҗемәләре басылып чыга. Сугыштан соң В, Рождественский тәрҗемәсе басылып чыга (1951). 1960 елда Н. Сидоренко элеккеге тәрҗемәсен өр-яңа баштан эшкәртә. Ниһаять, 1963 елда Г. Тукайның бу әсәре Ленинград шагыйре С. Ботвинник тарафыннан тәрҗемә ителеп басылып чыкты. Шулай итеп, бу поэма 132 рус теленә жиде тапкыр тәрҗемә ителгән. Бу тәрҗемәләрнең сәнгатьчә эшләнеш ягыннан төрле югарылыкта булуын, тәрҗемәче шагыйрьләрнең поэманы төрлечә гәүдәләндерүен баштан ук әйтергә кирәк. Әсәрне русча яңгыраткан шагыйрьләр сәләтләре ягыннан да, татар поэзиясенең үзенчәлекләрен белү ягыннан да берберсеннән бик нык аерылып торалар. Арада пц зәгыйфьләре — А, Бендецкнй һәм С. Бирюков тәрҗемәләре. Бу тәрҗемәләрнең икесенә дә татар сүзләрен кирәгеннән артык куллану күп зыян китергән. Поэманың милли колоритын чагылдырырга теләп булса кирәк, һәр ике тәрҗемәче бер дә кирәкмәгәнгә тәрҗемәдә татар сүзләрен калдырганнар. Бу сүзләр укучыга шигъри юлларның мәгънәсен тотарга комачаулыйлар. Бигрәк тә бу кимчелек А. Бендецкий тәрҗемәсендә зур урын алган. Однако, хоть бойко идут савдаляр, Что-то сегодня невесел базар. «Савдаляр» сүзенә «торговые дела» дип аңлатма бирелгән. Ә ник соң бу сүзне русчага тәрҗемә итмәскә иде? Рус телендәге «торговля» сүзе һ. б. сүзләр бар бит. Н. Сидоренко да элеккеге тәрҗемәсендә рус теленә ят булган сүзләрне ябыштырып куйган иде. Аның яңа тәрҗемәсендә моңа охшашлы кимчелекләр инде юк диярлек, ул бу поэманы өр-яңадан карап чыккан. Яна тәрҗемәдә сәнгатьчә эшләнеш сыйфаты да, төп нөсхәнең бирелеше дә элеккесенә караганда өстенрәк. Тәрҗемәченең элеккеге хезмәтенә кабат әйләнеп кайтуы игътибарга лаеклы. Шигъри осталыкның яңа баскычына күтәрелгәч, бай тәҗрибәгә ия булганнан соң, әлбәттә, тәрҗемәченең бу эше уңай нәтиҗә биргән. Искә алынган җиде тәрҗемәнең ритмик төзелеше бер-берсеннән нык аерыла. С. Ботвинник биш буынлы ямб, В. Рождественский алты буынлы ямб, В. Виткович һәм Д. Осин җиде буынлы ямб, Н. Сидоренко биш буынлы хорей белән тәрҗемә иткәннәр. А. Бендецкий амфибрахийны сайлаган. С. Бирюков, Н. Сидоренко кебек, биш буынлы хорейдан файдаланган, әмма шигырь юлын цезура белән бүлмәгән. Боларның кайсысы оригинал ритмикасын тулырак чагылдыра? С. Бирюков тәрҗемәсендәге цезурасыз биш буынлы хорей оригиналга шактый охшый: Фагилятен, фагилятен, фагилят — На базаре всякий этому и рад. Оригинал шигыре дә биредәге кебек омтылышлы яңгырый, әмма тулы охшашлыкка ирешелмәгән. Чөнки татар телендә басым рус телендәге- гә караганда зәгыйфьрәк, ул кадәр беленеп тормый. Н. Сидоренко сайлаган үлчәм дә оригиналга якын, әмма тәрҗемәдә юл уртасында цезураның булуы ритмның омтылышлы хәрәкәтен бераз киметә. А. Бендецкий, дүрт буынлы амфибрахийны сайлап, бик кыен хәлдә калган, чөнки төп нөсхәдәге фикерләрне бу кыска шигырь юлларына сыйдыру авыр эш. Ә В. Виткович белән Д. Осин тәрҗемәсендәге жиде буынлы ямб, киресенчә, буш калган иҗекләр өчен яңа материал өстәүне таләп иткән. Шуклыктан тәрҗемәчеләр (В. Виткович һәм Д. Осин) калган иҗекләрне тутыру өчен шигырьгә үзләреннән уйлап чыгарган детальләр өстәгәннәр. Шуның нәтиҗәсендә урыны-урыны белән поэманың эзлеклелегенә, төзеклегенә зыян килгән. Иҗек саны ягыннан алганда биш буынлы хорей Г. Тукай шигыре схемасына нәкъ туры килә («фәгыйләтен, фәгыйләтен, фәгыйләт» схемасы турыңда сүз бара). Әмма тәрҗемә өчен тик бу үлчәмне генә сайларга кирәк димәгән. Беренче чиратта оригиналның фикерләрен, интонацияләрен татарчадагы кебек җанлы итеп бирүне кайгыртырга кирәк бит. Шул максаттан чыгып эш иткәндә, биш буынлы хорей поэманың русчага тәрҗемәсе өчен бик үк җайлы үлчәм түгел. Чөнки, бу үлчәм белән тәрҗемә иткәндә, оригиналның фикерләрен юлга юл сыйдыру бик авыр. Бу күзлектән кара- 133 ганда, биш буынлы ямб уңайлырак, отышлырак (С. Ботвинник нәкъ шушы үлчәмне сайлап дөрес эшләгән). Оригинал телендәге динамика, җанлылык Н. Сидоренко, С. Ботвинник һәм В. Виткович белән Д. Осин тәрҗемәләрендә шактый уңышлы бирелгән. Ә менә В. Рождественский, алты иҗекле ямб кулланып, Г. Тукай шигырендәге җанлылыкны югалта төшкән. Конкрет мисалларга күчик. Н. Сидоренко үзенең икенче вариант тәрҗемәсендә шигъри бизәкләрне, интонацияләрне төрлеләндерергә, шигъри сөйләмнең җанлылы- гына ирешергә тырышкан: Батюшки, и вправду, это голова! Туловища нету, а она жива. Зрителям нет счета, форменный потоп. К «Уголку кяфура» подкатила. Стоп! Люди увидели: кисекбаш. Но чья? А она рыдала, слезы — в три ручья. В. Виткович белән Д. Осин тәрҗемәсендә оригинал дәрәҗәсендә торырлык көчле интонацияле юллар шактый гына. Бу тәрҗемә —ирекле, башка тәрҗемәләр белән чагыштырганда апа дулкынлану' күбрәк салынган. Күрәсең, шуның өчен поэманың аерым өлешләре русча да көчле яңгырыйлар: Смеясь, сказала голова: Тебе ль поднять меня. Ты от безделья ослабел, Не влезешь на коня! Пусть не берутся силачи! Не тратят лишних слов! Ведь фанатизма у меня Две тысячи пудов! Консерватизма сто подвод, Пивных паров не счесть! А кроме этого еще Невежество там есть. Стихов священных и молитв Немсряиьш подвал! А сколько истин прописных Я сам не сосчитал!» Монда кайбер төшереп калдырулар булса да («Бер түгел, меңләп Карәхмәт килсә дә, хәтта Зайкин, Медведев бер булса да» юллары), оригиналның мәгънәсе шактый төгәл һәм ачык бирелгән, шигырь юллары жпцел һәм омтылышлы яңгырый. В. Рождественский тәрҗемәсендә бу өзектәге соңгы юллар көчсезрәк: «Пристрастья к старине» в ней на десять клетей. А «нетерпимостью» хоть целый склад набей. Г. Тукай поэмасында образлы сүзләр зур урын алып тора. Алар күз алдына жаилы картина китереп бастыралар. Күп мисаллар китереп тормыйча, бер генә үрнәк: «Миңлебай! бар, тиз Карәхмәтне чакыр!» Чапты китте Миңлебай чатырдатыр. Бу юлларны укыганда алны-артны белмичә йөгерүче кеше күз алдында тора. Шул ук юлларның тәрҗемәсен алып карыйк: «За Карахметом, Мнннибай, ступай!» Помчался быстро-быстро Миши (бай, —- С. Ботвинник тәрҗемәсе әиә шулай яңгырый. Оригиналның мәгънәсе дөрес бирелсә дә, бу юлларның образлы теле сакланмаган. Сүз уңаена шуны да әйтергә кирәк: Г. Тукай поэмасында каламбур дәрәҗәсенә җиткерелгән көчле рифмалар шактый күп, әмма тәрҗемәләрнең берсендә дә андый рифмалар юк. Бу, билгеле, шигъри юлларның гүзәллеген киметә төшә. Текстуаль төгәллек ягыннан В. Виткович белән Д. Осип тәрҗемәсе башка тәрҗемәләрдә!! шактый калыша. Алар текст төгәллегенә ирешергә дә тырышмаганнар, поэманы ирекле рәвештә генә русчага күчереп аны мөмкин кадәр рус теленә ятышлы итеп яңгыратырга омтылганнар, оригиналдагыча көчле итеп бирергә теләгәннәр. Әмма конкрет шартларны тирәнтен белеп җиткермәү сәбәпле, оригиналдан шактый читкә киткәннәр. Шунлыктан тәрҗемәдә Казанга хас булмаган детальләр, төрле арттырулар тулып ята. В. Рождественский, Н. Сидоренко һәм С. Ботвинник бүтән принцип белән эш иткәннәр — алар төп нөсхәдәге детальләрне мөмкин кадәр 134 төгәл бирергә, һәр юлны төгәл тәрҗемә птәрго тырышканнар. Шул рәвешчә сирәк-мирәк шигырьнең русча яңгырашына бераз зарар да китергәннәр. Димәк, бу принципларның һәр икесенә уңай һәм кимчелекле яклар хас. Шулай да. безнеңчә, В. Рождественский һәм Н. Сидоренко принцибы тәрҗемә сәнгатенең бүгенге таләпләренә тулырак җавап бирә. Шул принципны яклау нәтиҗәсендә В. Рождественский, Н. Сидоренко һәм С. Ботвинник тәрҗемәдә милли үзенчәлекле моментларны дөрес чагылдыруны кайгыртканнар. Әмма алар бу максатка тулысынча ирешкәннәр дип әйтеп булмый әле. Менә бер мисал: Биниһая зур башы, гембэз кадәр, Ни сәбәптәндер, башында фәс тә бар,— юлларындагы «фәс» сүзе зур мәгънәгә ия. һәркемгә билгеле булганча, фәс — мөселманнарның баш киеме. Дию пәрие кебек явыз рухлар, әлбәттә. аны киеп йөрергә тиеш түгел. Шуңа күрә дә бу детальгә сатирик мәгънә тупланган. В. Виткович белән Д. Осин бу детальне бөтенләй төшереп калдырганнар. Ә В. Рождественский тәрҗемәсендә фәс сүзе Диюнең тышкы сыйфатын характерлау өчен генә китерелә: Как купол, гладкая, большая голова Покрыта фескою, держащейся едва. С. Ботвинник та бу детальнең мәгънәсен аңламаган, күрәсең: Похожая на купол голова, ' На ней и феска держится едва... Н. Сидоренко ул юлларны түбәндәгечә тәрҗемә иткән: Вон башка, что купол, велика, грузна, Феска на макушке дьявольской видна. Биредә фәснең поэтик деталь буларак мәгънәсе көчлерәк, ләкин оригиналдагыча ук тулы түгел. Ләкин Н. Сидоренко моны поэма ахырында үстерә, поэтик деталь югарылыгына күтәреп тагын кабатлый: Что же видят люди — это явь нль сон? — Вот он, див проклятый! Даже в феске он. В. Виткович белән Д. Осинның экзотика белән артык мавыгулары хакында пиде сөйләгән идек. Чыннан да, бу тәрҗемәдә Печән базарындагы ишәкләр турында («длинноголовые ослы рыдают у корыт»), урамда утырган чәч алучылар турында (русчасы —«брадобрей») сүз йөртелә. Ә Г. Тукай поэмасында алар юк. Казан шәһәрендә ишәкләрнең булмавы һәркемгә билгеле бит! Соңгы елда эшләнгән тәрҗемәләр бу күзлектән караганда чагыштырмасыз өстен. Алар мәшһүр поэманың эчтәлеген төгәлрәк, уңышлырак гәүдәләндерәләр. Әмма шигырь сыйфаты канәгатьләнеп җитәрлек түгел әле. Без югарыда Г. Тукай поэмасының рус телендә басылып чыккан вариантларын күзәтеп чыктык, һәр тәрҗемәдә, теге яки бу уңышлы яклар белән бергә, оригиналны чәчми-түкми рус укучысына җиткерүгә комачаулый торган кимчелекләр дә күп. Нәтиҗә шул: әлегә тәрҗемәләрнең берсе дә Г. Тукай поэмасының идея-художество байлыгын тулысы белән чагылдыра алмаган. Киләчәктә тәрҗемәчеләр кабат бу поэманы тәрҗемә итәргә алынырлар һәм бүгенге таләпләргә җавап бирерлек, оригиналга лаеклы тәрҗемә иҗат итәрләр дип ышанырга кала. * :* *• Тәрҗемәче шагыйрь гади күчерүче, оригиналдан копия күчереп алучы түгел. Оригиналның шигъри көчен башка телдә бирү өчен тәрҗемәче ул шигырьләрне үз йөрәге аркылы уздырырга, аларга үз хисләрен дә кушарга тиеш. Кайвакытны, тәрҗемә иткәндә, оригиналга үзгәртүләр дә кертелә. Гомумән алганда тәрҗемәче төп нөсхәне чәчми-түкми бирергә тиеш; һәр үзгәртү бәхәсле, ләкин шуңа карамастан һәр үзгәртү урынсыз дип тә әйтү дөрес булмас иде. Теге яки бу тәрҗемәченең ни сәбәпле оригиналны үзгәртеп тәрҗемә итүен ачыклау — четерекле эш. Шуңа күрә мин үземнең тәҗрибәмнән бер мисал китерәм. Мин Муса Җәлилнең «Гашыйк һәм сыер» исемле шигырен тәрҗемә иткән идем. Ул шигырь менә бодай тәмамла,на: Азык булсын гөлем сыерына. Мин теләмим артык һичкемне! Мина шул да бәхет, әйдә, иркәм Каймак итеп эчсен гыйшкымвы... һәм юанды гашыйк... Хәзер көн дә, Чәчәк җыеп чишмә буенда, Кызга түгел, китереп чәчәкләрне Ул ашата икән сыерга. Шул ук юллар минем тәрҗемәдә рус телендә болай яңгырый: Утешился парнишка. Этим летом Цветы он близ речушки собирал. А после к девушке спешил с букетом. Но все цветы корове отдавал. — Ну, так и быть. Буренку угощаю. Иной любви, нет. не желаю сам. Я счастлив оттого, что дорогая Пьет молоко с любовью пополам. Тәрҗемәдә соңгы ике строфаның урыннары алыштырылды (оригиналдагы соңгы, сигезенче строфа тәрҗемәдә җиденче булып килә, ә җиденче строфа тәрҗемәдә сигезенче строфа урынын алды]. Оригиналда шигырьнең образлы фикере баштан ук әзерләнеп килә һәм җиденче строфада кульминациягә ирешә («Миңа шул да бәхет, әйдә, иркәм каймак итеп эчсен гыйшкымны»). Башка төрле әйткәндә, бу ике юл — шигырьнең иң көчле, иң образлы яңгырый торган өлеше. Шуңа күрә дә шигырьне бу ике юл белән тәмамлау миңа отышлырак һәм уңышлырак күренде. Башта бу иреклелек үземнең хокукларымны чамадан тыш арттырып җибәрү кебек тоелса да, соңыннан мин үземә аклау таптым. Муса Җәлил китабының искәрмәләр бүлегендә башка вариантлар да бар икән. «Моннан тыш беренче дәфтәрдә түбәндәгечә тәмамлану варианты бирелгән: Азык булсын аңа чәчәкләрем. Мин теләмим артык һичкемне, Мин шуңа да риза, әйдә иркәм Каймак итеп эчсен гыйшкымны». Димәк, Муса Җәлил нәкъ минем тәрҗемәдәге кебек тәмамлануны да күздә тоткан! Бу очракта тәрҗемәче керткән үзгәртү автор ихтыярына туры килә. Әмма тәрҗемәдә кайвакыт зуррак үзгәртүләр дә урынлы булып чыга. Билгеле, югары китерелгән мисалны төрлечә аңлатырга була. Бу турыда татар шагыйрьләре ипчек уйлыйлар икән? — дигән сорау туа. Бәлки алар оригиналдагыча тәмамлану вариантын яклыйлардыр? Бу турыда ал арның фикерен ишетү бик зарури булыр иде. * * * Татар поэзиясенең тәрҗемәче дуслары бүген шактый күп. Күренекле рус тәрҗемәчеләре һәм шагыйрьләре арасында татар поэзиясе әсәрләрен тәржемә итүдә катнашмаганнары юк диярлек. Мисал өчен өч шигъри җыентыкны — Габдулла Тукайның 1963 елда «Шагыйрь китапханәсе» сериясендә бастырып чыгарылган җыентыгын, Муса Җәлилнең 1961 елда һәм Әхмәт Ерикәйнең 1962 елда «Совет поэзиясе китапханәсе» сериясендә чыккан китапларын алып карыйк. Тәрҗемәчеләр исемлегендә А. Ахматова, П. Антокольский, Д. Бедный. П. Васильев. С. Маршак, И. Сельвин- ский кебек күренекле рус шагыйрьләре, С. Липкин. Л. Пеньковский, А. Тарковский кебек тәрҗемә осталары бар. 1964 елда «Совет поэзиясе китапханәсе» сериясендә өченче татар шагыйре җыентыгы—Спбгат Хәким әсәрләре басылып чыгачак. Киләчәктә бу сериядә башка шагыйрьләребез дә күренер дип ышанасы килә. Революциягә кадәрге татар әдәбияты әсәрләре чагыштырмача аз тәрҗемә ителгән булса да, бүгенге татар совет шагыйрьләренең теге яки бу күренекле әсәре русчага тәрҗемә ителмичә калганы юк. Татар совет поэзиясе Бөтенсоюз күләмендә көчлерәк яңгырый алыр иде. Бу — тәрҗемәчеләрнең тырыш хезмәте һәм татар шагыйрьләренең яңа уңышлары нәтиҗәсендә тормышка ашар дип ышанабыз.