Сәлам сезгә, кадерле дуслар!
Шагыйрьләр, язучылар, хөрмәтле тугандашлар! Казакъ иленнән карендәшләрегез сезгә сәлам юллый. Моннан бер ел элек Казагстан башкаласында — АлмаАтада, югары партия мәктәбендә сезнең кунакта булуыгыз бүгенгедәй күз алдымда. Мин шул көннең тәэсирләре турында көндәлегемә түбәндәге сүзләрне язып куйганмын: «1962 нче елның 27 октябре минем иң бәхетле көнем». Шул көнне мин әдәбиятларыбызның күренекле вәкилләре — Татарстан язучылары союзы председателе Мирсәй Әмир, язучылар: Снбгат Хәким, Зәки Нури, Нури Арсланов, Ильдар Юзиев, Габдрахман Әпсәләмов, Фатих Хөсни, Гали Урманов, Жубак Мулла- галиев, Сагынгали Сәитовлар белән бергә утырдым. Бу вакытта сез безгә, Казагстанга, татар культура һәм сәнгате атналыгын үткәрү өчен килгән идегез. Мин шул кичәдә Муса Җәлилгә багышланган шигыремне укып күрсәттем. Сез аны кул чабып каршы алдыгыз, сезнең алкышыгыз минем өчен бик зур куаныч булды. Гомеремдә беренче тапкыр үземнең иҗади эшемә халык алдында бәя алдым. Беренче булып урыныннан торып минем кулны кыскан кеше Хәсән ага Туфан булды. Татар шагыйрьләренең шушы кичәдә укылган шигырьләре, җырлары һәм әсәрләрдән өзекләре, сәнгать эшлеклеләре башкарган әсәрләр әле дә колак төбемдә яңгырап тора. йөзләрегез, кыяфәтләрегез күз алдымда, миңа биргән автографлы китапларыгызны кайта-кайта укыйм. Рәисә Билалова, Фәх^и Насретдинов, Габдулла Шамуков, Әхметов, Зөләйха Хис- мәтуллина, Айрат Арсланов, Хәйдәр Гиматдиновларның зур осталык белән, чын сәнгатьчә итеп башкарган әсәрләрдән алган тәэсирләрне ничек онытып булсын ди инде?! Агыйделдәй киң күңелле, Җаек кебек шаулы иҗат җимешләрегезне без, партия мәктәбе тыңлаучылары, зур күтәренкелек белән тыңладык. Без генә түгел, сез кунакта булган вакытта бөтен халкыбыз сездән бик канәгать булып калды. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Сез казакъ халкын тугандаш татар халкының безгә бик кадерле булган әдәбияты, сәнгате белән якыннан таныштырдыгыз. Шундый кадерле кунакларга сәлам юллавым һич тә гаеп булмас дип уйлыйм. Бу минем үземнең генә сәламем түгел, Алма-Атадагы партия мәктәбендә укучы барлык журналистларның да кайнар сәламе. Сез бездә кунакта вакытта республикабыз газеталары: «Социалистик Казагстан» «Ленинчыл жас», «Казахстанская правда», «Ленинская смена» газеталары татар әдәбияты һәм сәнгате атналыгы турында даими рәвештә күзәтү биреп бардылар. Бу хатымны язып утырганда, «Казакъ әдәбияты» газетасының 1962 ел 26 октябрь санын кабат карап чыктым. Бу газетаның 4 битен дә халкыбызны сезнең иҗатыгыз белән таныштыруга багышланган икән. Газетадагы шушы материалларны кабат укый- укый, сезнең талантлы халкыгызның күренекле уллары белән үземнән-үзем сөйләшеп утырам. Сез миңа бу газета битләреннән мөлаем, илтифатлы, игътибарлы булып карап торасыз. Хатип Госман, Фатих Хөсни, Зәки Нури, Сибгат Хәким, Нури Арсланов, әкын сәнбэт, Илдар Юзиев, Габдулла Шамуковларның рәсемнәренә карап, үземС неп серләремне уртаклашам. «Казак әдәбияты» газетасының бу көнге саны Казагстан язучылары союзы правлсниесенең беренче секретаре Габиден Мустафинның сезне чын күңелдән тәбрик ител язылган «Саумысез, туганнар» исемле мәкаләсе белән ачылган. Бүген мин дә аңардан үрнәк алып сезгә «Саулармы сез, кадерле туганнар», — димен. Казагстанда татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә мин Казагстан Дәүләт университетында булып үткән кичәдә дә катнаштым. Шушы кичәдә Мирсәй Әмир агага Муса Җәлилгә багышланган шигыремне биреп, аны татар халкына җиткерүен үтенгән идем. Бу теләгем тормышка ашкан икән. «Совет әдәбияты» журналының 5 нче санын ухып, чиксез куандым. Татар культурасы һәм сәнгатенең үз халкына тиң яцадан-яна якты җимешләр бирүен теләп, ерактан сезгә сәлам җибәрәм. Алма-Ата югары партия мәктәбе тыңлаучысы ТОРАРКУЛ РАЯЫМБЕКОВЛ. Кадерле редакция! Сезгә Ташкент Татар-башкорт үзешчән җыр-бию ансамбленә катнашучылардан ялкынлы салам! Без «Совет әдәбияты» журналын бик кызыксынып укып барабыз. Аеруча журналның соңгы саннары бик яхшы эшләнгән. Журналда яңа җырлар баса башлавыгызга без бик шатбыз һәм бу башлангычны дәвам итәрсез дип уйлыйбыз. Татар-башкорт ансамбле җитәкчесе Г. НУРИӘХМӘТОВ. Ташкент шәһәре. Кадерле редакция! Мин берничә сүз белән генә сезгә мөрәҗәгать итәргә уйладым. Мин үзем 3 иче фабрикада эшлим. Мин әлегә хәтле «Совет әдәбияты» журналы алмый идем. Ә быел язылдым. Журналның һәр санын түземсезлек белән котеп алам, андагы очерклар, хикәяләр, шигырьләр йөрәкнең түренә кереп утыралар. Менә Гариф Гобәйнең 7 нче сандагы «Без үскәндә» дигән повесте. Бу әсәр миндә шундый тәэсир калдырды, анда язганнарны һич онытырлык түгел. Гариф ага бик аңлаешлы язган. Минем язучыга бик күп рәхмәтләр әйтәсем килә. Шулай ук Михаил Васютинның «Дуслар белән бергә» дигән очеркы да миңа бик ошады. Мин аларны эштән кайткач баш күтәрми укып чыктым. Менә 8 иче номер да килде, аны да укып чыктым. Әнисә Ибраһимованың «Томан тарала* дигән повестенда сурәтләнгән кызларның тырышлыкларына, ягымлыкларына, уйчанлыкларына сокландым. Шундый язучылар булганга мин бик сөеиәм. Уңышлыклар телим мин аларга. Хушыгыз. НИГЪМӘТУЛЛИНА САНИЯ, Каза и. Кадерле редакция! «Совет әдәбияты» журналының сентябрь аенда чыккан санында шахтер Фаиль Әхмәтшниның хатын укыдым. Шуны укыгач, минем дә сезгә үз уйларымны язасым килде. Күп вакыт журналда нефтьчеләр, төзүчеләр һәм башка төр эш кешеләре турында языла. Үзем элекке төзүче буларак, аларның уңышлары, эштәге югары күрсәткечләре мине шатландыра. Фаиль әйтмешли, «жир асты космонавты» булуыма әле өч кенә ел. Йөзләрчә метр җир астында эшләве авыр да, бер үк вакытта кызыклы да. Меңнәрчә еллар буена файдасыз яткан байлыкны илгә бирүең, илебездә коммунизм төзү эшенә минем дә әз булса да өлешем керүе турында уйлавы бик рәхәт. Безнең шахта да «Коммунистик хезмәт шахтасы» исемем яулап алу өчен көрәшә. Шахтабызда якташлар бик күп. Менә шуның өчен дә безне дә онытмагыз, язучы дуслар! Шахтерлар турында да нефтьчеләр тормышын күрсәтеп язган китаплар кебек үк әсәрләр укыйсыбыз килә. Безгә дә килегез, кунак булырсыз. Бнк шатланып каршы алырбыз. РИМ МӘСӘВИ РОВ, Кемерово өлкәсе, Новокузнецк шәһәре