Риза Ишморат һәм аның геройлары
Б езнең илдәге яхшы гадәт буенча Ватан каршында аеруча зур хезмәтләр күрсәткән кешеләрнең туган йене бетен халык бәйрәменә әверелә. Безнең киң күңелле халкыбыз үз улларының бер генә яхшылыгын да онытмый, бер генә эшен дә күрмичә калмый. Аларның намуслы тормышы һәм тырыш хезмәте башкаларга үрнәк ктеп алына, хөрмәт һәм данга күмелә. Халык мәхәббәте, халык ышанычы безнең өчен дөньяның бөтен ямьнәреннән дә ямьле, бөтен байлыкларыннан да кыйммәт. Бу бөек хөрмәт кырык ел гомерен туган тормыш юлы ачык күрсәтә. Риза Ишморатның аңлы тормышы бик иртә башлана. 1919 елда, уналты яшьлек яшүсмер чагында ук инде ул комсомолга керә, Татарстанның беренче комсомолларыннан була. Бу чорда комсомолга керү ул бер кулыңа билет, икенче кулыңа үзең теләп мылтык алу дигән сүз, канлы сугыш кырларына китү дигән сүз. Шулай итеп җырларга, легендаларга кереп калган ул ялкынлы елларда Корчагиннар — Остропсхнйлар, Гайдарлар, Шамил Усмаичвлар кайнаган тарихи вакыйгаларда Риза Ишморат та катнаша. Аның ул елларда нәрсәләр эшләве, нәрсәләр күрүе турында документлар үзләре сөйләсен: «Иптәш Риза Ишморатоо 1919 ичы елдан бирле комсомол члены, Кызыл Армиягә ирекле рәвештә язылып китте... 1920 нче елның февраль—март айларында Республиканың Эчке Сакчылыгы Гаскәрләре Көнчыгыш секторы полнтуправлеииесенең приказлары буенча Уфа губернасының Минзәлә өязендә контрреволюцион кулак восстаниеләрен бастыруда катнашты. Егерменче елкың декабрена чаклы шул ук приказлар нигезендә Көньяк Уралда махсус заданиелар үтәде». Икенче бер документта комсомолец Риза Ишморатның тагы башка дошманнарга каршы көрәшләрдә катнашуы, җаваплы операцияләрдә үзен батырларча тотуы әйтелә. Риза Ишморатның иҗат эшчәнлеге дә шушы чорда башланып китә. 17 яшьлек шагыйрь үзенең замандашларын илгә хезмәт итәргә, комсомолга керергә, кулга мылтык алырга чакыра. Уфада чыга торган «Кызыл юл» газетасында 1919 елның сентябрендә басылган «Яшь оешма авазы» исемле шигырендә ул болай ди: Яшь каһарман, син әгәр дә безгә якты көн дисәң, Тормыш сөйсәң, бәхет дясәң, әйдә син безнең белән. Син сатылмасаң, табынмасаң капиталга әгәр, Калма торып бер як читтә, әйдә син безнең белән! Риза Ишморат һәм аның халкының әдәбиятын, сәнгатен үстерүгә багышлаган, зур хезмәтләре белән халык алдында дан казанган атаклы драматург Риза Ишморатка да күрсәтелә. Ләкин бу бәхет аңа кинәт кенә, көтмәгәндә генә килмәде. Юк, ул еллар дистә еллар буеңа өзлексез дәвам иткән хезмәтләре нәтиҗәсендә туды. Моны аның данлы 144 И,л„ тынычлангач, уя зур Азрт бела,, укуга бнрсла, бу ашка тагы» у„ елга якын гомерен б«ра. 1»« Хазанда театр техникумын, Ленинградта Сангать институтын '“'м„ый Укыган аакытта, 1923 иче елда, иаргияга кер». Шула,, ите», Риза Ишморат момиан кырык еллар чамасы элек Ле партиясе сафларына баса, һам без бугек, шатлык белән шуны әйтә алабыз: Риза Ишморат бу җаваплы һәм хөрмәтле исемне һәрвакыт намус белән йөртте, аңа тап төшермәде. ның читтә калулары, колхоз-шәһәр клублары өчен пьесалар бирмәүләре оят кына түгел, зур җинаять тә. Ударный бригадага тупланыгыз. Ударный бригада үзенең максаты итеп бүгенге көннең үзәк мәсьәләләренә карата художество һәм сәяси яктан тотнаклы (клуб сәхнәләренең көче җитәрлек) әсәрләрне тиз вакыт эчендә эшләп бирүне куя. Бу— халтура түгел, бәлки бүгенге көн таләп иткән кызу темп» («Кызыл Татарстан», 1930 ел, 21 февраль). 1930 нчы еллардан башлап ул Татар Академия театрының баш режиссеры булып эшлн. Театр коллективы белән бергәләп ул сәхнәгә яңа чынбарлыкны чагылдырган әсәрләр кую эшен җәелдереп җибәрә. Бу елларда Кәрим Тинчурип, Шәриф Камал, Һади Такташ, Фәтхи Бурнаш, Таҗи Гыйззәт һәм башка язучылар театр тирәсенә тупланалар. Бу елларда татар театрында күп милләтле совет драматургиясенең иң гүзәл әсәрләре тәрҗемә итеп сәхнәгә куела. Ләкин театрдагы эшләр шома гына бармый әлбәттә. Тәрҗемә әсәрләрне кую театрның милли формасын бетерә дигән ялгыш чыгышлар да була, бу исә зур дискуссиягә әйләнеп китә. Атаклы артист Мохтар Мутин Отеллоны уйнарга җыенганда, матбугатта моңа каршы чыгышлар була. Мәсәлән, Р. Ш. имзасы белән язган берәү болай ди: «Мутин хәзерге драматургиянең батырларын, Чапайларын, бөек социализм төзелешенең каһарманнарын эшләргә, шуларны безнең алда җанландырырга тиеш иде». Күрәсең, Отелло белән Чапай бер сәхнәгә сыймаганнар булып чыга. Мондый мәсьәләләрнең барысын да дөрес хәл итәргә, бу катлаулы чорда ялгышмыйча театр эшен алга алып барырга кирәк иде. Риза ага Ишморат бу бурычларны намус белән башкарып чыкты. Риза Ишморатның драматургия өлкәсендәге эшчәнлеге егерменче елларның уртасында башлана. «Йокы патшалыгында» һәм «Өтек философ» (1926 нчы ел) кебек беренче әсәрләрендә үк инде ул бүгенге көн проблемаларына игътибар итте һәм шул чорның тискәре типларын фаш итеп чыкты, моннан соң язылган «Ун ел тулганда», «Пожар» әсәрләрендә совет авылында барган үзгәрешләрне сурәтләде. ачык чагыла, аерым алганда, аның заман темаларына мөнәсәбәтендә ачык күренә. Бу яктан Риза Ишморат бик күп язучыларга үрнәк булып тора ала. Аның күренекле, үзенчәлекле сыйфатлары 1930—32 нче елларда язылган «Данлы чор» һәм «Тургай» (Кәрим Тинчурин белән бергә язылган) әсәрләрендә аеруча нык сизелә. Заман таләп иткәнчә, ул үзенең игътибарын бишьеллыклар чорында туып килә торган эшчеләр сыйныфының яңа буынына юнәлтте, алар арасында яңа кешеләр, яңача мөнәсәбәтләр тууын күрде. Бу әсәрләрдә шул чор эстетикасының күп кенә эзләнүләре һәм уңышлары чагылып үтте. Аңа карата ТАППчыларның кизәнүләре дә булды әлбәттә. Алар уңай геройларны, бигрәк тә коммунист һәм комсомол образларын мәхәббәт романтикасы, психологик кичерешләр белән бәйләү корычтай чыныккан батырларны йомшак күңелле итеп, хәтта, бозып күрсәтүгә илтә, дип язалар иде. Мондый бер яклы таләпләр тулы канлы уңай геройлар иҗат итү эшенә аз комачауламадылар. Риза Ишморат «Данлы чор» пьесасында шушы теорияләр белән бәхәскә кереп, үзенең герое Виль исемле комсомол егетне көйдергеч мәхәббәт утына ташлады. Тагар яшьләре арасыннан театр өлкәсендә югары белем алган беренче коммунистларның берсе буларак, Риза Ишморат, республиканың сәнгать эшләре буенча җитәкче оешмаларында эшләгәндә, колхоз авылларында культура бригадалары төзешә. Менә аның шул чорда газетада чыккан мәкаләләреннән бер өзек: «Партия, совет үзенең бөтен дикъкатен колхоз төзү өшенә юнәлдергән бервакытта бу эштән драматурглар Халык тормышы белән тыгыз бәйләнеш язучының иҗат проблематикасында бик Риза Ишморатның бер матур сыйфаты бар: материалны тирәннән, һәрьяктан белмичә торып, ул язарга утырмый. Мәсәлән, «Тургай» драмасын яза башлаганчы ул Идел буенда үсеп чыгачак гигант трактор заводы төзелешенә китә һәм геройларын тәмам тапканчы, төзелеш рухын аңлаганчы шунда яши. (Әсәрне Татарстан бәйрәменә 145 елгертү өчен ул Кәрим Тинчуринны да эшкә чакыра һәм әсәр билгеләнгән вакытка сәхнәгә куела.) Академия театрының сәнгать эшләре белән җитәкчелек итүгә бетен дәрте белән бирелсә дә, Р. Ишморат әдәби иҗатка да вакыт таба. Шул елларда аның «Ил өчен» (1936), «Гөлзадә» (1940) һәм «Ватан» (1939) драмасы языла. Ватан сугышы башлангач, бик күл язучылар канлы сугыш кырына киттеләр. Риза Ишморат та моннан егерме ел элек тапшырылган мылтыгын яңадан кулына алды. Сугышып, ул күп юллар кичте.,. «Ватан намусы өчен» исемле фронт газетасы редакторы полковник Жуков аның турында болай дип язды: «Майор Р. Ишморатов... Берлинны алган частьләр сафында турыдан-туры сугыш хәрәкәтләрендә катнашты һәм Берлин өчен урам сугышлары барган вакытта яраланды». Сугыштан соң Ркза Ишморат үзенең бөтен тормышын иҗат эшенә багышлый. Ул көннәрнең актуаль мәсьәләләрен эченә алган «Якты юл» (1947), «Якын дус» (1948), «Бистә кызы Гөлсинә» (1952) кебек әсәрләр яза һәм алар Татар Дәүләт Академия театры сәхнәсендә куелалар. Язучы үзенең төп иҗат принципларына һаман да турылыклы булып кала: ул замандаш проблемалар күтәрә. Аның геройлары — тыныч хезмәткә кайткан фронтовиклар, ил өчен, халык өчен җан атып көрәшүче кешеләр, аның геройлары — гади хезмәт кешеләре. Р. Ишморат әнә шундый сүнмәс илһам, туктаусыз хезмәт, иҗат белән үзенең илле еллыгын каршылады. Бу көннәрдә аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. Риза Ишморатның иҗаты бертуктаусыз үсә, таланты һаман ачыла, тирәнәя, осталыгы арта бара. Аның иң күренекле әсәрләренең соңгы елларда язылган булуы да моны ачык күрсәтеп тора. Р. Ишморат безнең әдәбиятта һәм сәнгатьтә зур проблемалар күтәрә, геронк образлар, тарихи вакыйгаларны сәхнәгә күтәрү юлында уңышлы эшләп килә. Сәнгатьтәге бу юнәлеш безгә бик кирәк. Чөнки бөтен дөньяны таң калдырып, берсеянән-бер- се гүзәл эшләр башкарган батырлар турында, космосны, океаннарны, Иделләрне һәм атомны йөгәнләгән заманда, азат кешеләрнең бөек көче белән могҗизалар эшләгән безнең көннәрнең тиңсез кешеләре турында сөйләргә бары тик шундый әсәрләрнең генә колачы җитә алачак. Икенчедән, бу безнең әдәбиятыбызның гуманистик сыйфатларын ачык һәм тирән күрсәтә торган факт та. Мәгълүм ки, хәзерге буржуа әдәбияты һәм сәнгате кешене түбәнсетеп, аны бары тик хайвани теләкләр белән генә чикләнүче түбәя әхлаклы һәм вәхши табигатьле, олы идеалларга, яхшы эшләргә сәләтсез итеп күрсәтергә маташа. Ул аны азатлык өчен көрәшүнең мәгънәсезлегенә ышандырырга омтыла. Безнең совет әдәбияты һәм сәнгате кешенең кешелек дәрәҗәсен күтәрү теләкләре, аңа хөрмәт хисләре белән сугарылган. Җәмгыятебезнең табигате, андагы тәртипләр һәм гадәтләр кешене искелек калдыкларыннан тазарту, аны аңлы-белемле, көчле һәм ирекле итүгә мөмкинлек тудыра. Безнең җәмгыятьнең бу сыйфатлары хәзер аеруча калку күренә. Риза Ишморат иҗатындагы бу юнәлешнең яңа казанышлары шуның ачых чагылышы ул. Безнең хәзерге әдәбиятыбызда һәм сәнгатебездә яңа мәсьәләләрнең күтәрелүе, яңа образларның тууы илебез тормышында XX съезддан соң башланган яңару, сафлану, шәхес культы йогынтыларыннан арыну белән бәйләнгән. Дөресен әйткәндә, Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең дөньяны таң калдырган эшләре сугыштан соң ук билгеле иде. Ләкин аның, Брест крепосте каһарманы якташыбыз Гаврилов, очучы Девятаев һәм башка бик күп геройларның сүнмәс батырлыгы күмелеп калган иде. Хәзер без Мусалар, Гавркловлар, Девятаевлар кебек кешеләрнең генә түгел, әдәбият һәм сәхнәгә гади хезмәт кешеләренең дә торган саен күбрәк күтәрелүен күрәбез. Безнең хәтердән һаман чыкмын әле. Сталин гади кешеләрне кимсетә торган «винтик» дигән исем таккан иде. Бу исем, үзенең асылы белән антигуманистик булып, кешенең дәрәҗәсен төшерә торган бер исем иде. Әдәбиятта да моның тәэсире аз булмады: гади кешеләр ярдәмче рольләрдә генә күренә башлады, үзәктә исә начальниклар гына көрәшә, яңалыкның җнңүе өчен бары алар гына кайгыра булып чыга иде. Ленин сүзләре белән әйтсәк, илнең чәчәге булган хезмәт кешесе соңгы елларда безнең әдәбият-сэн- гать әсәрләренең төп геройларына әверелеп бара. Бу яңа күренеш Риза Ишморат 10. .С. Ә.* N 12. 146 , па узенең матур чагылышын тапты. Аның «Серле моң» комедиясендә бер "*^^председателе, атаклы кыз Фәйрүзәне вак кешегә исәпләп, хәтта аның авылдан килгән егеткә булган мәхәббәтенә кадәр тыкшынып, көлкегә кала. Фәйрүзә, хезмәте белән дан алган һәм уз бәясен аңлый торган чая кыз, үзенә әнә шулап түбәнсетеп караучыларга, «винтик» дип исәпләүчеләргә лаеклы җавап бярә һәм аларяы мәсхәрәгә калдыра. Бу әсәр хезмәт кешесенә тирән хөрмәт һәм гуманизм белән сугарылган. Язучының соңгы еллардагы иң зур иҗат уңышларыннан берсе — Муса Җәлил турындагы «Үлмәс җыр» исемле героик драмасы булды. Бу — бик күп эзләнүләр, шагыйрь үткән юлны, бигрәк тә аның фашизмга каршы көрәштә күрсәткән батырлыгын җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә туган әсәр. Әйе, Риза Ишморат, беренче буларак, зур шагыйрь һәм курку белмәс батыр Җәлил образын сәхнәгә күтәрде. Бу әсәр тамашачыны тетрәтеп, шатландырып һәм уйландырып Җәлилгә карата соклану хисләре уятты. Муса Җәлил турындагы әсәрдә бик күп актуаль мәсьәләләр куелган. Муса образы сәхнәдә замандашыбызның уңай образы, коммунист образы өчен көрәшнең зур уңышы, әдә- биятсәнгатьнең төп юнәлешендә барган көрәшнең җиңүе булды. «Үлмәс җыр» драмасы Р. Ишморат иҗатында очраклы гына килеп туган әсәр түгел. Язучы үз алдына зур максат: заман геройларына, бүгенге әһәмиятле вакыйгаларга багышланган әсәрләр сериясе тудыру бурычын куйган иде. Ул үз геройларының характерында һәм вакыйгаларның үзенчәлегендә без яшәгән чорның үзенә генә хас мәгънәсен ачарга омтыла. «Алар дүртәү иде» драмасы менә шушы юлда тагын бер җитди адым булды. Язучы яңадан да чын тормышта булган вакыйгага мөрәҗәгать итә, ул яңадан үз геройлары эзеннән сәяхәткә китә. Хәзер инде аның геройлары — океанны җиңгән батырлыклары белән дөньяны тетрәткән Әсгать Җиһаншин һәм аның дуслары. Алар безнең егерменче гасырның алтмышынчы елларында яши торган батырлар. Аларның үзләренә генә хас булган тормышлары, характерлары, теләкләре бар. Чапайлар — Җәлилләрдән, Җәлилләр— Җиһаншиннардан яшьләре белән генә аерылып тормыйлар. Язучы менә шулариы һәрьяклап өйрәнергә, кешенең чын сыйфатларын белергә тиеш. Әнә шундый бурычлар аны тагын ерак юлларга алып чыгып китә. Дөресен әйтергә кирәк: бик зур җаваплы бурычлар тора иде. Шуларның иң хәлиткече һәр җаны-йөрәге булган конфликтын табу бурычы булды, кенә булмыйча, аның иң башта язучы өчен зарури нәрсә руча ачык күрсәтте. Конфликтларның табигате турында биредә драма әс?ре язарга нигез дә юк кебек. Бу дүрт чыгуы ниндидер конфликтлар нәтиҗәсе түгел, киресенчә, Менә шуңа күрә дә Риза Ишморат яңа юллар эзләде һәм яңа конфликт тапты: ул аны уртак язмыш алдында калган кешеләрнең тәрбия, характер, хәтта холык аермалары белән бәйле кимчелекләрдән арына бару юлларында, коммунизм кешесе булып чыныга бару юлларында күрде. Бу исә, бүгенге конфликтны, яңа характерларны табу дигән сүз. Язучының геройлары да характерының заманчалыгы белән, коммунизм төзү чарындагы кешеләргә хас яңалыклары белән аерылыш торалар. Менә Тарасовның туган көне ничек үткәрелә. Бәлки ул аны соңгы мәртәбә үткәрәдер. Ләкин бүләк итәрлек бер нәрсә дә калмаган, ашарга да күптән беткән. Бүләк итеп соңгы тамчы суны бирү дә җиңел түгел, андый вакытта кешенең шушы бер тамчы суга минем тормышым бәйләнгән дип исәпләве дә бик табигый. Ләкин кадерле иптәшеңнең күңелен күрмәсән, бу тагы да авыррак булыр иде... Иптәшлек көче җиңә. >у күренеш үзе үк бнк тирән тәэсир итә. Ләкин язучы аны тагын да тирәнәйтә, птәшләре биргән бүләккә Тарасов озак кына карап тора да бер йотым белән чикләнә. г _ИАӘгез' ИПТӘШЛЭР> сез дә берәр йотым эчегез. Бу сезгә минем бүләгем бул- йптим rv" » үрәСс1\’ ХӘЗСР инде аларның берсе дә иптәшләре белән бүлешмичә бер йотым су да эчми, бер сынык икмәк тә • «.,« л * шиипый . . капмый. Язучы безнең заман кешеләрендә әнә шундый гүзәл сыйфатлар таба һәм аны тирән итеп тасвирлый белә Бер.«ерл,ре„3 «рага тир,„ „pMJI caKj]a ” “ матур сыйфатлар ача. ХәтеплИСМ„п. мт<х табаиын„л РД язучы әллә някадәр Җиһаншин башта үзе генә ашап каоый ? табаиь,н«*»« пешерелгән шулпаны Әсгать тере кала дип исәпли ул Әсгать ГЭр агулань1п Ү^ә - бер кеше үлә, ә өчесе „гел, ул »гар„ «шел,. “ *"•*« язучы алдында драма әсәренеп теоретик бәхәс шунда үзен аеБу мәсьәлә икәне менә без күнеккәнчә уйлаганча, батырның океанны җиңеп тирән дуслык нәтиҗәсе иде. 19* Шулай итеп Риза Ишморат, материалга новаторларча якын килу аркасында, алда әйтелгән бәхәсне ышандырырлык итеп драматургия файдасына чиште, аның мөмкинлекләренең киңлеген исбат итте. Язучы иҗатының бүгенгәчә ирешкән иң югары ноктасы Ленинның яшьлеге турында язылган «Давылга табан» драмасы булды, Ленин образында коммунист язучының чың революционер турындагы идеаллары, аның уңай герой турындагы уйлары, хыяллары тупланган. Риза Ишморат татар драматургиясендә тагын беренче булып шундый зур яңа теманы күтәрде. Үзенең 60 еллыгын шундый зур иҗади уңыш беләи каршылады. Бу әсәрдә Ленинның революция юлында ясаган беренче адымнары, аның безгә таныш һәм якын булган гадәтләре, акыллы хәрәкәтләре күз алдына килеп баса. Бу чорда ук инде яшь Ленин бик күп авырлыклар кичереп өлгергән иде. Сөекле әтисен югалту өстенә, аның акыллы дусты, туганы Александрны патша астыра. Ульяновлардан бөтен кеше читләшә, күпләре дошман күрә. Яшь Ленин шушы шартларда тешен кысып түзә. Ул гына да түгел, шушы чиктән тыш авыр көннәрдә гимназия тәмамлау өчен көн-төн имтнхаяга хәзерләнә һәм барлык фәннәрне дә бик яхшыга тапшырып, алтын медаль ала! Киләчәктәге бөек революционерның характеры менә ничек була. Бу - татар әдәбиятының гына түгел, бөтен совет әдәбиятының зур казанышы. Әгәр хәзергә безнең Казан Зур драма театрында уңыш белән барса, СССР культура министрлыгының белдерүләренә караганда, бу әсәр Мәскәүдә Малый театрда куелырга тиеш. Аның белән башка театрларның да таныша башлаганы безгә мәгълүм. Анда татар халкының Ленинга булган мәхәббәте әдәп, хөрмәт белән, саф ярату хисләре белән чагылган. Аңа безнең халкыбызның нң саф рәхмәт хисләре салынган! Шуның өчен без аңа: «Ак юл сиңа, зур сәхнәләргә безнең беренче карлыгачыбыз!» — дибез.' Риза Ишморат иҗаты халык каршында хаклы рәвештә киң танылды. Аңар республика һәм үзәк газета-журналларында, әдәби-тарихи тикшеренүләрдә күренекле урын бирелде. Драматургия өлкәсендәге хезмәтләре өчен СССР Верховный Советы Президиумы Р. Ишморатны «Почет билгесе» ордены белән бүләкләде. Риза Ишморат иҗатында кимчелекләр бармы соң? Әлбәттә, бар. Ләкин аларның табигате һәм сәбәпләре бөтенләй башкада. Аларны вак-төяк темалар тирәсеннән уза алмый торган әсәрдәге кимчелекләр белән чагыштырырга мөмкин түгел. Чөнки зур, яңа проблемалар, моңарчы сәхнәдә булмаган геройларны иҗат иткән чагында яңа юллар өзяәгәндә аларның булуы котылгысыз. Риза ага Ишморатның тагын бер сыйфаты турында әйтмичә үтәргә ярамый. Анык иҗаты турында сөйләп тә, үзе турында, аның кешелек сыйфатлары турында әйтелмәсә дөрес булмас иде. Алтмыш яшькә җиткән кешенең ял итәргә дә, истәлекләр язарга да, сайланма әсарләр тупларга да хакы бар. Ләкин Риза Ишморатның аларның берсенз дә керешә алганы юк. Ул әле яшьләргә хас дәрт белән яңадан-яңа әсәрләр өстендә эшли. Ул хәзер Түбән Кама шәһәрен төзүче кешеләр турында яңа әсәр яза. Моннан ун ел элек илле еллыгы белән тәбрикләргә килгән халык алдында Риза ага Ишморат болай дигән иде: «Күп оешмалар һәм күп иптәшләр бүген миңа киләчәк кҗзди эшләремдә уңышлар теләделәр. Мин сүз бирән: бөтен көчем белән бу теләкләрне үтәргә тырышачакмын. Мин кешеләребезне тирән дулкынландыра алырлык, коммунизмның бөек эшенә хезмәт итә алырлык сәхнә әсәрләре тудыруга бөтен иҗади көчемне бирермен». Бу — язучының халык алдында биргән вәгъдәсе иде. Үти алдымы соң ул үз вәгъдәсен? Әйе, Риза Ишморат бу вәгъдәсен егетләрчә үтәп чыкты. Ә вәгъдәсен үти торган кешенең халык алдында йөзе ак, күңеле саф аның. Менә шундый эшчән, тырыш булганы өчен дә, аның талантына ышанган әчеп дә киң хатлау тамашачылар һәм укучылар аңардан хаклы рәвештә янадан-яңа гүзәл әсәрләр көтеп калалар, аңарга ихлас күңелдән сәламәтлек телиләр. Яна уңышларга, Риза ага!