Логотип Казан Утлары
ТЕЛЕФИЛЬМ ӨЧЕН СЦЕНАРИЙ

Кызыл ромашкалар

Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил истәлегенә «Нинди фаҗига һәм хурлык, әнә шундый кешене... үтерүчеләр — немецлар иде; алар, уз милләтләренең намусын пычратып, шагыйрьнең гомерен кистеләр». Бу юлларның авторы немец язучысы Эрих Мюллер-Милыитат, алар Муса Җәлилнең фаҗигале язмышы уңае белән язылганнар. Немец прогрессив язучыларын Муса Җәлил образы, аның үлемсез шигырьларе. фашистлар Германиясендә алып барган героик көрәш тарихы бик нык кызыксындыра. Леон Нсбенцаль Муса Җәлилнең әсирлектәге тормышын өйрәнүгә бик күп көч куйды, шагыйрьнең патриотик эшчәнлеген, героик адымнарын сурәтләүгә багышланган мәкаләләр язды һәм хәзер дә ул Муса Җәлилнең тормышын, иҗатын өйрәнүгә күп көч куя. Франц Лешницер Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н тәрҗемә итеп, немец халкына җиткергән шагыйрьләрнең берсе. «Кызыл ромашка» телефильмында да Муса шигырьләре немец телендә аның тәрҗемәсендә биреләләр. Рудольф Бэм һ. б. язучы, редакторлар Муса Җәлилнең иҗаты белән немец халкын тулырак таныштыру юлында эшлиләр. Эрих Мюллер-Мильштат Муса Җәлилнең шигырьләр җыентыгын немец телендә бастыру эшендә актив катнаша, мәкаләләр яза һәм 1959 елда Муса образын чагылдырган драма язарга керешә. Аның бу омтылышын Германия — Совет Дуслыгы җәмгыяте тәбрик итә һәм булышлык күрсәтә. 1961 елда ул Советлар Союзына килә, Әминә ханым Җәлил, М. Гайнуллин, Г. Минский һәм Г. Каиииаф иптәшләр белән очраша. Шул вакыттан алып Гази Кашшаф белән Эрих Мюллер арасында иҗади дуслык бәйләнеше китә. Хат аша драма-фильмсценарий хакында фикерләшү бара. Эрих Мюллер үзенә документаль характердагы драма язу бурычын куймый, ул Муса Җәлилнең көрәшен тарихи шартларда күрсәтүне максат итеп ала. Муса Җәлилнең лагерьларда да. төрмәләрдә дә фашизмга каршы көрәшүче немецләрне очратуы турында документларның табылганы юк, ләкин немец коммунистлары анда була. Алар- ның яшерен оешмасы аерым лагерьларда совет хәрби әсирләренә ярдәм итеп тора. Шундый коммунистларның образларын Эрих Мюллер «Кызыл ромашка»да сурәтли. Үзенең бер хатында ул болай дип яза: «Элли Фогт — эшче (минем драмада Элли. Фойгтлендер), Альфред Юнг — фельдшер (миндә Альфред Юнгман) — фашист суды тарафыннан үлемгә хөкем ителәләр, алар листовкалар таратуда һәм совет хәрби әсирләре белән бәйләнеш тотуда гаепләнәләр. Аларның икесен дә Плецензес төрмәсендә җәзалап үтерәләр, без бит безнең Муса Җәлилне дә соңгы минутларын шул төрмәдә уздырган дип уйлыйбыз. Димәк, мин 194-1 елның декабренда җәзаланган антифашист Юнг һәм Элли Фогт язмышларын Муса Җәлил язмышы белән бәйләргә хаклы идем». ЭРИХ МИЛЬШТАЧ Кызыл РОМАШКА ТЕЛЕФИЛЬМ ӨЧЕН СЦЕНАРИЙ 4 Без драмага бәя бирмибез. Укучы, үзе бәя бирер. Шулай да немецләрнең аңа ничек карауларын күрсәтеп китәсе килә. «Безчең «экспертлар» (телестудия редакторлары һәм режиссерлары. Германия—Совет җәмгыятенең җитәкчеләре — Небенцаль, Лешницер иптәшләр) минем каләм белән язылган Муса Җәлил образын уңышлы дип табалар һәм ул, һичшиксез, немец тамашачысының йөрәгенә юл табар дип ышаналар. — дип яза Эрих Мюллер. — Сез шуны истән чыгармагыз, гади немец геройны бөтенләй үзенчә күз алдына китерә. Немец тамашачысы барысын да белә торган, баштан ук дөрес юлга баскан герой концепциясен, монументаль, дидактик нәрсәләрне кире кага. Аны ун еллар буе (кайзер һәм фашистлар Германиясендә) ялган герой образлары белән туендырдылар. Прогрессив немецлар менә хәзер генә чын батырлыкны аңлауда һәм аны күрсәтүдә беренче адымнарны ясыйлар, шул ук вакытта алар герой шәхесен психологик яктан ачып күрсәтүне өстен күрәләр». Хәзер «Кызыл ромашка» буенча Берлинда DEFA (ДЕФА) җәмгыяте тарафыннан телефильм эшләнде. Постанивканың режиссеры Лотар Беллаг. Муса Җәлил ролен Бертольд Брехт тарафыннан төзелгән «Berliner Ensemble» театры члены һильмар Татэ башкара. Билгеле, «Кызыл ромашка»ның фильм варианты драма сценариеннан бераз аерыла, чөнки фильмның үз худоҖество-техник законнары бер. У купыларыбызны драманың авторы Эрих Мюллер-Милыитатның биографиясе белән дә таныштырып үтик. Эрих Мюллер 1904 елда Россиядә туган. Аның әтисе Ростов-Дон шәһәрендә немец теле укыткан. Эрих гимназиядә укыган 1921 елда Совет хөкүмәтенең булышлыгы белән ул Берлинга, туганнары янына күчә. Берлин университетына укырга керергә ният итсә дә. материаль шартлары булмаганлыктан, укырга керә алмый. Банкта хезмәт итә башлый. 1930 елда Мюллер немец делегациясе составында Советлар Союзына килеп китә. 1931 елдан ул Германия компартиясе члены. Германиядә властьны фашистлар алганнан соң, ул подпольега күчә, соңыннан, партиянең кушуы буенча, эмиграциягә китә. 1936 елда Чехословакиядә. 1939 елдан Англиядә яши һәм немец антифашистлары арасында партия эше алып бара. 1940 елда инглиз полициясе немец коммунистларын һичбер сәбәпсез кулга ала һәм иректән мәхрүм ителгән немецлар өчен оештырылган лагерьга озата. Алар арасында Мюллер да була, аннары аны этап белән Канадага җибәрәләр. Анда да ул каты режимлы лагерьда утыра. 1942 елда, Англиягә кайткач һәм иреккә чыккач, аңа бик озак туберкулездан дәваланырга туры килә. Шул ук вакытта ул немец һәм инглиз әдәбиятын, марксизм- ленинизм классиклары хезмәтләрен өйрәнә, философия, тарих һәм әдәбият буенча лекцияләргә йөри. Тәрҗемә белән шөгыльләнә, «Фрейс Трибюнс» исемле антифашистик журналда эшли, инглиз эшчеләр сыйныфы оешмалары тарихыннан очерклар яза. 1947 елда. Берлинга кайткач, парт, я нәшриятының редакторы булып эшли башлый. 1949 елда аның «Тимер юл балеты», «Библия дәресләре» һ. б. хикәяләре, «Чакыру аннан», «Зәңгәр калька» пьесалары басыла. /951 елда Мюллерны Германия—Совет Дуслыгы җәмгыяте нәшриятының баш редакторы итеп билгелиләр һәм ул анда 1960 елга кадәр эшли. Төрле елларда ул украин һәм эстон хикәяләре антологиясен, Салтыков-Щедрин әсәрләре җыентыгын бастыра; уз сөйләмендә казакъ эпослары һәм әкиятләре антологиясен (шигырьләрен Б. Блаж тәрҗемә итә) бастырып чыгара. Эрих Мюллер—1953 елдан немец язучылары союзы члены. «1933—1945 елларда фашизмга каршы көрәш өчен», «ГДР каршындагы хезмәтләре өчен» медальләре белән бүләклән». КАТНАШАЛАР: Муса Җәлил (Булат Гумеров), 37 яшьтә. Тимер Гази, аның дусты, 32 яшьтә. Ф о а т, 50 яшьтә. Ваһап Заһрум, 40 яшьтә. Госман, 30 яшьтә. Хәйдә р, 25 яшьтә. Яшерен каршылык күрсәтү группасы членнары: Абдулла Алиханов. 40 яшьтә. Фарук Касыйм, 35 яшьтә. Юһум, татар фельдфебеле, 40 яшьтә. Мыеклы легионер. Икенче легионер. Герман фон Розене к, подполковник, Вюстенау изоляцион лагереның коменданты, 50 яшьтә Маргита фон Розен ек, аның .хатыны, 45 яшьтә. 5 Матильда, аларда хезмәтче, 25 яшьтә. Шуффельһауер, һаупт.ман, 35 яшьтә. Д е д е и и у с, обср-лейтсиант, 30 яшьтә. һ и л ьт р у д, медсестра. 25 яшьтә. Альфред Ю н г м а н, санитар, 35 яшьтә. Э л л ң Ф о й г т л е и д е р, 50 яшьтә. Немец сак ч ы с ы. Эсесчы штурм фюрер, 30 яшьтә. Э с е с ч ы шарфюрер, 25 яшьтә. Тимер юлчы немецлар (икәү). Паровоз машинисты, немец. Немец солдатлары (өчәү), вокзал сакчылары. К ы р ж а н д а р м ы. Татар сакчылары. Татар легионерлары. Эсесчы ларның каравыл подразделен и есе. Ефрейтор. Вакыйга Вюстенау изоляцион лагеренда 1943 елның кыш, яз һәм жәй айларында бара. БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Кыш. Үзәк Польша. Луков тимер гол вокзалы. Станция биналары граната тиюдән берникадәр зарарланган. Бер яктагы вывескага «Луков» дип (латин хәрефләре белән), икенче яктагысына «Протекторат губерна» дип (готик хәрефләр белән) язылган, һәр ике якта эсесчылар. Көн жилләп тора. Штурм фюрер (салкын тидергән, ютәлли, буыла-буыла сөйли). Кызганыч, бик кызганыч. Бары тик әйләнеч юл белән генә үтәргә мөмкин. Бүгенге төннән башлап көнчыгышка, Брест юнәлешенә, үзәк тимер юл өзелде. Ш а р ф ю р е р. Менә сиңа кирәк булса! Ш т у р м ф ю р е р. Тыныч бул. Башыңны югалтма. Без әле полякларга кирәкләрен бирербез. Шарфюрер (егетләрчәрәк). Хәзер йөкне -ничек илтергә — менә шул турыда уйлыйм мин, штурмфюрер. Сугыш кирәк-яракларын фронт, түземсезлек белән көтә. Штурмфюрер (аңа күзен текәп). Ул 'вакытта, башка юлдан. Кызганычка каршы, иң элек көнбатышка борылырга кирәк. Деблинга кадәр. Ә аннан турыдан-туры көнчыгышка. Шарфюрер (ачудан баганага йодрыгы белән сугып). Каһәр сук- кыры! Сигез йөз километр әйләнеп үтәргә. Әйләнеч, ләкин юлда миналар юк. Штурмфюрер (бераз эндәшми торгач, сүз арасында гына әйтеп куйгандай). Миналар... Запас юлда бер эшелон бар. Руслар һәм татарлар. Аларны лагерьга алып барырга тиешләр. Без яңа состав оештырабыз— ике поезддан берне. (Мыскыллы тавыш белән.) Әйе. Большевик токымнарын да үзегез белән алыгыз. Деблинга кадәр. Аларны поездның башына ук куегыз... Хәвеф-хәтәрдән саклану өчен. Шарфюрер (аңлап җиткермичә). Ә конвой командасын? Штурмфюрер (көлеп). Эшелонның ахырына. Салон-вагонга. Шарфюрер (эшнең нәрсәдә икәненә төшенеп, көлеп). Хәвеф- хәтәрдән саклану өчен... Рәхмәт, штурмфюрер. (Честь бирә.) һайль Гитлер! (Борылып эшелонга таба юнәлә.) Штурмфюрер (аның артыннан). Поезд унбиш минуттан китә. Тизрәк булыгыз, һайль Гитлер! (Вокзалга таба атлый. Еракта аның тавышы ишетелә.) Муеныгызны сындырмагыз, шарфюрер! ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Луков тимер юл вокзалы. Вагон буферлары каты тавыш белән бер-берсенә бәреләләр. Тимер юлчы немец-сортмровщнк паровозга ябык вагон тоташтыра. Ул буфер астына үрмәли. Аннары вагон кырыена килә. Чәнечкеле тимер чыбык тарттырылган өске кечкенә тәрәзәгә карый. Анда өч совет хәрби әсире күренә; Җәлил. Абдулла һәм Тимер. Тимер юлчы паровоз машинистына борыла: тегесе, берни эшләп булмый, дигәндәй, иңбашын жыера. Тимер юлчы, шулай ук аптырап калганлыгын белдереп, ике кулын жәел күрсәтә. Кәсәсеннән портсигар чыгара, папирос алып, тәмәке тартучылар янына юкәлә. Анда — өч солдат (вокзал сакчылары) һәм тимер юлчы бер немец. Солдат тимер юлчыга ут бирә. Кадрда — өч кеше: Җәлил. Абдулла һәм Тимер. Абду л л а. Бер генә булса да суырырга иде. Т it мер (шелтәләп). Оят түгелме сиңа? (Абдулла уңайсызлана, кузен аска төшерә.) Җә л и л (уйланып). Немецләр! Немец солдатлары, немец штатскийлары! (Аның йөзендә тирән газап. Иреннәрен кыймылдата. Берничә секундтан соң.) Арагызда кем бар Цеткин улы? (Поезд кузгала.) Тельман егетләре кайсыгыз? Бармы сезнең арада андыйлар? (Кадрда Җәлилнең һәм аның артында торучы Тимернең йөзенә чәнечкеле тимер чыбык тарттырылгандай булып китә. Тимернең йөзе югала. Тәрәзәдә бары тик Җәлил генә.) Бармы сезнең арада андыйлар? (Поезд көпчәкләренең тавышы көчәйгәннән-көчәя бара.) ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Төн. Товар вагоны. Җәлил һаман тәрәзә янында. Тәгәрмәчләрнең бер үк төрле тавышлары ишетелә (әйтерсең лә, алар: р (каты итеп). Исем-фамилияң? Фару к (коелып төшә). Фарук Касыйм. Шуффельһауер (аның яңагына суга). Алдыйсың! (Әкрен, ләкин һәр сүзен өзеп әйтә.) Син — Муса Җәлил. Ләкин син моны яшерәсең. Фарук (елак тавыш белән). Юк, мин Фарук Касыйм. Ышанмаса- гыз, Симферопольдән соратыгыз. Мин шунда тудым. Шуффельһауер (тупас итеп). Синең турыңда кайгырту бик хаҗәт иде ди! Профессияң? Фарук (мәгърур кыяфәткә кереп). Лирик шагыйрь. Шуффельһауер (ирония белән). Аңлашыла. Лира чиртәсең. Дәртле авазлар чыгарасың. Фарук (җанланып). Бик дөрес, һауптман әфәнде. Дәртле шигырьләр. Шулай ук романслар, төрле такмаклар, күңел кылларын чиртә торган җырлар. Шигырьләрне язу гына түгел, мин аларны гитарада уйнал үзем үк башкарам да. Шуффельһауер (астан гына елмаеп). Исерек мәҗлесләрдә уйныйсың, әлбәттә. Фарук (хурланган булып кылана). Иң яхшы рестораннарда гына. Кырымда, диңгез буе курортларында. Шуффельһауер (кырыс итеп). Шигырьләр язам, диген. Аларны ничек таратасың — хәзер сүз ул турыда бармый. Шигырь иҗат итәсең— димәк, син Җәлил. Фарук. Юк, дөрестән дә мин ул түгел. Шуффельһауер Фарукны игътибарсыз калдыра; әйтерсең лә, бу сөйләшү аны инде туйдырган һәм ул хәзер баракның башка урыннарында барган хәлләр белән генә кызыксына. Каравыл хезмәтендәге бер төркем солдатлар легионерлар өчен әр-яиа мундирлар кертеп өя. Ефрейтор бер мундирны алып әйләндереп-тулгандырып карын, йөзенә канәгатьләнү билгесе чыга; аннары култык асларында, кулларында эчке кпем-салым тотып бер-берсснә сыенып торган хәрби әсирләрне исемлек буенча чакыра. Ефрейтор. Әхмәт! Әхмәт әкрен генә алга чыга. Бер дә теләми генә мундирны ала, иңсәләрен салындырып, үз урынына кайта. Абдулланың карашын тоеп, күзләрен идәнгә төшерә. Ефрейтор. Абдулла! (Ефрейтор аңа мундир суза. Абдулла алмый, тик тора. Ефрейтор бераз көтә, аннары бер-бер артлы башка әсирләрнең исемнәрен атый.) Госман! Мөхәммәд! Гариф! Гомәр! Мостафа! Берәү дә урыныннан кузгалмый. Ефрейтор һауптманга карый. Шуффельһауер снзелерсизелмәс кенә баш изи. Полицейскийлар киреләнүче алты кеше өстенә ташланалар, аларны карабин прикладлары белән тукмый башлыйлар. 14 Шуффельһауер (хәзер генә исенә төшкәндәй, тагын Фарукка мөрәҗәгать итә). Син Җәлил түгел, алайса? (Фарук куркын эндәшми.) Киреләнеп маташкан өчен әллә синең башка да кайбер нәрсәләрне төшендерергәме — шигырь белән, немецчә яхшы шигырьләр белән? (Фарук артка чиккәннән-чигә бара, артындагы сакчыга чак кына килеп бәрелми. Шуффельһауер сакчыга кискен итеп.) Алып китегез! Сакчы Фарукны борып ала. Фарук (елак тавыш белән). Мин сезнең өчен барысын да эшләрмен, һауптман әфәнде! Барысын да... Ләкин... Шуффельһауер (Фарукның чыелдавына игътибар итми; сакчыга). Караңгы камерага! Ашарга бирмәскә! Су — көнгә бер .мәртәбә генә! С а к ч ы. Тыңлыйм, һауптман әфәнде! (Фарукны барактан төрткәләп алып чыгып китә.) СИГЕЗЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Санитар бүлек. Гумеров (кроватьта ята; каткан икмәк кыерчыгы кимерә). Шундый жәфалый бу ачлык... Мин хәзер бөтен бер сарык түшкәсе ашап бетерер идем... Шулай да туймас идем. Тимер (үзенең җамаягын өстәлгә куеп). Сарык түшкәсе сиңа! Бөтенебезгә бер бәлеш, шуның янына бер ярты ак булса да бик житәр иде әле. Гумеров. Ә син хәтерлисеңме «Кызыл Татарстан»да беренче хикәяң чыккан көнне? Ничек бәйрәм иткән идек, ә? Тимер (КӨЛӘ). МИН аягымда чак-чак кына басып тора идем. (Ишек артында кемдер килгәне ишетелә. Тимер сүзне икенчегә бора.) Кармак салып утыру нәрсә ул! Үрдәккә йөрү кызыклырак... Шуффельһауер керә. Бер сүз әйтмичә туп-туры Гумеров кроватена юнәлә. Шуффельһауер. Исемең? Г у м е р о в (ул әле терелеп җитмәгән; тавышы зәгыйфь). Булат Гумеров. Шуффельһауер. Армиядә кем идең? Г у м е р о в. Солдат... Элемтәче. Шуффельһауер. Солдат? Анысы яхшы. Солдатлар... туган ил өчен кирәк. Гумеров (сагаеп). Моны ничек аңларга? Шуффельһауер. Солдатлар туган ил өчен зур эш башкара алалар... Әгәр алар чын солдат булсалар. (Гумеровка алдан әзерләнгән гариза бирә.) Менә. Кул куй шушыңа! (Карандаш суза.) Сез аны башта укый да аласыз. Гумеров (укый, гаҗәпләнүдән күзләре зур булып ачыла). «... «Идел-Урал» легионы солдаты сыйфатында... мин Германия хәрби көчләре ягыннан торып сугышам... (Тын ала. Дәвам итә.) Мин ант итәм...» (Укудан туктый.) Шуффельһауер. Сез немец формасы киячәксез. Яшел төстә. Беләгегездә — яшел герб белән ике кылыч һәм ук төшерелгән махсус билге йөртәчәксез. Гумеровның кинәт йөзе үзгәрә, күкрәген тота; ул һушыннан язуга якын; гаризаны бөгәрли. Тимер, Шуффельһауер күрмәгән арада, бүлмәдән чыгып йөгерә. Шуффельһауер (котырынып). Нәрсә, йомшак тәнлеме? (Кесәсеннән икенче бланк ала, Гумеровны иңсәләреннән тотып селкә, йөзен күрергә тырыша.) Акылыңа кил, дуңгыз борын! Кәгазьгә бер-ике сызык булса да төшер! 15 Ишек ачыла. Бүлмәгә Һ и л ьтр у д йөгереп керә. һильтруд (Ш уффелъһауерга). Сез нишлисез монда? Ш у ф ф е л ь һ а у е р (мыскыллап). Азиатны европа лыга әйләндерергә, Көнчыгыш баласын Төньяк раса кешесе итәргә телим. Ә ул хәле киткән булып кылана. һильтруд (Җәлилнең пульсын капшап). Йа ходай! Нәрсә эшләдегез сез! Шуффельһауер. Кара, кара: немец кызы күрә торып татарны яклый, аны үз канаты астына ала. һильтруд. Шаярту урынсыз. (Ишеккә күрсәтеп.) Үтенәм... Чыгып китегез — хәзер үк! Шуффельһауер. Сез артыгын үз өстегезгә аласыз, өлкән сестра. һильтруд (нык итеп). Биредә мин җаваплы, һауптман әфәнде. Чыгуыгызны үтенәм. Шуффельһауер (үз дәрәҗәсен төшермәскә тырышып). Бу турыда сөйләшербез әле... (Чыга.) ТУГЫЗЫНЧЫ КҮРЕНЕШ Җәйге барак. Лпная-моннан эшләнгән өстәл, урындык һәм скамья. Бер легионер булары чыгып торган кайнар бәрәңге, икмәк, чәнечке-пычаклар, аракы, сыра, стаканнар кертә; аннары борчак боткасы, әче кәбестә һәм керән салынган симез дупгыз ите китерә; ниһаять. ростбиф алып килә. Шунда ук — кулларына богау кидерелгән Фарук. Ул, комсызланып, әлеге ашамлыкларга карап тора, аннары тизрәк күзләрен читкә бора. Шуффельһауер керә. Шуффельһауер. Әйе, тоташ ике көн ураза тотканнан соң мин дә ач торырга өйрәнер идем. (Ашарга тотына. И лтифатсыз гына сүзгә керешә.) Без башлый алабыз. (Фарук Ш уффельһауер ашаганга авыз суларын йотып тора. Шуффельһауер, дуңгыз итен чәйни-чәйни, Фарукка ростбиф салынган тәлинкәне этә.) Бу — дуңгыз ите түгел. Мөселман кешегә моны ашарга мөмкин. Фарук, ихтыярсыз, богаулы кулларын кыймылдатып куя. Шуффельһауер (гаҗәпләнгән булып). Ә, әйе! (Аннары, кызгангандай итеп, иңсәләрен сикертеп ала, ашавында дәвам итә.) Яратам, кайчан кешеләр үз характерларын күрсәтәләр. Үз характеры булмаган шагыйрь... Турысын әйткәндә, әче кәбестәдән башка гына китерелгән дуңгыз ите белән бер. (Ирония белән, түбәнсетеп.) һаман да шулай Фарук Касыйммы? (Аз гына йомшаграк итеп, юмалап.) Ничек инде ул кешеләр үз исемнәреннән баш тарталар? Бу бит — үз характерың булмау дигән сүз. Фарук (мәгърур кыяфәткә кереп). Шагыйрьнең егетлеге — хакыйкатьне әйтүдә. Шуффельһауер (җиңелчә генә елмайган булып). Бигрәк тә яхшы. Әйтегез әле, туган илгә сез ничек карыйсыз? Исегез китмидер? Фарук (икеләнеп). Юк... Ник алай булсын. Шуффельһауер. Ярый. Ә русларга карата ничек? Большевиклар сезнең дусларыгыз була алмый бит. Сезнең илдә күптән инде алар исламга каршы аяусыз көрәш игълан иттеләр. Ф а р у к (бу юлы ихлас күңелдән). Ул турыда минем бервакытта да уйлап караганым булмады. Шуффельһауер (башын чайкый). Монысы начар. Руслар йөз миллионга киметелсә икән, ул вакытта шагыйрьләр патшасы Муса Җә- 16 -лил үзенең вилласын Свердловскида немец идарәчесе резиденциясе белән янәшә куя алыр иде. Фарук (гаҗәпләнеп). Вилла... Немец идарәчесе белән янәшә. Ш у ф ф е л ь һ а у е р. Араларында бары тик берничә порт кына булса булыр. Шулай түгелме? (Фарук, эндәшми.) Зур бакча, жир-йортны әйләндереп алган биек таш койма... Менә дигән эшләр куптарырга булыр иде анда... Фарук (уйга калып). Вилла, бакчалар... Болар минем барлык идеалларымны да уздырып җибәрәләр... Ә чынбарлык чынбарлык булып кала. Шуффельһауер (җиңелчә көлеп). Бу — чынбарлык булачак! Ләкин ана кадәр кайбер нәрсәләрне үтәргә кирәк. Сез үзегезнең ватандашларыгыз арасында, легионга керергә чакырып, пропаганда эшен җәелдерергә тиеш. Сез ирекле хәрәкәт итәрсез, шул максат белән башка лагерьларда да булырсыз, Берлинга — үзегезнең мөфти әфәнде янына да барып килерсез. Тиз арада шөһрәт казаначаксыз, исемегез данлыклы булачак. (Сыра эчә.) Фарук (үз дәрәҗәсен яхшы белгән төскә кереп). Мин үземнең шагыйрь дигән исемемне бөек эштә файдаланырга әзер. Шуффельһауер (сакчыга). Кулларын бушатырга! (Богауны салдырган арада). Муса Җәлил... Сугышчы, әйтегез әле, Фарук дигәннән, нинди әкәмәт кыланыш булды ул? Фарук (аптырап кала, ләкин җаен таба), һәрвакыт дикъкать үзәгендә торуны җенем сөйми. Туган илдә шөһрәтле булгач, биредә — лагерьда да шул ук церемонияне сакларга туры килә. Инде хәзер ватандашларым минем һәрбер адымымны күзәтеп торачаклар, йөрәгемне бармаклары белән капшап карау теләге белән яначаклар. (Куллары бушый.) Шуффельһауер (җитди төс белән). Хәлегезне аңлыйм. Я, хәзер сезгә рөхсәт! Эчегез, үзегезне ныгытыгыз. УНЫНЧЫ КҮРЕНЕШ Санитар бүлек. Г у м е р о в белән Т и м е р шахмат уйный. Янәшә куелган ике кровать арасында ышкыланмаган такта. Аның өстендә үзләре ясаган шахмат. Гумеров фил белән чыга: «Шах!» Тимер аңа каршы йөрешне уйлый: корольне бер якка күчерә. Ишек шакымыйча гына бүл.мәгә легионер формасы кигән Фарук керә. Гумеров белән Тимер аңа кырын гына карап алалар да уеннарын дәвам итәләр. Фарук, кулларын угалап, берникадәр тый тора, бүлмә эчен күзәтә. Бүреген салмын. Фарук, һмм... Ярыйсы гына жылы сезнең бүлмәдә. Гаҗәп түгел, чөнки санитар бүлек хәзер төп лагерьга кушылды. (Гумеров кровате янына бара һәм берникадәр аларның уеннарын карап тора.) Яна йөреш, каршы йөреш... отарга яки отылырга... нәкъ тормыштагыча... Итальян дебюте! Т и м е р (башын калкытмыйча гына). Дөрес түгел! Французныкы. Фарук (мыскыллы көлеп). Мин татар дебюте ягында. Гумеров (аңа карамыйча). Андый йөрешле мин белмим. Фарук (чыраена мәгънәле төс биреп). Вакыты җиткәч, белерсез. Бу дебют болай үзе табышмакны хәтерләтә. Ләкин ул, бер урында гына калмыйча, бер йөреш артыннан икенче йөрешне тудырачак, ахырда... Гумеров (аның сүзен өзеп). ... яхшы нәтиҗәгә китерәчәк. Фарук. Дөресрәге, бик шәп уңышларга илтәчәк. Таныш булыйк, .Муса Җәлил. Гумеров (шахмат фигурасын күтәргән килеш). Нинди исемне әйттегез сез? Фарук (һәр сүзенә басым ясап). Муса Җәлил. (Гумеров шахмат тактасын, ялгыш бәрелгән булып, идәнгә аударып төшерә; гаҗәпләнү һәм нәфрәт тулы күзләрен Фарукка юнәлдерә.) Фарук (үз-үзенә ышанычын югалта башлап). Ник миңа карап каттыгыз?... Әйе, бу исем күп нәрсә турында сөйли. Бервакытта да ишет- мәдегезмени? Г у xt е р о в белән Тимер бик зур эшкә таргандай тырышып-тырышып идәннән шахмат фигураларын җыялар. Гумеров (читкә борылып). Юк! Фарук (кроватьтан шахматның ат фигурасын алып, кулында әйләндерә; Гумеровка). Сез шигырьләре хәтта мәктәп дәреслекләренә кергән кешенең исемен белмисезме? Гумеров (Фарукның күзләренә туп-туры карап). Ул вакытлар күптән инде узды. Аннары мин мәктәптә укып йөргәндә шигырь урынына коръән сурәләре генә ятлаталар иде. Бар иде шундый вакытлар. Тимер (нәфрәтләнеп). Җәлил? Сез — Муса Җәлил, әйе? Гумеров (җирәнүле елмаеп). Ник булмасын? Т и м е р. Ләкин мондый мундирда... Шигырьләре мәктәпләрдә өйрәнелә торган шагыйрь... Моны ничек аңларга? Гумеров (чак сизелерлек ирония белән). Бу, ягъни мәсәлән, гадәттән тыш бер классик күренеш... Ф а р у к. Ялгышасыз! Бу — гадәттәге күренеш. Г у м е р о в (уйга калган булып). Шулай дисезме? Фарук (тагын үз-үзенә ышанычын югалта төшеп). Бу — гадәттәге һәм тормыш кагыйдәсенә бик туры килә торган күренеш, һәрхәлдә ул шулай булырга тиеш... Мондый мундирда без үз ватаныбызга кайчан да булса башка вакыт-тагыдан якынрак. Ата-бабаларыбызның хокукы, ниһаять, үз көченә ия булачак. Кыйммәтле казылма шахталары, урман- сулар, бәрәкәтле җирләр, бай утарлар биләү хокукы өряңадан үзебезгә кайтарылачак. Биш йолдызлы башня өстендәге сәгать инде туктады. Гумеров. Аңладым — менә нинди икән татар дебюте! Тиме р. Кара фигуралар — кызылларга каршы. Г у м е р о в. Уенны отмыйча туктату юк. Фарук. Бары тик отарга гына. Т и м е р. Бары тик оттырырга гына. Гумеров. Ничек кенә булмасын, дөреслек агачында яфраклар һәрвакыт яшел. Фарук (аның сүзен үзенчә аңлап, куанып). Рәхмәт дәлилегез өчен. Безнең легионның эмблемасы — яшел... Ә Муса Җәлил — яшел ботакларның чәчәк атулары өчен тырышачак... Безнең легионның казанында аш әле бик үк туклыклы түгел. Ләкин моннан соң, шушы биш атна эчендә, сезнең һәркансыгыз унар килога артачак. Шәһәргә чыгып йөрү мөмкинлеге дә булачак. Бу турыда мин кайгыртырмын... Ә алсу чия иреннәрне татып карарга кем тели — шәһәрдә алар җаның теләгән кадәр. (Пышылдауга күчеп.) Яшь поляк хатыннары — хәрби заводтан. Бараклары да завод янында гына. Андый җимешләрне авыз итмичә калырга ярамый. Гумеров баскан урынында катып кала. Ул еш-еш сулыш ала, борып канатлары бүртеп чыга, ачуы чиктән аша башлый. Т и м е р (нәфрәт белән). Я, шуннан, тагын нәрсә әйтергә батырчылык итәсез? Фарук (гаҗәпкә калып). Нигә, шушы кадәресе җитмимени? (Каты итеп.) Ярый! Чыгымчы атка — камчы, диләрме. Менә нәрсә: боерык бар — кем легионга керергә теләми, шуны таш чыгару эшенә! Тимер (ачу белән). Өркетмәкче буласызмы? Без инде утны-суны, кырык үлемне кичтек — фронтта да, монда китерелгәндә дә. Фарук (әшәке елмаеп). Уйлагыз. Җавап өчен сезгә бер атна вакыт бирәм. (Чыгып китә.) 2. ,С. Ә.‘ № 12. !7 18 УНБЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Җәйге барак. Анда сәхнәсыман калкулык. Фоатэш белән мәшгуль: такталар кисә> юна. нәрсәдер ясый. Такталар встерәл Г у м е р о в керә. Фоатка ярдәм иткән кебек була. Г у м е р о в. Бу ялган Җәлилнең йөзен ачарга кирәк. Фоат. Ашыкма! Алай итеп син бөтен эшне бозасың. Г у м е р о в. Ул минем исемне пычрата, мине җинаять юлына бастыра. Фоат. Бу ялган уен бик вакытлы туры килде. Ул уенны без дәвам итәргә һәм отарга тиеш. Гумеров (өзеп). Юк. Мин үземнең кем икәнлегемне барам да әйтә м. Фоат. Алан итеп син безнең кулдан үткен коралны бәреп төшерәчәксең, җитмәсә атылучылар исемлегенә эләгәчәксең. Гумеров (нишләргә дә белмичә). Мин моны күтәрә алмыйм. Фоат канәгатьсезлек белдереп башын чайкый, пычкы алып тагын кисәргә тотына-. Гумеров (берникадәр вакыттан соң). Әйтик, мин бу уенны дәвам иттем, ди. Мин моны болай гына әйтәм... Ә соң хатыным Әминә, кызым Чулпан... Кайчан да булса миңа кайтырга насыйп булса, аларның каршысына ничек килеп басармын... Алар миңа нинди күз белән карарлар?.. Бер генә җылы сүз дә әйтә алмаячаклар алар миңа. Ә иптәшләр, дуслар? Мин аларны үземнең туган илгә тугрылыклы булып калуыма ничек ышандырырмын? Фоат. Ә большевиклар ничек эшләгәннәр? (Ишеккә карап ала.} Алар иң нечкә җирдән тотып ала белгәннәр. Кешеләр үз-үзләрен белештермичә һәлакәтнең авызына барып керә торган җирләрдән. Гумеров (тирән уйга калып). Чулпанга хыянәт итәргә? Легионер киеменә төренергә? Мин моны булдыра алмыйм. Фоат (киселгән тактадан нәрсәдер оештырып). Кешегә кайвакыт шундый бурычлар йөкләнә, аны үтәү өчен аңа бернәрсә алдында да тукталып калырга ярамый... Миңа партия эшен үтәргә, солдатларны Ленин идеяләре ягына тартырга патша армиясе мундиры комачауламады. Г у м е р о в. Ул чакта әле Кызыл Армия юк иде. Фоат. Ләкин максат бер үк иде — сугышны кулда корал тотып бетерү. (Якынрак килеп.) Беләсеңме, безнең лагерьда нинди сүзләр йөри? Гумеров. Нинди? Фоат. Төп лагерь киңәйтеләчәк, һәр көн яңа әсирләрне китерәләр. (Тактага кадак кага.) Әфәнделәр зур эшләр кырырга чамалыйлар. (Ачу белән тагын бер кадакны сугып). Ләкин без дә йоклап ятмыйбыз! Алай гына да түгел: без легионга керәбез. Гумеров (куркып). Без — партиялеләрме? Фоат (нык итеп). Әйе. Без — партиялеләр. Гумеров иңсәләрен салындырып чыгып китә. УНИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Санитар бүлек. Тимер үзенең ятагын җыештыра. Хәрәкәтләре сүлпән, әкрен. Урындыкта — рюкзаксы.манрак иске, пычрак капчык. Бүлмәгә җиңел адымнар белән Гумеров килеп керә. Күлмәк изүләре ачык, курткасы җилкәсендә. Салкыннан яңаклары алланган. Гумеров. Ник гимнастика ясамыйсың? Тимер( аңа карамаска тырышып). Ни кирәге бар аның? Гумеров (күлмәк изүләрен эләктерә). Сиңа үзеңнең тәнеңне чыныктырырга кирәк. Тәнең ныгыса, рухи яктан да көчле булырсың. 19 Тиме р. Берсенең дә кирәге юк! Гумеров (капчыгыннан ипи кисәге алып, кружкадан чәй эчә). Ничек иңде алай кирәге юк?Таш чыгарырга җибәрелүдән сыгылып төштеңме? Башыңны югарырак тот. Бар, саф һава сулап кер! Тимер. Минем турыда кайгырма! Гумеров. Кайвакыт кешеләрне үзләренең сәламәтлекләре турында кайгыртырга да мәжбүр итәргә кирәк. Акылына кил! Саф һавага чыгып кер. (Тимер теләмичә генә чыгып китә. Ул ишекне ачып япкан арада.) һәм күп итеп, беләкләрең белән умырып, күкрәгеңә тутырып үзең белән дәһшәт, яңа көч алып кер. Көч әле сиңа кирәк булачак. (Гумеров эчке күлмәкләрен, аяк чолгауларын, теш щеткасын, кырыну кирәкяракларын, тарагын, көзге кисәген капчыкка сала. Салам түшәк астыннан тузып беткән кызыл сафьян янчык чыгара. Аны учында бераз селкеп тора; ишеккә карап ала; янчыкны учына бушата — анда туфрак.) Туган илем туфрагы! Кая барсам да, якын дустым кебек, син минем белән... (Тавышын үзгәртеп, фашист унтер-офицеры белән сөйләшкән кебек итеп.) «Ул чүпрәктә нәрсә?» (Җавап биргән кебек.) «Шифалы туфрак, унтер-офицер әфәнде». (Көлә). Ә бу һич тә ялган түгел иде... (Туфракны кадерләп кенә янчыкка яңадан тутыра.) Кайчандыр син ромашка тамырларын туендыра идең... Кызыл ромашка... (Кабаланып.) Моны язарга кирәк. (Фашист газетасының язылмаган әмирен ертып ала, карандаш кисәге белән язарга тотына). «Иртәнге тан нурыннан Уянды ромашкалар. Елмаеп, хәл сорашып. Күзгә күз караштылар...» «Назлады хогл яларны Тибрәтеп ак чукларын...» (Экранда — ромашкалар үсеп утырган басу күренә. Бик каты җәрәхәтләнгән кызыла рмеец кыр буйлап шуыша.) «Так сипте есләрснә Хуш исле саф чыкларын...» «Чәчәкләр, кәефләнеп, Жай гына селкенделәр, һәм кинәт шунда гаҗәп Бер яна хәл күрделәр. ...Ерак түгел моңаеп Утыра ромашка кызы...» «...Ромашкалар бар да ак. Аерылмый бер-береннән; Ничек болай бер үзе Ул кызылдан киенгән?» (Кызылармеец хәлсезләнә.) «...Ул бер үзе сугышты. Унбиш укчыга каршы...» «... Анын батыр ал каны Тамды минем чукларга...» (Кызылармеец үлә. Анын тнрә-ягында искән җилләр белән чайкалучы ромашкалар.) Кем өчен язам мин? Минем шигырьләр һәлак булачак, алар чәчәк ата алмаячак. (Язылган кәгазьне учында йомарлый.) Күңелдә язылганнары да юкка чыгачакмы? «Яулык», «Кыз җыры»... Башкалары да? (Ашыгып йөри башлый. Йөзендә каршылыклы фикерләр чагыла. Аның уйлары:) Легион... Легион — шартлап китәргә торган дары мичкәсе... фронтны алыштыру — туган илгә хыянәт... Ләкин аны башкача файдаланырга... Юк, юк, барып чыкмас... Иң яхшысы — таш чыгарырга... Фашистлар алай җиңел генә уйнамасыннар безнең белән... (Бер 20 аз тынып торгач.) Кызыл Армия көчәйгәннән-көчәя, ныгыганнаи-ны- гый бара. Каты сугыша. Ә лагерьда фашистлар алдаучыларны да, алданучыларны да легионер формасына киендерәләр. Безнең кулга үзләре үк корал тоттыралар. (Сөйли башлый.) Ә миң нишлим? (Купеле кайтып.) Бер тәгәрмәчле кул арбасы белән таш күчерәм, таш ташыйм. (Тирләп чыга.) Таш ташыйм. (Бөтен көченә.) Таш ташыйм. (Җан газабы белән пышылдый.) Егылганчы таш ташыйм... (Тыны кысыла.) Менә нинди фикерләр каршылыгы... Ишек артында аяк тавышлары. Фоат керә. Билендә — алъяпкыч, кулында — эрҗэ. Фоат. Бер җирдә дә тишек-тошыклар юкмы?.. Берәр ярыктан җил сызгырып тормыймы? (Тәрәзә янына килә. Мәзәк тавыш белән.) Тәрәзәгез ябылмый. Без аны хәзер төзәтәбез. (Эш кораллары әрҗәсен идәнгә куя. Читкә карап, Гумеровка). Моны бераз гына юнып алмый булмас, ахры. (Тәрәзәнең, сул канатын ала; аны урындыкка куеп, бер ягын ышкыларга тотына.) Я, эшләр ничек?.. Шулай да катнашырга уйламыйсың, алайса? (Гумеров күзләрен идәнгә төби. Җавап бирми.) Эндәшмисең? (Аңа тәрәзә канатын тоттыра.) Ярдәм ит. (Тынлык. Фоат ышкыны йомычкалардан чистарта.) Мин аңлыйм: сезнең, сәнгать кешеләренең, уй-тойгылар, хисләр белән тулган йөрәк тамырларыгызда ялгышулар, аптырап калулар башка кешеләрнекенә караганда ешрак була. (Гумеров тагын эндәшми. Фоат тәрәзә канатын үз урынына бер куя, бер ала. Өтерге белән эшли.) Әгәр болай итсәк бик шәп булыр иде: телефон трубкасын алабыз да Зур җиргә шалтыратабыз: «Иптәшләр, безнең хәлләр биредә шундый-шундый. Нишләргә? Без нинди юлны сайларга тиеш? Сез ничек киңәш итәр идегез?» Гумеров. Тукта әле! Көннәрдән бер көнне безне исәп-хисап көтә. Фоат. Бик дөрес! Безнең барыбызның да алдына бер үк сорау куелачак, сорауның да ниндие әле: көрәшне дәвам иттеңме син? Гумеров аптыраулы хәрәкәт ясый. Фоат тәрәзә канатларын, ниһаять, үз урынына утырта. Коралларын җыеп ала да чыгып китә. УНӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Кич. Душ бүлмәсе. Пар бөркеп тора. Абдулла (душ астында). Их, минем өскә бөтен бер диңгез суын җибәрәсе иде дә шул су белән тәнне ышкып-ышкыл юасы иде. Заһрум (душ астына кереп). Абдулла, мә, сабын белән юын. Абдулла. Немец сабыны? Иа аллам, үзең ярлыка! Тагын немец- неке. Өстемдә дә көн буе немец мундиры. Ул мундир ләхеткә яткач та тәнемне кысар, ахры. Ә хәзер мин — тагын элекке Абдулла! Яна туган бала кебек, гөнаһсыз Абдулла! Ләкин чирек сәгатькә генә... Менә, шыбыр-шыбыр су коя, күземне йомам — әйтерсең лә, мин өйдә, Сара- пулда, Камада су керәм. Кама безнең янда киң дә, тирән дә. Ярның икенче ягы чак-чак кына күренә... Син көләсеңдер инде миннән. Заһрум (мунчаланы сабынлый-сабынлый). Кем дип уйлыйсың син мине! Синең Кама — минем Идел... Абдулла татарча җырлый башлый. Заһрум (беркадәр ирония белән). Әйе, үз теләге белән немец мундиры кигән кешегә җиңел түгел... Абдулла, һе, үз теләге белән! Сарык бәрәне бүре авызына килеп эләккән кебек булды минем бу хәлгә төшүем. Заһрум. Арканы ышкысаң иде. Абдулла (мунчаланы алып). Ундүрт көн утырдым мин юеш, караңгы базда, һаман бер үк офицер янына китерәләр. Өстәл артын- 21 да — чын-чыннан ариец канлы немец. Шәрә башында — өч бөртек сары чәч. Иреннәрен кыскан. Күзләре зәңгәр, салкын. Керфекләре юк. Йөзе кып-кызыл — кайнар суга манып алган кысла кебек. Безнең белән русча сөйләшә. Сүзләрне боза, ләкин аңлаешлы: «Я, егетһәр, сезгә нәрсә өчен эләкте?» — ди. Заһрум. Сөйкемле кеше икән! Абдулла. Хәтта бик гади дә!.. Без ничек булганын әйтәбез. Ул көлә. Кием-салым алу турында без кул куйган кәгазьне китертә. Карыйм, кәгазьнең өске голларында мондый сүзләр бар: «Без үз теләгебез белән «Идел-Урал» легионына керәбез... Без ант итәбез...» Астагы имзаларга күз салсам, сизмәстән кычкырып җибәрәм — минеке дә бар... Иа ходай! Аяк өстендә чак-чак торам. Башка иптәшләр дә куркудан катып калды. «Менә, күрәсезме, барысы да ачыкланды», — ди бу... (Күңелсезләнеп.) Шуннан бирле немецләрдә муштровка үтәм мин. (Тагын душ астына кереп.) Аллаһе тәгалә ничек юл куядыр бу эшләргә... Заһрум. Аллаһе-тәгалә юл куймас, әгәр үзең юл куймасаң, Абдулла. УНДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Санитар бүлек. Гумеров үзенең ятагын җыештыра. Идәндә — рюкзагы. Тимер керә. Гумеров аның нәрсәдер сорарга теләвен сизә, ләкин эндәшми. Тимер (өзгәләнеп). Мин хәзер генә Заһрум янында булдым. Күпчелек кул куйган... Кул куйганнар... Хыянәтчеләрне буып үтерер идем! Ни генә эшләтми ачлык! Гумеров. Дошманның борыны сизгер. Кешеләрнең үз-үзләрен саклап калырга тырышу табигатеннән оста файдалана ул. Тимер. Син әзерме? Гумеров (ишетмәгән кебек, үз-үзе белән сөйләшкәндәй). Мин уйлыйм: һәркайсы да аларның чынлап хезмәт итәргә җыенамы? Әллә мундир тышкы кабык кынамы? Тимер (ачы көлеп). Башына фашист шлемы кигәннең зше дә фашистларныкыча инде. Гумеров (ялкынланып). Әгәр дә без ватандашларыбызны немец шлемы астында да советча уйларга һәм эш итәргә өйрәтсәк? Тимер (ирония белән). Фашист командасы астында советча уйларга һәм эш итәргә... * Куркыныч иллюзия! Гумеров. Куркыныч, ләкин иллюзия түгел. Инде без дошманның планын җимерергә әйтәбез икән, аның мундирыннан да оста файдаланырга кирәк. Шул вакытта гына... Тимер (гаҗәпкә кала; кызып). Син легионга кермәкче буласың әллә? Акылыңдамы син? Гумеров. Бу минуттан башлап миңа барысы да ачыкланды; үз .ватандашларыбызны кара язмыш кулында калдырырга безнең хакыбыз юк. Аеруча бу иң авыр, хәлиткеч сәгатьләрдә. Бернинди дә хакыбыз юк! Т и м е р (ачудан ярсып). Хыянәтче! (Кроватьтан үзенең рюкзагын ала, пиджак белән бүреген эләктерә, чыгып йөгерә.) Г умеров (аның тавышында Тимергә барысын да аңлата алмаудан өзгәләнү ишетелә). Тимер! Тимернең кроватена утыра. Башын кулы белән учлап тота. Шатлыктан дулкынланып Фоат керә. Фоат. Әле ярый сине туры китердем. Шатлыклы яңалык бар. Заһрум бүген төнлә Мәскәүне тоткан. Гумеров (гаҗәпкә калып). Мәскәүне? (Фоат баш кага. Гумеров җанланып.) Безнекеләр кайда? 22 Фоат. Безнекеләр, ниһаять, үзләре һөҗүмгә күчкән. Кичә Курскп- ны азат иткәннәр. Донбассның да яртысы инде безнең кулда. Гумеров (Фоатны кочаклый). Нинди көн бүген, Фоат, нинди көн... К£м ул теге бәхетле кеше? Фоат. Әйттем бит инде: Заһрум. Гумеров (тирән үкенеч белән). Тимергә ул бу турыда бер ни дә әйтмәгән! Берни дә әйтергә өлгермәгән... Тимер югалып калырга тиеш түгел! Бигрәк тә хәзер! (Кабаланып.) Мин Тимерне коткарырга тиеш! (Чыгып йөгерә.) УНБИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Барлау мәйданы. Хәрби әсирләр бишәр-бншәр кеше булып сафка тезелгән. Алар- ны таш чыгару эшенә жибәрәләр. Киемнәре, сәләмә, теткәләнеп беткән. Аякларында агач ботинка, тузган итек яки чүпрәк-чапрактан ясалган башмак. Аркаларында рюкзак якн иске гади капчык. Отряд башында Юһум. Ул кешеләрне саный һәм исемлеккә терки. Тимер беренче рәттә, уң якта тора. Ашыгып Гумеров керә. Юһу м аны күреп гаҗәпләнә. Ю һ у м (кырыс итеп). Кая? Болар янына? Син, мөгаен, тормыштан туйгансыңдыр!.. Гумеров (тынын көчкә-көчкә генә алып). Монда минем бер дус кеше бар. Ю һ у м (мыскыллы көлеп). Аның белән хушлашырга телисеңме? Гумеров (аптырабрак). Мин аңа бер-ике сүз әйтмәкче идем... Юһу м. Син аны калырга өндәмәкче буласыңмы? Бик яхшы. Исеме ничек? Гумеров. Гази Тимер. Ю һ у м (акрын). Гази Тимер, чык! (Мәгънәле тон белән.) Дустың сиңа сюрприз хәзерләгән. (Гумеров Юһумның читкә китүен көтә. Ләкин тегесе, болар өстеннән үзенең көчен күрсәтергә теләгәндәй, аякларын киң аерып баскан да карап тора. Боеру тавышы белән.) Я!? Гумеров (ышандырырга тырышып). Тимер, син дөрес эшләмисең! Тимер (караңгы йөз белән). Синең башка әйтер сүзең юкмы? Гумеров. Син китәргә тиеш түгел! Бигрәк тә хәзер. Тимер (ирония белән). Нишләп хәзер? Гумеров. Мин моны бу минутта гына... .әйтә алмыйм. (Үтенеп.) Ләкин ышан миңа... Аңла мине... Тимер (ачы көлеп). Мин сине бик яхшы аңладым... (Борыла. Отрядка мөрәҗәгать итә.) Дуслар! Күрегез менә бу хыянәтчене! Юһум (кизәнеп Тимернең йөзенә суга). Хыянәтчеләр алар — биредә. (Ажгырып.) Таш казырга! (Тимер сафка кереп баса. Юһум команда бирә.) Тигез атлап — марш! Отряд капкага юнәлә. Э с е с ч ы полицай килеп чыга һәм болар белән бергә атлый. УНАЛТЫНЧЫ КҮРЕНЕШ Җәйге барак. Сәхнә кебек урында — рояль. Капкачы ачылган. Тпрә-якта тәртипсезлек. Такталар аунап ята, йомычка, чүп-чар. Скамьялар бер-берсенә еелгәп. Сул якта— фашистларның кәкре тәреле байрагы, уң якта — «Идел — Урал» легионының аркылы-торкылы ике кылыч һәм ук төшерелгән яшел байрагы. Мундиры өстеннән иске соры җилән кигән Юигман рояль көйли. Октаваларны уйнап карый да рояльнең әле теге, әле бу кылларын тарттыра. Гумеров керә. Юнг.манпыц монда икәнен ул белә. Исәнләшә, рояль янында туктала. Юнгманның эшен һәм уйнавын күзәтә. Гумеров. Сез рояль көйләүчеме? 23 Юнгман (дусларча һәм бер үк вакытта эшлекле төстә). Миңем әти Берлинның Карл Бехштейн фабригында рояль көйләүче иде. Анда бөтен дөньяга мәшһүр рояль һәм пианинолар ясыйлар иде. Бу турыда сездә дә беләләрдер? Г умеров (артык исе китмичә генә). Без үзебезнекен ясый идек... (Урындыкка утыра.) Сез бик хикмәтле санитар. (Юнгманга туры карап.) Кешеләрне дәвалыйсыз, хәтта каныгызны да бирәсез. Ул гына житмәсә, фортепианога да җан кертәсез — сездән соң ул тагын элеккечә, сандугач җыры кебек саф тавыш белән яңгырый. (Юнгман кайбер каденцларны уйный.) Сез музыканы бик яратасыз, ахры? Юнгман (көлә). Ишетергә сәләтле колагы һәм йөрәге булган кем генә яратмас икән музыканы? Гумеров (маңгаен (җыерып). йөрәгең каты булып та музыка яратырга мөмкин. Ю н г м а н. Нормаль дөньядамы? (Уйнавын дәвам итә.) Гумеров. Шул ук бармаклар белән Бетховенны уйнарга һәм балаларны, хатынкызларны, карт-корыларны үтерү өчен булган боерыкка кул куярга! — Шул ук бармаклар, шул ук йөрәк! (Юнгман уйчанланып баш кага. Гумеров бер урындыкны алып рояль янына урнаша.) Мөмкинме миңа? (Рояль артына утыра. «Эгмонт увертюрасы»н уйный.) Ю н г м а н. «Эгмонт увертюрасы», беренче кисәк, фа минор. Гумеров (башын изи). Фа минор... Тираннарга каршы сугыш игълан итү, көрәш темасы. (Бу аңлатмаларны бераз йомшарту өчен тиз генә Ленский ариясенә күчә.) Монысын беләсезме? Ю н г м а н. «Евгений Онегин», Ленский ариясе... Гумеров (тора). Язмышка буйсыну моңнары. (Кире утыра. «Тормыш төбендә» пьесасыннан «Кояш чыга да бата» дигән җыр яңгырый.) Ә моны, мөгаен, белмисездер. (Сөйли дә, уйный да. Уены җиңел, матур. Юнгман бирелеп тыңлый. Уйнап бетереп.) Я? Юнгман (елмаеп). «Кояш чыга да бата», «Тормыш төбендә» пьесасыннан. Бу пьеса турында минем әти бик еш сөйли иде. «Малый театр», унтер ден л инден. Гумеров (аның күзләрендә шатлыклы очкыннар). Сез Горь- кийны яратасызмы? Ю н г м а н. Аны яратмыйча буламыни? Гумеров. Нигә сез үзегезнең каныгызны... миңа бирдегез? Юнгман (аңлап җитмичә). Ник сорыйсыз?.. (Аптырап уйга кала. Аннары исенә килә. Гумеровның өстендәге мундирга ишарәләп.) Ә, сез Гитлер армиясенә тагын бер солдат артты димәкче буласызмы? Гумеров. Әйе, миңа шулай тоелган иде. Юнгман (көлә, башын чайкый). Хәзер инде сезгә барысы да аңлашылдымы? Гумеров (артка чигенеп). Үз кешеңә яхшылык теләпме? Ю н г м а н. Бер гаиләдән булган кешене үз итеп. Г умеров. Аңлыйм. Сезне һәм безне бер үк ата тәрбияләгән. Ю н г м а н. Әйе. Кешелеккә хезмәт итү өчен. Гумеров (уң кулын йөрәгенә куеп, ихлас күңелдән башын иеп). Минем ышанмавымны гафу итәрсез, дип уйлыйм! Ю н г м а п. Әллә миңа гына шулай күренә инде, — фортепиано хәзер нәкъ элеккечә яңгырый. Гумеров рояль артына утыра һәм Роберт Шуманның «Балалар сценасы» дигән әсәреннән «Чит җирләр һәм ят кешеләр»ен уйный. Г умеров. Шундый саф яңгырый, элек тә болай ук булмагандыр. 24 УНҖИДЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Кич. Җәйге барак. Фарук сәхнә кебек җирдә — трибуна артында. Аның алдыкдг л ег к о к ер л а р —кайсы утырып, кайсы басып тора. Скамьялар биш кенә рәт. Фарук легионерларга арты белән борыла. Кулларын колак янына күтәреп, тантаналы тавыш белән сөйли башлый. Фарук. Лә илаһе пл-аллаһе! Легионерлар (барысы да торып). Мөхәммәд эр-рәсүл ул- лә-һе! Фарук (легионерларга йөзе белен әйләнеп, кәгазьдән укый). Мөселман туганнар! Әле генә без әйткән коръән сурәсе — безнең көннәрнең дәһшәтле кыясы. Дошман явы ул кыяга каршы тора алмаячак, бәрелеп, чәлпәрәмә киләчәк. Аерым тавыш. Бик дөрес! Фарук (теләктәшлекне сизеп, мәгърур кыяфәт белән). Ватандашларым! Аллага тугырылыклы булу мөселман өчен су кебек, һава кебек кирәк. Мөселман кеше аннан башка тора алмый. Аллаһы тәгалә аны шулай яраткан. Тугырылыклы булу ул — үзүзеңне аямау һәм тимер ихтыяр. Тугырылыклы булу—тормышыңны аллага һәм алла тарафыннан кушылган дәүләт эшләренә, дәүләт мәнфәгатьләренә багышлау. Тугырылыклы булу — дошман өстенә ташланганда, сэр гаскәр ни кушса, шуны үтәү, әгәр кирәк икән, уйлап та тормыйча үз-үзеңне корбан итү. (Залда тынычсызлык — ютәлләү, аяк тавышлары.) Дәүләг мәнфәгатьләрен тормышка ашыру өчен, сезнең һәркайсыгызга мәгълүм ки, «Идел — Урал» легионы төзелде. (Залдагы кешеләргә күз йөртеп чыга.) Шундый вакыт килде — динебез ислам тормыш үзе тудырган яңа сәяси таләпләрне дөрес дип тапты. Әгәр без бөтен рухи омтылышыбыз һәм көчебез белән тотынсак, шундый куәтле хәрби берләшмә төзербез, ул чакта... Залда тәртипсезлек: сызгыралар, аяклары белән идәнне дөбердәтәләр, мыскыллап көләләр. Арада кул чапкан тавышлар да ишетелеп куя. Озын мыеклы бер легионер— ул егерме өченче картинада да булачак — кешеләрне этә-төртә алга үтә. Мыеклы легионер (кулларын болгап). Дин белән уйнаудан тукта! Син әллә аңа да мундир кндермәкче буласыңмы, анадан яман туган нәрсә! Фарук (кыйланудан туктап, кычкырырга тотына). Легионерлар, сез изге ант бирдегез — шуны истән чыгармагыз! Сез тәртип сакларга тиеш! Тавышлар. Җитәр! Икенче легионер (алдагы рәтләрдән). Башкача сайрасаң— хәерлерәк булыр. Фарук (тагын укырга тотынып). Дуслар! Җиңеп чыгу турында һичнинди шик булырга мөмкин түгел. Яка тәртип Уралга һөҗүм итүне максат итеп куя. Килер шундый көн, Ватаныбыз күгендә Мөхәммәд галәйһессәләм заманындагыча тагын изге ай балкып торыр... (Ут сүнә. Фарук бөтенләй буталып.) Утны кабызыгыз!.. Утны!.. Бу нәрсә бу? Ут яндырыгыз, ут!.. Беренче тавыш. Мин инде тоташтырып карадым — янмый. Мөгаен, кайда да булса өзелгәндер... Икенче тавыш (мыскыллап.). Сиңа үзеңнең изге аең яктыртсын. шайтан алгыры! Залда көлү. 25 УНСИГЕЗЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Төн. Җәйге барак янында Юнгман басып тора. Эчтә көлү тавышлары ишетелә. Юнгман мәгънәле итеп елмая һәм папирос кабыза. Беренче легионер тавышы. Моның бер дә гайрәте юк икән... Залда тагын көлеш. Фарук тавышы. Легионерлар! Тыңламагыз азгын кешеләрне! Тәртипле булыгыз! (Чырылдык тавыш белән.) Әйдәгез, үзебезнең җырны яңгыратыйк әле — легионерлар җырын. (Җырлый башлый.) «Юлбашчыбыз — бөек Чыңгыз хан, Шәүләсе йөри безнең алдан. Юлбашчыга дак! Юлбашчыга дак!» (Җырга легионерларның кайберләре генә кушыла.) Абдулла тавышы. Русча җырлыйбыз! (Идел турындагы мәшһүр җырны башлый. Башкалар аны бердәм күтәреп ала. Бу җыр астында легионерлар җыры күмелеп кала.) «Эй, ухнем, Эй, ухнем, Волга, Волга, Мать-река, Широка и глубока, Ай-да-да, ай-да...» Барактан Гумеров чыга. Аны күреп, Юнгман бер почмакка китә, Гумеровны шунда көтә. Идел турындагы җыр ишетелеп тора.. Юнгман (әкрен). Ни кирәк? Гумеров (үтенеп.). Сез безгә бернигә карамыйча ярдәм итәргә тиеш. Юнгман. Нәрсә белән? Гумеров (әкрен). Басу станогы табып бирегез. Юнгман (Гумеровка төбәп карый, әкрен). Мөмкин түгел! Гумеров (үтенеп). Ул безнең көчебезне мең мәртәбәгә арттырачак. Юнгман (үкенечле тон белән). Каян гына алыйм соң мин аны? Гумеров. Басу станогы — идән астындагы эшнең пулеметы. Каләм аның янында карабин кебек кенә. Юнгман. Мин моны аңлыйм. Гумеров. Беренче батальон тиздән сугышка кертелә. Кызыл Армиягә каршы!.. Моңа юл куярга ярыймы? Юнгман. Берничек тә ярамый. Гумеров (шатланып). Син Берлиннанмы? Юнгман. Әйе. Берничә көннән тагын шунда китәм. Ялга. Гумеров. Шулаймы? Тарихның бер граммы синең кулда, иптәш. (Юнгман аңа сораулы караш ташлый.) Ләкин бу бер грамм бер центнерга тора. Юнгман (аның тавышында кисәтү яңгырый). Кайда файдаланырсыз ул станоктан? Монда түгелдер бит? Гумеров. Берлинда. Минем анда баруым турындагы приказ инде канцеляриядә ята. 26 УНТУГЫЗЫНЧЫ КҮРЕНЕШ Җәйге барак. Сәхнә кебек урында рояль. Г у м epos «Знләйлүк>не уйный. Гумеров. Тизрәк, репетициягә кадәр сөйләшеп бетерик... Пропаганда взводы мине Берлинга җибәрә. Иртәгә мин приказны алу өчен шеф янына керергә тиеш. Заһрум (кызып). Мондагы эшне үз агымына калдырырга? Бу турыда уйлыйсы да юк. Мин каршы. Фоат. Алай кызма әле, Заһрум! (Гумеровка.) Берлинда син нишлисең? Гумеров. <Культура эшләреэн юлга салырга тиеш. Мин барлык лагерьларда да була алам: Свинемюндта, Дрезденда... Фоат (аны бүлеп). Моннан да уңай очракның булуы мөмкин түгел. Заһрум (Гумеровка, үпкә белән). Син монда эшне ярты юлда калдырасың. Үзең беренче батальонның тиздән сугышка җибәреләчәген дә беләсең. Фоат. Свинемюндтагы һәм Дрездендагы батальоннар монда күчерелгәнче үк, фронтка җибәрү өчен берләштерелгәнче үк, алар арасына безнең очкын ташланырга тиеш. Безнең материал аларга барып җитәргә тиеш! Заһрум (Фоатка). Гумеровтан башка без әле монда бик йомшак. Гумеров. Юк, алай түгел. Соңгы хәбәрләрне тыңлау җайланды. Алдагы эшләр турында кайгырту өчен һәр баракта ышанычлы иптәшләр бар. Канцеляриядә Хәйдәр җеп очын нык тота. Музыкаль группада да, хорда да безнең йогынты зур. Заһрум. Ә корал саклану урыны? Фоат. Мин инде ипләп кенә белештем. Кайда, ничек икәне билгеле. Гумеров. Безнең үзәк егерме кешедән тора. Стратегияне һәм тактиканы белү ягыннан аларның берсе дә генералдан ким түгел. (Заһрумга— өзеп, ышандырырлык итеп.) Без үз эшебезне ком өстенә кормадык. Фоат (Гумеровка тиз генә карап алып). Тиздән үзебезнең типография дә булачак... Гумеров (кесәсеннән дүрт бит кәгазь чыгарып). Биредә ике шигырь. һәркайсы икешәр редакциядә. Бер редакциясе — бик сак, икенчесе — көйдереп алырлык. Фоат. Миңа ялкынлысын, көйдереп алырлыгын. Гумеров аңа кәгазьләрнең икесен бирә. Гумеров (калган икесен Заһрумга биреп). Болары әдәби кичәдә укыр өчен. Заһрум (килешеп). Синең белән тиз генә күрешә алырбызмы? Г у м е р о в. Әйе, әгәр юлым уңышлы булса. ЕГЕРМЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Берлин. Зур йорттагы квартираларның берсе. Кухня. Э лли Ф ойгтлендер борчак зшы пешермәкче булып йөри. Ишек шакыйлар. Ул сагаеп тыңлый. Аның йөзе кырыс— авыр тормыш, тиран кичерешләр аңа җуелмаслык эзен салган. Аптырап тора. Аннары кухняга куз йөртеп чыга. Ишек шакуы тагын да ныграк кабатлана. Эл ли (ишеккә килә — «Ачаргамы, юкмы?»). Кем ул? Җавап (Юнгман тавышы). Су үткәрүче. Элли (гаҗәпләнеп). Су үткәрүче? Мин бит чакырмадым. Тавыш. Мине мастер җибәрде. Су үткәргечне тикшерергә кирәк. 27 Элли (эчке чылбырны алмыйча гына ишекне ача)._ Су үткәрү... (Ул Юнгманны танып ала, гаҗәпкә калып пышылдый.) Альфред... (Ишек артында да ишетелерлек итеп кычкырып әйтә.) Әйдәгез, керегез! Су үткәргеч бозылган иде. (Чылбырны ычкындыра. Ишекне тиз генә ачып тиз генә яба.) Юнгман (гади киемнән, башында—-кепка. кулында — күн сумка). Тынычлан, Элли, минем арттан берәү дә күзәтмәде. Шымчылар иярмәде. Эл ли (әле һаман да куркудан арына алмыйча). Син миңа килергә тиеш түгел идең. Бу бит синең үзеңә дә билгеле. Бөтен бер группаның эшен куркыныч астына куясың. Юнгман (кыенсынып күзләрен түбән төшерә). Шулай икәнен беләм. Ләкин башка чарам юк — һич кичектергесез эш бар. Элли (тынычсызланып), һич кичектергесез эш? Утыр. Мин сиңа хәзер кофе кайнатам. Юнгман (җорланып). Ярамый — хакым юк, иптәш. (Кепкасын сала. Күн сумкасыннан эш кораллары, сүс һәм шайба чыгара.) Мин кран белән булашырга тиеш. Э л л н. Конспиратор, имеш! Юнгман. Винтель кайда, суны туктатырга кирәк? Подвалдамы? Э л л и. Әнә, чоланда гына. Юнгман (чоланга керә; ишекне ачык калдыра). Шулай яхшырак булыр. (Чоланнан). Ирең ни хәлдә? һаман төрмәдәме? Эл ли (стенага сөялә; бу сорау аңа авыр тәэсир итә; көч-хәл белән үзен кулга ала; сүзне икенчегә бора). Син хәзер кайда? Юнгман. Вюстенау изоляцион лагеренда. Э л л и. Хәрби әсирләр? Юнгман (бүлмәгә кереп). Әйе! Татарлар. Э л л и. Анда ачлык? Юнгман (кранның капкачын борып чыгара). Кем фашист кулыннан ашый, аны тук дияргә була. Элли (ишеккә бара, чак кына тыңлап тора да, тиз генә ачып, коридорга карый һәм кире яба). Анда кем генә шулай итми? Ю н г м а н. Шуңа күрә дә мин биредә. Э л л и. Сиңа бу бик авырдыр. Лагерьда һәрвакыт берүзең, көннәрең караңгы... Юнгман. Хәзер инде миңа җиңелрәк. Совет иленнән булган бер иптәш белән таныштым мин. Ул музыка ярата... Эл ли. Ә, әйе, син бит музыка белән саташасың. (Кинәт кенә кайгыга төшә, ләкин елмаеп.) Бәлки, син Генрихның аккордеоны өчен килгәнсеңдер? Юнгман. Миңа бөтенләй башка нәрсә кирәк... Басу станогы. Э л л и. Басу станогы? (Бераз тынып торгач.) Ничек инде ул? Юнгман. Хәзер аңлатам. Мин хәрби өйрәнүләр лагеренда. Элли (гаҗәпләнеп). Хәрби өйрәнүләр лагере? Хәрби әсирләр янында дигән идең ич? Юнгман (һәр сүзенә басым ясап). Баш командование хәрби әсирләрне Кызыл Армиягә каршы сугышу өчен өйрәтә. Элли (коты очып). Үз кешеләренә каршы? Юнгман. Алар моны эшләргә теләмиләр, каршылык күрсәтәләр. Ләкин мәкер белән ялганның эзенә төшү, ачлык һәм җәзалаулар белән көрәшү бик үк җиңел түгел. Аларга бөек татар дәүләте булдыруны вәгъдә итәләр. Янәсе, һәркемгә җир биреләчәк. Берәүләргә кыегайган өй дә ишек алды, икенчеләренә — элекке колхоз җирләре. Русларга карата нәфрәт хисе уяту максаты белән Ислам динен файдаланалар. Хәтта мөфти хәзрәтләренең үзен дә фашист арбасына җигәргә чамалыйлар. 28 Элли (уйга калып). Димәк, шулай... (Урыныннан сикереп тора.) Бу эшкә берничек тә юл куярга ярамый! Ю н г м а н. Совет иптәшләр нәкъ менә шул эш белән мәшгульләр дә. Ә моның өчен басу машинасы бик кирәк. Э л л и (уйланып). Без моның рәтен табарга тиеш... һичшиксез. Юнгман (бераз эндәшми торгач). Элли, менә нәрсә: станокны лагерьда тотып булмый. Иң яхшысы — аны халык күп кереп-чыгып йөри торган йортка урнаштыру... Аскы каттагы квартирага... Кайчан таба аласың син станокны? Мин тагын берсекөнгә кпләм. Элли (уйлый). Яна очрашу минем бары тик киләсе атнада гына. Юнгман. Алайса нишләргә соң? Э л л и. Син нәрсә киңәш итәсең? Юнгман. һы... Совет иленнән булган иптәш синең белән күрешә алыр иде. Ул Берлинга киләчәк. Моны булдырып буламы? Э л л и. Кайсы урында? Юнгман. Мариен чиркәве... Шуннан ерак түгел Лютер һәйкәле янында. Элли. 1943 ел — 1935 ел түгел... Кайда?.. Әйе, чыннан да! Зоопаркта! Тутый кош читлеге янында. Ике атнадан соң, кичке сәгать биштә. Юнгман. Шартлы билге? Элли (шифоньерны ачып, чүпрәктән ясалган кечкенә маймылны ала, аны Юнгманга суза). Моны аңа бирерсез. Юнгман. Ә үзең? Элли. Минем башта өчпочмаклы зәңгәр яулык, кулда зәңгәр сумка булыр... Пароль нинди? Юнгман. Әйдә, булсын тутый кошка бәйләнешле берәр сүз... Элли (чая тавыш белән). «Кошларның канаты бик чуар... (Гит- лерча сәламләшүгә ишарә ясап.) ...тутый кошның авыруы — бик начар». Ю н г м а н. Ә ул җавап бирер: «Медицина тик ятмый!» (Яңадан чоланга керә.) Син минем өстән авыр йөкне алдың, Элли. Элли. Ярый. Аның урынына син яңаны алырсың. Без шундый чорда яшибез, безнең һәркайсыбызга ике генә түгел, бишәр кул да аз. Юнгман (чоланнан чыга; кранны су шаулап агарлык итеп азакка кадәр ача; аннары яба). Монысы — биредә нишлиләр икән дип кызыксынучылар өчен. Элли. Кулыңны ю. (Сөлге бирә.) Юнгман (аңа күз кысып). Кайткач!.. Син берни дә әйтмәдек, Генрих ни хәлдә? (Элли күзләрен аска төшерә. Юнгман эш коралларын җыеп.) Ник эндәшмисең? Элли (аңа җилкәсе белән борылып, күз яшьләрен көчкә тыеп). И Альфред, минем Генрихым юк инде. Юнгман (аптырап). Йа ходай! Ни булды? Элли (әкрен генә). Үлде... Ачлыктан... Юнгман (җаны тетрәп). Элли!.. Элли (тәрәзә янына китеп). Бер‘атна элек без аны Лукауда җирләдек... Аның кабере өстенә карасу кызыл тюльпаннар утырттык, ул аларны бик ярата иде... Юнгман (авыр сулап, ләкин рухын төшермичә). Син безгә ярдәм итәсең, ә үзең, мин беләм, һәр көн, һәр сәгать аның турында уйлыйсың... 29 ЕГЕРМЕ БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Ж.ӘЙ башы. Берлин зоопаркы. Тутый кош читлеге явында. Гумеров (ул гади киемнан), дусларча елмаеп, Эллига чүпрәктән ясалган маймылны кайтарып бирә. Эллн, (авың башында өчпочмаклы зәңгәр яулык), курчакны зәңгәр сумкага яшерә. Эллн. Рәхмәт! (Тирә-якка карый, якынрак килә, пышылдый.) И гонце и штрассе, егерме өч, егерме өч. Мартин квартирасы. Ике тапкыр озын, ике тапкыр кыска итеп шалтыратырга һәм «Мин гомерне страховать итү җәмгыяте агенты» дияргә. Гумеров (елмаеп, баш, кага). Гомерне страховать итү... Тиз генә икесе ике якка китә. КАДР АЛЫШЫНУ Сшенада — зур кош читлеге. Тимер читлек эчендә — каракош һәм бөркетнең башка төрләре. Гади кием кигән Гумеров һәм легионер мундиры кигән Госман белән Хәйдәр керәләр. Гумеров. Госман, юлны күзәт! (Госман бераз читкә китә, тәмәке т&рә.) Киләсе очрашу — дүртенче вариант буенча. Тик бер үзгәреш бар: ике сәгатькә алдан. (Тирәякка күз ташлап.) Дрезден һәм Свине- мюнд лагерьларында сугышчан рух хөкем сөрә. Сталинград бозны ват- гы. Ул лагерьлардан безгә яңа иптәшләр өстәлде. Ышанычлы иптәшләр. Хәйдәр (шатланып). Бу өстәмә көчләрдән без яхшы файдаланырбыз. Гумеров. Тиздән Вюстенауга, сезнең янга кайтам. Анда эшләр ничек? Хәйдәр. Хор һәм музыка группалары катнашында дүрт әдәби кичә үткәрелде. Госман «Кызыл ромашка» һәм «Яулык» шигырьләрен укыды. Госман (ялкынланып). Ә теге ут кебеге, көйдереп ала торганы кулдан кулга йөри. Кырык мәртәбә күчереп яздык инде без аны. Гумеров (канәгатьләнеп). Яхшы. Шымчылар төтен исен сизмәгәннәр, алайса. Хәйдәр. Тагын шул: безнең лагерь шагыйре татар милли гимны язды. Гумеров. Ай-ай-ай! Госман. «Бөек герман империясенең бер кисәге» — Татарстанның милли гимны. Ләкин авторга мөритләре генә кул чапты. Гумеров. Тагын нинди яңалык? Хәйдәр (күзләрен төшереп). Шатлыклы берни дә юк. Гумеров (таләпчән тон белән). Ә шулай да? Хәйдәр (әкрен генә). Тимер... вафат булды. Гумеров (тетрәнеп). Тимер... (Бераз тынлыктан соң, үз-үзен нык тотарга тырышып.) Ничек? Сөйлә. Хәйдәр. Таш чыгарганда бер әсир егылган. Эсесчы аны кыйнарга тотынган. Тимер түзми — эсесчы ерткычка ташлана... һәм киселгән кебек ава. Пулялар белән корсагы нләкләнеп беткән. Ике көн газапланды. (Тынып калалар.) Гумеров (читлек эчендә иң югарыга менеп кунаклаган бөркеткә карап тора. Иреннәре кыймылдый). Нинди кыска булды синең тормыш юлың, Тимер. Коточкыч кыска. Мин синең алда гаепле. Сине ышандыра алмадым. Синең үлем минем йөрәккә китереп бәрде... (Авыр уйлардан соң, Госман белән Хәйдәргә.) Поляк партизаннары белән бәйләнешкә керү җайга салынамы? X ә й д ә р. Без алардаң махсус кеше килүен көтәбез. Гумеров. Сез көтәсез?! Ә ул арада беренче батальонга сугышка керү турында приказ килеп кунса? 30 Хәйдәр. Безгә Краковка барырга иде. Ләкин легионерлар өче1 Краковка юл бикле. Госман. Җитмәсә, поездларда бик нык тикшерәләр. Гумеров. Мин үзем ничек булса да үтәрмен. Төнлә, станциягг житәрәк, сикереп төшеп калырмын. (Берникадәр сүзсез торганнан соң.) Бу минем Тимер каршындагы бурычым. ЕГЕРМЕ ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Кич. Душ бүлмәсе. Заһрум (яланаяк; мундирын сала). Мундир һаман да тәнеңне пешерәме әле? (Абдулла чишенә, аның соравын ишетмәмешкә салына. Заһрум кычкырыбрак.) Абдулла, немец мундиры тәнеңне пешермиме, дим? Абдулла. Мин күнектем инде — паразитларга күнеккән кебек. Заһрум. Паразитларны бетерергә пар ярдәм итә. Абдулла (чишенеп бетеп душ астына керә). Безнең сөйләшкәнне берәрсе тыңлап тормасмы? Заһрум (ул да душка кереп). Стеналардан башка безне берәү дә ишетми. Җомга көнне кич кайсы шайтаны монда борынын тыксын? Абдулла (йомычкадан ясалган мунчала белән тәнен ышкып). Өйдәге пар мунчасыннан да яхшысы юк. Заһрум. Без кайтып җитү белән, хатыннар пыр тузып мунча ягарга керешәчәкләр. Абдулла. Заһрум, бүген мин пиджак кесәсеннән листовка таптым. Муса Җәлил листовкалары. Шундый ук листовкаларны башкалар да тапты. Егетләр әйтә: «Монда да совет власте яши», диләр. Тиздән безне сугышка җибәрәчәкләр, ә барып җиткәч нишләргә — шул турыда суз бара анда. Аннары бер автоматчы турында язылган — йөрәк тетрәткеч. Ничек ул курыкмыйча дошман дзотына шуышып үткән һәм, көчле ут ачкан амбразурага сикереп, аны үзенең күкрәге белән каплаган, — шул турыда әйтелгән... (Сүзсез торганнан соң.) Җәлил, әлбәттә, арттырып җибәргәндер. Барысы да алай ук булмагандыр, дим. Заһрум. Монда ышанмаслык нәрсә бар? Ул автоматчы синең кебек үк бер солдат. Аның исеме — Александр Матросов, 254 нче полктан. Бу хәл Чернушка авылы янында, февральдә була. Абдулла. Димәк, чын-чыннан дөрес? Заһрум. Дөреснең дә дөресе. Абдулла. Каян син боларның барысын да белдең? Каян? Заһрум. Каян? һавадан. Абдулла (исе китеп). Менә каян исә икән җил! (Заһрумның аркасына сугып ала. Үзе көйләп, татарча бии башлый.) Ул чакта бу чыннан да дөрес. Уйдырма түгел. Җәлил, менә нинди чая егет икәнсең син! (Биюдән кинәт туктый.) Заһрум. Син нәрсә? Ник туктадың? Абдулла (Матросовның үлемен ишеткәннән соң биюнең яхшы түгеллеге күңеленә килеп). Ярамаганны кыйландым. Заһрум. Матросов моның өчен сиңа ачуланмас иде. (Абдулла аптырап кала, иңсәсен щыера.) Бу инде сугыш бетә башлады дигән сүз. Сталинградтан башлап көнчыгыш җиле көчле өермәгә әверелде; Абдулла (зур дикъкать белән тыңлап). Чыннан да шулаймы? Заһрум. Давыл якынлаша. Ул барысын да астын-өскә китерәчәк. Абдулла (куркынып). Алланың кодрәте! Ә безгә ни булыр? Шул турыда уйласам, эсселе-суыклы булып китәм. 31 Заһрум. Безнең язмыш үзебезнең кулда. Абдулла. Кул куйдык — без беткән кешеләр инде. Гөнаһы, кай- гысы-ние — барыбызга да бертигез... (Тынып торганнан соң.) Көннәрдән бер көнне син туган илдә, хәрби трибунал каршында... Әгәр әле аңа кадәр бер котырган эт сөягеңне сөяккә аерып ташламаса. Әйе, судья сиңа әйбәт кенә бер бау сайлый. Чөнки син туган илгә хыянәт иттең, елан кабыгына төрендең. 3 а һ р у м. Бау дигәнне син башыңнан чыгарып ташла. Син әле яхшы эшләр башкара алачаксың, Абдулла. Абдулла (уйга катып торганнан соң). Ләкин ничек? Ничек? 3 а һ р у м. Ни өчен сиңа баш бирелгән дип уйлыйсың? Абдулла. Безгә пуля белән бауның кайсын сайларга да мөмкин булмаячак. 3 а һ р у м. Судья өстәленә нәрсә китереп куярсың бит. Әгәр син менә бүгенге көндә дошманга барлык белгәннәреңне әйтеп салсаң, сине өйдә аңгыра сарыктан да болайрак дип исәпләрләр, бик түбән төшкән икән бу диярләр һәм, әлбәттә, җәзаның да тиешлесен бирерләр. Абдулла. Миңа бернинди дә гафу итү кирәкми... Хезмәт лагере? Әйе, аннан да җиңел җәза юк миңа. Ләкин шуннан соң вакыт җитеп иреккә чыккач, мин үземнең Фатыймам күзләренә туры карый алачакмын... Син әйбәт кеше, Заһрум. Миңа җиңел булып китте синең белән сөйләшкәч... Кинәт су туктатыла — «Сак булыгыз!» дигән сүз. Заһрум. Артыңа кара! Абдулла (борылып). Каһәр суксын! Юһум—дежур унтер-офицер. Ю һ у м (каты басып килә). Менә канда яшеренгәнсез икән сез, уйнаштан туган нәрсәләр. Әһә, нәрсә турындадыр серләшәсез? Күзләрегез ялтырый... Бик шикле! Абдулла. Без юындык. Су тәнне сафландыра, күңелне хушлан- дыра. Күзләребез шуңа балкыйдыр. Юһум (тонын үзгәртеп). Юындыгыз, алайса. (Әшәке итеп көлә.) Бик шәл! Бик әйбәт! Мин сезне чүп-чар чокыры тазарту командасына билгелим. Икегезне дә! Абдулла. Обер-фельдфебель әфәнде, исегезгә төшерергә рөхсәт итегез, безнең баракка чират әле дүрт атнадан соң гына... Юһум (акыра). Сөйләнмәскә! Үрә кат! Минем боерык: укчы Ваһап Заһрум белән Абдулла Алиханов иртәгә сәгать алтыга дежур унтер-офицер карамагына пычрак чокыр тазарту өчен җибәрелә! Аңлашыламы? Заһрум (үрә катып). Тыңлыйм, обер-фельдфебель әфәнде. Боерык... Абдулла. ...иртәгә сәгать алтыга пычрак базда эшләргә. Юһум (МЫСКЫЛЛЫ көлеп). Менә шулай... ныклап юынмыйча ул эшкә керешергә ярамый. Ул эш саваплы, аллаһы тәгалә сезне ярлыкар. (Ишекне шап итеп ябып чыгып китә.) ЕГЕРМЕ ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Җәй. Якында тәрәзәсез барак. Ерактан аккордеон тавышы ишетелә: татар халык көйләрен уйныйлар. Мыеклы легионер, яланбаш, шинель дә кимәгән, тпрә-ягыва карап ала да кесәсеннән бер кәгазь чыгара. Мыеклы легионер (кәгазьдән укый). «кызыл РОМАШКА» «Иртәнге таң нурларыннан Уянды ромашкалар...» 32 (Кайбер җирләрен эчтән генә, кайберлэрен кычкырып укый.) «Ромашкалар бар да ак. Аерылмый бер-береннән; Ничек болан бер үзе Ул кызылдан киенгән?..» «...Әйтте кызыл ромашка: — Тәнлә минем яныма Ятып батыр сугышчы Атты дошманнарына... ...Чигенмәде, тик танда Яраланды кулбашы...» (Укудан туктый. Тирән итеп көрсенә.) Менә бу — минемчә! (Әле генә әйткән сүзеннән чирканып китә.) Тукта, дустым! Синеңчәме? Алар мундирындагы татарның күңеленә хуш килгәнчәме? Алдыйсың син үз- үзеңне. (Ачы елмаеп.) Бик тыгызга туры килсә, син алны-артны белмичә торып чабасың. Ә бу алай итмәгән. Азакка кадәр сугышкан. Туган ил җиреннән бер карыш та чигенмәгән. Ә мин?.. Мин бөтенләй буталдым. Үз-үземне аңламый башладым. (Аяк тавышы ишетелә. Легионер кәгазьне яшерә. Почмактан Гумеров килеп чыга. Ул легионер яныннан үтә. Легионер, нәфрәт белән.) Менә бит ничек йөри. Сарык тиресе бөркәнгән бүре кебек. Шарлатаннар кавымы! (Гумеров бер-ике адым гына узгач.) Әй, тәмле булдымы сарык ите мөфти хәзрәтләрендә? Зур, майлы калҗалар Берлинның нәкъ үзендә?.. (Гумеровның битенә төкерә.) Сатлык җан! (Гумеров төкрекне сөртеп ала. Аның йөзендә бер үк вакытта әрнү дә, шатлык чаткылары да чагылып үтә. Легионер кызып.) Я, сук миңа, сук, кеше жаны белән сату итүче! Сук, әйдә, сук! (Гумеров башын югары күтәреп, җиңел атлап китеп бара. Легионер— аның артыннан.) Кулыңнан килмиме?! Куркасыңмы?! (Нәфрәтләнүдән йөзен чытып.) Сез барыгыз да бер иш, мактанчык мәхлуклар. (Китә.) Г умеров каршысына Фоат килеп чыга. Фоат (күзләре хәйләкәр елмая; дәрвишкә ошатып сөйли.) Ходай саулык бирсен сиңа, юмарт бәндәм! Табылмасмы синдә бер чеметем тәмәке без фәкыйрь легионерга? Гумеров (рольгә кереп, аңа тәмәке янчыгын суза). Мөхәммәт га- лиәссәләмнең батыр сугышчысына һәрвакыт табылыр. (Әкрен.) Тыңла: беренче батальон сугышка кертелә — менә эшләр кая барып җитте. Фоат (тәмәке төрә, янчыкны кайтарып бирә). Батальон кайчак китәргә тиеш? Гумеров (юлын дәвам итеп). Безнең санитар әле монысын белә алмаган. Фоат (аның белән янәшә атлап), һич кичекмәстән эшкә тотынырга кирәк. Г умеров. Иртәгә син поляк дуслар белән сөйләшер өчен шәһәргә барасың... Минем Краковта булу файдалы булды. Фоат. Бүген кич көрәшнең планын билгелибез. Заһрумда да кайбер хикмәтле нәрсәләр бар. ЕГЕРМЕ ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Җәй. Тәрәзәсез баракның алгы ягы. Еракта команда тавышлары—өч ротадан торган батальон сугышка китәргә әзерләнә. Юкгмая туктаусыз сәгатенә карый. Аның өстеидә сугыш киеме, иңсәсендә санитар сумкасы. Ул үзен нык тотса да. тынычсызланганы сизелә. Барак почмагыннан күзен алмый. Ниһаять, Г умеров күренә. Тиз-тиз атлап Ю н г м а н янына килә. Юнгман (акрын тавыш белән). Көчкә көтеп алдым! Сине күрми китәм икән инде дип уйлаган идем. (Гумеров маңгаеннан тирләрен сөртә.) Биш минуттан мин колоннада булырга тиеш. Гумеров. Сак бул. Бик күп нәрсә синең кулда. Хәрәкәт белән Заһрум җитәкчелек итә. Аның белән бәйләнеш тот. Ю и г м а н. Алай уңай түгел. Заһрум — беренче ротада. Икенче рота белән минем бәйләнеш яхшырак... Гумеров. Икенче ротада — Әхмәт. Ул Заһрумның урынбасары. Аның уң күзе астында миңе бар. Ю н г м а н. Ул душта эшләгән кешеме? Гумеров. Шул үзе. Тагын менә нәрсә: партизаннар гаҗәеп шик- ләнүчән халык. Пароль... Команда тавышлары: «Батальон! Тезелергә!» Ю н г м а н (ашыгып). Пароль?! Гумеров. «Кочиушко». (Кыз у-кыз у.) Барып кушылгач, коткаручы поляк гвардеецларына сәлам тапшырыгыз. Без икенче партия белән килеп җитәрбез. Ю н г м а н. Сау бул! Гумеров. Мин күзләрем белән сине кочам. Юнгман ашыгып китә. Сәхнәдә Гумеров кала. Команда тавышлары: «Мылтыкны ИЦСӘГӘ1», «Унга!», «Тигез атлап — марш!» һәм батальонның дөп-дөп басып юлга чыкканы ишетелә. ЕГЕРМЕ БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Жәй. Комендант бүлмәсе. Дедециус кулында — югары ягы һәм бер чите көйгән кәгазь. Розенекка күзен төбәгән. Розенек (язу өстәле артында). Коточкыч! Каян таптыгыз ул кәгазьне? Дедециус. Уникенче барактан, подполковник әфәнде. Розенек (гаҗәпкә калып). Уникенчедән? Ничек инде? Әле беркем дә урнаштырылмаган ич анда. Дедециус. Нәкъ шулай. Ул яңа килүче эшелоннар әчеп әзерләнгән. (Розенек ютәлли.) Әле генә шул барак яныннан үтеп барам. Көйгән ис килә. Кәгазь? Җәй уртасыада? Мин тизрәк бинага атылып кердем. Мичтә көлгә әйләнеп барган кәгазь өеме. Таяк белән актарына торгач, менә бу кәгазьне тартып чыгардым. Лагерьга ут төртү өчен бөтерелгән кәгазь, ахры. Розенек. Политик ут төртү бу! Укыгыз! Дедециус (кәгазьне бармак очларында гына әйләндереп). Кырыйдагы юлларын, кызганычка каршы, аерып булмый. Розенек. Калганы да җитәрлек. Башла! Дедециус. «Халык дошманнары рус телендә, Урал үзенең бай ятмалары белән олуг Россиянең аерылгысыз бер өлешен тәшкил итә, дип сайрыйлар. Ә татар телендә шул ук халык дошманнары, Урал Бөек татар империясенеке булачак, дип чыркылдыйлар...» Розенек. Каян килеп чыккан мондый тип? Дедециус. Рөхсәт итегез дәвам итәргә: «Күренеп тора, русларга да, татарларга да бер үк сарык түшкәсен вәгъдә итәләр. Бер түшкәдән ике түшкәне кем ясый ала? Татар халкына да, рус халкына да сарык итенең бер генә калҗасы да эләкмәячәк, һичвакытта да! Чөнки совет халкына дар агачы тәртибен тагарга теләгән әфәнделәр сарык түшкәсен үзләренә билгеләп куйганнар. Шулай булгач, без кулга кергән коралны кемгә .каршы юнәлдерергә тиеш? Әлбәттә, Бөек Октябрь революциясеннән бирле үзебез белән бергә тату яшәгән рус халкына каршы түгел, Кызыл Армиягә каршы түгел, бәлки...» Розенек (йодрыгы белән өстәлгә сугып). Җитте! 3. ,С. Ә." 12. 33 34 Санитарлык бүлеге күренеше. Сулдан унга: Җәлил (һ. Татэ), Тимер (Геттерлэ), Фоат (Гавцш). Фоат Җәлилдән сорый: «Ничек? Карар кылдыкмы?» Дедециус. Имзасы — Муса Җәлил. Розен ек (урыныннан калкып). Теге шагыйрь? Я әле, күрсәт әле ул кәгазьне! (П рокламацияне алып карый, урынына утыра.) Коточкыч әшәкелек! Монда китер ул татарны! Дедецпус. Мин аны ишек артында калдырдым. Ишек ачыла. Күндәм төстә, ләкин курыкмыйча Фарук керә. Розепек (ачуын көчкә тыеп). Кем бездә дар агачы тәртибе турында сөйли, шул үзе дар агачына лаек! Шулай түгелме, Җәлил? Фарук (ауламыйча). Бу — акыллы сүз, подполковник әфәнде. Розен ек (каты итеп). Гаепсез бәрән булып кыланмагыз! Фарук. Минме?! Розен ек (ауа листовканы сузып). Моны таныйсызмы? Фарук (кәгазьгә күз йөртеп чыгу белән йөзе ап-ак була). Моны... Моны мин язмадым... Мин түгел... (Розепек Фарукка эуирэнеп карап тора. Фарук, буталып.) Мин сезгә намус белән хезмәт итәм, подполковник әфәнде. Саф күңелдән әйтәм моны... (Аныу башына ниндидер уй килә. Кабаланып кесәләрен актара, рәсми листовканы тартып чыгара. Кәгазьлэрнеу әле монысын, әле тегесен күрсәтеп.) Моның кәгазе сары. Карагыз. Ә безнең кәгазь ак. һәрвакыт ак. Бөтенләй башка төрле хәрефләр... Розен ек (үчекләп). Бер кәгазь ак, икенчесе — сары. Ышандыргыч дәлил... Фарук (кырыйлары көйгән листовканы Розенекка кайтарып). Монда гадәттәгечә уч алу. Миңа дошман кеше юри минем исемне куйган. Ул мине юлдай алып .ыргытырга тели. Максатына ирешү өчен ул бернәрсәдән дә тайчынмый. 35 Розен ек (мыскыллап). Сезне юлдан алып ыргытырга теләгән дошманыгызны табып китерегез. Тиз булыгыз!.. (Фарук ашыгып чыгып китә. Розенек ■—җирәнеп.) Көндез — «һайль Гитлер!», төнлә — «һайль Мәскәү!» Әйе!.. Дедециус. Кичекмәстән җәзага тартырга кирәк! Розенек. Аның өчен әле вакыт бар. Иң элек ул үзенә дошман дип санаган кешесен табып китерсен миңа. Дедециус җиңелчә баш иеп чыгып китә. ЕГЕРМЕ АЛТЫНЧЫ КҮРЕНЕШ Жәй. Гыйбадәт кылу бинасы. Легионерлар иртәнге намаздан чыгалар. Иң азак- та -Гу меров. Багана артында Фарук тора. Ул куып өркетелгән җәнлеккә ошаган. Фарук. Гумеров! Әй, Гумеров! Тукта әле. (Гумеров тирә-ягына карый, туктый.) Синең белән сөйләшәсе бар. Гумеров (нык басып аның янына килә). Бнредәме? Фарук (өзеп). Биредә!.. Миңа кайбер нәрсәләрне әйтергә кирәк. Г у м е р о в. Ни турьпнда? Фарук (уйлап торган кебек итеп). Ни турында? Кичәге мәдәният кичәсе турында. Программа буеннан-буена җәнҗаллы иде. Гумеров (аңа туры карап). Җәнҗаллы? Ләкин безнең легионерларга ошады. Хәтта азактан бик каты кул да чаптылар. Фарук (күңелсез төстә). Тукай шигыре — ачыктан-ачык өндәмә. Гумеров. Ничек инде? Фарук. Чөнки анда Пушкин белән Лермонтов үрнәк итеп куела. Гумеров (куркытуга юл калдырмаслык итеп). Пушкин да, Лермонтов та — бөтен дөнья әдәбиятыныкы, Гете яки... (Ирония белән баш иеп.) Муса Җәлил кебек үк. Ә Тукай? Татар шагыйрьләре арасында чын-чыннан сандугач түгелмени ул? Нинди бөек сәнгать! Фарук (мәгърур кыяфәткә кереп). Сәнгатьнең нәрсә икәне турында фикер йөртүне миңа калдырыгыз. (Шелтә белән.) Ул шигырь русларга мәдхия булып яңгырады. Гумеров (һәр сүзен өздереп). Шигырь әдәбият классикларына багышланган! Әллә сине менә бу гүзәл юллар өркеттеме; «Шикләнмибез дошманнарның көченнән без, Бу көнге көн Гали, Рөстәмнәргә тиң без. Шагыйрь гомере хәсрәт, кайгы күрсә күрер, Дулкынланмый тормый пч өлкән диңгез. ...Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам, Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам...» (Ирония белән.) Бу юллар, һичшиксез, тулысыңча сиңа да туры килә. Фарук. Чыннан да шулай уйлыйсыңмы? Гумеров. Синең шигырьләр, Җәлил, зур уңыш казаналар. Фарук. Турысын әйтергә кирәк, кайберләре әле бик үк көчле түгел. Шагыйрь ул үз максатьнна һәрвакытта да ирешә алмый. Гумеров. Әгәр инде безнең ватандашлар син укыганда тамаша залыннан ипләп кенә чыгып шылалар икән, үзеңне шуның белән юат: син бөтен даһиларның язмышын — талантыңның беркем тарафыннан да танылмау фаҗигасын уртаклашасың. 36 Ю һ у м (боера). Муса Җәлил! Подполковник әфәндегә! Фарукның кинәт төсе китә, куркудан коелып төшә. Гумеров (хәленә кергән булып). Ул синнән канәгать түгелме әллә? Фарук йөгереп китә. ЕГЕРМЕ ҖИДЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Комендант бүлмәсе. Р о з е н е к (өстәл артында, телефон трубкасын тоткан; гаҗәпләнеп). Күчкән? Бөтен‘батальон? (Ачудан шашып.) Акылга сыймаслык эш* (Нишләргә дә белмичә.) Мин сездән бик үтенер идем... (Маңгаеннан тирен сөртә.) Әйе, үтәде. Зур төгәллек белән. (Ышанып җитмичә.) Икенче тапкыр? Сез шаяртасыз булса кирәк, группенфюрер әфәнде... (Катгый тон белән.) Бары тик көчәйтелгән каравыл командасы астында гына... Баш командование тарафыннан? Кызганыч... (Иөзе яктыра.) Моңа сез ышана аласыз... (Кырыс йөз белән.) Гадәттән тыш тулы вәкаләт бирелсә, шул җитә... Анысы үзеннән-үзе аңлашыла!.. һайль Гитлер, группенфюрер әфәнде! (Телефон трубкасын куя. Дедециуска башыннан аягына кадәр күз йөртеп ала. Аңа.) Поляк партизаннары ягына чыкканнар. Менә сиңа аларның моннан киткәндә егетләрчә дәртле, ашкынулы атлаулары! Иң коточкычы шунда, бер немец санитары татарлар белән бер сүздә булган. Моңарчы күрелмәгән җәнҗал! Бу фетнә... (Үз-үзенә.) димәк, алдан әзерләнгән. (Бераздан.) Җәлил. Башка беркем түгел! (Тора. Йөреп килә. Чыраен сытып.) Проза һәм шигырь белән... Шулай ук бу һауптман Шуффельһауер да авыз ачып калган. Айнысын фронтта! (Утыра, калтыранган кулы белән яза. Дедециуска.) Обер-лейтенант, шушы минуттан башлап сез контрразведкага җаваплылыкны үз өстегезгә аласыз! Д е д е ц и у с. Тыңлыйм, подполковник әфәнде! Бүлмәгә Фарукны алып керәләр. Розенек (Фарукның котын алып). Батальон теге якка чыккан. Беләсезме, моның өчен сезне нәрсә көтә? Фарук. Листовкаларга минем һичнинди дә мөнәсәбәтем юк, подполковник әфәнде. Розенек. Аларга синең исем куелган. Фарук. Ул минем исем түгел. Розенек (мондый «оятсыз рәвештә алдашу»га ачуы кабарып) Тагын нинди эттән туган нәрсә шул исемне йөртә? Фарук. Листовканың авторы. Розенек. Ул — сез? Фарук. Юк! Розенек. Әшәке җан! Фарук (үзенең хәле ныгыгандай тоеп). Мин Җәлил түгел, миңем исем — Фарук Касыйм, подполковник әфәнде. Моны һауптмаң Шуф. фельһауер әфәнде дә раслар. Розенек урыныннан күтәрелә, Дедециуска карый. Дедецнусныц нөзе: <Бу 6flI шаккатыргыч оятсызлык!» дигәнне аңлата. Розенек (Дедециуска). Атарга! Фарук (калтырап, елап, чырылдык тавыш белән). Подполковник әфәнде мин Муса Җәлил түгел, мин фюрерны яратам... Деден и у с. Син бөтен гомер буе алдашып яшәргә теләр идеңМе) 37 Фарук (тезләнә, шуышып. Розенекка таба килә, аның итекләрен кочарга итә). Мин сезгә һәрвакыт тугырылыклы булдым, подполковник әфәнде, һәрвакыт .намус белән, бөтен күңелемнән бирелеп, тырышып хезмәт иттем... Р о з е п е к аца җирәнеп карый. Дедециус. Селәгәйләрең белән яхшы итекне пычратма! Си-н инде аны моннан соң чистарта алмассың. (Боерык тоны белән.) Тор, куркак! (Сакчыга.) Нәрсә көтәсез?.. Сакчы Фарукны җилкәсеннән борып ала, төрткәләп алып чыгып китә. ЕГЕРМЕ СИГЕЗЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Җәй. Кич. Гыйбадәт кылу бинасы. Гумеров белән Фоат намазлык өстендә. Башка берәү дә юк. Фоат (тирән канәгатьләнү белән). Булат, безнең тырышу бушка китмәде бит, ә? Бөтен батальон!.. Шатлыктан биеп җибәрәсе килә. Гумеров. Хәзер биек манарага менәсе иде дә бөтен көчкә «Ура!», «Ура!» дип кычкырасы иде. Фоат. Хәзергә җиңүне тезләнеп бәйрәм итү дә ярап тора... Дөресен генә әйткәндә, мип батальонны озатканда бераз шикләнә калган идем: бик тә дәррәү, җитез атлап чыгып киттеләр... Гумеров. Беләсеңме, без анда иң ышанычлы, булдыклы иптәшләрне җибәрдек шул. Фоат (бераздан). Корбаннар булу бик кыен, бик авыр. Заһрум белән Госман һәлак булганнар... Гумеров. Тельманның көрәштәше Альфред Юнгман... (Гумеров белән Фоат һәлак булган иптәшләре хөрмәтенә башларын иеп, тынып торалар.) Алар сугышның ахырын якынайттылар. Бетен бер минутка, хәтта бер генә секундка булса да. Бер минутка элегрәк солых төзү, үзең беләсең, <ни тора... (Сайгак шыгырдаганы ишетелә. Гумеров сагаеп тыңлый.) Фоат (елмаеп). Ул безнең нптәш, безне саклый. Гумеров (җиңел сулап). Ләкин без көрәшне дәвам итәбез. Әле бу беренче удар гына. Хәзер икенчесен әзерләргә кирәк. Фоат. Алар моннан соң безнең кулга корал тоттырмаслар. Гумеров. Алайса бер генә чара кала: бөтенебезгә дә баш күтәрергә һәм моннан бәреп чыгарга. Фоат (килешеп). Нәкъ вакыты. Кешеләр моңа әзер. Арада йөргән сатлык җаннар койрыкларын кыстылар. Гумеров. Яшерелгән коралларың ничек? Җитәрлекме? Фоат. Башлап җибәрер өчен җитәр: винтовкалар, автоматлар, боеприпаслар... Барысы да әйбәт саклана... аллаһе тәгаләнең үз куенында. (Күзләре белән диварга күрсәтеп.) Стена такталары эчендә. Ашыгып Хәйдәр керә, ишек төбенә тиз генә итеген салып ыргыт,!, салмак, ләкин кызу-кызу атлап, Г у мер о в белән Фоат явына килеп тезләнә. Хәйдәр (пышылдап). Башланды. Лагерьдан берәүне дә чыгармыйлар. ЕГЕРМЕ ТУГЫЗЫНЧЫ КҮРЕНЕШ Кич. Барлау мәйданы. Обер-лейтенант Дедециус белән кыр жандармнары отряды. Дедециус. Фельдфебель! Фельдфебель (алга чыгып, честь бирә). Тыңлыйм, обер-лейтенант әфәнде! 38 Дедециус. Корал келәтен сакчылар белән әйләндереп алырга, һәр бина, һәр барак янында каравылны бермә-бер көчәйтергә! Фельдфебель (үрә катып). Тыңлыйм, обер-лейтенант әфәнде. Корал келәтен сакчылар белән әйләндереп алырга, һәр бина, һәр барак янында каравылны бермәбер көчәйтергә! УТЫЗЫНЧЫ КҮРЕНЕШ Шул ук кич. Гыйбадәт кылу бинасы. Фоат (борчылып). Белдеңме? Гумеров (ачынып). Идән асты пулеметы үзенең соңгы патронына кадәр атты. Хәзер башка коралга сүз бирелергә тиеш. Фоат (эчке тынычсызлык белән). Лагерьда паниканы булдырмаска, җиңеләбез дигән уйга юл калдырмаска. Гумеров (катгый нәтиҗә ясап). Без эшне ахырынача җиткерербез! Хәйдәр (берникадәр икеләнеп.). Ә хәзер нишләргә? Гумеров (серле елмаеп). Хәзер... әлегә итекләрне ныгытып тартыйк. (Аякларына чолгауларын урый, итеген кия.) УТЫЗ БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Иртән. Барлау мәйданы. Легионерлар дүрткелле колоннага (карега) тезелгәннәр. Өсләрендә мундир, ләкин кораллары юк. Колоннаны немец кыр жандармнары һәм каравыл хезмәтендәге татарлар әйләндереп алган. Немецларда — автоматлар, татарларда — мылтык. Лагерь коменданты янындарак Дедециус, Юһум, берничә кыр жандармы һәм татар сакчылары. Розенек (колоннаны әйләнеп чыга, легионерларның йөзләренә җентекләп карый; колоннаның уртасына килә). Легионерлар! Сез бирегә большевик фетнәчеләрне һәм коткы таратучыларны арагыздан куу өчен тезелдегез. Алар сезнең данлыклы мундирыгызны пычраталар, мәсхәрә итәләр. Сезнең борынгы ата-бабаларыгыз, шанлы «Алтын Урда»ны төзүчеләр, нишләтергә белгәннәр андый хурлыклы хыянәтчеләрне. Ул бәдбәхетне дулап чапкан ат койрыгына такканнар. Җаны чыкканчы, телгәләнеп беткәнче сөйрәткәннәр. Шулай ук сез, легионерлар, барлык фюрерларның фюреры канаты астында «Яшел Урда» дәүләтен төзүчеләр, — сез дә рәхимсез булырга тиешсез. Сезнең арада Муса Җәлил бар — без шуны эзлибез. Ул башка исем астында яшеренә. Үгет-нәсихәт шигырьләре иҗат итү урынына, хыянәткә, хаиилыкка чакырып листовкалар яза. Әгәр ул чын ир икән, ә куркак җайлы эт түгел икән, чыгып бассын безнең каршыга! (Җәлил Фоат белән янәшә тора, чыгарга тели. Фоат аны җибәрми, кулыннан ныгытып тота. Розенек команда бирә.) Муса Җәлил, ике адым алга! (Розенек сафта басып торган кешеләрнең барысына да күз йөртеп чыга. Мыскыллап көлә.) Димәк, юк? Алдан ук кисәтәм, тезләрегез беләи шуышып килеп, шәфкать күрсәтүне сорамаегыз. (Команда бирә.) Штильгештанден! Цугван- зе абцэлен!I һәр бишенче кеше, бер адым алга! (Санау башлана, һәр бишенче кеше бер адым алга чыга. Розенек дәвам итә.) Легионерлар! Әгәр сез большевик фетнәчеләрне тотып бирмәсәгез, менә бу иптәшләрегезне сугыш вакыты законнары буенча мин атарга боерачакмын. Өч легионер төрле сафлардан бер үк вакытта Розенек алдына чыгып басалар, Хәйдәр. Муса Җәлил сезнең каршыгызда! Абдулла. Сезнең алда Муса Җәлил, подполковник әфәнде! I Stillgestanden! Zugweise abzahlen!—Смирно! Тәртип буенча сана! с9 Мыеклы легионер (исе китмичә генә). Мин сезнең кулда! Мин — Муса Җәлил! Розе не к (ярсып). Тагын кичәгез үзен шул йолкыш шагыйрь дип күрсәтмәкче була? (Хәйдәрнең, Абдулланың һәм мыеклы легионерның башыннан аягына кадәр күз йөртеп.) Дәлилгә ни китерә аласыз? (Хәйдәргә.) Үзеңнең иң яхшы шигыреңне укы. Хәйдәр (көтелмәгән хәлдән аптырап, кала. Уйлап тора да укый башлый). «Шагыйрь гомере кайгы-хәсрәт күрсә күрер, Дулкынланмый тормый ич өлкән диңгез...» (Тукталып кала.) Розе и ек. Дәвам ит! Дәвам ит! (Хәйдәр, нишләргә дә белмичә, үз аякларына карый, эндәшми.) Исемең? Ю һ у м. Хәйдәр. Хәйдәр әкрен генә берничә адым артка чнгә. А.бдулла (тиз генә алга чыгып). «Дошманнарым, әйтмим әле һич сүз... Сүнде, ахры, кинәт ярсуым. Ычкынмассыз ләкин: көтегез сез Өстегезгә килеп басуым» *. Розен ек (ачуын көчкә тыеп). Миңа яныйсың? Шул гына житмә- гән иде, ат карагы! (Котырынып.) Исемең личек? Ю һ у м. Абдулла Алиханов. Розенек (легионерга). Ә син, мыеклы Лермонтов? Легионер (алга чыга; үзен иркен тота; укый башлый). «Иртәнге кояш нурыннан Уянды ромашкалар. Елмаеп, хәл сорашып. Күзгә күз караштылар...» («Кызыл ромашка» шигырен укыган легионерның тавышы әкрен генә ишетелеп тора башлый. Бу вакытта Җәлил белән Фоат үзара сөйләшә.) Җәлил (яшереп кенә Фоатның кулына кызыл сафьян янчыкны төртә. Пышылдап). Туган ил туфрагы! (Аңа бик нык таушалган кечкенә куен дәфтәре бирә.) Шигырьләрем... (Алга омтыла.) Хәзер мин чыгам. Фоат (аны тагын ныгытып тота). Бераз көт! (Янчык белән куен дәфтәрен кесәсенә яшерә.) Юһум комендантның колагына нәрсәдер пышылдый. Розенек (легионерга). Монысы инде лагерьда билгеле. Башкасын! Башка шигырь укы!.. Я! Легионерның йөзендә каушау сизелә. Розенек (зәһәрле итеп). Димәк, син дә Лермонтов түгел? (Легионер Хәйдәр белән Абдулла басып торган җиргә китә. Розенек Дедециуска.) Барысын да алып китәргә! Дедецпус честь бирә. Борылып комаңда бирә башлый. Икенче легионер (яңа барлыкка килгән взводтан йөгереп чыга һәм Розенек алдына тезләнә). Кызганыгыз, подполковник әфәнде! 1 А. С. Пушки н, «Приятелям». Кызганыгыз! Өйдә мине балаларым кэтә. Ун бала. Әтиләреннән мәхрүм итмәгез аларны! Кызганыгыз! Розе нек (киң күңеллелек күрсәткән була, «Атмаска» дигән ишарә ясый). Яхшы. Элекке урыныңа бас! (Легионер ава-түнэ борылып китә.) Я, тагын кем тезләнеп тәүбә итәргә тели? Бәлки, чын Җәлил үзе чыгар? Җәлил (легионерлар рәтен ерып, алга ыргыла. Розенек каршында йодрыкларын күтәреп, ачы нәфрәт белән). «Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда, Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә; Кирәк икән, үләм аягүрә, Балта белән башым киссәң дә. Меңен түгел, бары йөзен генә Юк итәлдем синең сыңарның; һәм халкымнан кайткач шуның өчен Мин тезләнеп гафу сорармын». Розенек (чыдаша алмыйча). Бу—шул! Шул үзе! Фестнеймен!IIҖәлил (мундирын салып ыргыта). Әйе, бу мин! Юһум Җәлилне эләктереп ала, кулларын артка каера, Дедецнус богау кидерә. Мундирларын салып аткан Хәйдәрне. Абдулланы һәм м ы е к л ы легионерны кыр жандармнары кулга ала. Башка легионерлар да мундирларын бер өемгә ташлыйлар. Дедециус (акыра). Барыгызны да атам! Күпчелеге эчке күлмәкләрдән генә калган легионерлар сафка тезеләләр, бернинди куркытуга да бирешмиләр. Розенек (команда бирә). Яна тезелгән сафларны һәм боларның дүртесен алып китәргә! (Дедециуска.) Обер-лейтенант! Автоматларын әзер тоткан отряд взводны һәм дүрт ирне уратып ала. Хәйдәр, Абдулла һәм мыеклы солдат азаккы рәттә бара. Ин соңыннан, артка каерылып карый-карый, Җәлил атлап китә. Калган легионерлар алар үткәндә үзәк өзгеч татар халык җыры «Зиләйлүк»не — Н. Җиһановньщ «Җәлил» операсында файдаланылганҗырны — башлыйлар. Кешеләр, ераклашкан саен, кечерәя бара, ә җыр җанны тетрәтеп, тирән сагыш, ярсулы моң булып көчәйгәннән көчәя. Б е т т е. Нсмецчәдән X. Курбатов тәрҗемәсе.