Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИЛДАР Ю3ЕЕВ ШИГЫРЬЛӘРЕ

АВЫЛЫМ ЛЕГЕНДАСЫ з җитте исә, Мин шунда барам. Исәнме, болын, Исәнме, Кәрам? Бу — истәлекле Мәйдан урыны. Исем бирелгән: Кәрам болыны. Язылмаганнар. Рәсми карарлар, Халык күңлендә Яши Кәрамнар... «Ничәнче елны Үлде ул?» — дисәм, Китәләр кызып: «Исән ул, исән... Күңелләр — сабыр, Күңелләр — түзем. Кайтыр ул, кайтыр Язын, я көзен... Үз сүзен җилгә Очыра торган Егет түгел ул, Белдеңме, туган?» Кайсы юллардан Барыйм Кәрамга, Кайлардан аны Эзләп табарга? Кәрам болынын Күпме буйладым, Күрмәдем күпме Сабан туйларын, — Көрәшкән чакта Булса бер хәрам, Әйтәләр картлар: «Их, кайтса Кәрам... Аның яшьлеге Узмады әрәм»... Эзлимен аны. Кайда син, Кәрам? Күзләр, күңелләр Юлларга карый, Еракта калган Елларга карый. «Сугыш!» хәбәрен Ишеткән таңда, Кәрам, иң башлап, Ыргылды яуга. «Кетегез безне. Тиз кайтырбыз, дип, Язын кайтмасак, Көз кайтырбыз», дип, Әйләнә турат, Урамнар урап, Китте юл буйлап, Без калдык уйлап: «Юк, дошман мондый Ирне жиңәлмәс, Кәрамнар булган Илне җиңәлмәс». Хатлар көткәндә Беркөнне почта Хәбәр китерде, Сүзләр бик кыска: «Сугыш кырында Сыналды Кәрам. Ләкин... хәбәрсез Югалды Кәрам...» Утларга керер, Суларга керер, Югалмас Кәрам, Бер кайтып килер. Хат килә кинәт. Кәрамнан! Исән! «Камаудан чыктык... Дошманны кисәм». Тагын күп айлар Хәбәр килмәде, Язып җибәрде Командирлары: «Сугышты Кәрам Арслансыман, һәм һәлак булды Дус, иптәш, туган...» 50 Өмет өзелгәч, Шулчак үзеннән Хат килеп төште Кайгы эзеннән: «Үлгәч терелдем, Бу точно! — дигән, — Кайтып җитәрмен, Бу кышны, — дигән. — Туры килмәде Хатлар язарга, — Югалып тордым Партизаннарда!» Ничә яз үтте, Ничә көз үтте, Ничә кыз көтте, Ничә күз көтте... — Кайтмады Кәрам. Көткән күңелләр Сүрелми икән... Нигә соң Кәрам Күренми икән? Кайтып сөйләде Фронтташ дусты: — Соңгы сәламен Әйтергә кушты... — Юкны сөйләмә — Аны бүләләр — — Кәрамдай ирләр Разве үләләр... — Үлде кулымда, Берлин юлында. Әмма сөйлиләр Кәрам турында. Сөйлиләр һаман, Аптырап калам, Шәһәрләр төзеп йөри, ди, Кәрам. Ничә -яз үтте, Ничә көз үтте, Сугышлар бетте, — Кайтмады Кәрам. Әйтәләр бар да: «Үлмәс ул батыр, Киләсе елга, Я быел кайтыр. ... «Ничәнче елны Үлде ул?» дисәм, Китәләр кызып: «Исән ул, исән! Е.рак йөри ул Үлемнән, диләр, Сабан туенда Күренгән, диләр. Берсе шахтада Очраткан аны, Кайтам, дигән, ди, Урап дөньяны. Берәү бер частьта Хезмәт иткән, ди, Кәрам генерал Булып киткән, ди, ...Кәрам болыны Шау килә һаман, «Их, Кәрам кайтса, Кәраммы, Кәрам...» Сабантуйлардан Эзләп карадым, Әлегә аңы Таба алмадым. Халык күңленнән Эзләдем аны. һәм шунда таптым Эзләрен аның. Язылмаганнар Рәсми карарлар, Халык күңлендә Яши Кәрамнар. Сезнең тарафка Килеп кагылса, Хәбәр итегез, Кәрам тдбылса. Ул, кайтакайта, Илендә йөри. Илендә йөри: Кәрам турында Легенда йөри... Легенда йөри... ӘЙДӘ, АТКАЕМ! Шаулы юлдан бара аткаем, Чайка-пчайкап ала башкаен. Җилбер-җилбер килә ялкаең, Җилдән җитез барыйк, аткаем. Әллә инде, аткай, арыйсың, — Каерылып артка карыйсың, һаваларга карыйм, кырларга: Биреләм мин матур уйларга Рәхәт җилләр исә каршыга, Машиналар алга ашыга. 51 Мотор таушы белән тулган кыр, Ишетәсеңме, аткай, тыңлап тор. Самолетлар оча, карап кал, Җирне әйләнәләр кораблар. Әле без бәләкәй чакларда, Авыр иде, авыр атларга; Оныттылар димә, аткаем, Башың түбән имә, аткаем. Машиналар алдан киләләр, Зурлап юл бирәләр, күрәләр... Күтәр башың, күтәр югары. Нинди җитез заман юллары. Җилбер-җилбер килсен ялкаең, Артта калмыйк, әйдә, аткаем! ТОЛЫМНАР <^й, чәчләрең синең, Толымнарың... Мин сокланып карыйм аларга. Әйдә, барыйк әле киноларга... Урамнарда сине күрсеннәр, Көнче кызлар ияреп йөрсеннәр. Күрәм: һәрбер узучының хыяллары Чәчләреңә килеп урала. Кызлар әйтә булыр: «Уф, алла!..» Читтә синнән дөнья кайгылары, Толымнарың оста үрелгән! Алар җилдә гамьсез җилфердиләр, Күзләрең дә уйчан түгелләр. Уйлар эзләп карыйм мин аларга... Әйдә, барыйк әле киноларга. Кино күреп түгел, тормыш күреп, Минем чәчләр бераз агарган. Күзләремнән... Тирән уй диңгезе карый алардан. Толымнарың күздән югалуга Күп карашлар сине юксына. Без кинода. Ут СҮНӘ... ...Әнә... фашист шундый матурлыкка Вәхши кулы белән үрелгән. «Үлем фабригы»нда тау-тау бульгп Озын кара чәчләр өелгән. Йомшак толымыңны кулларыңа Алуыңны тоеп утырам. ...Җилдә җилфердәгән ул чәчләрдән Фашист үзенә кием тукыган. Тоям синдә нәфрәт кабынуын, Күзләреңнең усал януын, Сизәсеңдер Әле дә ул фашистның толымыңа Үрелергә хыяллануын. ...Без кинодан чыктык. Сөйләшмибез. 52 Толымнарың... Күзләремне алмыйм һич аннан. Алар җилдә гамьсез җилфердәми, Алар матур, Алар уйчаннар... СИН ҮЗЕҢ ДӘ КИЛЕП ЧЫГАРСЫҢ КҮК... Кәрим Тпнчуринга Узебез дә сизми калдык инде, Белә алмадык бит хәлеңне, Синең белән Мәйсәрәләр китте, Альт китте «Зәңгәр шәл»ецне. Белмәдек шул ьулат, Мәйсәрәләр Кара шәлен ябынып торганда, Синең кебек күпләр, чыгалмыйча, Адашып калган серле урманда. Кояш төште урман юлларына, Таралдылар куе томаннар, Ачылдылар инде пәрдәләр дә, Зәңгәрләнде инде урманнар. Булат, Булат кайтты; Мәйсәрә дә кайтты. Ефәк «Зәңгәр шәл»ен ябынып. Син үзең дә зәңгәр урманнардан Килеп чыгарсың күк, сагынып.., ЧИШМӘ КҮЗЕ ^елтер, челтер, челтер, челтер Болында Челтерәп, Чишмә ага матурлык Турында Җыр җырлап. Җәйге көндә иелеп сулар Эчкәндә, Рәсимә, Күрә идек икебезне Рәсемдә. Чишмәдә. Чишмә «үзе бик тирәннән Ургыла; Тын гына, Әйткән кебек: «Ул гына юк Яныңда, Ул гына». Чишмә күзе кебек иде Күзләрең, Аппагым, Күзләреңне шул чишмәдән 53 Эзләдем, Тапмадым. Челтер-челтер акты-китте Тиз генә Балачак... Их, тагььн бер урмандагы Көзгегә Карасак. Балачакта ник рәсемгә Төшмәгән — Соң инде. Карасам да күренмисең Шул инде Чишмәдән. Чишмәләрдән су алганда. Рәсимә, Иелеп, Карасаңчы чишмәдәге Рәсмекә Сөенеп... Челтер-челтер, челтер-челтер Болында Челтерәп, Чишмә ага матурлык Турында Җыр җырлап. АККОШЫМ кошлар белән бергә син китәсең, Әмма күңелсезлек тоймыйм мин. Ерак Африкада өзелепөзелел Сине'көтүләрен уйлыйм мин. Сахраларга очкан ул кошларга Кайнар сәламнәрем иярсен. Аккош булып очы-п барырсың да, Халатыңны ашыгып киярсең. Салкын яңгыр ява. Кошлар китә. Ә син, кошлар кебек, Эзләмисең җылы җәйләрне, Авыру йөзләр, сулган күзләр көтә... йөрәгең сине шунда әйдәде. Ак халатың кара Африкада Дуслыгыбыз булып балкысын. Больницалар, сөенеп, елмайсыннар Рәхмәт әйтеп сиңа, аккошым. Яңгыр карлар белән аралаша. Нинди якты бүген, ах, тышта! Әнә карлар... Җылы якка очкан «Аккош»ыбыз кебек, ак, чиста.,. 54 БЕР ТАМЧЫ ЯШЬ ТАМДЫ ТАШ ӨСТЕНӘ •*1 илде егет кырда ятып калган Яудашларын искә алырга. Ир йөрәге салкын таш түгел шул, Ташлар... ташлар тирә-ягында. Кабер тирәсендә гөлләр була, Кайчан гына килмә — гел була, Бер тамчы яшь тамды таш өстенә, — Ир-егетнең яше бер була,,. Бер тамчы яшь тамды... Бер тамчы яшь... Пешереп алды, Кургаш шикелле. Пуля койсаң әгәр, Аңардаи да Кайнар пуля булмас шикелле. ЙОКЛАГАН БАЛА ЯНЫНДА УЙЛАР Яу бакчада һәрчак чират була — Мин дә басам, — Гәзит саталар. Сабыйлар да бик күп, Алар, үзләренчә, Аяз күкне «укып» яталар. Гәзитче дус, Бүген кәеф тә шәп, Кайда... Юкмы шунда Гел күңелле хәбәр бу санда?.. Карыйм. Утырам. Укыйм. Дүртенче бит: сугыш, атом, хәрби сынаулар... Минем янда гына бала йоклый изрәп-изрәп, белми башкасын. ... Тарих кабереннән баш калкыта Адольфның ватык каскасы. Бала йоклый... йокласын ул матур төшләр күреп, Үскәч тә әле Хәл итәсе эшләр күп аңа. Ә хәзергә аның йокыларын Саклаучы бар... Әйе бит, ана? Аның өчен әле һәммәсен дә Әти-әниләре хәл итә. Ә ул гүя Хәлиткеч көрәшкә Чыгып китү өчен ял итә. 55 Әнә алар... Бакчаларда төшләр күрүчеләр, Зурраклары — Шахматларда уйнап йөрүчеләр... Шулар инде Соңгы корольләргә, Фашистларга мат бирүчеләр. СИН ЯШЬТӘШ ТӘ, ЗАМАНДАШ ТА... «Мин коеп куйган шагыйрь генә түгел...» Г. Тука й. Синең сының хәзер гөлбакчада Бронзадан коеп куелган; Мин бер вәкил булып килдем менә Син күрмәгән яңа буыннан. Нәрсә әйтим, Тукай, Синең алда Телем көчсез минем, сүзем аз. Мин китергән чәчәк яз ясамас, Үзең бакча бит син, үзең — яз. Печән базарлары, кәрханәләр... Берсе дә юк... Үзең дә бит күреп торасың. «Мина һаман егерме җиде», диеп Син елмайган кебек буласың. Үссәләр дә, Синең даның өчен Тарайдылар инде бистәләр, Җырларыңны төрлетөрле телләр. Ерак-ерак илләр ишетәләр. Син калдырган язның гөлбакчасын Бар күңелләр якын тоялар, Сине хәзер безнең заманалар Бронзадан коеп куялар. Син яшьтәш тә, замандаш та булып, Дөнья буйлап җырлап йөрисең, Дөрес әйткәнсең шул, Әйе, Тукай, Коеп куйган гына түгелсең... ТАБИГАТЕМ МИНЕМ ЕРГАНАКТАЙ... Тау башында ул җыелып торды, һәм бер көнне, ерып, ташларны, Тын суларны әйдәп үз артыннан, Биек таудан аска ташланды. Тау астында тыныч күл бар иде, Мөмкин иде анда агарга, Тик ерганак аны читләп үтте, Юлын тотып шаулы ярларга. Җил үткәрмәс тауга ышыкланып Күлләр генә акмый, тын тора... Табигатем минем ерганактай, Шау-шуларга, алга омтыла. «Ялтага бар, тынычлан» дип әйтмә, доктор, Авылымнан әйбәт курорт юктыр, юктыр. Тынычлыгым — жил улаган тауларында, Урманының, кырларының шауларында. Бөрлегәне йөзләремә алсу бирә, Кымызлары йөрәгемә ярсу бирә. Р1өрәгемә шифа була гөлләр миңа, Түмгәкләре — кислородлы мендәр миңа. Әче нарзан суларыннан, юк, ким түгел, Чишмәләрен эчми тору мөмкин түгел. Гөлҗимешләр һәрчак укол кадап тора, Күкеләре пульсларны санал тора. «Ялтага бар, дәвалан», дип әйтмә, доктор, Авылымнан әйбәт курорт юктыр, юктыр... САЛАВАТ КҮПЕРЕ бракта зәп-зәкгәр һавада Салават күпере нурлана. Ул нурлар чакыра мине дә Иң серле, иң ерак дөньяга. Алдымда билгесез юл ята, Күңелле хыяллар уята. Узасы килә бер җыр җырлап Киек каз юллары буйлата. Ямь биреп нурлана-нурлана, Салават күпере югала. Хыялым артыннан кораблар Галәмгә юл ала, юл ала... ЯШЬ НАРАТЛАР v/шь наратлар» көен җырлап киттең Көмеш кыңгыраулы пар атта. Озатып кайтам сине, карый-карый, Бөдрәләнеп үскән наратка. Басылмады йөрәк ярсулары —< Басылса да юллар тузаны. Синең җырың шунда калган кебек, Яшь наратка карап узамын. Әле дә булса мимем йөрәгемдә Көмеш кыңгыраулар чыңлыйлар, Урман буендагы яшь наратлар Син калдырган көйне җырлыйлар