Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГЕНЕРАЛ ЯЗМАЛАРЫ

БРЯНСК ФРОНТЫНДА Резервта л чакта тимер юлда йөрү мәсьәләсе шактый кыен булу сәбәпле, мең төрле авырлыклар белән Калугага килеп җитеп, 11 нче армиянең кадрлар бүлегемдә документларымны күрсәткәннән соң, мине армиямен команда пунктына җибәрделәр. КП шәһәрдән 4—5 километр чамасы ераклыктагы урманга урнашкан иде. Бу тирәләрдән бик каты сугышлар узган булуга да карамастан, нарат, чыршы һәм башка агачлардан торган урманга әллә ни зыян килмәгән кебек. Траншея, окоплар да күренми. Армиянең КП сы кечерәк кенә бер аланлыктагы агач йортта икән. Шул йорт алдында мине бер штаб офицеры каршылады, һәм без аның белән командарм кабинетына кердек. Мин, үземнең 11 нче армия карамагына җибәрел тәнлегемне әйтел, генералга доклад ясадым. Зур гәүдәсен чак кына алга иебрәк йөрүче, өлкән яшьтәге командарм генерал Антон Иванович Лопатин, өстәл артыннан торып, ягымлы гына итеп күреште дә минем капларда һәм кем булып хезмәт иткәнлегемне сораштырды. Аннары, озакка сузмыйча гына, миң җитәкчелек итәчәк дивизия алдында торган бурычларны аңлатты һәм: — Машина килеп җиткәнче, штаб начальнигы генерал Корнеевка керегез, ул конкрет боерыклар бирер, — дип саубуллашты. Мин штаб начальнигы белән сөйләшкән арада, машина да килеп җитте. Аннан озын буйлы, киң җилкәле бер офицер килеп чыкты. Бу — минем булачак адъютантым капитан Иван Петрович Котов иде. Аннары без аның белән дивизия штабына — Лобанове авылына юнәлдек. Лобановога барып җитәргә биш-алты километр чамасы калгач, безгә подразделен иел әр очрый башлады. — Болар безнең дивизия солдатларымы әллә? — дип сорадым адъютанттан. Әйе, чыннан да шулай икән. Мин хәзер очраган бер сугышчыга игътибар беләнрәк карап бара башладым. Дөресен әйтергә кирәк, минем 1 Дәвамы. Башы 10—11 саннарда. У 58 күңел шактый тынычсызланып китте. Ни өчен дигәндә, күп кенә сугышчыларның кырынмаганлыгы һәм хәрби форманы бозып йөрүләре күренеп тора иде. Машина дивизия штабы урнашкан йорт алдына җитеп туктауга, җәлтҗәлт атлап, бик пөхтә итеп киенгән бер подполковник минем янга килде дә: — Иптәш полковник, штаб начальнигы подполковник Косенко! ь_. дип үзен тәкъдим итте. Аннары дивизиянең политбүлек начальнигы подполковник Михаил Алексеевич Барыкин, дивизия командиры ярдәмчесе подполковник Иван Григорьевич Свешников, тыл начальнигы майор Всеволод Никифорович Воропаев белән дә таныштым һәм Иван Петрович Косенкога иртәгә сәгать 9 га полк һәм башка аерым часть командирларын җыярга куштым. Шул ук көнне полк командирларының исемлекләре белән дә танышып чыктым. Майор А. В. Мамонов, майор А. Н. Балашов, майор А. Н. Абрамсон — полк командирларының фамилияләре әнә шулай иде. Ә артполк командирының фамилиясен укыгач, мин сагаеп калдым: «Озеров Александр Ильич... /Мин белгән Озеров булырга тиеш бу!» һәм аны чакыртырга булдым. Чыннан да, ялгышмаганмын икән: минем янга Казан гарнизонында бергә хезмәт иткән Озеров килеп керде. Якын танышыңны, бигрәк тә фронтта, очратуның нинди зур шатлык икәнлеген әйтеп аңлату кыен, әлбәттә. Озеров башта берничә ел буена татар полкында батарея командиры, аннан соң татар-башкорт хәрби мәктәбендә курс командиры булып хезмәт иткән иде. Икебез дә Казанның аркылысын-буен бик яхшы белгәнлектән, үткән елларны хәтерләп, озак сөйләштек. Ул хәзер 1935 елдагы Озеров түгел иде инде: шактый калынайган, куе кара кашлары тагын да озынаеп һәм куерып киткән, ләкин тавышы, елмаюы һаман элеккечә ягымлы иде. Александр Ильичны озаткач, үземә билгеләнгән өйгә кайтып, кичке ашны ашадым да йокларга яттым. Юл мәшәкате белән йөреп, бу көннәрдә рәтле ял тигәне юк иде. Күрәсең, яңа, ияләшенмәгән урын булгангадыр — тиз генә йоклап китә алмадым. Күңел дигәнең кызык та инде: кайчак шулай юк кына нәрсәгә күзең төшә дә әллә кайчангы хәлләр хәтергә килә. Менә минем дә, урынга яткач, түшәмгә асылган лампага күзем төште дә, туган авылым Сукаеш клубы күз алдыма килде. ...1919 нчы елның көзе иде. Яңа ачылган совет мәктәпләрендә укулар башланган чак. Япь-яшь балалардан алып, җиткән егетләргә кадәр мәктәпкә йөри. Тагын шунысы кызык: үзләре икенче, өченче сыйныфта көндез укый торган яшьләр кичләрен укытучыга әвереләләр — өйләренә килеп, карткарчыкларны укытып йөриләр иде. Гаҗәп идек без, яшьләр, ул елларда, көнне-төнне белмичә ду кубарып эшләп йөри торган идек. Такташ әйтмешли, бар нәрсәгә кулыбыз җитә иде, бер нәрсә дә бездән качмый иде. Эше эш инде аның, әмма яшьләргә эштән соң ялы да кирәк бит. Ләкин кайда ял итәргә? Хәзерге кебек ялт итеп торган клублар юк иде бит ул чакта. «Клуб оештыру өчен йорт кирәк» дип сөйләшәбез. Шулай үзара киңәштек тә авылдагы бер ялгыз карчыкның өен сорап карарга булдык. Бу мәсьәләне хәл итү өчен, Әсма түтәй белән «договор» төзергә «делегат» итеп, мине җибәрделәр. Мәсьәләне мин чыннан да шактый кызу тоттым, ахры — Әсма түтәй, артык кыстатмыйча гына, өен клуб итәргә ризалык бирде. Ләкин мин чыгып китәргә җыенганда гына, үлгән ирен исенә төшереп: Галим бабагыз җир астында рәнҗеп ятмасмы соң? — дип икеләнеп куйды. 59 Рәнҗергә һич җае юк, Әсма түтәй, без бит клубта начарлык эшләргә җыенмыйбыз! — дидем мин, аны тынычландырырга тырышып. — Сез бит әргәннәр уйнарсыз, җырларсыз. — Синең үз улың Миңиегул абзый гармоньчы иде бит,— дип беренче бөтендөнья сугышында вафат булган улын исенә төшердем. — Галим бабайүзе алып биргән иде бит әргәнне, нигә рәнҗесен ди ул? Сөйләшә торгач, Әсма түтәй тәмам риза булды һәм мин, ярым атлап, ярым йөгереп, иптәшләремне куандырырга ашыктым. Ә икенче көнне «клуб» халык белән шыгрым тулы иде инде. Бу хәл авыл халкы өчен зур һәм шатлыклы вакыйга булды. Кешеләр ниндидер бер яңа нәрсә ишетәселәре килеп җыелганнар, әлбәттә. Бар да көтәләр. Ләкин беркем дә бер нәрсә әйтергә базмый. Чөнки беребезнең дә тәҗрибәбез юк. Менә шушы аптыраган минутларда минем кулга тальянымны китереп тоттыралар. Сәкегә менеп басам да, бөтен тырышлыгымны эшкә җигеп, «Кара урман» көен уйнап җибәрәм. Бармаклар, берсеннән- берсе көнләшкән кебек, көйне моңлырак һәм хозуррак итеп чыгарырга тырышалар. Аннары бию көен сыздырып җибәрәм. «Кемнәр биергә тели?» — дип сораган кеше дә юк. Ләкин шул минутта ук, җиңел аякларын тыпырдатып, кулларын кош канатыдай җәеп җибәреп, Фәхрази Әхмәт- ханов чытып бии башлый. Аның артыннан Әхмәдиша улы Мөбарәкша һәм башкалар. Тагын бию, тагын җыр... Ачык йөзләр, ягымлы сүзләр, өзлексез елмаюлар. Ләкин ул гынамы? Юк. Әнә тәрәзә янында урындыкта утырган Кадыйр агай кулының аркасы белән еш кына күзләрен сөртә. Аннан арырак утырган бер апа башына бәйләгән яулыгының почмагы белән күзеннән яшьләрен сөрткәләп утыра. Әнә тагын ике агай ишек катында идәнгә утырганнар да, бер-берсенә карап, башларын сел- ки-селки нәрсә турындадыр сөйләшәләр. Боларның сәбәбен эзләп баш ватасы юк иде, әлбәттә: берсенең улы сугышта һәлак булган, икенчесенең улы пленга эләккән; кайберсенең кызы балалары белән ятим калган. «Минем дә улым сугыштан исән кайткан булса, шушы күңелле, бәхетле заманнарны күреп, менә биредәге егетләр кебек шатланыр иде. Патша өчен башын югалтты бит, ай аллам!»—дигән тынгысыз уйлар кайный иде аларныц миендә... Икенче көнне (15 майда) иртәнге сәгать тугызга, кичә мин биргән боерык буенча, полк командирлары җыелган иде инде. Урман буе. Каты сугышлар нәтиҗәсендә, бу тирәдәге агачларның ботаклары шактый «кыркылган». Шулай да, исән калганнарының ямь- яшел яфракка төренә башлавы аркасында, урманның шәрәлеге сизелми диярлек. Кайдадыр еракта күке моңлана, кошлар сайраша. «Эх, зәңгәр күккә ка-рап, шушы табигать симфониясен туйганчы бер тыңлыйсы иде!» ди күңел... Менә урынбасарым подполковник Свешников рапорт бирде. Ике рәткә тезелеп басып торучы командирлар белән исәнләштем дә сафны карап чыктым. Шаккатарсың: офицерларның берсе генә дә тиешле формадан түгел иде. Кайсы шинельдән, кайберләре кительдән һәм күбесенең төймәсе дә, каптырмалары да юк. Әйтерсең, болар сугышчан офицерлар түгел, бәлки 20 еллардагы партизаннар. Итекләрен дә чистартмаганнар бит, шайтаннар. «Командирлары шушындый кыяфәттә булгач, солдатлардан нәрсә көтәсең инде!» — дип уйлап куйдым мин, кичә юлда очраган сугышчыларны искә төшереп, һәм командирларның берничәсенә сафтан чыгарга боердым. Алпан-тилпән атлап килеп, рапорт бирә башладылар. Кая ул устав буенча эш итү! Адәм көлкесе бит бу! Юк, бу килеш занятие башларга мөмкин түгел иде һәм мин, офицерлар үзләрен тәртипкә китерсеннәр өчен, 15 минутка тәнәфес игълан иттем. Күрәсең, «менә әйбәт кеше икән, занятие башланганчы ук тәнәфес ясады» дип уйладылар булса кирәк — командирлар кесәләрен актарырга керештеләр. 60 — Тәнәфес тәмәке тарту өчен түгел, бәлки тышкы кыяфәтегезне тәртипкә китерү әчеп! — дидем мин, ачуланып. Офицерлар шундук таралыштылар. Кайберләре атка атланып үз подразделениеләренә чаптылар. Чөнки күбесенең каешы һәм сумкалары да юк иде. Мин болармы күрмәмешкә салынып кына караштыргалап йөрим. Ун минут үткәч, офицерлар җыела башлыйлар. Берсе аеруча күзгә чалына: менә ул, атын бик каты куып, бер куаклык төбенә китереп туктата да, тыныч кына безнең тирәгә килә башлый. Янәсе, ул беркая да бармаган. Ә үзенең зәңгәр күзләре уттай ялтырын. Кыяфәте дә танымаслык булып үзгәргән; каешын да буган, итекләре дә ялт иткән иде. — Кем соң бу офицер? — Мамонов, полк командиры, — диде Свешников. Дөресен әйтим, әлеге самовар җизе төсле сары чәчле Мамоновныц бу хәйләсе һәм җитезлеге ошады миңа. «Хәйләкәр карчыга икән бу». Ул арада 15 минут үтеп тә китте, һәм командирларны яңадан сафка тездек. Барысының да тышкы кыяфәтләре сизелерлек яхшырган иде. Аннары ике сәгать рәттән бик кызу темп белән занятие үткәрдем. Байтактан мондый занятнеләрне күргәннәре бул м агайлыктан, ахры, офицерлар тәмам тиргә баттылар, ләкин зарланучы-сукранучы юк иде. Дивизиянең полк командирлары белән беренче очрашуым шулай булды. Бу вакыйгадан соң берничә көн үткәч, полкларга йөреп кайткан Барыкин бер көнне миңа болан диде: — Беләсезме нәрсә күрдем, иптәш комдив? — Нәрсә? — Бер полк территориясендә агач башында күзәтүче утыра! — ПВО мыни? — мин әйтәм. —Юк. Мамонов аны агач башына бөтенләй икенче максат белән утырткан. Мин ул күзәтүчедән нигә анда утыруы турында сораган идем, ул: «Мине сары машинаны күзәтеп тору өчен куйдылар», — дип җавап бирде. Сүз мин утырып йөри торган машина турында бара иде. Командиры истә-оста юк чакта килеп чыгып, тагын теге юлгы шикелле уңайсыз хәлдә калмас өчен шулай эшләгәндер инде Мамонов. Резервта тора башлауга ике айдан артык вакыт узды. Бу чор эчендә дивизиядә һәркөн дип әйтерлек бик интенсив рәвештә сугыш хәрәкәтләренә, бигрәк тә, һөҗүм итү һәм төнге сугыш тактикасына өйрәнү эшләре алып барылды. Сугышчылар һәм командирлар арасында хәрби тәртипне ныгытуга да зур игътибар бирелде. Бүген (13 июль) дә шундый өйрәнүләрнең берсе һәм иң җаваплысы дәвам итә иде. Дивизия тору урыныннан байтак километрлар киткән, ләкин өйрәнүләр тәмамланырга берничә көн вакыт бар иде әле. Әмма өйрәнүләрне ахырына кадәр дәвам итәргә туры килмәде, көндезге сәгать уникедә дивизия командирларына армия КП сына җыелырга дигән боерык килде. Нәкъ билгеләнгән вакытка җыелабыз. Гади солдат, гимнастеркасы кигән һәм билен каеш белән кысып буган командарм — генерал-лейтенант Иван Иванович Федюнинскийның йөзе җитди, ләкин тыныч иде. — Иптәш генераллар һәм офицерлар, — диде ул, калын көр тавыш белән, — безгә фронтның алгы сафларына барырга приказ килде. Шунлыктан, өйрәнүләрне туктатырга туры килә. Иртәгә сәгать сигездә берләшмәләр юлга чыгарга тиешләр. ’ПВО —• Һава һөҗүменә каршы оборона. 61 Безгә кире үз урыныбызга кайтып торырга да вакыт булмады: марш барышында тиешле маршрут бирелде дә 14 июльдә дивизия юлга чыкты. Безнең турыдан-туры сугышка баруыбыз сер түгел, моны дивизиянең һәр солдаты белә иде. Ләкин сугышчыларның кәефләре аеруча күтәренке иде бу көннәрдә. Моңа мисал итеп, поход барышында күп кенә сугышчыларның үзләрен партия сафына алуларын үтенеп язган гаризаларны искә төшереп китү генә дә җитәр дип уйлыйм. Бер көнне, зур привал вакытында, Мамонов полкы солдаты наводчик Ф. Шурыгинны партиягә кабул иткәндә, ул менә нәрсә диде: «Беләм, без тиздән дошман белән йөзгә-йөз килеп сугыша башлаячакбыз. Менә шуңа күрә дә минем партиягә керәсем килә. Чөнки мин туган ватанымны корал тотып, сугышчы буларак кына түгел, бәлки коммунист буларак та якларга телим, һәм чын күңелемнән вәгъдә бирәм— явыз дошман белән көрәштә көчемне дә, кирәк булса, гомеремне дә кызганмамын...» Пулеметчы өлкән сержант В. Елизаров, кече сержант Д. Полевкев, лейтенант П. Сазонов, лейтенант В. Харин, курсант С. Хаджаев һәм башка бик күпләр партия сафына кабул ителделәр. Походның беренче көннәрендә сугышчыларга утыз градуслы эсседә барырга туры килгән булса, соңгы көннәрдә туктаусыз коеп торган яңгыр астында, пычрак ерып атларга туры килде. Ләкин мондый кыенлыклар гына әллә ни зур зыян китерә алмады, солдатларның кәефе яхшы иде һәм, ун көн дигәндә, дивизия билгеләнгән җиргә — Орел өлкәсенең Рассета һәм Ловать елгалары арасындагы Колодязцы авылы тирәсендәге урманга килеп урнашты. АЛГЫ СЫЗЫКТА Без килеп җиткән көннәрдә, Брянск һәм Көнбатыш фронт гаскәрләре 12 июльдә Орлов-Карачсв юнәлешендә дошманга каршы башлаган контрһөҗүмнәрен дәвам итәләр иде әле. Шул ук чорда Үзәк фронт гаскәрләре дә көньяктан Орелга таба һөҗүмгә күчкәннәр иде. Ә безнең 11 нче армиягә фронтның уң флангысыннан Хвостовичи юнәлешенә һөҗүм итәргә приказ бирелде. 24 июльдә көн чамасыз кызу һәм бөркү иде. Әле шушы көннәрдә генә булып үткән каты яңгырлардан соң, җир юеш булу сәбәпле, 30°лы эсседә бөркелеп күтәрелгән пар тыннарны кыса. Инде сәгать кичке дүртләр чамасы булуга да карамастан, көннең кызулыгы һәм бөркүлек һич кимемәгән әле. Әйтерсең, кояшы да озаграк кыздыру өчен юри шулай бер урында торырга тырыша, әйтерсең, аның бүген батарга һич тә исәбе юк иде. Безнең сугышчылар, җан тиргә батып, һаман алга баралар, арыганлыкларыоллә кайдан сизелеп тора, әмма берсенең дә белгертәсе килми. Бигрәк тә .пулемет күтәреп баручыларга кыенга туры килә. Мин алармы әледән-әле алмаштырып торырга боерык бирәм. Бик нык арыгам солдатларның әйбер капчыкларын иптәшләре күтәргән. Ничек итсәк иттек, әмма дивизия билгеләнгән урынга вакытында килеп җитте. Ә сугышчан приказ юлда ук тапшырылды. Бу приказ буенча безнең дивизия, 25 июльгә каршы төндә 323 нче укчы дивизияне алмаштырып, иртәгесен үк Милеево юнәлешендә һөҗүмгә күчәргә тиеш иде. 323 нче дивизия белән очрашканчы караңгы да төште. Әле полк командирларының берсеннән дә доклад юк лде. Сул күршебез 260 нчы укчы дивизия белән дә элемтә урнаштырылмаган иде. Бу эшләрне төнлә башкарырга туры килде. Без 323 нче дивизияне тулысымча алыштырып, подразделениеләрне сугышчан тәртипкә китерергә дә өлгерә алмадык, дошман бөтен фронт 62 буйлап ут ачты. Мондый хәлдә һөҗүмне дәвам иттерү, билгеле, җиңел эш түгел: бердән, без, командирлар, әле бу тирәдәге обстановка белән танышып җитмәгән, икенчедән, сугышчылар ун көнлек кыен походтан соң ял итәргә түгел, кичке ашны да яхшылап ашарга өлгермәгәннәр иде һәм, дөресен әйтергә кирәк, 25 июльдәге сугышта безнең, дивизия уңышка ирешә алмады. Чөнки «әзерлек җитәрлек түгел иде. Яңгырлар юып пычратып бетергән юллардан озак вакытлы марш ясап, пехота арыган' командирларның үзара ярдәм чаралары оештырырга вакытлары аз һәм дошман турындагы мәгълүматлары да бик чикле иде» '. Ләкин 11 иче армия, шул исәптән безнең дивизия дә, һөҗүмне туктатмады. Территориаль яктан алга китеш әллә ни зур булмаса да, 2 августка кадәр дәвам иткән сугышларда дошманның җанлы көченә һәм техникасына зур югалтулар ясалды. Дошманның 211 нче пехота дивизиясендә писарь булып эшләгән һәм безнең сугышчылар тарафыннан әсир ителгән немец ефрейторының сөйләвенә караганда, дивизия дошманга шактый зур югалтулар китергәнлекне күрергә була иде. Чөнки, инде сугышчылары кырылып бетә язганлыктан, ул дивизиянең командованнесе штабта эшләүче писарьларына кадәр сугышка керткәнлеген сөйләде әлеге ефрейтор, һәм аның сүзенә ышанырга була иде. Армия штабыннан алынган мәгълүматларда да дошманның 183, 95, 293 һәм 211 нче дивизияләренең бик нык йончытылганлыгы турында әйтелгән иде. — Я, ничек, бурычны үтәдегезме? — дип сорады миннән командарм бер көнне. — Юк, бурыч үтәлмәде, илтәш генерал, — дидем мин. Генерал Федюнинский, минем бу җавабыма каршы бер сүз дә әйтмичә, телефон трубкасын куйды. Ләкин бер минут та үтмәде, яңадан шалтыратып: — Командирларны кисәтегез, дошманның мөгезенә барып төртелмәсеннәр! •— диде. Командармның бу нәрсәне искәртүе аңлашыла иде. Чөнки сугыш белән үткән һәр көн безнең сафларны да куертмый лабаса. ф Бүгенгедәй хәтеремдә, август аеның башында, кичке караңгы төшкәч, күзәтү пунктын урман буендагы бер юан имән агачы башына күчердек. Озак та үтми, Барыкин минем янга озын, таза буйлы, кара озынчарак йөзле бер подполковникны алып килә. Әлеге подполковник үзенең безнең дивизиягә артиллерия начальнигы булып билгеләнүе турында доклад ясый. Лоз’овский фамилияле бу подполковник үзенең сабыр гына итеп һәм һәр сүзен бик уйлап сөйләшүе белән минем күңелне шундук биләп алды, һәм ул шул сәгатьтән үк үз вазифасын үтәргә кереште. Ә аңа кадәр эшләгән артиллерия начальнигын, үз үтенече буенча (чөнки ул инде өлкән яшьтәге кеше иде), башка эшкә билгеләгәннәр иде. 3 августта көн бик матур булды: һавада болытның әсәре дә юк һәм җылы иде. Без Федор Евстафьевич Лозовский белән юан имән башындагы НП да сугышның барышын күзәтеп торабыз. Бер полкны дошман аеруча нык кысрыклый башлады һәм мин резервта торган подразделениене шул участокка сугышка кертергә боерык бирдем. Күп тә үтмәде, әлеге участокта өстенлек безнең якка күчте, дошман солдатлары, ничек эләкте, шулай, тәртипсез рәвештә үз позицияләренә чигенә башладылар. — Карагыз әле, иптәш полковник, никадәр самолет! — диде кинәт Лозовский. 1 И. И. Федюнинский. «Поднятые по тревоге», Воениздат М. О. СССР, Москва, 1961 г., стр. 152. 63 Санап карыйбыз: 9, 11, 12... Менә алар бөтенләй якынлаштылар һә.м бербер артлы безнең тирә-юньгә бомбаларын коя башладылар. Хәзер бу тирәләрдә, әйтерсең, дөньяның асты-өскә килә: бөтен җнр дер селкенә, гөрселдәп агачлар ава, аларның сынган ботаклары ук булып еракларга очып китә. Мин Лозовскийга агачтан төшәргә куштым. Ул арада самолетлар, яңадан бер мәртәбә әйләнеп килеп, бомбаларын нәкч безнең тирәгә коя башладылар. Ләкин Лозовский агач башыннан төшмәде. Осколок белән киселгән ботак аның кулындагы биноклен бәреп төшерсә Д9, ул, самолетлар килгән юлларыннан кире киткәнче, үз урынында торып калды. Бу эпизодтан соң мин Лозовскийның ышанычлы ярдәмчем булачагына ышандым һәм аның безгә билгеләнүенә чын күңелдән шатландым. ...Инде көн кичкә авыша башлады. Безгә күзәтү мөмкинлеге булмаган участокта (Мамонов полкы юнәлеше) дивизия егетләре әледән-әле немецларның контратакаларын кире кагып, чигенергә мәжбүр итәләр иде. Ләкин бу хәл озакка бармады: тиздән Мамоновтан да борчулы хәбәр килде. Мәсьәләне ачыклау өчен, Мамоновка үзем барырга булдым. Адъютант Котовны да иярттем. Безнең күзәтү пункты янында гына челтерәп агып торган урман елгасы аша салынган басманы үтеп, кәҗә-сарык күп йөргәнлектән такыраеп беткән сукмакларның берсеннән бераз баргач, полк командиры майор А. Н. Абрамсон очрады. — Кая баруыгыз, майор? — Яңа күзәтү пунктына барам, иптәш полковник, — дип җавап бирде Абрамсон. — Ә нигә таяк тотып йөрпсез? — Минем ярам төзәлеп бетмәгән әле, иптәш полковник. Менә бит нинди кеше! Дивизиягә килгәнемә инде никадәр вакыт үтте, ләкин мин бу хәлне белми идем әле. Абрамсон, тылга китәргә теләмичә, ярасын яшереп йөргән икән. Хәзер, кинәттән таяк тоткан килеш очрагач кына, аңлатып бирмичә чарасы калмады. Бу юнәлештәге дошман рубежы калкурак җиргә урнашкан иде. Без барган сукмак буенда агачлар сирәгәя башлады һәм нәкъ шушы вакытта дошман үзенең артиллерия утын безнең беренче эшелон подраз- делепиеләренә юнәлтте. —Иптәш полковник, безне дошман күзәтә башлады! — диде Котов. Ләкин, агачлар һаман сирәгәя барганлыктан, яшеренергә урын юк иде. Абрамсон минем уң ягымнан рәттән бара. Аның аксавын күреп, мин йөрү темпын киметәм. Менә хәзер бер аерым торган өй янына җитеп киләбез. Ул йорт без бара торган юлның уң ягындагы куаклык арасында. йорт тирәсендә санитарлар күренәләр. —Бу йортта беренче батальонның санпункты булырга тиеш! — ди Абрамсон һәм үзенең полкында һәлак булган сугышчылар турында сөйләргә керешә. Мин аңар карыйм һәм ни өчендер: — Сезгә ничә яшь? — дип сорау бирәм. — Утыз бишенче яшь китте... Шушы урында сөйләшү өзелә. Бездән алда 10—15 метрда снаряд ярылды. Мии нәрсәгәдер битемне ике кулым белән каплаган идем. Кулымны алып, күземне ачып уң ягыма карасам, Авраам Наумович миннән ике адым гына артта, күкрәгенә кулын куеп, бөтергәләнә, егылмаска тырыша. Мин, ыргылып, аны тотып калмакчы идем дә, соң булды. Ул акрын гына чалкан егылды. Мин аның башын кулыма салдым. Майор Абрамсон миңа карап авызын кыймылдатты. Минем контузия аның сүзен аңларга мөмкинлек бирмәде, ләкин аның соңгы сүзе «хушыгыз!» дигән сүз булуында минем һич тә шигем юк иде. Майорның кояшта уңган яшел гимнастеркасы аркылы күкрәгенең сул ягыннан бөркелеп кызыл кан чыкты. Җитмәсә, минем битемнән аккан кан да аның күкрәгенә 64 тамды. Аның күкрәк кесәсендәге партия билеты яртылай тишелеп, кан белән тулган иде инде. Санитарлар тиз генә майорны өй кырына күчерделәр, ләкин бәйләргә дә өлгермәделәр, яшь һәм сәләтле полк командиры, җа-иы-тәне белән бирелеп, фашист ерткычларны тар-мар итүгә дәртләнгән минутларында һәлак булды. Мин җиңел яраландым. Ләкин контузия аркасында тәмам чукракланган идем. Күзәтү пунктына кайткач, минем биттән вак осколокларны тартыпйолкып алып бетерделәр. «Истәлек өчен» дигәндер ахры, медсестра бер осколокны алмыйча калдырган һәм ул әле хәзер дә минем биттә саклана. Полк командиры Абрамсонны, шул көйне үк кич белән авылга алып кайтып, хөрмәт белән күмдек. Минем контузия дә ярыйсы гына булган иде: атна-ум көн чамасы минем белән сөйләшүчеләргә бик нык кычкырырга туры килде. Никадәр кычкырсалар да, ишетмим. Берничә көн миңа язу язып мөрәҗәгать иттеләр. Үзем турында мин югары штабка әйтергә кушмадым. Ләкин безне капчыкта яшереп буламы соң! — Сезне хәрби совет члены генерал Панков телефонга чакыра! — диде шул ук кичне Барыкин. «Нишләргә, алдасаң, яхшы түгел!» — Иптәш Барыкин, командирның тамагы беткән дип әйтегез! — дидем. Алдарсың алай итеп кенә! — «Зыян юк, ишетелер, үзе килсен!» дип әйтә ул, — диде Барыкин. Инде алдашудан мәгънә юк иде, дөресен сөйләп бирергә куштым. — Медсанбатка яисә госпитальгә җибәрергә боерды! — диде Барыкин. Мин аның шулай буласын белеп тора идем. Икенче көяне үк мине алырга армия штабыннан бер врач килеп җитте. Ләкин мин «котылып» калдым... 4 августта, 11 иче армия командующие приказы буенча, дивизия 53 нче корпус карамагына кертелде. (Моңарчы безнең дивизия түрыдан- туры армиягә генә буйсына иде.) Шул ук көнне кич, сәгать бишләрдә, корпустан «тукталып калган рубежда оборонага күчәргә» дигән приказ булды. Бу приказ буенча, безнең дивизия бер миномет полкы, бер ИПТАП 1 , бер танк полкы һәм бер гвардия танк полкы белән бергәләп Ловятино, Котуновка һәм Милеевоныц көнчыгыш ягы аша үтүче полосада оборона тотарга тиеш иде. 5августта Брянск фронты гаскәрләре Орел шәһәрен алдылар. Бу хәбәр һәркемнең йөрәгенә зур шатлык булып урнашты. Ә кичкә табан тагын бер куанычлы хәбәр килде: Дала фронты, 3 августта һөҗүм операциясе башлап, 5 августта Белгород шәһәрен немец оккупантларыннан коткарганлыгы мәгълүм булды. Хәзер безнең алда торган иң мөһим вазифаларның берсе—бөтен сугышчыларны оборона бурычларын тиешенчә үти белүгә әзерләүдән гыйбарәт иде. Бүген көн, иртәдән кичкә чаклы, рекогносцировка ясау, артиллерия, танк һәм пехота подразделениеләре арасында үзара ярдәм чараларын ачыклау белән узды. Калган вакыт батальон һәм рота командирлары белән эшләүгә сарыф ителде. Бөтен подразделениелар дә командирлар һәм партия оешмалары җитәкчеләре катнашында үткәрелгән җыелышларда ике мәсьәлә хәл ителде: 1. һөҗүм көннәренә йомгак ясау. 2. Вакытлы оборона бурычларын тулысыңча һәм яхшы үтәү. „о?«аВ т7^ь ГоткоаХаПпй!1ТД!1 эшУ'әР иең кайнап торган урыны рота- Р’,п ү.; ’. . наР иде - көнне Мамонов полкына киттем. ■ ! •' землянкалар казу, юл күрсәткеч такталары, саклау по- —' КУЮ 1ӘМ башка шуның кебек кирәкле чаралар күрел- нкка каршы ата торган истребительартиллерия полкы. гәп иде.„«Бу көндез, ә менә төнлә белән ничек икән, тикшерергә кирәк», дигән уй башыма килде. Полкның күзәтү пунктына барып, агач башыннан алга карадык. Ми- леево авылы -кырыннан сузылган дошман позициясе бик әйбәт маски* ровкаланган. Ләкин тәҗрибәле сугышчыларга ул, билгеле, күренә иде. Аннан капитан И. С. Журавлев батальонына юл тоттык. Батальонның алгы сызыгы урман авызыннан 300 метр алдагы калкурак җирдән үтә иде. Төнлә казылган сай гына траншея буйлап роталарга юнәлдек. Роталарда, тып-тын гына, немецларга күренмичә генә, сугышчылар окоп казыйлар иде. — Нихәл, егетләр! — дидем мин, бер отделениегә барып җиткәч. —■ Яхшы, иптәш полковник! — дип беравыздан җавап бирделәр. Барысының да йөзләре якты, күңелләре шат күренә иде. Менә шул «яхшы» дигән гади җавап синең йөрәгеңнең эченә үк кереп урнаша да күңелне нечкәртеп җибәрә һәм ниндидер үзең дә төшенмәгән көч тудыра. Сугышчыларның һәркайсып аерым-аерым кысып кочаклыйсы килеп китә. — Я, ничек, арыдыгызмы бу көннәрне? — дип сорыйм. — Юк, арымадык, иптәш полковник! Соң, күреп торам бит инде арыганлыкларын, алар түгел, мин, дивизия командиры да, соңгы көннәрдә яхшы ук йончылганлыгымны сизә идем. Ләкин егетләр сер бирмиләр. «Менә шушындый солдатларны ничек яратмыйсың да, ничек итеп җиңүгә ышанмыйсың!» дип, чын күңелемнән горурланып куям. Сугышчылар белән якыннан торып гади рәвештә әңгәмә башлау гына кирәк, аларның телләре шундук ачыла: менә хәзер дә берсе, бәләкәй көрәген үлән белән чистартты да, якынрак килде: — Иптәш полковник, бу оборонада озак маташырбызмы икән? — Орел безнең кулда инде! — диде тагын берсе. — Хәзер чират Брянскига, шулай бит, иптәш полковник? — Бик дөрес, иптәшләр! — дидем мин. — Траншеяларыгызны тизрәк казыгыз, сизгерлекне югалтмагыз. Әнә шуларны эшләми торып, алга бару мөмкин түгел! Ике юнәлештә дошманны яхшырак күзәтү өчен, траншеялардан берничә метрлар алгарак чыгарып окоплар казырга киңәш бирдем. Аннары тагын берничә җирдә булганнан соң, без адъютант Котов белән «өйгә» юл тоттык. Урман эчендәге әлеге кәҗә сукмаклары буйлап «Внллис»та кайтабыз. Менә бик матур түгәрәк аланлыкка килеп чыктык һәм мин шоферга машинаны туктатырга куштым. Машинадан төшеп, куе. яшел үлән өстенә яттым. Зур игътибар белән урман тавышын тынлап карарга булдым. Бу урыннарда агачлар бераз киселгәннәр. Кайбер урыннар агач ботаклары белән тулган. Анда-монда учак урыннары күренә. Башта кайдадыр еракта күке кычкырды. Аннары безнең тирәдә генә бер кош сайрый башлады. Аны көчкә эзләп таптык. Ул арада кош, икенче агачка куныл, тагы җырлый башлады. Шунысы барыннан да гаҗәп иде: бу кош монда ничек калгандыр, күрәсең, туган урманыннан аерыласы килмәгән булса кирәк. 10—15 минутлык теләп алган ялдан соң тагы кузгалдык... * • Дивизиядә чыга торган «Җиңү өчен» исемле газета да бу көннәрдә үзенең эшен нык җанландырып җибәрде. Бу эштә күптән түгел генә әле редактор булып билгеләнгән яшь һәм энергияле журналист капитан С. Кальницкийяың өлеше зур иде. Сабыр холыклы һәм һәр яңалыкны күрел алып, аны тизрәк газетада яктыртырга тырышучы бу кеше еш кына 5. .С. Ә.* «> 12. 65 66 миңа киңәшкә килергә ярата иде. Менә ул бүген дә, бер төргәк әле яна гьша басылып чыккан газеталарны тотып, килеп керде дә. чын кү- неленнән рухланып, анда яктыртылган материаллар белән мине таныштыра башлады. Шул газетадагы мәкаләләрнең берсен укучыма тәкъдим итәсе.м килә. Пулеметчы Николай Анпилоговның батырлыгы турында нде ул. , «Дошман ныгытмаларын ватып-җимереп, каршылык күрсәткән фашистларны атып яки штык белән кадап үтереп, безнең гаскәрләр алга баралар иде. Менә Анпилоговның расчеты, бер калкулыкка урнашкан немец пулеметы утына юлыгып, тукталып калырга мәҗбүр була. Ләкин озакка түгел. Анпилогов иптәшләренә шуышып алга барырга приказ бирә һәм расчет яшеренеп кенә дошманга якынлаша башлый. Бу батыр егетләр тәмам килеп җиткәндә генә, немецлар котырынып пулемет һәм мылтыклардан ата башлыйлар. Ләкин Николай каушап калмый: ашыкмыйча гына пулеметы янына ята да дошманга ут яудырырга керешә. Немец окопларында кычкырулар, ыңгырашулар башлана. Шушы моментны гына көтеп торган Николай: — Минем арттан, Ватан өчен! —дип иптәшләренә кычкыра да, урыныннан сикереп торып, алга йөгерә һәм дошман траншеясына барып керә. 5 гитлерчы сержантка ыргылалар, ләкин ул аларны автомат очереды белән кырып бетерә. Ә немецлар, үз иптәшләренә ярдәм итәр өчен, зур көч белән контратакага килә башлаган вакытта Николай расчеты инде яңа позициягә күчеп өлгергән 'була һәм яңадан фашистларны туракларга керешә». Соңгы атналарда дивизия газетасы битләрендә В. Т. Ржанов имзасы белән еш кына бик әйбәт итеп язылган очерклар басыла башлаган иде. Мин ул очеркларның авторы белән кызыксынмыйча кала алмадым һәм политотдел начальнигыннан: —< Кем ул Ржанов? — дип сорадым. —• Ә, өлкән лейтенант Ржанов! Ул безнең газетаның сотруднигы,— диде Барыкин. — Күптәннән эшлиме соң ул бездә? — Дивизия оешканнан бирле эшли инде, — диде Барыкин һәм Ржановның күп кенә вакытын алгы сызыкта, сугышчылар арасында үткәрүен, үзе күргән эпизодлар турында язуын сөйләп китте. — Бер җае туры килгәндә минем янга җибәр әле шул сотрудникны! — дидем Барыкинга. — һичшиксез җибәрермен. Ә беләсезме, ул бит сезнең якташыгыз да әле, — диде Кальницкий. — Ничек? Кайдан? — Ржанов — Идел егете, Чабаксардан ул!., у Дивизия сугышчыларының батырлыгы турында сүз чыккач, бер пулемет расчеты турында да сөйләп үтим инде. Сүз өч туган Цепелевлар турында бара. Бу таза һәм җитез Себер егетләренең икесе бертуган, берсе аларның туганнан туган энеләре иде. Мамонов полкының капитан Н. А. Скуратов батальонында хезмәт итүче бу егетләр башта икесе бергә, ә берсе алардан аерым, бүтән подразделениеда иде. Ләкин соңыннан, үзләренең үтенече буенча, Цепелевлар барысы да бер подразделениега күчерелеп, алардан пулемет расчеты төзелә һәм бу расчет үзенең дошманны оста тукмый алуы белән дивизия сугышчылары арасында бик тиз танылып өлгерә. Ләкин, кызганычка каршы, бу аяусыз^өч егет җиңү көнен күрә алмадылар, һәлак булдылар. ош менә болай була: яңгырлы июль иртәсендә Скуратов батальоны пөҗүмгә күтәрелә һәм дошманны куып барганда артык зур булмаган елганы кичәргә туры килә. Ә һөҗүм вакытында елга кичү шактый кат- 67 лаулы мәсьәлә ул, чөнки дошман нәкъ әнә шул вакытта күбрәк каршылык күрсәтергә тырыша. Менә шул елганы кичкән вакытта Цепелевлар, беренчеләрнең берсе булып, аргы якка чыгалар һәм, көтмәгәндә ут ачып, дошман сафында паника куптаралар. Немецлар артиллерия һәм миномет утларын әлеге пулеметка каршы юнәлткән арада, Скуратов батальоны, әйтерлек югалтуга дучар булмыйча гына, елганы кичеп өлгерә. Ләкин дошманның туры наводкадан атылган снаряд кынпылчыгыннан Цепелевларныц кечесе һәм уртанчысы үлә. Әмма олы абыйлары каушап калмый, ярдәм килеп җиткәнче, бер үзе дошманны якын җибәрмичә кырып тора. Ә ярдәм килгәч, тагын алга ыргылып фашистларны куа китә һәм, үзе дә авыр яраланып, инде алга барырлык көче калмыйча, пулеметын иптәшләренә тапшырганда: — Үч алыгыз! — дип әйтел кала. Шуннан аны госпитальгә озаталар. Исән калгандырмы-юкмы. анысын өзеп кенә әйтә алмыйм, әмма ул батыр егетнең үлүенә ышанасым килми. Цепелевлар пулеметын (82 номерлы пулемет иде ул) йөртүче сугышчылар да (Ветров, Шестаков, Першин) Себер егетләренең данлы традициясен дәвам иттеләр. 1943 елның җәй айларында гына да бу пулемет расчетының 300 фашистның җанын теге дөньяга олактыруы әнә шул хакта сөйли. Каты сугышлардан соң бераз тынычланып калган оборона көннәренең берсендә, яралыларның хәлен белергә медсанбатка барырга чыккач, Барыкин миңа бер блокнот сузды: — Укып карагыз әле, иптәш комдив, менә ничек үз илен ярата бит безнең халык! — дип башлады ул сүзен. Блокнотны кулыма алып, ачып карасам, эре, матур хәрефләр белән: «Соңгы битен укыгыз!» дигән сүзләр язылган иде. Ашыгып, күрсәтелгән битен укырга керештем: «Мин, ■—• дип башланган иде ул язу, — әле балачактан ук командир булырга, дошманнарга каршы сугышта катнашырга хыяллана идем. Армияне һәм гомумән геройлык белән бәйләнешле һәр эшне ярата идем. Гражданкада чакта танцыларны, җырны, музыканы, бигрәк тә, гитарада уйнарга ярата идем. Илебезнең табигатенә, эшчән, матур кызларына гашыйк идем. Великие Луки шәһәрендә өзелеп ярата торган кызым бар иде, аны фашистлар астылар. Мин илемнең азатлыгы өчен, яраткан кызымның үчен алу өчен бар көчемне биреп сугыштым. Великие Луки өчен көрәштә яраландым, ярам төзәлгәч, яңадан сугышка киттем һәм дошманның байтак машинасын үз кулым белән шартлаттым. Бу — мин партизан булып сугышкан чакта иде. Моның өчен мин хөкүмәтебезнең иң зур бүләге — Ленин ордены белән бүләкләндем. Ә армия сафында хезмәт итә башлагач, минем иң яраткан эшем разведка булды һәм һәрвакыт разведкада йөрдем. Ләкин хәзер кабат яраландым. Беләм—озак яши алмаячакмын, ярамны врачлар гына төзәтә торган түгел. Ләкин мин үкенмим. Чөнки туган илеңнең азатлыгын яклап көрәшкәндәге үлем үзе үлемсезлек ул! Дошман белеп торсын: ирек сөюче совет халкын ул беркайчан да коллыкка төшерә алмаячак. Мин моңа иртәгә кояш чыгасына ышангандай ышанам! Хушыгыз, дуслар! Бу блокнот кем кулына эләксә дә, үтенечем шул: минем илем өчен, ирек өчен курыкмыйча сугышуымны халыкка җиткерсәгез иде. Кече лейтенант Костя Клевцов, 1923 елда Великие Луки шәһәрендә тудым. Коломин урамы, 33 иче йорт». Кан сеңгәнлектән авыраеп калган әлеге блокноттагы васыятьне Ба- рыкинга дивизия газетасында бастырып чыгарырга куштым. (Шунысы s* лГ»лХ’анКимна«м!!иЫал'|шЫжавап“ирде’ул₽минем Константин ту. ,еНбугеХ“ улым турында7ерни даХмжга яшадем һә^һәр көнанХ ■ айтуын көтә идем. Сезнең минем улым турында язган хатыгыз мине бик шатландырды. Димак, минем Костям чын совет солдаты булып үл- гән икән Юкса, мин төрлечә уйлый идем аның турымда...») Әнә шундый сугышчыларның батырлыгы белән горурланып, үзара сөйләшеп бара торгач, без медсанбатка килеп җиткәнебезне сизми дә калганбыз. Медсанбат урман эчендәге бик матур бер кисентедә палаткаларда урнашкан иде. Безне медсанбат командиры майор Гринь каршылады. Палатка араларында медицина работниклары арлы-бирле йөреп тора иде. Күбесе хатын-кыз, барысы да ап-ак халаттан, аякларына кыска гына кунычлы, җыйнак итеп тегелгән күн итек, башларына ак берет кигәннәр. Араларында яшел береттан һәм гимнастеркадан йөрүчеләре дә бар. Барысының да йөзләре җитди, тиз-тиз атлап, хәтта бер-берсенә әһәмият бирмәгән шикелле, үз эшләре белән шөгыльләнәләр. Үләнне кырып, туры һәм тигез итеп ясалган сукмактан барганда уң яктагы беренче палаткага кердек. Палатка эчендәге ике яклап тезелгән койкаларда ятучы сугышчылар, барысы да диярлек, безгә таба башларын бордылар. Кайберсе әйләнеп тә ятты. — Хәерле көн, иптәшләр! Яралылар бар да үзенчә, көченнән килгән кадәре исәнләштеләр. Башларын селкеп куйганнары да күренде. Уңнан беренче койка кырыена утырдык. Бу кроватьта аягы яраланган отделение командиры сержант Балашов ята икән. — Хәлегез ничек, сержант? — дидем мин. — Эшләр шәп түгел. ■— Нигә, ярагыз бик нык сызлыймыни? — Юк, иптәш полковник, эш анда түгел. Госпитальгә җибәрәбез диләр, менә шунысы яман! — Ярагыз авырдыр, шуңа җибәрәләрдер. — Юк, иптәш полковник, ерунда, балтырдан бер кисәк ит киселеп киткән һәм аз гына сөяге ватылган... Менә, ничек сокланмыйсың инде шундый егетләргә! Күренеп тора, ярасы тиз генә төзәлмәячәк, төзәлсә дә яңадан сафка кайтуы бик шикле. Ә ул, күрәсез, «ерунда» дип тора! Җылы сүзләребез белән бү сержантның күңелен күтәрергә тырышып, бераз утыргач, уртадагы койкада ятучы яралы янына киләбез. — Сез каян, егет? Хәлегез ничек? — Мин сапер. Хәлем әйбәт. Тизрәк үземнең ротама барырга ашыгам. Бу сугышчы, үзенең Белоруссиядән икәнлеген әйткәннән соң, болай диде: 1941 елда минем әти-әнием белән ике сеңелем немецлар оккупациясендә калдылар. Аларның язмышы миңа билгеле түгел. Чамасыз җаным әрни... 1'аР лык палаткаларда да диярлек йөреп чыктык һәм яраиАг^Х-я п^ ?Р каисыннан тизрәк терелеп, дошманны тәмам дөмектергәнчегә кадәр сугышырга теләү сүзләре ишеттек ' Р Медсанбатта ашу-эчү мәсьәләләре һәм тәртип яхшы иде ШУНЫН өчен Гриньга рәхмәт белдереп кутәоенкр киим ид ' ШГ НЫҢ КП гя кайтып B₽nv белән КиЛ; ҮҢ 6ёЛӘН КаИТЫ' П КИГгек‘ боеоыкны .KVDCOTTP Kv пл’™ а Ш аб начальнигы миңа корпустан килгән Документта дошман оборонасын өзәогә ХӘЧРПЛРК алып бару турында язылган иде рингын өзәргә хәзерлек Кич белән полк командирларын чакырып, әлеге боевы™» па «„ткердек һам һәр полкка асрымаеры»' курЫтм,ЛЗрТ,ХЖа₽ы 68 69 майор М. Е. Федорчук беләк әңгәмә ясадым. Ул Абрамсон урынына полк командиры булып билгеләнгән иде. Тиздән практик рәвештә һөҗүмгә әзерлек башланды. Разведка һәм күзәтү алып бару, рекогносцировка ясау, сугыш припасларын якынга туплау, артиллерия позицияләре казу эшләре көчәйтелде. Шул ук вакытта күрше дивизияләр арасындагы чикләрне төгәл билгеләү һәм алар белән үзара ярдәм оештыру чараларына да керешергә кирәк иде. Әнә шул максат белән, алдан сөйләшү буенча, беркөнне без дивизиянең сул флангысына — урман буена килдек. Көн аяз һәм шактый җилле иде. Андасанда снаряд ярылган тавышларны искә алмаганда, тирә-як тыныч. Сизелерсизелмәс кенә алтын төскә керә башлаган урман моңсу гына шаулап тора. Менә 260 нчы укчы дивизия командиры полковник Г. К. Мирошниченко да килеп җитте. Күрештек. Аннары ул үз дивизиясендәге обстановками һәм кайсы рубежларда нинди элемтә кирәклеген, минем тарафтан нинди ярдәм кирәк булачагын сөйләде. Мин дә үз фикерләремне аңа аңлатып бирдем һәм без, үзара килешеп, карталарыбызга тиешле-ачыклыклар керттек тә, бер-беребезгә уңышлар теләп, аерылыштык. Мирошниченконың, гәүдәсе юан һәм авыр булуга да карамастан, йөгерә-атлый машинасы янына китүен без сокланып һәм елмаешып карап калдык. Аннары уң флангтагы күршебезгә юнәлдек. Тизрәк барып җитәргә ашыксак та, машинаны артык куып булмый, чөнки шактый көчле җил аз гына тузанмы да очырып өскә күтәрә. Оборона көннәрендә фашистлар голны аеруча күзәтәләр һәм, аз гына шик булды исә, атарга тотыналар иде. Бүген дә шулай булды. Кузгалып күп тә китмәдек, безнең тирәдә снарядлар ярыла башлады. Хәзер акрын баруның файдасы юк, киресенчә, ныграк куаларга кирәк иде. Ләкин барыбер котылып булмады— снаряд оскологы тиеп, машинаның баллоны ярылды һәм без, туктап калып, сикерешеп төшәргә мәҗбүр булдык. Бер мәлгә дөньяны мина һәм снарядлар ярылудан күтәрелгән тузан болыты каплап алды, һәм бу ярап куйды: хәзер дошман безне күрә алмый иде инде. Күрәсең, безнең машина тукталып калгач, немецлар аны шартлатылды дип уйлаганнардыр — тынып калдылар. Ә ул арада шофер егет баллонны алыштырып та өлгерде һәм яңадан кузгалып киттек. Дошман, абайлап өлгереп, яңадан ут ачканда, без бер уйсулыкка барып җиткән идек инде. Машинаны шунда калдырып, тиешле урынга җәяүләп кенә бара башладык. — Әнә кемдер килә, — диде Лозовский, миңа табан борылып. Чыннан да, ак атка атланган бер офицер, салмак кына юыртып, безгә таба килә иде. Мин, туктап, аның килеп җитүен көтәргә булдым. Әлеге офицер, килеп җитү белән атыннан сикереп төште дә, тезгенен орденаре- цына тапшырып, исәнләшергә кулын сузды. Кыска гына кара мыеклы, озын һәм спай гәүдәле, фуражкасын чак кына сул якка кырын салган бу полковникны мин шундук танып алдым һәм: — Иптәш Бәхтмзин!! — дип, татарчалатып кычкырып әйдәшәм. Бер дә көтелмәгән бу хәлгә бер мизгел аптырап торганнан соң, ул полковник та мине таныды булса кирәк — шундук ике кулын җәеп кочаклап алды. —Сез Булатов буласызмы? Сез бит утызынчы елларда татар полкында идегез! —Әйе, дәрес! — дидем мин. Әхтәм Мөсәлләмович Бәхтизин ул елларда татар-башкорт хәрби мәктәбендә курс командиры булып хезмәт иткән иде. — Сезне яхшы төсмерлим. Тануыма бик шатмыи! — диде Бәхтизнп һәм мине читкәрәк култыклап алып китте. Түмгәк өстенә утырып, татар- башкорт мәктәбен, Казанны, Идел суларын искә төшердек. Аннан дивизияләр ебездәге хәлләр турында сөйләшергә керештек. 70 __ Җитәкче офицерларың пичек, ышанычлылармы? — дип сорагач, Бәхтизин бик канәгать төс белән үз кулы астындагы офицерларның фамилияләрен әйтеп мактап алды һәм: — Бер сүз белән генә әйткәндә, дөньяның астын-өскә китерә торган егетләр! — дип йомгак ясады. Ихтимал, без әле бик озак сөйләшкән булыр идек, ләкин Лозовский эшкә керешергә кирәк икәнлекне искә төшергәч, өчәүләп урман арасыннан чыгып, бер калкулыкка мендек тә һөҗүм’булачак юнәлештә үзара ярдәмләшү чараларын ачыкларга тотындык. Карталарыбызны алып, барлык шартларны да җентекләп тикшердек, тиешле билгеләрне карталарга яздык, радио аша элемтә өчен дулкыннарны билгеләдек. — Сез уңнан һөҗүм итәсез, минем КП га телефон сузарга боерык бирерсез инде! — дидем мин, Бәхтизинның мыегына күземне төшереп. — КПга гына түгел, НПга да бирәм! — диде якташым, көлемсерәп һәм: — Безнең эш бетте бугай, давай тартып алыйк! — диде. Тартмасам да, портсигарын миңа таба сузгач, папиросын алдым. Аннары ул зажигалкасын яндырып миңа сузды. Папиросны авызыма кабып, зажигалка утыннан кабызырга теләп суыруым булды, тамагыма төтен китеп, тончыгып җибәрдем. Шундук зажигалка да сүнде. — Әллә тартмыйсыңмы син? — дип, бу хәлдән кызык табып, Бәхтизин балаларча беркатлылык белән рәхәтләнеп, кычкырып көләргә генә тотынган иде, Лозовский: — Әнә, урман кырында командарм! — диде. Әйләнеп карасак, чыннан да командарм Федюнинский, үзе белән ике офицер ияртеп, безнең якка килә иде. ■— Димәк, контроль! - - диде Бәхтизин, көлүеннән туктап. Килеп җитеп исәнләшкәннән соң, генерал безнең эшләрнең барышы турында сораштыра башлады һәм, күрәсең, безнең докладлардан канәгать иде булса к-ирәк, «яхшы», «яхшы» дип тыңлап торгач: — Ярый, иптәш дивизия командирлары, сезнең ике арада, минемчә, элемтә начар оештырылмас. Сәламәт булыгыз! — дип, китәргә җыенып, кулын биреп хушлашты. Ләкин, китмичә, үз-үзенә: «Бәхтизин — Булатов, Бәхтизин - Булатов» дип кабатлап тора башлады. Аннан соң безгә көлеп карап алды да: — Сез якташлармы әллә? «—■ дип сорады. — Әйе, без якташлар, Идел буеннан! — диде Бәхтизин, бик шатланып. — Без Казаннан! — дип куйдым мин дә, горурланып. — Бик яхшы, бик кызык вакыйга. Үзегезне сынатмагыз казандылар! һәм командарм тагын бер мәртәбә кул биреп хушлашты да, тиз-тиз атлап, китеп барды. Берничә минуттан без дә аерылыштык. Мин машина янына килеп җиткәч, Бәхтизинның ак атын китерделәр. — Иптәш Бәхтизин, нигә машина белән йөрмисез? — дидем мин. — Мин үлгәндә дә аттан аерыла алмам, ахры, иптәш Булатов. Ярый, хушыгыз! ^Полковник Әхтәм Бәхтизин үзенең аты янына килеп, аның ялыннан сыйпап алды да җиңел генә атланды. — Күрешербез, якташ! һичшиксез, иптәш Бәхтизин! Ул әкрен генә китә башлады. Аның әле минем белән сөйләшәсе сүзләре күп булуы һәм, шунлыктан, аерыласы .килмәве сизелеп тора иде. Бераз киткәч, ул тагын артына әйләнеп карады һәм урманны яңгыратып: Казанга сәлам! дип кычкырды да, атың килешле генә юотты- рып, урман эченә кереп китте. Без сокланып аңа карап калдык. 7! 14 августка каршы төндә обстановка сизелерлек рәвештә алышынды. Соңгы көннәрдә юлда күренгән машиналарга гына аткалап, башка вакытта үзләрен шактый тыныч тоткан немецлар бүген иртәдән бирле тупларыннан да, минометларыннан да ешрак ата башладылар. Разведка мәгълүматларына караганда, безнең каршыдагы дошманның 21! нче дивизиясе башка дивизия белән алышынган иде. Шунлыктан безгә бүген саклык чараларын көчәйтергә туры килде. Хәзер төнге бер. Ләкин мин әле һаман ял итәргә ятмаган идем. — Иптәш полковник, минемчә, сезгә ял итеп алырга бик вакыт. Йоклагыз. Мин телефонда булырмын, — диде (подполковник Косенко. Аның әйтүе җитә калды, ахры, мин арып киткән шикелле булдым. Землянкада агачтан әмәлләп оештырылган кроватька яттым. Йокыга киткәнемне сизми дә калганмын... — Иптәш полковник, тизрәк торыгыз, немецлар чигенәләр! — дип, мине Косенко уятканда сәгать нәкъ төнге икенче ярты иде. йокы бер секунд эчендә таралып бетте: Кем әйтте? — дидем мин, кискен генә итеп. — Мамонов. Менә ул телефонда. Мин трубканы алдым. Мамонов ышандырырлык итеп, чатнатып обстановканы хәбәр итте... Укучы «немецлар нигә тиктомалга чигенә башладылар соң?» дип соравы мөмкин. Ләкин бу чигенүгә гаҗәпләнерлек урып юк иде. Мәсьәлә шунда, ул көннәрдә безгә 11 нче армиянең Карачев юнәлешендә яңа зур операциягә хәзерлек алып баруы мәгълүм иде. Армиянең сул флангы- сындагы Н нчы һәм 25 нче корпуслар көче белән тормышка ашырылырга тиеш булган бу операциясенең уңышлы чыгуына 5 августта Орел шәһәренең дошманнан азат ителүе дә уңай йогынты ясады. Ә 7 августта Брянск тирәсендә хәрәкәт итүче дошманның төп көчләренә каршы Көнбатыш фронт гаскәрләре Спас-Демьянск юнәлешендә һөҗүмгә күчкәннәр иде. Безнең гаскәрләргә Брянск урманнарында бик актив хәрәкәт итүче партизаннар да ярдәм итте. Шунлыктан, ул участокларда зур югалтуларга дучар ителгән дошман, күрәсең, безнең участокта да артык каршылык күрсәтә алмаячагын сизенеп булса кирәк, чигенә башлаган иде. ...Уяулыгы, бу эшне вакытында сизенеп алуы өчен, Мамоновка рәхмәт әйттем һәм хәзер үк дошманны эзәрлекләп барырга приказ бирдем. Шул ук приказны башка полк командирларына да тапшырдым да, үземнең карарымны әйтергә теләп, корпус штабына шалтыраттым. — Алхимов телефонда! — диде комкорның адъютанты. — Генералның үзен чакыр, бик мөһим хәбәр бар. Минут та узмый, Иван Алексеевич телефонга килә: — Нәрсә бар?! — Немецлар чигенәләр!! — Булмас, булмас ла, чынмы? — диде генерал, шатлыктан дулкынланган тавыш белән. Мин кыскача үземнең карарымны сөйләп бирдем. — Бик дөрес эшләгәнсең, рәхмәт, Фатих Гарипович! Эзәрлекләүне дәвам итегез!—диде генерал. Яхшы инициативаны бик тиз күтәреп алырга яратучы бу генералга без бик нык ияләшеп җиткән идек инде. Иван Алексеевич 1939 елгы фин сугышында бер күзен югалткан булуга да карамастан, Бөек Ватан сугышында катнашып, үз эшендә җаны- тәне белән бирелеп эшләүче акыллы, туры сүзле генерал иде. Иртәнге сәгать бишкә, безнең дивизиянең ике маршрут буенча хәрәкәт итүче Мамонов һәм Балашов полклары Милеевоны һәм тагы бер авылны алып өлгергәннәр иде инде. Шул ук көнне иртән бөтен корпус дошманны эзәрлекләргә кереште. 72 — Иптәш полковник, оператив группа голга әзер! — дип майор А. А. Аряков (дивизия штабының оператив бүлеге начальнигы) доклад ясады. Юлга кузгалырга дип, землянкадан чыккан гына идек, штаб начальнигы Косенко килеп җитте дә; Әле яна гына Мамонов полкы штабыннан хәбәр иттеләр: юлда немецлар тарафыннан куелган миналар бик .күп, ди. Сак булыгыз!—диде. Шундук бу турыда барлык частьларга да хәбәр итәргә боерык бирдем дә алга юнәлдек. Урман эченнән чыгып, Милееао авылына барып җиткәндә, Мамонов мине рациягә чакырды. Туктамыйча, машинадан гына сөйләшергә туры килде. — Бөтен дөньясы мина белән тулган. Бу мина кырлары безгә бик нык комачаулый. Югалтулар да бар!—диде Мамонов. /Мин саклык чараларын көчәйтергә, ләкин алга бару темпын киметмәскә куштым һәм, саперлар батальоны командиры белән элемтәгә кереп, юлны миналардан чистартуны мөмкин кадәр тизләтергә приказ бирдем. Милеевога кергәч, политбүлектә эшләүче майор В. М. Куколен кон ы очраттым. — Мин Мамоновка бара идем, безнең машинаны мина ватты! — диде ул. «Мине әллә кайда артта калган дип әйтмәсен, тиргәмәсен!» диде, ахры. Аны да машинага утырттым. — Әнә, күрәсезме кара болытны! —■ дидем мин. — Күрәм, ләкин яумаячак ул, иптәш полковник, без барып җиткәнче таралачак, чөнки безнең гаскәрләрдән курка ул болыт! — диде майор. —’Әһә, егет, син агитацияңне миннән башлыйсыңмыни әле? — Так точно!—дип куйды Куколеико, минем шаярганны сизеп. Гаҗәпкә калырсың, берничә йөз йорттан торган бу зур Милеево авылы бөтенләй яндырылмаган диярлек. Ямь-яшел чирәм белән капланган урамнар үлеп яткан хайваннар белән тулган иде. Ник бер генә җан иясе күренсен, бары да үлек. Хәер, фашист узган җирдән шуннан артыгын көтәсе дә юк иде инде. Шулай да. авылда тере җам иясе бар икән әле. Әнә бер өйнең капка төбендә 12-13 яшьлек кыз бала, урамда яткан бозау янына утырган да, бик кызганыч хәлдә үрсәләнеп елап тооа. Аның янында туктаган старшина В. Касыймов: — Бичара бу кыз бала бер үзе генә калган икән, — диде. — Әти-әни- сен фашистлар атканнар, апасын Германиягә җибәргәннәр. Бердәнбер бозавын да немецлар атып качкан! Без авылны чыгып барганда, кайсы төенчек күтәреп, кайберләре кул арбалары тартып, карт-карчыклар, бала-чагалар урман голыннан авылларына кайтып киләләр иде. Барысының күзләрендә яшь, шатлык яше, һәм барысы да, безне котлап, кул болгыйлар... 19 августка чаклы дошман үзенең берничә ныгытмаларына таянып каршылык күрсәтсә дә, узган биш көн эчендә, кимендә 30—40 километр чигенергә мәҗбүр булды. Дивизия күп кенә авылларны, шул исәптән: Милеево, Красное, Алексеевка, Пеневичи һәм район үзәге Хвостовичины фашист коллыгыннан азат итте. Бу көннәрдә сугыш кырларында үлеп калган немецларның саны ике меңнән артык иде. Орел өлкәсендәге Хвостовичи район үзәген азат иткәндәге күп санлы эпизодларның берничәсеиә тукталып үтик. Безнең частьлар Хвостовичи янында туктарга мәҗбүр булалар. Вакыт шактый соң, инде җир өстен караңгылык каплап өлгергән. Дивизия штабыннан бирелгән боерык нигезендә, частьларда разведка группала- 73 ры оештырыла. Мамонов һәм Федорчук-полклары Хвостовичины әйләнеп үтәргә омтылалар. Ләкин бу да тиешле нәтиҗәне бирми, чөнки авыл яныннан гына агучы елга аша салынган күперне фашистлар шартлаткан, ә башка җирдән кичәргә мөмкинлек юк: тирә-як ачыклык һәм дошман туктаусыз атып тора. Вакытның һәр секунды кыйммәт. Дошманга ныгып калырга һич тә ирек бирергә ярамый. Менә шушы моментта ПНШ өлкән лейтенант Злыдень, батальон командиры капитан Когтев һәм химия подразделениесе начальнигы лейтенант Богомолов үзләре белән бер группа автоматчыларны алалар да, субай баганалары арасыннан йөзеп, елганы кичәләр. Аннары, сиздермичә генә дошман чиген узып, авылга керәләр. Ике группага бүленеп урамның ике ягыннан барганда аларга берничә хатын-кыз очрый. Әлегә кадәр фашистлар кулында булган бу авылга совет сугышчылары килеп керүен күреп, хатыннар бер яктан шатлансалар, икенче яктан бик нык куркуга төшәләр: — Сез нишләп болай күренеп йөрисез, әнә немецлар янәшә генә бит! — дип, безнең сугышчыларга яшеренергә кушалар. Әлеге хатыннарның кисәтүе аркасында, разведчиклар инде тәмам килеп җитә язган немецлардай тиз геиә яшеренәләр дә дошманның ут нокталарын күзәтә башлыйлар. Немецларның артиллерия, танк һәм пехота резервлары тупланган урыннарны тулысынча ачыклагач, ике автоматчы алып, Когтев яңадан үз батальонына китә, һәм бу егетләр хәвефсез-хәтәрсез, сау-сәламәт кайтып җитәләр. Аларның мәгълүматы буенча, полкның минометлары, артиллериясе һөҗүмгә әзерләнә башлый. Төнге сәгать бердә нәкъ дошманның резервлары тупланган районга бик каты ут ачыла. Шул ук вакытта безнең пехота да атакага күтәрелә. Бу көтелмәгән ут өермәсеннән дошман ягында чын мәгънәсендә паника куба. Ул арада Хвостовичида калган автоматчылар группасы да немецларның тетмәсен тетәргә керешә. Бу төнге һөҗүм шундый уңышлы булып чыга ки, 16 авыр тупларын, сугыш припасы төялгән берничә автомашиналары!!, танкларын һәм продуктларын калдырып, фашистлар качарга мәҗбүр булалар. 18 августта Слобода авылында ныгып алган дошман Мамонов полкына каршы бик нык ут ачып, аны туктатырга омтыла. Менә шул вакытта капитан Скуратов үз инициативасы белән батальонына Слободаны әйләнеп үтәргә һәм немецларның тылына чыгарга боерык бирә. Батальон, дошман тылына кереп, мондый көтелмәгән хәлдән каушап калган немец гарнизонын туздырып ташлый. Бу бәрелештә рота командиры лейтенант Дубина аеруча батырлык һәм тапкырлык күрсәтә. Ә бронебойщик өлкән сержант П. Глебов фашистларның ике танкысын шартлата. Шул көннәрнең берсендә, кызу сугыш вакытында рядовой Дмитрий Соколов кинәт юкка чыга. Ләкин сәгать ярымнан соң аның атка атланып үз подразделениесенә кайтып килүен күрәләр һәм гаҗәпкә калалар. Ә мәсьәлә менә ничек булган икән: кискен сугыш барган моментта Соколов, иптәшләреннән аерылып, бер үзе дошман тылына барып чыккан да миномет тачанкасында баручы дүрт фашистның өчесен атып үтергән, ә берсен әсир алган. Аннары әсирнең авызын бәйләп, тачанкага җигелгән атны тугарган да шуңа атланып кайткан. Ә әсирне «тәпиләп» килергә мәҗбүр иткән. Шул ук Соколов, сугышның икенче бер киеренке моментында рота командиры Завертяев һәлак булганнан соң:— Алга, иптәшләр! Командирыбыз өчен үч алыйк! — дип команда бирә дә 12 кешелек группа белән авылга бәреп керә һәм әлеге группа андагы фашистларны куып чыгара. Ләкин гитлерчылар тиздән контратакага ташланалар. Тик барыбер группаны чигендерә алмыйлар. Сугыш алты сәгать буена дәвам итә, әмма Соколов группасы алган позициясеннән чигенми. Ниһаять, фашистлар зур көч белән бишенче мәртәбә атакага күтәреләләр. Ә бу вакытта инде Соколов группасының патроннары да беткән һәм 8 сугышчысы да стройдан чыккан була. Ләкин исән калган 74 дүрт батыр барыбер үз позицияләрен ташламыйлар: фашистлар тәмам якынайгач, Соколов: , Комсомоллар тере килеш бирелмиләр! —- дип кычкыра да соңгы гранатасын ыргыта. Шулай әлеге дүрт герой үзләре һәлак булганда да уннарча фашистны юк итәләр... Мин алда дивизия дошманга зур югалтулар ясады дидем. Әйе, анысы шулай. Әмма ул җиңү безгә ансат кына килмәде, зур кыенлыклар белән яулап алынды ул. ' Числосын тәгаен генә әйтә алмыйм, беркөнне төштән соң бик каты җилледавыллы яңгыр явып китте. 30—40 минут эчендә «дөньяны» су басты. Әле генә тузан туздырып килгән машиналар, арбалар, туплар, танклар тузан урынына пычрак чәчрәтә башладылар. Без бер авылга барып җиткәндә, алдан әзерләнгән ныгытмалары,инан һәм күзәтү өчен уңай булган калку урыннан файдаланып, дошман бик каты рәвештә каршылык күрсәтә башлады. Алдан гына түгел, уң флангтан да ут ачты. Көн аязганын гына көтеп торган немец самолетлары да авылга бара торган юлны бомбага тотарга керештеләр. Мин бу вакытта Федорчук полкында идем. Юлдан чыгарга приказ бирсәм дә, машиналарның байтагы батып калды. Шунда ук Лозовский ике артдивизионнан дошман позициясенә ут ачты. Дошман ягында да, безнең якта да пычрак катыш төтен болыты хасил булды, бөтен дөнья селкенә, шаулый иде. Хәер, авангардка билгеләнгән зенитчиклар батареясы һәм полк зенитчикларының осталыклары аркасында, ике самолет яндырылгач, башкалары таралырга мәҗбүр булдылар булуын. Әмма бер заход та бик җиткән иде — байтак сугышчыны һәм сугыш техникасын сафтан чыга Майор Федорчук, икенче эшелон батальонын сугышка кертеп, удар ясады, әмма бу көч кенә гомуми хәлгә әйтерлек үзгәреш тудыра алмады. Федорчук полкы бу чиктә тукталып калырга мәҗбүр булды. Ләкин, ничек кенә булса да, алга барырга кирәк иде, чөнки бер Яхшы, иптәш 0,25, кысыгыз фашистны! ■— диде дә трубкасын куйды. Саперлар окоплар да казып өлгергәннәр иде инде, ләкин анда күчеп йөрүнең кирәге булмады. Юл буе куркынычлы булса да, канауга яшеренеп, сугыш кырын күзәтә башладым. Әнә Блинов егетләре беренче сызыкка якынлаштылар. Әнә хәзер йөгерешә үк башладылар... Әйбәт оаралар, әнә инде алгы линиягә җитәргә бөтенләй аз гына калды... Эх, дошман сизенеп алды, ахры, шул тирәгә атарга кереште. Эх, шайтан ал'нры оарыл чыкмады — батальон ятарга мәҗбүр булды. Инде нишләргә.. Әһә, әнә берәмләп, йөгерә-ята тагын алга киттеләр. Янымда гына ятучы Лозовский, миңа ишеттермәскә тырышып, сүгенеп куйды да: 1 1 — Тагын бер палет ясыйкмы? -— диде. рып киттеләр. полкның туктап калуы аркасында дивизиянең башка полклары арасында өзеклек тууы мөмкин, «һич кичекмичә, дошманны, сул флангтан кысып алып, артка җибәрмәскә һәм, авангард полкы белән бергәләп, аны юк итәргә!» — дигән приказ биреп, Аряковны Балашов полкына йөгерттем. һәм, күп тә үтми, капитан И. А. Блинов батальоны бездән сулда цепька тарала-тарала йөгерә иде инде. Ул арада минем янга Балашов полкы замполиты майор П. X. Зимский йөгереп килде. Аңар алда торган бурычны кабатладым да тизрәк батальонга барырга боердым. һәр минут кадерле. Барысын да күрергә, барысына да боерык бирергә кирәк. Ул арада корпус командиры мине рациягә чакырды. Эшнең бик кызу икәнлеген әйтеп, тиз-тиз генә доклад ясадым. Генерал сүзне озакка сузмады. 75 —- Хәзер үк! — дидем мин, ләкин ике-өч минутта узмады, ут ачарга гына торганда, капитан Блинов егетләрен тагын атакага күтәрде. Минем боерыгым буенча, майор Федорчук беренче батальонга киткән иде. Күрәсең, барып җиткәндер—Блинов батальоны белән бер үк вакытта диярлек, беренче батальон да атакага күтәрелде. Шулай итеп, һәр яктан уралып алынган дошман подразделениесенең бик күп солдаты юкка чыгарылды, байтагы әсир ителде, ә исән калганнары, уннарча машиналарын, тупларын ташлап, качарга мәҗбүр булдылар. Тагын берничә километрлар куыл барганнан соң, алдап әзерләнгән оборона ныгытмаларына таянып, немецлар бик каты каршылык күрсәтә башлагач, без тукталып калырга мәҗбүр булдык. Команда пункты чаган, имән һәм башка төр агачлар катнашып үскән урманга урнашты. Юлдан сулдагы кисенте буйлап бераз баргач, урман каравылчысы йортына килеп чыктык. Өй кырына барып җитәрәк, мине Барыкин белән Косенко каршылады. Әнә, тыл начальнигы майор Воропаев та килеп җитте. 14 август иртәсеинән башлап, әле бергә җыелырга мөмкинлек булганы юк иде. Шунлыктан, хәзер миңа бәйрәм көнендәге кебек күңелле булып китте. Штаб офицерларына карап: «Болар белән бервакытта да югалмассың'» дип тә уйлап алдым. Барыбыз да өйгә кердек. Кичке аш байтактан әзер булса да, мин кайтмыйча ашамаганнар икән. Өстәлдә аш-су әзерләнгән. Көндезге аш та, кичкесе дә шуида бергә өстәл өстен тутырып куелган. Барыбыз да бик зур аппетит белән ашарга керештек. Аннары чәй һәм чәй янына коймак та килеп җитте. — Бу коймак соңыннан килсә дә, исе алдай бөркелгән иде!—дип көлеп җибәрде Лозовский. Ул бит комдив заказы! — диде Барыкин. Көлешә-көлешә ашап- эчкән вакытта Аряков ишекне ачты да: — Командарм килә! — диде. Минем докладны тыңлагач, командарм өстәл янына килеп утырды. Ул бик иык арыган иде. Шуның өстенә күңеле дә борчулы иде булса кирәк. — Иптәш Булатов, синең якташың, 'полковник Бәхтизии һәлак булды бит!—диде ул бераздан, авыр сулап. —• Кайчан? — дидем мин, кинәт аптырап китеп. — Унбишендә көндез. Машинасы белән дошман минасына эләккән. Ул гына түгел, — диде генерал, бик борчылып, — шул ук көнне сезнең күршегез полковник Мирошниченко да мина кыйпыл чыгы белән каты яраланган. Хәле бик авыр, диделәр. Күз алдыма әле кайчан гына киңәшләшеп йөргән күтәренке күңелле .дусларым килеп басты. Киләчәк сугышларда аларңың алдынгы сафта булмаячагына ышанасы килми иде... Генерал төнгә һәм икенче көнгә җитди күрсәтмәләр бирде дә: —■ Шуны исегездән чыгармагыз, немецларның теләсә кайчан чигенү ихтималы бар! — дип, хушлашып, корпус КП сына китте... 17 август. Көн кичкә авышып бара. Шактый көчле искән җил болытлармы көнбатышка куа. Шул «кысыр» болытлар арасыннан күренеп- күренеп киткән кояш бүген гадәттәгедән тизрәк баерга тырышасыман тоела. Бүген дә дошманның каршылык күрсәтүе кимемәде, әмма ул безнең алга баруны бөтенләй үк туктата да алмый иде инде, һәр адым җир өчен көрәшә-көрәшә, дивизия берничә километр алга китте. Хәзер минем машина Брянск өлкәсе кырларындагы сирәк һәм кыска гына булып үскән ашлык басулары буйлап бара иде. Мин үзем егерме яшькә чаклы крестьян эшендә гомер кичереп, ,бу өлкәдә зур гына тәҗрибәм булса да, мондый хәлне күргәнем юк иде әле. Мәсьәлә шунда, мондагы басуларның һич рәте-чираты юк. Җир тоташтан түгел, бәлки кисәкләп, уйдык- 76 уйдык булып кына сөрелгән. Иң зур дигән участогы да 5—6 гектардан артык түгел. Әле ул участоклардагы игеннең дә тиз генә рәтенә төшенеп булмый, чөнки бодаең да, солысын да котырып үскән билчән һәм алабута каплап киткән. Ә иң кызганычы шул: әлеге кәрлә һәм сирәк булып үскән игенне дә җыеп алучы юк, чөнки бу тирәдәге халыкның күбесең фашистлар үтергән, исән калганнары кайсы кая качып беткән. Югыйсә, бу кырларда шаулап иген үсәргә тиеш иде бит! Менә шушы «ашлык» басуларына карап күңел чиксез әрни һәм дошманга карата нәфрәт тагын да арта иде. Бу уйлар бер мине генә түгел,, бәлки дивизиянең'барлык сугышчыларын борчыгандыр дип уйлыйм. Бер калку җиргә менеп җитәрәк, мин шофер Ивашинга машинаны туктатырга куштым. Бу кечкенә генә куаклык арасы иде. Үзем җәяүләп киттем. Калкулык өстенә менеп җиткәндә, киң адымнар белән йөгерә- йөгерә, Лозовский куып җитте. План буенча, шушыннан торып җитәкчелек игәргә тиеш булсак та, аның кирәге чыкмады. Беренчедән, бу урыннан алдагы сугыш кырлары бөтенләй диярлек күренми. Картада ачыклык булса да, әлеге калкулыкны вак агачлар басып бетергән иде. Шунлыктан КП ны башка җирдән сайларга дип кузгалган гына идек, безнең янга бер майор килеп туктады һәм: — Менә сезгә сугышчан боерык! — диде. — Сез кем буласыз? — Оператив бүлек офицеры. — Кайдан, нинди оператив бүлектән? — Корпус штабыннан. — Телегезне йоттыгызмы әллә, ни ©чен баштук шулай дип әйтмисез аны! — дидем мин, бу офицерның рәтләп сөйләшә алмавына ачуланып. — Бирегез документыгызны, нишләп каты-п калдыгыз! —диде Лозовский. Бу майорның уттай кызу вакытта ылҗырап торуына аның да кәефе кырылган иде. Каушавыннан онытылып киткән офицер тиз генә кәгазьне миңа сузды. «...Авиаразведка хәбәр итүенә караганда,—диелгән иде ул боерыкта, — Огорь елгасы буйлап һәм Туда, Скурьгнск торак пунктлары тирәсендә дошманның электән ныгытылган оборона сызыгы табылган. Тукталып тормастан, шуны ватып керергә тырышыгыз! Г а р ц е в». Әлеге сугышчан күрсәтмә буенча дошманны эзәрлекләп барып, 18- август көнне сәгать кичке 7 дә дивизия Огорь елгасының көнчыгыш ярында немецларның алдан ныгытылган оборона корылмаларына килеп терәлде, һәм каты сугыш башланып китте. Огорь елгасы үзе тар гына булса да, киңәеп киткән сазлыгы елгага караганда да уңайсыз иде. Өч полк та хәзер беренче сызыкта. Резервта фәкать бер генә батальон, дивизиянең фронты киң. Дошманның безнең корпус каршында оборонага күчкән 95 һәм 183 нче дивизияләре частьлары каршылык күрсәтүләрен һаман арттыралар. Минем НП урман буендагы траншеядә урнашты. Алгы сызыкка, күп булса, 500 600 метр гына. Моннан Федорчук полкы юнәлеше яхшы күренә иде. Күп тә үтмәде, дивизиянең элемтә начальнигы капитан С. Д. Петриченко барлык полклар белән дә элемтә булдырырга өлгерде. Аның бу җитезлегенә исең китәр. Шундый киеренке шартларда, Петриченконың тырышлыгы аркасында, без сәгать ярым-ике сәгать вакыт эчендә яңадан пөҗүмгә әзерләнә алдык. Мондагы хәлне һәрьяклап тикшергәннән соң, мин игорь елгасын Федорчук полкы юнәлешеннән кичәргә уңайлы- рак дип таптым һәм артиллерияне шунда тупларга ’приказ бирдем. 77 Дошман, күрәсең, сизенеп алган булса кирәк, НП тирәсенә дә ата башлады. Хәзер монда торырга мөмкин түгел, башка урынга күчәргә кирәк иде. Ләкин күчәргә дә мөмкинлек юк. Шушыннан торып кына резервтагы батальонга, вак группаларга бүленеп, елга буена якынаерга приказ бирдем һәм, ОЙПТДны да шунда юнәлтергә боерып, Федорчук- иы ашыктыра башладым. Боерык бирелгән подразделениеләр тиз генә билгеләнгән жиргә тупландылар. Хәзер, бер генә секундны да әрәм итмичә, дошман исенә килеп өлгергәнче, елгамы кичәргә һәм, тукталып тормастан, атакаларга кирәк иде инде. Ләкин... шулчак, һич тә көтмәгәндә, генерал Гарцез имзасы белән «кичүне туктатырга, тукталып калган урында оборонага күчәргә» дигән приказ килеп төште. Шунлыктан, гәрчә елганы уңышлы кичәребезгә тулысы белән ышанган булсак та, оборонага күчәргә туры килде. 19 август көненең икенче яртысында 53 иче корпустай яңа сугышчан приказ килде. Бу приказда дошманның 183 һәм 95 иче пехота дивизияләренең Огорь елгасы һәм Гуда-Скурынск торак пунктлары тирәсендә, электән әзерләнеп куелган ныгытмалардан файдаланып, оборонага күчүләре әйтелгән; безнең 260 һәм Ннче дивизияләргә, әлеге юнәлештә дошманның оборонасын өзеп, Брянск — Җиздра тимер юлына чыгарга һәм, дошманны эзәрлекләп барып, Болва елгасын үткәннән соң, Быхово- Любохна арасында плацдарм ясарга һәм әзерлекне 20 август, 11 сәгатьтә төгәлләргә боерылган иде. Ә мин җитәкчелек лткәи дивизиягә исә, үзенең сугыш участогын 4 иче дивизиягә тапшырып, 20 август иртәсенә Прогресс авылының төньягындагы урманга тупланырга һәм: а) Клеики- Ясвая Поляна, б) Луки-Березовка юнәлешләренә контратакага әзер булырга кушылган иде. Без шунда ук приказда куелган бурычны үтәргә керештек, һәм 20 августка каршы төндә, коеп яуган яңгыр астында, участогыбызны дүртенче дивизиягә тапшырыл, алгы сызыктан яке-өч километр ераклыктагы урманга тупландык. Нәкъ 11 сәгать 50 минутта артподготовка башланды. Аннан соң 260 һәм Ннче дивизияләр атакага да күтәрелеп карадылар, ләкин әйтерлек нәтиҗәгә ирешә алмадылар. Тагын өч көн буена барган өзлексез сугышлар да күзгә күренерлек уңыш китермәде. Бу көннәрдә безнең дивизия сугышка кертелмәде. Шул уңай белән булган бер вакыйганы искәртеп үтәсем килә. 19 августта, корпустан алынган приказны тикшереп торганда, КП га Балашов полкының штаб начальнигы майор Г. И. Евдокимов килеп керде һәм мөрәҗәгать итәргә миннән рөхсәт сорады да: —Иптәш полковник, һөҗүм вакытында безнең полкны уң флангка куегыз, зинһар? — диде. — Ни өчен алай дисез? — дим мин, гаҗәпкәрәк калып. —Мин үзем Җиздра шәһәреннән, иптәш полковник, шуңа күрә үз шәһәремне үзем азат итәргә телим! Дөресен әйтергә кирәк, Евдокимовның бу үтенече мине бик нык дулкынландырып җибәрде. Ләкин, кызганычка каршы, Җиздра шәһәре безнең дивизия юнәлешенә кермичә, 10—12 километр читтәрәк калырга тиеш булганлыктан, Евдокимовның үтенечен канәгатьләндереп булмады. Шуның өстенә, безнең дивизия икенче эшелонда гына хәрәкәт итәргә тиеш нде. Мин әнә шуны әйткәч, Евдокимов: — М-м, кызганыч! — дип куйды һәм, күрәсең, минем сүзләремә бик үк ышанып бетмичәдер, циркуль алып, картада без барачак юнәлеш белән Җиздра арасындагы ераклыкны үлчәп тә карады. Шунысы гаҗәп: бу минутларда майорның күзләрендә эре-эре яшь бөртекләре ялтырый иде. Бу хәленнән ул үзе дә уңайсызланды булса кирәк: ■■ Гафу итегез, иптәш полковник, офицер булып хезмәт итә баш- 78 даган көннән алып, бу минем беренче мәртәбә елавым, — дип, кулъяулыгы белән күзен сөртергә кереште. — Була торган хәл, тынычланыгыз! — дип юатырга тырыштым мин аны һәм, Болва елгасын кичкәч, туган шәһәренә кайтып килергә рөхсәт бирәчәгемне әйттем: — Анысы өчен рәхмәт, — диде майор, әле һаман да күңелсез килеш, ләкин «мин азат иттем сине, туган шәһәрем!» дип әйтә алмая чакмын бит. Алгарак китеп булса да әйтим, Җиздра безнең гаскәрләр тарафыннан азат ителгәч, Евдокимовна чыннан да туган шәһәренә кайтып килергә рөхсәт иттем һәм, ул әйләнеп кайткач, ничек барып кайтуы турында сорадым. — Кайтуын кайттым, — диде ул, көрсенеп, — ләкин бер генә таныш кешемне дә очрата алмадым. Шәһәрнең яртысыннан артыгы янып көлгә әйләнгән. Минем туган йортымның нәкъ өстенә үк бомба төшкән, ахры, — урынында тирән чокыр һәм көлдән башка берни дә калмаган. Шулай да күңелем бераз тынычланды хәзер: минем яраткан шәһәрем фашистлар коллыгыннан азат ителде. Дошманны гына тизрәк дөмектерик, без аны яңадан гөл бакчасына әверелдерербез! Тик менә һәлак булган кешеләр генә кызганыч... — Ә үзегезнең әти-әииегезне күрә алдыгызмы, исәнме икән алар? — Юк шул, иптәш полковник, исәнлекләрен белә алмадым. 2! август. Дивизия бүген икенче эшелонда урнашып, һөҗүмгә әзерлек алып бара иде. Урман эченнән бормаланып агып ятучы чиста инеш буена казылган землянкама Барыкин тирләп-пешеп кайтып керде дә (ул полкларда булган иде) ни өчендер менә мондый сорау бирде: —■ Иптәш комдив, сез өлкән лейтенант Лобачны беләсезме? — Ишеткәнем бар, күргәнем юк. Федорчук полкының миномет ротасы командиры булса кирәк. — Әйе, нәкъ үзе! — диде Барыкин, тагын да әсәрләнә төшеп.— Беләсезме, мин аның турында нәрсәләр ишеттем?! — Я-я, сөйләп кара! — Эш менә ничек булган: 16 августта снаряд, мина һәм пулялар туктаусыз явып торуга карамастан, Лобач үзенең ротасындагы минометларны бик җентекләп уңайлы позициягә урнаштыра да, үзе элемтәчеләр белән алга йөгерә. Ул сайлаган команда пункты гаҗәеп дәрәҗәдә уңайлы, дошман позициясе уч төбендәгедәй күренә торган урын була. Менә шуннан торып, Лобач дошманның ике пулемет ноктасын, алар- дан арырак бер тубын күреп ала да, тиз генә расчет ясап, үзенең минометчыларына ут ачарга боерык бирә, һәм, күп тә үтми, фашистларның әлеге ут нокталары юкка чыгарыла. Ул арада немецларның ике пулеметы флангтан атарга керешә. Лобач, үзенең минометчыларына команда биреп, берничә минут эчендә бу пулеметларны да тынарга мәҗбүр итә. Ләкин озакка түгел. Теге пулеметларның берсе яңадан телгә килә. Шул вакытта Лобачның элемтә чыбыгы өзелә. Инде нишләргә? Ләкин, старшина Гариф Хәйдәровның җитезлеге аркасында, чыбыклар яңадан ялганып өлгерә һәм дошманның соңгы пулеметы да сафтан чыгарыла. Тик шунысы кызганыч,-—диде Барыкин, авыр сулап, — шундый батырлыкны эшләргә көче җиткән кеше соңгы чиктә түзеп тора алмаган — куанычыннан аягүрә басып ура кычкыра башлаган. Менә шунда аның күкрәген пуля... Без үзебезнең дивизиядәге сугышчыларның куркусызлыгы белән горурланып сөйләшеп торганда, кулына калын папка тотып, капитан I. м. нащупкин килеп керде. Ул узган сугышларда аеруча батырлык күрсәткән сугышчыларны хөкүмәт бүләкләренә тәкъдим итү өчен төзелгән исемлеккә кул куйдырырга кергән. Исемлектә мин күреп белгән ке- 79 шеләр дә байтак иде: врач Н. Шпелев, старшиналар Н. Селушкпк. II. Кашаев, сержантлар М. Насретдинов, М. Әүхәдиев, рядовой М. Малахов офицерлардан майор П. Земский, батальон командирлары капитан И. Блинов, капитан А. Җуравлев, артдивизион командиры Б. Квартальный һәм башкалар. Алар барысы бүләккә лаеклы һәм үзләренең оатырлыклары белән танылып өлгергән сугышчылар иде. Аннары мин полкларга киттем. Төньяктан исүче каты җилдән урмандагы агачлар моңсу гына шаулап, селкенеп утыралар. Икенче эшелонда булганлыктан, безнең дивизия тирәсендә снарядлар һәм миналар ярылмый, шулай да туп тавышлары әледән-әле ишетелеп, урманны яңгыратып тора иде. Юл ярыйсы гына булганлыктан, шофер мине Балашов полкына бик тиз китереп җиткерде. Аннан полк командиры майор Балашов белән батальоннарны тикшерергә киттек. Сугышчан әзерлек һәм саклык чаралары яхшы оештырылган булса да, тикшерү нәтиҗәсендә, мин батальоннардан канәгатьсезлек белән кайттым. Мәсьәлә шунда, кайсы гына подразделениеда булсам да, сугышчыларның күбесен сакал-мыек басып бетергәнлеге һәм чисталык җитмәгәнлеге күренде. Шунлыктан старшиналарны, хуҗалык буенча эшләүче командирларны нык кына кыздырырга туры килде. Полк, батальон командирларына да яхшы ук эләкте. Чөнки сугыш вакытында корал һәм азык-төлек ни дәрәҗәдә кирәк булса, гигиена кагыйдәләрен саклауның да әһәмияте шулкадәр үк мөһим. Сугыш кырларындагы авыр һәм катлаулы шартларда, чисталык мәсьәләсенә тиешле әһәмият бирелмәгән очракта, сугышчылар арасында төрле, бигрәк тә йогышлы, авырулар таралучан була. Менә шуның өчен дә бу- нәрсәгә күз йомып калу һич тә кичерелми торган хәл иде. һәм мин, подразделениелардәге медицина эшчеләрен, офицерларны, партия һәм комсомол оешмалары вәкилләрен дә җыеп, әлеге җитешсезлекне тиз арада бетерергә күрсәтмә бирдем. 25 август смотр көне итеп билгеләнде. Смотр батальоннар күләмендә уздырылды. Ул көйне мин Мамонов полкы батальоннарында .булдым. Менә капитан Н. В. Долгополов батальоны. Сугышчылар тигез сафларга тезелеп куелган. Барысы да коралларын тотып һәм башка төр снаряжениеләрен асып, тулысыңча сугышчан әзерлек белән басып торалар. Күңелләре күтәренке, йөзләре шат. Сугышчылар белән исәнләшкәннән соң, сафлар буйлап тикшереп бара башладым. Барысы да тәртиптә. Минем игътибарны бер сержант җәлеп итте, йөзенә караганда, Урта Азия ягыннан булырга кирәк. Тулы түгәрәк битле, капкара чәчле бу сержант үзе дә, миңа карап, елмаеп куйды. — Сез кем буласыз? — дип сорадым мин аннан. —, Кече сержант Аширов, разведчик, — дип җавап бирде һәм шул чакта күкрәгендәге Кызыл йолдыз ордены һәм «Батырлык өчен» медале ялтырап китте. — Кәефләр ничек соң? — Кәеф отлично, иптәш полковник! Тизрәк дошманны тар-мар итәргә кирәк, менә шул! — диде Сәеткасыйм Аширов. — Әсир алдыңмы соң? — Рядовой фрицны бернячәне алып кайттым, ә менә офицерларын эләктерә алганым юк әле. Ашировның әлегә кадәр аска карап, оялыбрак торган кысынкы кара күзләре өскә күтәрелеп китте һәм ул үзем шактый кыю тота иде инде. Нинди геяә сорауга да чатнатып җавап бирергә әзер иде ул... — Менә сугыш кешене ничек үзгәртә! Килгәндә рәтләп русча да белми иде бит әле,— диде Мамонов, — ә хәзер ут чәчеп тора! Без сафның сул флангысына килеп җиткәндә, минем күзгә бер сугышчының кулына тоткан кәгазь бите чагылып китте. 80 о Лптип егет?-—дидем мин, кызык- — Нинди кәгазь ул сезнең кулда, батыр erei. СЬ '-"’Рядовой Беспалов, - диде әлеге сугышчы, үзенең иптәшләреннән озынлыгы белән аерылып торган гәүдәсен шәмдәй турайтып. Сугыш1!а^ 1Сә Тл^еб ’\әфтәр битеГ^а сузды. Кырыйлары кызыл карандаш бечән сызылган рам эченә алынган, кызыл йолдыз һәм аның астына мылтык тоткан сугышчы рәсеме төшерелгән бу кәгазьгә менә мондый сүзләр «Иптәш! Разведчик С. Аширов, снайпер Т. Лусаев, пулеметчы И. Горячев һәм парторг А. Хәсәнов кебек батыр һәм нык бул. Дошманны алар кебек кыйнарга өйрән!» — Сез үзегез каян? — дип сорадым мин Беспаловтан. — Мин, иптәш полковник, Башкортстанның Аргаяш районыннан. Аргаяш... 1930-32 елларда мин ул районның хәрби комиссариатында эшләгән идем һәм, шунлыктан, район үзәген генә түгел, бәлки ана караган авылларны да бик яхшы белә идем. — Ә кайсы авылдан соң сез? Кузнецкидан түгелсез ич? Болан соравымның сәбәбе шул: Кузнецк — Аргаяш районында иң зур авылларның берсе, 10000 кешеле авыл иде. Икенчедән, бу авыл халкының яртысы диярлек Беспалов фамилияле иде. Чыннан да Беспалов Кузнецкидан булып чыкты. — Сезнең авылның яртысы Беспаловлар бит! — дидем мин. — Так точно! Яртысы Беспалов, яртысы Кузнецовлар,—дип елмаеп куйды әлеге солдат. Мин ул көнне сугышчыларның кәефләре яхшы иде дидем. Моның сәбәбе бар иде, әлбәттә. 23 августта Дала фронты гаскәрләре Харьковны дошманнан азат иткәннәр иде. Ә бу исә, фашизмның һаман көчсезләнә баруына бик ачык мисал буларак, сугышчыларда күңел күтәренкелеге һәм җиңү көне якынлашуга ышаныч арттырмыйча мөмкин түгел иде. Тагын ике көн икенче эшелонда торып, сугышчан әзерлек алып барганнан соң, дивизия алгы сызыкка күчерелде. Безнең каршыдагы дошман үзенең оборонасын сизелерлек дәрәҗәдә ныгыткан. Безнең якта да соңгы көннәрдә траншеяләр казылган һәм маскировка чаралары күрелгән иде. Бер безнең дивизиядә генә түгел, бөтен 11 нче армия полосасында шундый хәл иде. Төнлә дә, көндез дә алып барылган күзәтүләр нәтиҗәсендә, дошманның мөһим объектларына, бигрәк тә штаб урнашкан җирләргә, артиллерия позицияләренә, күзәтү пунктларына һәм пулемет нокталарына «ау» башланды. Бүген төнлә дә (30 август) корпус участогында, комкор Гарцевның приказы буенча, 260 нчы дивизия командиры полковник В. И. Булгаков җитәкчелегендә сугышчан разведка оештырылды. Укчы батальон күләмендәге көч белән хәрәкәт иткән бу разведканың максаты — дошманны сынап карау һәм аның яшерен объектларын фаш итү иде. Әйтергә кирәк, разведка максатына тулысынча иреште. Ике сәгатьлек бәрелеш нәтиҗәсендә немецларның моңа кадәр без белмәгән байтак кына артиллерия позицияләре, пулемет нокталары ачыкланды. Шуның белән бергә, без инде каршыбыздагы дошманның йомшаграк урыннарын да белеп алдык. Безнең армиянең башка корпусларында да алып барылган мондый сугышчан разведкаларның әһәмияте шунда иде: алар, бер минутка да тынгылык бирмичә, дошманның бу фронттагы гаскәрләрен йончып, югалтуларга дучар итеп тордылар. Нәтиҗәдә, немецлар 7 сентябрьгә каршы төндә чигенергә мәҗбүр булдылар. Алты көн буена дәвам иткән сугышларда дошман частьлары, бер рубеждан икенчесенә күчеп, никадәрле генә каршылык күрсәтергә ты- 6. ,С. Ә." X» 12, 81 p ““ C n диде. Өстән гепә карасаң, менә бу мәсьәлә вак эшсымак, ләкин генерал хаклы иде. Чөнки сугышта батырлык кына түгел, маскировка чаралары да бик зур роль тота. Дөресен әйтергә кирәк, бу нәрсә бездә тиешенчә куелмаган иде әле. Мин генералга әлеге җитешсезлекләрне тиз арада бетерергә сүз бирдем һәм гаепле кешеләрне каты гына шелтәләп алдым. Аннары штаб палаткасына кердек. Ләкин анда чамадан тыш бөркү булганлыктан, тиз генә өстәл һәм урындыклар китертеп, палатка янына чыгарга туры килде. Менә генерал картасын өстәлгә җәеп салды. Мин дә картамны алдым. Лозовский белән Косенко да өстәл кырыена килеп бастылар. — Менә сезгә сугышчан приказ! —- диде комкор. — Дошманның 95 нче дивизиясе, Болва елгасының көнбатыш ярларына таянып һәм андагы электән хәзерләнгән оборона ныгытмаларыннан фандаланып, Дядьково-ОлешняБолва рубежында безгә каршылык күрсәтә. 13 сентябрьдә иртән корпус, 273 нче һәм сезнең дивизиянең ударлары белән елганы кичеп, немецларның оборона позициясен өзәргә һәм Сосновка- 82 Слободище юнәлешләренә һөҗүм ясарга тиеш. Кичкә Васильевка-Первомайский-ВыселкнТрошик рубежына барып чыгарга, аннан сон һөҗүмне Орджоникидзе юнәлешендә дәвам «итәргә. Ә сезнең дивизиягә, Олешня һәм Болва елгаларын кичеп, Сосновка, Невер, Любохно торак пунктларын алырга, һәм аннан соң һөҗүмне Буда юнәлешендә дәвам итәргә. Эш беткәч, мин комкорга төшке аш тәкъдим иттем. _ . Анысы мөмкин, ләкин «горелка»сыз гына! — диде генерал, шаяртып — Август кызуында андый нәрсәләр турында унлаган да юк! — дидем мин. — Бик дөрес, сугыш та кызу, кояш та кыздыра, кызу җитәрлек аннан башка да, — диде Иван Алексеевич. Безнең карталардан бушаган өстәлгә яңа гына пешкән аш китерделәр. Яшь кузгалак һәм юа катыштырып пешерелгән бик тәмле аш иде ул. Сугышка кадәр ресторанда эшләгән повар Павлик (Павел Буренин) гомумән аш-суны бик оста әзерли торган иде. Аның ашы генералга да ошап куйды булса кирәк, мактый-мактый ашаганнан соң: — Әгәр дә икенче эшелонга ялга чыгарга туры килсә, Павлигыңны берничә көнгә үземә алырга исәп бар әле, Фатих Гарипович, — дип шаяртып алды. Аннары Павлик коймак китерде. Тарелкаларның берсен ала, икенчесен куя, үзе китәргә ашыкмый. Комкор аңа карады да: — Ну коймагың, егет, телеңне йотарсың! — диде. Мактауны көтеп, йөргән повар, шатлыгыннан нишләргә белмичә, тиз-тиз китеп барды һәм бу гаҗәп тә түгел, минемчә, һәркем үз хезмәтенең нәтиҗәсен беләсе килә бит. Соңыннан берәр стакан чәй дә эчеп, генералны озаткан гына идем.. Косенко минем янга бер подполковникны алып килде. Минем каршыда бик спай киенгән, урта гәүдәле, кечерәк йөзле, 30 яшьләр чамасындагы оялчан гына бер офицер. Тыйнак кына итеп рапорт бирде: — Иптәш полковник, подполковник Абрамов, полк командиры булып, сезнең карамакка килде! Турысын әйтим, ул башта миңа артык дәрәҗәдә интеллигентный һәм командирлык өчен бик үк кулай булмас кебек күренгән иде. Ләкин, полк белән җитәкчелек итә башлавына күл тә үтми, Михаил Михайлович Абрамовка карата булган ул фикеремнең бик үк дөрес булмавы беленде. Шуның өчен үземне үзем орышып та куйдым. Килгән көнне үк М. М. Абрамов М, Е. Федорчук -полкы белән (Федорчукны башка эшкә билгеләгәннәр иде) җитәкчелек итү эшенә кереште. Без 13 сентябрьдә башланачак һөҗүм операциясенә әзерләнергә керештек. Ул операциядә безнең дивизиягә аеруча җаваплы участок билгеләнгән иде. Мәсьәлә шунда, безнең дивизия армиянең уң флангысын- да булганлыктан, Көнбатыш фронт белән ике арада зур ачыклыклар- барлыкка килүе мөмкин иде. Икенчедән, Болва белән Десна елгалары арасындагы территориянең күп өлеше сазлыклы урманнан гыйбарәт һәм юллар бөтенләй диярлек юк. Шуның өстенә, әлеге шул барлы-юклы юл кырыйларына ясалган блокгаузлар да (ике койма арасына балчык тутырып ясалган ныгытмалар) безгә зур комачаулык тудыралар иде. Чөнки ул блокгаузларның почмакларына өчәр амбразуралы дотлар ясалган һәм чәнечкеле тимер чыбык киртәләре белән уратып алынган иде. Өченчедән, безнең һөҗүм темпы бик кызу булырга тиеш, чөнки безгә Брянскидан Ярославль шәһәренә бара торган тимер юлны кисеп, дошман тылына чыгу һәм, шулай итеп, немец соединениеләренең чигенү юлын бикләү бурычы куелган иде. Әнә шул үзенчәлекләрне искә алып, унөченә каршы кичтә мин түбәндәге карарга килдем. Мамонов һәм Балашов полклары белән дошман: 6* 83 оборонасын өзеп, төп ударны Сосновкага юнәлдерергә, аннан сон һөҗүм- не Буда торак пунктына таба дәвам итәргә. Абрамов полкын икенче эшелонга куярга. Штаб офицерларын җыеп, бу карарымны аларга да җиткердем. Киңәштек, кайбер төгәллекләр кертүне искә алмаганда, карар нигездә шул килеш калдырылды, һәм шундук барыбыз да әлеге карарны тормышка ашыру эшенә керештек: мин телефон аша полк командирларына боерык бирә башладым. Косенко штаб офицерларын әзерләргә тотынды, ә Лозовский артдивизионны беренче эшелонга күчерүне тәэмин итәпгә китте. Барыкинга төнлә полкларга перегруппировка ясауны җиренә җиткерү эше тапшырылды. Бу төндә дивизиядә беркем дә йокламады дияргә була. Офицерларның һәм сугышчыларның тырышлыгы аркасында, тац атканчы подразделениелар үзләренә тиешле урыннарга күченеп, урнашып беттеләр. Танклар да ут позицияләренә урнаштырылды. Аларның сигезе елганың аргы ягында десант төшерергә тиеш иде. ИКЕ ЕЛГА АРАСЫНДА 13 сентябрь иртәсе безне вак яңгыр белән каршылады. Тирә-яктагы уйсу җирләрне сыек кына томан пәрдәсе каплаган. Акрын искән җил биек әрекмән яфракларын салмак кына селкетеп тора. Безнең дивизия уң флангысы белән Олешня елгасын, сул флангысы белән Болва елгасын кичәргә тиеш. Чөнки дивизия әлеге ике елга кушылган урын тирәләрендә хәрәкәт итәчәк иде. Алга куелган сугышчан приказны үтәр өчен, безгә төп ударны, Олешня суын чыгып, Сосновка авылына юнәлдерергә кирәк булды. Чөнки, Сосновканы алмый торып, тимер юлны да, таш юлны да, шулай ук Ма- лыган станциясен кулга төшерү дә мөмкин түгел иде. Югарыда күрсәтелгән терәк пунктны алган очракта гына Слободище һәм Любохна торак пунктларын гитлерчылардан коткарырга мөмкинлек туачак иде. Олешня елгасы үзе артык киң түгел, ләкин аның көнчыгыш яклары сазлыклы иде. Шуңа күрә, аны кичәр өчен саперлар төнлә юл ясадылар. Бу тирәдә урман юк. Юлга салынасы агачларны ерактан ташыдылар. Шулай итеп, иртәнгә чаклы берничә йөз метр гать III ясалды. Күзәтү пункты су буенда, ачык җирдә урнашты. Чокыр-чакырлардан файдаланып, шушыннан идарә итәргә булдым. Бу юнәлештә дошманның оборона сызыгы елгадан ераграк иде. Иртәнге сәгать 8. Минем янга танк полкы командиры килде. Ул десант төшерәчәк сигез танкның әзер булуы турында доклад ясады. һөҗүм планы буенча, суны чыккач, десант танкларга төялергә тиеш иде. Артиллерия дә әзерләнде. Минем яндагы танкист рациядән сигнал бирде. Танклар, бер-бер- сеннән 25—30 метр ара калдырыл, бер-бер артлы суга табан кузгалдылар. Төнлә белән уйсу җиргә китерелгән танкларны дошманнар белми һәм күрә дә алмый иде. Сазлык аша чыкканнан соң, танклар сугышчан тәртипкә таралырга тиеш иделәр. — Баштагы танк елганы чыкты, иптәш полковник! — дип, шатлыгына чыдый алмыйча кычкырып җибәрде полк командиры. Без барыбыз да, куанышып, шул танкны күзәтә башладык. Икенче танк та «күпер»нең уртасына барып җитте. Тукта! Ай-яй-яй! Булмады... танк «күпер»дән сул якка кыйшаеп, тукталып калды. Уң ягыннан юан- юан агачлар күтәрелеп чыкты. III Гать — баткаклыкка агач тезеп ясалган юл. 84 _ Танк юлдан төште, иптәш полковник! — диде дә танкист алга йөгерде. Арттагы алты танк.тоткарланып, туктап калырга мәҗбүр булдылар. Теге якка бер генә танк чыга алды. Аның өстенә десантчы егетләр сикерешеп менделәр дә танк кузгалып алга китте. Менә ул яр өстенә менеп җитте дә, уңгарак борылып, чылбырларыннан пычрак чәчрәтеп, иң 3Vp тизлектә туп-туры Сосновка авылына юнәлде. Бу ялгыз танкның дошман өстенә ыргылып баруын безнең яктан меңнәрчә күзләр күзәтәләр иде. Минем йөрәгем тибүеннән тукталды шикелле. Чөнки танк экипажының һәм десант егетләрнең күрә торып дошман өстенә барырга тәвәккәллек итүләренә сокланмыйча һәм шул ук чакта борчылмыйча мөмкин түгел иде. Безнең танк, дошман солдатларың куып барып, менә-менә Сосновка- га җитәм дигәндә генә, кинәт туктап калды. Аның өстендәге автоматчылар якякка сибелделәр һәм танкны шул минутта ук кап-кара төтен урап алды.... Бер караганда кеше ышанмаслык эшләр эшләнә торган иде сугышта. Ул көнне дә шулай булды. Белмим ничек әмәлен тапканнардыр, без теге танкны күзәтеп торган арада, дивизия саперлары янтаеп сазлыкка батканын чыгарып та өлгергәннәр иде инде. Аның кузгалып китүе булды, башкалары да алга юнәлделәр һәм, елганы чыгуга сугышчан тәртипкә урнашып, дошман өстенә ыргылдылар. Аннары полклар һөҗүмгә күчте. Бу көтелмәгән удардан каушап калган дошман бик тырышып каршылык күрсәтергә омтылып караса да, безнең егетләрне тоткарлап кала алмады. Тиздән Сосновка авылы безнең кулга күчте, һәм, мин әйтер идем, бу һөҗүмнең уңышлы чыгуына теге бер үзе дошман арасына барып кергән танк десантының йогынтысы зур булды. Чөнки, немецларның игътибарын үзләренә юнәлтеп, алар безнең частьларга һөҗүм өчен мөмкинлекне яхшырттылар. Без алга кузгалдык. Сосновка авылына килеп житәрәк, мин танк экипажы һәм десант егетләрнең язмышы белән кызыксындым. — Десант нишләде икән? — дип соравыма каршы подполковник И. Г. Свешников: — Аларның язмышы һич тә мәгълүм түгел, иптәш полковник. Бер группа автоматчылар җибәреп, якын-тирәдәге камышлар арасыннан эзләтеп тә караган идек, ләкин нәтиҗәсе булмады, — дип җавап бирде. Бу мәсьәлә берничә көннән соң гына ачыкланды. Беренче танкның сер- жант-автоматчы Лукьянчук һәм тагын ике автоматчы составындагы десант белән кинәт үз араларына килеп керүеннән шаккатып калган дошман, соңыннан өненә килеп, танкка каршы ут ача һәм аны вата. Сержант Лукьянчук һәм танк экипажы шунда һәлак була. Ә исән калган автоматчылар (Максименко һәм Дьячков) үзләрен тереләтә кулга алырга омтылган бер группа фашистларга каршы сугышка керешәләр. — Соңгы сулышыбызга кадәр сугышырга кирәк, — ди Дьячков үзенең иптәшенә, — тереләтә бирелергә һич тә ярамый. һәм бу ике егет, дошманга каршы сугыша-сугыша, куаклык арасына, сазлыкка чигенә башлыйлар. Сугыш барышында Максименкога шартлагыч, пуля тиеп, аның уң як яны һәм кулы яралана. Ләкин ул сул кулы белән дошманга атуын дәвам итә. Шулай итеп, бу ике совет батыры егермеләп фашистны юкка чыгаралар һәм, камыш, куаклар арасына кереп, эзәрлекләнүдән котылып калалар. Дошманнан котылгач, Дьячков иптәшенең ярасын әйбәтләп бәили һәм алар, ике тәүлек ашамыйча барып, үзләренең частьларына килеп кушылалар. ...Унөчендә башланып киткән сугыш биш көн, биш төн дәвам итте пәм дивизия үз алдына куелган бурычны геройларча үтәде. Алда әйтелгән ике елга арасын дошманнан (ә ул елгалар арасы 40 километр иде) гулысынча азат итеп, дивизия Брянск-Смоленск тимер юлына барып чыкты һәм 17 сентябрьдә Брянск фронты гаскәрләре та- 85 рафыннан азат ителгән Брянск шәһәреннән чигенүче дошманны кысрыкларга тотынды. Аннары, Десна елгасының көнчыгыш ярларын фашист гаскәрләреннән тазартып, дивизия Десна өчен сугышлар башлады. Ике елга арасындагы операциягә карата шуны әйтергә кирәк: ул җиңү безгә ансат кына бирелмәде. , «Брянск фронтының һөҗүме авыр шартларда алып барылды. Гаскәрләргә урманнарда һәм баткаклыкларда да хәрәкәт итәргә, көнбатыш ярлары дошман тарафыннан ныгытылган сазлыклы елгаларны кичәргә туры килде. Совет гаскәрләренең тылында юлларның аз булуы обста- новканы тагын да катлауландыра иде. Дошманга исә, Брянск тимер юлыннан файдаланып, фронт буйлап та һәм тылы буенча эчкәрегә дә үзенең көчләренә маневр ясарга мөмкинлек булды» ! . Брянск фронтына тарихчылар биргән бу бәя безнең дивизиягә дә тулысымча карый, әлбәттә. Биш тәүлек буена дәвам иткән ул сугышларда, коралның күплеге һәм сугышчыларның батырлыгы өстенә, хәйлә һәм тиз хәрәкәт итә алучанлык та кирәк иде. Чөнки очсыз-кырыйсыз сазлык һәм урман белән капланган ул урыннарда дошманны фланглардан атакалау мөмкинлеге бик аз булды. Бу сугышларда эшнең уңышлы яки уңышсыз чыгуы күп вакытта подразделениеләрнең маневрына кайтып кала иде. Дивизиянең үзенә куелган бурычны уңышлы үтәп чыгуында нәкъ әнә шул подразделеииеләрнең оста маневрлар ясап дошманны алдавы зур роль уйнады да инде. Ә ул маневрларны оештыруда, ихтимал, минем 1941 —1942 елларда финнарга каршы урман сугышларымда алган тәҗрибәм дә файда иткәндер. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, немецлар урмам сугышын яратмыйлар, алар кырда шәбрәк сугышалар, финнар, киресенчә, урманда үзләрен иркенрәк тоталар иде. Соңгы атналарда немецлар Брянск ягына байтак резервларым китергәннәр һәм Брянск-Бежица оборона узелының беренче сызыгы шәһәрдәй алып 30 километр чамасы эчкәрегә сузылган иде. 11 иче армия каршында менә шушындый тирән һәм катлаулы оборона полосасы тора иде. Ә шул армия составындагы безнең 53 нче укчы корпуска (273 нче, 260 нчы һәм Н4 5 укчы дивизияләр) тизрәк Десна елгасын чыгып, Брян- скидан Рославль шәһәренә бара торган тимер һәм таш юлларны өзәргә приказ бирелде. Менә шушы зур әһәмиятле магистральгә чыгып җитү, дошманның тылына төшү дигән сүз иде. 17 сентябрьдән башлап, дивизиянең сугышчан хәрәкәтләре әнә шул максатны тормышка ашыруга юнәлдерелде. Ике елга арасындагы урман сугышлары хакында бик күп нәрсәләр язарга булыр иде, әлбәттә. Ләкин мин, укучыны ялыктырмас өчен, аерым эпизодларга гына тукталып үтәргә булдым. Бу көннәрдә дивизия подразделеннеләре арасында иң батыр һәм оста сугышучылардан берсе, һичшиксез, Мамонов полкы булды. Бу полк ин җаваплы участокта хәрәкәт иткәнлектән, миңа Мамонов янында бик еш булырга туры килде. Командирның гына түгел, аның ярдәмчеләренең дә — майор А. К. Писарев һәм майор Д. К. Окропиридзе — теләсә кайвакытта полктагы обстановканы бик яхшы белеп торулары белән мине сокландыра иде. Нигә яшереп торырга, кызу сугыш вакытында үз подразделениеләрендәге хәлне тиешенчә белмәүче командирлар да очраштыргалый иде бит фронтта. Ә мамоновчылар... юк, алар һәрвакыт сугышчылары арасында булып, чак кына үзгәрешне дә сизенеп торалар, вакытында чарасын да күрәләр иде. Числосы хәтеремдә калмаган, беркөнне, полклар арасында хасил булган ачыклыктан файдаланып һәм барлык төр коралларыннан ут ачып, немецлар Мамонов полкын туктатмакчы булалар. Моны сизенеп алган 4 Бөек Ватан сугышы тарихы, IV т., 308 бит. 5Н —мин жнтәкчелек иткән ривнзмя. 86 Мамонов тиз генә дошман тылына разведчиклар җибәрә, һәм, ә * P кирәк шушы кечкенә генә группаның көтмәгәндә дошман тылына бәреп керүе'обстановканы бөтенләй үзгәртә: каушап калган немецлар тәртипсез рәвештә чигенергә мәҗбүр булалар. Коммунист лейтенант В. А. Коломиец бер авылны фашистлардан азат итәргә омтылып, үзенең взводын 4 мәртәбә атакага күтәрә, ләкин сан ягыннан күп мәртәбә артык булган дошманның басымы астында дүрт тапкырында да, уңышка ирешә алмыйча, кире чигенергә мәҗбүр була. Ниһаять бишенче тапкыр атакага ташланып, взвод әлеге авылныц кы_ рыйдагы ике йортын кулга төшерә һәм, шуннан торып, фашистлар белән сугыша башлый. Ләкин бу моментта взвод сугышчылары янына килергә чыккан рота командирына дүрт немец һөҗүм итеп, аны тереләтә әсир алмакчы булалар. Бу хәлне күргән Коломиец өч немецны шундук атып үтерә, *» дүртенчесен, иң зур, иң таза гәүдәлесен, буып ташлый, чөнки патроны беткән була. Ул арада ротаның башка подразделениеләре дә Коломиец взводына ярдәмгә килеп өлгерә һәм, шулай итеп, авыл дошманнардан тәмам азат ителә. Дошман тирә-ягы урман белән чорналган калкулыкта ныгыган да бер взводтан торган көч белән бик нык каршылык күрсәтә. Шунда ук, бик яхшы итеп казылган траншеялары өстенә, немецларның биш пулемет ноктасы барлыгы да мәгълүм иде. Унбер кешелек группа белән менә шушы калкулыкны кулга төшерү өчен, лейтенант Куренковка приказ бирелә. Обстановканы һәрьяклап тикшергәннән соң, Куренков мондый нәтиҗәгә килә: фронттан атака ясап кына уңышка ирешеп булмаячак; шунлыктан алты кешелек подгруппа белән калкулыкны сул яктан әйләнеп үтәргә һәм дошманның тылыннан һөҗүм итәргә; ә калпан кешеләр белән, калкулыкның уң ягына — юлга чыгып, флангтан атакаларга һәм немецларның чигенү юлын кисәргә. Алдан сөйләшү буенча, сул подгруппа, дошманга -сиздермәстән генә якын килеп, «ура!» кычкырып атакага күтәрелүгә, каушап калган немецлар шундук уң якка — юлга ташланалар һәм икенче подгруппаның пулемет һәм автомат утларына эләгәләр. Шулай итеп, һәр яктан күп санлы көч белән чолганып алындык дип уйлаган фашистлар взводына әсирлеккә бирелүдән башка чара калмый. Сугышта шулай бит ул: обстановка сәгате-минуты белән үзгәреп тора һәм өстенлек кинәттән генә дошман ягына да күчеп куя. Бигрәк тә һөҗүм вакытында, дошманны куып барганда шулай була. Ни өчен дигәндә, һөҗүм итүче г.аскәр дошманның тылында нинди ныгытмалары барын белеп бетерә алмый. Шунлыктан, дошманны куып баручы гаскәр, һөҗүм итү белән беррәттән, саклык чараларына да тиешле әһәмиятне бирмәсә, шактый уңайсыз хәлләрдә дә калырга мөмкин. Шундыйрак хәл ике елга арасындагы сугышларда да булды. Мамонов полкы подразделениеләренең берсе дошманның бик каты ныгытылган һәм зур көч белән каршылык күрсәтүче оборона участогына килеп терәлә һәм чигенергә мәҗбүр була. Ләкин шул вакытта ике бертуган Следневлар һәм себер егете Овсянниковтан торган пулемет расчеты, уйсу урында булганлыктан, үзләренең подразделениесе чигенгәнен күрмичә, шунда ятып кала, Ә немецлар, бу күренештән гайрәтләнеп китеп, бер рота белән контратакага күтәреләләр. Ләкин Следневлар расчеты каушап калмый, үзләренең «Максим»ык иплән куеп, инде якын ук килеп җиткән Дошманнарны «урырга» керешә. Мондый котелмәгән «эсселеккә» түзә алмыйча, фашистлар ятарга һәм кире чигенергә мәҗбүр булалар Ләкин озакка түгел. Дошман бу уйсулыкны миномет һәм артиллерия уты белән «эшкәртергә» керешә. Ткрә-якны коточкыч ут, туза5 һәм осколок 87 болыты каплап ала. Дошман, күрәсең, инде бу уйсулыкта тере җан нясе калмагандыр дип уйлап булса кирәк, яңадан атакага күтәрелә. Дөресен -әйтергә кирәк, үзебез дә Следневларның исән калуына ышанмаган идек. Ләкин Следневлар бу «тәмугта» сау-сәламәт калганнар икән, бары Овсянников кына осколок тиеп һәлак була. Фашистлар килеп җитәргә нибары 20—30 метрлап кына ара калгач, Следневларның пулеметы яңадан телгә килә һәм яңадан дошманнарны тураклый башлый. Немецлар тагын чигенергә мәҗбүр булалар... Укучы «башка сугышчылар Следневларга нигә ярдәм итми, нигә алар янына бармый соң?» дип борчыла торгандыр. Әйе, барырга кирәк, ләкин моны эшләү җиңел түгел иде. Чөнки, әйткәнемчә, бертуган Следневлар уйсулыкта, ә аларның подразделениесе калкулык артында иде. һәм, шунлыктан, баш калкытырга да мөмкинлек юк >— немецлар туктаусыз атып торалар. Әлбәттә, безнең сугышчылар да тик ятмый, фашистлар аргы яктагы калкулыктан күренә башлауга атарга керешәләр иде. Ләкин, ничек кенә булса да, Следневларның әлеге уйсулыкта булулары бик зур файда итте ул көнне: немецлар тагын берничә тапкыр атакага ташланып карасалар да, бу ике геройны кулга төшерә алмадылар. Ә икенче көнне исә капитан И. С. Журавлев подразделениесе дошманның үзен чигенергә мәҗбүр итте... Тагын бер бик мөһим нәрсәне искәртеп үтәсем килә, ул да булса артиллериянең безгә күрсәткән чиксез зур ярдәме һәм шул артиллерия белән идарә итүче артиллеристлар. Әйе, алар үткән сугыш операциясендә чынчынлап могҗиза күрсәттеләр. Мин узган сугыш көннәрендә, юллар булмау һәм дивизия хәрәкәт иткән участокларның баткаклыктан гыйбарәт икәнлеге аркасында, пехотаның маневрлар ясау мөмкинлегеннән мәхрүм ителүен әйткән идем инде. Ә безнең артиллеристларның хәлен бу нәрсә тагын да кыенлаштырды. Менә шушындый авыр шартларда да безнең артиллеристлар, майор А. И. Озеров җитәкчелегендә, үзләренә төшкән бурычны намус белән һәм тулысынча үтәп чыктылар. Артиллерияне күчерүдә һәм пехотаны боеприпас белән тәэмин итүдә безгә яна машиналар бик зур ярдәм иттеләр, чөнки аларга көпчәк урынына чылбыр куелган, шуңа күрә сазлыклы урыннардан әйбәт кенә үтеп китә алалар иде. Алда сөйләнгән эпизодлар биш көнлек сугышны тулысы белән яктыртмый, әлбәттә. Мин бары тик үзем шаһит булган вакыйгаларны гына яздым. Ике елга арасындагы сугышларда аеруча тапкырлык һәм батырлык күрсәткәннәре өчен, 200 дән артык солдат'һәм офицерларның хөкүмәт орденнары һәм медальләре белән бүләкләнүен укучыма искәртеп китү белән канәгатьләнеп, алдагы сугыш операцияләре турында •сөйли башларга бик вакыт икәнен яхшы аңласам да, ул көннәрдәге жанны әрнеткән бер күренешкә тукталмыйча үтә алмамдыр ахры. 16 сентябрьдә, дошманны эзәрлекләп барганда, юлның сул ягыннан ургылып торучы төтен болытын күреп, машинаны туктатырга мәҗбүр булдым, һаман саен көчәеп, бөтен урманга тарала баручы бу төтенгә игътибар итмичә мөмкин түгел иде һәм мин оператив группаны да туктатып, берничә автоматчы алып, адъютант Котовка әлеге төтеннең сәбәбен ачыклап килергә боердым. Егетләр төтен эченә кереп югалдылар, .ләкин, күп тә үтмәде, тончыга-йөткерә кире чыктылар. — Якын килерлек түгел анда, иптәш полковник! — диде Котов, төтеннән кызарган күзләрен сөртеп. Машинадан төштем дә, әлеге автоматчыларны ияртеп, җил ягыннан •әйләнеп, төтен чыга торган урынга килдем, һәм шаккатып, аптырап калдым. Күз алдыгызга китерегез: буе 50, киңлеге 20 метрлы һәм шактый биек эскерт, он эскерте! һәм менә шул эскерт янып ята иде. Без карап торган арада эскертнең бер почмагы җимерелеп төште дә көнчыгыштан 88 исүче яхшы ук көчле җилдән тузгып, тагын да ныграк яна башлады һәм аны коры кул белән генә сүндерергә мөмкин түгел иде инде. Бу минутларда безнең белән бергә карап торучы радист һәм автоматчыларның йөрәк сыкраулары йөзләренә чыккан иде. _ Эх, шушы үзләре төрткән утка гына ыргытып яндырасы иде шул фашист этләрен! — дип, түзә алмыйча кычкырып җибәрде автоматчы Владимир Олейник. — Үзләре эшләп тапканмыни, сволочьлар! — диде кемдер, аның сүзен куәтләп. — Башта шуны ашап ятканнар, ә арт якларына су үтә башлагач, ут төртеп качканнар... Икенче көнне Ржавица авылына барып кергәч, хәйранга калдык: үзләре чигенгән вакытта һәр авылны гына түгел, хәтта аерым йортларны да яндырып китә торган фашистлар бу авылга ни өчендер тимәгәннәр иде. Ләкин моның сәбәбе дә бар икән. Безнең сугышчылар Ржавицага шундый кинәт һөҗүм иткәннәр ки, немецлар ут төртеп йөрергә түгел, үзләре дә чак кына чыгып ычкынганнар. Әмма этлек эшләргә исәпләре булган — авылга ут төртү өчен махсус отряд калдырып киткәннәр. Безнең разведчиклар белән бәрелеш вакытында иптәшләре үлеп, берсе әсир алынган фриц безгә әнә шул турыда әйтте. Советлар иленең ризыгын ашап корсак үстерә башлаган, зур һәм калын гәүдәле 40 яшьлек бу фриц Фонбриг исемле иде. Разведчиклар минем янга тотып китергәч, ул: — Хайль русь! •—дип кычкырып җибәрде. Немецларның 95 нче пехота дивизиясендә хезмәт иткән бу фашистның безгә кирәге дә, аны озаклап сораштырырга вакыт та юк иде. Шулай да тәрҗемәче аркылы: — Сезгә нинди бурыч куелган иде? — дип сорагаи идем, бик әшәке елмаеп: — Авылдагы бөтен җан иясен атыл бетерергә һәм аннары авылны көлгә әйләндерергә калдырдылар безне, — дип җавап бирде. Ярый, егетләр, үзегезгә бирәм бу фрицны, — дидем мин разведчикларга. Ике разведчик та, минем янда торган И. П. Косенко белән Ф. Е. Лозовский да көлемсерәп куйдылар. Әсир исә, башын иеп, атлар- атламас кына, разведчиклар алдыннан бакча буендагы елгага таба юнәлде... Күзәтү пункты алга кузгалырга тиеш иде. Китәргә хәзерләнеп беткәндә генә корпус штабы начальнигы полковник П. Н. Назаров килеп төште. Тулы, зур гәүдәле бу полковник бик каты тирләгән һәм битенә, муенына кунган тузаннан кап-кара булып пычранып беткән иде. Килеп туктагач, тиз генә күреште дә өй кырындагы бүрәнә өстенә фуражкасын салып куйды. Без барыбыз да көлеп җибәрмичә түзә алмадык. Чөнки бөтен өс-башы һәм йөзе тузанга буялып беткән Назаровның тап-та- кыр итеп пәке белән кырдырылган башы гына кояшта ялтырап тора иде. Безнең нәрсәдән көлүебезне абайлап алгач, полковник үзе дә елмаеп куйды һәм: Алай булса, юыныйм әле! — ди.п гимнастеркасының изүләрен чишә, җиңен сызгана башлады. Тиз генә бер чиләк салкын су китерделәр, юындырдылар. Я, ничек, башым гәүдәмә ошадымы? Хәзер булды, ярыйсы хәзер, — диештек без. Аннары Назаров картасын алды да корпус командирының сугышчан приказын тапшырды. Бу приказда 53 нче корпуска, дошманны эзәрлекләп барып, нославль Брянск тимер юлын кисәргә һәм Десна елгасына чыгарга боерылган иде. Безнең дивизиягә: төп көчне сул флангка юнәлтеп НоготиноРечица участогында Десна елгасын кичәргә һәм аннары һөҗүмне Шамординога дәвам итәргә кушылган иде. 89 Приказны тапшырганнан сон, Назаров 260 нчы дивизия штабына китте, ә без алга юнәлдек. КП шушы Ржавнца авылында калды. Минем беләи Аряков, разведка начальнигы, радио буенча инженер-капитан Н. Гумеров һәм Лозовский. Авылны чыгып ике километр чамасы киттек. Бу тирәдә сирәк кенә нарат урманы, юл да начар түгел, урман буенда урыл-җыеп куелган арыш көлтәләре дә күренә. Ә арырак арыш чүмәләләре янып торалар иде. —' Кабахәтләр, монда да җитешкәннәр! — дип кычкырды арттагы машинадан Лозовский. Тәннәр чымырдап китте; котырып уңган ашлык янып яту өстенә, шул тирәдә генә яшь баласын күтәргән бер хатын сы- гыла-сыгыла елап тора иде. ...Без күзәтү пунктына барып җиткәндә караңгы төште. Ләкин алдагы батальоннар һәм су буендагы разведчиклар дошман белән бик каты сугышалар иде әле. ДЕСНАНЫ КИЧҮ Гитлерчылар, Брянск шәһәреннән куылуларына карамастан, шәһәрдән 30—40 километрлар чамасы төньяк-көибатышта, Десна елгасы буендагы позицияләрен сакларга тырыштылар. Мәсьәлә шунда, немец командованиесе, Брянскидан чигенүче көчләре көнбатышка үтеп беткәнче, бу рубежны кулында тотарга омтыла иде. Нәкъ менә шушы юнәлештә 11 нче армиянең уц флангысында хәрәкәт итүче безнең 53 нче корпус сугышырга тиеш булды. Опергруппа елга буендагы немец землянкасында тукталды. Инде менә төн уртасы да җитте, ләкин әле сугышның тынар чамасы күренми; безнең дивизия, ничек булса да Деснаны кичеп, аргы якта плацдарм ясау өчен көрәшә, ә немецлар ул позицияне үз кулларыннан ычкындырмау өчен актык көчләрен биреп тырышалар иде. Безгә бүген боерыкларны полк командирларына ачык текстлар белән генә тапшырырга туры килде, чөнки мондый обстаиовкада яшерен текстлар белән хәбәрләшүдән мәгънә чыкмас, бәлки вакыт кына әрәм булыр иде. Ниһаять, төннең икенче яртысы да үтеп бара, әмма частьлардан куанычлы хәбәрләр килми иде әле. Барысы да бер нәрсәне сорыйлар: «Сугыш припаслары кирәк!» Балашов белән Мамонов аеруча катгый рәвештә үтенәләр. Лозовский да ДАГларның снарядлары бетеп килүен әледән-әле искәртеп, бу мәсьәләне хәл итүне үтенә башлады. Барысына да ярдәм итәргә, һәркайсына җавап биреп өлгерергә кирәк: бер рациядән сөйләшеп бетергәнче, икенчесенә чакыра башлыйлар. Сөйләшүе әле аның бер хәл, анысына түзәргә була. Ләкин юк сугыш припасларын каян аласың? Әнә шунысы кыен иде. Хәзер ул көннәрне күз алдына китергәч, ирексездән елмаеп куярга туры килә: үзем командирларны ничек тә Деснаны кичәргә ашыктырам, үзем сугыш припасларын экономиялерәк тотарга боерам! Хәер, башка чара да юк иде инде. Чөнки югарыдан «җибәрдек» дисәләр дә, безгә әле бер снаряд яки патрон да килеп җитмәгән иде. Менә әле яңа гына Мамоновны юатып, аңа мөмкин кадәр тизрәк булышырга вәгъдә биреп бетерергә дә өлгермәдем, Балашовның рациягә чакыруын әйттеләр. Күрәсең, минем дә түземлегем какшаган иде булса кирәк — әйтерсең, ул гаепле! — радистка ачуланып карап куйдым. — Иптәш полковник, иптәш .полковник! — диде Балашов, балаларча куанып. — Минем КП янына снаряд төягән 4 машина килеп туктады. Зинһар бушатырга рөхсәт итегез?! — Каян, нинди машиналар соң алар? ■~~ Адашкан машиналар, армия тылыннан. 90 иде): , ■ Хәзинә бит бу, иптәш полковник, хәзинә! — дип шатлыгыннан кычкырып ук җибәрде һәм: — Ну, фашистлар, чыдагыз инде хәзер! — диде дә, үзенең артиллеристларына күрсәтмәләр бирергә кереште. Ярап куйды бу 4 машина снаряд. Майор Г. И. Евдокимов, ПНШ VI өлкән лейтенант И. Т. Злыдень, корал тәэминаты начальнигы өлкән лейтенант П. И. Лиликов, артмастерской начальнигы лейтенант В. П. Мель- ченко һәм башкаларның оператив эш итүе аркасында, тиз арада частьлар сугыш припаслары белән тәэмин ителде һәм шуның нәтиҗәсе: 18 сентябрьдә таң атып, көн яктыра башлаган вакытта, Деснаның аръягында дивизия сугышчылары ике плацдарм булдырганнар иде инде. Тәүлек буена дәвам иткән бу сугыш вакытында миңа күбесенчә Балашов полкы юнәлешендә булырга туры килде. Бу участокта Деснаны кичү менә ничегрәк тормышка ашырылды. Кичтән, кояш батар алдыннан, Балашов .полкының разведка начальнигы җитәкчелегендә, бер группа разведчиклар Десна буена киләләр һәм елганы кичәргә омтылалар. Ләкин, суның аргы ягында ныклап урнашырга өлгергән дошман бик каты каршылык күрсәтү сәбәпле, Деснаны кичәргә мөмкинлек булмый. Шул ук вакытта капитан В. П. Когтев батальоны да Десна буена килеп җитә һәм моны сизенеп алган немецлар каты ут ачалар. Кара- каршы сугыш башланып китә. Билгеле, мондый шартта кичүне башларга һич тә мөмкин түгел иде. Ләкин караңгы төшүгә Когтев егетләре, өзлексез сызгырып торган пулялар, снарядлар яңгыры астында, саллар ясыйлар һәм яңадан Деснаны кичәргә омтылалар. Әмма туктаусыз рәвештә ракеталар чөеп, тирә-якны яктыртып торган немецлар боларны күреп алалар һәм котырынып ут ачалар. Инде болай да максатка ирешеп булмаганлыктан, Когтев үзе белән бер взвод сугышчыларын һәм ике миномет расчетын алып, берничә йөз метр читкәрәк китә, ә калган под- разделениеләргә, сугышны дәвам итеп, дошманның игътибарын үзләренә юнәлтеп торырга приказ бирә. Менә шушы маневр бөтен мәсьәләне хәл итә: салларга төялеп килүче когтевчыларны дошман Деснаның уртасыннан узгач абайлап алып атарга керешә, ләкин инде соң була. Когтевчылар бер югалтусыз суны кичәләр дә дошман позициясенә атакага ташланалар. Бер үк вакытта батальон командирының: Ут! — дигәд көчле командасы яңгырап китә, һәм дошман өстенә меңләгән пулялар, снарядлар ява башлый. Бу кисәк һөҗүмнән немецларның сугышчан сафлары буталып кала һәм алар, ничек туры килде шулай, чигенә башлыйлар. Тик бу хәл озак дәвам итми. Ихтимал, дошман елганы кичүчеләрнең аз санлы булуын сизенеп алып булса кирәк, танклар ярдәме белән контратакага ташлана. Әмма когтевчылар бер адым да артка чикмиләр һәм таңга кадәр үз позицияләрен саклап торалар. Шулай итеп, батальонның башка подразделениеләренә Деснаны кичәргә мөмкинлек туа. Ә иртән исә дивизиянең башка частьлары да Деснаны кичә башладылар. сәгать иртәнге уннарга капитан Н. А. Скуратов батальоны немецларны а километрга куып, алар чигенә торган зур юлны кисте һәм өч автомашиналарын, 39 солдатларын кулга төшерде.^ VI ПНШ — штаб начальнигы ярдәмчесе. Бу машиналарның башка дивизиягә баруларын һәм анда ал< рны, нәкъ менә хәзер без көткәнчә, зарыгып көтүләрен белеп торсам да, бушатырга боерык бирдем. Чөнки мондый караңгы төндә болаи да юл язган машиналарны кабат адаштырудан барыбер мәгънә чыкмас, киресенчә, зыян гына булыр иде, ш Минем «бушатыгыз!» диюемне ишеткән Лозовскии (ул минем янда 91 һөҗүм вакытында, сүз дә юк, өлкән командирның ничек җитәкчелек итүе зур роль уйный. Ул һәр участоктагы эшнең торышыннан хәбәрдар булырга һәм, кирәкле нәтиҗәне ясап, кичекмичә чара күрергә тиеш. Ләкин кече командирларның һәм, ахыр чиктә, гади сугышчыларның да шартларга җайлаша белүе һәм иҗади эш итүе бик зур әһәмияткә ия булып тора. Чөнки һөҗүмне турыдан-туры алып баручылар нәкъ әнә шул кече командирлар һәм гади сугышчылар бит. Әйтик, әлеге шул Десна елгасын кичү процессында өлкән лейтенант Ш. Әхмәтшин ротасы батальон командиры боерык биргән урынга килгәч кенә дошман ул тирәне миномет утына тота башлый. Инде нишләргә? Ләкин Әхмәтшин тиз генә икенче урыннан кичәргә кирәк дигән карарга килә дә, ротасын шунда күчереп, җимерелгән ДОТ бүрәнәләреннән сугышчыларына 3—5 кешене күтәрерлек саллар ясарга боерык бирә. Нәтиҗәдә рота, югалтуларга дучар булмыйча гына, елганың аргы ягына чыга һәм дошманны эзәрлекли башлый. Ә немецлар ротаны миномет утына тота башлагач, Әхмәтшин сугышчыларын ут полосасыннан коткарып, урманлыкка алып керә. Ләкин эш моның белән генә төгәлләнми әле. Дошманны эзәрлекләргә дә кирәк бит. Менә шул чакта рота алдында үтә алмаслык баткаклык икәнлеге мәгълүм була, ә әйләнеп барсалар, бердән, дошман тозагына эләгергә мөмкин, икенчедән, вакыт әрәм китә. Менә шунда Әхмәтшин тагын бер бик акыллы фикергә килә: ротага куакларны кисеп, сазлыкка җәеп сукмак салырга боерык бирә һәм шулай итәләр дә. Ә соңыннан исә, дошман һич тә уйламаганкөт.мәгәи яктан барып чыгып, атакага ташланалар. Атака уңышлы чыга — дошман чигенергә мәҗбүр була. Сугышта кайвакыт бер солдатның кыюлыгы аркасында йөзләгән кешеләр исән калалар һәм, шуның өстенә, теге яки бу подразделение үзенә тапшырылган приказны уңышлы үтәү мөмкинлегенә ирешә. Әйтик, кече лейтенант Самарин взводы Деснаны кичкәннән соң турыдан-туры дошманны атакаларга керешә, ләкин немецларның алгы сызыгына җиткәндә генә .пулемет утына дучар булып, взвод ятарга мәҗбүр була. Менә шул моментта сержант Рожнов автоматын һәм ике граната ала да, түше белән шуышып, дошман пулеметына таба китә, ә иптәшләре, автоматларыннан ут ачып, дошманның игътибарын үзләренә юнәлтәләр. Дошман пулеметына 15—20 метрлап ара калгач, Рожнов бер-бер артлы ике гранатасын ыргыта һәм әлеге пулеметның расчетын сафтан чыгара. Ул арада взвод атакага күтәрелә һәм, траншеяларына ыргылып, немецларны чигенергә мәҗбүр итә. Бу бәрелештә Рожнов тагын өч фашистны атып үтерә. Десна өчен сугышларда дивизиянең саперлары да бик актив хәрәкәт иттеләр. Тәүлекләр буенча ялсыз эшләп, алар дошман уты астында частьларга кичү средстволары әзерләделәр, юлларны миналардан тазарттылар. 17 сентябрь көяне генә дә бер группа саперлар 450 дән артык минаны зарарсызландырдылар. Бу эштә ефрейторлардан Сутырин, Павлов, Афанасьев, Тихонов һәм рядовой Мөсалихов аеруча тырышлык һәм осталык күрсәтте. Деснаны кичүдә батырлык күрсәткәнлекләре өчен бүләкләнгән күп ■санлы солдат һәм офицерлар арасында саперлардан Кравченко, Осипов, Черенков һәм Шевченко да бар иде. Аларның һәркайсына Кызыл йолдыз ордены бирелде. Деснаны кичеп, безнең дивизия берничә авылны алганнан соң, дошман частьлары бөтен фронт буйлап чигенә башладылар. Бу көннәрдә 53 нче корпусның башка дивизияләре дә дошманга каты ударлар ясый- ясый алга бара башлаганнар иде инде. Шулай да 22 сентябрьдә, үзенең оборона ныгытмаларына таянып, дошман безнең частьларны туктатырга омтылып карады, әмма озакка түгел —■ шул көннең киченә үк тагын чигенә башларга мәҗбүр булды. 92 5v көннәрдә иц җаваплы һәм кыен участокта сугышканлыктан, безнең дивизия дә шактый сирәгәйгән һәм сизелерлек дәрәҗәдә йончыган иде. Шунлыктан, бераз ял итеп алу максаты белән, 23 сентябрьдән дивизия икенче эшелонда хәрәкәт итте. 26 сентябрьдә дивизия тагын беренче эшелонга кертелде пәм шул VK көнне берничә авылны азат итеп, БССРның Могилев өлкәсенә килеп җитте. Шунысын әйтергә кирәк, бу көннәрдә немецлар ачык кырда әллә ни зур каршылык күрсәтә алмыйлар, ләкин авылларны сугышсыз гына бирергә теләмиләр иде. Бүген дә Буглан һәм Холм авыллары өчен шактый көчле бәрелешләр булды. Тик, «ничек кенә булмасын, дошман, какшаган, безнең частьларның, басымына озак түзеп торырлык хәле юк һәм УЛ чигенергә мәҗбүр иде. Брянск өлкәсендәге авылларны азат иткәндә .безне исән калган авыл халкы бик шатланып, үз туганнарыдай итеп каршылыйлар иде. Белоруссия җирендә дә без шул ук хәлне күрдек. Белоруссия өлкәсенә аяк басканнан соң беренче очраган Папортиый поселогында безгә бернинди җан иясе дә калмагандыр кебек күренгән- иде. Барлык йортлары да янып, көлгә әйләнеп баручы бу поселокта кем булырга мөмкин? Ләкин... Когтев батальоны .поселокка килеп керүгә,, кырый йортның подвалыннан бер хатын-кыз йөгереп чыга һәм шатлыгыннан елап җибәреп: — Улларыбыз безнең, туганнарыбыз! — дия-дия сугышчыларны кочакларга, үбәргә керешә, һәм шул ук минутта әлеге авыл яз җиткәч җанланып киткән кырмыска оясына охшап китә: идән асларында, базларда, подвалларда яшеренеп яткан авыл халкы бары да җыела, һәм безнең сугышчыларны котлый, аларга рәхмәт укый башлыйлар. — Я рабби! Карагыз: үзебезнекеләр кайттылар! — дип, бите-йөзе бөтенләй чиләнеп-канап беткән хатын-кыз сугышчыларның әле берсенә, әле икенчесенә ташланып кочаклый башлый. Полина Ракетская исемле яшь кенә бу колхозчы хатынның иңбашына әле бүген иртән генә фашистлар атканнар һәм кулындагы яшы баласын тартып алып утка ыргытканнар икән. Ул үзе ничек исән калгандыр, анысын хәтерләми иде. Полинаның авылдашлары безгә аны болай аңлаттылар. Кечкенә Валясын утка аткач һәм үзе яралангач, Полина җан ачысы белән палач-фашистка ташланган. Ә фашист аны сөйрәп алып барып утка ташлаган чакта гына' безнең ике сугышчы килеп җиткән һәм, палачны шундук атып үтереп, Полинаны янган уттан тартып алганнар. Бу хатынның битләре шунда пешкән икән. Менә шушындый күренештән соң кемнең генә җаны әрнемәс икән дә, кем генә нәфрәтләнмәс икән! Шунлыктан бер дә гаҗәп түгел, бу авыл халкы белән сугышчылар арасында үзеннән-үзе митинг булып, үтте. — Сугышчан дусларым! — диде үзенең чыгышында батальон парторгы Акулибаев. — Сез менә үз күзләрегез белән күреп торасыз: шушы элек чәчәккә күмелеп утырган Совет Белоруссиясе поселогын дошман көлгә әйләндергән! Моны онытырга мөмкинме?!. Без сезнең белән Орел өлкәсен һәм Брянск өлкәсе җирләрен фашистлардан азат иттек. Без сине дә азат итәрбез, Белоруссия!1 . Синең азатлыгың өчен без көчебезне дә, тормышыбызны да кызганмабыз. Үлем сезгә, фашист илбасарлары! —- Саумы, минем Белоруссиям', исәнмесез туганнарым-якташла- рым. —. диде Акулибаевтан соң чыгыш ясаучы белорус Василий Лы- чат. .Аин үземнең куанычымны аңлатып бирергә сүзләр таба алмыйм. Хисне сүзләр белән аңлатып биреп кенә булмый аны. Без — рус, украин татар, башкорт, чуваш, казакъ һәм башка бик күп милләт вәкилләре - явыз дошманны аның бөтен канлы юлы буйла.п кыйнап килдек. Бүгең минем туган җиремә килеп җиттек. Канечкеч һәм явыз дошман безнең җирне мәңгегә үзлэштермәкче иде, ләкин барып чыкмады. Без исән һәм. 93 сау әле, без дошманны кыйнадык, кыймыйбыз һәм кыйнарбыз: Фашистларны туган илебездән куып кына калмабыз, без аларның оясын туздырырбыз... ...Дошманны туктаусыз эзәрлекләп, тагын өч көн алга бардык һәм һәр авылда белорус халкы безне шатланып каршылый иде. Бу көннәрдә безнең частьларның һөҗүм темпы аеруча тиз булды. Дивизия частьлары дошманның терәк пунктларын әйләнеп үтеп яки турыдан-туры җимереп баралар иде. Ләкин 30 сентябрьдә — күрәсең, өстәмә көч һәм корал алганнардыр— дошман частьлары дивизия каршындагы бөтен фронт буйлап безнең частьларны туктатырга тырышып карадылар. Ләкин бу омтылыш та аларга файда китермәде генә түгел, киресенчә, үзләре чолганышта калып, немецлар зур югалтуга дучар ителделәр. Менә ничек булды ул бәрелеш: Ул көн гаҗәп матур иде. Иртәдән алып, төш авышканчы кук чеп-чис- та булып торды, җилнең әсәре дә юк иде. Үрмәкүч ояларын хәтерләткән рәшә җепләре кояшта җемелдәп акрын гына тирбәләләр, муенга, киемгә •сарылалар иде. Көзге табигатьнең бу күренеше күңелгә үзенә бертөрле рәхәтлек бирә иде. Бара торгач, без челтерәп аккан кечкенә генә елга буена килеп чыктык. Аннан соң урманга керергә тиеш идек. Моңарчы чагыштырмача тыныч булган сугыш кырында, алда — урман эчендә, бик каты атышлар ишетелә башлады. Башкаларны урман буенда калдырып, без Лозовский белән алга киттек. Ничек итеп булса да, сул флангта хәрәкәт итүче Абрамовны табарга тиеш идек. Ә аның янына баруның максаты болан: хәзер аның полкы фронттан каршылык күрсәтүче дошманның тылына чыгарга тиеш нде. Ләкин ул бу максатка ирешкәнме, юкмы — анысы безгә тәгаеи генә билгеле түгел. Чөнки радио аша алынган хәбәрләр Мамоновтан бертөрле, Абрамовтан икенче төрле иде. Шунлыктан, билгеле бер нәтиҗәгә килү өчен, мин андагы хәлне үз күзем белән күрергә теләдем. Урман буйлап күп тә бармадык, Абрамов, полкының бер батальонына юлыктык. Батальон командиры — таза гәүдәле, командирлар арасында батырлыгы белән танылган чуваш егете ГТ. О. Фомин — бер җирән ат җитәкләп каядыр йөгерә иде. — Туктагыз әле, капитан Фомин! — диюгә, ул атын агачка бәйләде дә тиз генә безнең ялга килде. — Безнең батальон немецларның тылында хәзер, иптәш полковник,— диде ул. — Ягез әле, күрсәтегез! Капитан безне алгарак алып китте һәм без сирәк кенә булып үскән куаклыкка килеп чыктык. Моннан Абрамов подразделениеләренең юл буйлап чигенүче дошманга ата-ата алга йөгерүләре бик яхшы күренә иде. Шунысы гаҗәп: пехотаның чигенүен каплап торасы урынга, немецларның танклары алданрак качалар нде. — Фомин, танкларны исән килеш җибәрмәскә кирәк! — дидем мин һәм күп тә үтмәде безнең «кырык бишлеләр» 7 качып баручы немец танкларына ата башладылар. Әмма, ара ерак булганлыктан, бу эштән мәгънә чыкмады. — Безнең ОИПТД8 кайда соң?! — дидем мин Лозовскийга. — Сездән бигрәк үземнең йөрәгем яна бу эшкә, — диде ул, борчылып. — Әнә Абрамов! — дип кычкырып җибәрде адъютант Котов. 'Кырык бишле — 45 пушкалар. 8 О И П Т Д — танкка каршы аерым истребитель дивизионы. 94 Ул арада нәкъ безнең тирәдә генә дошманның авыр снарядлары төшеп ярыла башлады. Без агач төбенә ятарга мәҗбүр булдык. Абрамов килгән якта берничә снаряд берьюлы ярылды. «Абрамовны югалттым!» —■ дидем мин күңелемнән. Мин шулай уйлап та өлгермәдем,, ул минем янга килеп егылды: — Иптәш полковник, хәлләр... —• Тукта әле, кая артиллерияң? Кая ОИПТД тан бирелгән ике батарея? —Дивизион ут ачты. Логвинович батареялары менә хәзер килеп җитәләр. Абрамов, бик каты йөгергәнлектән, сулышын еш-еш ала, ләкин бик сабыр иде. Ул арада ОИПТД командиры майор Логвинович та күренде һәм кулын болгый-болгый безгә таба йөгерә башлады. Менә артиллеристлар «Виллис»кә тагылган пушкаларны бездән ал- гарак куеп, тиз генә корып, атарга да керештеләр һәм бер-ике минут эчендә дошманның дүрт танкысы яна да башлады. Арырак тагын бер батарея качучы немецларны «сыйларга» тотынды. Ашыга-ашыга көнбатышка чигенүче дошман подразделениеләре бу бәрелештә шактый зур югалтуларга дучар булды. Безнең янда бик күп немец үләксәләре тәгәрәп яталар. Ташлап калдырган туплар һәм пулеметлар да аз түгел иде. Лозовскийның күзе тыпырчынып торган баягы матур атка төште,, ахры: — Каян эләктердең бу атны? ■— диде Фоминга. —Немец офицерыннан, — диде капитан Фомин. — Мин аны пистолеттан чәкедем. Чыннан да, бездән 10 метрлар чамасында гына үле немец офицеры ята иде. Мин Абрамовка тизрәк уң яктан дошманның чигенүен бөтенләй каплап алу турында боерык бирдем, Мамонов белән элемтә булдырырга тырышып карадык, ләкин барып чыкмады. —• Мин аның белән әле генә, сезнең янга килгәнче сөйләштем. Аның бер батальоны миннән сулда сугыша, — диде Фомин, һәм алар Абрамов белән алга йөгерделәр. Хәзер сугышның кызу урыны бездән сул якта һәм арттарак иде инде. Без Лозовский белән агачка мендек. Яшелдән киенгән немец солдатлары, йөк машиналары, танклары, туплары — бар да болганып чигенә- ләр-качалар. Алар бездән ерак та түгел, күп булса, 500—600 метрлар чамасында гына иде. Бу күренештән куанышып, без агач башыннан төштек. Чөнки хәзер сугышның кызган урыны Мамонов полкы тирәсендә,, безгә шунда барырга кирәк иде. Без зур кыенлыклар белән килеп җиткәндә, Мамонов полкында хәлләр менә нинди иде. . Буглай һәм Холм авыллары тирәсендәге немец частьлары, Мамонов полкын тоткарларга тырышып, каршылык күрсәтә башлавы турында мин инде белә идем һәм полк командирына, ничек итеп булса да, андагы дошманны тар-мар итәргә боерык биргән идем. Обстановканы яхшылап тикшергәннән соң, Мамонов, полкның беркадәр көчен дошманның игътибарын фронттан үзенә юнәлтеп торырга калдырып, башка подразделениеләренә урман сукмаклары аша дошманны әйләнеп үтәргә һәм, шулай итеп, немецларны камап алырга дигән карарга килә, һәм шулай эшлиләр дә. Полк командирының приказы буенча, капитан И. И. Барханаев подразделениесе, урман эченнән барып, немецлар чигенә торган бердәнбер олы юлны кисә. Шул ук вакытта Н. А, Скуратов һәм Алексей Дубина подразделениеләре дә икенче яктан дошман тылына чыгалар. Ул арада 95 Урман юлыннан немецларның чигенеп баручы штаб колоннасы килеп чыга. Капитан Барханаевның приказы буенча, сугышчылар инде тәмам якынаеп җиткән дошман колоннасына ташланалар һәм андагы барлык солдатларны һәм офицерларны кырып салалар. Ә рядовой Царевский исә, немецларның бер машинасын кабыза да, фашист полкы штабының документларын төяп, тылга юнәлә. Ләкин олы юл өчен сугыш моның белән генә бетми әле. Күрәсең, туздырылган штабларын кире кайтарырга булмаса да, һич югында, киселеп калган автотранспортларын, артиллерияләрен олы юлдан үткәреп бетерергә тырышып булса кирәк — ярты сәгатьтән соң немецларның бер батальон исерек солдатлары контратакага ташламалар. Ләкин аларның бу планы барып чыкмый. Фашистлар Барханаев подразделепиесепә контратакага күтәрелүгә, Скуратов һәм Дубина батальоннары һөҗүмгә күчәләр һәм дошманның тетмәсен тетәргә керешәләр. Бу бәрелештә капитан Жилин җитәкчелегендәге артба- тареяның аеруча яхшы сугышуын әйтеп үтәргә кирәк, Батареячылар туры наводка белән дошманны шундый яхшы кыралар ки, исерек батальонның яртысыннан артыгы сугыш кырында ятып кала. Ләкин фашистлар һаман чигенмиләр иде әле. Калган сугышчылары, җан ачысы белән җенләнеп, безнең артиллерия расчетларына якынлашырга тырыштылар. Ләкин дошман барыбер уңышка ирешә алмады, артиллеристларның картечь утына түзә алмыйча, чигенергә мәҗбүр булды. Исерек фашистлар тагын бер тапкыр психик атакага күтәрелеп карадылар, әмма бу юлы да безнең сугышчылар тарафыннан артка алып ташландылар. Уннарча ватык туп һәм машиналарын, 300 дән артык үлек солдат һәм офицерларын калдырып, дошман Холм тирәсенә чигенә башлады. — Рәхмәт, дусларым! — дидем мин полк командирларына һәм, балаларча куанып, аларның өчесен дә бер-бер артлы кочагыма кыстым. Холмга чигенгән дошман, Балашов полкына юлыгып, ул юнәлештә дә туздырылды. Бу бәрелештә Балашов полкы дошманның 11 тубын кулга төшерде. А^ин күзәтү пунктын алгарак, җайлырак урынга күчерергә генә тора идем, шулчак Аряков килеп җитте һәм миңа шифрлангаи радиограмма тапшырды. Тиз генә укып чыктым һәм аптырап калдым; корпус командиры имзасы куелган бу радиограммада дивизиягә һөҗүмне туктатырга һәм Рославльгә бара торган таш юл буендагы урманга тупланырга кушылган иде. Юк, бу акылга сыя торган нәрсә түгел иде. Дошманны ду китереп куып барган чакта!.. Тиз генә комкор белән бәйләнешкә кердем һәм: — Шифровка аңлашылмый! — дидем. Ләкин комкор озак сөйләшеп тормады: — Анысы соңыннан, ә хәзер приказны үтәгез! — диде дә трубкасын куйды. Нишлисең?! Приказ — закон, аны үтәмичә чара юк. Мин бу күңелсез хәбәрне барлык частьларга да җиткерергә боерык бирдем. Ләкин дошманны тукмап алга баручы сугышчыларны туктатуы ансат түгел иде, моның өчен дүрт сәгатьтән артык вакыт кирәк булды. Караңгы төшкәч кенә батальоннар сугыштан чыга башладылар, һәм полклар приказда күрсәтелгән районга тупланып беткәндә, төнге сәгать ©ч иде инде. Ә иртән, 31 сентябрьдә иртүк, дивизия приказда күрсәтелгән маршрут буенча Рославль юнәлешенә кузгалырга тиеш иде. Бу приказны барлык частьларга да тапшыртканнан соң, мин комкор Гарцев белән элемтәгә кердем һәм беренче сүзем итеп: — Иптәш генерал, дивизияне нигә сугыштан чыгардылар? —■ дип сорадым. 96 Юкка хафаланмагыз, Фатих Гариповпч, диде комкор, ягымлы гыиа итеп _ Бер сез генә түгел, 11 нче армия тулысы белән сугыштан ,ЫГ№ш »шел сулап куйдым. Димәк, бу ниндидер аңлашылмаучылык аркасында түгел, бәлки план белән, югары командование тарафыннан эшләнгән эш икән. Бүгенге сугыш безнең дивизиянең Брянск фронтында соңгы сугышы иде. 1943 елның җәйге операцияләренә номгак ясап, шуны әйтергә кирәк: дивизия һәрвакытта да үзенә югары командование тарафыннан куелган бурычны намус белән үтәп барды һәм миңа беркайчан да, приказны үти алмыйча, корпус яки хәрби совет алдында кызарырга туры килмәде. Рас шулай икән, димәк, дивизиянең егетләре начар сугышмаганнар. Ә соңгы көннәрдәге сугышларда безнең дивизия, 53 нче корпусның уң флангысын- да, иң җаваплы һәм мң кыен участокта хәрәкәт итеп, корпус тарафыннан оештырылган операциянең уңышлы чыгуында төп рольне уйнады. «Брянск тирәсендәге сугышларда уң флангта хәрәкәт итеп, —■ диелгән иде корпус командиры донесениесендә, — Н-нчы дивизия дошманның тылына чыкты һәм, шулай итеп, операциянең язмышын хәл итте...» Бу операция вакытында безнең дивизия сугышчылары тарафыннан үтерелгән фашистларның саны гына да 3000 нән артык иде, байтак солдат һәм офицерлары әсир алынды. Ватылган туплар, машиналар һәм юкка чыгарылган башка сугыш кирәкяраклары да күп иде. Кулга төшерелгән төзек сугыш техникасы һәм башка төр трофейлар да байтак булды. Ал арны санап торуның хаҗәте юктыр дип уйлыйм. Ә менә Брянск тирәсендәге сугыш көннәрендә булган йөрәк өзгеч бер вакыйганы искә алып китмичә мөмкин түгел. 18 сентябрьдә, Дивовка авылында булды бу хәл. Чигенеп баручы фашист частьларының соңгы отряды авылның урта бер җирендә тукталып кала. Тимер тәре таккан фашист ефрейторының командасы буенча, әлеге отрядтагы фашистлар, икешәр, өчәр кеше бергәләп, авыл буйлап чабышып китәләр һәм бодай да коры булган салам, такта түбәләргә бензин сибеп, йортларны яндыра башлыйлар. Күп тә үтми, йорттан йортка, урамнан урамга күчеп, ут бөтен авылны каплап ала. Бу хәлдән котлары алынган авыл халкы, янып үләсе килмичә, качып яткан йорт һәм каралтыларыннан урамга ташлана. Ә фашистлар исә, бу күренештән тәм табып, үзара көлешә-сүгенешә, урамга чыккан кешеләрне автоматтан ата башлыйлар. Тәмам аптырап калган кешеләр кая гына качып котылырга тырышып чапсалар да, фашистлар аларны атып- кырып тора. Иван Брызгалов дигән кешеләрнең ихатасы артындагы чокырга качып котылырга теләгән хатыннар һәм бала-чагаларны да фрицлар бик^тиз күреп алалар һәм, чокырны урап алып, аңа салам тутыралар да, бензин сибеп ут төртәләр. Чокырдагы 18 кеше янып үлә. Бер-ике сәгать үтә, ә фашистлар әле һаман кабахәтлекләрен эшләүне дәвам итәләр. Менә бервакыт яна башлаган подвалдан 7 яшьлек кыз оала — Ира Грудникова килеп чыга да: — Әни, кайда син, әнием? — дип, ачыргаланып кычкыра-елый башлык. Ләкин аңа әнисе җавап бирми, чөнки ул инде фашистлар тарафыннан үтерелгән була. Шунда Ираның күзе якында гына яткан әнисенә төшә; Йөгереп килеп кочаклап алуы була — шул ук секундта шартлап күккә оча фашистлар, аның әнисен үтергәннән соң, аңа мина куйганнар икән. Безнең сугышчылар Дивовкага килеп кергәндә, бу авыл урамында Ли кеше мәете ята, һәм бары тик берничә кеше генә исән калган иде. Ә янып үлгәннәре күпме булгандыр — без анысын белә алмадык. Моның кеоек вәхшилекне бары тик кешелек сыйфатларың югалткан фашистлар гына эшләргә мөмкин!.. БЕЛОРУССИЯ ФРОНТЫНДА Сугыштан чыгарылып, Рославль тирәсендә тупланганнан соң, узгаи һөҗүм көннәрендә шактый сирәгәеп калган дивизиябезгә яңа сугышчылар өстәлде. Ул солдатларның күбесе гражданкадан гына килгәнлектән, аларны сугыш эше.нә өйрәтүләр башланды. Хәрби киемнәр булмау сәбәп- килде1Ь С0' лдат' лаР га өйләреннән киеп килгән киемнәрдән йөрергә туры 25 Октябрьда исә 11 нче армиянең, шул исәптән безнең дивизиянең дә, Белоруссия фронты составына керергә тиешлеге мәгълүм булды. Мин җитәкчелек иткән дивизиягә, Рославль, Мглин, Унеча, Душкино, Рогов маршруты буенча барып, 2 ноябрьга Гомель өлкәсендәге Денисковичи авылы тирәсенә урнашырга приказ бирелде. 26 октябрьда дивизия походка кузгалды. Бер атна эчендә 300 километр юл үтеп, дивизия билгеләнгән вакытка тиешле районга барып тупланды. Шунысын әйтергә кирәк, бу поход шактый читен булды. Мәсьәлә шунда, ул чорларда Гомель өлкәсендә дошман агентурасы бик көчле һәм, шул сәбәпле, безгә, поход темпын киметмәскә тырышу өстенә, саклык чараларына да бик зур игътибар бирергә туры килде: күбесенчә төнлә барырга, ә көндез, дошман самолетларыннан яшеренеп, урман, елга тирәләрендә торырга мәж- бур идек. Коелар, чишмәләр еш кына диверсантлар тарафыннан агуланган булу сәбәпле, сугышчыларны кисәтеп, тыеп торырга тиеш булдык. Ләкин, авырлыкларга карамастан, поход вакытында дивизия сугышчыларының кәефләре әйбәт иде. .Чөнки алар, Десна елгасындагы сугышларда фашистларны бик яхшылап акылга утыртканнан соң, җиңү көне якынлашуына шикләнмиләр һәм шул көнне тизрәк күрү өчен сугышка ашкынып торалар иде. 2 ноябрьда иртән, кояш чыгар алдыннан, Денисковичи авылына якынлашып килгәндә, Мамонов полкын куып җиттем. Мине күрүгә политбүлек начальнигы урынбасары майор С. К- Парфенов тиз генә сафтан чыкты да, изүләрен төймәли-төймәли килеп, бик җитди төс белән доклад ясады. Бу майорны мин Брянск фронтында вакытта да гел батальоннарда, сугышчылар арасында очрата идем; хәзер, поход вакытында да, аның солдатлар белән бер сафта баруын күргәч: «Менә бу политработник ичмасам», — дип уйлап куйдым һәм: — Эшләр ни хәлдә, иптәш Парфенов? — дип сорадым. — Бик яхшы, иптәш полковник! — Ә егетләрнең кәефләре ничек? —Аларда хәзер бер генә теләк — Гомельне тизрәк дошман кулыннан азат итү! —Ул турыда .приказ-фәлән булмады бит әле, — дидем мин. гаҗәпсенеп. — Безнең Гомельне азат итәргә тиешлекне кайдан беләләр. — Кайдан икәнен кем белсен, әмма алар, иптәш полковник, барысыя да белеп торалар. Әле менә кичә генә зур привал вакытында майор Писарев беләи подразделениеләрдә әңгәмә уздырганда Казан егете рядовой Владимиров шундый сорау бирде: — Безнең дивизия числовым увнарысыз сугышка керми дип әйтәләр, дөресме шул сүз? Мин, ни дип җавап бирергә инде моңа дип, аптырабрак калган арада Владимиров әйтә: — Без Гомельне кабахәт фашистлардан коткарырга барыбыз да әзер бит, тизрәк башларга иде һөҗүмне, уннарына калса, соң була ул, — ди. Ә икенче бер сугышчы болай ди: — Безнең шәһәрне борынгы, тарихка бай шәһәр дип әйтәләр. Әмма аның чын мәгънәсендәге ирекле тарихы башланганга 24 ел гына әле. Тизрәк коткарырга кирәк инде аны... 7. .C. Ә.' № 12. 97 98 Деннсковшшга килеп урнашканнан сон, приказ булганчыга кадәр,, сугышчылар^ үзләрен тәртипкә китерергә һәм ял итәргә боерык биБу араларда көннәр аяз һәм җылы торгам булса да, 3 ноябрьда төштән сон. күк йөзеп болыт каплап алды һәм, күп тә үтмичә, яңгыр коярга кереште Тыл начальнигы В. Н. Воропаевка сугышчыларны, бигрәк тә әле яңа килгәннәрне, тиешле кием-салым белән тәэмин итәргә һәм медсанбат начальнигына яралылар ята торган помещениеләргә тимер мичләр куярга боерык биргәннән соң, мин урамга чыктым. Авыл йортларының тәрәзәләре капланганлыктан, урам дөм караңгы иде. Коеп яуган яңгыр астында ике кешенең пычрак еры.п мин урнашкан йортка таба килгәне ишетелде. Сакчының: — Тукта, кем килә? — дип кычкыруына каршы: — Капитан Залевский, полковникка! — дип җавап бирде килүчеләрнең берсе. — Иптәш полковник, сезнең боерыгыгыз буенча кече лейтенант Калганозны алып килдем, — дип доклад ясады Залевский, өйгә кергәч. Әйе, Д. С. Калгановны мин үзем чакырткан идем. Чөнки аның бик оста снайпер булуың һәм инде байтак фашистларның башына җитүен ишетеп белсәм дә һәм бу эше өчен күп мәртәбәләр рәхмәт белдергәнем булса да, әле үзен күргәнем юк иде. Шунлыктан, җылы гына ител исәнләшеп алгач, мин берәр минут чамасы Калгановка карап тордым. Болай: тышкы кыяфәте белән ул башка сугышчылардан бөтенләй аерылмый иде: уртачадан кечерәк буй, киң һәм калын җилкә, ул вакытта сугышчыларның барысына да хас булганча, кырыс һәм җитди йөз. Ә менә- күзләре... күзләре, әйе, ут уйнап, ялтырап торалар иде. Мондый үткен ка* рашлы кешене, белмим, күргәнем бар иде микән! Хәзер Дмитрий Семенович Калгановка 41 яшь икән. Сугышка кадәр гомере буена аучы булган. 1919—25 елларда совет армиясе сафларында булып, илебезне эчке һәм тышкы дошманнардан азат итүдә катнашкан тәҗрибәле бу сугышчы 1942 елдан бирле партия члены икәнлеген һәм ничек итеп снайпер булып китүен сөйләгәннән соң, 171 фашистны үтергәнлеген әйтте. — Калгановны хәзер илебезнең барлык почмакларында да беләләр инде, аның исеменә бик кү.п хатлар килә, иптәш -полковник! — диде Залевский, үз подразделениесендә хезмәт итүче бу оста сугышчы белән горурланып. һәм, күрәсең, минем кай яктан икәнлегемне белгәндер: — Менә сезнең Казаннан да бар, әле бүген генә килде, — дип, бер хатны миңа сузды. Ул хат әле хәзер дә минем үземдә саклана һәм мин аны., тулы килеш, укучыма тәкъдим итмәкче булам. Менә ул: «Хәерле көн! Безнең кадерле якташыбыз Дмитрий Семенович Калганов! Без, Казан урта мәктәбе укучылары, уку елын башладык. Сездән үрнәк алып,, дәресләребезне яхшы һәм бик яхшы билгеләренә генә укырга сүз бирдек. Сезнең батырларча һәм рәхимсез рәвештә сугышып, 171 фашистны юк итүегез турында командирыгыз капитан Залевскийның радио аша сөйләгән сүзләрен без дулкынланып тыңладык. Сугыш вакытында семьягызның һәлак булуын да ишеттек без һәм аңа бик нык борчылдык. Сезне 171 фашистны юк итүегез белән чын күңелдән котлап һәм кайгыгызны уртаклашып, сезгә менә шушы хатны язабыз. Сез артык борчылмагыз,, үзегезне саклагыз. Сез бит сугышның алдынгы сафында көрәшәсез, шуның өчен, уяу булыгыз, дошман снарядларына һәм пуляларына юлыга күрмәгез. Без бик күпләребезнең әтиләре, абыйлары сугышларда яраланды яки батырларча һәлак булды дигән хәбәрләр алабыз, ләкин без, рухи төшенкелеккә бирелмичә, дошманга үч итеп, дәресләребезне һәм «5» билгеләренә геиэ укыйбыз. Моның остенә әти-әниләребезгә хуҗалык эшләрендә дә булышабыз. Чөнки алар завод-фабрнкаларда т* 99 фронт һәм җиңү өчен икешәр смена эшлиләр, хәтта күп кенә очракларда кунарга да кайтмыйлар. Икенче конвертта без сезгә кечкенә генә күчтәнәч җибәрәбез. 24 шакмак шикәр, һәрбер укучыдан берәр шакмак. Шушы кечкенә бүләкне кабул итеп алуыгызны үтенәбез. Без сездән шумы сорыйбыз: кабахәт фашистлар кайда гына очрасалар да, көчегезне кызганмыйча кыйнагыз, тукмагыз! Безнең әтиләребез, абыйларыбыз һәм шулай ук үзегезнең семьягыз өчен дә үч алыгыз! Хат язганда әйтеп языгыз, шушы вакыт эчендә күпме фашистны үтердегез? Безнең беләсебез килә, сез үзегез кайсы яктан һәм семьягыз кайда һәм нинди чорда һәлак булганнар? Сез аны ничек белдегез? Үзегезнең сугышчан иптәшләрегезгә һәм капитан Залевскнйга безнең ялкынлы сәламебезне тапшырыгыз! Без, пионерлар, хәрби госпитальләрдә булышабыз, яраланган сугышчыларга концертлар бирәбез, шигырьләр һәм күңелле китаплар укыйбыз. Җәй көне колхозларга барып булыштык: бәрәңге казыдык, башаклар җыйдык. Сезгә анда кино һәм концертлар күрсәтәләрме? Безнең хатыбызга җавап язганда, бөтен сорауларыбызга җавап язуыгызны үтенәбез. Безнең сугыштагы өлкән абыйлар белән хат язышасыбыз бик кн- лә. Без дә җавапларыбызны кичектермичә язарбыз. Пионерлар сәламе белән, бишенче класс укучылары исеменнән: С эгъди ев а Әлфия. 1943 ел». Аннары Залевский снайпер Калганов адресына килгән тагын берничә хат күрсәтте һәм аларның барысы да әлеге оста сугышчыга уңыш, сәламәтлек теләп язылганнар иде. (Сүз уңаенда искәртеп үтәсем килә: снайпер Д. С. Калганов Бөек Ватан сугышында барлыгы 247 фашистны юк итте, 217 сен яралап сафтан чыгарды. Иптәш Калганов хәзер дә исән-сау һәм Казан шәһәрендә яши, ә аның снайпер мылтыгы республика дәүләт музеенда саклана. Дмитрий Семенович хәзер пенсиядә һәм аучылык белән шөгыльләнә.) Соңыннан мин Калгановка янә бер тапкыр рәхмәт белдереп кулын кыстым да яшь снайперларны үстерүгә күбрәк игътибар итәргә куштым. Гаҗәп кич булды бүген! Залевский белән Калгановиы озатырга да өлгермәгән идем әле, бер офицерны ияртеп, Барыкин килеп керде һәм: — Хәтерегездәме, иптәш полковник, Милеево тирәләрендә сугышканда, сез миңа задание биргән идегез? Менә үтәдем! — диде. Шулчак аның артында торган офицер, ялт итеп, бер адым алга атлады: — Дивизия газетасы сотруднигы өлкән лейтенант Ржанов! Таза гына гәүдәле, өстенә плащ-палатка, аягына зур кирза итекләр кигән, калын кара кашлы, 25—26 яшьләр тирәсендәге бу чуваш егетенә күз төшереп алдым да кул биреп күрештем. Үзе интеллигент булса да, Василий Тимофеевич Ржановның кулы гаҗәп зур һәм кытыршы иде, минем учыма аның яртысы гына сыйды. «Эшләп үскән кеше икән бу!» дип уйлап алдым ми.н һәм, иркенләп утырырга кушып, урын тәкъдим иттем. Безнең арада җылы гына әңгәмә башланып китте. Сүз башта дивизия газетасы һәм анын алдында торган бурычлар турында барды. Аннан әдәбият һәм әдипләр турында сөйләшә башладык. (Күрәсең, Ржаное та һәм, инде укучыга мәгълүм булганча, мин дә әдәбият белән кызыксынган кешеләр булганга шулай килеп чыккандыр). Ржанов әдәбиятны, аеруча драматургияне, яратуын һәм сугышка кадәр үзенең дә драма әсәрләре язгалавын сөйләде. — Тугандаш татар халкы әдәбиятын да беләбез без азрак, — диде Ржанов. — Габдулла Тукайның шигырьләре инде 20 нче елларда ук чуваш теленә тәрҗемә ителгәннәр. Өлкән лейтенант чуваш телендә Г. Тукайның берничә куплет шигырен укып күрсәтте. 100 „ Тагар әдәбияты, бигрәк тә Габдулла Тукай хакында комдив безгә бармы соң, кемнәрегез белән горурлана аласыз. _ — Татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукан булса чуваш халкының горурлыгы булган Константин Ивановы бар! — диде Ржанов, бик канәгать кыяфәт белән елмаеп. — Безнең Иванов та,, нәкъ Тукай кебек, кыен һәм сониаль тигезсезлек чорында яшәгән шагыйрь, чуваш Юк, үз башым беткәнче, Дошманны юк и тәм. Газап күреп түзгәнче, Тохтаманны юк итәм... Ләкин безгә шуннан артыгын тыңларга мөмкинлек булмады: мине бик ашыгыч рәвештә телефонга чакырдылар һәм безнең сүз шунда өзелде. Мин полкларга тиешле, күрсәтмәләрне биреп һәм алдан бирелгәннәренең үтәлешен тикшереп бетергәндә вакыт инде шактый соң — төнге сәгать ике иде. Иртәнгә кадәр яхшылап ял итмәкче булып, урынга ятсам да, рәхәтләнеп йоклап булмады: күрәсең, немецлардан үрчеп калганнардыр, өйдә кандала бик күп иде. Төнне ничек кирәк алай үткәреп, мин иртән иртүк торып урамга чыкканда, кичәге болытлар таралышкан һәм көн тагын аязып калган иде. Кояш белән бергә уянып исә башлаган талгын җылы җил сәгать 9 ларга кадәр җирне шактый киптерергә дә өлгерде. «Болай булса, юллар рәтләнә инде» дип, куанып кына йөргәндә Косенко мине корпустан телефонга чакырганлыкларыи әйтте: — Иптәш Булатов! — диде, мин трубканы алгач, корпус штабы начальнигы Назаров, — Сезгә, штаб начальнигы булып, полковник Амосов бара. Ул тиздән килеп җитәр. Ә подполковник Косен коны армия штабына җибәрегез. Башыма таш белән суккандай тәэсир итте бу хәбәр. И. П. Косенконы һич тә җибәрәсе килми иде минем. Чөнки без аның белән бер-беребезнең гадәтхолыкларын бик яхшы беләбез һәм сугышчан дуслар идек. Шуның өстенә, ул һәрвакыт эшне белеп эшли һәм принципиаль хәл итә торган иде. Теләсә нинди обстановкада да, каушап-югалып калмыйча, уйлап- үлчәп эш итүче бу командир Волга буендагы сугышларда зур батырлыклар күрсәткән һәм, шунда яраланып, сул кулы параличланган булса да, үзе теләп фронтка— безнең дивизиягә килгән иде. Әнә шул физик кимчелеге булуга да карамастан, Иван Петрович Косенко бервакытта да зарланмады, җаны-тәне белән Ватаныбызны фашизмнан азат итү өчен тырышты. Инде менә шул кешедән аерылырга туры килә... Көндезге сәгать икеләрдә Косенконы җылы гына итеп озатып җибәрдек. Аның үзенә дә бездән аерылып китү шактый читен иде булса кирәк-- һәрвакытта да ягымлы итеп карый торган коңгырт күзләре чыланган иде. Косенко киткәнгә күп тә үтмәде, полковник Михаил Петрович Амосов килеп җитте һәм аңа, яңа штаб начальнигына, шундук эшкә дә керешергә туры килде, корпус штабыннан килгән пакеттагы сугышчан күрсәтмәне укыды ул. ' Корпус штабыннан килгән күрсәтмәдә безнең дивизиягә сугышчан участок кабул итү өчен әзерлек алып барырга һәм әле күптән түгел генә поэзиясенә нигез салган кеше. — Шул шагыйрегезнең иң күренекле әсәрләреннән берсен сөйләп күрсәтсәгез иде? — диде Барыкин, кызыксынып. — Була ул, иптәш полковник. Мин сезгә Ивановның «Нарспи» поэмасыннан бер бүлеген укып күрсәтәм. Менә тыңлагыз: 101 дивизиягә килгән яшь сугышчылар белән тылда хәрби өйрәтүләр оештырырга кушылган иде. Без корпус командиры күрсәтмәсен үтәргә керештек һәм бу эш 5 ноябрьның киченә кадәр дәвам итте. Шушы вакыт эчендә әлегә кадәр өйләреннән киеп килгән киемнәр белән йөргән яшь сугышчылар да, тыл начальнигы Воролаевның тырышлыгы аркасында, яңа хәрби кием белән тәэмин ителделәр. Ә 5 ноябрьның кичендә корпустан сугышчан күрсәтмә килде: «Ноябрьның алтысына каршы төндә дүрт батальон белән 63 нче армия частьларын алыштырырга. Участок: Халчь, Старое село авыллары тирәсе, Кирпеч заводы, Рудня авылы». Бу участок Сож елгасының аргы — көнбатыш ягында, Гомельдән 20 километр ераклыкта һәм әлегә армиянең бердәнбер плацдармы иде. Плацдарм үзе кечкенә генә булса да, 63 нче армия частьлары аны яулап алу һәм шунда ныгып калу өчен зур көч куйганнар һәм кул кан түккәннәр иде. Чөнки, Десна елгасы буйларында бик күп көчләре тар-мар ителгәннән соң, немец-фашист командованиесе, совет гаскәрләрен тоткарларга тырышып, Гомельне оборона ягыннан кискен рәвештә ныгыту чараларын күрә. Ул чараларның берсе — шәһәрнең ерак чикләрен ныклы терәк пунктларына әверелдерүдән гыйбарәт була. Немецлар кечкенә генә елгаларны да оборона өчен файдаланырга тырышалар. Уңайлы позицияләрне көчәйткәннән-көчәйтә баралар. Шулай итеп, безнең совет гаскәрләрен туктатырга һәм, теләсә нинди юллар белән булса да, Гомельне кулларыннан ычкындырмаска омтылалар. Нәкъ менә шушы чорларда Гитлер үзенең гаскәрләренә, ничек кенә булса да русларны туктатырга! дип приказ бирә. Гиббельс үзенең «эластик» оборонасы һәм соңгарак «тимер» оборонасының җиңелмәс куәте турында кычкыра. Хәтта ул: «Кызыл Армиянең һөҗүме туктатылды», — дип ялганлауга кадәр барып җитә. Ләкин ул кычкырулар, ул приказлар немецларга ярдәм итә алмадылар. Совет Армиясе, үзенең Десна һәм башка елгаларны кичкәндәге тәҗрибәсенә таянып, алда очраган барлык киртәләрне җимереп, дошман гаскәрләрен бөтен фронтларда да куып баруын дәвам итте. Инде менә без дә Сож елгасына килеп җиттек. Ә елганың аргы ягындагы таү өстендә Гомель. Гомель шәһәре әле 1941 елда ук «Мәскәү һәм Киевка һөҗүм хәзерләүдә плацдарм урынын IX тоткан иде. Ә инде 1943 елның көзеннән Гомель шәһәренең немецлар оборонасы системасында тоткан урыны тагын да көчәя төште. Чөнки бу шәһәр тимер һәм таш юлларның үзәге: аңа биш тимер юл килеп тоташа. Аларның дүртесе ике колеядан тора һәм, шуның өстенә, шәһәр аркылы өч магистраль таш юл уза. Аннан соң шәһәрнең тау өстендә булуын һәм аның кырыннан аккан Сож елгасының оборона сугышларына бик уңай шартлар тудырганлыгын да әйтеп китәргә кирәк. Менә шуның өчен дә немецлар бу шәһәрне кулларыннан ычкындырмаска аеруча зур тырышлык күрсәтәләр иде. Аны «җиңелмәслек» хәлгә әверелдерү өчен немец командованиесе бик нык әзерләнә: электән үк казылып куелган траншеяларың ныгыталар, күбәйтәләр. Дзот саннарын тагын да арттыралар. Шәһәргә якынаерга мөмкин булган барлык урыннарны тоташ мина кырларына әверелдерәләр. Сож елгасының уң ярыңдагы барлык ут системасың суны каплап алырлык итеп оештыралар. Белоруссия фронты гаскәрләре Новобылица шәһәрен алгач, менә шул «киртәгә» очрыйлар һәм тукталып калырга мәҗбүр булалар. Чөнки мондый обстаяовкада шәһәргә турыдан-туры һөҗүм итү зур югалтулардан башка нәтиҗәгә китермәс иде. Шунлыктан командование Гомельне ике яклап камап алырга дигән карарга килә һәм һөҗүмне шәһәрнең төиья- IX С. Лебедев. «Гомель», Кыскача тарихи очерк, 67 бит, Госиздат, 1967 ел. 102 гыннан һәм көньягыннан башларга боерык бирә. Нәтиҗәдә, Сож елгасының көнбатыш ярында плацдарм ясала. Плацдарм кечкенә була. Аның киңлеге нибарысы 1500 метр, тирәнлеге 300-700 метр гына иде. Гомельнең көньягына да плацдарм ясала. Менә шул плацдармнарга таянып Белоруссия фронты гаскәрләре, шул исәптән безнең дивизия дә яше ягыннан Мәскәүиең кордашы, күләме ягыннан Минскидан кала икенче урында торган Гомель шәһәрен фашистлар коллыгыннан азат итү өчен һөҗүмгә әзерлек алып бара башлады. Корпустан алынган сугышчан боерыкны укыгач, мин менә мондый карарга килдем: Плацдармга, күп булса, дүрт батальон гына куярга мөмкинлек булганлыктан, Мамонов полкы һәм Абрамов полкыннан бер батальон белән 63 нче армия (41 нче дивизия) частьларын алыштырырга; плацдармны ышанычлы хәлгә китерү өчен, ОИПТД тупларының барын да плацдармга чыгарырга. Шушы карар нигезендә боерык бирдем. Ниһаять, кояш батты, караңгы төшә башлады. Безнең бәхеткә каршы булса кирәк, кичкә таба төньяктан кабарып чыккан болытлар тагын да куерып, караңгылыкны арттырып җибәрде. Тиешле маршрут буенча, дивизия кузгалып китте. Алда Мамонов полкы. Аның артыннан Абрамов, 500 метр гына ара калдырып, аның артыннан ОИПТД кузгалды. Башка частьлар да алга атлый башладылар. Гомумән, дивизия бу районнан Ветка, Тарасовка, Рудня районына күчәргә тиеш иде. Күзәтү пункты Ветка шәһәренең көнбатыш кырында, Сож ярында билгеләнде. КП Веткада булырга тиеш. Менә урман авызына да җиттек. Хәзер Сож елгасына нибары 7—8 километрлап кына калды. Елга буйларын өзлексез диярлек ракеталар яктыртып тора. Туп тавышлары, снаряд тавышлары адым саен куәтлерәк ишетелә бара. Урман авызын узып аз гына баргач та, үр башланды. Монда җир сөрелгән. Юл бик түмгәкле. Аның өстенә бик каты яңгыр яварга тотынды. Әле күптән түгел генә төннең караңгылыгына куанып килгән кеше,— мин,—хәзер яңгырны каһәрли идем инде. Фараларын яктыртмыйча гына барган машиналар, буксовать итеп, туктый башладылар, атлар да таялар. Шәһәргә бер-ике километр кала артиллеристлар землянкасына юлыктык. Ни өчен икәнен хәтерләмим, әмма без Мамонов белән бу землянкага керергә булдык һәм... чак кына һәлак булмый калдык. Чөнки землянкага килеп керүебез булды — безнең районга артналет башланды. Болай да кечкенә землянка, якындагы гына ярылган снаряд дулкыныннан тетрәнеп-какшап куйды, эчендә тузан күтәрелде, түшәмнән балчык коела башлады, ләкин үзе җимерелмәде. Налет беткәч, землянкадан чыкмакчы булып ишеккә килсәк, аны ача алмадык, балчык белән күмелеп калган иде. Мамонов белән икәүләп ишекнең такталарын каерып-ватып, көч-хәл белән якты дөньяга чыктык һәм, ни күзебез белән күрик, землянка янында гына бер кеше балчык астыннан чыгарга азаплана иде. Якынрак килсәк — Абрамов икән. Кө- лешә-көлешә аны тартып чыгардык та ары киттек. Бәхеткә каршы, бу налет безгә зур зарар китермәде. Колоннада аз гына югалту булып, безнең бераз вакытны гына алды. Минем уемча, бу налет тикмәгә булмагандыр. Тикшерергә кирәк!— диде . азовский. Аның фикере дөрес булып чыкты. Колоннада төнге тәртипне бозучылар булган икән. Бик нык кисәтелгән булуга да карамастан, оер шофер машинасының фарасын яктырткан Төнге тәртипкә игътибар итү өчен бөтен колоннага тагын бер мәртәбә катгый кисәтү ясарга туры килде... Ветка шәһәрен без җәяү уздык. Машиналар шәһәрнең көнчыгыш ягында, кырда калды. Гөпки монда инде мотор тавышы чыгарырга һич тә ярамый, дошман бик якын иде. 1 103 Ветка үзәгенә житкәндә тагы ике мәртәбә ут астына эләктек, ләкин, «әйтерлек югалтуларга дучар булмыйча, тиешле подразделениелар кичке сәгать уннарга Сож елгасына килеп җитте. Күзәтү пункты елга буендагы җимерек таш йортның подвалына урнаштырылды. Бу бездән алда монда яшәгән 41 иче дивизия частьлары тарафыннан оештырылган һәм шактый җайлы урын иде. НПныц елга ягында амбразура. Аның уң ягында гер урынына Г1ТР X патроны асылган стена сәгате эленеп тора. Ихтыярсыз бу титаклап йөргән сәгатькә карап куйдым. Үземнең сәгатьне дә карадым. Вакыт нәкъ төнге 12 иде. Өч почмакта өч рация һәм берничә телефон аппараты тора. Дүртбиш җирдә шәм яндырылган. Амбразура аша Сож елгасына карадым. Төн караңгы булса да, әледән-әле дошман ягыннан чөелеп торган ракеталар яктысында елга шактый ачык булып күренә. Әнә безнең НПдан 200 метрлар чамасы сул яктарак кичү урыны. Ул тирәне немецлар аеруча еш яктыртып торалар. Каяндыр ерактан очып килеп төшкән дошман снарядлары елгада ярылып, зур-зур су баганалары хасил итәләр иде. Күзәтү, пунктында әле оештыру эшенең кайнап торган вакыты. Урын аз, ә кеше күп. Монда, безнең офицерлардан башка, без алыштырырга тиешле 41 нче дивизия офицерлары һәм корпус штабыннан да берничә кеше бар һәм алар, һәркайсы үз эше белән ыгы-зыгы киләләр -иде. Әнә Лозовский белән Амосов, алышынуны уңышлы үткәрү өчен, әле рация, әле телефон аша часть командирлары белән сөйләшәләр, күрсәтмәләр бирәләр. Элемтә начальнигы рация һәм аппаратларны тикшерү белән шөгыльләнә. Бер өстәл өстенә карта җәелгән. Анда полк командирлары, күршедән килгән вәкилләр белән бергәләп, кабул ителәчәк участокны карыйлар... Ниһаять, тиешле эшләрне тәмамлап, 41 нче дивизия вәкилләре үз голларына киттеләр, ә без, бик зур кыенлыклар белән, участокны кабул итү эшенә керештек. Менә Сож аркылы салынган һәм киңлеге ике тактадан гына торган басмадан подразделениелар аргы якка чыга башладылар. Ул басманың юеш такталары бозланып шомарганлыктан, сугышчыларга аеруча читен, аяклары тая. Суга да чумып алалар. Басма сыгылып суга керә. Шинель итәкләре бозланалар. Шуның өстенә, кичүчеләргә бик нык ашыгырга да туры килә, чөнки немецлар ракета чөеп, су өстен яктыртып һәм атып торалар. Шунлыктан ракета сүнгән арада ничек тә теге якка чыгып калырга кирәк. Әнә чак кына арырак безнең егетләр салларга утырып та кичү эшенә керештеләр. Саллар снаряд ярылудан күтәрелгән су баганаларыма кү- мелепкүмелеп китә, әмма алга баруларын туктатмыйлар, куелган бурычны ннчек тә үтәргә тырышалар. Басма да ватыла, ләкин саперлар аны тиз генә рәткә кертәләр. Бу сәгатьләрдә безнең өчен иң кыйммәтле шартларның берсе — караңгы төн. Аннан да кадерле нәрсә юк. Ракета сүнә, тагы хәрәкәт... Полк командирлары Мамонов белән Абрамов һәм артиллерия полкы командиры Озеров та елганы вакытында кичеп, күзәтү пунктларына юнәлделәр. Күзәтү пунктлары алдагы сафтан 200—300 метрда, ягъни батальоннар районында иде. Минометларны һәм полк, батальон тупларын да хәвеф-хәтәрсез генә аргы якка чыгарып бетерделәр. Менә подвал ишеге киң булып ачылып китте. Мин, ихтыярсыз, әйләнеп карадым. «Нәрсә булган!» Керүче кеше дивизия инженеры майор Б. В. Симонов икән. Аны күргәч, аптырап киттем: Симоновның өсте манма су, аркасы һәм куллары кып-кызыл канга буялып беткән иде. — Нәрсә булды? — Зыян юк, иптәш полковник. X ПТР — танкка каршы ата торган мылтык. Аны медсанбатка озатырга куштым. Ләкин инженер кискен рәвештә каршы килеп, икенче бүлмәгә кереп китте, Аида Лозовскийның да ми- ием шикелле үк сорау биргәнен ишеттем. — Пычагым да булмаган! — дип җавап бирде инженер, һәм әче генә итеп, немецлар адресына берничә сүз дә ычкындырып куйды... Берничә сәгать буена кичү белән җитәкчелек иткән, арыган, шуның өстенә, яхшы ук каты яраланган бу рус егетенең әле һаман дәрте сүнмәгән, кызган каны сүрелмәгән иде. Ләкин җылыга кергәч, канын күп югалту сәбәпле, ул бердән йомшарып китте һәм аңын югалта башлады. Бары шуннан соң гына, ярасын бәйләп, аны медсанбатка озаттылар. Борис Васильевич Симонов урынына сапер батальоны командиры майор Прохоровны билгеләргә туры килде. Иртәнге алтыга Сожны кичү төгәлләнде. Билгеләнгән барлык частьлар да тиешле участокларга урнаштылар. Сүз дә юк, бу кичү югалтусыз гына булмады, әлбәттә. Әмма, шулай да, мондый читен һәм җаваплы участоктагы безнең эшләр уңышлы хәл кылынды. Шунысын да әйтергә кирәк, плацдармга иң алдан чыгып өлгергән безнең разведчиклар 6 но- ябрьның иртәсенә,дошманның чәнечкеле тимерчыбыктан ясалган киртәләрен өч урыннан өзеп, немецларның берничә ут нокталарын ачыкларга да өлгергәннәр иде инде. Ә сигезенче ноябрьга каршы төндә исә немецларның бер элемтәче солдатын әсир иттеләр. Иртән иртүк минем күзәтү пунктына Абрамов полкының штаб начальнигы капитан Колесников килеп керде. Аның кыяфәтеннән үк күренеп тора — ниндидер мөһим хәбәр алып килгән булырга тиеш. Капитан, минем соравымны да көтмичә; — Иптәш полковник, эләктердек бит бер фрицны! —дип куйды. — Ә кая соң ул фрицың? — Мин батальонда идем, полк командиры да роталарда иде. Безнең разведчик аны дивизия штабына озаткан. — Ярый, анда сорашырлар. Кайсы урында алганнары сезгә билгелеме? — Билгеле. Аны өлкән лейтенант Исхаков группасы кулга төшерде. Эш менә болай булды, — дип сөйли башлады капитан, — фашистлар елганы туктаусыз яктыртып торганга ачуым килеп, ничек булса да, шул ракета чөючене табарга һәм юк итәргә! дип, Исхаковна приказ бирдем. Ул, үзе белән алты кешене алып, дамба буена китә дә күзәтә башлыйлар һәм бер немецның арлы-бирле йөгереп йөреп ракета чөюен күрәләр. Нишләргә? Ракетчикның телефоннан сөйләшкәнен дә ишетәләр. Шуышып барып, берсе телефон чыбыгын кисә, һәм шунда ук Сож елгасында «караңгы төшә», атулар да туктала. Берникадәр вакыттан немецлар чыбыкны ялгыйлар. Ракетчик телефон аркылы сөйли башларга да өлгерми, тагын чыбык өзелә, тагы ялгыйлар... Шулай итеп, ике сәгать буена кызыклы көрәш бара. Таң ата башлагач, мин разведчикларга кире кайтырга боерык бирдем. «Бу ракетчик бик жәл кала бит!» — ди икән Исхаков, һәм аны тотарга карар кыла. Ике сәгать буена берни дә сизенмәгән фриц күз ачып йомганчы кармакка эләгә... Бүген, ягъни 8 ноябрьдән башлап, дивизия конкрет рәвештә һөҗүмгә әзерлек чараларын тормышка ашырырга кереште. (Беренче кисәк бетте.)