Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары
СССР МИНИСТРЛАР СОВЕТЫНДА Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Ленин премияләре комитеты составының вәкаләт срогы тулу уңае белән, СССР Министрлар Советы бу комитетның яңа составын раслады. 13 кешедән комитетның президиумы төзелде. Комитетның председателе — И. С. Тихонов, председатель урынбасары—Т. Н. Хренников. Комитет составына күренекле әдәбият һәм сәнгать вәкилләре, дәүләт һәм җәмәгать зшлеклеләре, галимнәр, производство новаторлары кертелде. ЖУРНАЛИСТЛАРНЫҢ БӨТЕНСОЮЗ ИҖАТ СЕМИНАРЫ Октябрь аенда Тбилиси шәһәрендә, «Совет матбугаты һәм халыкларның ленинчыл дуслыгы» дигән темага багышлап, журналистларның Бөтенсоюз иҗат семинары үткәрелде. Семинарга газета, журнал, радио Һәм телевидение работниклары, шулай ук кунаклар сыйфатында, журналистларның өченче Бөтендөнья очрашуында катнашкан кешеләр килде. Семинарны кереш сүз белән Грузия Компартиясе Үзәк Комитеты секретаре Д. Г. Стуруа ачты. «Совет матбугаты һәм халыкларның ленинчыл дуслыгы» дигән доклад белән «Правда» газетасының баш редакторы, СССР журналистлар союзы правленнесе председателе П. А. Сатюков чыкты. СССР журналистлар союзы правленнесе секретаре ь. С. Бурков үзенең чыгышын журналистларның өченче Бөтендөнья очрашуы йомгакларына багышлады. Халыкзра журналистлар оешмасы вицепрезиденты, Куба журналистлары вәкиле Онорио Муньосны очрашуда катнашучылар алкышлап каршыладылар. Шулай ук семинарда Кения журналистлар союзы генеральный секретаре Нгамда, Монголия Халык Республикасы журналистлар союзы председателе Очирбат, Халыкара журналистлар оешмасы генеральный секретаре Иржи Мейснер, Франция журналистлар профсоюзы председателе Ле Вайян Ивон чыгышлар ясадылар. СССР журналистлар союзы правленнесе секретаре Д. Ф. Крамннов Латин Америкасы илләрендә булуы турында сөйләде. КРЕМЛЬДӘ ОЧРАШУ 25 октябрьдә Кремльдә журналистларның өченче Бөтендөнья очрашуында катнашучылар белән СССР Министрлар Советы Пред, седателе Н. С. Хрущев бессдасы булды. Беседада Африканың. Латин Америкасының, Азиянең һәм Европаның күп илләреңнән СССР журналистлар союзы чакыруы буенча Советлар Союзына килгән 50 дән артык чит ил журналистлары, шулай ук Бөтендөнья очрашуында катнашкан совет журналистлары делегациясе членнары, үзәк газеталарның, журналларның, радио һәм телевидениенең редакторлары катнашты. Беседаның башында иптәш Н. С. Хрущев журналистларның өченче Бөтендөнья очрашуында катнашучыларга котлау белән мөрәҗәгать итте һәм аларга зур уңышлар теләде. Аннары ул журналистларның сорауларына җаваплар бирде. ТАССР МИНИСТРЛАР СОВЕТЫНДА Издательстволарга, полиграфиягә пәм китап сәүдәсенә җитәкчелекне яхшырту максаты белән Татарстан АССР Министрлар Советы каршында Матбугат идарәсе оештырылды. ТАССР Министрлар Советы каршындагы Матбугат идарәсе начальнигы итеп иптәш Василий Павлович ФЕДОРОВ билгеләнде. МУСА ҖӘЛИЛ БЕЛӘН БЕРГӘ «Правда» газетасының быелгы 296-санында журналист Павло Автоионовиың «Тугрылык» исемле язмалары басылып чыкты. Үзенең бу язмаларында автор партизаннар хәрәкәтенең Украина штабы адъютанты капитан Александр Русаковның сугыштагы һәм әсирлектәге батырлыгы турында сөйли. Русаковның фашистлар тоткынлыгында үткәргән көннәре турындагы материаллар арасында үзе дә концлагерьда 152 гя„п «иккэп Михаил Иванович Икошшков- н н Украина партизаннар штабы начальнигы генераллейтенант Т. А. Строкачка язган х?ты да бар. Ул «ттан күренгәнчә, Алек- ™ Русанов шагыйрь Муса Җәлил бе- ”” ?ыгыз элемтәдә торган. Атарга хөкем итенгән Mvca Җәлилнең камерасы төрмәнең е ”катында? Русанов утырган камера ястеилә бела. Төрмә сакчылары якьш-тнрә- дэ күренмәгәндә, Русанов куллары белән пашаткәгә тотынып, бераз өскә күтәрелә һәм Җәлил белән сөйләшә. Элек тә берничә телдә иркен сөйләшә алган Русанов анда татар телен өйрәнә һәм, Муса Җәлилнең ялкынлы шигырьләрен укып, үзе дә шигырьләр яза башлый. Шигырьләрендә Русанов үзенең Строкач адъютанты икәнлеген гестапочыларга хәбәр иткән сатлык жаннзрпыц исемнәрен атый, фашист башкисәрләр һәм немец контрразведкасына ялланган влпеончыларның ерткычлыгы турында нәфрәтләнеп яза. Аның шигырь белән язылган хатлары туган партиягә, үз халкына сөю хисе белән сугарылган. ' П. Автомонов язмаларының ахырында Русановныц ватандашларына язган хаты урнаштырылган. Хат түбәндәге сүзләр белән тәмамлана: «Ватаныма хыянәт итмәдем, серне ачмадым. Яшәсен Ватан!» АСИЯ ИЗМАИЛОВАНЫҢ, ТУУЫНА GO ЕЛ ТУЛУГА БАГЫШЛАНГАН ҖЫЕЛЫШ 19 октябрьдә Мәскәүдәге «Красный богатырь» заводының Ильич исемендәге культура сараенда Татарстанның халык артисткасы Асия Измайловапың тууына 60, насади эшчәнлегенә 45 ел тулуга багышланган тантаналы җыелыш булды. Җыелыш президиумына карт большевиклар, эшчеләр, сәнгать һәм фән эшлеклеләре сайланганнар иде. Юбилярның иҗади эшчәнлеге турындагы докладны сәнгать белгече Фуад Саллави ясады. Асия Измайлова, диде ул, фабрикадагы гади эшчедәй алып Татарстанның халык артисткасына кадәр зур хезмәт һәм ижат юлы үтте. Ул хәзерге көндә вокаль педагогика һәм жырны сәхнәдә башкару проблемалары буенча фәнни эш алып бара. Мәскәү һәм Татарстан жәмәгать оешмалары вәкилләре, аерым алганда, Чайковский исемендәге консерваториядән профессор Карин, Татарстан Культура министрлыгыннан ТАССРяың атказанган артисткасы Халидә Зәбирова. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрыннан ТАССР- ның халык артисткасы Галия Кайбицкая, Татарстан язучылары союзыннан шагыйрь Әхмәт Ерикәй, Татарстан композиторлар союзыннан Рөстәм Яхин, Октябрь революциясе. гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары исеменнән отставкадагы генераллейтенант Якуб Чанышев, карт большевиклар исеменнән Шаһиәхмәтов һәм башка иптәшләр юбилярны тәбрик иттеләр. аңа котлау адреслары тапшырдылар. Җыелышта шулай ук юбиляр исеменә күп кенә кешеләрдән һәм оешмалардан алынган телеграммалар укылды. Аннан Асия Измайлова котлауларга жавап рече белән чыкты һәм күл милләтле Ватаныбыз файдасына киләчәктә дә армый-талмый хезмәт итәчәгенә ышандырды. Җыелыштан соң үзешчән сәнгать коллективлары Мәскәү консерваториясе, I несин- нар исемендәге институт студентлары һәм профессиональ артистлар көче белән зур концерт куелды. ЯЗУЧЫ ӘНВӘР БИКЧӘНТӘЕВ «ПОЧЕТ БИЛГЕСЕ» ОРДЕНЫ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНДЕ Совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре һәм 50 яшь тулу уңае белән башкорт язучысы Әнвәр Бнкчәнто'-л СССР Верховный Советы Президиумының 1963 ел, 17 октябрь Указы нигезендә «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. ӘДӘБИЯТ БЕЛГЕЧЕ ЮБИЛЕЕ 1963 елның 22 октябрендә СССР Фәннәр Академиясенең Казандагы гыйльми институтлары конференцзалында язучылар, журналистлар, югары уку кортлары укытучылары, әдәбият галимнәре һәм күп санлы интеллигенция вәкилләре Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, күренекле әдәбият белгече һәм тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы Мөхәммәт Гайнуллннның тууына 60, гыйльмн-пелагогик эшчәнлегенә 30 ел тулу көнен билгеләп үттеләр. М. Гайнуллин исеме белән XIX һәм XX йөздәге татар әдәбиятын өйрәнү нык бәйләнгән. Берничә еллар буена университет һәм педагогик институтларның татар теле һәм әдәбияты бүлекләре студентлары ул төзегән дәреслекләр ярдәмендә Бөек Октябрьга кадәрге чордагы татар әдәбияты тарихын өйрәнәләр. Шулай ук күренекле галим һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тормышы һәм эшчәнлеге, татар совет әдәбияты тарихы, тугандаш совет әдәбиятларының үзара бәйләнешләре кебек мәсьәләләрне өйрәнүдә аның хезмәтләре күп. Аерым язучы һәм шагыйрьләрнең ңҗаты да аның тырышлыгы нәтиҗәсендә яңадан халыкка әйләнеп кайтты. «Беренче рус революциясе чорында татар әдәбияты һәм публицистикасы» исемле иң. зур хезмәте өчен 1958 елда аңа филология фәннәре докторы дигән югары гыйльми' дәрәҗә бирелде. Татарстан язучылар союзы идарәсенең, СССР Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институты гыйльми советының М. Гайнуллин юбилее уңае белән оештырылган тантаналы утырышын язучы Гомәр Баширов ачты һәм юбилярның пжат юлы турында доклад өчен сүзне СССР язучылар союзы члены, институтның өлкән гыйльми сотруднигы Нур Гыйззәтуллннга бирде. Докладтан соң Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы секретаре Ә. Мусина М. Гайнуллиига Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелү турындагы грамотаны тапшыра. 1аятаналы утырыштагы барлык иптәшләр Мөхәммәт ага Гайнуллинны чын күңелдән котладылар, аңа озын гомер, иҗади уңышлар теләделәр. КИНОПУБЛИЦИСТ Г. ӘМИРОВКА 50 ЯШЬ Казан киностудиясенең талантлы операторы, Мари АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Гэрэи Эмировка 50 яшь тулды. •. Ә.мнров исеме кнно-журпал титрларында утызынчы елларда курена башлады. Аның ижат юлы документаль кяпопублн- цистяка белән аерылгысыз бәйләнгән. Үзенең 25 еллык эшчәилеге чорында ул бик куп тарихи вакыйгаларны һәм совет кешеләренең хезмәттәге батырлыкларын кинога төшерде. Тамашачыга бугенге көннең героикасы турында сөйләү өчен ул иксез- чиксез Ватаныбызның төрле урыннарында була һәм яна темалар, яна сюжетлар эзли. Уралда, Украинада, Рязань тирәләрендә, Идел .буенда, Ясная Полянада, Кырымда һәм Кавказда > галимнәр, завод эшчеләре, колхозчылар, күренекле язучылар белән очрашып, Г. Әмнров әлзрныи мактауга лаек эшләрен кинокадрларда чагылдырды. Тамашачы бу художникның «Комсомолецлар», «Сугышның бер көне», «Идел утлары» п. б. хезмәтләрен аеруча яратып кабул итте. Гәрәй Әмнров хәзерге көндә лә үзенең кинокамерасын кулыннан төшерми. ПРОЗАИКЛАР СЕКЦИЯСЕНДӘ 23 октябрьдә прозаиклар секциясе утырышы булды. Аида яшь язучы Эдуард Касыймоо иҗаты тикшерелде. Докладчы X. Сарьянның кереш сүзеннән соц Э. Касыймов әсәрләре буенча фикер алышуларда А. Расих, К. Миилебаев, А. Әхмәдуллнн, Н. Юзкев, М. Латыйфуллин, 3. Туфайлова, Л. Ихсанова, Б. Камалов һәм Н. Фәттах катнашты. Алар бу автор иҗатындагы уңышлы һәм кимчелекле якларга шактый кнң тукталдылар. Шул ук секциянең икенче бер утырышы Вахит Моиасыйповиыи кыска хикәяләрен тикшерүгә багышланды. Утырыш аның беренче җыентыгына тупланган бу хикәяләрен 1964 елда аерым кйтап ятеп бастырырга тәкъдим итте. Ә. ЕНИКИ ХИКӘЯЛӘРЕ—РУС ТЕЛЕНДӘ Мәскәүдә, «Сопетский писатель» нәшриятында татар совет язучысы Әмирхан Еникиның «Йөрәк сере» дигән җыентыгы рус телендә басылып чыкты. Шул исемдәге повестьтан тыш жыентыкка авторның «Ялгызлык», «Сәгать», «Шаяру» һәм «Туган туфрак» хикәяләре кертелгән. Китап 30.000 данә тираж белән басылган. ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР J7—22 октябрьдә татар шагыйрьләреннән 3. Нури һәм Г. Латыйп Башкорт- станда булдылар. Беренче көнне алар башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында чыгыш ясадылар. Бирегә башкорт шагыйрьләре Н. Нажми һәм Р. Гарипов та килгән иде. 18 октябрьдә башкорт радиосы «Совет әдәбияты* журналы бездә кунакта» дигән темагэ тапшыру оештырды. 19—20 октябрьдә очрашулар Кырмыскалы районы Культура сараенда һәм шул районның «Победа» колхозында дәвам итте. 3. Нури, I. Латыйп, К. Даян һәм Ф. Исангулов чыгышларын укучылар бик яратып тыңладылар. 22-о ктябр ь дә кунакларның чыгышы телевидение аша барды. «Совет әдәбияты» һәм «Агыйдел» журналлары турындагы сөйләшүләр Башкортетан язучылар союзында. «Агыйдел». «Пионер» журналы, «Кызыл таң». «Совет Башкортстаиы» һәм «Пионер» газеталары редакцияләрендә дә булып үтте. Республика газеталары татар язучылары әсәрләреннән әдәби битләр бирделәр. Зеленодольск шәһәренең «Родина» культура сараенда музыка культурасы университеты каршындагы татар музыкасы тарихы факультетының беренче конңерт-кпчәсе булып үтте. Күренекле композитор Мансур Мозаффаров иҗатына багышланган бу кичәдә Казан консерваториясе студентлары М. Имашсв, X. Гыйниятова, Татар Дәүләт филармониясе жырчысы 3. Әхтәмова һәм РСФСРиыц халык артисты Ф. Насретдинов чытышларын тамашачылар көчле кул чабулар белән каршыладылар. Алар М. Мозаффаров иҗатының төрле чорына караган җырларын һәм зур күләмле әсәрләреннән өзекләр башкардылар. Рояль партиясен пианист Н. Алексееа һәм Казан консерваториясе педагогы Э. Мопаезон алып барды. Музыка белгече Ф. Вәлиена композиторның иҗат һәм тормыш юлы турында сөйләде. • * * Язучы Ф. Хөсни һәм шагыйрь И. Ю.зиев 28—29 октябрьдә Арча производство идарәсенең Субаш Аты унберьеллык мәктәбендә һәм Субаш Аты балалар йортында кунакта булдылар. ДАоида алар әдәбият сөючеләргә яңа әсәрләрен укыдылар, аларны үзләренең ижат планнары белән таныштырдылар. 15 ноябрьда язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында шигырь кичәсе үткәрелде. Укучылар анда татар шагыйрьләренең соңгы вакытта язган яңа шигырьләре белән таныштылар. ЧЕГӘН АНСАМБЛЕ КАЗАНДА Моннан берничә ел элек Брянск филармониясе каршында чегән ансамбле оештырылгап иде. Аны оештыруда чегән сәнгатенең нц күренекле эшлеклеләре катнаштылар. Ансамбль хәзер бөтен Советлар Союзы буйлап йөри һәм тамашачылар алдында зур уңыш казана. Сонгы айларда бу коллектив Идел буе шәһәрләрендә гастрольләрдә булды. Ноябрь башларында аның концертларын Казан тамашачылары да карадылар.