Логотип Казан Утлары
Очерк

БЕЗ СУЛАГАН ҺАВА КЕБЕК

Ул еш кына упкынга егыла. Биек кыядан ычкынып китә дә чиксез тирәнлеккә оча. Бик газаплы, бпк куркыныч бу очу. Чөнки ул белеп тора: аста, кайдадыр төпсез тирәнлектә, очлы, каты ташларга бәрелеп чәлпәрәмә киләчәк... Кискен авыртудан менә ул уянып китә — әйтерсең лә, бөтен көчкә кизәнеп, аркасына аның балта чапканнар. — Нәрсә, нәрсә булды, Валентин? — дип тынычландыра шәфкать туташы, аның маңгаендагы салкын тир бөртекләрен сөртә-сөртә. — Шулай кычкырырга ярыймы инде? Бөтен авыруларны уятасың бит... Өндә — төштән дә яманрак... Операцияләр, укол кадаулар, тагын операция, тагын авырту, бер генә мизгелгә дә туктамый торган кискен, әрнүле авырту. Бу әрнеп авыртудан палата түшәмнәре, хәрәкәткә килеп, йөзеп йөри башлый, баш сөякләре кысылып, күз алдына кызыл, кара, яшел түгәрәкләр бөркелә. Үлем бик акрынлык белән чигенде, әледән-әле яңадан-яңа яман сынаулар әзерли торды. Врачларга үлемне чигендерү өчен күп көч куярга, аның белән күп тарткалашырга туры килде. Әмма элекке спортчы, штанг күтәрү буенча подразделение чемпионы, хәрби һәм физик әзерлек отличнигы Валентин Зеленинның организмы нык иде. Яшәү көче, ниһаять, җиңеп чыкты. Шулай да... Валентин аңына килгән вакытларда, чиксез әрнүне җиңәргә тырышып, сау-сәламәт, ләкин үзенә һич буйсынмый торган аякларын хәрәкәтләндерергә тырышты. Ләкин аякның хәтта бармакларын да селкетеп булмый иде. Аның аңы, аның йөрәге үлем карарыдай коточкыч куркыныч, рәхимсез сүз — «паралич» сүзе белән килешергә теләмәде. Көннәрдән беркөнне, палатадагы авырулар саф һава алырга чыккан вакытны туры китереп, ул үзен дәвалаучы яшь хирургны туктатып сорады: — Әйтегезче, доктор,— диде ул, бик авырлык белән, күзләрен түшәмдә йөртә-йөртә. — Минем аякка басарыма аз гына булса да ышаныч бармы? Дөресен әйтегез, бу минем киләчәк тормышыма бәйләнгән... — Син, Валя, нык кеше,— дип башлады хирург сүзен, кулын Зеленин иңбашына куеп. — һәм мин сиңа чын дөресен әйтәм. Тормышыңны саклап кала алдык. Синең хәлеңдәге авыру өчен бу аз түгел инде. Ә аякларга килгәндә... — Ул авыр сулап, кулларын як-якка җәйде. — Моңа медицинаның көче җитми... Арка мие клеткаларын ялгау мөмкин У 112 түгел, ал арны тегеп кенә куеп булмый. Шулай икән, буш өметләр белән узүзеңне алдама. Аяксыз яшәргә күнегергә тырыш... «Аяксыз яшәүгә күнегергә»... Аяз таң вакытында ромашкалар, тагын әллә нинди бик күп төрле матур чәчәкләр үскән, чыклы болын буйлап эз калдырып, зур-зур атлап йөрүне онытырга күнегеп буламы соң?! Яланаяклар белән җирнең тәнгә рәхәтлек бирә торган җылысын тою һичбер вакытта да мөмкин булмаслыгыиа күнегеп буламы?! Син инде, димәк, бервакытта да волейбол суга да, футбол тибә дә, күңелле кичәләрдә яраткан кызың белән бии дә алмыйсың... Ни эшләргә соң инде, хәзер ничек яшәргә? Валентин палатадагы күршеләренә, аның кебек үк язмышка дучар булган кешеләргә күз сала. Алар арасында да төрлеләре бар. Берәүләр, әрнүләргазаплар алдында баш иеп, авыртулары аз гына көчәя башлады исә, дару сорыйлар. Мондыйлар, гадәттә, терелә алмыйча еллар буе клиникадан клиникага, санаторийдан санаторийга күченеп йөриләр. Икенчеләре, язмышларына буйсынып, саф һавада коляскаларына утырган килеш китап укый алуларына канәгать булып, дәүләт биргән пенсиягә калган гомерләрен үткәрәләр. Шундыйлар да бар: алар авыруга бирешергә теләмиләр, яраткан эшләрен ташламыйлар һәм, барлык авырлыкларга баш имәстән, үз һөнәрләре буенча эшләүне дәвам итәләр. Ә Валентинның андый яраткан һөнәре юк иде әле. Армиягә кадәр урта мәктәпне тәмамлап кына өлгерде. Ә армиядә артиллерия частенда хезмәт итте, техника белән мавыкты, Мәскәү университетының физика факультетына керү өчен кабул итү имтиханнарына әзерләнде. Менә, армиядән кайтыр алдыннан гына, мәгънәсез бер очраклылык—автомобиль һәлакәте аның барлык хыялларына чик куйды. Хәзер яңадан профессия сайларга, укырга кирәк. Ә кайда? Палатадагы иптәшләреннән берсе аңа юридик институтка керергә киңәш итте. Адвокат өендә генә дә практика белән шөгыльләнә ала бит! Шулай икән, ул институт та ярый. Баш авыртулар бетү белән, Валентин, әлеге хирург ярдәмендә, кирәкле китапларны, дәреслекләрне тапты. Госпиталь каршындагы комсомол оешмасы аны шефка алды һәм ул институтка әзерләнә башлады. Кабул итү имтиханнары вакыты килеп җиткәндә, Валентин урыннан күтәрелә дә алмый иде әле. Хәзер нишләргә, тагын бер ел көтәргәме? Бу хәлдән комсомол дуслар коткарды. Алар институт директорына, партиянең Өлкә Комитетына барып, үз дигәннәрен иттеләр: кабул итү комиссиясе госпиталь палатасына килде. Имтиханнар уңышлы үтте, Валентин Зеленин юридик институтның читтән торып уку бүлегенә кабул ителде. Берничә айдан соң ул госпитальдән чыкты, һәм әнисе аны туган җиренә — Бөгелмәгә алып кайтып китте. Бөгелмә шәһәр советы Зеленинга яңа йортның аскы катыннан квартира бирде. Валентин дәреслекләргә чумды, җинаять кодексын җентекләп өйрәнде, барлык контроль эшләрне төгәл үтәп барды. Ләкин имтиханнар тапшыру өчен институтка бара алмады. Урыннан да әле ул көч- хәл белән генә күтәрелә, ә коляскага бүтәннәр ярдәменнән башта утыра да алмый иде. Шулай итеп ике ел үтеп китте, ә ул һаман да 1 курс студенты булып исәпләнә иде. Валентинның кулы эшкә бармый башлады, күңеле төште. Тырышулары, көч куюы мәгънәсез булып тоелды аңа, үзен ялгыз итеп хис итте. Мәктәптә укыганда да, армиядә дә, хәтта госпиталь палатасында да ул кешеләр белән аралаша иде, ә монда япа-ялгызы калды. Әлбәттә, аның өчен теләсә ни эшләргә әзер торган әнисе бар, ләкин... ...Алар бер дә көтмәгәндә килеп керделәр. Валентин хәтта звонокны да ишетмәде. Чишенделәр дә Валентин бүлмәсен» уздылар. Бусагадан ук кем булуларын әйттеләр: S. ,С. Ә.' N; 12. 113 — Юрий Порман. Таныш булыйк, — диде берсе, бик чиста киенгәне, озын буйлысы һәм, артистларча кулын күкрәгенә куеп, башын иде. — Юра Васильев, — дип кул бирде икенчесе. Ул ябык, урта буйлы, өстендә спортсменнар кия торган куртка иде. — Комсомоллар алласы, — дип күзләрен киң ачып (янәсе, ул куркыныч кеше), башы белән Васильевка таба ишарәләде Порман. — Жит- мәсә тагын исеме дөньяга танылган галим. Юра исеме чыннан да атаклы исем бит. Васильев та бурычлы булып калмады, мәзәккә мәзәк белән җавап кайтарды. Ә Валентинга бу мәзәкләрдән ничектер рәхәт булып китте, әйтерсең, ул алзрны инде әллә кайчаннан бирле белә. Болар—күптән түгел генә югары мәктәпне тәмамлаган һәм хәзер Бөгелмәдә, Татарстан нефть фәнни-тикшеренү институтында эшләүче егетләр иде. Алар күршеләреннән очраклы рәвештә генә Валентин язмышы турында белгәннәр дә менә аңың янына килгәннәр. Юк, алар Валентиннан аның бәхетсезлеге турында сорашмадылар, аны кызганып, авыр сулап башларын селкемәделәр. Алар Валентинга үзләре белән тиң дус итеп карадылар. Валентинның елдан артык инде беркайда да комсомол учетында тормавын белгәч, Юрий Порман ярым җитди, ярым көлеп әйтеп куйды: — Әллә аны үзебезгә учетка алыйкмы? Син, адаш, гел членлык взнослары җыелмауга елап йөрисең. Әйдә, иш янына куш булыр... Шулай итеп Валентин институт комсомол оешмасына учетка керде, шул көннән башлап аның тормышы бөтенләйгә үзгәреп китте. Хәзер кичләрен институт яшьләреннән кем дә булса аның янына керми калмый иде. Ике Юрийдан тыш, аз сүзле, уйчан Валентин Тронов, кискен хәрәкәтле, бик тиз кызып китүчән, чибәр йөзле Рәфгать Максудов, тәбәнәк буйлы һәм яшүсмер кебек чандыр, терекөмештәй җитез Геннадий Завьялов аның белән аеруча дуслашты. Яшь инженер Катя Зыренова, Алексей Башкиров һәм шулай ук бүтәннәр дә биредә еш булгалый башладылар. Алар Валентинның балачактан ук математика белән мавыгуын белеп алдылар һәм, ничектер, үзеинән-үзе аның квартирасында югары математика дәресләре башланып китте. Башта болай гына, күңел ачу әчеп генә төрле башваткычлар, мәсьәләләр чиштеләр, аңнары дәресләр җитди, эзлекле характер алды. Валентин сәләтле укучы, ә аның укытучылары түземле һәм таләпчән булып чыкты. Ул бер кыш эчендә махсус югары уку йортлары программасы буенча югары математика нигезләрен үзләштерде. Электән үк: «Юриспруденция — киләчәге булмаган фән, коммунизмда хөкем итәрлек җинаять ясаучылар булмаячак», дип исәпләп йөргән Юрий Порман көннәрдән бер көнне әйтте дә салды: — Математик булып туган кеше, хөкем итү белән шөгыльләнергә тиеш түгел, — диде. — Сине нәрсә, адвокат гонорары кызыксындырамы әллә? Юк белән баш ватуыңны ташла, әйдә безгә, нефть институтыңа. һәм Валентин тагын, бу юлы Губкин исемендәге нефть институтына керү өчен, имтиханнар тапшырырга кереште. Ул, ниһаять, тормышта үз урынын тапканлыгын аңлады. Аның сәләтенә укытучылар да гаҗәпләнде: Зеленин ике курс программасын бер елда ук үтте, барлык имтиханнарны бары тик «отлично» билгесенә генә тапшырды. Валентинның уңышларына дуслары да шатландылар, аңа кирәкле китапларны, дәреслекләрне табып бирделәр, кичләрен аның янына җыелып, имтиханнарга әзерләнергә ярдәм иттеләр. Зеленин бүлмәсе институт яшьләренең штаб-квартирасына әйләнеп китте. Монда соңгы яңалыклар, нефть өлкәсенә кагылышлы проблемалар турымда сүз барды. Мондый әңгәмәләр кайбер вакытта чып-чын фәнни дискуссияләрне хәтерләтә иде. Еш кына, теге яки бу катлаулы мәсьәлә хакында бәхәсләр вакытында, Валентин 114 тын гына логарифма линейкасын ала да нәрсәдер хисаплык, аннары* математик дәлилләре белән бәхәсләшүчеләрне килештерә иде. Институтның фәнни-тикшеренү лабораториясе мөдире I әфгать Максудов бер көнне Зеленин дәлилләрен тыңлап торды-торды да: ' __ Кара әле, Валентин, безгә эшкә кер син, — диде. - Укыйсың да, эшлисең дә. Безгә синең кебекләр менә болай кирәк. — һәм ул уң кулы белән муенына сызып күрсәтте. — Ләкин бит... — Валентин хәрәкәтсез асылынган аякларына күз ташлады. Аннары’аның йөзе караңгыланып китте һәм ул читкә борылып әйтеп куйды: — Мине кызганып кына булса... Кирәкми... — Ярый алайса, — диде Рәфгать, — сынау шарты белән алабыз. Булдыра аласың икән — эшләрсең, юк икән — димәк, иртәрәк әле. ' Моңа кадәр инде алар парткомда, институт дирекциясендә бу мәсьәләне хәл иткәннәр иде. Әлбәттә, аның институт өчен кирәк кеше булуын, хисаплау эшләрен аннан да оста башкаручы юк икәнлеген исбатлап директор белән шактый сүзгә керергә туры килгәнлеген үзенә әйтеп тормадылар. Зеленинга иң беренче итеп нинди эш бирү турында да күп кенә бәхәсләр булды. Әгәр җиңелрәк эш тапшырсаң, «кызганып, юри шулай итәләр», дип уйлап, үпкәләве бар. Артык авырын бирсәң, булдыра алмас, аның әле тәҗрибәсе юк. Ә иптәшләре ярдәменнән ул, һичшиксез, бу мәсьәләдә баш тартачак. Шулай уйлана торгач, бер нәтиҗәгә килделәр: Валентинга институтның бер бүлеге шөгыльләнә торган тема буенча- җитди генә эш тапшырдылар. Бернинди яклау-мазар булмады. Валентин бу эшне менә дигән итеп башкарды. 1961 елның 12 апреле Валентин Зеленин өчен икеләтә шатлыклы, көн булды: беренчедән, бу көнне совет очучысы Юрий Гагарин дөньяда беренче тапкыр космоска очыш ясады; икенчедән, Валентин Зеленин да бу көнне үз орбитасына чыкты — директор аны Татарстан нефть фәнни- тикшеренү институтының өлкән технигы итеп эшкә алу турында приказга кул куйды. ... Дөресен генә әйткәндә, мин Валентин Зеленин квартирасына барганда, аны ак чырайлы, авырудан хәлсезләнгән, ябык кеше итеп күз алдыма китергән идем. Бөтенләй алай түгел икән. Бер үк вакытта кресло ролен дә үти торган коляскага утырган баһадир гәүдәле, киң җилкәле, шакмаклы күлмәгенең җиңнәре аша нык мускуллары беленеп торган юан беләкле, ачык йөзле егетне күргәч, минем исем китте. Аксыл чәчләре шома итеп тарап куелган, яшькелт күзләре җитди, тыныч карыйлар. Алдындагы өстәлдә китаплар, сызымнар өелеп тора. Алар арасында Есенин шигырьләренең биш томлыгы һәм Италия язучыларының новеллалары җыентыгы да бар. Шунда ук политэкономия дәреслеге, нефть, химия, физика, математика буенча да төрле китаплар ята. Идәндә, иелеп кенә алырлык урында, гантельләр тора. Бүлмәнең бер почмагында, тумбочка өстендә — зур радиоалгыч, икенче почмагында — сызым тактасы, ә аның астында — тоткычы шомарып беткән ярты потлы гер. Башлыча әдәбият турында сөйләшәбез. Валентин бик кызыксынып совет поэзиясе, яшьләр иҗаты, татар шагыйрьләре һәм прозаиклары турында сораша. Ул барысы турында да кызыксына, бик күпне белә. Валентин, белән сөйләшкәндә, аның авыру, гарип кеше икәнлеген онытасың. Әйе, «гарип» сүзе Валентинга карата бармый. Җаны белән дә, тәне белән дә сау-сәламәт ул. Әңгәмә вакытында авыруы турында бер генә дә зарлану сүзе ишетмәдем, Аның һәр минуты исәптә: билгеле бер вакытта эшли, билгеле бервакытта укый, ял итә. Сау-сәламәт кешеләрнең дә күбесе ул эшләгән көндәлек эшне башкарып бетерә алмый. Спорт 8* 125 белән шөгыльләнергә ул куп игътибар бирә: гантельләр белән гимнастика ясый, теннис һәм шахмат уйный. Үзе турында Валентин сүзгә бик саран. Шулай да V курста укуын әйтте, һаман да бишкә һәм дүрткә укый икән. Бер ел эчендә соңгы ике. курс программасын үтәргә уйлый, аннары аспирантурага керергә исәпли. Инде диссертация темасын да сайлаган. Ә эш турында ул җанланып сөйли. Соңгы елларда ул эшләгән бүлек Д— 1 горизонтының термодинамик торышын өйрәнү белән шөгыльләнә икән. Бу тикшеренүнең асылын берничә сүз белән генә түбәндәгечә аңлатырга була. Нефть катламнарына көн саен меңнәрчә тонна салкын су кудырыла. Ә катлам температурасы — якынча кырык градус. Бер шикләнү туган: су кудыру катлам температурасының төшүенә китер' мәеме, шуның нәтиҗәсендә парафин аерылуга үзгәреш кермәсме, нефтьле токымнардагы кечкенә күзәнәкләр ябылып калмасмы? Күп тапкырлар үткәрелгән үлчәүләр, хисаплаулар шуны күрсәткән: катламда температура практик яктан сизелерлек кимеми икән. Бу мәсьәлә буенча хисаплау эшләренең шактый өлешен Валентин Зеленин башкарган. Хәзер ул тирәнгә кудыргыч насосларның иң яхшы режимын теоретик нигезләү буенча бүлек заданиесе өстендә эшли. «Эш шунда, — диде ул, бу мәсьәләнең асылын аңлатып, — промысловпклар практикада мондый режимга ирешәләр, ләкин сиземләү буенча гына эш итәләр. Мин хәзер шушы сиземләүне төгәл математик формулалар белән алыштыру өстендә эшлим». Якын көннәрдә Валентин Серноводскига курортка барырга җыена — институт аңа ел саен түләүсез путевка бирә. «Әлбәттә, — ди ул,— бер ай вакытны эшсез уздыру кызганыч. Ни эшлисең — кирәк. Узган юлы, курорттан кайткач, мин беренче мәртәбә йөри дә башладым пнде». «Пәри башладыгыз?» — дип, гаҗәпләнеп мин аның хәрәкәтсез аякларына карыйм. «Бәлки, «йөрү» сүзе турыда килми торгандыр, — д« Валентин, елмаеп, — шулай да үзем хәрәкәтләнәм. Култык таяклары белән, әлбәттә». Мин сорау артыннан сорау биреп, бу вакыйга белән киңрәк танышырга тырышам. Валентинның врачлар хөкеме белән һич тә килешәсе килми. Шулай да ни эшлисең, башта бу хөкемне үзгәртеп булмас кебек күренә. Әмма тора-бара... Арка мие күзәнәкләрен ялгап та булмасын, аяклар, чүпрәк кебек, эленеп кенә торсыннар, ди. Аңың бит көчле куллары бар, киң күкрәге, куәтле җилкәләре бар... Димәк, өметне бөтенләй үк өзмәскә кирәк әле. Казан протез заводында Валентин заказы буенча махсус протезлар ясала. Бу протезларны ул больница палатасында көтеп ала. Китерүләре була, Валентин бер минутны да югалтырга теләмичә, аны кия дә саклык белән генә, иптәшләре ярдәмендә, торып баса. — Ни эшлисез, сез, — дип, йөгереп килеп җитә шәфкать туташы.— Врач килгәнне көтегез, егылырсыз бит! Ләкин Валентин егылмый, бер кулы белән кроватька тотынып, икенче кулы белән палатадаш иптәше җилкәсенә таянып, аяк өстендә тора бирә! Күп айлар, еллар буена түшәктә ятканнан соң, беренче мәртәбә аякка баса. Бу бәхеттән, дулкынланудан күзләренә яшьләр килә, ләкин ул ал ардан оялмый. Бу көннән соң көн саен эзлекле, вакыты-вакыты бик газаплы, бик тырышып күнегүләр ясау белән шөгыльләнә. Әлбәттә, гәүдәнең параличланган яртысын хәрәкәтләндерергә күнектерү турында сүз дә булу мөмкин түгел. Корсак мускуллары ярдәмендә чуен кебек авыр аякларны хәрәкәткә китерергә тырыша ул. Баштарак Валентин, култык таягыннан ычкыну белән, капчык кебек ава торган була. Бик күп азаплангач, ниһаять, аяк үкчәләренең, озак вакыт хәрәкәтләнмәгәнгә, салынып төшүен, ә врачларның үлчәүне дөрес аямаганнарын аңлап ала. Протезны үзе сүтеп, кирәгеннән артык югары куелган үкчә урынын игәүләп тигезли. Аннары тагын җыя. Соңрак протезны ул тагы да камилләштерә, аның ике мәртәбәгә якын авырлыгын киметә. Ул көнне аның янына өчәү керделәр: Борис Сучков, Борис Хала- ман һәм күптәнге дусты Гена Завьялов. — Әйдә җыен, Валентин. Хәзер алып барып җиткерәбез. __ Юк,— диде Валентин, тыныч кына һәм стенага сөяп куелган култык таякларын алды. — Мин үзем. Валентинның хәлен аңлап, дуслары бер-берсенә карап куйдылар. Бу көнне институтта партия җыелышы булачак иде. Ә җыелышта комсомолец Валентин Зеленинны партиягә кабул итү мәсьәләсе каралачак... Ярты юлны узгач та Валентин сизде: үз аякларың белән бу кадәр араны атлап үтү аңа иртәрәк икән әле. Күлмәк җөйләре протез астында ышкылып, кан чыгарлык дәрәҗәдә тәнне кырдылар. Чуен аяклар, буйсынырга теләмичә, җирдән сөйрәлделәр. Арудан баш әйләнде, менә хәзер пычрак, юеш юл өстенә егылыр, авып төшәр кебек иде. Әмма Валентин бирешергә теләмәде, тешен кысып алга атлады: «Барып җитәм икән, — димәк лаек. Барып җитәргә тиеш». Биш минутлык, квартал ярым араны ул бер сәгать чамасы үтте. Бары тик институт ишегеннән кергәч кенә, басмадан өченче катка күтәрелгәндә генә, ул Завьялов җилкәсенә таянып менде. Ә бер сәгатьтән соң председательлек итүче тынып калган залдагы кешеләргә мөрәҗәгать итеп: — Валентин Зеленинны партия членлыгына кандидат итеп алырга дигәннәр, кулларыгызны күтәрегез, — диде. — Каршылар? Юк. Бер якка да тавыш бирмәүчеләр? Юк. Бертавыштан кабул ителде. ...Инде караңгы төшеп килә. Валентин бүлмәсенә шау-гөр килеп дуслары тула. Шунда ук кара тут йөзле, чибәр Рәфгать Максудов, биек маңгайлы, инде баш түбәсендә чәчләре коела башлаган Валентин Тронов (аны Зеленин «Троныч» дип йөртә), электәгечә үк мәзәкчән Юра Порман, ару-талуны белмәүче Гена Завьялов. Соңгы яңалыкны — нефтьле катламнарның термодинамик торышы буенча эшнең уңышлы төгәлләнүе өчен бүлеккә бирелгән премия шатлыгын уртаклашалар. Кемдер бу шатлык уңае белән бер бутылка виноград аракысын «сытарга» тәкъдим ясый. Бу тәкъдим бертавыштан кабул ителә. Әле күптән түгел генә басылып чыккан «Теркин теге дөньяда» поэмасы, «Рус могҗизасы» фильмы турында сүз башланып китә. Спорт буенча фикер алышалар, бер «ачык авыз» волейболист аркасында бөтен команданың оттыруы өчен уфтаналар... Бу әңгәмәне, мәзәкләрне, әледән-әле бер-берсеннән дусларча шаяртып көлүләрне тыңлап торсаң, боларның барысы өчен дә Валентин Зеленин белән аралашу — мәҗбүр ителгән йөкләмә булмыйча, Валентин өчен генә түгел, аның дуслары өчен дә рухи бер таләп икәнлегенә төшенәсең. Шат, ачык күңелле, ачык йөзле, яхшы йөрәкле, шул ук вакытта беркадәр шаян егетләр... Әйе алар самими аларда гадәттән тыш булган берни дә юк. һәм \.1ьң :.i • слән дә бу бик әй"әт. Димәк, мораль кодекстагы «кеше кешегә дус, иптәш Һәм тугай» кагыйдәсе совет кешеләренең үз-үзләоен TOTV ноо- гыйЬ ‘ИЭУп«’П ЭВеРеЛГЭН' Бу' ДИМЭК' ве3 сулый кебек уГтабк-