Логотип Казан Утлары
Повесть

Зәй энҗеләре

 

Үзләре яратканда да, төзелеш сөйми кышны,- төзелеш! Бетон — кышның кан дошманы. Бетон чәрексез ул, яшь кызлар кебек иркә, назлы. Ул туңа, өши, аз гына салкын тисә дә, талкан кебек уалып, искергән ясмык ипие төсле вакланып бетә. Чыдамый ул суыкка! Салкын тимәсен өчен аның бар жирен төрергә, кипшерсен, вак ташлар, ком һәм цемент белән ябышып берексен өчен җылытырга кирәк. Аңа каннар пар, электр энергиясе бир! Пычкы чүбе, чыпталар белән әйбәтләп, пөхтәләп төр!.. Шуларны алдан ук белгәнгә, көзге аяз көннәрдә бетонны күбрәк салып калырга, шуның белән .башка эшләргә юл ачарга, язга олы бетонга юл ярып куярга тырышкан иде Гәрәй... Күңелсез һәм ямьсез булып тәмамланды бу тарих! Семенчукка да нык кына эләкте: соңгы кат кисәтү ясадылар. Тик аннан Гәрәйгә ни файда? Ясаган зарар өчен зыянчы кешене гаепләп кенә аның махмы- рын бетереп буламы соң? Әнә ята ул бетон насосы. Канаты каерылып җылы якка китә алмыйча карлы күлдә ятып калган җәрәхәтле аккош кебек... Тыпырчынмый да, селкенми дә. Эстакаданы күпер иттеләр — ике якка да үтеп йөриләр. Кыш төзүчеләрнең күңелләренә тоз сибеп кенә тора. Киләләр дә нц элек кар себерәләр. Каравылчы Шәнгәрәй абзыйга эш артты. Иң элек ул җилдереп кенә урманнан зелпе себеркеләр төяп төште. Киң чырайлы агач көрәкләр хәстәрләде. Бетончы кулында себерке һәм агач көрәк күргәндә Гәрәйнең теше сызлый иде. Эш, никадәр куаласаң да, эленке-салынкы бара... Прокуратурадан ул-бу ишетелмәсә дә, Гәрәй кайдадыр аста, яшертен эшләр Даруын тоя. Ләкин нинди эшләр?.. Бәйрәмнән соң бер ун көн чамасы дүртенче участокта телгә алырлык хәлләр булмады, һич тә көтмәгәндә Гәрәй белән Корякин тагын эләгешеп кенә халыкны гаҗәпләндерделәр... Василий Казан төзелеш институтында укый башлаган иде... Читтән торып булса да, югары белем аласы килә иде аның... Аңа бер кочак контроль эшләр, программалар килеп төште. Дүртенче участокта һаман ике прораб җитми иде әле. Биш кеше урынына өчәү эшләү шактый авырга килде. Контроль эшләр таралышып өстәлдә яттылар. Инде бәйрәмнәр узып аз-маз әл-хәл алгач, эш кышкы таләпләр кушкан җаена кереп бара башлагач, Василий Гәрәйдән бер ун көн ял сорады: — Участокта эш тә аз әлегә, Гәрәй Гыйльманович,— дип башлады ул сүзен. — Син шуңа куанасыңмы? — дип өзеп туктатты аны Гәрәй, яратмыйча. — Ризалашырга туры килә! Шул гына... Контроль эшләрнең срогы чыгып бара, беразга ял бирегез әле. — Барысын да минем җилкәгә ыргытасызмы? Җибәрмим. — Ничек инде алай, җибәрмим? Бер сменалы эшлибез... — Бетон җылыту? Аны карап тору? —< Анысын бригадирлар да башкара. — Бригадир бүген бар ул, иртәгә кырга чыгып җил куа! Бар, тот син аның койрыгын!.. — Гәрәй Гыйльманович! Ачыктан-ачык тагын бер кат әйтимме? — Әйтеп кара. — Кумасагыз, әйбәт булсагыз, берсе дә китмәс. йөзен дә чытмады Гәрәй, һаман үзенекен куалады: — Ял бирә алмыйм. Бәлки, соңрак алырсың, Василий Дмитриевич? Бу арада минем үземә дә беразга китеп торырга туры килә. «Миңа ял бирмәс өчен генә танты моны!» дип уйлады Василий һәм төксе генә сорап куйды: — Сиңа нәрсәгә тагын? 15 Гәрәйгә бу җитә калды: — Барын да беләсең килә үзеңнең, иптәш Корякин! — Гафу ит, сорадым гына... Шулай да, миңа ун көнлек ял хәзер кирәк! Син рөхсәт итмәсәң, Борисовка керәм. Иреннәре кыегайды Гәрәйнең, чуер ташларын кесәсеннән чыгарып учында тәгәрәтергә тотынды: — Эш кыен чакта иптәшне, коллективны ташлап китү ничек дип атала? Барыгызга да ансат эшләргә, җиңел яшәргә генә булсын! Шалканның тамырын, бодайның башагын умырырга күнеккәннәр! Яфрагы белән камылы һаман Шаминга... Шелтәсе дә, янавы да... — Шелтәне хаклы яулап алдың, үпкәләмә. Янаулары да юкка гына түгел... Болай яшәсәң, борыныңны бер җимерерсең әле син. Гәрәй тып итеп урындыкка утырды: — Оһо, Василий Корякинның теле ачылган! — Аның ябылганы да юк... Бу хакта сүз кузгатмам дигән идем. Кат-кат әйтү егетлек түгел. Әмма кабатларга туры килә! Теге заман шаукымы бетмәгән синдә. Тоткын-караклар белән эшләп бозылгансың син. Аларны да бозгансыңдыр... Кешеләргә кешечә караш кирәк. Ә ул синдә бөтенләй юк... Үзем өчен генә укыйсым килә дисеңме әллә?.. Юк... Менә шушы үз тирәмдәге тормыш өчен, дусларым, иптәшләрем, хезмәттәшләрем өчен тырышам. Киләләр, сорашалар, төпченәләр... Ә минем чалбар каешы кыса — белем җитми! Моңарчы җае да, вакыты да булмады. Хәзер инде син миңа аяк чала алмассың!.. Василий туп-туры төзелеш районы начальнигы Борисов янына китте. Аның гадәттә көлеп, елмаеп кына торган йөзенә саргылт тут төшкән иде. Ул олыгаеп, картаеп, вак-вак атлап ашыгып бара иде. Кабаланып барып керде дә, бүреген ишек төбендәге диванга ыргытып, секретарь кыз каршысына лып итеп утырды: — Бер бит чиста кәгазь бир әле! — Зурмы, кечкенәме? — Нинди булса да ярый... Бәләкәй дә! Сүзләр аз... Ул ак кәгазьне кытыршы уч төбе белән сыпырып-сыпырып торды да авыш, эре хәрефләр белән кәкре-бөкре юллар тезде: «Беренче төзелеш районы начальнигы И. Б. Борисовка. 4 участок прорабы Корякиннан гариза. Өлкән прораб Шамин белән арабыз бөтенләйгә бозылуын искә алып, мине СМУ 9 ның кадрлар бүлеге карамагына җибәрүегезне үтенәм». — Иван Борисович мондамы? Башка вакытта яшьрәк прораблар белән уен-көлкене яраткан кыз бүген өзеп кенә җавап бирде: — Монда! Кертмәскә кушкан иде, отчет яза... Бар инде... Корякин кәгазен ике куллап тотып начальник янына үтте һәм тегенең каршысына китереп салды. — Нәрсә бу? — Гариза. Борисов маңгаен җыерды, укып чыкты һәм озын ак бармаклары белән гаризаны бер читкәрәк этте: — Бер Шаминмы ул, биш Шаминмы? Иртә-таңнан шуны чәйниләр... Туйдым, валлаһи! Син нигә китәсең? — Кадрлар бүлегенә җибәрегез, — диде Василий саңгырау гына. — Ашыкма! Нәрсә булды, дим? — Мондагысын әйтмим... — Нигә-ә? — Үзебез чарасын күрә алмадык... Әләкләп йөрисем килми. — Качасың, алайса? — Качсам, кадрлар бүлеген сорамас идем. Зәйдән беркая да китмим. Анысы юк... Тик Шамин белән эшли дә, тыныша да алмыйм. Җитте! 16 Борисов кызмады да, кычкырмады да, өстәл тартмаларының берсен ачты, номерлап тезеп куелган папкаларның берсен ипләп кенә тартып чыгарды. — Күрәсеңме? — диде ул Василийга. — Нәрсә бу? — Хәзер белерсең. Тәрәзә турында гына бөтен йортны дер селкетеп бульдозер үкерә башлады. Ул бер ерагайган кебек була да тагын шаулый. Борисов Василийга иелә төшеп кычкыра иде: — Син җитте дидеңме? Миң дә җитте дим... Клоуннар циркта да сәгатьтән артык кыланмыйлар. Ә без... Бер клоунны айлар буе тамаша итәбез. Шамин аркасында никадәр кеше алыштырдык. Бер Туркин түзеп тора. — Туркин ярата аны! — диде Василий уңайсызланып. — Ярата? Кызык... Ярар, хисләргә урын бирмик!.. Эш менә болан тора. Шамин унбиш көнгә ял сорап гариза бирде. — Нишләмәкче була ул? — Юк нәрсәләр казып чыгара! Сеңелесе кияүдән аерылып кайтканмы шунда... Кияүләре янына бармакчы була! Болары чепуха... Элек мин аңа ял бирмәскә уйлаган идем. Хәзер җибәрәм! Чыксын ул ялга... От- пускадан килүгә башка эш эзләргә кушарбыз. — Нигә алай? Чыгарырга уйлыйсыз икән, турыдан-туры эш итәргә иде. — Болай ошамыймы? — Кеше тормыш мәшәкате белән ял сорый... Эшкә килүенә тагын бер әкәмәт: маңгаена шап тегенең! Шыпырт кына чыгарып ыргытканнар. — Кем шыпырт кына ди? Бүген үк чакырам да барын да аңлатам. — Ул чагында отпуск белән фокус ясау нигә кирәк? Каян болай бәйләнде әле бу Корякин?.. Сөйләргәме сиңа, юкмы инде? Борисов озын бармаклары белән папканы бер ачып, бер ябып караштырып торды да: — Беләсеңме нәрсә, — диде. — Суфианов ,белән Кондаковны үгетләп булмас кебек... Начальникның астыртын эш йөртергә маташуы Корякинга ошамады. Ул гаризасын алды да дүрткә бөкләп кесәсенә тыкты. — Син нәрсә? Китер язуыңны! Папкада торсын. Синнән гариза булуы зарур. Беренчедән, син коммунист, икенчедән, прораб. Җитмәсә Шаминның дусты да бугай әле? Кондаковны да, Суфиановны да аяктан егарлык фактлар. — Коммунист булганга күрә калдырмыйм мин бу гаризаны. Астыртын ут йөрткәнне йөрәгем яратмый. Ә кәгазьләр... Җитәрлек җыйгансыз сез ал арны... Борисов, кулларын җәеп, елмайган кебек итте. Нидер әйтте, тик нәкъ шул вакытта теге бульдозер тагын үкерергә тотынды һәм аның сүзләрен ишетмәде Василий. Секретарь кыз, бүлмәдә кеше юклыгыннан файдаланып, майлы ипи ашап утыра иде. Ул ирексездән аның янында тукталды. — Бигрәк тәмле итеп ашыйсың. Кыз уймак кебек авызын бөреп аны үртәп алды: — Кызыгасыңмы? — Кызыгам. — Сиңа да биримме? Ул кыз кулындагы ипинең зурлыгын күзе белән үлчәп башын чайкады: — Минем авызга бу бер кабарга да җитми. 2. ,С. Ә-* Mi 10. 17 Кыз кәгазь астыннан тагын олы гына бер телем чыгарды. Икәүләп ашадылар. •— Бусын кемгә дип әзерләгән идең? — Начальник яныннан начар кәеф белән чыккан егетләрнең авызын майларга дип әзерләдем. Василий бармак янады. — Начальнигыңны болай якласаң, югары күтәрелерсең син! — Кул куйдымы? — Ул куя иде... Үзем генә ашыкмадым... Җиде кат үлчәргә өлгермәгәнмен... Борисов янына барганда аның карары нык иде. һәм чирек сәгать эчендә ул карардан бернәрсә дә калмады. Василийның бала-чагалыгы чыгып бетмәгәнме әллә? Үз сүзен нигә ныклы итә алмады ул?.. Әллә аның капризларын, минминлеген авызлыклый торган өстен бер көч бармы аның күңелендә? Кайда ул? Нинди көч? Нигә Василий жиңел генә гаризасын тартып алды? Тешләрен кысып, усалланып язган иде бит. Ул секретарь кыз янында утырганда моның җавабын тапмаган иде. Ишектән чыгып, бульдозерны кабыза алмыйча азапланган егетләр яныннан үткәндә, тегендә балта осталары белән сөйләшкәндә, монда Шәйхенур егетләренә булышканда, ул үзенең шушы төзелеш өчен мин- минлеген дә, кирелеген дә корбан итәргә әзер икәнлеген аңлады. Ашау, йоклау табигый ихтыяҗ. Кешеләрне сөю, алар белән дус булырга тырышу табигый ихтыяҗ түгелме әллә?.. Шиксез табигый ихтыяҗ. Василий җир йөзендә яшәгән миллиардларча кешеләрнең иң алдынгы вәкиле — ул коммунист. Көрәш өчен туры юл сайлаган кеше шуннан барырга тиеш. Көрәшнең максаты ачык, юлы билгеләнгән икән, адымнарың да ышанычлы һәм үкенечсез булсын! Котлованга кайтып җиткәндә ул гаризасын кесәсеннән алды һәм аз гына хушбуй исе килеп торган кәгазьне ашыкмыйча гына вак-вак кисәкләргә ертып карга ташлады... 18 Яна Зәй поселогы төрле якка бүселеп үсә. Бер уңайдан планлы рәвештә киң урамнары, зур йортлары, кибетләре, кино-театрлары белән шәһәрчә чын поселок зураеп килә. Хәзер зәңгәр сызыклы сызымнарда гына түгел, болай да урамнарның, проспектларның кая таба баруын шәйләргә була. Поселокның икенче ягында теләсә кем теләсә кая каратып, эреле-ваклы, әллә нинди формалар белән агач йортлар сала бирә. Кешеләр кабаланалар, ашыгалар! Аларның зур, коммуналь йортлар өлгергәнне көтәргә чамалары юк. Әле кичә генә әрем сабаклары тирбәлгән кола-яланда имән бүкәннәр тезеп нигез ясыйлар да, атна-ун көн эчендә шыңгырдап торгам нарат бүрәнәләрне мүкләп өй күтәрәләр... Ай үтмәстән, ак морҗасыннан төтен болгап, яңа өй коймак чәенә чакыра... Күбәүләр туган-үскән авылларында нигезләрен бетереп, өйләрен, каралтыкураларын монда күчерәләр. Күпләр «яңа урында яңа өй бәрәкәтле» дип, яңаны кузгаталар. Элек Зәй буе авылларында урманнан күп нәрсә юк иде. Кеше кулы сагаеп, кадерләп кенә тоткан урманнар бер-ике ел эчендә сирәгәеп калдылар. Зәй төзелешенә килгән кешеләр төрле як урманнарына ташландылар. Арба белән генә ташылган урманнарга үкереп «МАЗ»лар, бульдозерлар барып кергәч, алар тиз бирештеләр. Тау сыртларын бизәп күкрәп утырган йөзәр еллык наратларны чаж да чож кисеп бер ел эчендә егып бетерделәр. Шепкә, Баграж урманнарындагы колач җитмәслек 18 имәннәрнең төп буеннан тәрәзә-ншек борыслыгына ярарлыгын кисеп: алып, очларын шырлыкларда ташлап киттеләр. Балта осталарына мач килде! Алар иң кадерле кешеләргә әйләнделәр. Аз гына балта тотып чәкүшкә юна алган, бүрәнә чутлый белгән кешеләр, почмак чабарлык берәүне үз араларына табып алалар даг «төйнәлеп» — биш-алты кешелек артель төзеп — Зәйгә киләләр. «Бригада — ух, работает — за двух! Ашау байдан, үлем ходайдан! Тәкәң суелганмы, яртың куелганмы?!» Шапышопы, шапы-шопы... Төзелеш бер рәткә кереп барганда, төзелеш тирәсендәге эшләр, халыкның көнкүреше, поселок үзе әнә шулай буталчык һәм чуалчык әле.... Ләкин ул да алай эт баш, сыер аяк булырга тиеш түгел. Урманнар күзгә күренеп кими. Урманнар артыннан сулар кибәчәк,, сулар кипкән саен болыннар начарланачак, андагы үләннәр юкарачак. Аларны вак камыш, күрән һәм эт сырланы басып китәчәк... Район оешмаларының кулы җитми. Үз мәнфәгатьләре белән сукырайган бер төркем кешеләр табигатьне талауларын сизми калалар, һәркем егерме агач кына, кирәген генә егам дип үзен-үзе юата. Егерме агачтан ни булсын? Монда бетсә, әнә Бигеш урманнары, Багражда, Шепкәдә, Налимда... Зәй буе урманнары сыкрап ыңгырашалар... Кәбирнең эчен пошырган нәрсәләрнең берсе әнә шул. Төзелеш яңа. начальниклар, яңа хуҗалар тырышлыгы белән тиешле эзенә кереп, бара. Эшчеләр контингенты тупланды, алар яңа хужаларны каш астыннан каршы алсалар да, катылыкның яхшылыкка гына илткәнен тиг аңладылар. Ә урманнар? Ал арга яңа хуҗалар җибәрмәячәкләр. Анын. хуҗалары менә без. Син дә мин, Мөхәммәтәмин... Урманнарның Кәбиргә әллә ни катнашы да юк кебек. Ләкин нык борчыйлар алар аны... Учлап-учлап акча алучы балта осталары да аны борчый, нәфесләре туймас кешеләрнең арта баруы да борчый... Алар торган саен азая барырга тиеш! Урманнар... Кәбир, елның кайсы вакыты гына булмасын, буш ара табып урманга бара һәм табигатькә сәлам биреп кайта. Урманнар турында ул поселок җәмәгать оешмаларында да, районда да күп сүзләр кузгатты. Сүзләрне тормышка ашырырга кирәк иде. Ни эшләргә мөмкин соң?! Тирә-яктагы яшеллекне кыргыйларча һөҗүмнән ничек саклап калырга! Син тырышып-тырмашып, акча чыгарып, бер агач өчен янып, утыртып йөргәндә,, тегендә ындыр артында йөзәрләгән, меңәрләгән агачларны егып барганда, ничек түзеп торырга?.. Уйга чумып бара Кәбир... Көн җепшек кенә. Шулай да аяк астында кар калын ята. Декабрь җитеп килә. Тукта, монда берничә көн элек кенә бура юк иде бит. Ә хәзер бура тора, тәрәзәләре уелмаган. Бура эчендә җырлыйлар инде әллә? Шулай шул... Җырлый-җырлый эшлиләр дисәң,, корал тавышы ишетелми. Кемнәр икән монда? Ул ишек алды ягына, керде һәм бурачыларны карарга булды. Ишек тишегенә килде. Кары чистартылган идәнгә мүк түшәп өч кеше кырын ятканнар. Алларында калын тактада ике шешә тора. Шешәләр янында дәрәҗәләрен; белеп кенә эре-эре кыярлар, ипи телемнәре тезелешкән. Шунда ук кабы ертылган «Прибой» папиросы. Өчесе дә бик бирелеп, малахайларын артка чөеп җыр сузалар: Акрын кирәк, ипләп кирәк, Ишетергә сандугач сайрауларын... Кәбир бүкәнгә менеп басты, колачын җәеп бүрәнәләргә ябышты: — Бәйрәм җиткән икән сезнең! Җырлаучыларның берсе борылмыйча гына: — Безгә көн дә бәйрәм! — диде дә, иптәшенең касыгына төртте. 2» 19 Кабир аны шунда ук таныды: Давыт исемле кеше иде ул. Күптәннән белә ул аны! Аның янындагы егетләр генә яңалар... — Кен дә бәйрәм итәргә яратканыңны беләм! — диде Кәбир. Давыт борылды һәм сикереп торды: — Бәй, бу үзебезнең Кәбир абый икән ләбаса! Кер әйдә, кер! Кәбир эчкә үк керде. —- Бәхетле авыз икәнсең әле, Кәбир абый. «Чнстай .малае» да калган иде. Берсенең чалмасын салдырдык, икенчесе бар... Кыяр да мул, үз бакчабыздан... Акча малы түгел, бакчаныкы! Су сибеп үзем үстердем. — Мин эчмим бит. Давыт кычкырып көлеп җибәрде: — Тавык та эчә хәзер, Кәбир абый. Заманасы шундый. Эчмәгән кеше юктыр ул. Бу егетләрдән уңайсызланма, алар үз кешеләр! Давытның иптәшләре егерме-егерме биш яшьлек таза гына егетләр сүзгә катышмыйча гына бер Давытка, бер Кәбиргә карап яталар иде. — Син Шаминда эшли идең түгелме соң? — Дөньяда бармыни әле ул кеше? — Нигә булмасын? — Утыртып куймадылар мыни әле аны?.. Кызганыч! Мин тагын Шамлнны таш капчыкка тыканнардыр дип йөрим... Шаминны ябып куйсалар, эшкә кайтам! Ул барында — юк... Давыт егетләренә тагын күз кысып алды. Тегеләр, куркынган бозаулар төсле, бер-берсенә елышып һаман яталар иде. — Шамин үз урынында. Яхшы гына эшлән йөри. — Будрин җебегән! Утырта алмаган икән шуны! — Каян беләсең син мондый нечкәлекләрне? — Дөнья бит ул, Кәбир абзыкаем!.. Әйдә, Шамин хакында сөйләшеп тәмле телебезне тәмсезләп утырмыйк. Аракы эчмим дисең инде. Алайса мин хәзер коньяк алып киләм! Егетләрнең берсе күтәрелде: — Үзем барыйммы, Давыт абый? — Сиңа бирмиләр бит аны, лошлак! Башың яшь... Хәзер, Кәбир абый. Эш бетәмени? Бәйрәм итә дә белергә кирәк. Давыт ә дигәнче сикереп төште һәм, җиңел көйгә мырлый-мырлый, урам буйлап китеп тә барды. Кәбир егетләргә карап бераз дәшми торды: — Ә сез кайдан? Кем эшчеләре? Егетләр Кәбирне танымыйлар иде. Шулай да Давытның кыланышларына карап, аның зур кеше булуын чамалыйлар һәм үзләрен ничек тотарга кирәклеген һич тә белә алмыйлар иде. — Авылдан без. Давыт абый авылдашлары. — Ул чакырттымы? — Ул. — Колхоздан ничек киттегез? — ГРЭСка эшкә барабыз дип кәгазь алдык. — ГРЭСка дип китеп, качып-посьш аракы эчеп ятасыз инде?!. Егетләр бераз шиккә төштеләр: «Милициядән-фәләннән булмасын бу абзый!» — Безнең гаеп түгел! — Давыт абый бит, казна эшендә эшләп кем баеган, дип үзе янына чакырды. — Сезнең баерга исәпмени? Егетләр икеләнделәр, ык-мык килеп бер-берсенә караштылар: — Бер килеп кергәч, Давыт абыйдан ычкынып буламы соң? — Җир тишегеннән эзләп табар... — Ул бит, уд бит... 20 һәм егетләр, бер-берсен бүлә-бүлә, Кәбиргә Давытның тарихын сөйләп бирделәр... Сугышка китеп күп тә йөрми, ике бармагын өздерә Давыт. Аны госпитальгә жпбәрәләр. Сул кулның ике бармагын корбан итеп кенә сугыш дигән аждаһаның нәфесен туйдырып булмаслыгын тиз аңлый аның хәйләкәр жаны. Госпитальгә ул контузияле яралы булып кыланып барып керә һәм үзен телсез дип тәкъдим итә. Әйтсәләр, ишетми, кушсалар, тыңламый, авызын ачып бер сүз дә дәшми. Тикшерәләр тегене, карыйлар, дәвалыйлар. Бармаклар тиз төзәлә... Тикшерү тагын да катлаулана. Ничек кенә сынап карамыйлар үзен. Нинди каты куллы комиссияләр үтми ул. Кулына инәләр кадап карыйлар... Түзә Давыт, чыдый. Үлем алдында, сугыш алдында куркуы шулкадәр көчле була, вак жанын саклап калу инстинкты шулай нык котырган була, теләсә нинди сынауларны да кичерә ул. Тирән тылга — Свердловскига җибәрәләр аны. Анда да бирешми... 1945 елның 9 маенда гына ача ул телен... Сугыш беткән дигән сүзне ишеткәч, түзми, тотлыга-тотлыга: — Чыннан да беткәнме? — дип сорап ташлый... Сугыш вакытында башын исәрлеккә салып йөргән кеше еллар үткән саен гаярләнә бара. Үзенең яралы кулы белән мактана, льготалар сорый... Германияне жиңү медален таләп итеп хатлар яза... Ул әле хәзер дә ныграк төшергән чакларында: «Теге чакта немецларны бөтенләй кырып бетерәсе калган!» — дип күкрәк кага-кага истәлекләр сөйләп ала... — Боларны каян беләсез? — дип сорады Кәбир. — Эчкәч авылда үзе сөйләгән... — Елый ди үзе... Тик, зинһар, без сөйләгәнне белдермәгез инде... Белсә, үтерер! — Ә сез шуның белән балта тотып эшчеләрне тунарга чыктыгызмы? — Кая барасың?.. Әйе... Көнлекче балта осталары арасында Давыт кебекләр дә, менә бу егетләр кебек адашып килеп кергәннәре дә аз түгел. Боларны ничек читтә калдырасың?.. Менә хәзер ул Давыт белән очрашачак... Моннан берничә көн элек кенә Борисов аңа Шамин өстеннән килгән жалобаларны күрсәткән иде. Арадан берсен аерата нык хәтерләп калды ул... Шамин миңа яшерен столярка ачарга кушты, такта материалларны үзем биреп торырмын, син өстәлурындыклар ясап сатарсың, акчасы бергә булыр дип әйтте. Шулай язылган иде анда. Имзасы да күз алдында. Кыю, эре хәрефләр белән Давыт Мирхәйдәров дип куйган иде. — Кем белән жырлап ятасыз! — диде ул җирәнеп... Урамда кар шыгырдады, җырлаган тавыш килде. Зәй урамнарыннан жырлый-жырлый кайта... — Менә! — диде Давыт. Кыска бишмәтенең чабуын ачып елкылдап торган коньяк чыгарды,— Кибеттә юк ул, Давыт өчен генә табалар аны! Алтын бит Давытның куллары, Кәбир абый! Мин ясаган шкафларны күрсәң син, ясап биримме үзеңә берне!.. Нечкә күңелле кеше бит мин, художник!.. Кибеткә барган жирендә дә өстәгән, ахры. Күз кырыйлары көеп тора, сүзләре буталчык. Кыланамы?.. Ул калтыранган куллары белән стакан тутырып коньяк салды: — Әрмәннеке! Адашып кына Зәйгә килеп кергән ул... Безгә шул сучок... Синең хөрмәткә! Читенсенми Давыт, оялмый да, күзгә туп-туры карап, авызын ерып, тешләрен ыржайтып стаканны сузып тора. Кәбирнең алырга исәбе юклыгын күргәч тә югалып калмады, билен бөгеп башын орды һәм күзләрен йомып бер тын белән эчеп тә җибәрде: 21 — Ун яшькә яшәртә! Ух, куәтле... Ясый беләләр әрмәннәр... Без сугышта чакта офицерлар гына эчә иде аны!.. Кәбир абый, син кая кузгалдык? Китмә, китмә!.. — Синең айнык чагың очраса, шунда сөйләшербез... Ә сез, егетләр, тәмам исермәс өчен тирә-ягыгызга әйләнеп карагыз... Кызганыч юлда торасыз сез! Кызганыч... Кәбир көннең икенче яртысында утырып та тормады. Ул комсомол комитетында да булды, милициягә дә кагылды. Кирәкле кешеләрне курде, сөйләште, аңлатты. Ике көн дигәндә частный төзелешләрнең каян, ничек килеп чыгуларын, материалларның каян алынуын төпченеп тикшерә торган махсус комсомол рейды үткәрелде. Өч йөз кеше катнашкан бу рейд куп нәрсәләрне ачты. Рейдка актив катнашкан кешеләрнең берсе Василий Корякин белән Кәбир шул көннәрдә аерата якынаеп киттеләр. Сөйләшүләрнең берсендә дүртенче участокта партия группасы оештырырга карар иттеләр. Жиде коммунисттан торган бу группага җитәкче итеп беравыздан Корякинны сайлап куйдылар. Группа үзенең эшен башлап та җибәрде. Иң беренче утырышка куелган мөһим мәсьәләләрнең берсе «Өлкән прораб Шаминның эшчеләр һәм ИТР белән булган мөнәсәбәте» иде. Утырышның көн тәртибен белгәч, Гәрәй сизелер-сизелмәс кенә агарынды. Ләкин сер бирмәде; — Ярар, килермен, — дип башын какты. Чалбар кесәсеннән тавыш биреп чуерташлар гына аның эч серен сөйләделәр. Ул борчыла иде... 19 — Димәк, сез Будринны күрмәдем дә, сөйләшмәдем дә дип барасыз инде? Прокурор алдында утырган Давыт сорауларны тыңламаган кебек таркау гына түшәмгә карап ала, ара-тирә бүрек колакчынын боргалый һәм сирәкмирәк кенә җаваплар да бирә: — Күрмәдем дип әйтә алмыйм... — Күрдем дип тә расламыйсыз алайса? — Бер камерада утыргач күзгә чалынгандыр инде... Тик мин исерек идем бит... Лаякыл исерек... Күреп ни файда да, ни зыян?.. Кодамы ул миңа, дусмы? Белеш егет кенә... Кем ул? Прокурор Давытның җепне чуалтырга азаплануын яхшы күреп торса да кызмый, түземлелек белән аңлата: — Будринның кем булуын яхшы беләбез! Анысы кирәкми... Менә сез дә танышыгыз! — Ул машинкада басылган приговор копиясен Давытка сузды. — Будрин эзләгәнен алды. Әйтеп китәргә кирәк, гаебен таныды ул, нык үкенде. Кайчан булса да бер кешегә әйләнүе дә ихтимал аның. Вөҗданы газаплый аны... Шуңа күрә, гражданин Мирхәйдәров, ул сезнең Шамин өстеннән ялган күрсәтмәләр бирергә котыртуыгызны да әйтте. — Ялганлый! — дип кинәт сикереп торды Давыт. — Бик дөрес чәпе- гәннәр аңа сигез елны! Минем өскә кара яккан өчен тагын ике-өчне өс- тәсегез калган. Судта анысын бел Мәганнәрдер әле. Шуңа күрә хәзер сөйлим, белеп торыгыз! Прокурор байтактан бирле Давыт белән иза чигә. Күзмә-күз алдашып утырган бу бәндә белән ул чиләнеп бетте. Турыдан-туры һөҗүмгә күчми башка чара да калмады: —• Менә нәрсә, Давыт... Ялганлап маташмагыз.д Котырткансыз сез аны... Моның өчен сезне җәзаларга да булыр иде... Берлеккә калдырдык без сезне... Ләкин белегез: трай тибеп йөрүләргә чик куясыз. Иртәгәдән әшкә тотынасыз. 22 Давыт гаҗәпләнгән булып кулларын кушырып күкрәген терәде: — Әллә мине эшләми дип тә әләкләдеме ул? .— Анысын болай да беләбез. — Эшлим бит мин. иптәш начальник! Эшсез торсам, сөягем сызлый минем! , — Сөягем түгел, кесәм сызлый, комсызлыгым сызлый дигез. — Әй, мин ясаган шкафларны күрсәгез сез! Берне ясап китеримме әллә? Үзегез районда иң олы начальник, ә өстәлегез... Прокурор мондый оятсызлыктан көлми түзә алмады. Балаларча бирелеп, онытылып, көлде ул... — Ташла, Давыт!.. Эшкә урнашасыңмы, юкмы? Шуны гына әйт. Тыңладыңмы син мине?.. Давыт тыңлый сине, прокурор, тыңлый! Итек кунычын йолыккала- ган булып, бүреген бөтереп кыланып кына утыра ул... Сүзеңне тыңлау гына түгел, папиросны ничек алуыңа кадәр күзәтә ул... Эчтән генә Буд- ринны сүгә үзе... Алып барып чыга алмаган... Сындырганнар әрекмән яфрагын, кишерне... Ныграк әйтәсе калганмы әллә? Берәр передача китерәсе калган... Бозау! Үзенең кем икәнлеген белмичә шул да хатын-кызга ябышып ятсын инде... Җебегән! Ярар, Шамин мондый кармакка эләкмәгән икән, җәтмә салырбыз. Анысына да капмаса, авына килеп керер. Анысы хәйләкәррәк... Җүләр бит ул Шамин, гражданин прокурор! Җүләр! Дошманнар ясап яши бит ул, үзен-үзе аямыйча эшли... Үз артыннан һәрвакыт эз калдыра. Яратмыйлар аны монда, сөймиләр. Андый кешеләрне утырту да җиңел... Их, Будрин, Будрин!.. Прокурор да уйлый. Ул да бу тап-таза, чибәр кешенең вакытсыз сулган йөз сызыкларыннан нидер эзли, матур күзләренә җентекләп карый... Давыт ягында хәйлә булса, прокурор ягында хаклык. — Эшкә дисез инде, иптәш начальник? Кая? Прокурор шушы моментны көтә иде. Ул күзләрен кыса төшеп: — Шамин участогына! — диде. Давыт тагын сикереп торды: — Шамингамы? — Таныш урын. Таныш кешеләр. Мин белешеп тә куйдым. Шамин каршы түгел. — Төрмәгездә буш камералар бармы? — Булса? — Хәзер үк утыртып куегыз. Шаминга эшкә барасым юк. — Нигә? — Җенем сөйми! Бер табактан ашый алмыйм! — Менә Будринга әйткән сүзләрең килеп тә чыкты. Прокурорның үзен каптыруын төшенде Давыт. Сүз белән аны җиңеп булмаслыгы көн кебек ачык иде. Ныклы бер сүз әйтер өчен азрак уйларга һәм, иң яхшысы, хәзер моннан чыгып таярга кирәк. Ул ризалашкан булып башын какты... Урамга чыккач, авыр сулады... Уф... Шушы йортка яңадан аяк басмаска иде!.. Моңарчы тыныч кына, рәхәт кенә яшәлгән иде бит... Шаминга чокыр казыйм дип үзе мәтәлеп төштеме әллә? ГРЭС төзелә башлагач, ул үзен пычрак күлдән зур елгага чыккан балык кебек хис иткән иде... Бар иде рәхәт чаклар! Сугыштан ул исән калдымы? Калды... Бәхет түгелме әллә бу? Тап-таза килеш кайтты. Балтасын алды да күрше районнарга чыгып китте. (Төлке үзе яшәгән урман тирәсендәге авыллардан тавык урламый!) Тәгәрмәч тугымы бөкте, кабык төшерде, мунчала күлендә эшләде, кап сукты... Акчасы мул килерлек булса, берсеннән дә тарсынып тормады... 23 Авылда, Давыт өчен, дип, хатынының бәрәңге бакчасын кистеләр, налогларын арттырдылар. Селкенмәде Давыт. Үз тапканы мул иде, дөньяның тез астына сугып яшәргә генә житә иде. Зәй ГРЭСы аның өчен күк кабагы ачылу белән бер булды. Беренче кеше булып өен шунда күчерде. Читләр генә түгел, кайчандыр аннан йөз чөергән авылдашлары да аңа баш иеп килделәр. «Давыт, егетлегең бар, түшәмсайгаклык такта юнәтәсе иде бит!.. Давыт энем, бер йөз илле кисәк шифер таба алмассыңмы? Давыт туган, калай юллап кайтартасы иде, ә?» Кайтарта Давыт, юнәтә. Частникларга гына түгел, колхозларга булыша. Автомашина әчеп шин таба, кадак, калай... Кайчагында үзенә файдасы булмаса да кеше сүзен тыңлый ул. Ялынып аңа — Мирхәйдәр малае Давытка — киләләр бит! Кулы булдыклы, йөрәге батыр, дус-ише кым-кырыч аның... Кыскасы, балта остасы Давыт дип бөтен кеше үлеп тора. Ул сырлап ясаган кәрнизләргә, нәличникләргә генә кара син! Элек Әчтәхи боярда гына иде мондый бизәкләр! Ул ясаган капкаларны гына күр: кул тиюгә тавышсызтынсыз ачылып торалар. Тәрәзә борыслары, ул утыртса, черт иткән су жибәрмиләр. Мондый сыланып торган ишекләрне кем элә ала? Ул мичен дә чыгара, тәрәзә пыяласын да куя. Барын да булдыра. Тик комачауламасыннар гына... Юлына аркылы төшмәсеннәр генә. Җеп урынына тешләп өзәчәк ул андый кешене! Ансат кына беркемгә дә баш бирмәячәк ул! Менә: кайчан гына нигез баганаларын утыртып беренче ниргәне салганнар иде, бүген өй әзер! Түбәсен ябып та киләләр... Күпме генә эше калды? Яна елга бар да әзер булачак. Язга мичен чыгар да кереп утыр. Егетләрнең шәпләрен, тел-тешсезләрен сайлап алды ул. Аңа да күзе үткен! Болар белән ул жир жимертәчәк!.. Нигә тавышлары-тыннары ишетелми әле аларның? Арыганнар булыр.. Давытның үзенең дә кәефе шәптән түгел... Прокурор белән бер сөйләшкәнче ике вагон утынны бушлай бушатырга ризалык бирерсең! Егетләрнең берсен аракыга йөгертергә дә... Җанны юарга вакыт! Җанны чистарта торган шифалы дару ул аракы! Ул бура почмагына аякларын киң ерып басты һәм ышыкланып йомышын үтәде. Эчтән быдыр-быдыр сөйләшкән тавышлар килгәч, күңеле күтәрелде. Аның егетләре! Авылдашлары... Әти-әниләре Давытка сәлам бирми йөрсәләр дә, уллары аның кулында. Теләсә ничек әвәли ала ул аларны. Бөтен нәрсә аның кулында! Буралар да, урманнар да, егетләр дә. Шушы дәү төзелешкә дә хуҗа була ала бит ул! Егетләр кабаланып коралларын тартмаларына тутырып маташалар иде. Ул аптырап китте: — Нишлисез сез? Кая җыенасыз? Егетләр икесе дә башларын түбән иделәр, тик эшләреннән туктамадылар. —- Без, Давыт абый, моннан китәргә булдык. — Кая? — Син киткәч монда өч кеше кереп чыкты. — Нинди кешеләр? — Рейд бригадасы членнары, диделәр. Безнең исем-фамилияләрне, кайсы авылдан килүебезне язып алдылар. — Соң? Язсалар ни булган? Сезнеке кимедеме әллә? — диде Давыт кара коелып. — Я?! Ул бура эченә сикереп менде һәм егетләр каршысына тып итеп барып басты. — ГРЭСка эшкә чакырдылар. — Сез йөгерә-йөгерә шунда бармакчы буласыз инде? 24 — Монда курка-поса ятканчы, тегендә бригадада шәбрәк булыр дибез. — Ә анда нәрсә аласыгызны беләсезме? — Беләбез. — Беләсең әбиеңнең келәсен! Эшләгән өчен ни аласыгызны күрсәтимме?— Ул озынча, пәфис бармаклары белән кәжә тоягы ясап егетләрнең борын төбендә уйнатты. — Иснәп карагыз! Абыегыз куенында калач ашап ятып тешегез камаштымы? Чабаталы түрәләр! Уңмаган бодай кылчыгы күк кәперәйдегезме?.. Исемнәрен язганнар, имеш... Менә мине прокурорга чакканнар! Ишетәсезме, прокурорның үзенә! Алай да курыкмыйм, нке ятып бер төшемә дә керми! Прокурор белән мактанып үз абруен ныгытырга уйлаган иде. Давыт төз атып та кыек тидерде. Егетләр тагын да шүрли төштеләр һәм коралларын төяп бетереп ишеккә таба атладылар. — Безгә балта осталарының күпме акча төшерүләрен күрсәттеләр. Ведомостьлар алып килгәннәр. Әйбәт алалар... Аннары кәҗә сарае ясап ятмыйлар инде, ГРЭС төзиләр. Авылларның барысына да электр керәчәк икән. Фатирлар да бирәләр, ди. Давытның уч төбе тимрәү чыккандагы кебек кычыта башлады. Ул ап-ак тешләре белән учын тешләп кычынуын басарга тырышты... Болар да китсә, каян табарсың тагын иптәшләр? Мондый талымсыз уҗым бозауларын, колхоз малайларын каян табарсың?.. — Тартмаларыгызны куегыз әле! Куегыз, куй! Ашамыйм! Өркеткәннәр икән үзегезне, шәлперәеп төшкәнсез, пешкән шалканнар! Берегез хәзер үк чабыгыз: ике ярты белән бер кило колбаса алып килегез. Карыным ачты, бүре йотардай булдым. Егетләр тартмаларын кулларыннан ычкындырмый гына икеләнеп тордылар да бер-берсенә карагач йөрәкләнделәр. — Безгә китәргә вакыт шул. — Кая кабаланасыз? —диде юри исе китмәгән кыяфәт ясап Давыт. — Комсомол комитетында көтәрбез дигәннәр иде. Бер кыз бар иде. Бюро члены икән. — Оһо, кызлар да бар идемени? — Гәүһәрия исемле. Бригадир да ди үзе. — Алай!.. Көтәләр дисез инде?— һәм Давыт түземенең соңы килде, ясалма шуклыгының тышавы өзелде. — Сыпыртыгыз моннан, салам торханнар! Урамда очрасагыз, әйләнеп үтегез! Егетләрнең куркырга исәпләре юк иде. Алар кузгалмадылар. — Ә акча? — Нинди акча тагын? — Бураны бетереп киләбез бит. Акчасы тиеш. — Акчаны Шаминнан алырсыз. Шәп бер прораб бар анда! Шуның участогына барыгыз. Акчаны көрисез аннары... — Безгә дә шулай диделәр. — Кем әйтте? —- Теге кыз. Гәүһәрия. — Ычкыныгыз!—дип ырылдады Давыт, идәнгә тибеп. Егетләр күздән югалсалар да, күләгәләре бура эчендә калды. Давыт ярсып, иреннәрен тешләп ишек борысларын утыртып карады. Эше бармады, балтасы да үтми кебек иде. Кайрак алып балтасының йөзен ышкыды, гомердә булмаганны бармагын кисте. Барын атып бәреп, яма» сүгенде. Кибеткә китте, яртыны алып кайтты. Утырды. Тамагына үтмәде... Теге бәлаләрне үз башына алып килгән икән... Шамии җиде кат тирегезне салдырып алгач белерсез әле. Үр куяннары кебек арыклангач, абзагызга ялынып килерсез... Балта осталары, имеш! Ташка үлчим, бүрәнә каезлый белгәне бере оста. Аракыны усак агачыннан эшли баш- 25 лаганнар ди. Дөрес икән, усак кайрысы тәме килә. Аракы ясарга да юньле агач тапмаганнар икән. Бер уйлаганда усак башка нәрсәгә ярамый инде ул. Тактасы калшаеп бетә, бүрәнәсенең эче муртайган була. Хәер, ярамаган тагын усак агачы аракысы!.. Яңа елга бу өйне өлгертеп булмас, шәт... Җиде мең тәңкә кул астыннан этли балыгы кебек шуып чыкмагае... Прокуроры тагын... Эшкә бар, үзем күзәтеп, белешеп торырмын дигән була. Күзәтә пычагым, оныткандыр да инде! Мазасы бер Давыт кына иде, ди... Беләсе иде, чыннан да Шаминга шалтыратты микән?.. Утыра торгач бер шешә аракыны эчеп бетерде Давыт. Тик эче җылынмады. Төрле уйлар башыннан кичереп озак кына утыргач, ул Ша- мннны эзләп табарга карар кылды. Барырга да, муеныма аркан салсалар да синең белән эшлисем юк днп әйтергә. Чыраена бәрергә! Исе китеп торсын бер!.. Нигә, Давытның көче җитмиме әллә? Дунайны кичкән кеше лә ул! Немецларны кырган Давыт... Немецларны кырганы да, Дунайны кичкәне дә юк Давытның. Шулай да ул бик гайрәтләнеп Шаминны эзләп китте... 20 Давыт дүртенче участокка барып җиткәндә, күз бәйләнә башлаган, эш тәмамланган, һәм кешеләр өйләренә таралышалар иде. Арматурчы- лар артыннан төркем булып килүче балта осталарын күргәч, ул юлын үзгәртте, сулга — бетон заводына таба борылды. Завод почмагына ышыкка басып, үтүчеләрне күзеннән кичерде. Шаминның кайтканы күренмәде... Тегесенә, монысына бәйләнеп йөри торгандыр әле, дип уйлады Давыт. Алар нкәүдән-икәү генә эшчеләр югында очрашырга тиешләр. Шул чак Давыт аның күзләренә карап, бәбәгенә терәп әйтер: «Суд белән көчләсәләр дә, сиңа эшкә киләсем юк! Аяк-кулымны бәйләп китереп ташласалар да, синең яннан качармын. Дөньяда күралмаганым — син!» Кеше аягы басылгач, ул, ышыктан чыгып, карга буялган тезләрен кага-кага, җилгә каршы китте... Ышыкта торганда сизелмәгән иде, кичке салкын төшеп, җилне усалландырган икән, бит алмаларын тешли, чеметә. Нигә шушы яктан исә бу җил? Җәен дә, кышын да... Җәен яңгыр алып килә, кышын кар... Бүген дә буран уйнарга торамы әллә? Тегендә, бура эчендә, эш кораллары калды... Урлап бетермәсләрме?.. Таныса да, танымаса да очраганнарга сәлам биреп үтте ул. Әллә курка башладымы? Бүре басар Алабай ырылдап куркытса, башка вакытта капка астыннан өргән ләңгелдек көчеккә дә сәлам биреп йөрисең, диләр бит... Беләсе иде, прокурор хәбәр итеп куйдымы икән, әллә болан гына өркетеп азапландымы? Кантора-вагонга таба бара башлагач, Давытны шик алды: нигә бер дә адәм эзе күренми монда? Буран күмгән дияр идең, эшчеләр әле яңа таралыштылар. Вагонны ташлап чыкканнармы әллә? Ул кар ерып турыдан гына котлован янына чыкты. Пристанционный узел чокыры янында ике кеше машинадан такта бушаталар иде. Ул иң элек шулар янына сугылды. Тегеләр аңа күтәрелеп тә карамадылар. — Әллә кантораны күчерделәрме? — дип сорады ул. — Биш былтыр инде, — диде ниндидер таныш тавыш. — Кая күчерделәр. — Әнә тегендә, — дип, салынып бетмәгән бинаны күрсәтте теге таныш тавыш.—Аскы каттан бер бүлмәне өлгертеп бирделәр. — Шамин шундамы? 26 — Кайда булсын тагын? Шундадыр. Нигә кирәк ул? Таныш тавышның төпченүе Давытка ошамады. — Нигә, нигә! Бала чукындырырга түгел! Таныш тавыш иренмичә генә аңлатып бирде: — Болай гына соравым... Бик чуалып йөрмә син анда бүген! Партия җыелышы ал арның. Шаминны тикшерәләр. Ул сөйләнә-сөйләнә һаман такта бушата иде. — Шаминны? — дип сорады Давыт, үз колагына үзе ышанмыйча. Аның авыз эче кинәт кибеп китте. — Әйе, Шаминны! — Нигә әллә кайчан шумы әйтмичә авызыңны йомып торасың? Берне көйрәтәсеңме? Миндә менә дигән папирос бар. Теге кеше бер мәлгә эшеннән бүленеп Давытка таба якынайды: — Салкында көйрәтмим. Тамак төбен авырттыра. Папиросың булса. берпкене суз. Ул бияләйләрен салып култык астына кыстырды: — Давыт түгелме соң бу? — диде ул кинәт. — Син дә дөньядамыни? Аның папироска үрелгән кулы бияләй эченә кереп югалды. — Кая булыйм мин? — Күзгә-башка чалынмыйсың. Шуңа әйтәм... Участоктагы төнге каравылчы Шәңгәрәй карт белән Давытның аралары начар. Давыт өчен каравылчы шул ук милиционер ул... Картны әллә кайчан таныса да, ул белдермичә маташа иде. Шәңгәрәй белән машинадан такта бушатучы икенче кеше шофер булып чыкты. Ул эшчеләр китеп беткәч кенә килеп җиткән һәм йөген бушатырга үзенә калган иде. Әрҗәдә шактый такта бар иде әле. — Әйдә, бушатыш әле! Әҗерен күрерсең, — дип Шәңгәрәй Давытка эндәште. — Вакыт юк. Шаминны табарга кирәк. — Җыелышта дип әйттемме? Әле башланган гынадыр... Барыбер... Китте Давыт... Тикшерәләр, диген... Әйбәт, әйбәт! Күңеле сизенеп тартып китергән икән Давытны... Хаклык өстенлек ала ул шулай! Бер чыкмаса, бер килеп чыга. Эшеннән выжгыталар инде болай булгач, Зәйдән куалар... Аннан соң менә, рәхим итегез, дүртенче участокка кайтырга да була. Монда бит акыллы баш утырганда дөньясын куптарырга була! Такта- сы-мазары, кадагы-калае, кисентә-косынтысыннан да әллә ниләр алмаштырырлык... Давытка мач килергә тора бит әле бу! Прокурор тик казынып ятсын аннары!.. Яна начальник белән борчак пешерер Давыт... Шамин кебек сабын куыклары аз бит алар. Кемнең бармагы үзенә таба кәкрәймәгән?.. Шәп! Күктән көтеп ятканың җирдә каршыңа чыгыл торгач, ничек очынмыйсың? Теге җүләрләр һаман шапы-шопы такта бушаталар. Сүгәләр булыр Давытны... Ул кар шыгырдатмаска тырышып тәрәзәгә елышты. Аскы почмактагы катмаган өлге аша аңа бүлмә зче ап-ачык күренеп тора иде. Шамин аңа каршы ук утырган. Хәтта Давытны сискәндереп күтәрелеп тә карады... Болай аптырап кына караган ахры... Кырында алты кеше утырып алты яктан кысарга тотынсалар, нибуч аптырарсың! Бу бит сиңа акырып-бакырып чабып йөрү түгел!.. Нигә тик утыралар соң алар? Берсе дә сөйләми... Тавыш-тын да юк, авызлары да кыймылдамый. Шаминга башкача пар үткәреп буламы соң? Элеп алып, селкеп салырга кирәк аны!.. Бүлмәдә җиде кеше утыралар... һәр көн бергә аралашып, күрешеп, сөйләшеп йөргән кешеләр. Дүртенче участок коммунистлары. Нигә сез 27 үзегезнең беренче утырышыгызны шушындый күңелсез мәсьәлә белән башлап җибәрдегез әле? Кем гаепле моңа?.. Җиде кеше. Уртада Шамин... Бүген аның кешелек сыйфатларына, эшенә аның үз иптәшләре бәя бирергә тиеш... Ул урынында ты>ныч кына утыра алмый, әле бер якка борыла, әле икенче якка. Корякин партгруппа утырышының көн тәртибен Суфианов белән мәслихәтләгәндә сөйләшүне кайсы юнәлештәрәк алып барырга кирәклеген дә сораган иде. Кәбир болай дигән иде аңа: — Шамин өстеннән жалобалар күп. Язылганы да, телдән әйтелгәне дә байтак. Бер дә читтәге кешеләр язмыйлар, барысын да үз арагызда- гылар кузгата. Күпләр аның тупаслыгына ачыналар. Тотыгыз да, бик уйланып, нигезле итеп аның хаталарын ачып бирергә тырышыгыз. Кеше турында зур сөйләшү булсын! Коммунист Шамин шуны аңлап калсын... Иптәшләр күңелләрендә ни бар, шуны сөйләсеннәр... Чын күңелдән сөйләргә... Ятлап, кушканны сөйләп йөрү җиңелрәк. Нигә алай икән ул? Нигә чын күңелдән сөйләшергә базмыйбыз икән без?!. Хәзер менә Гәрәй торып басар иде дә болай дип сөйләр иде: — Туганнар... Кардәшләр... Сез миңа карап утырасыз. Эчтән генә уйлыйсыздыр инде: менә яшь кеше, инженер, бозылырга да өлгергән начальник... Эшчеләрне санга сукмый, кеше язмышына төкереп карый. Катылык белән генә яшәмәкче була... Телегезгә моннан да катырак сүзләр килә торгандыр... Ялгыз калган чакларымда мин дә үзем-не хөкем итәм! Аптырыйм мин, нигә ялгыз чакларда гына?.. Үзегезне күрдем исә әллә нәрсәм үзгәрә... Бәлки миңа кешеләр белән җитәкчелек итү ярамыйдыр? Хаклы түгелдер мин аңа? Каян килгән миңа шундый һавалану? Кемнән күчкән? Заманнанмы?.. Нигә үткән заман чире миңа гына ябышкан, ә сез турылыклы, гадел, әйбәт булып кала алгансыз... Мин сезнең барыгызны да азмы-күпме беләм бит... Сине дә Федор Иванович, сине дә Василий... Сине дә Ибраһим агай... Синең кебек балта остасын ике кулыңа шәм яндырып эзләргә кирәк... Ә сез мине беләсезме соң? Миием кайсы учакларда кызып, кайсы сандалларда чүкелеп, нинди казаннарда сугарылуымны беләсезме?.. Шелтә артыннан шелтә алырга дип килдемме әллә мин монда? Ата-анамны, туганнарымны чакырдым. Тамырымны тирән җибәреп, нык утырырга дип килгән идем бит... Тик чын күңелдән сөйләшеп өйрәнмәгәнбез шул... Бу сүзләр күңелдә генә кайнап калырлар... Иң элек Василий сүз башлар дип көткән иде ул. һич уйламаганда Федор Иванович күтәрелде: — Үзе хакында иң элек иптәш Шамин еөйләсен. Юк, кайчан, кайда тууын түгел, анысы да зыян итми итүен... Ничек яшәвен, кемнәр белән дус булуын.. Барый да беләсебез килә. Башкалар бердәм генә аны куәтләделәр. Чыннан да сөйләргә туры киләме әллә Гәрәйгә? Аның күңелендә туган сүзләр яңгыр вакытында күл өстендә кабарган күбекләр кебек ашы- гыпашыгып ярылып эзсез югалмаслармы әллә бүген?.. Сөйләде ул... Сөйләгән саен гаҗәпләнә барды... Яшәлгән, эшләнгән. Сагынып искә алырлык эшләр күп, юллар үтелгән, еллар кичелгән... Ләкин сагынып сөйләрлек кешеләр генә юк. Гомер голы килә-килә дә бер урында кырт өзелә... Яшь чакта ук, Лидалар, Николайлар бар чакта... Кеше чын күңелдән туры гына сөйли алмый. Гәрәй дә өзеп-өзеп, бутап сөйләде. Аны бүлдермәделәр. Ә Давыт атасы-анасы белән сүгенә! Бүген дә Шаминга лыгырдарга ирек бирәләр түгелме? Теле белән тегермән тартырга оста ул! Алты кеше бер сулыш алып Гәрәйне тыңлыйлар... 28 Башта сүз таба алмыйча кыенсынып утырган кешеләр селкенеп куйдылар... Менә аларның күз алдыннан Шаманның гомер юлы үтте, һәм һәркем үзенең сүзен шушында, шушы минутта әйтеп калырга тиешлеген аңлады. Биләмче карчыклар кебек читән артларында, койма буйларында түгел, менә монда чын күңелдән ачылырга кирәк... Гәрәйне белгән, аның белән бергә эшләүче, яхшысын да, яманын да күргән кешеләр хөкем итә. Аларнын аяусыз булырга да хаклары бар. Алар Гәрәйне — дуамалын да, тупасын да, көчлесен дә, армас-талмасын да беләләр. Коммунизм төзүче кешедән эш кенә таләп ителми, аның шул эшкә булган мөнәсәбәте дә мөһим... Шул эшкә катнашучыларга мөгамәләсе дә әһәмиятле... Кешеләр — үзара туганнар, дип юкка гына әйтәләрме әллә?’. Сүзләр каты, хисләр кайнар... Кешеләрнең авызлары ачылгач та Давыт куанып спкергәли башлады. Яралармы Шаминны, әйдә, әйдә ныграк төшерегез! Тәкмәрләсен, муены астына килсен. Менә шулай! Менә шулай!.. Их, сүзләрен дә ишетеп булса!.. Пыяланың бер катын ватып карыйсы инде әллә?.. Ишетерләр... Көнен белеп килгән Давыт... М&нә җыелыш бетәр, Шамин ялгызы гына утырып калыр. Башкаларга ияреп чыгарга оялыр ул... Шул чагында Давыт эре генә канторага килеп керер дә: «Нихәл, начальник, кәҗә маеңны чыгардылармы? Котлыйм, котлыйм», — дип, тегенең кулын кысар. Чырае чабата олтырагы төсле булсын әле бер! Ә җил күтәрелә. Ул Давыт терәлеп торган таш стеналы капшый, пыялаларны ялый. Зәй буенда ачык кырларда кунакларга җай тапмаган кар бөртекләрен өереп китереп стена буена өя. Тау ясый... Нигә шулкадәр озак сөйләшәләр инде? Ә төн салкын! Куллары күгәрчен аягы кебек күгәрде Давытның, аягына таракан керде. Шулай да ул аерылып тәрәзә яныннан китмәде. Бүлмәдәгеләрнең авызлары кыймылдаган саен, Шаминнан көлү, мыскыл итү теләге арта бара иде анда. Күпме утырырлар икән тагын? Җылынып чыгасы иде. Теге карт ябалак Шәнгәрәйнең куышы кайдарак икән?.. Ул читкә китеп карана башлады. Элек абайламый торган икән, йортның аргы башында тагын бер тәрәзәдә ут шәйләнде. Туры шунда атлады. Эченә салкын төшкәнче, җылынып, тәмәке тартып чыгарга булды. Салкын һава тутырып алып кергән Давытны Шәңгәрәй карт кырыс каршылады. — Син нәрсә, мәет саклаган козгынсыман, һаман аяк астында буталасың? Кайда идең әле? — һава иснәп йөрдем... Җылынып чыгыйм әле дип керүем. — Сиңа ни кирәк? — Менә әкәмәт! Кешенең ни йомышы булмас? — йомыш белән йөри торган көн түгел. Иртәгә кил!.. Чит кешегә монда йөрергә ярамый. — Азрак кына җылынам да... Давыт кулларын уып бүлмә уртасындагы тимер мич кырына килеп чүгәләде: — Чүгәләмә дә, җылынма да. Бар чык. — Кара син, куып маташамы? — Такта бушатышып җылынырга иде. Синдәйләрне үзем яккан учак янына китерергә яратмыйм мин. — Утырыйм инде. — Бар чык! Карт ябалак, ябышырга, якадан алып чыгарырга маташа бит! Давыт берне тамызса, сөякләрең көл булыр... Тамызмады Давыт, иңбашын селкеп картның сөякчел кулын этәреп җибәрде дә, ишекне шап иттереп ябып, сүгенеп чыгып китте. Борылып килсә, прораб бүлмәсендә ут сүн 29 гән! Ул җәлт кенә багана артына посты. Посуы бик вакытлы булды, бүлмәдән йомшак кына сөйләшә-сөйләшә җиде кеше килеп чыктылар. Ул колагын шәңкәйтеп тыңлана башлады. Ни сөйләшкән булалар икән һаман? Тьфү, чүбек чәйниләр! Тимер юл... материаллар... Әллә тегендә дә шуларны лыгырдап кына утырдылармы? Нинди карар кабул иттеләр икән?.. Белә алмады Давыт... Адашкан карт бүре кебек, санын авыр гына сөйрәп, курка-курка гына алар артыннан китте... Ә бүлмәдә сүзләр җитди булган иде... Каты-каты да әйттеләр Гәрәйгә, йомшак итеп тә... Иң соңыннан ул аягына басты һәм: — Мине төзелештә калдыруыгызны сорыйм, — диде. Корякин көлеп җибәрде: — Каян таптың мондый ямьсез сүзне? Кем сине төзелештән җибәрергә тели? — Андыйлар барын үзегез дә беләсез. — Монда әлегә без бар!.. Давыт боларның берсен дә ишетмәде. Ул һаман сагалап алар артыннан килә. Алар һаман җиде кешелек төркем ясап укмашып кайтып баралар. Тукталышка да җидәү килделәр. Җидәүләшеп кереп утырдылар. Кондуктор ишектән башын тыгып: — Соңгы автобус! — дип кычкырды. Давытка да утырырга кирәк иде. Әмма ул базмады, ыжгырып торган буран эченә кереп киткән автобусны снәфрәт тулы күзләре белән ашардай булып карап калды. Япа-ялгыз Давытның баш очында саргылт яктылык чыгарып нәни генә лампочка яна иде. Ул лампочканы ватарга теләп ыргытырга әйбермазар эзләде, тапмады. Колакчыннарын бәйләп, якасын күтәреп бата-чума автобус эзеннән китте... 21 Бетон эшләренең азаюы шактый тернәкләнеп килгән арматурчылар- га да, балта осталарына да аяк чалды: аларның кайсын кая вакытлы эшләргә таратырга мәҗбүр булдылар. Гәүһәрия бригадасын кышкы сезонга дип бөтенләй башка участокка — йортлар төзелешенә күчерделәр. Гәрәй бу яңалыкны ишеткәч дулап, каршы чыгып маташкан иде дә, берни дә эшли алмады... Кондаков та, Суфианов та Шаминга ачык әйттеләр: «Яз ерак түгел, күпләп бетон кабул итәргә әзерлән. Көннәр азрак җылынуга бөтен объектларыңда эш гөрләрлек булсын!» Бөтен объектларда... Шактый алар... Җыеп кына әйткәндә, киләсе жәйдә төп корпусның нулевой циклга кергән барлык эшләрен тәмамларга кирәк. Бу үзе генә дә меңнәрчә кубометр бетон дигән сүз. Шулар өс- тенә химводочистка, пристанционный узел һәм башка ярдәмче корылышлар... Уйласаң уйларлык, башың ватарлык бар... Җитмәсә, Гәүһәрия белән һич көтмәгәнчә, күңелсез аерылыштылар алар... Китәргә риза булмас, карышыр һәм Гәрәйнең аны төп корпуста калдырырга теләвен хуплар дип өметләнгән иде ул... Эше дә табылыр иде әле, аз булса да бетонны кыймылдатырлар, вак-төяк эшләр дә күренеп тора... Гәүһәриягә ул шулай диде. Кал димәде, күзләрен тутырып, өмет белән кызга карады... 30 Тик Гәүһәрия сөепеп кычкырып җибәрде: — Чыннан да күчерәләрме? Менә әйбәт булган!.. Гәрәй ни әйтергә белмәде: — Нигә алай шатланасың әле? — дип мыгырдады. — Шәп булган! — диде кыз, куанычыннан айный алмыйча һәм шунда гына егетнең үзенә текәлгән сораулы карашын тойды. — Шулай китәсең килә идемени, Гәүһәрия? Кыз кинәт җитдиләнде һәм уйланып торды: — Сезнең сорау мине гаҗәпләндерде, — диде ул. — Гәрәй абый, чыннан да мине җибәрәсегез килмиме әллә? Ул арада егетнең кирелеге килгән иде инде. — Үзегезгә уңай булса, миңа нәрсә? — дигән булды ул, кашый җыерып. — Сезнең сорауны үземчәрәк аңлаган булсам, үпкәләмәгез, — диде Гәүһәрия. — Үземчә генә җавап бирергә дә тырышырмын... Бер үк урында бер үк эшне бәхетле булганда гына эшләү рәхәт. Шул чакта гына эш күңелгә җан азыгы бирә. Югыйсә, һәр көн бер сукмактан киләсең, бер урынга барып җитәсең... Таныш кешеләр, таныш эш, таныш инструментлар... Көн дә шулар! Әйберләр дә, урыннар да син кайчандыр кичергән хисләрне генә хәтерләтеп торалар. Ә яңа хисләр уянмыйлар... Тормыш бер төрле!.. Ярый ла синең бәхетең ташып торып, искә алырлык сөенечле хатирәләрең бик күп булса!.. Әгәр дә син химводочистка баганалары арасына килеп җитүгә «мин аны шушында көтеп торган идем... ул үтеп китте... борылып та карамады» дип уйласаң... Төп корпус янындагы иске вагон күзеңә чалынуга шыксыз көзге төн хәтереңә төшсә... Бөтен жнр, кешеләр, әйберләр «син, кызый, кемнедер юксынасың бит, көтәсең!» дип пышылдап, әрнетеп торсалар... Эшнең яме югала... Мин әле дә бер үткән урамнардан еш йөрмәскә тырышам... Тыкрыклардан урыйм... Ләкин Зәй кечкенә, урамнар аз... Җитмәсә, кайсы урамга, тыкрыкка гына барып кермә, бөтен юллар шушында -— ГРЭСка алып килә... Ташлап китәргә көчем җитмәгәнгә генә йөри идем, Гәрәй Гыйльманович. Ихтыяр көчемне югалттым мин... Ә көчсезләндерә, ихтыярны, көчне киметә торган хисләр нигә?!. Алардан арынырга кирәк... Гәрәй кызны бүлдермичә генә тыңлап торды: — Хисләр чуалчык булалар алар, Гәүһәрия... Алариың эзенә төшү, аңлау шактый авыр... Аңа вакыт кирәк... — Гәрәй абый! — диде кыз, кинәт кызарынып. — Бу сүзләрне әйтмәм дигән идем... — Нигә, Гәүһәрия? — Моңарчы мин сезнең ике генә ташыгызны белә идем. Кесәгездәге чуерташларны... Сезнең өченче ташыгыз да бар икән- әле. Анысы инде күкрәгегездә... Кесәдәгесеннән котылырсыз, әмма табигать биргән таш йөрәктән ничек арынырсыз?.. Шуннан арынмыйча сезгә ни сөйләргә мөмкин соң?! — Гәүһәрия! — Хушыгыз, Гәрәй абый... Язга кадәр күрешмәсәк тә ярый. .Аннан соң күз күрер... Теле шулай диде, ә күзләре... Ишек төбенә җиткәч, борылып карады ул... Сүзендә торды кыз, шактый вакыт Гәрәйнең күзенә чалынмады. Йомыш тапкан булып, Гәрәй алар эшли торган урыннардан әйләнгә- ләде, кичләрен клубка сугылды... Кызлар торагы тирәсендә йөргәләде. Очрашмадылар... Язга кадәр әле никадәр вакыт бар!.. Язны көтәргә түземе җитмәде аның. Ул кайта-кайта Гәүһәриянең аерылышканда әйткән сүзләрен кабатлап, аларга үзенчә мәгънә биреп, уйланып, бәргәләнеп йөрде. Ниһаять, уйлар бер ноктада очрашып төенләнделәр... 31 Шимбә киче иде. Гәрәй эштән кайтып бик озаклап, тәпсерләп юынды. Өряңа костюмын киде. Хушбуй сөртте. Чуерташларны алыргамы, алмаскамы дигәндәй учында тәгәрәтеп торды да өстәл тартмасына ташлады. Чыкмасыннар дигәндәй, тартманы бикләп, ачкычны түш кесәсенә тыкты... Урамда коры суык. Тыннарны куырса да, тәнне җиңеләйтә. Аяклар очып кына тора. Гәрәй кызлар торагына барып җиткәнен сизми дә калды. Ишек тоткасына ябышып уйлап алды: беренче мәртәбә!.. Ишле кеше яши торган торак коридорындагы әчкелтем-төчкелтем аш исләре ана таныш! Тик гадәттән тыш тынлык кына аңа сәер тоелды: ялгыш кердеме әллә? Ялгыш түгел, иртәрәк кенә килгән икән. Әле шимбә шау-шуы башланмаган иде. Ул моны коридор буйлап алпан-тилпән атлап килүче саргылт чырайлы, кашсыз хатын-кызның беренче сүзеннән үк аңлап алды: — Кыптырлы кияү тәкәләре иртәләгән бүген! Беренчесе! — диде хатын, башын чайкап. Гәрәй аның акай күзенә чекерәеп карады: — Исәнмесез. — Нәрсә-ә? — диде хатып каушап. — Гәүһәрия кайсы бүлмәдә яши? — Нәрсә-ә? — диде хатын, кулындагы самоварын идәнгә үк куеп. Куйды да Гәрәйнең ботинкасы естенә самовар капкачыннан көл өреп төшерде. — Гәүһәрия Курамшина. Кайда тора, дим. — Хи-хи, тилекәй... Аның янына киләләрме? Ул бит... Ул бит... Хатын бармакларын бөкли-бөкли, нидер аңлатырга тырышып, тыела алмыйча көлә иде: — Ул бит... — Нигә көләсез? — Ул бит берәү белән дә йөрми. Синең кебек кукраеп килүчеләр булды инде, крандил эчендәге түгәрәкне тотып кайтып киттеләр. Син әнә теге кырый бүлмәгә кер. Кызларның кәттәләре шунда тора! — Ә Гәүһәрия кайсы бүлмәдә? — дип кабатлады Гәрәй. — Дөмек, алайса, әнә сулга, икенче бүлмәгә!.. Ишек шакуга, эчтән берничә тавыш «керегез!» дип кычкырды. Гәрәй Шаминныц кызлар бүлмәсенә юаш кына килеп керүе бик гаҗәеп тоелды ахрысы. Кемдер ахылдап «Шампн!» дип пышылдады, башкалар эшләрен ташлап аңа текәлделәр. Мондый көтелмәгән каршылаудан Гәрәй тораташтай катты, шулай да күзе белән кызларны барлап чыкты: Гәүһәрия монда юк иде... Хәзер кем янына килгәнне әйтергәме, әллә берәр хәйлә табып койрыкны борыргамы? Акылы уйлап өлгергәнче, теле сәлам бирде, аяклары ике адым алга атлады, куллары башындагы өр-яңа кара папаханы салып урындыкка куйды. — Хәерле шимбә киче булсын сезгә, кызлар! Болай озын, купшы сәламләү каян теленә килгәндер! Кызлар бердән хәрәкәткә килеп аңа урын күрсәттеләр: — Узыгыз, Гәрәй Гыйльманович. — Утырыгыз. Яннан урындык суздылар. Кызлар һаман уңайсызланалар иде әле, алар үкчәләре ямьшәйгән җылы башмакларын кровать астына этеп керттеләр, мендәр асларына ниләрдер яшерделәр һәм чышын-пышын сөйләшеп алдылар. Гәрәй утырды, авыр сулады һәм сөйләшерлек хәлгә килде: — Бүлмә саен шушылай өмә ясарлык җыелышып торасызмы? 32 — Хәзер кимедек әле, — диделәр кызлар. — Чибәрерәкләрне сайлап кияүгә ала торалармы? — Кияүләрнең моннан да кысанрак әле! — дип көлештеләр кызлар. Сүз шаярудан эшкә, көнкүрешкә күчте. Кызларның күбесе Гәүһәрия бригадасыннан булганга, уртак нәрсәләр күп иде, ләкин сөйләшү артык озая алмады... Тукталды... Я инде, яңа күлмәкләр киеп, әйбәт галстуклар тагып, тәмле исле хушбуйлар сөртеп, купшыланып син безнең кетәклекне карарга килдеңме, Гәрәй Шамин? Үзеңдә эшләгәндә дә кергәнең, караганың юк иде ич! Минем эшчеләр кайда, ничегрәк яшиләр икән дип бер кагылып чыксаң, аягың корышмас иде корышуын... Шулай да без бүген ачулы түгел... Син дә кыланып маташма инде: нигә килдең син безнең бүлмәгә? Аның янынамы? Шулаймы? Сизендек, ишек ачылуга сизендек... Ул өйдә булмаса да, берәр сүз әйтеп калдыр, сине көтеп саргайды бит инде кыз!.. Без аны синнән алдарак күрербез, сөенчесен ала торырбыз. Бүген үк табып әйтербез аны... Гәрәй киенеп-ясанып сине эзләп килгән иде диярбез... Керде дә күркә күк кабарынып җыен юк-барны сукалап утырды дип әйтергә телебез әйләнмәс!.. Ә үзе күзләрен синең кроватьтан алмады дип өстәрбез... Кроватьларның берсе янына, стенага зур гына бер рәсем кадакланган иде. Рәсемдәге ир белән хатын икесе дә бераз гына Гәүһәриягә охшаганнар иде... Ниһаять, ул бу киеренке моментка чик куйды: — Гәүһәрия кайда? Моннан күчте дисәм... Арадан берәү Гәрәйгә төрттерде: — Чибәррәкләрне кияүләр алып кител бетерде! Гәрәйнең эче өзелеп төшкән кебек булды... Икенче кыз бүлмәдәшенә йодрык күрсәтте һәм ашыга-ашыга аңлатып бирде: — Монда тора! Бүген авылларына кайтып киткән иде шул. Әнисе янына... Ялгыз гына тора анда әнисе дә... Әтиләрен беләсездер инде, өч абыйсы сугышта үлгән аның... — Кайчак кайта? — Дүшәмбе көн иртән. Поезд иртән килә. — Поезд? — Әйе, поезд белән кайтканы юк иде әле аның. Шуңа күрә бик куанып китте. Круглое Поле ягында бит алар! Кич китә поезд, иртән килә... «Поезд белән беренче кайтуы булганга куанып китте...» Бик таныш сүзләр бит болар... Гәрәй Гәүһәриянең томрылып торган күзләрен хәтерләде... Моннан соңгы сүзләрнең бәясе юк иде инде: ике як та канәгатьләнде. Кызганыч, Гәүһәрия өйдә булмады!.. Поезд белән китте... Туган авылы белән Зәй арасындагы юлны да моңарчы авыр уйлар богавында ^теп йөрдеме әллә ул?.. Әгәр Гәүһәрия киткән чакта теге сүзләрне әйтмәгән булса, бүген кызлар торагына аны эзләп килер идеме Гәрәй? Кем белсен... Бәлки хушлашканда Гәүһәриягә Лида хакында сөйләргә һәм күңелдә яткан авыр йөктән котылырга кирәк булгандыр? Ул барын да шактый ачык әйтеп бирде бит... Серләреңне чуерташларга, дәфтәр битләренә ышанып, аларга гына тапшырып яшәүдән ни кызык? Уй-фикерләр тере кешеләр өчен туалар бит. Хисләрен яралгыда ук үтереп торырга хакы бармы аның?.. Шимбә кичендә туган уйлар якшәмбедә көне буе аны ташлап китмәделәр. Борчылды Гәрәй!.. Төштән соң ул юлга җыена башлады. Кием шкафының бер почмагында торган вак калибрлы винтовканы алып че» холга төреп куйды. Киез ботинкаларын киде. Бәнат апа түзмәде: — Кичкә каршы каядыр җыенасын түгелме, улым? — дип сорады. — Бер урап кайтыйм әле. — Сунарга дисәм, соңрак түгелме? — Болай гына әйләнгәлим!.. Кайгырып тормагыз... Мин күрше авылларның берәрсенә сугылырмын ахры... Киенеп беткәч ул Корякинга шалтыратты: — Бася? Син өйдәме? — Кайда булыйм? Контроль эшләр белән чиләнәм. — Иртәгә эшкә соңгарак калып чыгармын. Син анда караштыр инде. Сигез машина пычкы чүбе китерергә тиешләр, йокламасыннар, теңкәләренә тиеп тор! — Авырыйсыңмы әллә? — Савыгырга маташам,— дип, Гәрәй трубкасын элде. Ул урамга чыкты. Кыш кояшы кичлеккә авышкан. Кышкы суыкларда кечерәеп калган атлар сыкылы сыртларын сикертеп урамның нәкъ уртасыннан сузылган шома юлдан станция ягына юырталар. Гәрәй шу- ларның берсенә утырып вокзал янына килеп туктады. Иске фанера кисәгенә чатлы-ботлы хәрефләр белән «вокзал» дип язып кадакланган иске вагон... Тимер юлчылар да рәтләп ояга урнашып бетмәгәннәр ахры. Ул вокзалга керде һәм Гәүһәрияләр авылына кадәр билет алды... Поезд кузгалырга вакыт бар иде әле. Ул кары да ныклап тапталырга өлгермәгән платформа буйлап йөренә башлады. Вагонга керәсе килми иде. Суык тик кенә көтеп торырга ирек тә бирмәде, битне-кулны чемчекләргә тотынды. Гәрәй юллар төйнәлгән урынга барып станциягә килүчеләрне караштыра башлады. Нигә ашыгасыз сез, кешеләр? Поезд китеп барыр дип кабаланасызмы?.. Әллә сезне дә дөньяның бетмәс-төкәнмәс эшләре куалыймы?.. Ашыкмагыз, әнә ул поезд... Иске генә, нәни генә паровоз. Аның көчен-чамасын белеп алты гына вагон такканнар үзенә. Дүртесе товар вагоннары, берсен пассажирларга билгеләгәннәр. Алтынчы вагон йоны йолкынган әтәч төсле, аның ни икәнең әйтү дә кыен... Кечкенә паровоз, нәни вагоннар, болары барысы да Гәрәйгә чын түгелдер кебек... Ашыгып-кабаланып килүчеләр дә чын кешеләр түгелдер- сыман... Пассажир вагоны янына халык өелешкән. Вагонга кертмиләрме әллә? Халык тулганмы?.. Кояш түбәнәйгән саен, салкын аяусызрак була бара иде, Гәрәйнең аркасына суык үтте. Ул вагонга кереп утырырга булды. Ишек төбенә кысылышып кызлар өелешкән иде. Проводница — унту- гызегерме яшьләрдәге кара тутлы, какча йөзле кыз — ике кулы белән ишек яңагындагы тимерләргә чытырдап ябышкан да гәүдәсе белән ишекне томалап тора. Астан менәргә азапланган кызларның кай җирләренә эләксә шунда шапшоп тибә иде. Ул кемгәдер яный да ахры, тавышын гына тирә-яктагы шау-шу басып китә, авызыннан туктаусыз пар бөркелеп тора. Астагы кызлар да чәр-чәр кычкыралар: — Үз вагоның дип белдеңме әллә? — Ботыннан сөйрәп төшер! — Сөйләшеп торма шуның белән! — Бәреп кер!.. Тик проводницаның позициясе уңайрак иде: вагон ишеге болай да биектә, керергә теләүчеләр авыш дамба астында да торганга бергәләп тегене кысрыклый алмыйлар иде. Шуннан файдаланып какча кыз һөҗүмчеләргә хут бирми, алар ябыша башлауга кулларына тибә, төртә, акыра иде. Арттарак калганнар ишек култыксаларына тотынган иптәш3. ,с. Ә." № 11. 33 34 ләренә көч биреп кычкырып торсалар да, алдагылар берни дә эшли алмыйлар, телләре белән тегермән тартып, әрепләшеп тора бирәләр. Гәрәй дә бик кызыксынып якынрак тартылды, тик мәхшәр арасында һичнәрсә аңларлык түгел иде. Бер читтәрәк ялгыз кыз басып тора иде. Ул һөҗүмгә катышмаса да, аның кем яклы икәнлеге аңлашыла,, проводница кызның тавышы ишетелеп китсә, ул ачуланып кулын болгый иде. Гәрәй кыздан талашның каян чыгуын сорады: — Ни бүләләр алар? Кыз башта сораучыга ачуланып карады: шуны да белмисеңме дигәнне аңлата иде аның карашы. Тик Гәрәйнең ару өс-башын, җитди йөзен күргәч оялып кына аңлатып бирде: — Әй, абый җаным, — дип тезеп китте ул. — Тимер юлда эшлибез без. Круглоеда торабыз. Бүген шәп кенә ял итәбез дип торганда безне төяп монда озаттылар. Килдек, көне буе выжлап торган салкында интектек. Эшләдек. Кайтырга дип җыенсак, безгә дип әнә теге тишек-тошык нәмәрсәне такканнар. Гәрәй койрыкка тагылган, бая бик сәер кебек күренгән тишек-тошык вагонның нигә кирәклеген шунда гына аңлады... — Шуннан? — Алган да шуган!—диде кыз, тагын ачуланып. — Ничек шуңа утырып кайтыйк инде без? Менә монда да безгә урын җитәрлек... Проводница карышып каткан: кием-салымнарыгыз әшәке, сезне юлаучылар янына кертеп булмый, ди. Анысы дөрес инде, киемнәребез даң түгел. Азрак юешләндек тә. — Кыз оялып кына күзен аска яшерде. — Шулай да ничек суык җилдә ыжлап кайтыйк без? Анда шыкранлап катарсың... Аңлашылды!.. Гәрәй көчле куллары белән төркемне икегә аралап уртагарак керде. Проводница аның тәвәккәл генә ерып керүен күреп, үзенә ярдәмгә килүче дип аңлады: — Юл бирегез, юл! Ә сезгә әйттем инде, якын да җибәрмим! Әй,, каракай, юл бир! Тимер юлчы кызларның исәпләре китүдә түгел иде, алар шикләнеп кенә Гәрәйгә тасыраештылар һәм кысылышып аңа юл ачтылар. Бераз кергәч ул кычкырып җибәрде: — Ничек оялмыйсыз сез... Гәрәй бу дәгъвага үз мөнәсәбәтен әйтеп тә өлгермәде, вагонның икенче башыннан чакыру авазы яңгырады. Проводница бу якта фронт тоткан арада, тимер юлчылардан берәү эчкә үтеп теге баштагы ишекне ачкан икән. Кызларны җил өреп төшергәндәй булды, алар ур-ра кычкырып һөҗүмне икенче ишеккә күчерделәр, һәм күз ачып-йомганчы эчкә кереп тулдылар. Проводница ярсуына буылып тәкмәрләп төшә язды, чайкалып алды һәм инде тәмам шашынып, чырылдап акырып җибәрде: — Туктагыз, чукынганнар! Барыбер поездны җибәрмим! Мондый какча кыздан шундый көчле тавыш каян чыккандыр... Эчкә кергәч Гәрәй бер нәрсәне күрде: юлчылар аз һәм урын кызларга да рәхәтләнеп җитәрлек иде. Проводница моны яхшы аңлый, кызларны салкында кайтарырга ярамавын да төшенә, әмма үз сүзен үткәрер өчен генә шаулап, даулашып тора иде. Менә оятсыз, дип ачуы килде Гәрәйнең... Проводница һаман баш бирергә теләми иде, ул хаклык таләп итеп бик озак дулады, тузынып вагоннан чыгып китте һәм үзе белая шалама гына бер ир кешене ияртеп керде. Ир кеше кемнедер сүгәргә җай чыгуына шатланып үзенең өстенлеген күрсәтергә тотынды. Яшелле-мөшел- ле тавыш белән, кызлар чыкмый торып, поездны кузгатмыйм, дип белдерде. Кызлар чынлап торып хафага төштеләр. Җылы урыннардан аерылырга туры килерме әллә? з* 35 Поезд торыпмы-тора... Юлчылар зарланырга керештеләр. Анда-монда ризасызлык яңгырады. Тимер юлчы кызларның башлыклары да монда икән. Кыска җылы бишмәте өстеннән киң каешлы күн сумка аскан юантык кына юл мастеры. Моңарчы тып-тын гына авызына су кабып утырган мастер, шала- ма ирнең янавыннан соң, телгә килде. Аягына басып кызларны шыпырт кына үгетләргә тотынды: — Ягез инде, бала-чага булмагыз! Бу ахмаклар монда төн кундырачак!.. Төшегез дә, алдагы станцаларда берәм-берәм кереп туларсыз... Икеләнделәр кызлар... Инде Гәрәйнең түземе бетте. — Кызлар, — диде ул, үзенә дә ят тавыш белән, — аяк атласы булмагыз! Кара син аны, акыл ияләре! Куып чыгармакчы булалар. Кузгалмагыз, кызлар, рәхәтләнеп җылынып, ял итеп кайтыгыз. Кызлар моңаешып үзләренең башлыкларыңа карап торалар иде, кинәт барысы да Гәрәйгә борылдылар. Тавышы көчле Гәрәйнең, вагонның бар почмагына яңгырады. Башлыкка бу нәрсә ошамады, ул сүзгә ят кешенең катнашуын көтмәгән иде: — Син кем булдың әле? Монда тыгылып утырасың? — диде ул кызып. Мондый сөйләшүгә күнекмәгән Гәрәй, күкерт кебек кабынды: — Башта синең кем икәнлегеңне тикшерик! — Ну, мин мастер... — Шәп мастер! Әйтерең бармы!.. Ә мин кеше, гади кеше. Шундый чинны ишеткәнең бармы? Күпчелек Гәрәйне яклады. Ул бер ярылгач сүзен әйтеп бетерергә булды: — Аяк терәп яклар урында, алардан котылырга маташасың! Эшчеләрнең кадерен белергә кирәк... Тимер юлчы кызлар сырма төймәләрен каптыра, шәлләрен бәйли башлаганнар иде инде. Гәрәй сүзгә катышканнан бирле алар тын алырга да куркып сөйләшүне тыңлап тордылар. Бәхәснең сүрелүен сизенеп, алар иркенләбрәк, аякларын сузып ук киштәләргә яттылар. Бая сөйләшеп торган чибәр кыз, соклануын бер дә яшермичә: — Их, абый җаным! Безгә дә шушындый начальник булса икән!— дип әйтеп салды. Кызларның язмышы өчен чын күңелдән хафаланган Гәрәйгә бу сүзләрдән соң бик уңайсыз булып калды. Ул урынына утырды һәм тәрәзәгә борылды. Ул арада шалама ир озын итеп бик әче тавышлы сыбызгысын сызгыртты, поезд шундый ук нечкә тавыш белән аңа җавап бирде, суыкта куырылган тимерләр бер-берсенә ышкылып сыкрадылар. Поезд кузгалды. Кешеләр, беразга барын да онытып, тәрәзәләргә сырыштылар... Вагондагылар берсүзсез Гәрәйне олы начальник дип кабул иттеләр. Ул сүзгә катышуга, проводница да тынып калды. Шалама ир дә сыбызгысына тотынды. Кузгалып киткәч тә бу олылау, аны башкалардан аерып кую сизелеп тора иде. Вагонны себереп чыгарган проводница Гәрәй утырган купеда аерата озак маташты, аңа ягымлырак, түбәнчелеклерәк күренергә теләп еш-еш башын күтәрде. Аның утырдашлары да шы- пыртрак сөйләшергә тырыштылар... Мондый кинаяләр, ачыктан-ачык ымлап куюлар аның җенен чыгаралар иде... Гади кешегә гади кешеләрне яклау хараммы әллә?!. Ул ачуланып тирә-ягына карамас өчен тәрәзә кырына ук елышып утырды. Аның каршысында гына ачык, шат йөзле бер агай утыра иде. Гәрәй күзләрен ярым йомып аны күзәтеп бара башлады. Агай бик тәм 36 ләп, озак итеп ашады, тез башлары ямаулы чалбарына коелган ипи валчыкларын учларына кагып кесәсенә салды. Аның соры күзләреннән рәхәт тынычлык, тормышның тәмен сизү бөркелеп тора иде. Менә ул кесәсеннән «Алтын ачкыч» ирисе тартып чыгарды, аны ашыкмыйча гына арчыды һәм телен улак ясап шуның өстенә кадерләп кенә кәнфитне урнаштырды. Рәхәтлектән күзләрен йомып суырырга тотынды. Гәрәй түзмәде, көлеп җибәрде. Агай күзен ачты, бер дә чптенсенмичә генә, Гәрәйгә бер ирис сузды; — Суыр. — Рәхмәт,—диде Гәрәй, һаман көлә-көлә. — Шәп нәрсә икән үзе. Тик аз гына тешкә сылана. Үз гомеремдә беренче тапкыр ашавым. — Чыннан да беренче тапкырмы? — Безгә мондыйларны бик кайтармыйлар. Чаллыда бер комбинат бар. Бәрәңгедән кәнфит ясый. Кибетләрдә шуннан ары булмый... — Кайсы авылга кайтасыз сез? Агай авыл исемен әйтте. Гәүһәрияләр авылына кайта ич ул! Шул сәбәптәнме Гәрәйнең аңа хөрмәте бермә-бер артты. Тагын берәр ирне ашадылар. — Мин дә сезнең авылга барам, һәм беренче мәртәбә... — Ә, — дип сузды агай,— хәзер безгә бару җайлы! Турыдан-туры суктырабыз... Элек Зәйдән кайтышлый әллә ничә авылга кереп әйләнеп тинтери идек. Бабайлар әйләнечтән юл туры дип йөргәннәр. Кемнәндер куркып йөгергәнсыман... Хәзер менә тимер юл районны телеп чыга, бер генә авылга да керми... Син эшең артыннан йөрисеңме, дигәндәй, әллә болан кунакка гынамы? Гәрәй Гәүһәриянең исемен телгә алырга кыймады: — Барам әле шунда! — дип мылтыгына сугып алды. — Сунаргамы әллә? — Шулайрак. — Төлке-куянның оясы бездә инде аның. Яз көне уҗымнар күпергәндә басу тулы куян була. Талпанга чыдый алмый ул, кырга чыга... Бездә белешеңмазарың бармы, дигәндәй? — Юк. Агай шатланып кычкырып ук куйды: — Туп-туры үзебезгә төшәсең, алайса! — Уңайсыз булмасмы соң ул? — Җиңгәң белән икәү болын тикле өйдә торабыз! Бер башкисәр малай бар: ул урамнан кайтып та керми. Мә, тагын берне суыр! Авызны тәмләтә, — дип, агай тагын бер ирис сузды... Җәяүле буран декабрь карын тарата. Кар бөртекләре шыгыр-шыгыр килеп барган вагон тәрәзәләренә бәреләләр дә, күрәсен күргән паровоз морҗасыннан ургылып чыккан төтен, сөрем белән кочаклашып юл кырыйларына тәкмәрлиләр. Күз бәйләнеп торды да кинәт караңгыланды. Проводница вагонның бер башына лампа кабызып элде. Аның сүрән яктысында кешеләр соры төркемгә әйләнделәр. Тормышның бер кисәгенә охшап торган вагон эче әкиятләрдәге серле мәгарәне хәтерләтә башлады. Ара-тирә поезд туктый. Тупчын кебек киенгән кешеләр вагонга өертеп салкын һава, җанлылык алып керәләр дә, азрак баргач юл көенә ойыйлар. Алар кергәч кабынган сүзләр, текер-текер килеп, акрынлап сүнә... ♦ м Шактый баргач, вагон шыгырдап туктый башлауга, агай Гәрәйгә ым какты: — Безгә! Гәрәй мылтыгын кыстырып ышанычлы адымнар белән агай^артыннан иярде. Борылып карады. Киштәләрдә бөгәрләнеп кызлар йоклый, арыганнардыр... Ишек кырындагы полкаларның берсеннән генә ике 37 кара күзнең үзен сагалавын тойды ул. Күтәрелеп, адымнарын акрынайтты. Кызның зур ачылган күзләрендә рәхмәт катыш әр яна иде. Нигә? Яныгызга бармаган өченме?.. Ул кулын селкеп саубуллашты. Карлыган кебек кара күзләр елмайдылар... Ишектән баш тыгуга, салкын һава аны куырып алды, ул куркынып артка тайчыяды, Өшетә! Астан агайның: — Сикер! Кар монда, йомшак, — дигән тавышы ишетелде. Поезд кузгалып киткәнче тездән карга батып торды ул. Сүрән яктылык шәйләнгән тәрәзәдән аңа ике күз карап торасыман иде. Кем күзләрен хәтерләттеләр соң алар? Гәүһәрия күзләрен бит... Станциядән алар барасы авылга чакрым чамасы ара икән. Агай алдан китте. Бераз баргач Гәрәй. — Белешем юк дип, дөресен үк әйтмәдем мин, — диде. — Әллә? — Таныш кызым бар монда. — Кем булыр икән ул? — Гәүһәрия Курамшина. — Зәйдә эшли бит ул. — Бүген кайткан булырга тиеш. — Алай икән, алай... Авылга барып керделәр. Урамда салкын булса да ышык иде. Алар- ны сәламләп этләр өрде... Өйләрнең барысында да утлар яна иде... Шушы йортларның берсендә хәзер Гәүһәрия утыра булыр... Ул агайдан сорашырга дип торганда гына борылып бер йортка керделәр... Я, нигә кыстый-кыстый алып кайтты инде аны бу агай?! Үзенә мәшәкать, хатынына... Әнә бит «ничек уармак килеп йөриләр алар... Йомарламы белән акмай чыгардылар, сөт өстенә генә ясап куе чәй китереп утырттылар, буларым түшәмгә атып торган ярмалы бәрәңге пешерделәр. Яркаланып-яркаланып ашыйсын китереп яталар... Тәмләп, яратып ашады Гәрәй... Стена кырындагы диванга чоланнан кызыл тышлы мендәр, чуар тышлы юрган, ак җәймәләр кертеп өйделәр. Болар да аңа! «Җылына торсьпннар» диде хуҗа хатын. Малайны каядыр чыгарып җибәргәннәр иде, чәй эчкәләгән арада ул кайтып та керде. — Өйдә юк! Аны җәһәт кенә Зәйгә чакырып алганнар. Анасы хафаланып тора әле, — дип ярып салды. Аны Гәүһәрияләргә җибәргәннәр икән... Гәрәй уңайсызланып кызарды... Клубта бик шәп уен бара дисәләр дә, Гәүһәриянең юклыгын белгәч, ул җылы өйдән чыгып йөрергә теләмәде... Ашап-эчеп туйгач, хуҗалар бик әйбәт урман чикләвеге чыгардылар. Аны ярып шактый вакыт дөнья хәлләрен сөйләшеп утырдылар. Агай дөнья күргән кеше икән... Кәбир Суфианов белән сугышта бергә булдык, дип а«ны да искә төшерделәр... Гәрәй олы якта йокларга яткач та, хуҗалар кече якта нидер эшләп, мыштырдап йөрделәр... Ул озак кына йокыга китә алмый азапланды. Нигә чакырдылар икән Гәүһәрияне, кем? Кызык: ул Зәйдә, ә Гәрәй монда, алар авылында... Алар, бүген күрешә алмасалар да, кызлар Гәрәйнең килеп китүең сөйләгәннәрдер инде... Эзләп авылга ук килүен ишеткәч нәрсә әйтер икән? Кече як ишеге ачылды, йомшак кына басып хуҗа — аның исеме Закир икәнен Гәрәй белә иде инде — килеп чыкты. Гәрәй башын күтәреп карады. — йоклап булмыймы?.. Урын үзгәлисең икән... Ә син, әйбәт егет. Бая вагонда шундый эләктереп алдың тегеләрне, телләрен тешләделәр! Яраттым сине шул чагында!.. Адәм баласына күп кирәкми диләр. Юк, 38 бик күп кирәк аңа... Бик күп! Яхшылык та, кадер-хөрмәт тә, берсе дә чит түгел... Я, ярар, йокла-йокла! Гәрәй күзләрен ачмыйча гына Закир агайга тыныч төн теләде... 22 Кече якта чаж да чож нидер пешерәләр, исе борынны кытыклый... Торырга бик вакыт! Хуҗалар уянып, пешеренә-төшеренә башлаган икән, кунак кузгал! Тик кузгала алмый Гәрәй, суйлакланып ята. Юлга чыгарга вакыт, тор!.. Поезд тагын теке-теке килеп кенә барыр... Син тагын берәр Закирны очратырсың... Тик кара, абай бул, күрми китмә син аларны!.. Күр әле, стенада сәгать йөри икән ләбаса. Кичтән Гәрәй аның тавышын ишетмәгән иде. Җитмәсә күкеле дә икән әле үзе... Тугыз тулып килә. Алга чапкандыр бу, каян килеп тугыз булсын әле! Авыл кешесенә аңа сәгать нигә, матурлык өчен генә элеп куймаса... Вакытны ул болан да мең төрле ышанычлы билгеләрдән белә: әтәч кычкырса да, сыер мөгрәсә дә. капка баганасының күләгәсенә карап та ул төгәл вакытны әйтеп бирә ала... Гәрәй иренеп кенә өстәлгә үрелде, үз сәгатен алды; ©ч минуттан тугыз! Йокысы шунда ук ачылды; ул сикереп торып, ашык-пошык киенергә кереште. Оекбашларын киптереп җылы мичтән генә китереп куйганнар, киез ботинкалары да коп-коры иде, аякны үбеп кенә алдылар. Ул күлмәген төймәләп бетерде дә кече як ишеген ачты. Закир агай мич авызына карап сәкедә утыра, хуҗа апа бәләкәй агач кашык белән табага коймак салып тора иде. Аны күрүгә икесе дә елмайдылар. — Бик иртә кузгалгансың, — диде Закир агай, урыныннан торып. — Кая иртә булсын! Миңа поездга өлгерергә кирәк. Закир агай кеткелдәп көлде: — Ишеттеңме, әнисе! Поездга ашыгып чыккан ул! — диде дә. Гәрәйгә карап өстәде: — Әллә кайчан китте бит инде ул, таңнан ук! — Эх, — диде Гәрәй, әрнеп. — Үкенү егетлек түгел, — диде Закир агай. — Коймак ашамыйча, кунак булмыйча, җиңгәң сине ничек җибәрсен? Сунарга чыгам, дидең. Мин тагын шуңа ышанып малайны чаңгы эзләргә озаттым. — Ял көне булса икән! — Бер көннән баш ярылып күз чыкмас. Килгән-килгән, җиренә җиткереп кайтырсың. Хуҗа апа Гәрәйгә карап: — Җылы су. салдым, юынып ал, улым, — диде. — Сый-хөрмәттән авыз итмичә, аяк атлату юк, — дип өстәде Закир агай. Көн бераз гына сындыргансыман иде. Ул болдырга басып төнәген кич күрә алмаган авыл урамын, Закир агайның нык лапас-кураларын, бизәкле кәрнизләрен, түгәрәкләп, кырып эшләгән болдыр баганаларын сокланып карап торды. Өйгә кергәч тә ул хуҗаның кулларын мактады: — Күңелең генә түгел, кулың да бар икән, Закир агай! Тот та безнең төзелешкә кил! Синең кебек балта осталарына кытлык бездә! — Соңгарак калынды шул, — диде Закир агай, көлемсерәп. — Яшьрәк чак булса, әллә дәртсенгән дә булыр идем... Инде болай да шаккатып йөрим... Тимер юллар, ГРЭСлар, машиналар, машиналар... Буш ара тапсам, аяк табаннарым кычыта да, Зәй ягыннан бер урап кайтам... Барган саен шаклар катам: адәм баласы ниләр эшләми!.. Карыйм да бер офтанам: олыгайдык! Карыйм дз бер куанам: балалар белеп, күреп үсәләр! Кадерен белә торган гына булсыннар... Искиткеч тормыш төзеп калдырабыз үзләренә. Кимлекләр белән яшәп, интегеп... Тормышның шәплегенә куана белергә дә кирәк бит, әй... Олы як өстәленә иртәнге чәй әзерләделәр. Моны чәй дип атау да 39 уңайсыз иде уңайсызын... Түтәрәме белән салкын каз ите чыкты, ак май, кортлы май, күкәй агын тугылап пешергән күбек, барыннан да шәбе—бпш тиен бакыр акча зурлыгы гына коймаклар. Алары сары май йөзгән табада кетердәп пешеп кенә торалар... Монысыннан авыз ит, тегесен татып кара дип кыстый-кыстый ашаттылар Гәрәйне. Иң гаҗәбе: ул ни кушсалар шуны ашады, үзендә бер авырлык та сизмәде, ана торган саен рәхәт кенә була барды... Өйалдында нидер шатырдап ауды. — Малай кайтты, — диде Закир агай. Аның йөзенә аерата мәгънәле куаныч елмаюы чыкты. — Дәрескә бармадымыни? — дип сорады Гәрәй. — Төштән соң укый. Класслар җитенкерәми. Менә яренгә мәктәп кузгатырга торабыз. Бала-чага ишәйде хәзер! Мәктәп олы кирәк. Менә сиңа тагын эш! Без эшләми кем эшләсен аны? Яшьләр ГРЭС ягына табыналар... Без, картларча, өйдә мыштырдыйбыз, колхозда... Бар җире карга манчылган малай ишектән керде дә борынын һәм күзен елтыратып көлеп тора башлады. ■— Абыең белән күреш, улым! Малай лышк иттереп борынын тартты һәм: — Исәнме, абый, мин сиңа чаңгы алып кайттым, — диде. Агай малаеның кыюлыгы белән горурлана иде: — Чишен, улым, ашап-эчеп ал! Малай карана-карана кече якка кереп китте. — Русчаны бик шәп өйрәнеп бара! Университеттан яңа укытучы килде. Күрер күзгә өтек кенә кебек иде, галәмәт оста булып чыкты. Малайлар шуның яныннан китмиләр! Телен дә өйрәтә, дөнья да таныта... Закир агайның тавышы түбәнәйде, ул ярым пышылдап кына: — Бер малай гына булып калды шул... Әнисе бик авыр тапты үзен... Шуннан бирле сихәтләнә дә алмый... Мәктәпләр... Кичке сменалар... Балалар... Колхозлар... Яңа дөнья Гәрәй өчен... Чәй эчеп бетерүгә хуҗаны яманлагансыман ничек чыгып китәсең? Мылтыкны чехолдан чыгарырга, малай белән ындыр артына, су буена төшәргә туры килде. Көн чыннан да шактый нык сындырган, кояшның да кичәге кебек колаклары тырпаеп тормый, ул да юашланган иде. Тип-тигез кар өстеннән көмеш эзләр сызып икәүләшеп су- буена шуып төштеләр. — Я, нәрсә атып карыйсың? — дип сорады Гәрәй малайдан. — Песнәк атасы иде!—диде малай күзен елтыратып. — Ни исемле әле син? — Рәшит. — Менә нәрсә, Рәшит. Бервакытта да, беркайда да кошларга атасы булма. Төшендеңме? — Төшендем, — диде ишетелер-ишетелмәс кенә итеп малай. Гәрәй блокнотыннан бер бит ертып алды, кәгазьне тал ботагына элде, атлап беркавым җир үлчәде. — Менә сиңа егерме метр. Кәгазь күренәме? — Күренә! — дип кычкырды малай. — Тот өч патрон. Икесенең кая очканын белеп булмады, өченчесе белән малай кәгазьне ертып чыгарды. Аның тантанасының чиге юк иде. Бала шатлыгына кушылып Гәрәй дә куанды. Шулай сөенешеп маташканда тавышка таллыктан дәү генә үр куяны чыгып, кыеклап тау өстенә чапты. Аны иң элек малай күрде һәм: — Куян, куян!—дип акырырга тотынды. — Ат тизрәк! Куянның эзе генә тезелеп калды, ул тау өстендә юк булды. — Куып җитәрбез! — диде Гәрәй. 40 — Их, мәктәпкә барасы булмаса! Бу укулар кайчан бетәр инде! - диде малай, ымсынып тауга карап. — Бөтен рәхәт бергә килми. Бар, кайт инде. — Азрак шуам әле. Тыкрыктан ишле малайлар төркеме килә иде. Рәшит аларга каршы китте: тизрәк мактанырга кирәк!.. Гәрәй дәртләнеп куян эзенә чыкты һәм, шактый тирләсә тирләде, җәһәт кенә тау өстенә менеп җитте. Бу йомшак тәпи каярак кереп посты икән? Ул эзгә төште, мылтыгын җилкәсеннән кулына күчереп урманга таба китте. Урманга керде. Анда да чуалчык чигү кебек куян эзләрен күргәч дәрте бөтенләй котырды. Куян булачак! Шактый баргач ул чана тавышлары, ат пошкыруын һәм кешеләр сөйләшүен ишетте. Шуа-шуа олы юлга барып чыкты. Бүрек колакчыннарын күтәргән ике кеше шыплап әрдәнә төягән чана артыннан сөйләшә-сөйләшә киләләр иде. Алар Гәрәйне көтеп алдылар, сәлам бирделәр. Шырпы сорадылар. Юклыгын белгәч тә көенмәделәр. Берсе аның мылтыгына карап: — Без бәләкәй чакта авылда бер кешедә генә мылтык бар иде. Айлы төннәрдә ишек алдына чыга иде дә шатыр-шотыр күккә ата торган иде. Алланы атып төшерәм, ди торган иде. Көлешеп аерылыштылар. Бара торгач, Гәрәйнең дәрте почмакланды: аучылык хирыслыгы сүрелде. Ул, эз белән керүеннән туктап, киңрәк сукмакка чыкты, әллә ничә мәртәбә яңа куян, поши эзләрен кисеп үтте. Борылмады. Онытылып, рәхәт итеп шуып баруга ни җитә. Шулай ваемсыз гына рәхәт чигеп барганда вак куаклар шыпланган карлы үзәнлектә куян чыгарды ул. Мылтыгы да кулда җайлы чак иде, урын да бик шәп иде, шулай да йомылып чапкан куянга атмады. Мылтыгын сыңар кулы белән һавага күтәрде дә куркытыр өчен генә шартлатты... Борылып кайтканда дөнья мәшәкатьләре акрын-акрын аның күңеленә әйләнеп килде һәм адымнарын тизләтте... Зәйдә аның мең төрле эше өзелеп калган иде... Бик кирәк сызымнарны җибәргәннәре юк. Проект оешмаларына әллә кайчан сорап язганнар иде... Семенчук белән сөйләшенгән, кешеләр билгеләнгән иде. Сызымнар килмәсә, эш өзелеп тора... Бетон... Такта... Кар... Менә шуларның барын да ташлап торып, ул урман уртасында куян куып йөри. Сәерме? Сәер. Кемгә? Гәрәйнең үзенә сәер... Гәүһәрия... Телефоннан шалтыратуга китеп тә барган. Әнкәсе борчылып тора диде. Бердәнбер кызы... Ялга кайткан җиреннән аны чакырып алалар... Кызлар чакырттымы икән? Мөгаен шулардыр... Димәк, әнкәсенең хафалануына Гәрәй сәбәпче булган... Алайса, нигә аның янына кереп чыкмаска?.. Кичтән үк кереп чыгасы калган. Гәрәй кешеләр язмышына игътибарлы була белми шул, җебегән авыз! Кичтән үк керәсе калган. Яисә бүген иртән үк... Куян куарга киткәнче, аларга кагылып юатып чыккан булса, ак сакаллы карт була иде!.. Ул колак яннарында җил сызгыртып таудан төште. Елгадан ерак та түгел, тыкрык турында буралы чишмә бар икән. Ике җиткән кыз ап-ак чиләкләр белән су алып кайтып киләләр. Гәрәй, аларны куып җитеп, Гәүһәрияләрне сорады. — Гәүһәрия Зәйдә эшли. — Миңа аларның өйләре кирәк иде. — Әнә тегендә, клуб янындагы тыкрыкта. Анда бер генә йорт, табарсыз... 41 Менә ул өй! Урам як тәрәзәләре томаланып каткан. Гәрәй, чаңгыларын чишеп, алариы капка төбенә көрәп өелгән кар таучыгына кадады да, жил капканы ачып эчкә керде. Түр якта, төз лапас астында, тәбәнәк кенә чуар сыер белән ике-өч сарык печән чемченәләр. Алар аяк астында коентыларны чүпләштереп ике үрдәк йөри. Ишек алдында гадәттән тыш чисталык, хәтта артыкка киткән төпченү күренеп тора иде. Капкадан болдыр баскычына кадәр җеп белән суккансыман тап-такыр сукмак сузылган. Ян яклары шома итеп өелгән, тигезләнгән. Кемдер кулы белән түгел, үҗәтләнеп теле белән ялап чыккансыман. Ул бераз кыенсынып торды да, ботинкасын кагыл, болдырга таба атлады. Болдырга баскач тагын бер кат ботинкаларын чистартты. Ул шапы-шопы торган арада өйалды ишеге тавышсыз гына ачылды һәм аннан спай гына сырма кигән, ак шәл ураган урта яшьләрдәге хатын килеп чыкты. Аның кулында себерке иде. Гәрәй башын кат-кат иеп сәлам бирде. Хатын сәламне алды һәм гаҗәпләнүеннән туктамыйча көтеп калды. — Гәрәй булам мин. Шамин. — Хуш киләсез. Сез минем янгамы? — Әгәр сез Гәүһәриянең әнкәсе булсагыз, сезнең янга. Хатын себеркесен куйды, шәлен төзәтте, авыр сулады һәм: — Берәр күңелсезлек бармы әллә?—дип сорады. — Юк, юк, — диде Гәрәй, ашыгып. — Истә-оста югында чакырып алуларын әйтәм. Сез кем буласыз соң? — Без аның белән бергә эшлибез. Якын дусты дип әйтимме... Сезнең авылга килеп чыккан идем, .кагылырга булдым. — Закирларда тукталган егет сезмени ул? — Әйе. — Нигә туры безгә төшмәдегез? — Уңайсыз булып тоелды. — Алайса, хәзер әйтегез инде, нигә чакырдылар аны? Кызлар телефоннан әйтмибез, үзең кил дигәннәр. — Моңа мин сәбәпчедер ахры, — диде елмаеп Гәрәй. — Мин эзләгән идем аны... Хатын уйланып торды да, нидер аңлады, елмайды... — Көне буе үземне үзем кая куярга белмичә йөрдем. Вак-төяк ямаулар бар иде. Шуңа тотындым... Сандыктан аның иске оеклары килеп чыкты. Бәбәй чактагы беренче оеклары, иң кечкенәләре... Түзмәдем, ишек алдына чыгып киттем... Бөтен курыкканым аның өчен! Дуслары аз кебек тоела миңа... Кыргыйсыман ул! Аңа бит туганчы ук ятимлек әзерләнеп куелган иде инде!.. Үзем дә ул чакта моңлы булганмындыр: белә торып ятимне дөньяга китерәсең бит. Аннан соң да курка-курка гына яшәлде. Бала сизмиме әллә, сизә... Борлыкмасын дип тырышкан да буласың... Тик үзең аңламаганны ничек аңа төшендерәсең?.. Хәзер менә беләбез... Намуслы, чиста кеше булган Гариф Курамшин. Ә бала ятим үсте... Абыйлары да кайтмады... Ә үзем... Бер яктан халык дошманы хатыны, икенче яктан өч улын ватан өчен, туган җир өчен биргән ана!.. Әгәр сез аның белән дус икән, мин аңа бик шатланам... Дуссыз кеше — мәңгелек ятим. Бусы тагын да аянычрак... Гомер-гомергә ятим итәсе киләме соң? Ачуланмагыз инде, күрдем дә күңел капчыгымны чиштем. Көне шундыйдыр бүген... Гәүһәриянең исемен ишеткәч, түзә алмадым... — Юк, юк, — дип ашыгып-ашыгып кабатлады Гәрәй.— Гәүһәриянең дуслары бик күп аның. Бик күп. Хатын шәлөн чишеп җибәргәч, аңың шактый яшь, ләкин моңлы чырае күренде. Ул каударланды: — Бусага саклап торабыз икән ЙЧ! Әйдәгез, өйгә рәхим итегез. — Апа, гафу итегез, исемегезне белмим. — Минем исемем Наубаһар. 42 Наубаһар апа. диде Гәрәй. — Керсәм, озак торам. Миңа Зәйгә кайтырга вакыт. — Ничек була инде бу? Ничек була? Хатынның күңелен уйлар өермәсе биләде... «Ничек була инде болан?.. Дуслар без, дидең... Шаяртып кына ычкындырдыңмы әллә ул сүзне? 'кзең тикмәгә йөрүчегә дә охшамагансың... Яшең дә җитү генә... Гәүһәрияне дә чакырткансың... Үзең монда киткәнсең... Нигә алай аймылыш булдыгыз әле сез? Кем сәбәпче моңа? Хә- ерлегәме бу?.. Синең килеп күренүең юньлегеме?.. Юк, бусагадан борып җибәреп булмый сине’ Түргә утыртып сорашырга, белешергә кирәк!» Капка ачылды, атылып бер малай керде: — Наубаһар-ти, сине телефонга дәшәләр. Ашык! Болай да ут уртасында торган хатын дөрләп китте: — Минеме? — Кәнсәләрдә шулай диделәр. Наубаһар курка төшеп Гәрәйгә карады: — Мөгаен Гәүһәриядер... Башка кем юксынсын мине?.. Китмәгез, көтеп торыгыз. Кәнсәләр монда гына... Өмет уяттымы ул бу хатьш күңелендә, сагышмы? Килүе зыянга әйләнә күрмәсен!.. Ачыкланмаган эш белән йөреп ана күңелен лләслән- дерүдән ни файда?!. Гәүһәрия белән дә өзеп кенә бер сүз дә сөйләшмә, монда кил... Дөрес, Гәүһәрия кыз кеше әдәбе сыйдырганча, кызлык горурлыгы рөхсәт иткән дәрәҗәдә үз йөрәген ачты инде. Хәтта бераз артыгын да сиздерде... Ә Гәрәй? Күңелендә ни бар аның? Ни куып китерде аны бу авылга? Бу капкага... Тик кенә тора алмый Гәрәй, такыр сукмак буйлап арлы-бирле чаба. Кар шыгырдый, лапас янындагы сыер-сарыклар ашауларын бүлеп башларын күтәреп карыйлар... Тыкрык буш. Ары баштагы йорт түбәсеннән куркынган песи койрыгы төсле туп-туры булып төтен күтәрелә... Шулай да, мәхәббәт хакында аналары белән түгел, иң элек кызлары белән сөйләшеп аңлашырга кирәк икән! Тумаган тайны йөгәнләргә ярамый!.. Гәүһәрия янына кайтырга да!.. Ул аптырап болдырга менеп баскан иде, төште. Капка янына атлады. Тыкрыкка ук чыкты. Чаңгыларын күтәрде. Өйгә кермәскә кирәк! Ярамый... Урамга таба китте Гәрәй. Сырма төймәләрен ычкындырып аңа каршы Наубаһар апа килә иде, ерактан ук кычкырды: — Сезне өй сакларга калдыр икән! Гәрәй чаңгысы белән кояшка күрсәтте: — Карагыз әле! — Кышкы кояш — хыянәтче ул. Җылытмый да, яктыртмый да... Үзе янып, алдап торган була. Чы.ннан да, китәргәме ниятегез? — Кызганыч булса да, шулай. — Күңелсез була ла болай!.. Гәүһәрия шалтыратты... Авызы колагында. Сөенечкә генә чакырганнар, хафаланып торма, ди. Сезнең монда икәнлегегезне әйткәч, сөйләшмәс булды... Гәрәй баскан урынында тыпырчына иде; — Көтелмәгәнрәк булды шул... Егетнең китәргә карары нык икәнлегенә ышангач, Наубаһар апа бер-ике сүз сорамыйча булдыра алмады. Ул Гәрәйдән кайда эшләвен, ата-анасының кем булуын әдәп белән генә, сүз арасындагы кебек итеп кенә сораштырып алды. — Үзем дә барып кайтыр идем дә, интернаттан аерыла алмыйм. Егерме биш ел балалар укыттым. Хәзер менә интернатта. Эштән дә, балалардан да аерыла алмыйм. Герман җирендә улларым белән бергә мин сөясе оныкларым да үлде бит... Бу зур күзле, ябык хатын яныннан дулкынланып, кайнарланып кит- 43 те Гәрәй... Акын, яныннан китүгә үк адымнарын ешайтты, чаңгыларын әле бер кулга, әле икенчесенә күчерә-күчерә җил-җил бара башлады. Кемдер аның исемен атап кычкырган кебек булды... Тизрәк Закир агайлар белән хушлашырга да, Зәйгә... Атлылар йөри булыр... Тагын аның исемен атап кычкырдылар. Ул борылып карады. Кәбир Суфианов килә иде аның артыннан. — Сез каян килеп чыктыгыз болан? — Ә сез? Чаңгы, мылтык... Куянгамы? — Шулайрак. — Ә куяны кайда? — Урманда. — Мин шактый вакыт шушы авылда эшләдем бит. Хәзер дә вакыт- вакыт килеп чыккалыйм... Сез Закир агайларгамы? — Әйе. — Сезнең монда икәнлекне ул миңа әйтте. Иске дус... Бергәләп урам буйлап атладылар. Дүрт табан астында калып, кар шыгыршыгыр килә. — Сагынып кайтам дисез инде?— дип сорады Гәрәй. — Анысы да бар. Тик ул гына түгел!.. Үзем дә шуны уйлап бара идем әле. Гомернең, көчнең шактый өлеше шушында калган бит. Нидер дип тырышылган, нәрсә өчендер көрәшелгән. Авыл хуҗалыгы да бик катлаулы бит ул! Зур осталык, тапкырлык сорый торган эш. Хуҗалык елы тәмамланып, йомгаклар ясалгач шушы авылларны бер урамыйча күңелем түзми. Мондагылар да чакырып торалар. Вак-төяк ярдәм дә кирәк була... Киләм дә, үзебез кайчандыр биргән юнәлешнең нәтиҗәләрен карыйм. Дөрес эшләгәнбезме без, алдан күрүчәнлегебез ни дәрәҗәдә булган?.. Кайчандыр дәртләнеп омтылган киләчәгебез бүген ич инде!.. Уңышлары уңыш бирә, кайчандыр ясалган ялгышлар бүген дә килеп чыгалар... Шулай ул тормыш! Берсен дә яшереп, күмеп китми. Кеше эзен нык саклый... Менә бүген дә сөйләштек... План буенча колхоз быел җитмеш бозау сатып алырга тиеш. Район оешмалары сатып алдыру ягында һәм азрак кына кысалар да... Ә ул җитмеш бозауны асрарлык урын бармы? Юк! Сатып алып үтереп бетерергәме?.. Бозаулар өчен яңа торак салырга кирәк. Шуны сөйләштек. Азрак ярдәм дә итәрбез. Син ничек уйлыйсың? — Нигә ярдәм итмәскә? Участоктагы экономия бәрабәренә бездән дә өлеш чыгарырга булыр. — Бусы әйбәт! Уйлашырбыз... Менә, кайтып та җиттек... Аларны көтәләр иде инде. Закир агай ат җигеп кайткан, хатыны аш- су әзерләгән иде. Каз ите тураган симез шулпа. Шулпадан соң өреле бәрәңге... Мактый-мактый икешәр тәлинкә ашадылар. Аш яныида сүз кыска булды: Кәбир дә, Гәрәй дә ашыгалар иде. Аштан соң ук китәргә әзерләнделәр. Хуҗаларны олылап рәхмәт әйтеп, кунакка чакырып саубуллаштылар. Кузлага олы якалы, тышлы толып киеп Закир агай үзе менеп кунаклады, Кәбир белән Гәрәй кашавайның түренә утырдылар. Кәбир йомшак якалы кыска тун кигән иде. Гәрәйнең бүрек тә колакчынсыз, пальтосы да җиңелчәдән булганга, кимим дип аяк терәп каршы торса да, аңа йоп-йомшак сары толып кидерделәр. — Ат- адымы салкын эзләр, тугым бөгәрсең! — дип кат-кат әйтте Закир агай. Хуҗа хатын капка алдында басып озатып калды: — Тагьпн килегез! — Килмиләрме соң, әлбәттә киләбез!.. Авыл урамнарында атлатып кына барсалар да, олы юлга чыгуга Закир агай атны куалый башлады: — Әйдә, малкай! Колхоз солысын юкка гына ашап ятмавыңны күрсәт!.. 44 Гәрәй атта утырып йөрүнең рәхәтлеген оныткан иде инде: — Закир агай, атлар колхоз хуҗалыгында һаман да кирәкме? — дип сорады. — Атсыз булмый, — диде Закир агай, кыска гына. Кәбнр кузгалганнан бирле бер сүз дә эндәшмәде, чана табаннарының чыжылдавын тыңлап елмаеп барды. Басу җиле үзен сиздерә башлагач, Гәрәйгә карап: — Ничек соң? Салкын түгелме? — дип сорап алды. — Юк, бик шәп! — Сары толып эчендә сары майда йөзгән кебек барасың!.. Яратам мин атта йөрергә!.. Поездларың бер якта торсын менә. Якын арага ат бик уңай! Закир агайның сүзенә каршы килмәделәр... Кеше дигәнеңне ахыры нача аңлап бетереп тә булмый торгандыр... Менә төнәген генә Гәрәй Кәбир хакында икеле-микелерәк фикердә иде. Гөнаһысын яшереп булмый, хәтта аны бераз гына тупасрак, тормыш матурлыгын аңлаудан мәхрүм, беркатлы, партия эшеннән бигрәк хуҗалык эшенә хасрак кеше дип йөри иде. Аның ялгыз гына, алдан белдермичә килеп чыгуын да, һәр җирдә кешеләр белән озаклап сөйләшүен дә артык гадилек, үз дәрәҗәсен төшерү дип саный иде ул. Бу кеше хезмәте кушканга гына шулай йөри инде, әгәр кушып тормасалар кабинетыннан аяк атлап чыкмас иде дип фикер йөртә иде Гәрәй. Үзе кайчандыр эшләгән урыннарга барып, аларның хуҗалык эшләренә тылкышып, борчылып, белеп, ярдәмгә атлыгып торуларын күз алдына да китермәгән иде... Тояк астыннан кубарылган кар кисәкләре берәм-берәм чанадагы- ларның итәкләренә сикерешәләр, ат эре адымнар белән юырта. Үртәшеп Федот авылына керделәр. Уңда биек манаралары сап-салкын кояш нурларында яктырган агач чиркәү калды. Закир агай артына борылып Гәрәйгә эндәште: — Менә син, Гәрәй энем, укыган кеше. Шуны әйт әле миңа: нигә чиркәү, мәчет манараларын шулай биек, очлы итеп салганнар! Кәбнр кычкырып көлде: — Менә сиңа сорау, Гәрәй! Тырыш! Гәрәйнең уйлары ерактарак иде, исәпләмичәрәк җавап бирде: — Биеклектән чакыру уңай булганга салганнардыр. Чиркәү манарасыннан чаң какканнар. Мәчет манарасыннан да кычкырганнар түгелме? — Азан әйткәннәр, — дип ачыклады Кәбир. — Менә, менә, азан! Онытып җибәргәнмен. — Шулайдыр дип уйлаган идем аны... Закир агайның йөзе күренми, әллә чын сөйли, әллә уйнап... Кәбир генә Гәрәй белән килешмәгәнен белдерде: — Мәчетне кем салган аны? — Кем салуындамы эш? Кем салдырган, диегез! һаман килешмәде Кәбир: — Барыбер архитекторларның, рәссамнарның рухы, ихтыяры өстенлек алган булырга тиеш! — Ә аларга манаралар нигә кирәк булган? — дип сорады Закир агай, бик кызыксынып. — Үз фикерләрен, уз олылыкларын раслау өчен! Кешенең көченә дан җырлау өчен. Гәрәйнең бәхәсләшәсе килми иде, шулай да Кәбирнең сүзләре аның кызыксынуын уяттылар. — Кызык бу! — Минемчә, кешеләр җирдә элек-электән тарсыну тойганнар. Дөрес, кыргый чакта, адәм уллары әле зоологик көтү булып өер-өер яшәгәндә, алар күккә, ак болытларга карап соклануны белмәгәннәрдер. Әмма 45 акыл чаткысы кабынып, кеше кешегә әйләнгәндә үк, алар очар кошларны күргәннәрдер, сызгырып үткән җилнең тизлеген чамалаганнардыр. Табигать көчләре алдында үзләренең көчсезлеген алар тиз сизгәннәр! Җир нинди кепкечкөнә, ә күк әнә нинди зур! Дөньяны яңгыратып күкрәгән ул, яшен камчылары белән офыкларны телгәләгән! Җирдә гөнаһ эшләргә сәләтле кешеләр яши, ә күктә яхшылык һәм яманлык хакимнәре — аллалар. Динчеләр юкка гына күкне аллаларга биргәннәрдер дип уйлыйсыңмы? Кешене түбәнәйтү, аны кечерәйтү өчен биргәннәр алар... Ә кешенең түбәнәясе, кечерәясе килмәгән. Адәм баласы күкнең аллалар өлеше булуы белән ризалашмаган, аның да аллалар кебек үк көчле, бөек хөкемдар буласы килгән, һәм үзләрен-үзләре белә башлаганнан бирле җир уллары күккә омтылганнар. Биек күк гөмбәзе— якты кояш-айларны үзенә сыйдырган көмеш чатыр — аларны һәрвакыт үзенә чакырып торган. — Анда аллалар юк икәнлеге ачыклангангамы? — Аллалар юк ‘икәнлеге беленгәч, бу хис йөз мәртәбә ныгыган! Ул чагында кеше үзенең табигатьнең бердәнбер патшасы икәнлеген аңлаган. һәм, җае чыккан саен, үзенең бөеклеген раслаган. Халык җырларына гына игътибар ит! һәм шушы омтылыш архитектурада да үзенең чагылышын тапкан. Мисыр пирамидаларын гына ал... Кеше әнә шул манаралар, корылышлар, гыйбадәтханәләр аша беренче мәртәбә күккә кулын сузган... Ул кеше поп та, мулла да булмаган, ә каты куллы, ялкынлы йөрәкле ташчы булган... — Сез барын да бераз гына матурлыйсыз. — Ә сез, Гәрәй Гыйльманович, артык шәрәлисез! Өчесе дә көлеп җибәрделәр... Чана астында кар чыжлап кала. Юл борыла-сарыла авыллардан, кырлардан үтә. Тын күк кинәт кенә йолдызларын тага башлый, бизәнә. Якаларына төренеп алар озак кына карап баралар. Закир агай гына тынмый, ат белән сөйләшеп ала, һич тә булмаганда сызгырып, чөңгереп җибәрә. — Ә күк нинди баи! — дип куйды Кәбир. — Артык кумагыз, Закир агай. Өшәнмәсен. — Ашыгасыз бит. — Мондый минутларның кадерен белергә кирәк... Үргә җитеп, ат адымнарын акрынайткач, Закир агай түзмәде: — Җидегән йолдызны күрәсезме? — дип сорады. — Күрәбез,—-диделәр тегеләр, муеннарын борып. — Шуның кыйссасын беләсезме икән сез? — Минем ишеткәнем юк, — диде Гәрәй. — Минем дә. Кызыкмы? — Кызык дип, мни ишеткәнемне генә сөйлим... Син, Кәбир, минем әткәйне беләсеңдер инде. Гәрәй өчен әйтүем... Коммунист кеше иде ул. Сәнәкчеләр үтерделәр үзен. Бик хәтәр, егет кеше иде, мәрхүм. Әле без бик бәләкәй чакта, әткәй гади бер авыл агае чагында, ул барыбызны да җыеп караңгы төннәрне ишек алдына алып чыга торган иде. Күбәү идек без, җиде малай. Үзе бер отделение диярлек. Ишек алдына алып чыгып тезәр иде дә йолдызларны күрсәтеп сөйләп торыр иде. Менә бусы Иләк йолдыз, тегесе Тимер казык. Йолдызларның кәттәсе... Аерата Җидегән йолдызны ярата иде ул... Көзге җылы кичләрнең берсендә, өй нигезенә утырып шушы тарияны ул миңа сөйләде. Тыңларга иренмисезме? — Юк, юк, — диештеләр Кәбир белән Гәрәй. — Алайса, менә шул... Борын-борыи заманнарда булган бу хәл. Безнең тамыр — Идел йортка көнчыгыштан зур яу килгән. Яу шулкадәр зур икән, илбасарлар атка менеп офыктан-офыкка иңнәп чапканнар. Күтәрелгән Идел йорт. Иртә таңнан кара төнгәчә орыш барган. 46 Ике яктан да асыл ирләр, көчле баһадирлар һәлак булган. Төн җиткәч, ике як та хәл җыярга туктаган. Шомлы төн булган ул, караңгы төн... Идел йортның бер читендә, кечкенә бер өйдә авыру ана белән сигез яшәр кыз гомер итәләр икән. Сугышка барыр ир-атлары булмаса да, ил язмышы өчен алар каты борчылганнар. Ана хәлсез гәүдәсен бөгә-бөгә көне буе гыйбадәт кылган. Кичкә таба аның хәле бигрәк авырлашкан. Өйләрендә бер йотым сулары калмаган икән аларның. Чишмә әллә кайда, ары башта булып, аңа сугыш кыры аркылы үтеп кенә барырлык икән. Көндез беркая чыгарлык булмаган. Төнлә исә бәләкәй кыз әнисенең ябык тезләре яныннан читкә китәргә курыккан. Ананың хәле торган саен авырайган, ул кипкән иреннәрен чак кыймылдатып: «Су, су!»— дип ыңгыраша икән. Түзмәгән бала, кулына эләккән беренче савытны — балчык чүмечне тотып суга киткән. Абына-сөртенә йөгергән ул. Тирәяктагы авазлардан колагы тонган. Көч-хәл белән чишмә юлын тапкан. Барып җиткән. Таллар төбеннән чыккан чишмә тавышсыз-тын- сыз гына агып ята икән. Иң элек үзе ятып эчкән кыз, бит-күзләрен чылаткан. Аннан чүмечен тутырып су алган. Кайтырга чыккан. Төн тагын да караңгыланган; казынтылар, чокырлар, үле гәүдәләр, кораллар арасыннан йөгергән кыз. Бер җир буе киткән кыз, ике җир буе, каты яралы берәүгә абынып егылган. Яшен яктырткан. Кыз яралының корыч калканнарын, көмеш саплы кылычын күргән. Кылычын кулыннан ычкындырмаган икән теге. Яралы шунда телгә килеп: — Су, су!—дип ыңгырашкан. Ташлап китә алмаган кыз аны: ир арсланга балчык чүмечен сузган. Иреннәренә су тию белән ул урыныннан күтәрелә башлаган. Торып утырган һәм чүмечне корытканчы эчкән. Кыз чүмечне кулыма алгач аптырап киткән: балчык чүмеч бакырга әйләнгән. Тагы да курка төшкән кыз һәм чишмәгә йөгергән. Бая мыштым гына агып яткан чишмә бу юлы күңелле генә чылтырый икән. Чүмечен мөлдерәмә итеп тагын юлга чыккан ул. Бүреләр-шакаллар аның юлына аркылы төшеп улаганнар. Яшен яшьнәгән. Күк дөбердәгән. Кыз йөгерә башлаган һәм бик якында гына, көйрәп яткан чатырлар янында, су сорап инәлгән тавышлар ишеткән. Кыз. тилмереп ятучы әнисен хәтерләп, тавышларны ишетмәскә тырышкан. Әмма аягы атламаган, ул, борылып, инәлүчеләрне эзләп чапкан. Барса, сылу егетләр, канга тузып, бер йотым суга тилмереп яталар икән. Ул аларның коргаксыган авызларына берәр тамчы су тамызган. Соңгы тамчы суы төшүгә чүмеч көмешкә әйләнгән. Исе киткән кызның!.. Тагы.н чишмә янына кайтырга туры килгән. Чишмә кайный-кайный көмеш тавышлар чыгарып ага икән. Көмеш чүмеченә су тутырып тагын өенә юнәлгән кыз. Үз өйләренә кайтып җитәм дигәндә генә аның юлы сусап, интегеп яткан илнең өлкәннәренә тап булган. Кыз көмеш чүмечендәге су белән аларның канлы маңгайларын чылаткан, иреннәренә тереклек суы тамызып йөргән. Соңгы тамчы төшүгә көмеш чүмеч алтынга әйләнгән. Тирә-як кинәт яктырып киткән. Кыз чишмәгә йөгерә башлаган. Давыл-гарәсәт арасыннан ул ургылып аккан чишмә тавышын ишеткән. Барса, чишмә, ярларына сыймыйча, ургылып-ургылып ага, ди. Кыз чүмеченә мөлдерәмә су алып өйләренә ашыккан. Хәле бетеп, чабып кайтып керсә, әнисе, торып утырып, аны көтә икән. Әнисе ике куллап тотып суны чөмереп бетергән һәм чүмеч шунда ук энҗегә әйләнгән. Әйләнгән дә күккә ашкан. Аның иң зур җиде энҗесе Җидегән йолдыз булып күктә янып калган. Җиде ел ятакта яткан ана сикереп торган, җиде ел беркем кулы тимәгән кылычка барып тотынган. Урамга чыгып сөрән салган. Аның артыннан ил батырлары, асыл егетләр ияргәннәр һәм дошманга ташланганнар. Җидегән йолдыз нур чәчеп аларның юлын яктыртып торган... Закир агай тынып калды. Тирә-яктагы тынлыкка, пыяладан койган күк йөзенә таралышкан йолдызларның ишлелегенә сокланып шактый 47 озак .бардылар алар. Өчесенең дә күз алдында сигез яшьлек кыю кызның батырлыгын, куркусызлыгын һәм юмарт йөрәген искә төшереп Җидегән йолдыз балкый иде. — Шушы йолдызны күрсәтер иде дә әткәй мәрхүм болай дип куяр иде. «Менә карагыз, яхшылык һәм батырлык бервакытта да җирдә ятмый. Ул энҗе кебек ялтырап янар өчен күккә күтәрелә, мәңге балкып, нур чәчеп тора...» Дөрес инде, ә!.. Адәм баласының кылган яхшылыгы берчакта да онытылмый... — Бик мәгънәле тарих, — диде Кәбир, бераздан. — Әткәң үзе уйлап чыгарганмы моны? — дип сорады Гәрәй. — Кем белсен... Гыйбрәтле әйберләрне бихисап күп белә иде. Кайсыберсен үзе дә уйлап чыгаргандыр инде... — Хәзер синең чират, Гәрәй Гыйльманович,— диде Кәбир.— Берәр нәрсә сөйләп җибәр булмаса... — AUDH сөйләр хәлдә дип уйлыйсызмы сез? Кәбир якасын кайтара төшеп аңа үрелеп карады. Гәрәйнең күзләре буш кырлар өстенә текәлгән иде... Менә аның Зәйдән китүенә тәүлектән артты гына әле. Шушы кыска вакыт эчендә ул күпме кешеләр белән якыннан очрашты. Никадәр язмыш, тормыш белән танышты. Үтеп-сүтеп йөрисең, кешеләр бертөсле- сыман тоелалар... Ә болай тою кеше күңеле өчен зарарлы. Күңелне сукырайта болай уйлау, яхшыны яманнан аеру сизгерлеген тупасландыра... Ә кешеләр... Гаҗәеп төрлеләр... Тирә-ягыңа күз сал... Кәбир... Закир агай... Наубаһар апа... Ә тегендә, Зәйдә?.. Гәүһәрия... Корякин..; Гәрәй берәм-берәм аларны күз алдыннан үткәрә. Аларның кайберләре елмаялар, кайберләре сәерсенеп карап торалар. Синме бу, Гәрәй Шамин, дип әйтергә телиләр бугай... Бик күпләрне үткәрә Гәрәй күңеленнән... Адашып кына, хәтта Давыт та аның күз алдына килә.. Күптән түгел генә ул эш сорап килгән иде. Гәрәй теше-тырнагы белән каршы иде, Корякин сорагач, алырга риза булды... Барысы да тын гына уйланалар... Закир агай сәнәкчеләр үтергән киң җилкәле, таза әткәсен күз алдына китерә... Мәрхүмне алып кайтып сәкегә салгач, көрәнсу, эш белән яргаланган кулы идәнгә кадәр салынып төшкән иде... Кәбир баядан бирле бер уй белән мәшгуль. Катлаулы һәм бөек зат ул кеше! Аны беркайчан да, бернинди роботлар белән алыштырып булмаячак... Кибернетика никадәр тиз, шәп үссә дә, ул сөя һәм сөелә, нәфрәтләнә һәм шатлана торган кеше ясый алачак түгел... Ат та уйлый булыр. Уйласа да аның уе үтә гади һәм тынычтыр: бу күңелле кешеләр әле көлешеп, әле ты.н гына кайталар кайтуын, кузла астына бер капчык солы салырга онытмадылармы икән, дип уйлыйдыр ул, мөгаен. На, бахбай! Тыныч бул: онытмадылар! Закир агай Зәйгә барганда Кәбирләргә кагылмый калмый. Кунак була. Бүген соң чыгылды, шәт, кунарга да туры килер әле. Сиңа, бахбай, солы мул эләгәчәк... На, әйдә! Зәйгә ерак та калмады, әнә утлары күренә... Закир агай борылып шатлыгын уртаклаша: — Әнә, Зәй утлары күренә дә инде! — Күпме утлар! — Энҗе кебек ялтырыйлар, ә, Закир агай... — Сез ГРЭС салып күпме энҗеләр кабызасыз... Әллә кайларга китә бит сезнең тырышлык ‘нәтиҗәсе! Чыннан да, бәхетле, изге кешеләр сез 48 төзүчеләр!.. Зәй энҗеләре бөтен Татарстанга таралачак бит... Күрше өлкәләргә... На, бахбай! Юл тигез: бульдозерлар йөреп чистарткан. Салулар аз, чыжылдап бар да бар! 23 Көз көне салына гына башлаган өч катлы идарә йорты түбәсеннән беренче су тамчысы өзелеп төште. Туркин белән Гәрәй ишек төбендә торалар иде, учларын каш өсләренә куеп күтәрелеп карадылар... — Февраль... — Февраль кояшы усал, әмма чибәр хаты.ц белән бер. Үзе кырыс та, үзе елмая да... — Шулай, Семен Михайлович. —• Сез өйгә кайтасызмы? — Әйе... Туркин аны көлә-көлә озатып кала. Аның тешләре ап-ак... — Тәмләп ашап, көч җыеп калыгыз!.. Март кышның тунын салдырса. төзүченең кулыннан богауны ала. Бик кайтып йөри алмассыз... Аның, икенче ягы да бар: Шамин ашарга өенә кайттымы, Туркин белеп үк тора — ул бүген кич озаклап прораб бүлмәсендә сызымнар өстендә казынып утырачак... Өйдә Гәрәйне сүзгә сусаган әтисе каршы ала... һәркемнең телендә февраль... — Узган гомер — искән җил. Кайчан гына Яна ел кичәсендә биешеп яткан идек әле. Ә хәзер Яна ел дигән егетебез январь күлмәген туздырып, февраль дигән асылын бетереп килә! Аймыни ул февраль? Башлана да бетә. Ни әйтерсең, Гәрәй, елны айларга телемләгәндә белеп эш иткәннәр бит, ә?! Кешеләр кыштан ялыгып язны сагынып торганда озын-озак февраль ясап тормаганнар, тотканнар да егерме сигез көйне кисеп биргәннәр! И-нде килеп, шуның да кадерен белмәсәгез, мә сезгә, дүрт елга бер кәбисә! Гәрәй әтисенә каршы төшә: — Айларны алай теләк белән тезмәгәннәр. Җирнең әйләнешен, башка бик күп астрономик законнарны исәпкә алганнар. Гыйльман агай улы белән килешми: — Кешегә матур уйларга ирек бирмисең! — Алданырга димәкче буласың инде син? — Шулайдыр ул, законнарны искә алганнардыр, кагыйдәләрне... Җир үз тирәсендә дә әйләнә, кояш тирәсендә дә! Ә миңа февральнең кыска булуы күңелем өчен дә кирәк, һәм ни өчендер календарьне төзегән кешеләр дә шагыйрь булганнардыр, алар минем өчен дә тырышканнардыр дип уйлау миңа рәхәтрәк. Гәрәй озак итеп көлә: — Миңа шулай дип әйткәннәре бар инде!.. Почмакта Лираның кызы курчак уйный, кроватьта Илдус йоклап ята... Гәрәйнең җитешеп, кияү дип аталган кеше янына һаман бара алганы юк әле! Көзсез отпуск та ала алмас... Отпуск вакытында, һичшиксез, аның янына барып кайтачак ул... Бала... Мавыгып, бирелеп уйный. Шырпы капларыннан салган өй. Уртада карандаш очы чыгып тора — морҗа! Өйнең хуҗасы да бар — шактый нужа күргән, башы чатнаган курчак. Әмма бала өчен барысы да чын: өй дә, морҗа да, курчак та... — Сез, әткәй, барыгыз да хыялыйлар, ә мин тормышка аек күз белән карарга яратам... Әйе, сез барыгыз да балалар кебек... Лираның кызы бертуктаусыз тәтелдн: — Минем курчагым бик акыллы... Ят дисәң, ята, тор дигәч, сикереп тора. Ела дисәң, елый. Тукта дисәң, еламый. Үзе матур, чәчләрен тараган. Әйдә, атла! Нигә тукталдың син? Курчагы карышкач, бала гаҗәпләнеп күтәреп карады. Курчакның бер аягы чак эленеп тора иде, өзелеп чыга язган. Әле генә гөлдердәп торган авыз коймак кебек җәелде, кыз үкереп елап җибәрде. Гәрәй ашап туйган иде инде, кызны күтәреп түшәмгә чөйде: — Безнең Алсу бигрәк акыллы, елама дисәң, еламый! һоплә! Кызның бите буйлап яше ага... — Курчагымның аягы өзелгән! — Шуның өчен елап торалармы? Гыйльман агай сүзгә катыша: — Еларга кирәк, кызым! Ела... — Йөри алмый бит инде ул... Кыз тагын да ныграк үкси. — Тәртипсез курчактыр ул. Машина юлына чыккандыр да имгәнгәндер... Кая карыйк әле. Әйттем бит... Машина таптаган... Син йоклаганда чыгып йөргән ул... Гәрәй җеп саплап тиз генә курчакның аягын тегеп бирде. Кыз, очкын чәчеп торган күзләре белән аңа карап-карап торды да: — Ә нигә Сафрон дәдәйнең да аягын тегеп бирмисең? —дип сорады. Гәрәй иелгән җиреннән тураеп кызга карады. Гыйльман агай аңа күз кысты... Бала синнән җавап көтә, Гәрәй! Әле генә яхшылык эшләгән кеше, нигә син Сафрон дәдәңне дә аяклы итәргә әзер түгел? Бала белергә, аңларга тиеш. Баланың миендә нидер уянды, шул уяну аның ми ярымшарларына акыл сызыкларын тирәнәйтә... Эшкә китәргә вакыт иде, ул баланы ташлап чыга алмады... — Я, — диде көлеп аларны күзәтеп торган Гыйльман агай. — Тормыш законнарын, кагыйдәләрне кулланып кына аңлатып кара инде син! Гәрәй ерактан, ерактан урап сөйләргә тотынды. Озын юлларны, озын юллар барып төйнәлгән зур калаларны, дәү калаларда гөжләп утырган заводларны, станокларны, шул станоклар янына баскан акыллы, чибәр абыйлар хакында сөйләде ул. Менә шул чибәр абыйлар Сафрон дәдәңә аяк ясап бирерләр... Ул бозда да таймас, кырт-кырт басып кына йөрер... — Сафрон дәдәй мескенме? — дип сорады кыз. — Юк, Алсу, кеше бервакытта да мескен булмый ул. — Мин хәзер урамга чыгам. — Кая барасың? — Сафрон дәдәйгә калага бар дип әйтәм. — Чыгып йөрмә, Алсу... Ул үзе дә яз җиткәнен генә көтә. Мин аңа сөйләп күрсәттем инде... Яз кайчан килә дисеңме? Тиздән, Алсу, тиздән! Әнә Илдус йоклаган кроватька гына кара! Күзенә нур төшкәнме аның? Нинди якты ул нур... Бу инде яз кояшы нуры. Кояш нуры артык чагу төште ахры, малай уянды, нәни йодрыклары белән күзен уып: — Кояшны сүндерегез әле, — дип кычкырды. — Илдус, кояшны сүндерергә ярамый бит! Янып, нурланып торсын ул... Малайның йокысы да туйган икән, ул төшеп, ялантәпиләре белән идәнне чапылдатып, бабасы янына йөгерде... Кияү янына һичшиксез барырга кирәк... Гәрәй ишеккә атлый башлый. Гыйльман агай аны туктата: — Син, улым, үзең дә хыялый... Үзеңне-үзең көчләп яшәмә... Ихтыярыңа, хисләреңә, көчеңә ирек бир!., һай, минем бәләкәчем! Үткән гомер — искән җил! Кайчан гына син дә шушы Илдус кебек идең... 4. ,С. Ә.’ А4 п. 49 50 Өйдәге кәеф Гәрәй белән төзелешкә кадәр бара... Бала күңелендә гаделсезлеккә каршы көрәшергә кирәк дигән уй- фикер туды... Көрәшергә дигән фикер кеше күңелендә ничек пртә туа! Тик ннгә бар кешеләр дә гаделсезлек белән көрәшне гомерлек юлдаш итмиләр икән?.. Хәзер аның конторасы зур гына: диспетчеры да бар, нормировщиклары да... Туркин аны көтеп тора иде. Йөзе җитди, борчулы. Тагын хәвеф-хәтәрме? — Дренаж галлереясыннан кемдер өч йөз метрга якын яхшы сыйфатлы электр чыбыгын кисеп алган. — Кем әйтте? — Бригадир. Үзем дә барып карадым... Гәрәй бер сүз дә эндәшмәде, бүлмәсенә кереп бикләнде... Моңарчы да андый хәлләр булгалаган иде инде... Гажәп бу кеше дигәнең кайчакта... Кайберәүләр Гәрәй янына килеп зарланалар. Тегесе юк, монысы җитми дип лаф оралар... Эш авыр, акча аз төшә... Фәлән-фәсмәтән!.. Шул ук кеше тракторга утыра да бетон конструкцияләрне эләктереп җимертеп китә. Монда цемент коелган — аның мыегы да селкенми! Ат аунаган җирдә төк кала, янәсе. Менә дигән такталарны өеп учак ягып җылына. Үзем тапкан мал түгел — дәүләтнеке жәл түгел!.. Кыен иде шул чакларда Гәрәйгә. Ул шелтәсен дә бирде, штрафын да түләтте... Сирәк-мирәк күзгә күренгән кара таплар һаман очрыйлар иде әле. Кемдер элек контора хезмәтен үтәгән вагон тәрәзәсеннән пыялаларны алып киткән... Көрәкләр, балталар югалган... Вибраторны чәлдергәннәр... Башка мөһим эшләр белән утырасы урынга вактөяк низаглар тикшереп кенә күпме вакыт узды! Инде колак тынды, андый хәлләр бик-бик сирәкләнде дип торганда гына... Хафага төшерде өч йөз метр электр чыбыгы Гәрәйне. Сәбәбе шул: яз житеп килә. Тиздән бөтен көчне туплап төп эшкә — зур бетонга тотынырга туры киләчәк... Ә сез кешеләр? Әзерме сез шул зур эшкә?.. Сезгә ышанырга буламы?.. Ул бертуктаусыз чуерташларны учында тәгәрәтә... Өстәлдә зур блокнот. Блокнот тышында лачын сурәте. Шушы блокнотына фикерләрен яза, туплый ул. Гәрәй зур бетонга әзерләнә. Ә сез кешеләр?.. Качапоса дренаж галлереясыннан чыбык кисәсезме?.. Тагын шелтәләр, штрафларга әйләнеп кайтыргамы?.. Нормировщик бер кызны ияртеп керде. — Гәрәй Гыйльманович, менә бу кыз сезнең янга килгән. — Ни йомыш? Тавышы кырыс, ягымсыз Гәрәйнең. — Эшкә керергә килдем. . Кадрлар бүлегенә барыгыз. . — Мин анда булдым инде. — Нәрсә диделәр. — Мин сезнең участокка җибәрүләрен сорадым. Шамин риза булса, бар, диделәр. Паспорты чып-чуар ул кызның. Эш урыннарын ай саен алыштырып торган. — Алмыйм. Эш юк. — Эш була, Шамин табар, диделәр. — Шулай да алмыйм. — Нигә? — йөрмәгән җирегез, кермәгән эшегез калмаган. Безгә мондыйлар кирәкми. — Ә миңа сезнең кебек начальник кирәк... Сезне бик мактадылар. Акылга утыртса шул утыртыр сине, диделәр. — Кем әйтте? — Ибраһим абый. Ул сездә балта остасы булып эшли... Ни әйтәсең инде бу кызга? Туркин шыпырт кына кергән дә ым кага... Кызны озатып кына калганнар иде, бүлмәгә Давыт килеп керде. Чиста ак яңакларын кояш нуры каралтырга да өлгергән. Чиккән күлмәгенең купшы чукларын пиджак тышына ук чыгарып салган... Керде дә утырды. Папиросын чыгарды да кире кесәсенә салып куйды. Нигә кердең, Давыт? Зарланыпмы? Эшчеләр кысалармы үзеңне? Моннан берничә көннәр элек кенә Гәрәй кызыклы бер сөйләшү ишетте... Эшчеләр төшке аш ашап утыралар иде. Үзара кычкырып- кычкырып сөйләшәләр. Сүзләре тышка да ишетелеп тора. Гәрәй каядыр үтеп бара иде, адымнарын акрынайтты... Кемнедер пыр туздыралар эчтә... — Тотасың да, ике сүзеңнең берендә «Шамил Куйбышевтан акча көрәргә килгән» дип кычкырасың! Ә син үзең нигә килдең?.. Шуны әйт элек! — Куарга кирәк аны моннан! — Эшкә тотынсаң ярты тактаны чүпкә чыгарасың. Беләбез бит нигә икәнен. Калдык-постык дип конторадан яздырып алып өеңә ташыйсың. Менә дигән һәйбәт такталарны төяп китүеңне күрдек инде. Аннан төрлесен ясап сатасың... Түзмәде Гәрәй, тәрәзәдән үрелеп карады. Уртага алганнар да, балта осталары Давытны пешерәләр... Шулар өстеннән зарланырга килдеңме әллә?.. — Гәрәй Гыйльманович! — Мин ул, Давыт. Тагын утыра Давыт, күн итек кунычларын тартып-тартып ала. — Такта кирәкме әллә? Йөзен чытты Давыт, бу сүзләрне яратмады. — Сез мине теләнергә генә йөри дип уйлыйсыз инде. — Уйламыйм... — Уйлыйсыз... Барысы да шулай уйлыйлар... Хәтта хатын да. Ул да яратмый мине. Беркем дә... Менә мин сезгә рәхмәт әйтергә кергән идем! — Нәрсә өчен? — Ничек риза булып мине алдыгыз сез? — Корякинга рәхмәт әйт. Мин каршы идем... — Шаяртмагыз... Сезнең рөхсәт булмаса прокурор да пычагым да кыра алмый... «Постой, сиңа да управа табылыр!» дип йөргән Давытмы бу? Нәрсә юашландырды сине?.. Эшме, кешеләрме?.. — Гәрәй Гыйльманович... — Нәрсә бар? — Мин бик шәп бер шкаф ясадым. Китап шкафы... Гәрәй башын чайкады: — Шуннан. — Мин аны сезгә бүләк итәргә булдым. — Шкафыңны, артык булса, әнә Шәңгәрәй абыйга бүләк ит. Аңа фатир бирделәр. Давыт көлеп җибәрде, учларын шапылдатып тезенә сукты: — Эт тә инде үзең, Гәрәй Гыйльманович! —■ Нигә шкафтан котыласың килә соң әле синең? — Кеше төсле буласым килә... Эшкә йөрим, вакытында киләм, вакытында өйгә кайтам. Ял итәм, тегесен-монысын өй арасында караштырам. Аракыны да чама белән шимбә көннәрне генә капкалыйм. Хатын 4’ S1 52 белән ике тапкыр кинога барып кайттык. Хатын үкереп елый... Синме бу, Давыт, ди... — Китер шкафыңны, Давыт! Менә бу почмакка куярбыз үзен. Тезелеш беткәч директорга бүләк итәрбез! Шулай килештеләр. Давыт беренче мәртәбә Гәрәйгә кулын бирде... Гәрәйнең тантана итәр көннәре, ниһаять, килеп җитте! Бөгелмәс кебек күренгән Давытлар да сыгыда, сына башлагач, куанмый түзәрлекме?!. Ул, күңелен тулаем биләгән рәхәт тойгыларына чумып, беркавым онытылып утырды. Аягына басты, җәлт-җәлт йөреп килде, тагын татлы уйларга тарыды. Ул арада бүлмәгә тагын бер кеше килеп керде. Гәрәй башта аны-моны аермый торды. Керүчене таныгач, кинәт сикереп торды. балалар кебек кызарынды. Лиза Александрова лабаса бу! Олыгайган, җитдиләнгән... Гәрәйнең үз-үзенә сокланып утыруын сизенгән кебек төпченеп, җентекләп карап тора... Күзләрендә усаллык та чагыла түгелме? Элекке үпкәләүләрне кузгатып, ызгышырга кергәнме әллә?.. Гәрәйгә рәхәтләнеп бер көләргә дә язмаган инде! Хәзер күз тия... — Узыгыз, уз, — дип кабатлады Гәрәй. Лиза, чакыруны көтмәстән үк, өстәл янына килеп җиткән иде инде, Гәрәй аны узарга чакырып үзенең югалып калуын гына белдерде... Теге вакыйгадан соң аларның болай якында, күзмә-күз очрашканнары юк иде әле. Лиза утырды, күзе белән бүлмәне сөзеп чыкты, авыр сулады: — Үзгәрешләр шактый сездә... Гәрәй кулын селкеде: — Кая ул... Акрын кыймылдыйбыз, Лиза, чиксез акрын. Лиза сүрән генә елмайды: — Шамин һәм акрын... Ятышып бетми. Бу ике сүз, ут һәм су кебек, янәшә яши алмыйлар төсле. Елмаюга көлеп үк җавап бирде Гәрәй: — Белмим тагын!.. Күз ияләшкәч без үзгәрешне дә күрмибездер инде... Менә бетонны күпләп кабул итәргә әзерләнәбез. Үзгәреш шуннан соң күренсә күренер... — Күпләп? Олы бетонга тотынасызмы? — Лизаның күзләрендә кызыксыну уянды. — Әйе. — Шамнн, гвардиясен өйрәтүне тәмамлап, һөҗүмгә күчәргә чамалый алайса. •— Шулайрак. — Ә сез миңа һаман ачулымы, Гәрәй Гыйльманович? — дип кинәт кенә сорап куйды Лиза. — Нигә? —диде аптырый төшеп Гәрәй. — Үткән — беткән! — Капылтырак дуамал фикерләр язып ташладым шул, — диде Лиза, бераздан. — Сезне дә гаепле итеп күрәсем килдеме шунда... Соңыннан үзем куркып та йөрдем: әгәр чакырганы бере Шамнн өстенә шулай яза башласа, ни булыр?!. — Үкенәсезме? — дип көлемсерәде Гәрәй. — Үкенеп ни файда? Күңел әрнүем дә көчле булгандыр инде ул чагында, әмма балалыгым да тәэсир иткән! — Үпкәләмәдем мин, хәзер дә ачуланмыйм... — Ачулансагыз да урынында. — Нигә? — дип сорады тәмам гаҗәпкә калган Гәрәй. — Ул чагында миң төзелешне бәйрәм, тантана кебегрәк күз алдына китерә идем. Кешеләрне дә батырлар, матурлар дип уйлый идем. Сезнең гадәтләрегез тупас, кыргый булып тоелган иде... Баксаң, болар барысы да гадәти, тормышчан нәрсәләр икән... 53 Гәрәй рәхәтләнеп шаркылдады, аннан кинәт сагайды: «Ни сөйли бу кызый актыгы?» — Каян килде әле сезгә мондый ямьсез уйлар? — Тормышны таный башладым... һәм торган саен бер нәрсәне ача барам. — Нәрсәне? — дип сорады кызыксыну белән дөрләгән Гәрәй. — Сез ул чагында бик хаклы булгансыз, Гәрәй Гыйльманович! Мин әллә кайчаннан инде сезгә рәхмәт әйтергә йөрим... Чын күңелдән мина акыл бирдегез, өйрәттегез... — Мин? — Әйе, сез. Кешеләр тар холыклы, усал булалар, алар белән эшләү өчен катылык, ныклык кирәк дип сез өйрәттегез ич! һәм ул шулай булып чыкты да. Тораташ катты Гәрәй, кызулыктан иреннәре чатнады: — Сез... тагын бәхетсезлеккә очрадыгызмы? — Юк... Тирләде Гәрәй, кызарынды, бүртенде. — Турылык, гаделлек белән генә яшәп булмыйдыр ахры... Эшчеләремне тыңлата алмыйм! — диде Лиза, нигәдер ашыгып. — Лиза... Елизавета Михайловна... Сез авыр, күңелсез сынаулар кичердегез... Хәзер дә кыенлыклар очрап торадыр. Әмма тормыш сез раслаганча караңгы һәм өметсез түгел ул. Сез кайчандыр яратып та, хәзер күңелегез кайткан кешеләр дә алай шыксыз түгелләр! Авыр, катлаулы булса да күңелле ул тормыш, матур, гаҗәп күңелле ул. Кешеләре дә тырыш, киң күңелле һәм гадел аның. Инде Лизага да гаҗәпләнергә чират җитте: ялгыш кердеме әллә ул? Аның каршысында тәгаен Гәрәй Шамин утырамы? Каян килгән аңа мондый сүзләр? Мондый күз карашы... Теләктәшлек агылып торган дустанә күз карашы... Түзмәде Лиза: — Сез юатырга теләп бераз хәйләлисез, Гәрәй Гыйльманович,— дип шиген белдерде. — Чын күңелдән сөйлим, Лиза! — Ни булды соң монда мин югында? Гәрәй көлемсерәде, уйланып торды: — Лиза... Бүген сез килеп кердегез дә «үзгәрешләр күп икән монда!» дип мине шаккатырдыгыз... Күзегез үткенлегенә минем исем китте. Чыннан да, бездә үзгәрешләр бик зур, бик күп... Тагын бүлмәне сөзеп чыкты Лиза, тәрәзә янына килеп караштырды һәм уңайсызланып кына пышылдады; — Гәрәй Гыйльманович... Сез дә үзгәрдегезме? — Мин дә кеше бит, Лиза! — Мин кергәндә генә бүлмәдән чыгып киткән кеше дә башкага әйләндеме? Ялгышмасам, Давыт иде бугай аның исеме? Баягы әйбәт, күңелне эретә торган кәеф Гәрәйгә тагын әйләнеп кайтгы. Ул шатланып кычкырып җибәрде: — Ул да башкага әйләнде, кадерле Лиза! Лизаның кашлары гаҗәпләнүдән өскә сикерештеләр. — Бик күңелле сөйләшкәнсез ахры аның белән. Чыгып барганда авызы бер чирек ерылган иде. — Күптән көтелгән сөйләшү булды... — Әллә? — Чыңнан. — Ни дип куандырды сезне Давыт? Кичә генә безнең күршегә өч йөз метр электр чыбыгы сатарга йөргәнен әйтепме? Гәрәйнең йөрәге сулкылдады: — Шаяртасыз! — Нәкъ үзе... Таныйм мин аны... 54 Бер секунд эчендә Гәрәйнең көләчлеге юкка чыкты. Лиза йәрәксе- иеп күтәрелеп караганда, аның, каршысыида нәкъ элеккечә төксе, кашлары ямьсез җыерылган, усал Гәрәй Шамин утыра иде. Чуер ташлары да тавыш бирделәр түгелме?.. Лиза мондагы үзгәрешләрне ишетеп, белеп килгән иде. һәм мөһим йомышы да бар иде аның... Гәрәйнең кинәт кырыслануы аны өркетте, ул каушап аска карап тик кеиә утыра башлады. Гәрәй исә эчтән яна, көя иде... Әһә, менә ничек икән Давыт абзый!.. Күз бәйләш уйнарга маташкансың икән... Сарык тиресе ябынып, юхаланып кергәнсең... Бәлки, бернинди дә үзгәреш юктыр участокта?.. Прораблары да, эшчеләре дә кыланалардыр гына?.. Ә Гәрәй кәнфит кәгазенә алданган сабый кебек авызын ергандыр— Нишләргә? Прокурорга шалтыратыргамы? Әллә Давытның үзен чакыртып алып артына тибеп эштән куаргамы?.. Ә Лиза... Хәйләкәр җан икән! Шушы моментны көтеп йөргән бит! Вакытны сайлый белгән, йөгереп кнтәм дигәндә генә төртеп егарга чамалый... Гәрәй шикләнеп кенә Лизаның күзләренә карады. Юк, Лиза көлми иде, ул Шамин күңелендә нинди өермә куптаруын да белми, сабыр гына, тыйнак кына утыра бирә иде. Аның сабыр, тыныч карашы Гәрәйне дә бераз суытты... Ул бик тиз бер карарга килде: «Прокурорга хәбәр итмәскә... Кулында власть бар кешегә әләкләп Давытны җиңү кыен түгел!.. Куып җибәрү дә ансат юл. Бөгәргә кирәк аны, сындырырга, яңа кеше әвәләргә... Шаминның үз кулыннан килмәде, дип шапырынып йөрерлек булмасын. Кулдан ычкындырмаска кирәк аны!» һәм Гәрәй елмая төшеп Лизага эндәште: — Сез әйткән яңалык мине бик борчыса да, хәл ул кадәр үк өметсез түгел, Лиза... Давытның кулы кәкре инде аның! Анысын беләбез. Тик аның юллары киселеп бара, монысын ул үзе дә аңлый... Җиңелә ул! — Чынлапмы? — һичшиксез... Аннары, Лиза, сезнең алда һаман яман булып яшәү миңа бик уңайсыз... Лиза көлемсерәде. — Мин бу хаталыкның да төзәлүен телим. — Ничек? — Кайтыгыз безнең участокка. Баш инженер белән үзем сөйләшермен. Безгә прораб бик кирәк. — Гәрәй Гыйльманович, сез чын күңелдән чакырасызмы? — Чын күңелдән. — Беләсезме, үзем дә бүген сездән шуны үтенергә дип кергән идем. Миңа өр-яңадан шушыннан башларга кирәк ахры! — Бусы белән мине сөендердегез... Лиза барында тыныч, хәтта шат күренсә дә, ул чыгып китүгә ишек- летүрле чаба башлады Гәрәй. Лиза аның күңелендәге күп санлы яраларны тырнады... Давытка ышанган иде ул. Дөресрәге үзенә, үзенең тәэсир көченә, кешеләрне үзгәртү сәләтенә ышанган иде.:. Ничек ансат кына алдана язды бит!.. Төштән соң аны тәгәри торган опалубканы кабул итәргә чакырдылар. Эш арзанайсын, җиңеләйсен дип проект оешмаларының канына шакть!й тоз салып үзе эшләткән иде ул аны. Опалубканы әзер хәлдә күреп тагын бер әрнеде. Семенчук кешеләре алтмыш мең сумга төшереп шактый килбәтсез, күрер-күзгә тупас нәрсә ясаганнар иде. Кузгатып булырмы бу әкәмәтне? Кулдан гына ясап барсалар, арзанракка төшмәс идеме?.. Шамин кнрәгенә-кирәкмәсенә бәйләнеп, төпченеп шактый озак казынып йөрде. Кабул итү комиссиясе членнары туңып, өшеп беттеләр. Соңыннан үзенең шиген әйтми түзә алмады: 55 — Бу әкәмәт алтмыш меңлек күз көеге генә булырмы икән?—диде ул. Борисов: — Син механизациягә каршымы әллә? — дип кырт кисеп аны бүлдерде. — Мин уңга-сулга акча таратып йөрүгә каршы. Әгәр һәрбер участок начальнигы алтмышар меңне жилгә очырырга тотынса... Беләсезме, төзелештә алар ничәү? — Монысын белә башлавыгыз белән котлыйм, иптәш Шамин, — диде Борисов, елмаеп... Аның ачыктан-ачык ясалган төртмәсен дә үткәреп җибәрде Гәрәй. Талашмаска, ызгышмаска, кызмаска кирәк. Сүзләргә урын калмады... Бары эш, хезмәт кенә хаклыкны раслый ала. Эш кенә көрәшнең нәтиҗәсе!.. Эшләргә, эшләргә, бирешмәскә!.. Кичне көтеп алды ул. Борчылып, түземсезләнеп көтте. Эшчеләр китеп беткәч бүлмәсенә кереп өс-башың чишенеп ташлады, өстәлгә кәгазьләрен таратты... Өйдә эшләргә дә була булуьш, тик монда тынычрак. Өйдә балалар аның яныннан китмиләр. Ли-pa иртән китә, кич кайта. Ә сабыйларга үзләрен ярата торган олы кеше кирәк. Шунсыз алар чын кеше булып үсә алмыйлар... Монда иң уңай урын... Аулак... Тыныч... Бераздан телефон шалтырады: — Улым, Гәрәй... Өйләреннән, әнисе. — Тагым соңладың, балам. — Хәзер, әнкәй. Нәни генә бер эш тәмамлыйсым бар... Ә эш нәни түгел, житди, катлаулы... Гәрәй проектларга шактый зур үзгәрешләр кертергә тели. Проект төзүчеләр урындагы шартларны исәпләп җиткермәгәннәр. Алар цемент, бетон мул булырлык төзелешләрне күз алдында тотып, шуларга чамалап эшләгәннәр. Зәй бөтенләй башка урын... Көндезге ыгы-зыгы, борчылулар үзләрен сиздерәләр. Гәрәй эшеннән тукталып, исәп-хисапларын бүлеп, маңгай чәчләрен учлап утыра... Алда яткан сызымнар онытылалар... Төнәген Куйбышевтагы иптәшләреннән хат алды. Нигә бер дә язмыйсың, дип гаҗәпләнәләр... Чын дөресне язарга йөрәге җитмәде моңарчы, ә ялганларга кулы бармады... Хәзер дөреслекне язарга була! Оят түгел, ичмасам... Тагын шул Давыт искә төште. Каян шундыйлар очрап торалар диген. Әнә шундый кешеләр, аларга бәйләнешле уңышсызлыклар, күңелсез вакыйгалар Гәрәйгә үзен чын кеше итеп тоярга комачаулыйлар түгелме соң?!. Ә ул үзе?.. Лизага нинди явызлык эшләгән... Чын кеше... Кеше... Ничек яшәргә тиеш ул, нигә?.. Бәлки, үзан чын кеше итеп тоя алмау аның Гәүһәрия белән чын- чынлап якынаеп китә алмавына да сәбәпчедер?.. Булмый, болай эшләп булмый!.. Гәрәй сикереп торды, утны сүндерде һәм тышка чыкты, һич кичекмәстән Гәүһәрияне күрергә, аның белән сөйләшергә кирәк... Февраль төне салкын... Ул таныш урамнардан, таныш юллардан бара. Үзен зур, көчле итеп тоя ул. Чыбыкларын чыжылдатып утырган телефон баганаларын сыңар куллап һавага чөярлек көч, гайрәт сизә ул үзендә. Аның авыр гәүдәсен күтәрә алмыйча кар аяусыз шыгырдый... Гәүһәриягә аңлата алырмы шушы хисләрен?.. 56 Ул аны коридорга чакырып чыгарды: — Гәүһәрия... Син кирәк миңа. — Соң бит инде, Гәрәй абый. Аны коточкыч курку биләде: — Ничек соң? Кыз шыпырт кына көлеп алды: — Соң... Ярты төн җитеп килә. — Ә минем сүзләрем ярты төндә генә әйтә торган. Гәүһәрия Гәрәйне алып килгән хисләрнең яңа, ят булуы-н сизенә һәм үзе дә аңа карап дәртләнә, ашыга иде... — Кая барабыз? — дип сорады Гәүһәрия урамга чыккач. — Урам буйлап гизәбез. Киттеләр. — Үзем өчен нинди кадерле зат икәнлегеңне бүген генә аңладым, Гәүһәрия. Кыз дәшмәде, елмайды гына... Күптән көтелгән сүзләр! — Бүген мин кеше ничек һәм нигә яши икән дип уйландым... — Нигә бүген ул, Гәрәй абый? — Сәбәпләре күп инде аның... Ә синең ул хакта уйланганың бармы, Гәүһәрия? Кызның бүген күбрәк беләсе килә иде: — Җавап таптыңмы соң? — Җавапны миңа сезнең авылдан кайтканда Закир абый сөйләгән икән. — Закир абый сөйләр! — Җидегән йолдызны күрәсеңме? Кыз белән егет бер-берсенә кысылышып салкын күк йөзендә җемелдәшкән йолдызларга карадылар. Җидегән йолдыз чүмеч сабын офыкка төшерә язган иде. — Матур, — дип пышылдады кыз. һәм шул салкын төндә, Җидегән йолдызга карап, Гәрәй Закир агайдан ишеткән легенданы сөйләп бирде... — Кешенең ни өчен яшәгәнен төшендеңме хәзер? — дип сорады ул, сөйләп бетергәч. — Күктә энҗеләр кабызыр өченме? — дип сорады кыз, елмаеп. Гаҗәеп, алар бүген мәхәббәт хакында бер сүз дә сөйләшмәделәр. Ләкин иң кирәкле сүзләр әйтелде, кайнар хисләр бер-берсенә күчтеләр... Гәрәй Гәүһәрияне озатты да ашыга-ашыга төзелешкә китте. Шәнгәрәйне уятып бүлмәсен ачты, кичтән таралып калган кәгазьләре өстенә иелде. Башы саф, күңеле көр, дәртле иде аның... Ул таң алдыннан гына өйләренә кайтып элгәште. Әнисе борчылып көтеп торса да, улының көр, дәртле тавышын ишеткәч, куанып, кеткелдәп көлде: — Бигрәк озак йөрдең, балам:.. Куанычка булсын берүк... — Куанычка, әнкәй, куанычка!.. Иртә, бик иртә килде ул баш инженер бүлмәсенә. Эш башланырга төгәл ярты сәгатьтән артык вакыт бар иде әле. Әле Кондаков килмәгәндер дип юлда үз-үзен ышандырса да, баш инженерның үз бүлмәсендә булуын тели иде Гәрәй. Бәхеткә каршы, Кондаков бүлмәсендә утыра, бик тәмләп тәмәке тарта һәм ниндидер кәгазьләр караштыра иде. — Иртәләгәнсең бүген, — диде ул Шаминга, күтәрелеп карап. — Комачауласам, гафу итегез. — Күзеңнән үк күреп торам, тиккә килмәгәнсең. — Тиккә түгел. — Нәрсә казып чыгардың .икән, карыйк... Гәрәйнең планнары күрер күзгә бик гади иде: — Төзелешне тапшырганда СУ-6 дан шактый гына стандартсыз ти 57 мер-бегон плиталар калган. Кем кайтарткандыр аларны. Төтен суыргычлар арасы проектын гадиләштерсәң, катлаулы һәм чуалчык нигезләрне туры почмаклы белән алыштырсаң, опалубкалар урынына шул плиталарны куеп, уртага ватык-потыкларын тутырып, сыек бетон белән ныгытсаң... — Күпме? — дип сорады Кондаков турыдан-туры. — йәз меңнән артыграк экономия. — Котлыйм. — Тагын бар әле. — Нәрсә-ә? Гәрәй өстәлгә сызымнарны җәеп салды. — Проект буенча пар казаннары астында монолит бетон булырга тиеш. Шулаймы, Илья Петрович? — Шулай. — Әгәр бетонны гравий белән алыштырсак, фундаментның калынлыгын бераз арттырсак, ныклык аз гына да кимеми. Ә цемент, таш янга кала. Хезмәт берничә тапкырга җиңеләя. Кыскасы, цемент, вак ташны исәпләгәндә генә дә ике йөз меңнән артыграк. Кондаков Гәрәй кулыннан цифрлар белән чуарланган кәгазьне тартып алды, тикшереп чыкты һәм сүзсез генә аның кулын кысты... — Рәхмәт сиңа... Югыйсә синең өчен миңа да бик уңайсыз иде. — Ничек? — дип сорады Гәрәй, гаҗәпләнеп. — Синең дуамаллыкларыңа ни өчен түзеп тордылар дип уйлыйсын, син? Борисовларның шактый йоннары кабарган иде. һәм әйтергә кирәк, алар хаклы да иде. Әмма алар синең хакта мин белгәнне белмиләр иде. Ә мин синнән менә шуны көтеп йөрдем! Йөз мең дә ике йөз мең... Бу, туганкай, инде эш! Ике көннән соң Гәрәй янына төп корпуска Суфианов кереп чыкты. Аның рационализаторлык тәкъдимнәре каралып расланган иде инде. Сүз арасында Кәбир: — Сине партиягә алырга вакыт. Әзерлән, — диде. — Мин аңа күптән әзерләнәм, — диде Гәрәй. Хак сүзгә җавап юк, бу чыннан да шулай иде. 24 Язны иң элек агачлар сизәләр. Әле син аны-моны абайламыйча ту- ңыпөшеп якаңны күтәреп йөргәндә, аларның нәзек антенналар кебек төрле якларга сузылган ботаклары әллә кайда, диңгез артларында кыймылдап, туып маташкан язның беренче җылы сулышын тотып алалар... Аннан соң яшь кызлар сизенә башлый. Аларның күңелләре җирси, йөрәкләре кымырҗый, күзләрендә ут көчлерәк яна. Безнең якта, язгы җилләрне яшь кызлар көрсенеп кенә җылыталар дип сөйлиләр... һәм, ниһаять, яз дулкыннары төзүчеләргә дә килеп кагыла. Юллар төшә, материалларның аягы җиңеләя. Бетон-кирпеч эшләре ансатлаша. Эшче үзе дә, калын сырмасын салып ыргытып, җиңелчәдән генә очынып йөри... Апрель ахырлары гына булса да көн эссе диярлек. Контора тәрәзәләрен бүген беренче кат ачып җибәрделәр. Гәрәй Корякин белән бүлмәдә утыра. Тавыш ургылып керсә дә, алар тәрәзәне япмыйлар. Һәр тавыш алар өчен аңлаешлы. Тавыш — хәрәкәт. Хәрәкәттә — бәрәкәт, диләр бит... Өч бульдозер үкереп фундаментка вак таш тутыра. Машиналар, җепкә тезгән кебек, килеп-килеп ташны аударып кына торалар. Сварщиклар чажчож килеп арматура тегә. Шәйхенур егетләре кулындагы үткен балталар кояшта елык-ялык килә. Юналар, кисәләр, кадаклыйлар. Электродрельләр парлашып тургай кебек сайрыйлар... Эш гөрли! 58 Гәүһәрия кызлары белән участокка кайтты. Алар бүген беренче көн эшкә чыктылар. Кызлар бар нәрсәне ят итеп котлован тирәсендә йөриләр. Аларның көлгән тавышлары, машина шавың басып, бүлмәгә ншетелеп-ишетелеп китә... Гәрәйнең баядаи бирле алар янына чыгасы килә... Уңайсызланамы шунда... Каршы өстәлдә Корякин. Ул график төзи. Иртәгә зур эшелон белән цемент килеп җитә. Берсекөнгә зур бетон көне! — Барып чыгамы, Василий Дмитриевич? — Чыгарга тиеш... Бүлмәгә тирләп-пешеп Семенчук белән Борисов килеп керделәр. Семенчук уклау йоткан кебек ишек төбендә басып калды, Борисов авыр гына гөрселдәп урындыкка килеп утырды: — Ярабыз сине, Гәрәй Гыйльманович! Ул яратмыйча гына күтәрелеп карады, икесенең дә иң-буйларын үлчәде; — Сезнең икегезне генә җиңәм әле мин. — Аяк чалып, хөрдәләп җиңсәң генә... — Юк, чын көрәштә ҖИҢӘМ. Борисов ап-ак, көпшәк кулы белән өстәлне сөртеп карады, ни өчендер бармакларын иснәде: — Синең өстән тагын жалоба бар, Гәрәй Гыйльманович. — Жалоба юк дисәгез, гаҗәпләнер идем. — Былтыргыларны онытыйк инде, иптәш Шамин, — диде Семенчук,— әйдә, шәпләп кенә эшлик. — Без шәп эшлибез дә. — Күрдегезме, бәбәген терәп алдый бит!.. Алдарсың, алдарсың да килеп кабарсың... — Кайсы җитезе минем өстән жалоба биргән әле? — Менә мин бирдем, — диде Семенчук. — Тыңлап карыйк. Эш нәрсәдә соң? Корякин, эшен бүлүләрен яратмыйча, кәгазен күтәреп нормировщиклар янына чыгып утырды... Семенчукның монтажчылары җылыту трубаларын ялгап бетереп киләләр иде. Трубаларның бер өлеше Шамин участогыннан уза. Гәрәй эшчеләре канау казырга, Семенчук монтажчыларына юл ясарга тиеш иде. Баш механик күзләрен челт-челт йомып: — Валлаһигазим, тизләт шуны, иптәш Шамин, — дип инәлде. — Ике йөз метрны тизләтүдә ни файда? Шуннан ары китә алмыйсыз бит. Сызымнарыгыз юк. — Анысы безнең хәсрәт! Миңа бусын тапшыр син... — Ун кеше куйдым. Җитәрме? — Ай-яй!.. Гәрәй чалбар кесәсенә тыгылды: ташларны Гәүһәрия алып калган иде... — Ун кеше азмы әллә? — Ялганчы. — Нигә ялганчы инде мин? Борисов бер сүз дә дәшми иде. Ул өстәлдә яткан чиста кәгазь битеннән самолет ясарга тотынды... Икегез теләгәнчә чәкәләшегез, минем кайгым юк дип утырамы ул? — Хәзер белерсең. Мин әле генә шунда бардым. Син анда иң ялкау биш эшчеңне җибәргәнсең. Эшләүләрен күрсәң, утырып еларсың! Ике атнасыз бетерәчәк түгелләр. Чалма миңа, Шамин, тапшыр шул канавыңны! — Әйдәгез, барып карыйбыз! — Миңа ышанмыйсыңмы әллә? Кондаков безне сүгә, «Электромон 59 таж» кешеләрен сүгә... Адым саен киртә очраганда ничек эшләмәк кирәк? Ул шунда ук телефонга ябышты, баш инженерны сорап Шамин өстеннән зарланырга кереште. Шик төште Гәрәй күңеленә: әле генә килдем ди ич! Әллә аның эшчеләре һаман бер чыбыктан сөреләләрме? Таралышып, ялкау тамырларын бүрттереп яталармы? Әгәр шулай булса... Гәрәй күргәндә эшләгән булып, хәйләләп маташсалар... Зур бетон алдыннан, һөҗүм алдыннан... Ун кат авызы пешеп унберенчесенә үрелгәндә... Семенчук акрын гына һаман аны бораулый: — Эшчегә аңа күз кирәк! Каулап тормасаң кирегә сукалый ул... Бригадирларын да, прорабларын да керпе бияләй белән кыскаларга кирәк... — Шулай да барып карыйк! — Син миңа ышанмыйсыңмы? — Мин үз эшчеләремә ышанам. — Оһо! — Барыйк, — диде, ниһаять, Борисов кузгалып. Чыктылар. Көн җылы, кояшлы... Шулай да баруы рәхәт түгел... Барсалар, ун кеше көрәкләрен уйнатып, кара тирдә эшләп азапланалар. Алар кырыйдагы эшчеләр янына барып җиттеләр. Ике кыз, бүген кичкә ка<нау әзер була, диделәр. Гәрәй Семенчукка борылды. — Мин килгәндә бер-ике кеше генә иде бит... — Егерме минутта ике кило егәрне урладыгыз! — диде Гәрәй, әрнеп. Семенчук иртүк килеп караган да, Шамин өстеннән жалоба белән төшкә кадәр йөргән икән. Гомердә булмаганны Борисов кызып кнтте: — Сезгә ышаныч бетте!—дип кыскартты ул сүзен. Семенчук күзләрен челт-челт йома иде... Ул котлован янына ялгызы гына кайтты. Гәүһәрия аны көтеп тора идеме, әллә очраклы гына булдымы, алар икәү генә очраштылар. Аны күрүгә, кыз акрын-акрын атлап китә башлады. — Гәүһәрия! — Китим әле мин... — Нигә? — Күңелсез минутларда гына очрашасым килми... — Нигә күңелсез булсын? Сезнең кайтуыгызга шат мин. — Кашың җыерылган... Гәрәй елмайды һәм кызның күзләренә текәлде; — Җыерылганмы, җыерылганмы?.. — Менә болай матур, килешле... Моннан соң беркайчан да үземнең күңелсезләнүемне сиңа күрсәтмәм! — Чыннанмы? Гәрәй җавап биреп өлгермәде, конторадан Корякин чыкты. Сүзсез генә алар янына ук килеп басты. Кыяфәте серле, тантаналы... Нидер әйтергә тели... — Гәрәй Гыйльманович! Әле генә Суфианов шалтыратты. Бүген эштән соң бюро... — Бюро?!. — Шатланам синең өчен, Гәрәй Гыйльманович!.. Алдан ук котларга рөхсәт ит... — Рәхмәт... Дулкынланды Гәрәй... Яшәреп, мөлаемләнеп китте. Баскан урынында тик кенә тора алмый, аяклары чыдамыйлар... Анда барып керде, тегендә барып сугылды... Ә кояш кыймылдамый да! Әнә ничек югары әле ул! Котлован өстеннән бер өер сыерчыклар очып үттеләр. Корякин аны график белән танышырга чакырды'. Таркау иде Гәрәй, 60 беренче мәртәбә буталды, саннарны саташтырды. Василий көлеп җибәрде: — Китеп тор моннан, Гәрәй... Барыбер тынычлана алмассың. — Мине тыныч чакта гына күрәсең килә инде синең! — Ну, сине... Тыңлады Гәрәй Василийны, бераз йөреп, урап килергә булды... Гәүһәрия белән кич очрашырга сүз куешып аерылыштылар... Менә ул урам иңләп бара. Аяк асты коры. Чирәмнәр баш төртеп киләләр. Борылышта ул абыйсының хатыны Зифамы очратты. Поселокны яшелләндерү алласы дип атый аны Гәрәй. Зифа бүген дә агачлар белән маташа, озын саплы пумала белән зәгыйфь кәүсәләрне акка буйый иде. Тик кенә узып китә алмады Гәрәй. — Шоферларга булышырга чыктыңмы? — Нигә? — Төнлә адашмасыннар өчен агартасыңдыр. — Белдең!.. Агулыйм мин. — Яфрак кортларына каршы көрәшәсең, алайса. Кайнесенең болай тел бистәләнеп торганын күргәне юк иде Зифаның, эшен туктатып, күтәрелеп карады: — Кортлары көрәшерлек! Дүрт аяклы, сакаллы һәм мөгезле корткычлар. Гәрәйнең тик-томалдан көлеп үк җибәрүен ишеткәч, бөтенләй сәерсенде Зифа. Пумаласын чиләк өстенә куеп, шалкан кебек ак беләкләрен чүпрәк белән сөртте. Ярты сүзеңне дә жәлләп кенә ычкындыра торган туң йөрәкле егет, яз сине дә уяттымы әллә? — Нигә көләсең әле син? — Кәҗәләр белән көрәшкә чыктым дисең бит! — Нәрсәсе көлке аның? Бүген хәтта радиодан чыгыш ясыйм. Район торак бүлеге начальнигы Тыровка кадәр кәҗә асрый икән. Кайсыдыр жүләре кәҗә сөте гомерне озайта дигән хәбәр тараткан. Кичә Тыров- ның кәҗәсе унике агачның тиресен тунаган. Өч йөз тәңкәгә штрафла- дык үзен... Урамнарны урап күңеленә ямь тапмады Гәрәй, борылып кире төзелешкә кайтты, һәм шунда иптәшләре, хезмәттәшләре арасында эш сәгатьләренең үтүен сизми дә калды... Бюро башланды... Кәбир бюроларга артык күп мәсьәләләр төяргә һәм куелганнарын дилбегә буе сузарга яратмый иде. Чират Гәрәйгә дә җитте. Аны бүген партиягә член итеп алалар... Үз өстеңә нинди җаваплылык алганыңны беләсеңме син, Шамин?.. Моннан соң синең тормышың үзгә булырга тиеш. Күңелең, хезмәтең, тормышың белән әзерме син аңа? Ул әзер дип җавап бирде... Бюро беткәч утырыштагылар аны дус итеп, якын итеп, көрәштәш итеп котладылар... Гәрәй Кәбириең кулын кысты: — Рәхмәт сезгә! — Син рәхмәт әйтерлек кешеләр бездә бик куп, Гәрәй Гыйльмано- вич. Аларны онытып кына бетермә, — дип елмайды Кәбир. Бюродан чыгуга Гәрәй туп-туры Октябрь урамына юнәлде. Гәүһәрия белән алар шунда очрашырга тиешләр... Җил-җил бара егетең!.. Бара иде, шып туктады: бу аның аяк атлавы лабаса! Күлмәге дә таныш... Түзмәгән, монда ук килеп җиткән... Шунысы белән дә куандырды ул Гәрәйне. Түзәрлекме соң монда бүген! Ерактан ук бер-берсенә дәшештеләр: — Гәүһәрия! •— Гәрәй! 61 Кыз ашыга, егет кабалана башлады. Бер-берсенең кулларын тотыштылар. — Ничек? — Шәп, Гәүһәрия. — Котлыйм... — Рәхмәт. Кызның чәчләре дулкын-дулкын тирбәнеп киттеләр. — Ах, Гәрәй абый, син бүген төклетура кебек купшы... — һаман абыймы? — Юк, юк, Гәрәй геиә... — Сине хыял канатларына утыртып очыртсам, ачуланмассыңмы? — Җир йөзен йөз кат әйләнеп чыгарга риза. — Алайса, әйдә урманга! Яна Зәй поселогы артында гына урман. Терелеп, уянып килә ул... Көп аз булса да бар әле... Көн аларныкы гына... Юлда очраган коңгызлар да, парлашып очкан тургайлар да аларныкы... Баеп барган кояш та, сыек зәңгәр элпә белән өретелгән күк тә аларныкы... Яшь күңелләр барын да сыйдыра... Икәве дә башларын күтәреп күктә берәм-берәм йолдызлар кабынганын санап торалар... — Әнә берәү!.. — Тегендә тагын берәү... — Өчәү!.. Ә йолдызлар бихисап күп кабынгач, сихерләнгән кебек бер-беренә карашып торалар... — Гәүһәрия, Җидегән йолдыз кыйссасын хәтерлисеңме? — Хәтерлим, Гәрәй... — Мин оныта алмыйм аны... — Бәхетле кыз... Күктә үз энҗеләрен яндырып калдырган, — диде Гәүһәрия, бераздан. — Ә җирдә энҗеләр кабызучы кыз бәхетсезме? — дип пышылдады Гәрәй. — Ул да бик бәхетле, — дип, Гәүһәрия Гәрәйнең кайнар кочагына сыенды... 25 Кешегә «син бәхетле» дип чын күңелдәй әйтер өчен, үзеңнең дә бәхетле булуың кирәк, диде төнәген Гәүһәрия... Бәхет—көрәш дип раслый иде моңарчы Гәрәй... Бәхетлеме ул, юкмы, бүген анык беленергә тиеш. Бүген — көрәшнең нәтиҗәсе көне. Бүген дүртенче участокта зур бетон! Зур бетон — олы сынау. Сынауда сыналырга, әмма сынатмаска кирәк... Ул шушы эшкә кайчаннан әзерләнде; күңелен, үзен ярсытып шушы тантаналы минутларга әзерләде... Бүген — Сабан туй! Эшкә килүгә, аны Борисов чакырып алды. Шикләнде Гәрәй: тагын нәрсәгә булыр икән инде? Әләкме?.. Жалобалармы? Әллә эш белән, кирәккә чакырумы?.. Бригадирлар аны күз белән озатып калдылар. Гәүһәрия нидер әйтергә дә теләгән иде, өлгермәде, Гәрәй кырт борылып кител барды... Борисовның үзен зур бетонны карарга чакырам дип шәбәеп барып керде ул. Керсә, начальник бер ялгызы, өстәл артына утырган да бик бирелеп карандашлар очлый. Өчне очлап тезеп куйган, дүртенчесенә тотынган... Чакырды, дип алдадылармы әллә? — Килдем, Иван Борисович. — Утыр. 62 Гәрәй утырмады, зарланырга тотынды. Ничек була и иде бу? Зур бетон көнне кешене эштән аерасыз? Үзегез дә шунда буласы урынга, мине дә бикләп тотарга чамалыйсыз... Гамендә дә юк Борисовның: үткен пәкесе белән карандашны кыеп- кыеп төшерә. Керт-керт һәм шырт иттереп сындырды графит карандашны... — Синнән башка бетон сала алмаслар дип куркасыңмы? Эшчеләреңә. прорабларыңа ышанмыйсыңмы? һаман шикләнәсең, сагаясың... Кайсы якка бөтереп кертте бит, исең китәр!.. — Минем алар белән буласым килә! Бетон көненә дип атап кигән тәбикмәк фуражканы урындыкка ыргытып. Борисовның каршысына утырырга туры килде... — Хәзер эшең әйбәт бара, иптәш Шамин... Яшермим, башта сиңа ышанычым бик, бик аз иде... Тырыштырдык, сине алга чыгардык... Бригадаларың ышанычлы... «Нәрсә сукалый бу? Кая таба сөрә?» — Шуларның барын да исәпләп, сиңа планны арттырырга булдык. Урынында тик кенә утыра алмады Гәрәй, әйләнде-тулгаиды, урындыгы да ныкчыл булмаган ахры, селкен-селкөн торуга түзә алмады, таралып ук китте. — Планны чамасыз арттыргансыз шикелле, күтәреп тә булмады, урындык җимерелде, — диде ул, диванга күчеп. —• Кыярак чыкмагандыр бит сиңа? Гәрәй аның сүзләрен ишетмәде дә, йотылып тәрәзәгә авышты. Тонык кына гөрләү тавышы килде аннан. Бу чакыру авазына җавап рәвешендә тәрәзә алдыннан гына бетон төягән машиналар үтәргә тотынды. Гәрәй сикереп торып тәрәзә рамына ябышты. — Нишлисең син? — Ачып җибәрәм. — Болай да. шау-шу... — Киттеләр... Борисов Шаминны яңа план белән таныштырырга тотынды. — Иван Борисович, — диде Гәрәй, бер тынышта. — Сез сөйләгән сүзләр бик мөһим, аңлыйм мин. — Аңлагач, нәрсә җитми тагын? — Сөйләшүне бер көнгә кичектерик инде. — Ярамый. Син иртәгәдән яңа план белән эшкә керешергә тиеш. — Бетон килә... Кузгаттылар... Борисов та тыңлап яңагына таянды, кәгазьләренә күз ташлап көлеп җибәрде: — Боздылар С(гне, Шамин. Олылар сүзен тыңламаска, буйсынмаска өйрәттеләр... Бар инде, тештән соң утырырбыз. Үземнең дә синең һөҗүмне күрәсем килә. — Рәхмәт! Атылып чыкты Гәрәй... «Тотарсың төштән соң минем койрыгымны!» Тоташ хәрәкәткә әйләнгән котлованга кызып барып керсә дә, бер- мәлгә ул үзенә урын таба алмады... Менә аның теләге тормышка ашты дияргә дә ярый... Насосны ул билгеләгән урынга куйдылар, эстакаданы авың планы буенча ясадылар, трубаларны ул кушканча суздылар. Бригадаларны, хәтта аерым кешеләрне дә ул сайлаганча урнаштырдылар. Давытны Шәйхенур бригадасына, кеше күз алдына, авыр эшкә күчерде ул... Ниһаять, барысы да урынында, барысы хәрәкәттә... Ә аның үз урыны кайда? Бәлки, хәзер аның кирәге дә калмагандыр инде. Борисов кебек югарырак эшләр белән мавыгырга кирәктер?.. Ул иләс-миләс уйларына чумып торганда, аңа кемдер эндәште: 63 — Гәрәй Гыйльманович! — Саумы, Лнза... Сез бит икенче сменада... — Түзеп торып булмый... Карыйсы килә... — Карагыз инде... Гәрәй җитез атлап эстакадага менде. Шәйхенур егетләре янына килде. Алар улакны кирәк урынга күчерү, бетон куучы трубаны тиешле вакытында кыскарту, озынайту кебек әһәмиятле эшләрне башкаралар. Бу эш яшен тизлеге, вулкан көче таләп итә. Гүләп-улап утырган труба очыннан бертуктаусыз бетон бәреп тора, брезент япма, кемнедер котлаган кебек, өзлексез җилферди. Егетләрнең бетон чәчрәгән битләреннән шыбырдап тир ага. Колак бөтеркәләреңә бетон чәчрәп, борынгы зур алкалар кебек ябышып калган. Тәмәке кабызырга да вакытлары юк аларның, берсе көйрәтә дә, ашык-пошык суырып күршесенә каптыра. Тәмәке төпчеге рәтләр буйлап күңелләрне күтәреп йөри... Гәрәй кайнарланган таза җилкәләр, ут бәреп торган йонлач күкрәкләр һәм ялтырап торган беләкләр арасына барып керде. Барысы кыймылдый калтырый, дерелди... Сүс дилбегәләр беләкләрне өзәргә теләгәндәй кисеп керәләр: бетон авырайткан улакны икенче якка сөйрәп күчерү күп көч сорый. Ул да дилбегәгә барып тотынды, сүс бауны урап тотты да, бөтен тәненең тартылуын, мускулларының киерелүен тоеп, рәхәтлеккә чумып, егетләргә ярдәмләшә башлады. Эш арасында тирә-ягындагы кешеләрне, өстә, котлован кырында дөп-дөп утырган насосны, аның тирәсендә кайнашучы Гәүһәрия бригадасы кызларын да карап алырга өлгерә ул. Менә бу инде көрәш! Бу инде җиңеш!.. Шау-шу, ыгы-зыгы арасына күмелеп ул үзе янына килеп җиткән насос машинистының кычкыруын да ишетми торды. Җиңеннән тартуга ялт итеп борылып карады. — Кычкырам, кычкырам, ишетмисез, — диде машинист, кызарынып. — Нәрсә бар? — Бәла! — Ачыграк әйт. — Насосны туктатабыз. Бетон килми башлады. Гәрәй беләгенә ураган дилбегәне сүтеп кемгәдер тоттырды да бүлмәсенә йөгерде. Телефонга тотынды... Тәрәзәне япканнар, һава кызган... Тын алырлык түгел... Әллә каян чебен кереп тулган, безелдиләр... Теләгәнеңне тиз генә алып буламы! Гәрәйнең тамагы карлыгып бетте: — Алло, алло! Ниһаять, завод! — Салихов, бу нихәл инде, егетем! Ничек? Кем шул ялганны таратты? Айдаров?.. Булдырган икән, ишкән... Электроцехтан Айдаров дигән берәү, дүртенче участоктан электрны өзеп торабыз, бетон бирүне туктатып торыгыз, дип хәбәр иткән. Теге, шәлперәйгән колаклар, шуңа ышанып бетонны башка урыннарга җибәрә башлаганнар! Нәрсә бу? Уенмы, чынмы?.. Шартларга җитте Гәрәй... Корякин Гәрәй артыннан ук кереп җиткән икән, сөйләшүне тыңлап бетерүгә ул кабаланып чыга башлады. — Василий Дмитриевич, син кая? — Заводка! — Оч!.. Югалды Айдаров, күз бугандай булды, беркем, беркайда күрмәгән үзен. Бу хәлнең төбенә тоз сипмичә тынамы соң ул?.. Гәрәй телефончы кызларга ялына: — Зинһар, табыгыз, яхшылыгыгызны онытмам!.. 64 Эзлиләр кызлар, мөмкин булган урыннарга шалтыраталар, һәм бераздан Айдаровның тавышы ишетелә: — Әйе, әйе... Мин хәбәр иттем... Чыннан да сездә шундый хәл. Менә әле генә электрикларны озаттым. Өзеп торабыз. Гәрәй кычкырып җибәрә: — Ярдәм урынына аяк чаласызмы? Айдаров тыныч кына аңлатырга керешә: — Ике экскаваторны линиягә тоташтырырга кирәк. — Күпме вакыт алачак ул эшегез? — Утыз-кырык минутлар гына! Гәрәйнең чәчләре үрә торды: кырык минут! Кырык минутта йөз кырык тапкыр ярылырга мөмкин! Юк, трубалардагы бетонны катырырга ирек бирмәскә кирәк!.. Эшчеләрне көне буе юк белән газапларгамы? Үзе ярылса ярылыр, эшчеләрен интектермәс! Туп-туры Кондаковка шалтыратты Гәрәй... Эшнең кызып барганда гына бүленеп торуы, аяк астыннан чыккан бәла гомуми күтәрелешкә тәэсир ясар, эшчеләрнең күңелен төшерер дип тә хафаланган иде ул. Чыкса, бөтенесе ялт итеп тора: Туркин җәһәт кенә эшне үз кулына алган, трубаларны кыскартып, улакны күчереп тә куйганнар. Ул арада насос янында машиналар күренде. Алдагысының кабинасында җемиеп кенә көлеп Корякин утыра иде... Насос җанланып тавыш бирде, вибраторлар шатлыклы тырылдап аңа җавапладылар. Брезент япма җилфердәп сәламләде, һәм китте бетон! Хәзер күзне маңгайда тотарга кирәк! Гәрәй эш арасына кереп уралмады, рәхмәт әйтеп Салиховка шалтыратты да, икенче смена хакында сөйләшүләр башлады. Иртән диспетчер янында халык бик күп булып, ул барын да хәл итеп бетермәгән иде... Мең төрле каршылыкларны, бәхәсләрне җиңеп, икенче смена оеша дип, иркен сулыш алырга да өлгермәде Гәрәй, бөтен дөнья тынды да калды. Ни булды? Энергия юк, диделәр. Тәки өзгәннәр икән теге кәгазь җаннар! Нишләтергә инде аларкы? Баш инженерның боерыгына каршы килделәр, астыртын гына арттан чактылар!.. Тотып ярыргамы үзләрен?.. Эшчеләр дүрт яктан аңа карыйлар. Җавап көтәләр... Барысы да кызганнар, әйдә дисәң, тау актарып ташлаячаклар... Бетон төягән машиналар һаман килә, башка урыннарга дигәнне дә монда борып җибәрәләр. Салихов тырыша... Туркин юка, аксыл плащының итәкләрен җилфердәтеп электроцех- ка чапты... Килгән бетонны ничек тә кабул итә торырга кирәк. Бер генә машина да кире борылмасын!.. Корякин балта осталарын да бетонга күчерде. Дүрт бригада тирләп-пешеп носилкалар белән арлы-бирле чабарга тотынды. Гәрәй бер мәлгә генә югалып калган иде. Эшнең аннан башка да үз җаена керүен күреп, ул исен җыйды, котлован өстенә менде. Караса, каршысына бер эшче чаба: — Гәрәй абый! — Белештеңме, нәрсә булган? — Токны өзмәгәннәр, Гәрәй абый. — Пәри маташтырганмы алайса? — Ул үзе өзелгән!.. . , — Ничек? — Тегендә әнә җир казыйлар, — диде эшче, кулы белән күрсәтеп.— Шунда экскаватор угы белән чыбыкларны эләктергән! — Чыбыкларны эләктергән? Алты киловаттлы чыбыкка ук тигәнме? Кешеләр үлгәнме?.. Җыелышып шунда чаптылар. Шәйхенур да, Гәүһәрия дә Гәрәй ар- тыннан калмыйлар... Уф... Алай зур бәла-каза күренми... Кешеләр неән, ук чыбыкларга тиюгә автомат выключательләр токны өзгәннәр икән. Ярый алар сизгер! Аптырашып торган экскаваторчыларга ташланырга теләгән иде Гәрәй, тыйлыкты, үз бригадирларына таба борылды: — Насосны көнбатыш линиягә тоташтырырга кирәк, егетләр. Тизрәк булыгыз, бетон ката күрмәсен... Шәйхенур бер якка, Гәүһәрия икенче якка йөгерәләр. Кайда бар, шуннан кабельләр җыештырып, ялгаштырып суза башлыйлар. Болай барса, эш бүленеп тормас! Хәлдән чыккан җансыз экскаваторны бер кырыйга сөйрәп илттеләр. Чыбык өзелмәгән, ук тигән урында бераз гына янган иде. Аны өзеп ялгадылар. Ул арада Гәрәй егетләре көнбатыш линиягә дә барып җиттеләр. Энергия ике яктан да берьюлы булды. Андый-мондый гына хәлләр өркетми хәзер! Гәрәй үзенең сәер бер халәтенә гаҗәпләнә иде: нинди борчулы, киеренке вакытлар кичерде ул бүген, эш, менә тукталам, менә өзеләм дип нпчә тапкыр аны куркытып алды. Ә ул артыгын кызмады да, көйрәкләи- мәде дә. Нигә алан?.. Тузынырга җае булмады, ахры: кешеләр дә аның, кебек үк ашыгалар, кабаланалар һәм ни эшләргә кирәклеген бер үк вакытта аңлап алалар иде. Дүртенче участок төгәл һәм бердәм эшли, куанычлы тавышлар белән туктаусыз гөрли иде... Көннең калган өлеше хәвеф-хәтәрсез генә үтте. Кондаков та, Кәбир дә эшнең уңышлы башлануы белән аны котлап чыктылар... Хәтта Борисов та түзмәде, котлован тирәсен әллә ничә кат урады... Насос туктап, кешеләр маңгай тирләрен сөртеп, авырайган сөякләрен язгалаганда, ул: — Тагын берәр бәламе? — дип сорады. — Смена, — дип көлештеләр аның якындагылар. — Смена? — дип гаҗәпләнде Гәрәй... Көн үтте дәмени?.. Ә һаман кояш! Көннәр озын шул... Тиздән май!.. Рәхмәт сезгә, егетләр, кызлар... Барыгызга да рәхмәт... Бүген көн искиткеч матур булды. Күрәсезме, күпме бетон салынды?.. Менә шушы без салган бетон ястыкларга озакламый турбогенераторлар менеп утырыр, пар казаннарыннан көч-гайрәт килеп аларны зыр-зыр әйләндерер. Электр энергиясе ясар... Без Татарстан күкрәгенә бик күп якты энҗеләр кабызырбыз... Рәхмәт сезгә, кызлар, егетләр! Әле бу, без кышын-җәен башкарган эшләр, барысы да җир астында күмелеп калачак. Аларның ничек, кайда урнашуын белгечләр генә хәтердә тотар. Әмма алардан башка югарыга таба үрләп булмас иде. Тырышлык, гаделлек бервакытта да җирдә ятып калмый ул... — Уңышлы смена телибез сезгә, Лиза! — Рәхмәт, Гәрәй Гыйльманович. — Озакламый мин бер урармын әле. — Гәүһәрия бригадасын миңа бирсәгез иде сез. — Гәүһәрия?.. Гәрәй янына ук килеп баскан Гәүһәрия тыйнак кына көлә. Ни арада юынып, өс-башын алыштырып өлгергәндер ул, кара күзләре ап-ак яулыгы астыннан ялтырап торалар... — Гәүһәрияне мин беркемгә дә бирергә уйламыйм!.. Лиза аңлап елмая, Корякин белән Туркин бер-берсенә карашып көләләр. Гәрәй белән Гәүһәрия бергәләп кайтырга чыгалар. Еракта нәзек кенә тавыш белән паровоз кычкырта, бу якта насосның дөпелдәве ишетелә башлый...

Сентябрь. 1961, июль, 1963. Мәскәү — Кааан