Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР

ТУГАН ҖИРГӘ НЫГРАК СЫЕНАМ ле менә шуны уйладым мин. Чалкан ятып яшел чирәмгә: һич көтмәгән чакта күтәрелеп, Җирне иңләп давыл килгәндә, — Тамырлары белән актарылып Ауган чакта калын имәннәр, Кешеләргә дәшеп, кыя-таулар: «Сыеныгыз безгә», — дигәннәр. Таш кыяга тотынып, кеше шунда Тыңлап торган күкләр күкрәвен. Изүләрен чишеп, давылларга Каршы куйган үзенең күкрәген. һәм ул шулай кыю, горур килеш Басып калган гомер буена. Хәтәр юлга чыксам, ул һәрвакыт Янымдадыр төсле тоела. Ул кичергән зәһәр давылларны Үткәрәм дә кабат уемнан, — Юлдашыма ныграк сыенам мин, Җир-анага ныграк сыенам. ЙӨРӘКЛӘРЕ ТИБӘ ТОРМЫШТА Якын дуслар! Миндә музейларга Кереп йөри торган гадәт бар. Музейларда күптән сакланалар Иртә туктап калган сәгатьләр. Ияләре изге яу кырында Ил туфрагын кочып ауганнар. Тормыш кадерен белгән туганнарның Истәлеген жуймас заманнар. Окоплардан кабат тормас ирләр Мәңге яшәр кешелек аңында... 67 Исән чакта алар тагып йөргән Сәгатьләргә карыйм тагын да. Яшен санап яуда үлгәннәрнең, Нигә йөрми икән уклары?.. Алар -исемен ерак илткән чакта Агышыннан еллар туктармы?!. Батырларның олы гомерләрен Өзә алмый туп та, кылыч та... Сәгатьләре туктап калганнарның йөрәкләре тибә тормышта. ҺИЧКАЙЧАН ДА БАШЫҢ ИМӘССЕҢ ■^Wen тугыз йөз утыз алтынчы ел... Әлифба да укый белмибез. Ә үзебез Мадрид турындагы Шигырьләрне ятлап йөрибез. Ут эчендә калган Барселона Шул чакта ук керде төшләргә. Испания! Без дә сискәнгәнбез йортларыңа бомба төшкәндә. Испания! Без дә елаганбыз Улларыңның ишетеп үлемен. Уебызда булдың шуннан бирле-. Уебызда тагын син бүген. Халкың инде азны кичергәнме, Сабыйларың азны күргәнме?! Таянычы.ң итеп үстергәнсең Хулиан кебек батыр ирләрне. Ә фашизм һаман канга сусап, Гомерләрен өзә ал арның. Яшь гомерен өзә, тып-тын йоклап, Бишегендә яткан баланың. Палачларың кабат үлем төйи Бундесверның капка төбендә... Чын дусларың ләкин күтәрелә, Сине яклап, авыр көнеңдә. Дусларың күп синең, испан халкы, Язмышыңны аңлый барысы да. Дөнья иңенә җәеп колачларын, Атлый алар, атлый каршыңа: — Кол булмассың, юк, юк, һичкайчан да Фашизмга башың имәссең! ...Испан халкын яклап таралган җыр Планетаны кат-кат иңләсен! 68 ӘЛМӘТ КЫЗЫНА Ллткан чакта озак карап бардым Ерактагы сөзәк тауларга. Синең шәлең кебек зәңгәрләнеп. Күз алдымда тора алар да. Күз алдымда тора буровойлар, Син кайтасын, әнә, берсеннән... йомшак мамык кебек ак болытлар Йөзеп үтә Әлмәт өстеннән. Кояшлы җил сиңа ияргән дә Толымнарың белән шаяра. Юл буена үскән чәчәкләрнең Белмисең син кайсын сайларга. Зәңгәрләрен сайла син аларпың, Алар шундый тәмле ислеләр. Чәчәкләрнең ачык зәңгәрләре Кер кунмаган күңел төслеләр. Керсез күңел янып сөя белә, Сагынганда җирсиюксына. Керсез күңелем бүләк булсын сиңа, Онытылмый торган дустыма. КЫЕН ЧАКТА ЯЛГЫЗ КАЛМАДЫМ Гел-гел өмет итмә: һаман саен Иркәләмәс сине таң нуры. Төрле чагы була бу тормышның, Давыллары була, яңгыры. Кайгылары була... Күргәнем бар, Түзгәнем бар кысып тешемне. Кайгы күрдем, диеп, ир-егет соң Башын түбән иеп йөрсенме? Таралмастай калын болыт белән Капланса да кайбер таңнарым, — Юлдан чыгып читтә калмадым мин. Кыен чакта ялгыз калмадым. Ялгыз калган булсам, гомерем минем Узар иде бушка-әрәмгә. Авырлыкка тарысам, саф күңелле Кешеләр килә миңа ярдәмгә. Кирәк чакта тотып тирги алар, Кирәк чакта кулым кысалар. ...Сине кеше санап яшәр өчен, Ярый әле, җирдә дуслар бар. БОЕКТЫРМА КҮҢЕЛЕҢНЕ арама син, ялгыз үскән Каеннарга карама. Каен яфрагын саргайткан Кайгыларга карама. Боектырма күңелеңне, Көр күңелле булып кал. Кыш көне дә туңмый торган Чишмәләрдән гыйбрәт ал! Гыйбрәт ал, әнә, таулардан, Торалар аерым-аерым. Таулар күтәрә алмаслык Түгел ич, сеңелем, кайгың. Яшьлектә гөлләргә шулай Иртәрәк үреләсең. Мәхәббәтем кайтмас, димә, Хисләрең сүрелмәсен. Гомер итмә эсселектән Моңайган үлән кебек. Яшә син давыллардан соң Турайган имән кебек.