Логотип Казан Утлары
Публицистика

Яңа китаплар

Поэзиябездә озак еллар буена эшләп килгән һәм үз тавышы белән җырлаган шагыйрь Гали Хужневның әле яна гына басылып чыккан «Яшәү мәгънәсе» исемГали Хуҗвев ‘ J ^ЯШӘҮ МӘГЪНӘСЕ { ле җыентыгына аның сонгы 2— 3 ел эчендә иҗат иткән 50 гә якын шигыре тупланган. Җыентык «Очар кошлар инде юлдадыр* һәм «Үпкәләштән булмасын» дигән бүлекләрдән тора. Беренче бүлеккә кергән шигырьләрнең күбесе бүгенге көн пафосы белән сугарылган һәм аларда лирик геройның туган җиргә, тормышка, гади хезмәт кешеләренә мәхәббәте, Ильич хыялларының чынга ашуы, «...безнең күңелләрне һаман шулай җылытып, яктыртып» яшәүче Пушкинның бөеклеге, геронк Куба халкының батырлыгы, илнең бәйсезле- ген яулап корбан булган туганнарыбызны сагыну хисләре шагыйрьнең үзенә генә хас булган поэтик картиналарда гәүдәләнә. «Авыл тагын иртә уянды», «Солдат Биктимер», «Икмәк һәм җыр*, «Дөрес җавап», «Са- дак тавы», «Таныш миңа завод егетләре», «Комсомолга мактау җыры», «Күңелләре якты. икән», «Ана улын юлга озата», «Хөршидә», «Яшәү мәгънәсе* һ. б. шигырьләрен автор тормышның алгы сызыгында атлап баручы замандашларыбызга багышлаган. Соңгы вакытта Г. Хуҗиев күп кенә сатирик һәм юмористик шигырьләр дә язды. Ул шигырьләрнең бер өлеше җыентыкның икенче бүлегендә басылган. Алар арасыннан «Бал кортлары һәм шөпшә», «Көртлек һәм саескан», «Чеби хатасы» мәсәлләре, шулай ук «Ялгышты» һәм «Төп башына» шигырьләре аеруча кызыксынып укыла. Тормышының, иҗатының мәгънәсен, үз сүзләре белән әйткәндә, «солдатка хас тынгысызлык белән яшәүдә» күргән шагыйрьнең бу яңа җыентыгын укучылар яратып кабул итәр дип ышанабыз. Китапның тарижы 5000. Бәясе 9 тиен. «Туры карап күзегезгә»... Шагыйрь Зәки Нуриның Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган яңа җыентыгы әнә шулай исемләнгән. Җыентыкның исеме янына моннан тыш «Ярату», «Елмаю*, «Киная», «Уклар», «Киңәштабыш» һәм «Лирик язмалар» дигән сүзләр өстәлгән. Тышлыгыннан ук күренеп торганча, китапка шагыйрьнең төрле характердагы шигырьләре урнаштырылган. Ул шигырьләрендә автор бүгенге тормышыбыздагы яңалыклар һәм хезмәттәге җиңүләребез турында куанып сөйли, матур һәм шатлыклы күренешләргә карап елмая, эшебезгә комачаулый торган кимчелекләрне рәхимсез фаш итә. Җыентык «Ярату* дигән бүлек белән ачыла. Биредә туган ил, дуслык, кыюлык, түземлелек, мәхәббәт һәм шатлык турында язылган шигырьләр белән танышасың. Җилләр керсен, якты кояш тулсын — Юллар ачык минем күңелгә. Сагыш килсә — бер минутлык булсын, Ә шатлыгым калсын гомергә, — ди шагыйрь «Ачык тәрәзә» исемле шигырьдә. Әнә шул рәвешле, җыйнак һәм бер укуда истә калырлык итеп эшләнгән шигырьләр җыентыкта шактый күп. Моның шулай икәнлеген «Киная» һәм «Уклар» дип аталган бүлекләргә кертелгән «Бала ярата», «Алдый алмады», «Икесе дә кирәк», «Бүрене үгетлиләр», «Ялагай», «Ник алдау бар» һ. б. шигырьләр бик ачык раслый. Җыентыкның соңгы бүлегендә лирик шигырьләр белән рәттән шагыйрьнең «Яшә, партия», «Авылым», «Кырлар кызы», «Гел сиңа карыйм», «ҖилЗәкн Нури ТУРЫ КАРАП КҮЗЕГЕЗГӘ ләр иссә», «Күз салсам күкләргә» исемле җырлары да бирелгән. Авторның фоторәсеме һәм кечкенә сүз башы белән басылган бу җыентыкның тиражы 7000 данә. Бәясе 19 тиен. 153 Рус әдәбиятында лаеклы урын алган язучы В. Я Шишковның «Хәсрәт дәрьясы» («Угрюмрека») романын әдәбият сөючеләр яратып укыйлар. Озак еллар буе Себердә яшәгән, аны яхi В. Шишков ХӘСРӘТ ДӘРЬЯСЫ '< Роман-эпопея * шы белгән автор, үзе күргән хәлләр, вакыйгалар җирлегендә, капитализмны һәлакәткә китергән сәбәпләр турында сөйли, эксплуататорлар сыйныфының череп таркалуын тасвирлый. «Хәсрәт дәрьясы» — Россия халыклары кичергән авыр тормышны чагылдыручы киң полотнолы эпопея. Ул 1912 елдагы Лена вакыйгасын . һәм революциягә китергән шундый башка социаль шартларны күрсәтә. Әсәрнең төп герое Прохор Громов — Россия капиталының типик вәкиле. Байлык җыю өчен ул мәхәббәтен дә, дуслыгын да аяк астына салып таптый: сөйгәнен атып үтерә, үзен үлемнән коткарып калган дусын сөргенгә жибәртә; турылыклы хезмәтчесен, бер гаепсез эшчеләр не аттыра. Туган атасын талап юләрләр йортына озаттыра. Хатыны белән кызын чәч пәкесе тотып суярга керә... Бу вакыйгалар китапта укучыга тәэсир итәрлек, канэчкеч капиталистка нәфрәт тудырырлык итеп сурәтләнә. Әсәрнең бу сыйфаты күптән түгел Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган китапта да (икенче том) тулысынча сакланып калган. Әсәрне татарчага К- Миңлебаев тәржемә иткән. Тәржемәдә иске заманга хас рус теле әйләнмәләре, сөйләү формалары татар халык теленең шул чорга хас фразеологиясе нигезендә алынганнар. Болай эшләү романның тарихи яңгырашын саклап калуга ярдәм иткән. Менә бер кечкенә мисал. «Сөеклем Прошенька. Алла хакы өчен гафу әйлә... Үз киемемне барын сатып эчтем, кайсын урладылар, ристан халатында утырам». Татарстан китап нәшрияты рус әдәбиятының күренекле әсәрләрен татар укучыларына җиткерүдә тагын бер кирәкле Һәм файдалы эш эшләгән. Исеме Советлар Союзы чикләреннән еракларга билгеле булган карт галим — академик Никольский 1941 иче елгы авыр көннәрдә Минск шәһәреннән китә алмыйча кала. Ләкин ул фашистларга хезмәт итәргә теләми. Шул чак Мннскяда- гы иптәшләре галимне һәм аның фәнни ачышын коткару бурычын үз өсләренә алалар. Никольский, гитлерчыларның сорау алуларыннан һәм эзәрлекләүләреннән котылу белән бергә. Белоруссия фәннәр академиясенең планы буенча сугышка кадәр башлаган хезмәтен дәвам итә. Никольский, күренекле микробиолог, бик кыйммәтле матдә — яраланучыларны тиз савыктыра торган вакцина алу өстендә эшли. Подпольечылар һәм партизаннар аңа эшләү өчен бө тен шартларны тудыралар. Галим вакцинаны таба, лә- ----- * *■** Е. Рысс, Л. Рахманов ' САЗЛЫКТАГЫ өи Повесть кин препаратны Никольскийның ассистенты, дошман разведкасы ялчысы урлый. Даруның югалу, галимнең һәлак булу куркынычы туа. Шулай да, Мәскәүдән жибәрелгән тнкшерүче-разведчик ярдәмендә, вакцинаны табалар һәм галимне коткарып калалар. Коточкыч оккупация шартларында совет дәүләт системасы бер генә көнгә дә үзэшчәнлеген туктатмады. Повестьта басым ясап күрсәтелгән төп фикер әнә шул. Бу идея жанлы картиналарда, мавыктыргыч сюжет аркылы ачыла. Татарстан китап нәшрияты бу әсәрне татарчага тәрҗемә итеп бастырып чыгарды. Тәрҗемәчесе — Ф. Ба- сыйров. Повесть художник Н. Кочергин эшләгән матур рәсемнәр белән иллюстрацияләп бирелгән. Тиражы 15 мең данә. Бәясе 42 тиен. Шагыйрь Гамил Афзал укучыларга үзенең күп сан лы юмористик һәм сатирик шигырьләре белән яхшы таныш. Татарстан китап нәшрияты аның «Күңелем сезнең белән» исемле яңа җыентыгын бастырып чыгарды. Китап шагыйрьнең иҗади йөзен шактый тулы чагылдыра. Анда, юмор һәм сатира әсәрләре белән бергә, лирик уйлануларга да зур гына урын бирелгән. «Дөнья көлсен», «Иминлек булганда», «Гүзәл чор», «Җир йөзендә якты Ленин бар». «Күңелем сезнең белән» кебек шигырьләрдә автор хәзерге заман турында, партиянең җитәкләүче, рухландыручы .көч булуы хакында илһамланып сөйли. Бу юллар туган җиргә, халыкка, партиягә мәхәббәт хисләре белән сугарылган- )------------ ~ -------------- -■( J Г. Афзал $ КҮҢЕЛЕМ 5 СЕЗНЕҢ БЕЛӘН 154 нар. «Җиребез» дигән бер генә строфалы шигырьдә автор, безнең туган туфрагыбызны» ни өчен уңдырышлы, юмарт һәм бай икәнлеге турында сорау куеп, үзе үк тирән мәгънәле итеп җавап бирә: Ничә гасыр шаулы тарих буйлап Кан белән тир сеңгән бит аңа. Кыска, лаконик формада әйтелгән фәлсәфи фикерләрне җыентыктан хәтсез табып була. Аның «йөз кабат» исемле шигырен дә шул уңышлы әсәрләр рәтенә кертергә мөмкин. Кешеләрнең никадәр катлаулы, каршылыклы икәнлеген, әмма, гомумән алганда, якты, кешелекле хисләрнең өстенлек итүен автор өч строфада һәркемгә аңлашылырлык, төгәл итеп әйтеп бирә алган. Шул ук вакытта, кирәкмәгәнгә озынга сузылган һәм фикергә сай шигырьләр дә җыентыкта очрый. «Дулкынланып яткан күл буенда», «Синең белән күңел сөйләшә». «Кыш җыры», «Кырыгынчы кыш» исемле шигырьләр, мәсәлән, әйтелергә тиеш фикернең зурлыгын искә алганда, шактый озынга сузылуга карамастан, поэзиягә яңа фикер, яңа шигъри образлар алып килмиләр. «Чәнечкеле шигырьләр бәйләме» бүлеге астында берләштерелгән сатирик һәм юмористик шигырьләр нигездә әйбәт тәэсир калдыралар. Менә «Солтан» исемле шигырь. Ул дүрт кенә юлдан тора: Начальнигы ни әйтсә дә — йота, Гүя киез олтан; Ә семьясын кан калтыратып тота, Өендә ул —• солтан. Тормышта чыннан да очрый торган тискәре холыкларны, уйлап чыгарылмаган кимчелекләрне автор «Акча», «Киңәшмә турында жыр», «Бәхәс», «Урынбасар булу яхшырак» шигырьләрендә дә уңышлы тәнкыйтьли. Китап 6 мең данә тираж белән чыгарылган. Бәясе 9 • тиен. Поэзия сөючеләргә тагын бер шигъри бүләк өстәлде: Татарстан китап нәшриятында Шәүкәт Галиевнең «Күңел күзе» исемле җыентыгы басылып чыкты. Китапка шагыйрьнең соңгы елларда язылган, чагыштырмача яна шигырьләре кертелгән. Җыентык ике бүлектән тора: беренче бүлектә нигездә лирик шигырьләр, икенчесендә — сатирик һәм юмористик әсәрләр. Шагыйрьнең лирикасы тематик яктан шактый кнң колачлы. Анда, гомумән алганда, бүгенге заманның узган еллар белән тыгыз бәйләнеше, хәзерге космик ракеталар очышы «Аврора» залпыннан башлануы, дөнья халыкларының бу җиңүләрдә үзләренең якты киләчәкләрен күрүе конкрет детальләрдә, образлы, жанлы сөйләм аркылы гәүдәләнә. «Күргәнем юк минем космодромнан», «Заманнар хәзер үзгә», «Беренче яңа елыбыз» шигырьләрдә революция еллары, шул елларда ук инде юлбашчыбыз В. И. Ленинның безнең бүгенге чорыбызны ачык итеп күрүе тыйнак буяуларда, ышандырырлык итеп сурәтләнә. «Петро- павел крепостенда» циклы, «Бабайлардан калган», «Казан сөйли» һәм башка шигырьләр үткән замандагы .■ шәүкәт 1 алиев I КҮҢЕЛ КҮЗЕ караңгы тормышны күз алдына китерергә, бүгенге көннәрнең кадерен белергә өйрәтәләр. Кешелекнең хәзерге бәхетле тормышы җирдә тынычлыкны яклауга нык бәйле. Шуңа күрә дөньядагы барлык яхшы күңелле кешеләр сугышны булдырмый калу өчен кулларыннан килгәннең барын да эшләргә тиешләр. «Балалар туп уйныйлар», «Кулын кыса алмадым», «Ике дус турында баллада» һәм башка әсәрләрне укыгач, күңелдә әнә шундый хис тагын бер тапкыр ныгып урнаша. Лирика бүлегендә мәхәббәт, дуслык тойгыларын зурлауга багышланган шигырьләр дә байтак. Юмористик шигырьләрдәй «Чаян ярдәм итте», «Заграница мантосы», «Минем кебек беткәнче», «Дөресе шул», «Битараф булсаң», шулай ук дүртәр юллык һәм икешәр юллык шигырь төркемнәре истә кала. Җыентыкны китап укучылар жылы каршылар дип ышанырга мөмкин. Чөнки анда бүгенге көн кешеләрен дулкынландырырлык һәм, гомумән, кызыксыну тудырырлык фикерләр күп. Китапның тиражы 7 мең данә. Бәясе 10 тиен. Соңгы елларда поэзиябезгә килүче яшь авторлар арасында хисле һәм тирән кичерешле шигырьләре белән укучының игътибарын үзенә җәлеп иткән Саҗидә Сө- ләйманова да бар. Күптән түгел Татарстан китап нәшрияты аның «Кыр казлары» исемле беренче җыентыгын бастырып чыгарды. Җыентык «Ач, шигърият, серләреңне» дигән шигырь белән ачыла. «Үз энҗемне эзлим һаман, Көй туса, йөрим йөдәп... Ач, шигърият, серләреңне, Тылсымлы сүзләр өйрәт»,— ди шагыйрә әлеге шигырендә. Китапка тупланган шигырьләрне укып чыкканнан соң, Саҗидә Сөләйманованың, дөрестән дә, шигърияткә чын күңелдән гашыйк булуын, кешеләр йөрәгенә үтеп керерлек тылсымлы сүзләр эзләп табарга омтылуын кү рәсең. Үзенең күпчелек шигырьләрендә ул бүгенге «өйнең иң актуаль темаларына мөрәҗәгать итә. Аның «Шуңа сөенэм», «Олы юлда»; «Туган жирем дә түгел». «Бүгенгедә күрәм иртәгәсен», «Кечкенә йорт бар тайгада», «Куба, язмыш уртак», «Эзләреңне саклый һәр буразна», «Төнге смена эштән кайта» шигырьләре яңа буын кешеләренең бәхетен, игенче хезмәтенең бөеклеген, «утлары ерак балкып янган» Әлмәтнең жанга якын булуын, коммунизм бинасын төзүче кулларның тырышлыгын, дөньяның иминлеген яклап көрәшүче дусларның бердәмлеген күз алдына китереп бастыра. «Ай юлы», «Унсигез», «Хатлар язам», «Үкенмим», «Гел •синең белән», «Дөньяга килде бер кеше» һ. б. шигырьләрдә яшьлек, мәхәббәт, се.мья шатлыгы мотивларын тоясын. С. Сөләйманова КЫР КАЗЛАРЫ i Поэтик яктан җыйнак һәм төгәл эшләнгән шигырьләрдән торган бу җыентыкны җәмәгать эше тәртибендә шагыйрь Сибгат Хәким редакцияләгән. Китапның ахырыңда шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты турында кыска- ча белешмә бирелгән. — Саҗидә Сөләйманова 1926 елда Башкортстанныц Якавыл районында туа, ■— диелә анда. — Унъеллыкны тәмамлагач, 1944—1946 елларда Тәтешле районында укытучы булып эшли. 1950 елда Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Башкортстан һәм Татарстан мәктәпләрендә тарих укыта. 1954—1961 елларда Әлмәт кичке нефть техникумында эшли. 1954 елдан КПСС члены. Хәзер КПССның Әлмәт шәһәр комитеты лекторы. Укучы әдәбиятка әнә шундый шактый бай тормыш тәҗрибәсе белән килгән бу авторның киләчәктә тагын •да матуррак шигырьләр иҗат итүен көтеп кала.