Логотип Казан Утлары
Публицистика

XXI НЧЕ ГАСЫР ХИКӘЯСЕ

Мин әле яңа гына Таймыр ярымутравыннан кайтып төштем. Хәзер анда, — Таймыр күле һәм Хатанга елгасы ярларында,— «Казан-11» сортлы карбыз үстерү өчен җирләр әзерләнә. Хәтерем ялгышмаса, әле XX йөз урталарында гына безгә карбызны Астрахань һәм Камышлы якларыннан Идел буйлап баржаларда китерәләр иде. Август ахырларында, сентябрь башларында әз-мәз авыз итеп каласың — шуның белән вәссәлай! Казан халкының кече теленә дә йокмый иде ул көньяк күчтәнәчләре. Мин, шуларпы уйлагач, көлемсерәп куйдым һәм, атомолетымны робот белән чутлау машинасына калдырып (карый, тикшерә торсыннар!), өйгә кердем. Керүемә, улым дәште: — Кайттыңмы, әти? Мин көзгеле телефон ягына борылдым. Малай көзгедән, күзләрен тутырып, миңа карап тора иде. — Юк әле, кайтмадым, — дидем мин, шаярып. Улым да көлеп җибәрде. — Аннан кайтырга күп кирәкми инде — егерме минут, — диде. — Карале, әти, мин соңгарак калырмын. Очарга ярамый. Җылы циклон оеша икән. Аны таратып бетергәнче, ярты сәгатьләр чамасы вакыт үтәр. Аңладыңмы, әти? — Булды, булды! — дидем мин, аңа бармак селкеп. — Тик кара аны, малай актыгы, семьяңа әйтеп куярга онытма! Борчылырлар. Юкса, мин сине... — Әйтермен, әти. Хуш! — Хуш! Әйдә, валяй! Миңа кызык булып китте: инде әллә кайчан йөзнең аргы ягына атлаган кешегә бармак селки-селки «Малай актыгы» дип торырга кирәк бит, ә! Без үскәндә, йөзгә җиткән бабай-әбиләрне, яшәсә дә яши икән кеше, дип күрергә баралар иде, кадер-хөрмәт итәргә тырышалар, мендәрдә генә утырталар иде. Ә бу?!. Ә бу һаман нефть чыгарып йөри. Соң алай дисәң — мин үзем! Күктән карга санап утырганым бармы әллә! Юк! Тик менә телдә генә бер кимчелек калган. Малай тәнкыйтьли. Шул «валяй», «арт сабагыңны укытырмын», «тинтәк», «шайтаныма олактыңмы?» «буржуй корсак» һ. б. шуның ише сүзләрне кайчан ташлыйсың инде? Иптәшләр алдында уңайсыз. Капитализм калдыгы булма инде, әти! — ди. М 144 Мин аңа каршы төшәм: — Юк, улыкаем, болар социализм калдыгы булмагае. Чөнки, ни өчен дигәндә, без әле узган гасырның 60 нчы, 70 иче елларында да мондыйларны ике сүзнең берендә борчак урынына сибә идек, әйе, — дим. — Булган инде заманалар да! —■ дип, малай тел шартлата. Шунда мин, иске гадәт буенча, кызып китәм. — Не сметь! — дим. — Син әле ул чакта өстәл астында түшең белән шуыша идең. Дөнья хәбәреңдә дә юк иде. Ә без, ялны, йокыны белмичә, елгалар будык, шәһәрләр төзедек, далаларны сөреп бодай чәчтек. Сугышка каршы көрәштек. Менә хәзер син яши торган матур жәмгыятьне төзедек. Ул заман — маңгай тире тамган, җирдә төзелеш чыңы яңгырап торган батыр заман иде. Аның кешеләре дә заманына иш — батыр иде. Не сметь безнең яшьлеккә тел тидерергә, малай актыгы! — дим. Малай шуннан соң гафу үтенә, мин килделе-киттеле юк-бар сүзләремне мәңгегә онытырга аталарча сүз бирәм. Шулай итеп без тагын татуланабыз... Мин көндезге газеталарны карамаган идем әле. Өстәл янына утырдым да аларны күздән кичерә башладым: — ...Планетаның һәр почмагында, бөек Октябрь бәйрәме хөрмәтенә, хезмәт ярышлары бара. Донбасс һәм Япония шахтерлары — күмер, Африка чүле — бодай, Исландия — балык, Австралия — сарык ите, Цейлон — чәй, Гренландия — виноград бирә... — ... Атлантик океаны төбеннән «Запад-I» дигән иске космик корабль тапканнар. Үткән гасырның 60 елларында аны Америка җибәргән булган. Әмма ул, айга менә алмыйча, океан төбенә чумган икән. — ... Бүген Культура сарайларының берсендә Меховой кызларының концерты... — ... Мән цзян-нюй үзе тәрбияли торган һәр сыердан көн саен туксан өчәр литр сөт сава. — ... Луккезе фамилияле 82 яшьлек бер егет өч метр 7 сантиметр биеклеккә сикергән һәм Сицилия утравы чемпионы исемен алган. — ... Өч яшь тә дүрт айлык Витя, әтисенең атомолетын сорамыйча киеп, Африкага таба очкан. Бала-чагалыгына бирелеп, космоска китеп бармасын дип, әти-әниләре, туганнары борчыла башлаган. Хәзер җирдәге һәм күктәге «коткару станцияләре» теге шаянны эзләү белән мәшгуль икән... — ... Бүген Казанда Алжир милли-халык театрының гастрольләре башлана. — Әһә, — дидем мин. — Менә монысы ярый! һичшиксез карарга кирәк. Юк исә, газеталарда бер дә ис китәрлек хәбәрләр юк. Барысы да көндәгечә, гадәттәгечә... Вәт без яза торган идек яшь чакта! Халык өелешеп укый иде... — Шәп әйттең, старик! Дөрес!.. — Кем йөри анда? Мин балконга чыктым. Балконда иске дустым Иштван Сәхи басып тора иде. — Ә фельетоннарны, фельетоннарны ничек җиффәрә идек, ә?!. Язып чыгаруыбыз була, бюрократымы, кәкре куллысымы, пешкән икмәк белән дуңгыз симертүчесеме — калак сөякләренә әйләнеп төшкәнен сизми дә кала. Чөнки берәү дә яратмый иде бит аларны. «Прожектор»лар, «Халык дружиналары», «Комсомол патрульләре» көн күрсәтми иде. Хак әйтәсең, Иштван, хак! Әйдә, бүлмәгә уз! Ни эшләр бетереп йөрү? Иштван, эчкә кереп, кәпәфигә утырды. Мина шикләнеп карап, башын боргалады. — Хәйләләмә, старик. Ни өчен килүемне беләсең ич. — Юк, хәйләләмим дә, белмим дә... ■— Белмисең! — Иштванның күзләре куян эзенә төшкән бурзайныкы кебек шашкын бер ялтырау белән ялтырап китте. — Фельетон язарга материал бар! Мин урынымнан сикереп торуымны сизми дә калдым. — Фельетон!.. Кайда, кайда?.. Иштван, йөрәгенә чыдаша алмыйча, бүлмә буйлап йөгереп йөри, башлады. — Җиде диңгез артында түгел! Сездә, Казанда! — Кит аннан! Җаным, Иштван! Без синең белән туксан биш ел буе дус! Үтермә, сөйлә тизрәк!.. Бүлмәгә бераз кислород җибәргәч һәм кофе эчкәч, Иштван әз-мәз тынычланды һәм миңа өр-яңа хәбәр сөйләп бирде: — Үткән гасырда сездә Казвинзавод бар иде бит, әйеме? — Әйе, әйе, тизрәк!.. — Бүлдермә! Хәзер аның урынына спорт сарае сала башладылар. Шуның нигезен казыганда кызыл сыекча салынган һәм башы сургуч- ланган бер шешә тапканнар. Башта аның ни икәнен белмәгәннәр, кызыл буяу дип уйлаганнар... — Ә ул нәрсә булган? — Бер минут тик утыра аласыңмы син? Бүлдермә!.. Спорт сараен төзелеш училищесы сала бит. Җыен бала-чага шунда. Алар шешәне, тарих өчен кирәкле әйбер түгелме дип, музейга күрсәтмәкче булганнар. Ләкин шунда болар янына бер карт эшче килгән. Шешәне алып кояшка күтәреп караган. Караган да көлеп җибәргән. Көлеп җибәргәч, сургучлы башын сыйпыйсыйпый, һм-һм! дип торган, мыегын бөтергәләгән. Аннан соң тарихи шешәне кинәт кенә уч төбенә шапылдатмасынмы!.. — Шапылдаткан һәм... «чеметеп тә» куйганмы? — Бүлдермә әле. Илле яшьлек бала-чага шикелле кыланасың, билләһи... Әйе. Бөкесен аттыргач билгеле инде — «чеметми» нишләсен!.. — Шуннан! Я инде, я!?. — Шуннан карт төлкенең йөрәге унсигезенче катка лифтсыз менгәндәге шикелле бик каты тибә башлаган, пульсы ешайган, борын очы кызарган, күзе майланган, авызы колагына җиткән. Бераздан теге биегәндәй итә башлаган. Аннан тоткан да: Әйттер-типтер булмаса, Закускага — колбаса! Кайтыр хәлләрем калмады. Җанкай килеп алмаса, — дип җырлап җибәргән. — Кит аннан!.. — Билләһи, дөрес! Бу «җырчыны» минут эчендә больницага салганнар. Мондый гадәттән тыш хәлне тикшерергә бөтен дөнья врачлары җыелган. Бу җыр кайдан килгән? Нинди закуска? Шешәдә нинди сыекча булган? Тотыналар тикшерергә. Тәки табалар, старик. Шешәдә «Портвейн», «Долляр», «Хирса» тибындагы кызыл аракы булган икән. — Әйе, әйе, хәтерлим. Әзрәк эчү белән буявы ашказанына эт кебек ырлап ябыша иде. Әшәке нәрсә... — Ул елларда исәп-хисапны уптым илаһи башкара торган заводлар, әртилләр ике адымның берендә очрап тора иде бит. Караучы булмаган, чүпчар арасына төшкән дә күмелгән. ю. .с. ә.- м II. 145 146 — Я берәрсе чәлдерү өчен дә җыеп куйгандыр. — Әйе, старик. Андыйлар бар иде. Фельетоннар өчен материаллармы? Уу, мин сиңа әйтим. Чутсыз! Ул замандагы сатира журналларын карасаң — чәчең үрә торыр! Бер битендә — ялкау, икенчесендә— карак, өченчесендә— бюрократ. Хатын аеру, «чәйлек» алу, завод кирпеченнән өй салу, әрәм-шәрәм итү, ызгыш яратучылар!.. Бар инде, бар, җитәрлек. ■— Йокыны, ялны белми яза идек, тырыша идек, Иштван! — Шула-ай! Без алар белән бик каты көрәшә идек. Җаннарына тия идек. Әгәр шулар булмаса, без бу тормышка бик күп гомер алдан- рак аяк баскан булыр идек. Ул әрәмтамакларның тамырын корытуда безнең дә өлеш бар. — Әйе, әйе. Ләкин алар бетеп, сатирик газета-журналларның кирәге калмагач, безнең ише фельетонистларга икенче профессиягә өйрәнү башта читенрәк кебек күренгән иде бит. Хәзер күнектек. Тик беләсеңме, Иштван, кайчакларда инә күзенә кырып салырлык кына булса да берәр бәләкәй хулиганны юксынган чаклар әз түгел. Үтереп-үтереп язасы килеп китә. Әле менә син сөйләгәч тә йөрәк кинәт кенә җилкенеп... Иштван урыныннан .сикереп торды һәм балконга чыгып йөгерде. — Соң алай булгач, старик, нишләп утырабыз! Чүбек чәйнәп май чыкмас. Әйдә, киттек! Тегене эләктерергә кирәк. Кич утырып, маңгайны җыераҗыера, рәхәтләнеп бер фельетон язарбыз. — Анысын булдырырбыз. Әмма ул маңгай җыера-җыера язган нәрсәнең беркемгә дә кирәге булмаячак бит!.. — Үзебез өчен! Күңелне тынычландырыр өчен! Язып өстәл тартмасына тыгып куярбыз да үткән гомерне искә алган чакларда укып карарбыз. Әйдә, тизрәк бул инде! һәй, һаман галстук белән маташа. Түзәрлек чамам калмады— мин чаптым. Шунда көтәрмен. — Куен дәфтәре алдыңмы соң, каләм алдыңмы? — дип кычкырдым мин. Тик Иштван минем сүзләремне ишетмәде. Күккә күтәрелеп, метеор ташыдай юк булды. Мин дә атылып балконга чыктым. Инде очам дигәндә генә яныма «чыжжт» итеп берәү килеп кунды. Ул җитез генә шлемын салды, чуалчык чәчләрен сыйпап, маңгаен сөртеп алды. Миң аңа, китәргә кирәк икәнен дә онытып, бүген генә күргәндәй, сокланып карап тордым. Коңгырт күзле, каратут йөзле, әле яңа гына мыек шыта башлаган япь-яшь марсиан егете. Ике аяклы, ике куллы. Җир кешеләреннән бөртек тә аермасы юк. Ә элек, без үскән чакларда, марсианнарны кемнәр генә, ничек кенә сурәтләмиләр иде! Берәүләр баш түбәсендә антенна чыбыгы шикеллерәк ике нәрсәкәй селкенеп торган, сыңар күзле, нечкә койрыклы итеп ясый, икенчеләре, аннан да уздырып, крокодил шикеллерәк бер җанварны арт аякларына бастырып куя. Өченчеләрнең — үз фантазиясе. Алары кылдай нечкә кәкре аяклы бер гарипнең гөмбәздәй зур башына автомобиль фаралары шикелле ике фонарь беркетәләр. Кем нәрсә генә кыланмый иде. Кайсысы хаклы икәнен кем белгән ул заманда! Җирнең Марска барганы, Марсның Җиргә төшкәне юк. Бөтен ышаныч телескопта һәм анализларда иде. Телескоп дигәннән, шундый кызык искә төшә. Без монда ничә еллар буе: — Марстагы канал ясалма канал микән, әллә ярык микән? Ярык булса, нишләп почмаклары туры борылган? — дип аптырашып яттык. Марсианнар да, үз чиратларында, баш кашырга мәҗбүр булганнар. Көчле телескопларын җиргә төзәп куйганнар да, төннәр буе, еллар буе безне күзәткәннәр. Галимнәре ике гасыр буе «Җирдә тереклек бармы- ю’ 147 юкмы?» дип бәхәсләшкәннәр. Ике мең дүрт йөз сиксән өч кеше, диссертация язып, кандидат һәм доктор исемен алган. Ике мең дә дүрт йөз сиксән өч кандидатның һәм докторның барысы да соңыннан «Җирдә тереклек юк һәм булуы да мөмкин түгел» дигән катгый нәтиҗәгә килгәннәр. Гаҗәп бу дөнья, аңламассың!.. Бу уйлар минем башымнан, яңа кунагыма карап торган арада, бер- ике секунд эчендә үтеп киттеләр. Мин ихтыярсыз елмаеп куйдым. Ул да елмайды һәм; — Мш дншш врдл штп, зсмнс, згт фг? •— дип сорады. Укучыларга әйтеп узыйм: марсианнарның телендә безнеке кебек сузык авазлар бөтенләй юк, аларның сүзләре бары тик тартык авазлардан гына тора. Шулай да грамматикалары бик гади. Мин аларның телен, үземә күрә, «ипитозлык» белә идем инде. Аның бу сүзләре: — Гафу итегез, исәнмесез! Иптәш Илдаров шушында яшиме? — дигәнне аңлата иде. Мин аның соравына, һич тотлыгып тормыйча, сорау белән җавап кайтардым: — Мнмхрдбг, мллрн? Крк ссйк ңнрлврдл зс? Ягъни, «Сезгә Илдаровларның кайсысы кирәк? Нурулламы, Габдрахманымы?» Ул тиз генә куен дәфтәренә карап алды һәм; «нмхрдбг», ягъни «Габдрахман» диде. (Мин моннан соң, укучыларны ялыктырмас әчеп, безнең арада барган әңгәмәнең татарча тәрҗемәсен генә бирәм.) — Ә-ә, алай булса, сезгә минем әти кирәк икән, — дидем мин. — Ләкин ул өйдә юк шул. Мәскәүдә. Гыйльми киңәшмәдә доклад ясый. — һинд егетенең авыру йөрәген ясалма йөрәк белән алыштыруы турындамы? Җирдә һәм Марста, беренче буларак, үзе башкарган искиткеч операциясе хакындамы? — Әйе. Сез дөрес әйттегез. Нәкъ шуның хакында. — Газетабызның кичке санына менә дигән материал булачак! Ясалма йөрәк!.. Сенсация!.. Мин хәзер үк Мәскәүгә очам, сенсация! — дип кычкырды Марсиан һәм, саубуллашып та тормастан, күккә омтылды- Бу аның соң дәрәҗәдә итәгатьсезлеге иде, әлбәттә. Ләкин мин үпкәләмәдем. «Балыкчы балыкчыны ерактан күрә», дигәндәй, минем дә яшь чакта андый хәлләр була иде. Кулыңа әйбәт материал төшсә, баш югалтуыңны сизми дә каласың. Күзеңә ак-кара күренми. Сенсация! — дип куйдым мин, тел шартлатып. Аңа минем әти кирәк шул. Мин,— Нурулла,— кирәкмим. Чөнки шаккатырырлык эшем юк. Әтинең элек тә бөтен Казанны шаулаткан данлы чаклары булган. Әле дә исемдә. Егерменче гасырның 1912 иче елы, апрельнең унҗидесе, кичке сәгать биш тулып 1! минут киткән. Әти, «обжорный» рәттән бала башыдай зур бер куен сәгате тапкан да: «Җәмәгать, чылбыр таптым! Чылбыр таптым! Чылбыр таптым! Чылбыр башында сәгате дә бар!» — дип өч тапкыр әкрен генә кычкырган. Бәхетсезлегенә каршы, югалтучы шул тирәдә генә йөри икән. Әтигә, теләсәтеләмәсә дә, сәгатьне иясенә кайтарып бирергә туры килгән. Шуннан мәхшәр купкан. Бөтен базар халкы әти турында гына сөйли башлаган. Газеталар бер гади мөселманның фидакарьлеген һәм намуслылыгын бөтен дөньяга таратканнар. Аның турында ике спектакль куелган, бер роман, җиде повесть, җитмеш җиде бәет, йөзәрләгән хикәя, меңәрләгән шигырь, җыр язылган. Әти дөньяның төрле почмакларыннан капчык-капчык мактау хатлары алган, унөч байның унөч кызы аңа, минем әни өстеннән, үзләренең кулларын, йөрәкләрен һәм бирнәләрен тәкъдим иткәннәр. Әтинең батырлыгым мәңгеләштереп, киләчәк буыннарга җиткерү өчен сәгать табылган урынга Уралның ак мәрмәреннән һәйкәл салу турында да печән базарында сүз кузгалган — тик барып чыкмаган. Чөнки һәйкәл өчен мөэмин-мө селманнар арасында акча жыю турында сүз чыккач, базар әһелләре авызларына су капканнар. Шуннан соң мәрмәр һәйкәл мәсьәләсе ничектер хәтер почмагыннан төшеп калган һәм, көннәр үтү белән, бөтенләй онытылган. Менә нинди чаклары булган әти-картның! Ә мин кем? Профессиясен алмаштырган элекке фельетонист! Мин Айда, Марста эшләдем. Беринг бугазына плотина корып Төньяк океан бозларын эретүдә катнаштым, Атлантик океан төбеннән Америкага тимер юл салыштым, бодай басуының һәр гектарыннан 150 шәр центнер уңыш үстерә торган яңа ашлама китереп чыгардым, болытларны бер урыннан икенче урынга куып йөртүче, кирәк жирләрдә генә яңгыр яудыручы «Көтүче» дигән аппарат ясадым, «Яңа Җир» утравында йөзем плантацияләре әзерләдем. Менә хәзер Таймыр ярымутравында яңа сорт карбызлар үстерәм. Барысы да гади, барысы да һәр кешенең теше үтәрлек эшләр! Сенсация булырлык нәрсә юк. Нишлисең? Башны ташка бәреп булмый. Кулдан килгәненә тырышасың!.. Ләкин киләчәктә сенсация булырлык берәр зур эш эшләрмен дигән уй күңелемнән китми. Өметсез — шайтан. Ә мин өмет итәм әле, үземә ышанам әле... Мин көрсенеп куйдым һәм, атомолетымның каешларын кия-кия, шуларны уйладым. «Хәрәкәт төймәсе»нә бастым да Иштван артыннан очып киттем