Логотип Казан Утлары
Публицистика

Уңышның сере

Завод хезмәт планын айлар буе хурлыклы рәвештә өзеп килде. Январьда — алтмыш, февральдә —■ җитмеш, мартта — тагын алтмыш... Ачуыннан үзен-үзе кыйнарга әзер булган директор Бугазбаев ары чапты, бире чапты, әмма каһәр суккан план үзенекен итте. Ниләр генә эшләп карамады директор! Сәгать саен летучкалар җыйды, планеркалар уздырды: —• Даешь план! — Алга карап эшләргә кирәк, ә сез кая таба акаясыз? — Трай тибүне генә беләсез! Карагыз аны: өйрәтермен мин сезне!.. Бугазбаев «трай тибүчеләрнең» әледән-әле арт сабакларын укытып торды. Азмы-күпме вакыт эчендә утыз ике шелтә чәпәде, кырык кешене эштән куды... Ниһаять, заводта тәртип урнашты. Элекке шау-шулар басылды, үр- лекырлы сикерүләр тукталды. Летучка һәм шуңа охшашлы аяк үрә уздырыла торган җыелышлар да тукталды. Шелтәләр саны, эштән алу фактлары юк дәрәҗәсенә җитте, гомумән, халык рәхәтләнеп эшләде. Завод айлык планны арттырып үтәде. Бу хәл августта булды. Бугазбаев ул вакытта чираттагы ялда иде. ЛЕКЦИЯ олга» уктай алга чаба, тәгәрмәчләр тигән җиргә тия, тимәгән җиргә юк. Шофер белән янәшә, өреп тутырылган шикелле калын портфель кочаклап, лектор Галимов бара. Галимов минут саен сәгатенә карый, башын чайкап-чайкап ала, янәсе, бик акрын кыймылдыйбыз. Ашыгуның сәбәбе шул: Галимов бүген алты ындыр табагында булып, алты лекция укырга тиеш. Бу, әлбәттә, уен-көлке эш түгел! Бара торгач, юл чатында бер егетне куып җиттеләр. Аның, кулында ниндидер тимер-томыр. Машинаны күреп, егет кул күтәрде. З 150 Шофер Галимовка «утыртабызмы?» — дип сораулы караш ташлады. Галимов, авызына әче нәрсә капкандай, чыраен сытты: — Әйдә! Юл өстендә сукбайлар бетмәс! Менә ындыр табагы. Бригадир ашлык сугучыларны җыеп алды да: — Иптәшләр, үзәктән килгән лектор сезгә «Кеше — кешегә дус, иптәш» дигән темага лекция укыячак! — дип белдерде. Лекцияне йотлыгып тыңлыйлар. «Ярый әле, җирле фактларны күп җыйдым», — дип уйлап алды Галимов, сөйләү уңаенда. — ... Иптәш Полторакны алып карыйк, — дип дәвам итте ул. — Менә бу егет ичмасам! Чын кеше, матур кеше! Менә кемнән үрнәк алырга, кемгә таянырга кирәк! Иптәш Полторак биредәдер бит? Яле, иптәш, торып күренегез, таныш булыйк... Ягез инде, оялмагыз... — Гафу итәсез, — диде шунда кемдер, — Юра мастерскойга запас часть артыннан киткән иде, кайтып җитмәде. — Кызганыч, кызганыч, — диде Галимов, — күрергә насыйп булмаган, димәк... — Туктагыз әле, — диде бригадир, лекторны бүлдереп. — Әнә теге безгә таба борылучы шул бугай бит? Галимов юлга күз төшерде һәм авызын ачкан килеш катып калды. Әлеге тимер-томыр күтәргән егет ындыр табагына таба атлый иде. БУРЫЧ ай, Кузьмич, Кузьмич! Нәрсә генә булып бетәр икән инде? Үлеп кенә китмәсә ярар иде! Бату Хамматович, койрыгы пешкән мәче шикелле, тыз- быз йөренде, бер чыкты, бер керде. Әледән-әле Кузьмичның тормыш иптәше Фаимә ханымга, дәвалаучы врачка шалтыратып торды. — Бер дә хафаланмагыз, борчылырга урын юк, — диде терапевт. Әмма Бату Хамматовичны авторитетлы врач сүзе дә тынычландыра алмады. Ашау-эчүен, төн йокысын онытты Бату Хамматович. Калын- калын китаплар, медицина белешмәләре эченә чумды, нәрсәдер эзләде, үзе бертуктаусыз «миокардит, перекрадит, лейкоцит... холестирин» дип мыгырданды. Иртәгесен, таң беленер-беленмәс, больницага чапты. Фаимә ханымны күрүгә, атылып янына килде. — Я, ничек? Ул-бу юкмы? — Кереп чыктым, хәле начар түгел, сөйләшә... — Строфантин бирәләрме соң? Бик тә әйбәт дару диләр аны!.. — Рәхмәт, Бату Хамматович... — Әгәр инде строфантин ярдәм итмәсә, адреналин биреп карасыннар! — Рәхмәт, Бату Хамматович, рәхмәт, туганнарча борчылуыгыз өчен... — Борчылмый мөмкин түгел, Фаимә ханым! Бурыч бит, бурыч. Ә мин бурычны һәркайчан да беренче планга куям. Ни әйтсәгез дә, Һ Кузьмич белән бер бүлектә хезмәт итәбез, өстәлләребез дә кара-кар- шы... Карагыз әле, минем хакта сораштырмагандыр бит? Берәр нәрсә таяшырырга да кушмадымы? — Рәхмәт, аңа бернәрсә дә кирәкми. Сезгә сәлам әйтергә кушты! Иртәгесен Бату Хамматович тагын Фаимә ханымны больница янында көтеп алды. — Ниләр бар? Нинди яңалык? Бром натрий эчергәннәрме соң? Павлов микстурасын дамы? Эчкән дисезме? Нәрсә ди? Башка берәр үтенече юкмы? — Юк, юк... Хәер, туктагыз әле, туктагыз! Бөтенләй онытып торам икән! — Фаимә ханым ридикюленнән нәрсәдер эзләде. — Кузьмич сездән уң тәңкә алып торган икән, менә, рәхим итегез! Кичерә күрегез инде берүк, кичә үк әйткән иде әйтүен, хәтеремнең бер дә рәте юк... — Ярый, ярый, булгалый ул андый хәтерсезлек, — диде Бату Хамматович һәм акчаны җәһәт кенә куенына тыгып куйды. Атна буе сөмсере коелып йөргән абзыйның караңгы чырае,ниһаять, яктырып китте: «онытмаган, бурычын исенә төшергән бит тәки!»